Читать книгу Таулар һаман ерак… - Рифа Рахман - Страница 3
Повестьлар
Көтәрсең бит?!
ОглавлениеПитрәч районы халкыннан, авыл исемнәре аталса да, геройларның прототипларын эзләмәвен, тормыш аналогияләреннән чыгып, повестема чып-чын тарих дип карамауларын үтенәм.
Автордан
Әллә нинди шомлы төн булды бу. Зөлфирә бер торды, бер ятты. Ятса, юньләп йокыга китә алмады, торса, башы тәмам айнып бетмичә, исәрләнгән кебек, йокы бүлмәсе белән аш-суныкы арасында арлы-бирле йөренде. Соңгы тапкыр торганында ишек өстендәге сәгатькә караган иде, әле һаман өч икән. Әйтәм җирле, өйдә бик караңгы, дип уйлады. Кайда гына соң Лотфулласы?..
Нишләргә белмәгәннәнме, йокысызлыгына сәбәп итепме, баш даруы алып эчте – җан тынгысызлыгы үтмәде. Аптырагач, бер эш булсын әле дигәндәй, тамагына валчык узарлык түгел бер вакытта, олы чәйнеккә тум-тутырык су салып, газ плитәсенә кайнарга утыртты. Утыртты да онытты.
Зөлфирә плитәгә тамган суның чыжылдавыннан гына айныды. Терәкле урындык аркасына ятып, тагын оеган икән. Ашыгып-кабаланып, газны сүндерде дә, үзе яратканча, сөтләп чәй ясады. Башка бер чакта ирененә дә тидермәгән әче лимун кәнфитен, тәм китермәсме дигән булып, ябышкан кәгазеннән тырыша-тырыша әрчегән иде, кабып та карамады – яңадан төрде дә бәллүр савытына салды.
Чишмә суында парланган кыйммәтле һинд чәенең бернинди тәмен тоймады Зөлфирә. Бер йотым гына эчеп карады да кәсәне өстәл уртасына этте. Аннан, төн уртасында нинди гадәтсезлек бу, дип сөйләнә-сөйләнә, ял бүлмәсенә чыкты. Ут яндырмады. Ире Лотфулла телевизор караган җиреннән генә йокыга киткән икән. Хатын учындагы күзлеген сак кына алды да әле һаман сөйләп торган экранны сүндерде. Туктале, ник болай сак кылана?! Кинәнеп гырларга ук керешкән Лотфулланың яңагына кул аркасын куйды. Ир беравык тын калды, әмма озак та үтмәде, тагын да ныграк – яңа көч белән гырларга тотынды.
– Тор әле, Лотфулла, тор!
Кичтән салып кайткан ирнең йокысы нык иде. Ишетмәде.
– Тор әле, сөйләшик әле.
– Иртәгә, карчык, иртән сөйләшербез, – дип, борын астыннан гына мыгырдады Лотфулла. Зөлфирәнең җилкәсеннән селкетүенә ул инде уянган, кичә эчкәненә бәйләнмәкче, ахры, дип уйлаганга гына, йоклаган булып кылана иде.
– Тор инде, Лотфулла, сөйләшик инде, – диде Зөлфирә кабат. – Әллә нигә эч пошып тора.
– Дару эчеп кара.
– Эчтем, булышмый.
– Бер ягыңда йоклый алмасаң, бисмиллаңны әйтеп, икенче ягыңа әйләнеп ят.
Зөлфирәнең хәтере калды. Кайдан чыккан мулла песие: «бисмилла» дигән була, авызыннан махмыр исе килеп тора. Әниләрен күмгәнгә кырык көн дә тулмаган берчакта. Арба ватылса – утын, үгез үлсә – ит бу Лотфуллага. Тәрәзәдән төшкән ишегалды утында иренең күзләре йомык икәнлеген күрде. Йоклап ятарлык төн идемени бу?! Йөрәген йон баскан нәрсә!
– Торып утырмасаң, хет күзеңне ачып тыңла инде, ә?! Әнине төштә күрдем.
– Уйлагач керә инде.
– Ул син генә бер нәрсә турында да уйламыйсың.
– Уйламый дип… Бар эшне үз вакытында эшлим мин. Төшеңә керсә, әби сәдака өмет итәдер, таңнан ук Галиябану түтигә сөтенме, йомыркасынмы кертерсең.
– Сәдаканы бу арада аз бирмәгән. Эш андамыни?
– Алайса, нәрсәдә? Үзең дә яхшы белгәч, нигә мине төн ката уятасың?!
– Үз урыныңа чыгып ятсаң дип.
– Ул урыннан әле үзең дә минем янга килгәнсең…
– Җан тыныч түгел… Шул төш аркасындадыр инде… Әнине күрдем, дим бит. Әти мәрхүм белән Зәйнулла абый да аның янында иде…
– Ну-у…
– Соңгы ятканымда күземне йомуым булды, тагын әни… аның белән, авылдан чыгып, зират юлына борылганбыз, имеш. Ерак булсак та, капкасы янында бер шәүлә күренә. Әтиең ул, кызым, мине көтеп тора, ары барма, кал инде, ди әни, синең яшьтәге хатын-кызга анда керү ярамас.
– Хәерлегә булсын. Соң, кире кайткансыңдыр бит?! – Лотфулланың күңеленә җылы йөгерде. Эчкәнлегенә тавыш чыгасы түгел болай булгач, торсын, тыңласын, Зөлфирәгә күңел бушатырга кирәк. – Алай ук начар төш түгел бит, карчык?! Менә әби артыннан кереп китсәң… ул чагында инде…
– Чү, сүзеңне җил алсын. Ни юрасаң, шул булыр. Начар түгел, диюең яхшы анысы. Иллә дә мәгәр Зәйнулла абый өчен борчылам. Мин сөйләп бетермәдем бит әле. Әни шулай дигәч борылдым. Борылдым да туктап калдым. Артыбыздан Зәйнулла абзый да ияргән икән. Өстендә – гимнастёрка. Теге, сугыштан кайткан чактагы. Аягында – яхшылап ялтыраткан хром итек.
– Соң?..
– Сау бул, Зөлфирә, әниеңнең үзен генә ерак юлга җибәреп булмас, мин озатып барырга ниятләдем әле, ди.
– Теге Шәле Зәйнулласымы ул?
– Ул булмый кем булсын?! Кеше көлдереп, мәет өстенә килеп кермәсә ярар дигән идем…
– Мәрхүм белән хушлашырга килгәннән кем көләр?..
Зөлфирә Лотфулла әйткәннәрне колагына да элмәде, үз сүзе сүз иде.
– Әтигә читен булыр бит, монда гына кал инде, саубуллаш та, Зәйнулла абзый, дим.
– Ну-у?..
– Үпкәләде. Сания узган капкаларның соңгысы да ябык микәнни миңа, ди. Ни дип әйтергә дә белмәдем шуннан соң. Әни артыннан ашыга-ашыга китеп барды. Торып утырдым. Яңадан ятарга курыктым.
– Әбине озатырга ул да килгән икән дип карап узган идем үзенә. Эчкә кермичә, басу ягындагы койма буенда моңаеп тора иде. Таякка калган инде. Дәшәргә кыймадым.
– Төштә – таяксыз. Барысының да яшь чаклары. Син әйтмәсәң, ул турыда уйламаганмын да.
– Да-а-а. Ул да килгән. Ярты авыл килгән дип шаккаттылар. Кендек әбисенә ярты авылың түгел, бөтен авылың белән килсәң дә ярыйсы. Шәледән алып Шәледән Зәйнулла абзый килсен дә.
– Килгән, дисең, алайса… Зиратка, дисең… Кай арада ишеткән ул бездәге хәлләрне? Кем белән килгән икән? Җанының әллә нинди серләрен алып китте әни…
– Һм…
– Зәйнулла абзый… – дип, ачылып китеп, Зөлфирә нәрсәдер сөйли генә башламакчы иде, туктап калды – артыгы ычкынмагае.
– Зәйнулла абзыйга ни булган? Гомер буе көткән инде ул аны. Көткән. Көтеп ала алмаган…
– Ярар, ят, йокла, мин үз бүлмәбезгә чыгып утырыйм.
Зөлфирә йокы бүлмәсенә чыкты да, торшерны гына яндырып, кәнәфигә барып утырды. Өйдә салкынчарак иде. Җилкәсендәге шәлен рәтләп куйгандай итенде. Эче пошканда, арып киткәндә, бүлмә почмагындагы иске кәнәфидә ял итәргә гадәтләнде. Сугыштан кайткач, өйдә бернинди җиһаз юк дип, әтисе ясаган иде аны. Инде әллә ничә еллар сарайда муртаеп яткан кәнәфине әнисе вафатыннан соң алып керде дә, төбенә яңа мамык җәеп, чәчәкле гобелен белән тышлады Зөлфирә. Өр-яңа булды да калды. Урын яңа кебек тә, уйлаткан уйлары һаман бер…
Кәнәфигә утыргач, Зөлфирә үзен медпункттан арып кайткан әнисе кебек хис итә. Ул да бит, чишенгәндә җилкәсенә ишелеп төшкән шәлен, тузгыган чәчләрен дә рәтләп тормыйча, каракүл якалы пәлтәсен ишек катындагы кадакка элә дә бу бүлмәгә уза – башта утырып хәл ала иде. Гомер ахырынача диярлек эшләде бәгырь. Мәңге пенсиягә китмәс кебек иде. Китте… Аннан соң нибары биш ел вакыт узгач…
Уйланып утырганында бүлмәсенә керсә, әнисе кызына карар да иреннәрен әкрен генә җәеп елмаер, янына ук килсә, аркасыннан кагып яратып куйган булыр. Аның ачылып киткән вакытларында Зөлфирә идәнгә, нәкъ аяк башларына елышса, хәл-әхвәлләре, күңелендәгесе белән уртаклашыр. Арып кайткан әнисе һәрчак сөйләшергә дә атлыгып тормас. Берни сөйләмәсә дә, Зөлфирә аның ни уйлаганын, шул уенда кайларда йөргәнен, дөньяның кай почмакларын әйләнгәнен, күңеле белән кемнәрне йөреп чыкканын белә иде.
Мең булмаса йөз ишеткән хикәят иде Сания – Зәйнулла тарихы. Ишеткән, әмма башкаларга ачып салмаган тарих. Икәүдән-икәү генә калган көннәрнең сүз башы… Әллә Зәйнулла белән Саниянең башкалардан яшереп тотарга теләгән серләреме? Өч, дүрт, ничә (?) кеше белгән, беләсе татлы-яшьле сер… Әллә соң Ярулла мулла гаиләсенең гыйбрәтле елъязмасыннан коелып төшкән битләр идеме ул?..
Әтисенең бабасы Ярулла турында Зөлфирә ишетеп кенә белә. Карале, үз бабасы Якупны да күрмәгән ләбаса ул! Күн авылының чибәре Җәмилә әбисенең генә рәсемнәрен карап утырганы бар. Әнисе, тузмасыннар дип, сандыкның эчке тартмачыгында гына тота торган иде. Гаилә альбомына алып куясы булыр әле. Әгәр бүген кем дә кем аннан, кара кәнәфигә кыңгыр ятып, ни хакында, кемнәр хакында уйлыйсың дип сораса, Сания – Зәйнулла тарихын Зөлфирә Якуп бабасы белән Җәмиләбикә әбисе язмышын сөйләүдән башлар иде. Әллә алгарак китепме?..
* * *
Ярулла мулла ике катлы йортның өстәге агач бүлмәләренә бик авырлык белән менә башлады. Картая, бөтенләй таякка калмагае. Аягына читек өстеннән кигән галушлары да авыр, мәчеткә кадәр чак өстерәп бара. Өстерәп бара, өстерәп кайта.
Баскычның уртасына җитәрәк, җилән итәкләрен кайтарып куйды да ял итәргә утырды:
– Бисмилләһир-рахмәнир-рахим, Алланың биргәненә шөкер.
Карчыгы Газзәбануның да тез башлары авырта, соңгы вакытларда өске катка бөтенләй күтәрелми башлады. Җегәре, кызулыгы китте, кулыннан аш төште, мич кырында бала-чагага күз-колак булып утырудан ары бернигә ярамый. Бала-чага дигәннән, алары да килүен сирәгәйтте. Ике улын да, советлар эзәрлекләвеннән куркып, үз теләкләре белән сугышка китәргә өндәгән иде Ярулла карт. Ялгышты. Китүен киттеләр, кайтмадылар…
– Аллаhум-магфир лихаййинә, вә мәййитинә, вә шаhидинә, вә гаибинә, вә сагиринә, вә кәбиринә, вә закәринә ва унсанә. Аллаhуммә мән ахәйтәhү миннә фаахйиhи ‘аляль-ислям, ва мән таваффәйтәhү миннә фа-тәвәффәhү ‘аляль-иман.
Аш бүлмәсендә Газзәбануының ире артыннан доганың мәгънәсен үзе аңлаганчарак кабатлаганы ишетелде:
– И Ходаем, без исәннәрне һәм үлгәннәрне, яшьләрне, картларны, ирләрне һәм хатыннарны гафу ит. Исәннәребезгә ислам динен тотып, иман белән үләргә язсын.
Ярулла мулланың моңа бик күңеле булды. Йөзе яктырып китте. Торды, тагын бер көч туплап, баскычтан югары катка таба атлады. Өстә, мулла үз кулы белән ясаган бишектә, төпчек улының беренче кызы Сәлимә ята. Шуңа бер күз салып кына төшәсе иде. Татлы йокысыннан да уятмыйча гына. Сәлимәгә исемен, азан әйтеп, үзе кушты, исән-имин яшәсен, гаиләгә тынычлык алып килсен, дип теләде. Алла боерып, икенче балалары да туса, анысын Сания дип йөртерләр. Өченчегә Салисә бик килешле. Үзара охшаганнар да, мәгънәләре дә туры килә.
Олы улларының киленнәре яман зәһәр телле булып чыкты. Шулардан гаҗизләнеп беткән Ярулла, барысын аптыратып, яшь килен кызлар алып кайтсын иде дә карусыз, иманлы балалар итеп үстерсен иде дип теләде.
– Ир кеше ул теләмәсме? – дип сораган Якупка:
– Җир өчен малай табу заманнары үтте. Сәвиткә кызың ни дә, улың ни, барысы да тигез, барысы да сугыша, барысына да эшлисе, – дип кенә җавап бирде.
Ярулла мулланың теләгәне кабул булды. Якуп хатыны Җәмиләбикә рәттән ике кыз китерде. Нәрсәне уйда тотсаң, шул килә икән. Әле Сәлимә тәпигә басканчы ук, егерме беренче елның көзендә Ярулла мулла якты дөнья белән саубуллашты. Улы Якуп башта бик кайгырса да, еллар узгач сөенде, муллаларга рәт бетәр алдыннан үз үлеме белән үлде, Себер сазлыкларында батып калмады, балабызга да хәер-фатихасын бирергә өлгерде, дип уйлады. Әле ярый үзе дә акылсыз булып чыкмады. Ярулла вафатыннан соң ике катлы йортны тиз генә сүтте дә ишегалдының түренә җыйнак матур йорт өлгертте. Мулла-байларга гына түгел, хәллеләргә дә көн бетеп бара иде.
Инде егерме икенең көзендә, Сәлимәгә сеңел алып кайткач, бәби бүләге керткән күрше Гашыйка карчык:
– Әтиегезнең үлеме юкка булмаган, шушы тирәдә бала туасы елны да, туганнан соң ел эчендә дә нәселнең олы кешесе дөньядан китә, – дип әйтеп ташлады.
Урам сазлыкларының төннәрен чирый башлаган чаклары иде. Октябрьнең соңгы көне. Карале, Сәлимәнең яше тулганны гына көткән икән бабасы… Ә менә Сания туганны көтеп алмаган… Сабырлыгы белән шаккатырган гына түгел, кайвакыт эчеңне дә пошырган Якупның һичкем көтмәгәндә карчыкка ачуы чыкты.
– Гомер бакый әти дин сүзе белән агулады, синеке инде бөтенләй башка сыймый, хәзерге заманда кеше көлдереп, булыр-булмас нәрсә сөйләп утырма! – дип, бер гаепсез Гашыйка түтиләрен тиргәп үк ташлады.
Күршесенең хәтере калудан битәр, йөрәген хәвеф басты, ахрысы. Бәбәйне күрсәтерләрме-юкмы дип, бер генә булса да карыйсы килеп кергән иде, арткы чоланнан чыгып, бәрәңге бакчасы аша үз ихаталарына шыпырт кына шылды. Комсомоллар башлыгы булып йөргән улы Заһирга гына әйтмәсә ярар иде Якуп дип коты алынган, имеш. Бераз тынычлангач, кичке эңгер-меңгердә иренең чыгып киткәнен күреп калган Гашыйка Җәмиләбикә ахириенә:
– Эш зурга китсә, мин әйтмәдем, син ишетмәдең, – дип керде.
Якуп соңыннан бу кыланышына үзе дә аптыраган, бәби мәҗлесендәге хәлләрне тәмам оныткан да иде. Җәмиләбикәсеннән Гашыйка сүзләрен ишеткәч көлде генә:
– Малае комсомол башлыгы, үзе әле дин, әле сихер дип йөргәнгә генә әйткән идем. Җитмәсә, ырым-шырымы, күрәзәсе белән йөрәккә шом сала да тора. Башына бер кайгы китергәнмен икән бичараның. Алай да… Үз малаеннан да курыкмаса.
– Куркырсың да: стеналарына «Комсомоллар ярсына, буржуйлар – өстәл астына!» дигән язу кадаклаган бит.
– Нәрсәсен шаккатасың аның! Авыл Советының ишек өстендә «Төбәргә, атарга!» дигән плакат тора. Астында – капкорсаклы бай белән җитәкләшкән чалмалы мулла рәсеме.
Карчык кичен яңадан тәмле ризыклар пешереп керткән. Җәмиләбикәнең, балалары туып та, сөт имезгәндә дә, теләгәнен түгел, чын-чынлап туйганчы да ашаганы юк иде, карчыкка рәхмәтләр укып, бар сыеннан авыз итте. Якупка да, Саниягә дә өлеш эләкте. Гашыйка тынычланып, күңеле булып чыгып китте.
Якуп карчыктан, аның иркәләп, кешелексез итеп үстергән явыз комсомол малаеннан көлсә дә, үзе дә гел шулар тирәсендә, колхоз төзүчеләр арасында йөрергә тырыша, чөнки бар курыкканы – әтисенең мулла икәнлеген бер дә бер исенә төшерүләре.
Комсомол активы да, партиянеке дә Якупка артык бәйләнмәде. Утызынчы елларда Ярулла мулланың кечкенә авыл мәдрәсәсендә дин сабагы алган яшьләрнең кайсы кая таралып бетте, комсомолда йөргәннәренең күбесе совет мәктәбе укучылары иде инде. Эреләнгән, миһербансызланган Заһир исә Казанга зур эшләр майтарырга дип китеп барды. Китте дә кайтмады. Гашыйка карчыкның тәрбиясе Якуп гаиләсенә төште. Җитмәсә, Якупның эшләре гел уңга таба гына китте. Калада курсларда укытып кайтаргач, җир рәтен яхшы белә дип, колхоз рәисе итеп үк куйдылар үзен.
Сания белән Сәлимәне әтиләре бер дә башкалардан аерып үстермәде, чәчүдән дә, урактан да бер көнгә дә калдырмады. Мулла бабалары олы атлар узарга дип ясаткан капка аслары бик биек иде. Кызлар кысыла-кысыла шуннан чыгып, таң тишегеннән, әле әти-әниләре торганчы, капкалар ачылганчы ук, кырга йөгерергә гадәтләнде. Әтиләре уракта беренче булуларына сөенсен, имеш.
Уңга китте дисәң дә, колхоз төзеп ятканда, ничек барысы да шома гына барсын. Һич көтмәгәндә, югарыдан иманнан һаман да ваз кичмәгән авылда дуңгыз фермасы ачарга боерык төшерделәр. Ничә тапкыр халыкны клубка дәшсә дә, эшне белеп алган кешеләр җыелышка килмәде. Кушканнар икән, килсәләр дә ачыласын, килмәсәләр дә ачасын бик яхшы белә иде Якуп. Халык каршында яхшы атлы булып калырга гына теләде. Эштән кайткан чагында туган тиешлеләреннән берәү, каршысына чыгып, мулла малае башың белән нәрсәгә алынасың, әтиең каберендә әйләнеп ятар инде, дип әйтеп ташлагач кына, бу хәлләргә үзенең дә чын-чынлап эче поша башлады. Пошса поша, нишлисең, ферманы төзергә, эшләргә кешесен табарга, тапмаса, мәҗбүр итәргә кирәк иде.
Җыелышка кеше китерә алмаудан югалып калган кебек булса да, Якуп кинәт ныклы карарга килде, икенче көнне үк үз абзарларына дуңгыз алып кайтып япты. Минем үрнәгемдә башкалар да чучка асрамаслармы, дип уйлады. Чучка асраган Якупны яшен дә сукмады, чир дә алмады. Башта артында «хәсис» дип әрләгән халык та басылды. Ферма төзелеп беткәч, карарга төшүчеләрне табу авыр булмады. Карчыгы Җәмиләбикә генә, йокларга яткан саен, йокы догасы артыннан: «И Ходаем белер-белмиме, куркуданмы, яшәү өченме эшләгән гөнаһларыбызны үзең кичер инде», – дип әйтергә гадәтләнде. Якупның моңа ачуы чыга, карчыгын үзенә төрттерә дип саный, әмма дәшми иде.
* * *
Зөлфирә әнисе яшәгән мичле бүлмәгә чыкты да пыялалы рамнар эчендәге мактау грамоталарына карады. Рамнарның ырмауларыннан сыпырып-сыпырып куйган булды. Әбисенең кул җылысын, агызган яшь татын тоярга теләгән кебек иде ул. Рамнарның берсендә – ап-ак кәгазь бите генә. Бабасы үз куллары белән: «Бу урында Калинин грамотасы торырга тиеш иде», – дип язып куйган. Кызык кеше дә булган инде Якуп. Грамота юк, урыны бар.
Янәшә рамда – саргаеп беткән газета кисәге. 1933 елның 16 маенда Калининның өченче тапкыр Казанга килүе турында хисап-хәбәр язылган анда. Алдынгы татар колхозчыларының съездына килгән икән. Дзержинский һәм Чернышевский урамнары башындагы циркта ачкан ул съездны. Якуп белән Җәмиләбикәне дә чакырганнар әлеге җыелышка. Авыл тегүчесеннән бик матур киемнәр тектереп, парлашып, тарантаска җигелгән атларда киткәннәр. Бөтен авыл кул болгап озатып калган.
Якубы урыннарны җайлап Җәмиләбикәне дәшәргә торганда, артбакча капкасыннан гына лапас аша ишегалдына әлеге дә баягы Гашыйка карчык килеп кергән. «Бүген яман начар төш күрдем, зинһарлап әйтәм, беркая да чыгып китмәгез, йортыгыз өстендә козгын кычкыра иде», – дигән.
Җәмиләбикәнең ишектән чыгып килүе икән, чүт йөрәк өянәгеннән егылмаган. Колхоз рәисе Гашыйка сүзенә дә, хатыны хәленә дә карый алмый. Берсенә усал итеп җикерсә, икенчесен күтәреп алган да тарантаска утырткан. Аннан йорттан җылы чәй алып чыгып эчерткән дә, хатынының рәтләнә төшкәнен күргәч, атларны Казан юлына юырткан.
Гашыйка карчык чыгып китмәгән. Тиз генә өйгә кергән. Бераз каранып торгач, түрдәге балалар бүлмәсенә йөгергән. Нинди хәсрәт китерәсен ап-ачык күрсәткән төшен Якуп белән Җәмиләбикәгә сөйләп бетермәгән икән. Ул килеп кергәндә, кызларның Сәлимә исемлесе ут кебек яна, су да сорарлык хәле калмыйча, иреннәрен көчкә кыймылдатып ята, ди. Карчыкның кулга алуы булган, тирән итеп бер генә сулаган да җан биргән. Гашыйка Санияне уяткан, Казанга кеше җибәрегез дип әйтергә авыл Советына йөгерткән. Сабан эшләренең иң кызган бер чагында, анда кизүче Нигый карттан башка кем булсын?!
– Атлар – сабанда, кешеләр кырда инде, – дигән ул. – Хуҗаны озатып калдылар да туры эшкә киттеләр. Фельдшер кызны чакыртсак кына. Ичмасам, үлгәнлеген раслап, язу язар. Әле бит безгә ата-анасы каршында җавап та тотасы.
Саниягә ияреп килгән фельдшер да нишләсен. Ак җәймә кебек агарып калган кызга нашатырь иснәтеп караган да, тын да алмавын тагын бер кат раслагандай:
– Үлгән инде, – дип куйган. – Менә нәрсәдән үлгән – әйталмыйм.
Халык кырдан кайтканчы, кич җиткән. Әле съезд ике-өч көн барасы, ди. Якуп белән Җәмиләбикәне көтсәң, мәет бозылып бетмәгәе дип уйлап, икенче таңда, юып, башкасын да җиренә җиткереп, Сәлимәне кабергә иңдергәннәр.
Зөлфирә, әбисе рәсеменең кыршавын тагын бер кат сыпырып:
– И Ходаем, һәрберегез Аллаһның сөеклеләре булып бу дөньяны кичкән булсагызчы, – диюдән башка сүз тапмады.
* * *
Сәлимәнең үлеме белән инде Якупның үз күңеленнән генә түгел, гаиләсеннән дә тынычлык-тынгылык китте. Кеше исемендә әллә, чыннан да, бер-бер мәгънә булган инде, дип уйлый торган иде хәзер үзе дә. Тик шунысын аңлый алмады: нинди чир, нинди сәбәп белән уйламаганда-көтмәгәндә ташлап китте соң Сәлимә аларны? Михаил Иванович Калинин кулыннан грамота алганда йөз балкытып кул кыскан, рәхмәт укыган Җәмиләбикәне кабергә кертер өчен микәнни бу хәлләр? Көн дими, төн дими, башын бәрә-бәрә елауда. Әлеге грамотаны тураклап мич авызына ыргыткач, туктаусыз такмаклаган иде хатыны:
– «Калинин бабай» да «Калинин бабай» дип аңгырайттың. Казанга ул килгән саен, гаиләбезгә бәхетсезлек керә. Унтугызынчы елны, халыкны фронтка яздырып йөреп, әткәйнең ике улын үзе белән алып китте. Икесе дә шулчакта ук мәгънәсез сугыш кырында ятып калды. Бер безнеке генә кырылганмыни?! Кеше рәнҗешен күтәреп йөри торган карт ул, бер дә Хозыр Ильяс түгел!
– Ярар инде, Җәмиләбикә!
– Нәрсәсе ярар?! Үзеңнең кызыңны югалткан чакта да авызыңны ачарга куркып утырмасаң! Үлем козгыны ул Калинин дигәнегез!
– Ак Колчакны кемдер җиңәргә тиеш иде бит…
– Аларга кирәк, алар җиңсеннәр дә! Сәлимә кемне җиңеп, кем өчен җан биргән, алайса?!
Якуп дәшмәде. Әйтер сүзе бар иде югыйсә. Мондый чакта сүзләр артык икән. Калининны юри генә яклап маташканын белмимени аның хатыны, белә…
Уты инде сүрелгән, җылысы кузыныкы гына иде учакның. Җәмиләбикә көч түгеп еллар дәвамында кырда эшләп алган грамота кузыларга җан өргән кебек булгач, секунд эчендә куырылды да калды. Кемгә бирелгән ул, нигә бирелгән – инде һичкемгә кызыксыз, юка көл элпәләре үзләре дә беркемгә кирәк түгел иде. Якуп юшкәне этеп куйды да мич капкачын япты, Җәмиләбикәсен җилкәсеннән кочаклап, караватына таба атлады:
– Ят әле, карчык. Ят әле, тынычлан.
– Тынычланырсың монда! Күз нурларыңны түгеп үстергән балаңны югалт та!
Әле кичә генә зур бәйрәм табынында Лаешның райком секретаре: «Минем иң алдынгы кызны, Җәмиләбикә Мөхетдиновна, Сез генә җиңә алырлык икән Татарстанда, бәхетләр телим үзегезгә!» – дип, аңа хөрмәт күрсәтеп, яхшы сүзләр әйткән булды – шушымы бәхет?! Бәйрәмләп йөреп, балаңның мәетен дә күрми калу бәхетме? Ире кочагында басылыбрак киткән хатын, караватка утыргач, чәчләрен йолкып еларга ук кереште. Һичничек тынычландыра алмагач, Якуп, чигүле капчыктагы махрасын алып, ишегалдына чыкты. Ичмаса, баскыч төбендә тәмәке төреп, уйланып утырыр. Их, Гашыйка карчыкны тыңлаган булсачы! Әллә бер-бер җаен табып, Сәлимәсен саклап та калыр иде. Шулай дип уйлавы булды, капкадан Гашыйка үзе күренде:
– Бик бетеренмәгез инде, күршекәйләрем, Алланың язганы булмый калмас.
– Ничек бетеренмисең, Гашыйка түти?
– Җиңелдер дип әйтмим. Алай да… Әле менә тагын бер төш күрдем, – дип сөйли генә башлаган иде, Якупның инәлүле карашыннан туктады. Кулларын әле анда, әле монда куйды, алъяпкыч итәкләрен бөтәрләгән булды, аннан кесәсенә тыкты. Әйтергә дип кергәч әйтә инде Гашыйка. Менә ни әйтер… анысын үзе белә дә Алла белә, төш белә…
– Якупҗан, матур төш бит, сөйләп бирим инде. Хатының Җәмиләбикә кетәклектән йомыркалар тотып чыгып бара иде. Болары орлыксыз, чуар тавык астында калганының чебие бар, җәй җиткәч, чирәмлектә йөгереп йөргән чебиләргә карап утыруы күңелле була ул Якуп белән миңа, ди. Э-э.
– Шуннан?
– Берсен алса, Ходай икенчесен бирер, диюем. Тиз арада ир балагыз буласы дип юрадым. Э-э.
– Нәрсә?!
– Ир балагыз, диюем. Син шунда абзарыгыздан чалгы-балта ише нәрсәләр тотып килеп чыктың. Ул йөзеңдәге шатлыкны күрсәң!
Карчыкның сүзләреннән Якупның ирен читләрендә эленеп торган тәмәкесе үк төшеп китте. Иелеп кулына алды, аннан, көтелмәгән сөенеч килгән кебек, йөз яктыртып елмайды. Атасы Ярулла өч кыз исеме әйтеп калдыргач, малай алып кайтмаячак икән Җәмиләбикә дип йөри иде, ялгышкан булмагае. Гашыйкага төш керсә, рас керә инде ул.
Якуп карчыкны йортка да дәшеп тормады, Җәмиләбикә янына кереп китте. Керә-керешкә:
– Тынычлан инде, карчык, улыбыз туачак безнең. Улыбыз! – дип кычкырды.
Өстәл артында еламсырап утырган Җәмиләбикә яшьләрен сөртте. Ул һич кенә дә Якуп кебек бу сүзгә шаккатмады. Әле иртәрәк дип кенә иренә әйтмәгән булса да, авырлы икәнлеген белә иде. Ул кайдан сизенгән диген?! Тәрәзә якка борылды. Капкадан Гашыйка карчыкның чыгып киткәнен күрде. Хикмәт менә кемдә икән!
– Ие шул, урак тирәсендә дөньяга килер дип торам, Аллаһ боерса.
– Алайса, еламыйбыз, нарасыебызны сакларга тырышабыз инде, Җәмиләбикәм, мине алмаштырасы улыбыз бит ул!
– Улыбыз дип…
– Анысында шигем юк!
* * *
Зөлфирә тагын бер кат фотодагы Җәмиләбикәгә күз ташлады. Әбисе бабасы сүзләреннән аптырап кала. Беркемгә дә әйтмәгән, эш эшләгәч, авырлы икәнлегем дә беленми, дип йөргән бер вакытта, малай табасың, дип торган бит Якупкае! Урак өстендә туачагы гына эчен пошырган пошыруын. Рәис хатыны дип, караватта бот күтәреп ята алмыйсың, көн дә эшкә чыгасы. Уракта елын елына кем дә булса бала таба…
Көзге кыр эшләре башланганда, Җәмиләбикәнең гәүдәсе инде тула, йөзләре сулыгып кала, йөрешләре әкренәя. Көнен төп-төгәл генә каян беләсең, дип, таң тудымы, урагын алып, кырга китә үзе. Әле дә ярый Якуп ул эшләгән басу читендә шалаш кордыртып куя. Таң атар-атмаста идарәгә киткәндә, янына кереп:
– Карчык, ашыгып барма, ашыгып эшләмә. Авырый-нитә башласаң, фельдшерга да, миңа да хәбәр сал, үзең шалашка кереп ят, мин анда урын әзерләтеп куйдым, – дип әйтә.
Син дигәнчә генә буламыни? Җәмиләбикәне, ура-ура, шалаштан еракка киткән бер вакытта тулгак тота башлый. Инде шунда таба атлыйм дигәндә генә, баласы дөньяга килмәсенме?! Урак очы белән кендек бавын үзенә өзәргә кала. Инде кулыма алам дип, җай гына торырга маташканда, әллә кайдан өермә килеп чыга да баланы, күтәреп алып китеп, шалаш кырыена ыргыта. Җәмиләбикә ничек үзе җирдә кала, аңларга да өлгерми. Өермәне юкка гына пәри туе димәгәннәр, күрәсең: ничек килеп чыкса, шулай ук күздән дә югала… Баланы якындагы чишмә суында юып, шалаштагы чүпрәкләр өстенә алып кереп салалар. Хатынның үз хәле дә хәл була, көчкә исән кала. Ул елны яңадан уракка да төшә алмый.
Рамнарның уң яктагысында иң үзәктәге фотода әнисе Сәлимәне күтәргән Җәмиләбикә әбисе янәшәсендә басып тора. Яшелчәчелек бригадасының уңышларын теркәп калдырыйк дип, Якуп ул көнне Казаннан фотограф чакырткан була. Алар капкасы турына бер арба яшелчә, җиләк-җимеш килгән. Ул вакытта хезмәт көненә алмасын, суганын, кәбестәсен дә биргәннәр.
Менә бу рәсемдә әнисе Саниянең, үз мәктәпләрен тәмамлап, Шәлегә укырга киткән көне төшерелгән… Күндә башлангыч мәктәп кенә булгач, аны бабасы Шәле мәктәбенә җибәргән. Бот буе кыз: «Бармыйм, колхоз эшенә чыгам», – дип маташканны күргәч, ул түзмәгән. Өзгәләнеп: «Чиләк хәтле буең белән. Син нәрсә, гомереңне ат урынына йөк ташып үткәрмәкчеме?! Шуның өчен таптымыни сине әниең?! Колхоз рәисе була торып, бердәнбер кызымны мәктәптә укыта алмыйммы? Тиздән бар кешегә урта мәктәп тәмамлау мәҗбүри куелыр кебек. Болай үз вакытыңда мәктәбен дә бетерерсең, укырына да китәрсең. Врач булам дип хыялланганыңны оныттыңмыни?!» – дигән.
Шәледә ике-өч ел элек кенә җидееллык мәктәп ачылган була. Бабасы Якуп, аларның башлангыч мәктәбе дә – революция баласы, синең белән кордаш диерлек, дип сөйләнергә ярата икән. Район җиренә барасы итмәгән, Сания исемле үсмер кыз шунда киткән. Утыз дүртенче елның көзеннән утыз җиденең язына кадәр гомере Күн белән Шәле арасын таптап узган аның. Зәйнулла атлы егет белән кулга-кул җитәкләшеп узган…
* * *
Әле беренче елны – авылына тәүге кайтуында ук – юлы Зәйнулланыкы белән туры килгән иде Саниянең. Күндә туганнары бар икән дә, сыйныфташы белән кайтып, шуларны күрәсе, әти-әнисеннән сәлам җиткерәсе, имеш. Сания соңыннан аңлады. Туганнарны күрү бер сәбәп кенә булган егеткә…
Зәйнулланың кардәшләре икенче урамда яши иде. Күңеленә әдәплелеге белән хуш килгән, зәңгәр күзле, аксыл чәчле озын буйлы классташ егетен иң башта, үзләренә алып кереп, чәй эчерергә булды Сания.
– Зәйнулла, әйдә, безне дә күреп кит, бу вакытта әни өйдә була торган иде, чәйләрбез дә, мин сине туган апайларыгызга үзем үк озатып куярмын, – диде кыз, капка төпләренә җитәрәк.
Керәсенә ышанып ук дәшмәгән дә иде Сания, егет шунда ук риза икәнлеген әйтте. Келәне күтәргәч, кече капканы ачып, кызны эчкә кертеп җибәрде дә аның артыннан чолан ишегенә таба атлады, бара-бара үзе ишегалдын күзәтте.
Эчендә карлыган куаклары утыртылган кечкенә бакчалы иркен ишегалды иде бу. Түгәрәкләп ясалган түтәлләрдә – көзгә кереп саргаешкан үлән-гөлләр. Берән-сәрән чәчәкләре калганнары да бар. Капкадан – йорт ишегенә, аннан инде сарай-мунча ише җирләргә агач тротуар илтә. Як-яклары кызыл кирпечләр белән бизәкләнгән юлларны көн дә агартып юганнары күренә. Җете сары такталарны пычратып басуы да бераз кыенрак…
Санияләрнең болдыры аеруча матур икән. Сары, яшел, кызыл буяуларга буялган. Бу урамда коймалары буялган албакчалар бүтән булмады кебек югыйсә, ә боларның болдырларына кадәр балкып тора.
– Матур да инде сездә, Сания!
– Хуҗаның кем икәнен беләсең килсә, башта үз каралтысын кара, ди бит әти.
– Якуп абый, алайса, яхшы хуҗа!
– Ул башкача була алмый.
Саниянең әнисе, чыннан да, өйдә икән. Коймак пешереп, кызы кайтканын самавыр артында көтеп утырган чагы иде – Зәйнулла кунак сыена эләкте. Балалары чыгып киткәндә, әни кеше:
– Тәртипле йөрегез, кеше теленә керерлек булмагыз, – дип калса да керделәр, авылда кем турында да сүз сөйләнми тормый – аның өчен гаеп эш эшләүнең дә кирәге юк.
Шул күрүеннән Зәйнулла бу өйне үз итте, атнасына ике булмаса бер сугылып, Сания, әти-әнисе белән түгәрәкләнеп чәй эчәргә гадәтләнде. Соңрак егетнең әти-әниләре дә Күнгә ешлады, килгәндә-киткәндә, алар да Якуп йортының кадерле кунагы булды.
Телгә керү дигәннән, иң башта мәктәптә Зәйнулла Сания белән йөри икән, дигән сүз китте. Аннан күннекеләр, Санияне Шәле егете озата икән, дип сөйли башлады. Ул да булмады, әлеге хәбәрләр бөтен Шәлегә таралган. Анда инде ишеткән белән генә канәгатьләнмәделәр, үзләреннән дә өстәделәр. Кайберәүләргә Саниянең Зәйнуллаларга кереп-чыгып йөргәне охшамаган, икенчеләр Зәйнулланы аларга барып йөргәне өчен гаепләде. Бу сүзләргә, кыек авыздан ишетелгән имеш-мимешләргә ни Якупның, ни Зәйнулла әти-әниләренең исе китмәде. Якуп Җәмиләбикәсенең кайвакыт:
– Туктамасалар туктамадылар инде балаларны чәйнәүдән, тәмам Таһир – Зөһрә ясап бетерделәр, – кебек сүзләр әйтеп куюына да кул гына селти иде:
– Тапкансың борчылыр нәрсә! Сөйләрләр-сөйләрләр дә арыгач туктарлар, аңарчы гайбәт өчен башка кешеләр табылыр.
Бу чакта, вәгъдә балдаклары алышынмаса да, ярәшү мәҗлесләре уздырылмаса да, ике гаилә дә балаларының бер-берсен яратканына ышанган, үзара тиң күрешкән һәм, дуслашып, кода-кодагыйлы уйный башлаган иде инде.
Парлашып йөрүләргә дә бер чик куелды. Мәктәпне тәмамлауга, кыз белән егет икесе дә Казанга, әмма төрле уку йортларына китеп барды. Зәйнулланың исәбе – хисапчы, Саниянеке фельдшер-акушер булу иде.
Казан фельдшер-акушер мәктәбенең, Медфармаполитехникумыннан 1936 елда гына аерылып чыгып, эшен җайга салып кына яткан чагы булган икән. Кыз башта, фармацевтлар әзерләүче уку йортына керимме әллә, дип уйлаган иде. Зур Кызыл урамындагы элекке Шумкова гимназиясенә килеп җиткәч, ишек өстендәге язуга карап икеләнеп калды. Аннан, бер-бер карарга килгәндәй, кызу-кызу атлап, шәһәр үзәгенә юл тотты. Әтисе М. Җәлил Бауман урамнары кисешкән җирдә үкме, шул тирәдәрәкме фельдшер-акушер мәктәбе дә бар дигән иде. Әлеге бинаны табып, ишегеннән тәү кат кергәндә, кызның йөрәге чыгам-чыгам дип типте.
Сания бу уку йортын сайлап ялгышмаган. Андагы тәртипләр, уку-укыту күңеленә бик ятты. Җитмәсә, үзәктә укыгач, эш буенча барганда, әтисе дә еш күргәли, күргәч инде, күчтәнәчен-бүләген калдыра, концертына, спектакленә алып бара.
Театр дигәннән, Сания үз гомерендә беренче тапкыр спектакльне Шәле авылында карады. Утыз өчнең ноябрендә, кыр эшләрен тәмамлап, укулар башлангач килде артистлар. Ударник колхозчыларның әлеге дә баягы Сәлимә үлеменә сәбәпче Беренче Бөтенсоюз съезды карары белән атаклы драматург Кәрим Тинчурин Казанда академик театрның күчмә филиалын оештырган икән. Шулар Шәлегә «Булат бабай семьясы» исемле спектакль белән килгән. Гөлсем Болгарская, Әзәл Яһудин, Гөлсем Камская кебек артистларны күрер өчен, әтисе белән ай саен театрга барырга да риза иде Сания!
Әтисе Якуп Казанга еш йөрүен туктатмады, Санияне күрергә сәбәп эзләп кенә тора иде. Озак вакытлар килә алмаса, шаян хатлар язгалый торган гадәте бар аның. Үзеннән шигырь дә чыгарып салгалый. Бервакыт Саниянең, Гашыйка түтекәйнең хәле ничегрәк, дип соравына каршы әтисе, ярыйсы, каз бибиләрне яхшы карамый каравын, берсен өстенә басып имгәткән – шуңа «костыль» ясап ятам, дип җавап кайтарган иде.
Язгы матур көннәрнең берендә, туңдырма ашап, Бауман урамында ял итеп йөргәндә, әтисе Саниядән, бер дә көтмәгәндә:
– Кызым, ничек әле син фельдшер булырга уйладың? – дип сорады. – Укытучы эше дә ярыйсы гына бит. Акчалары да артыграк, эшләре дә тынычрак тоела миңа. Аннан… укытучыларны белемлелекләре өчен бик хөрмәт итәм. Үзем күпме укытучы булырга хыялландым, тәки язмаган икән! – диде.
Сания башта фельдшерлар да белемле дип җавап биреп котылмакчы иде дә, әллә нишләп ачылып китеп, күңелендә йөрткән серне чиште:
– Мин, бәлки, Зәйнулла белән бухгалтерлыкка киткән булыр идем, Салисәбезнең үлеме тетрәндерде.
Салисә дигәне Якупның, әлеге дә баягы җир йөзендә бер көн дә яши алмыйча, дөнья куйган өченче кызы иде. Хатыны тагын балага узгач, кешедән яшереп булса да, дин, гореф-гадәтләр кушканчарак, ата васыятенчәрәк үстерергә теләгән иде Якуп. Җәмиләбикә әллә авырый, әллә тулгак тота башлагач, файдалары тими калмас дип, имче-кендекче карчыкларны чакырган, исәнлегенә авыл абыстаеннан дога кылдырган иде ул. Алар гына диненнән дә, дәвасыннан да хәбәрсез, белемсез булып чыкты. Ходаның язганы булганмы инде…
Аркылы килгән баланы таптыра алмагач, инде көн яктысына үле чыкканыннан соң, әнисен саклап калырга теләп, канын һичничек туктата алмаган карчыклар Җәмиләбикәне караватка яткыралар да баш астына күп итеп мендәр өяләр. Аның саен кан килүе туктамый. Төшлектә өенә кайтып кергән Якуп шулчак аңышып алды, шунда ук Саниясен фельдшер кызга йөгертте. Бер кире килсә килә бит ул дигәндәй, анысы районга киткән булып чыкты. Инде Якуп туры айгырда үзе Питрәчкә врач алырга чыгып чапты.
Врач карчыклар кылган гамәлләрнең нәкъ киресен эшләмәсә, бәлки, зур эшкә алынган догалы, яулыклы апаларны гаепләмәс тә иде Якуп. Зәйнәп әнә башта өсте-өстенә өелгән мендәрләрне алып атты, аларны хатынның аяк астына, билдән түбән куйды. Алланың алай да рәхмәте киң: шул арада кан килүдән дә туктады, Җәмиләбикәгә дә төс керә башлады. Хәлсез кулы белән сорап, су алып эчте. Алланың бу язганына гомер бакый шөкер итте Якуп: Җәмиләбикәсе исән калды. Әнисен югалтудан бик курыккан Сания шулчакта:
– Мәктәп бетереп укырга барырга язса, врачлыкка гына китәм, – дип, сүз беркетеп куйган иде. – Һич югы, фельдшер булам.
Һәм шулай эшләде дә.
* * *
Стенадагы фоторәсемнәргә карагач, әнисе сөйләгәннәрнең барысы Зөлфирә күңелендә кабат яңарды.
Әлеге дә баягы Зәйнулла исемле егет белән Сания сугыш башланасы елның җәй башында укуларын бетереп кайталар, һәм икесе дә юллама белән эшкә урнашалар. Кыз Питрәчкә барып эшләп йөри. Егет, Шәленеке булгач, шунда кала. Питрәч белән Күн арасы турыдан биш чакрым гына, эштән соң урман аша чыгасы, имеш. Зәйнулла Санияне гел каршы алырга килә, иртәрәк эшенә китсә дә, ялгызы курыкмагае дип озатып куя.
Әнисенең, Зәйнулла бик матур җырлый торган иде, дип сөйләгәне хәтерендә. Питрәч-Күн арасын аның моңлы җырлары кыскарта. Шулай тыныч кына озатышып йөргәндә, Зәйнуллага хәрби хезмәткә чакыру килә. Соңгы тапкыр икәүләп кайту бик кыска тоела аларга. Санияләр турына җиткәч, кулларын тота да Зәйнулла болай ди:
– Күпме еллар озатып йөрдем сине. Салкыннан да сакладым, җилдән дә, яман күзләрдән дә. Ялгызыбыз гел бер юллардан йөрсәк тә, җаныңа түгел, тәнеңә дә кагылмадым. Бу минем артык саф-чиста булуымнан, сине көчле яратуымнан гына түгел. Барыбер минеке булачак бит, нигә рәнҗетергә, кеше алдында кыз баланы нигә оятлы итәргә дип уйладым! Көтәрсең бит?!
Кызга бу сүзләрне тыңлавы да оят була, әмма егет белән килешеп баш селки.
– Сагынырмын инде, Сания! Ничек яратканымны беләсең. Гаилә корырга өлгереп, балаң да калса, бу сагынуларга бөтенләй түзәсе булмаганмын икән! Әле китәргә дә өлгермәдем, инде сине югалтканмындыр шикелле, сагына ук башладым. Әгәр мине көтәсеңә ышанмасам, сугышына да бармас, дөньяның теләсә кайсы почмагына сине алып качар идем мин, бәгърем. Ә болай… көтәсеңә ышаныч белән киткәч, исән кайтасыма да ышанам.
Сугышка күбрәк яшьләрнең алынган чагы әле. Күп тә үтми, Санияне дә хәрби комиссариатка чакырталар. Ул инде, барам, Зәйнулла янында булам, дип атлыгып тора.
Зөлфирәнең Якуп бабасы шул чагында әйтә:
– И-и, юләр кыз, фронтны да авылның ашлык басуы зурлыгында гына дип белеп, сугышка бармакчы буласың тагын. Бүгенге көндә фронтка китү – ут яңгыры астына керү дигән сүз. Командирдан килгән хатны кочаклап яшәргә калачак безгә аннары…
– Соң бит…
– Соң бит… Соң бит… дип мыгырданма, синең соңың, чыннан да, соңга калу булмасын. Фельдшерларның сугышта гына түгел, районда да әле бик кирәк чагы. Райком секретаре – дустым. Хәлемә керми калмас. Без бу сәвиткә инде өч балабызны бирдек. Әниеңне картлыгында кем карар? Болай да көчкә сулап торган көне. Сугыш озакка китсә, аңа кем терәк булыр? Кайчан да бер мине барыбер алырлар, ичмасам, синең урынга үзем китәргә теләк белдерим.
Якуп Саниянең чакыру кәгазен кулыннан тартып ала да Питрәчкә элдерә. Райком секретаре алдынгылар рәтендә йөргән рәиснең сүзен аяк астына салмый. Баштарак:
– Якуп Яруллович, Сез бит авылда да бик кирәк, Кызыл Армиянең җиңүе кырдагы җиңүләрдән дә тора, – дип караса да, соңыннан ризалаша.
– Ярар, бик теләгәч, Сезнеңчә эшләрбез, Саниянең чакыруын миңа калдырыгыз, анысын уңай хәл итәрмен, туры хәрби комиссариатка китегез дә, үз иркем белән барам дип, гаризагызны языгыз, – ди.
Әти кеше, чыгып барганда, ишек турысында борылып, тагын бер кат сорый:
– Кызымның әнисе янында каласына, сугышка бөтенләй бармаячагына ышанып китә аламмы?
– Китә аласыз, – ди.
Райкомдагы очрашудан соң Якуп, колхозын калдырып, сугышка китсә дә, әлеге сөйләшү тиздән онытыла, һәм инде Санияне кабат хәрби комиссариатка дәшәләр. Ул бу юлы үзе үк туп-туры райком секретарена керә, чөнки әнисе Җәмиләбикә, ире Якупның үле хәбәрен алуга ук, бөтенләй аяктан егыла, аны карарга кеше кирәк була.
Райком секретаре әтисенең йөз чалымнарын саклаган Санияне керә-керешкә танып ала, биргән вәгъдәсен дә искә төшерә. Иңгә-иң эшләгән иптәшенең, сугыш кырына барып җитүгә үк, туган туфрагында ятып калуы аның күңеленә бик тия, үзен бераз гаеплерәк тә сизә. Җаваплы эшләргә алынсаң, бөтенләйгә үк калдырып та булыр иде, дип, Санияне Күнгә фельдшер һәм авыл Советы рәисе итеп билгели.
Кыз, күңеле тулып китеп, әтисенең гел уйламаганда үлүе турында сөйли. Үзеннән өлкән бер кешене ял иттерергә теләп, Якуп аның урынына склад сакларга китә. Шул вакытта дошман ягының артподготовкасы башлана да, бер кыйпылчык Якупның аягына тия. Иптәшләре аны блиндажга алып кайтып сала. Алар чыгып китүгә, блиндаж өстенә снарядлар яңгыры яварга тотына. Якуптан, шулай итеп, берни калмый. Үлемеңне кайдан табасыңны белсәң, үзең эзләп йөрмисең, ди торган була Саниягә әтисе. Үзе эзләп йөргән кебек килеп чыга…
* * *
Саниянең эше бермә-бер күбәйде. Ул, җиңелрәк булсын дип, авыл Советына кагылышлы кәгазьләрне медпункт бүлмәсенә кертеп тутырды. Янына әле авырулар килә, әле башка мәсьәлә буенча керәләр. Сугыш вакытында көтелмәгән мәшәкатьләр чыга да тора икән.
Көннәрнең берендә Мәскәүдән балет артистлары килеп төште. Тынычрак җирләрдә яшәсеннәр дип, Татарстанга эвакуацияләгәннәр, имеш. Араларыннан өлкән итеп билгеләнгәне авыл халкына концерт куйыйк әле дип килгән. Куйдылар. Концерт карау гына булмады ул. Чабата-галуштан башканы күрми башлаган халык әллә нинди чүпрәк аяк киемнәрендәге артистларның сәхнәдә, сыланып торган ыштаннар киеп, арлы-бирле сикерүләренең мәгънәсен аңламады да аңламады. Ул гына түгел, авыл буйлап йөрүләреннән дә егылып көләрлек кызык тапты. Балетчылардан берәрсе урам буйлап узса, бөтен бала-чага койма башына менеп кунаклый. Аларның үртәвече шул инде: вәчтеркә, вәчтеркә, олы түтекәй, үзе кеше көлдереп аяк очында йөри. Вәчтеркә, вәчтеркә кебегрәк.
Артистлар, сүзләренең мәгънәсен аңламаса да, үпкә белдереп, Сания янына керә. Кыз тынычландыра, юата, хәл-әхвәлләрен белешә, сорасалар, кулыннан килгәнчә ярдәм итә.
Сугыш башлангач, доклад-агитация белән килүчеләр дә ешайды Күнгә. Шулай бервакыт республиканың танылган галиме килгән. Кояш системасы, андагы планеталар турында кызып-кызып сөйли бу. Ни өчен ел бар: җәй артыннан – көз, көздән соң кыш килә; нигә көн белән төн алмаша.
Авылда шундый хәйләкәр картлар була: алар синең белән бәхәскә керми, сорау гына бирә. Зур мәдрәсәләрдә белем алган Шаһимәрдан карт та шундыйлардан иде. Кыр эшеннән арып-талчыгып туры клубка кайткан чагы булгандыр инде, киемен дә салмаган, эш фуражкасын кулына тоткан. Гадәттәгечә, беренче рәткә үк Сания янына килеп утырган.
– Иптәш лектор, – ди бу, сез бик акыллы кеше күренәсез. Менә мин әле, караңгы төшмәсә, кырдан кайтасы да түгел идем. Уйладым-уйладым да Сезгә бер сорау бирергә булдым. Ярыйдыр бит?
– Ярый, ярый. Рәхим итегез.
– Нишләп ярамасын, – диешәләр Шаһимәрданның гадәтен белгән авылдашлары да.
– Сез менә әйтәсез, имеш, җирнең үз күчәре тирәсендә әйләнүеннән көн-төн алмаша. Имеш, ай да аннан һаман бер ераклыкта әйләнеп йөри. Заводта бик зур арканнар ясатып, Җирне башка планеталарга тарттырырга да әйләнми торган итмәскә булмый микән? Кояш гел безнең якка караса, американнарны катырып үтерәбез бит без. Аннан инде капиталистларны узабыз да узабыз.
Лектор аптырашта. Халык мыек астыннан гына көлә. Аның саен кулында фуражкасын әвәләгән Шаһимәрданны, сөйлә дә сөйлә, син беләсең, без – караңгы халык, дип котырталар.
– Иптәш лектор, көн яктысын арттыруның икенче юлы да бар дип уйлыйм. Айның үзен менә безнең каланча башына тарттырып булмасмы? Якындагы планета яктырак күренә, җылысының җиргә тәэсире зуррак була, дисез бит. Ну әле аңарчы каланча башын яңартырга кирәк, очындагы такталары искерә башлаган. Монысы инде менә авыл Сәвитенә карый, – дип, янындагы Саниягә төртеп күрсәтә.
Бу сорауга акыллы баштан ничек җавап бирәсең. Лектор:
– Кайтыр вакыт җитеп килә, җавапны икенче килешкә әзерләрмен, – ди. Шулай дип әйтә дә бу авылга башка килми.
Әлеге вакыйгадан соң Шаһимәрдан абзыйлары әллә ни гомер герой булып йөрде. Ул үзе лекторның әмрикәннәр хәзер совет ягыннан сугыша. Үзегез әйткәнчә, кояш Җирнең безнең ягында гына торып, аларга караңгы ясасак, ялгызыбыз гына мимечне җиңә алырбызмы дип әйтүен көткән икән.
Кеше арткан саен, борчуы да арта шул. Балет кешеләре ачлыкның ныгын күреп-тоеп килгәннәр, ахрысы. Һәрберсе тормыш авырлыгыннан, ашау җитмәүдән зарлана. Кемгә җитә ул ашау?! Әллә соң алар Мәскәүдә тәмлерәк, җитәрлек ашарга күнеккәнме? Алай дисәң, бик тә ябык күренәләр.
Балетчылар, килеп төшүләреннән берникадәр вакыт узгач, авыл тормышына күнегә башладылар, әмма дә ләкин колхоз эшенә ныклап кереп китә алмадылар. Шуларны, аларга бәйле мәзәк хәлләрне уйлап, Сания лапаска узды. Монда аларның язга чыгасы орлык бәрәңгесе саклана. Инде өй астындагысы беткән, бер-ике ашарлык булса да бәрәңге алып чыгыйм дип авызын ачса, исе-акылы китте: бәрәңгеләр базның бер почмагында гына ята.
Төште. Алмады. Ябылмый яткан бәрәңгеләр өстенә саламны яхшырак түшәде дә кире чыкты. Болай булгач, бакчаңның яртысы да утыртылмый кала дигән сүз. Эшне зурга җибәрмәскә, әйтми калырга да уйлаган иде, әмма яман гадәтнең таралып китүеннән курыкты. Колхоз рәисе белән киңәшеп, районнан тикшерү чакыртты. Милиционерлар мылтыклар белән килерләр, өй саен кереп тентеп йөрерләр дип һич кенә дә уйламаган иде. Бәрәңге артистлар яшәгән бер йорттан чыкты, тик кем аны әлеге ихатага алып кайтканы ачыкланмады. Хуҗалар, эз яшерергә теләп, «үзебезнеке» дип карасалар да, һичкем ышанмады, чөнки бәрәңгене өйдә, карават астында гына саклау гадәте юк иде. Ул елны Санияләр кышны көч-хәл белән чыкты.
Ачлык бер нәрсә, Зәйнулладан хат килми тору ачлыктан да яманрак икән. Әти-әнисеннән барып сорашу да уңайсыз, аңа әле вакытын кайдан табасың. Сания өстәл тартмасындагы папканы алды. Зәйнулласыннан өч ел буе килгән хатларның барысы да шушы папкага җыелган. Кыз аларны көн саен диярлек йокыга ятар алдыннан укый. Кырык беренче елны язган бер хатында ул Константин Симонов исемле рус шагыйре белән бер полкта хезмәт итүен, очраклы рәвештә шигырьләр укыган чагына туры килүен әйткән иде. Шуннан соң бераз вакытлар узгач, «Жди меня» исемлесенең «Правда» да басылып чыгуын язган. Зәйнулла шигырьне күчереп, Саниягә дә җибәрде. Соңыннан кыз аны, «Правда» газетасыннан табып алып, кисеп, әлеге хатлар арасына салып куйды.
Саниянең ишетүенчә, «Жди меня» Валентина Серова исемле бер артисткага атап язылган икән. Ленин комсомолы исемендә төп рольләрне башкаручы ди ул, ә Константин Симонов – ул катнашкан спектакльләрнең берсен дә калдырмаган, артисткага гашыйк яшь шагыйрь. Сугыш башланып, фронтка киткәч, әле кырык бернең июль аенда ук, «Жди меня» ны язып, сөеклесенә хат белән салган. Соңрак шигырьне иптәшләренә дә укып күрсәткән. Окоплар буйлап телдән-телгә күчеп йөргән «Жди меня» ны кырык икенең гыйнвар аенда соратып алып, газетада бастырганнар. «Правда» даны саклаганлыгын Зәйнуллага, кайткач, һичшиксез, күрсәтәчәк!
Кыз «Көт мине» не тәрҗемә итте дә куен дәфтәренә язып, чәчәкләр белән бизәп куйды. Алай гына да аз тоелды, күчереп, фронтта фашистлар белән сугышкан сөеклесенә дә җибәрде:
Көт син мине, һәм кайтырмын,
Тик бик тә көтсәң.
Көт син мине, сары яңгыр
Сагыш китерсә.
Көт син мине, кар бураса,
Көт, челлә җитсә.
Кичә онтып,
Башкаларны һичкем көтмәсә.
Көт, кайчан ерак җирләрдән
Хатлар килмәсә.
Көт, бергә көткәннәр, туеп,
Инде көтмәсә…
* * *
Зөлфирә белән серләр бүлешкәндә, әнисе, соңрак «Жди меня» шигыренең авторы Константин Симонов тарихын ахыргача ишеткәч, үзенә килгән бәхетсезлекләрдә шигырьне дә гаепли башлаган.
– Кеше язмышын шушындый матур бер шигырь яманга үзгәртә алырмы? – диде ул әнисенә.
Сания, бу сүзләрне көткән шикелле уфтанып:
– Язмышлар баштан охшаш язылган булгандыр инде, алайса… – дип кенә җавап бирде.
Серова белән Симонов бер-берсен яратып өйләнешсәләр дә аерылышалар. Ир башкага өйләнә, хатын, аны оныта алмыйча, озак еллар ялгыз яши, ахырдан, кире кайтара алмасын аңлагач, үз-үзенә кул сала. Өлкән яшьтә булмый әле ул. Бу вакытта шагыйрьнең Кисловодскида ял иткән чагы икән. Гаиләсенә сиздереп, озатырга кайтудан уңайсызлана, кабергә салырга дип, 58 кызыл канәфер чәчәге җибәрә. Инде картайгач, үләренә берничә көн кала, кызын чакырып ала да:
– Кичер мине, кызым, әниең белән булганнарның барысы да гомеремнең иң зур бәхете иде! – ди. Аннан: – Иң зур хәсрәте дә… – дип өсти.
Зөлфирә күзлегеннән караганда, әлеге язмышлар үзара охшаган да, охшамаган да. Бу шигырьдә дә ниндидер хикмәт бар! Анда кешенең үзен көткәннәрен тойганда сугышта да исән калганлыгы турында сүз бара. Ә бит сугышлар тынгач, көтәргә дә кирәк булмаган вакытта кеше кавышмаска, хәтта кавышса да аерылышырга мөмкин! Менә аның әнисе гомере буе көткән. Зәйнулла абыйсы шуңа исән дә кайткан булсын ди. Көтсә дә, аныкы булмаган ич ул! Аннан соң хәтта көткәнлеген, яратканлыгын да әйтергә куркып яшәгән!
Гаеплеме аның әнисе Сания-Зәйнулла мәхәббәтенең тарихы өзелүдә, юкмы – Зөлфирә кистереп кенә әйтә алмый. Өзелгәнме соң ул тарих? Кем өчен өзелгән, кем өчен юк? Әгәр сугыштан Зәйнулланы көтеп алса, аңа кияүгә чыкса, бәхетле булыр идеме Сания? Бу сорауга җавапны ничек дөрес бирәсең? Аны бер Алла гына белә. Әгәр Зәйнулла абыйсы да әнисен бер дә бер көнне Симонов хатынын ташлап киткән шикелле ташлаган булса?..
Зөлфирәнең әтисе Фәһим яратмаслык кеше идемени?! Төсе генә кара-кучкыл… Күзләре генә зәңгәр түгел… Чәчләре генә өлгергән шомырт кебек кара… Күк белән җир төсләре булган икән Зәйнулла абыйсы белән әтисе Фәһимдә. Икесе дә чибәр! Җир кебек кадерле, кирәкле, үзеңнеке… Күк кебек хыялга тартучан, язгы һава кебек сулышны киңәйтүчән… Алай дисәң, күктә яшь тулы болытлар да ага…
Фәһим Күнгә кырык өчнең җәендә кайта. Аягына снаряд кыйпылчыгы тигән дә, сугышка яраксыз дип кайтарганнар. Сания янына гел ярасын бәйләтергә йөри ул. Фельдшер кызны, әнисе сөйләвеннән чыгып, яхшы белә. Сания Фәһимгә өйдәгеләре исеменнән ай саен хат яза торган була. Үзеннән дә сәлам әйткәли. Сәламенә күрә җавабын да ала. Кайтып кергән көнне үк, Бибигөл апасы улы Фәһимнең ярамны үзең генә дә бәйли аласың инде диюенә дә карамый, Санияне күреп, бер уңайдан күңеленә кармак салып кайт әле дип, медпунктка җибәрә.
Фәһим бу сүзне чынга да алмый югыйсә, ә Саниянең матурлыгын күргәч, телсез кала. Икенче көнне дә килә ул аның янына, өченче көнне дә. Кызның әнисенә дә ошавы күңелен бигрәк тә җилкетә. Ике энесе сугыш кырында ятып калгач, аңа теләсә кемгә өйләнү ярамас, өйнең тынычлыгын җибәрмәслек, уңган да, булган да, итагатьле дә хатын алып кайтырга кирәк дип уйлый. Әнисе дә ике көннең берендә:
– Өйләнсәң, шуңа гына өйлән, яхшы кыз: хат та яза белә, – ди. – Хәзерге заманда белемле кеше кирәк, имеш, җитәкчеләргә гариза да яза алмассың. Йомышың төшсә дә, урында утырмагач, сүзең йөрмәс.
Саниянең башта фронтовик егеткә һич кенә дә исе китми, тәкъдименә каршы:
– Вәгъдәләшкән егетем бар! – ди дә тора.
Фәһим кайтканга ел уза, тик ул егет ни үзе күренми, ни хаты килми. Зәйнулланың җеп очын әниләре дә югалта. Бервакыт, кызның бәгырен телеп, Шәлегә аның хәбәрсез югалуы турында хат килеп төшә. Зәйнулла турындагы хәсрәтле хәбәр ел буе өмет өзми көткән Санияне әллә нишләтеп җибәрә. Шундый чакта чыкмасам, башым айныгач, мәңге ризалык бирмәм дип, янына кереп утырган, соң сүзен алырга килгән Фәһимгә кияүгә чыгарга ризалык биреп ташлый.
Никах укыла. Якыннарны чакырып, өстәлгә юклы-барлы ризык куеп, кечкенә генә туй да уздырыла. Туйлар узып, атна-ун көн дә үтми, Зәйнулланың әнисеннән Саниягә Шәлегә барган кешеләр аша инде икенче хәбәр килеп ирешә: Зәйнулла исән! Озак вакытлар контужен булып, телсез калып, кайдадыр лазаретта яткан, кемлеген белә алмаганнар, хәзер менә табылган, әлегә кеше кулы белән хат язып салган, ди. Күннекеләр дә үз чиратларында Саниянең башка берәү белән никахлашуын сөйли. Әни кеше шул көнне үк улына җавап яза…
Зәйнулладан Саниягә хат озак көттерми. Ул аңа сәламләшү сүзләре язмый, бары тик сөйгәне тәрҗемә иткән шигырьне урталай кисә дә икенче яртысын гына җибәрә:
Көт син мине, һәм мин кайтам.
…Көт син мине, кайтам юри
Бар үлемнәргә.
Кем мине көтмәгән – әйтер:
Уң килгән аңа.
Көтмәгәннәр аңламаслар:
Утлар астыннан
Син, шушы көтүең белән,
Мине коткарган.
Шигырьнең ахырына Зәйнулла болай дип язып куя: «Инде сугышта үлеп калырга да риза».
* * *
Кулына әнисенең тетрәндергеч хаты килеп кергәндә, Зәйнулланың лазареттан чыгып, фронт сызыгына килеп төшкән чагы иде. Әллә ничә көн туктаусыз сугышлар барган вакыт. Дөньялар тынды, гөрелтеләр узды дип, окопта җай гына ятып, кесәсенә салган хатны алды да, яктыгарак куеп, рәхәтләнеп укырга кереште Зәйнулла. Күршеләрнең бала-чагасыннан алып мәктәп-кибет хәлләренә кадәр язылган иде анда. Аларны укып чыгарга өлгермәде, күзенә икенче битнең астында Сания дигән сүз чалынды. Ашыгып-кабаланып, шул юлларны укырга тотынды. Кинәт, яшьләренә буылып:
– Ходаның бер язганы… – диде дә егет, иптәшләрен аптырашта калдырып, кырга чыгып йөгерде. Утырган урында сары биткә язылган, инде бөгәрләнеп ыргытылган хат кына калган иде.
Шулвакыт ут яңгыры башланды, дошман Совет армиясе алган позицияләрне артиллерия утына тота иде. Зәйнулла бар көченә әнә шул җәһәннәм астына ыргылды. Ул әле бер почмакка чапты, әле икенчесенә… Аннан, башларын тотып, чәрдәкләнеп беткән туфракка егылды.
– Ичмаса, пуля да алмый бит җанны!
Атыш тынгач, иптәшләре, окоптан чыгып, Зәйнулланы үзләре янына алып кайтты. Егетнең сөйләшерлек хәле юк иде. Ярсып-үксеп елады да елады. Окопташы Шәңгәрәй шулвакыт әйтә куйды:
– Ходай исән кайтсын өчен саклагандыр бүген сине. Димәк, кайтып, Санияң белән аңлашырга тиеш. Үзең дә, ел буе хат яза алыр хәлдә түгел идем, дисең бит.
Шәңгәрәйнең сүзләре Зәйнулланы үзгәртеп куйгандай булды. Ул ныклы карарга килгән иде:
– Кемгә чыккан булса да аертып алам мин аны!
…Зәйнулланы Сания иртән эшенә барганда күрде. Шәп киенгән. Хром итектән, гимнастёркадан. Яланбаш. Кырык бишнең җәй башы – инде сугыш бетеп, солдатларның әкренләп авылларына кайткан чагы.
Сания болай да егет медпункт төбендә сагаламагае дип шикләнгән иде. Аның кайтуы турында хәбәрне туганнары кичтән үк Казаннан алып кайтты. Казанка буендагы бер парк янында очратканнар. Бу хәбәрне ишеткәч, Сания аңын югалтып егылды. Әле дә ярый Фәһимулласы өйдә юк иде. Тиз генә нашатырь иснәткәннәр дә, суккалагач, тарткалагач, чигәләренә камфара мае да сөрткәч, керфекләрен күтәргән.
Зәйнулла күзенә чалынуга, Сания кирегә борылды да тиз-тиз өенә таба атлады. Фәһим таңнан ук Питрәчкә киткән иде, ишегалдына керүгә, олы капканың аратасын кечесен дә ябарлык итеп тартты. Капканы бикләгәч, каенанасы янына кереп, кире кайтуының сәбәбен аңлатмас өчен, мунча кырына терәп куелган урындыкка килеп утырды.
Менә капка астыннан хром итекләрнең башы күренде. Зәйнулла Сания ишегалдында утыра дип шикләнгән идеме икән, әкрен генә:
– Ач әле, – дип эндәште.
Хатын җавап кайтармады.
Солдаттан кайткан, беләгендә ут уйнаган егеткә нәрсә – ул да булмады, Зәйнулла койма аша ишегалдына сикереп төште. Төшүен төште, әле генә бик батыр булып кыланган Зәйнулла үзендә тел әйләндереп әйтерлек көч тә тапмады. Бераз торгач:
– Исәнме, Сания, – дип кенә эндәште.
– Исән-имин кайттыңмы, Зәйнулла?
– Менә күреп торасың. Авыл Советы рәисе итеп куйганнар икән.
– Әйе.
– Яхшы булган.
– Ирләр кайтты бит. Алмаштырырлар инде. Минем өчен авырулар карау яхшырак.
Сүз гел эш тирәсендә бөтерелде, Зәйнулла үзе җавап ишетергә теләгән сорауларны ничек бирергә дә белмәде. Анысын сорады, монысын, аннан саубуллашкан кебек итенде дә капкага атлады. Учы белән сугып кына аратаны этте, кече капканы ачты һәм, борылып Саниягә карагач, бик кискен итеп:
– Дүрт балаң булса да аерып алам мин сине! Уйлый тор! – диде.
Бу хәлләрнең барысын да Бибигөл карчык тәрәзә аша күзәтеп торган иде.
«Чәй эчеп, хәл алып чыгыйм» – дип кергән Саниядән бернәрсә турында да сорашмады, иллә-мәгәр кичен, түкми-чәчми, Фәһимгә сөйләп бирде.
Шуннан соңгы килүендә Зәйнулла инде, әрсезләнеп, көндәше өенә төшмәде. Елкылдап торган шәп атын медпункт коймасына бәйләде дә хатынның үзе янына керде. Керде. Тәрәзә каршындагы өстәлнең икенче башына килеп утырды. Исәнләштеләр. Берни әйтмичә, бер-берсенә карап тора бирделәр. Ярый әле, төшке аш туры, медпунктка килүче-китүче беткән иде.
Сүзсезлек авырлыгын күтәрә алмаган Сания тәрәзәгә күз салды. Зәйнулла да шунда борылды. Аннан, җилкәсенә салам күтәреп, чабаталы Фәһимнең кайтып барганы күренде. Тормышларының авырайган чагы иде. Зәйнулланың әле фронттан кайткан киемнәре өр-яңа, аягында да – шәп итек. Тормыш йөге тартмагач, үзе дә яшь егет кебек…
Зәйнулла сөйләшми утырудан үзе дә ялыкты булса кирәк. Торды. Чыгып китте. Чыгып киткәндә тагын:
– Дүрт балаң булса да аертып алам мин сине! Ялгыз чагыңда уйлый тор! – дип кабатлады.
Зәйнулла Санияне көннән-көн ныграк эзәрлекли башлады: районга чыгып китсә дә, ишетеп артыннан бара, Сабантуй, җыен ише бәйрәм булып, болынга төшсә дә, янына килеп баса. Ел арты ел узса да, инде чынлыкта да әни кешенең итәк тулы баласы булса да, бу эзәрлекләү кимемәде. Өйләнмәгән Зәйнуллага кеше сүзе чүп кенә иде, ә менә Сания турындагы гайбәтләр, бер гаебе булмаса да, хатынның йөрәгенә кан саудырды.
Иң авыры Фәһимгә булгандыр. Ул боларның барына теш кысып түзде, хатынына бер авыр сүз дә әйтмәде. Яраткан егетеннән аерып, мәҗбүриләп диярлек, киләчәгенә өмете киселгән бер вакытта кияүгә алган иде бит ул аны үзе дә! Алай да Фәһимне Зәйнулланың соңгы кыланышы чыгырдан чыгарды.
Бервакыт Күн авылы кибетенә килгән бу. Сания балалары да шул тирәдә уйнап йөри икән. Кибеттән кәнфит алып чыгып өләшкән үзләренә. Киткәндә, олысына – Габделбәренә:
– Әниегезгә әйтерсез, Зәйнулла абый безне дә, сине дә ярата, диярсез, менә моны аның үзенә бирерсез, – дип, күз явын алырлык яулык сузган.
Шушындый шәп егетнең аларны сыйлавы балаларга ошаган. Биш яшьлек Галигә бигрәк тә. Кайтып кереп, әнисенең кулына теге яулыкны тоттырганда, абыйсына карап:
– Зәйнулла абый безнең әти булса, гел кәнфит кенә ашалыек… Име, Габделбәл… – дип әйтеп салмасынмы.
Ачуы чыккан Сания үзе дә сизмәстән малайны этеп җибәрде, тегесе чүт урындык почмагына бәрелмәде. Хатын, еламасын өчен, башын сыпыргандай итте дә, мич авызын ачып, яулыкны янып яткан учакка ыргытты. Гали үпкәләде. Үзенә кирәк булмаса, әнисе яулыкны әбисенә бирә ала иде. Аннан Гали берәр нәрсә ясаса соң, абыйсыннан ясатса…
Зәйнулланы шуннан соң Сания күрмәде. Бераздан, өйләнгән икән, дип сөйләделәр. Саниягә охшаган кыз алган, имеш. Соңрак тагын хәбәрләр килеп иреште: кыз баласы туган да, Зәйнулла Сания дип атаган. Исем кушарга чакыртылган абзый Сания белән бер дә килешмәгән, аны икенче балага кушалар, дигән. Зәйнуллада кирелек җитәрлек. Барыбер үзенекендә торган. Шулай… Шәледә менә Саниянең тагын бер адашы үсеп килә… Ходай исәнлек бирсен үзләренә, бәхеттән аермасын…
Саниягә ул чакта бәхетне үзләренә сорарга кирәк булган икән. Зәйнулла өйләнүен өйләнде, тик гайбәтләр кимемәде. Җитмәсә, Фәһимнәрнең почта ящигына кемдер гел хат ташлап китә. Өйдә тәрәзәдән карап утырырга, кешесен күреп калырга инде Бибигөл карчык юк… Хатны бит аны төнендә ыргытырга була. Зәйнулла бу эшләр белән аңгыраймас, андый түбәнлеккә төшмәс, Санияне ирләр белән йөри дип пычратудан аңа ни файда? Шундый хатынны яраткан икән, үз исеме дә төшә бит. Шул хакта Зөлхәбирәгә күңелен ачып салган иде:
– Алаен алай да… – диде аңа шулчак күршесе. – Дүрт балаң булса да аертып алам, дигән бит. Аертуын да аертыр, тик менә өйләнер микән?.. Инде яратып түгел, сиңа үчегеп яши башлаганга охшаган.
Ничек яратмасын?! Зәйнулламы?! Анымы?!
Саниянең карашыннан Зөлхәбирә әйтелмәгән бу сүзләрне укыган, ахрысы:
– Яратуның да бер чиге бар. Мин дә яратам дип әйткәнең бармы соң үзенә? Һаман ябык капкага килеп төртелсәң, башың нык авырта башлый ул. Зәйнулланың да шулайрак булмагае. Инде капканы аяк тибеп ачасы килгән чагыдыр.
Юк, Зәйнулла, чын-чынлап яратса, алай эшләмәс. Менә Сания аның турында начар сүз әйтү түгел, уйларга да курка. Иреннән дә әйттерми, кешедән дә. Зәйнулла белән аралашмый-күрешми, хәтта белешергә дә теләми югыйсә.
– Әгәр Фәһимең булмаса, әгәр Фәһимең әйбәт булмаса…
– Әйтеп бетер, Зөлхәбирә!
– Син Зәйнуллага чыгар идеңме соң?..
Саниянең күз аллары караңгыланып китте. Шулай да үзен тиз генә кулга алды. Зөлхәбирәнең сүзен ишетмәгәнгә салынып дәшмәде.
Балаларының атасын – Фәһимне дә түбәнгә төшерергә теләмичә, бик хөрмәт итеп яши иде ул. Хөрмәт итеп?.. Зәйнулланы хөрмәт итеп яшәр идеме икән, элеккечә яратыпмы? Тфү, тфү! Әйтмәгәнем булсын, уемны җил алсын!
– Сания, дим, Фәһимгә чыкмасаң, Зәйнулланыкы булыр идең бит син, моны кем дә белә!
– Белә дип…
– Менә шул: андый көчле ярату онытылмый ул. Оныткан булып кыланасың гына син. Зәйнулла онытмаганны, син онытасыңмы соң!
Зөлхәбирә, миннән дә сер яшерәсең инде дигән кебек, ачу беләнрәк Санияләр турыннан китте дә барды.
Әйе, кешедән түгел, үзеннән дә әллә кайларга яшереп куяр иде ул серләрне Сания. Аңа гаилә тынычлыгы кыйммәт. Балаларның үз аталары белән үсүе кыйммәт. Зәйнулланы мин-минлек йөртә. Яратса да, сабырланырга вакыт. Сөйгәннәре белән кавышмаган бер алар гына түгел.
Сания дә үзләренә кереп китте. Соң иде инде. Капканы ябып йокласаң да ярыйсы, тик менә картының гына юклыгы… Фәһим нишләп озаклады соң? Кибеттән бер ярты алып, баҗамны күрәм әле дип, түбән якка төшеп киткән иде. Баҗаларында бу гомер нишләргә кирәк? Кечкенә балалары бар. Бөтенесенең дә иртән укырга китәсе, хатынына – эшкә…
Бу Фәһим дә соңгы араларда эчеп ала да, күрше Зөлхәбирә шикелле, кемне яратасың дип аптырата. Бик, сине генә, дип әйтәсе дә үзенә, иренең шулай соравы ошамый Саниягә. Шикләнгән, гайбәтләргә ышанган кебек. Бу, җитмәсә, почта ящигыннан хат килеп чыккан саен кабатлана. Элек андый нәрсәләрне юк-бар санаган Фәһим, әнисе Бибигөл үлгәч, әллә нишләде, башына бер уй кертә дә һич чыгармый, яндагыларны да шуның белән тинтерәтеп бетерә.
Туктале, булмаса, әниләре йортына үзе төшсен. Анда хәзер икенче буын туганы Гайшә белән ире яши. Эче пошканда, Фәһим «баҗа» да «баҗа» дигән булып, шуларга сугыла.
Капканың тыш келәсен элде дә Сания түбән очка атлады. Барып җитәргә дә өлгермәде, Мәликнең Фәһимне, өстерәп, үзләренә алып кайтканын шәйләде. Килеп җиттеләр. Эңгер-меңгер булса да, Фәһим киемнәренең канга батканлыгы ачык күренә иде әле.
– Ни булды сиңа, Фәһим? Нишләттеләр?
Саниянең соравына Мәлик:
– Туганый апа, урамда кычкырышмыйк, кергәч сөйләшербез, – дип җавап кайтарды.
Сания бер-бер көтелмәгән хәл булганлыгын аңлап телен тешләде.
Фәһимне, балаларны куркытмыйк дип, ак келәткә кертеп салдылар. Кечкенә генә миче бар иде, учак тергезделәр. Мәликнең сөйләгәненнән Саниянең чәчләре үрә торды.
Фәһим, яртысын кыстырып, баҗаларына төшкән дә, сүзгә сүз ияреп, мәҗлесләү озаккарак сузылган. Ул ара Мәлик тә үзе генә белгән җирдән бер яртыны тартып чыгарган. Гөнаһ шомлыгына, бу вакытта тәрәзә каршысыннан ике егет узып бара икән. Авызына кергәч, Фәһимнең юмартланып, кунакчылланып китү гадәте бар. Моны белгән Мәлик:
– Чакырып керим әле шуларны, – дип, урамга чыгуына каршы төшмәгән. Алай да, борчылып, тәрәзәгә карап тора башлаган.
Аракылы табынны һич сөймәгән Гайшә булып Гайшә Мәликкә:
– Алып керсә керер инде, эчең пошмасын, – дигән.
Егетләр Фәһимнең салмышлыгыннан баҗаларның эчеп утырганын аңлаган. Чакырырга түгел, болай гына чыккан дип уйлап, дәшкәнен дә көтмичә, берсе:
– Нәрсә үзегез генә утырасыз, безгә дә өлеш чыгармыйсыз? – дип, шунда ук Фәһимне кыйнарга тотынган.
Ул да төшеп калганнардан түгел. Егетне эләктерергә, кулларыннан каерырга маташа икән. Инде шулай эшләдем генә дигәндә, тегенең дусты читәнне кубарып алган да Фәһимнең башына китереп кундырган.
Фәһим егылган. Башыннан кан киткән. Тәрәзәдән баштарак түзеп-күзәтеп кенә торган Мәлик баҗасы үлде дип уйлаган. Балтасы мич буенда гына тора икән, урамга шуны күтәреп йөгергән. Килеп тә җиткән, Мәликкә читән белән сукканы өстенә, типкәли үк тә башлаган егеткә балта түтәсе белән кундырган. Инде анысы аңын югалтып егылган. Эшнең болайга киткәнен күргәч, иптәше айныган, егылганын, өстерәп, аргы урамга алып кайтып киткән.
Имгәнгән егет төн эчендә үлгән, ә Фәһим, бернәрсә булмагандай, аягына басты. Эшнең шулайга китәсен белгән кебек, таң атуга ук, кем хәбәре беләндер Фәһимнәр өенә милициядән килеп төштеләр дә, кулларына тимер зынҗырлар кидереп, районга алып киттеләр. Сорау алгач, Мәлик белән икесен туп-туры Казанга җибәргәннәр, дигән хәбәрен генә алды Сания.
* * *
Фоторәсемле бүлмәдә торган олы сандыкның бер тартмасында суд кәгазьләре әле дә саклана. Нәрсәгә сакларга аларны, йә?! Әнисе белгәндер инде… Ире Фәһим белән Мәлик кияүләренең үзләре чыгып сугыша башлады дигән ялган шаһитлау аркасында, бик озакка утыртылуларына үкенеп, эчтән янып сөйләгән иде ул. Шуларның берсе Шәле Зәйнулланың Күндәге чыбык очы булган, имеш.
Мәликне – унике, Фәһимне ун елга утыртканнарын ишеткәч, әнисе Ворошиловка хат яза. «Әтием Сезнең кул астында хезмәт итте, мин авылда иң җаваплы урыннарда эшләдем, сез амнистияләр өчен җаваплы икәнсез, иремне коткарыгыз әле», – ди. Хөкүмәт башлыгыннан мәгънәсез кәгазь кисәге дә килми.
Килергә, маршал Климент Ефремович Ворошилов үзе дә Сталин репрессияләренең башлап йөрүчесе булган бит. Әнисе шушы кешегә ничек ышаныч-өмет белән карый алган?.. Ул 1953–1960 елларда СССР Югары Советында Президиум белән рәислек иткән. Аның сүзеннән нәрсәдер торган бит инде?! Тик менә миллионлаган кешеләрнең гозерле хатлары андый зур җитәкчеләргә барып җитә микән – Зөлфирә шуны белми.
Аңа менә, әтиегезнең дүрт баласы арасыннан иң яратканы син идең, диләр. Шуңамы, Воркутгулагка этап белән җибәрелер алдыннан, төрмәгә дә ул аны гына чакырта. Ичмаса, анысын булса да күреп калыйм, ди.
Зөлфирә төрмәне томанлы гына хәтерли. Дүрт яшьлек баланың исендә ни калсын? Ашаган тәмле ризыгы инде. Төрмә кешеләре, Зөлфирә килгәнне белгәч, кәнфит ише нәрсәләр чыгаралар. Шулвакыт, әти, монда гел тәмле нәрсәләр генә ашаталар икән, мин дә төрмәдә калыйм әле, дип елаганын ачык хәтерли. Әллә хәтерли, әллә кешеләр гел исенә төшергәннән хәтеренә сеңеп калган?.. Әнисенең, сеңелләре турында көлеп сөйләгәнен чынга алып, анда кием дә, кәнфит тә акчага түгел, әтигә рәхәт икән, дип, соңрак абыйлары күршеләренә кереп әйткән. Аларның берсенә – алты, икенчесенә җидедән артык яшь булган.
Зөлфирә шул чагында беренче тапкыр тимер карават күргән икән дә, тик анысын хәтерләми. Утырган саен ишелә дә төшә икән карават, рәтләгәч, тагын җимерелә икән. Монысына Зөлфирә: «Калаватлалы бел дә тәтәй түгел», – дигәнме шунда.
Кызык тоела инде хәзер. Сабыйлар сүзе һәрвакыт кызык кебек тә бит. Зөлфирәнеке менә кызык та, кызганыч та. Әтиләре төрмәдән кайтканда да өйләрендә сәке генә иде әле.
Мәлик белән Фәһим икесе ике җиргә эләгә. Озакламый әтиләреннән – Воркутадан – хат килеп төште. Монда тормыш ярыйсы, әлегә зарланырлык түгел, ач булсаң, җәйләрен мүк җиләкләре җыярга була икән… Әнисе шул кичне тәрәзәдән төшкән ай яктысында атагыз, мүк җиләген җыеп ашасаң була, дип сөенгән, ул да булдымы яхшы тормыш, дип еламсыраган иде.
Әле соңрак, еллар узгач, Ворошиловны миһербансыз дип сүгеп, Бериядән юкка гына курыкмаган икән, үзе дә бер юньсез булган, дип, аның турында бер русча такмазаны такмаклап утырганын хәтерли Зөлфирә. Берияне кулга алуда катнашкан Ворошилов турында халык шушындый җыр чыгарган булган, имеш:
Цветёт в Тбилиси алыча
Не для Лаврентий Палыча,
А для Климент Ефремыча
И Вячеслав Михалыча.
Әтисенә төрмә срогын кыскартырга да, амнистиягә эләгеп, иртәрәк кайтырга да язмаган булып чыкты. Барысы да Фәһимнең Саниягә «Аюлар оясы» дип аталган шәһәрдән – Воркутадан моң-зарлы хатлар язмавына сөенеп яшәде, яшәде, көтте… Тундрада, мәңгелек туң җирләрдә кышын да, җәен дә поляр балкыш, җылы көннәр ике ай чамасы гына, дип язган әтисе.
Хәзер Зөлфирә белә: утызынчы еллар башында ташкүмер табу-чыгару өчен төзелгән бистәнең рудник-шахталарында төрмә урынына сөргенгә җибәрелгәннәр эшләгән. Бараклар арткан саен, эшче посёлоклары зурайган да, илленче еллар башында берләшеп, зур бер калага оешканнар. Башта – Ухтпечлаг, аннан Воркутгулаг дип аталган лагерьны бөтен СССРга тоткыннарның 1953 елгы күтәрелеше таныта.
Фәһим Саниягә язган бер хатында, мондагы баракларда җитмеш өч мең тирәсе мәхбүс яши дигән сүзләр йөри, ди. Тоткыннар белән бергә үз теләкләре белән эшкә ялланучылар да шахтага төшә, күмер чаба икән, шулай да авыррак эшне тоткыннарга эшләткәннәр. Әтисе шунысына сөенеп бетә алмый – аз булса да, хезмәт хакы бирәләр үзләренә. Кайтса, күчтәнәчләре буласы… Ул хат та суд кәгазьләре арасында саклана торгандыр әле.
1953 елда Сталинның үлеме бөтен каторжаннарны аякка бастыра. Кемдер амнистиягә өметләнә, кемдер – ашау яхшыруга, кемнеңдер лагерьда кешелекле мөнәсәбәт күрәсе килә. Җәзага тартылганнарга шул елның мартында Берия ясаган доклад турында да хәбәр барып ирешә. Ул, биш елга кадәр утыртылганнарга амнистия буенча азат итәргә, башкаларының срогын ике мәртәбә кыскартырга кирәк, ди. Шушы хатка өметләр, башка сәбәпләр җәен тоткыннар күтәрелешенә шарт-сәбәп була да инде.
Соңыннан төрмәдән кайткан әтисенең сөйләвенә караганда, әлеге күтәрелеш, кайберәүләр күрсәткәнчә, бары тик тоткыннарның ирек өчен көрәше белән генә дә бәйле булмаган. Монда уголовниклар белән сәяси тоткыннар каршылыгы да үз эшен эшләгән. Дөрес, анда егерме меңләп политтоткын катнашкан. Шуларның күбесе Украинада һәм Балтыйк буе Республикаларында Совет властен кабул итмәгән, сугыш вакытында Совет армиясенә каршы көрәшкән партизаннар булган икән. Эш шунда: бу кешеләрне, сөрген сроклары беткәч тә, гадәттә, кайтармаганнар, «ирекле эш» кә калдырганнар, һәм алар «үз теләкләре белән» шул җирләрдә үлеп кала барган. Әлеге тоткыннар, амнистия буенча срок кыскартып кына калмыйча, шахта хезмәтенә шушы рәвешчә ялланып эшләү законын бетерүне таләп иткәннәр дә инде.
Фәһим кем булсын – төрмәчеләр арасында «кеше үтерүче» инде. Восстание оешып килгәнне сизеп, аларның барагындагыларны күзәтче җитәкчеләр канкоеш оештырырга котырта. Алдагы көнне ике барак арасында рудникта юк кына тарткалаш булып ала. Шуны сылтау итеп, җинаятьчеләрнең берсе, үзара кычкырышта катнашканы, иптәшләрен сәяси тоткыннар өстеннән лагерь җитәкчеләренә яла белән барырга котырта.
Күтәрелеш бастырыла. Бу кеше үтерүчеләр белән юкка гаепләнгәннәр арасында каршылыкның артуына гына китерә. Июльнең иң җылы бер көнендә Украинадан сөрелгән бандерачы иптәшләрен әләк-чәләкләре өчен дошман барагына ут төртергә, чыккан бар кешене суеп барырга котырта. Бу сүзләрне сәясиләр арасындагы танышларыннан ишеткән Фәһим иптәше белән башка бараклар янына качып котыла. Аларның барагы янып, кешесе үлеп бетә, үтерүчеләр җинаятькә тартылмый. Фәһим Ходаның рәхмәте белән балаларының бәхетенә исән кала.
Соңыннан, инде Зөлфирә институтта укыган вакытта, таныш галимнәремне сорап, архивлардан эзләттем, бер барак кешенең янып бетүе турында ник бер сүз булсын диделәр, дип сөйли торган иде әтисе.
Тоткыннар эшкә чыкмый, лагерьдан качу омтылышлары ясый, һаман саен амнистияне тизләтүне таләп итә. Ахыр чиктә аларның кайбер таләпләре үтәлә, әмма бик күпләр, шул исәптән Фәһим дә, амнистиягә эләкми кала. Инде күбрәк сәяси тоткыннарны азат итүне хуп күрә башлыйлар. Баш күтәрүдә актив катнашкан барактагыларның, оештыручыларның срогын тагын да арттыралар. Күтәрелеш вакытында бик күп кеше үлсә дә, газеталарга, Мәскәүгә аларның саны киметелеп күрсәтелгән хәбәрләр китә. Шушы восстаниене бастыру вакытында утлы коралдан кырык ике кеше үлде, йөз утыз сигезе яраланды, дип белдерәләр. Әтисенә әнә шулар билгеле була.
Рам эчендәге бер рәсемдә – Фәһимнең 1963 елны төрмәдән кайткан көнге сурәте. Ябык. Күзләре эчкә батып кергән. Йөзендә – елмаю. Янында әнисе белән Зөлфирә басып тора.