Читать книгу Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки - Ризаэтдин Фахрутдин - Страница 3

Кереш сүз[1]

Оглавление

Укучыга тәкъдим ителә торган бу китапта мәшһүр галимебез Ризаэтдин Фәхретдиннең әлегә кадәр матбугатта басылмыйча, кулъязма рәвешендә сакланган «Болгар вә Казан төрекләре» исемле хезмәте зур урын алып тора, һәм китап шул исем белән аталды да. Әлбәттә, бу хезмәтеннән тыш аның халкыбыз, мәдәниятебез тарихына, мәдәниятебез тарихында күренекле урын тоткан шәхесләребезгә, шулай ук рухи мәдәниятебез тарихына караган әсәрләре кертелде. Аларның кайберләре генә матбугатта басылган.

Әсәрләрне хронологик тәртиптә урнаштыру дөрес булыр дигән караштан чыгып эш ителде һәм шунлыктан халкыбызның борынгы тарихына бәйле булган «Болгар вә Казан төрекләре» дигән әсәрдән башлап кителде. Бу кулъязма әсәр шул исемдәге беренче кисәктән һәм борынгы кабер ташлары, төрле чорда, төрле урында сугылган тәңкәләр, халкыбызның тарихын өйрәнергә ярдәм итә торган башка чыганаклар турында язылган кисәкләрдән тора.

Р. Фәхретдин бу хезмәтен күптөрле тарихи чыганакларга, үзе язып барган язмаларга, Диния нәзарәте архивында булган рәсми кәгазьләргә таянып язган. Аңа «Болгар вә Казан төрекләре» дип исем биреп, «Төрек милләте – безнең үз милләтебез, без төрек милләтеннәнбез» ди. Ләкин милләтнең атамасын без бүген аңлаган, Төркиядә яшәүче «төрек халкы» мәгънәсендә түгел, ә «төрки халык» мәгънәсендә аңлата. Ул төрек кавеменең бик борынгы һәм бик шөһрәтле, түзем, чыдам, төпле, нык бер халык булганлыгы һәм күп җирләрдә таралып яшәүләре турында яза. Р. Фәхретдин, «төрек» атамасын киң мәгънәдә кулланып, төрек милләтен өч төркемгә аера: 1. Төшлек төрекләре. 2. Көнчыгыш төрекләре. 3. Шималь төрекләре.

Төшлек төрекләренә бүгенге Анатолия һәм Урта Азиядә, Кырым һәм Кавказ, Иран һәм Төркиядә, шушы урыннарның төшлек тарафларында һәм Африканың кайбер урыннарында гомер сөрүче төрекләр керә дип күрсәтә.

Көнчыгыш төрекләренә Төркестан һәм Фирганә, Бохара һәм Харәзем, Кытай һәм Әфган, Кыргыз һәм Казах төрекләрен кертә.

«Төн (төньяк) төрекләре, ягъни шималь төрекләре, – әүвәлге ике бүлемнән башкалар», – ди ул. Себер һәм Уралда, Идел, Дон һәм Җаек буйларында, шушы суларга коя торган елга үзәннәрендә гомер сөрүче төрекләрнең һәммәсе шушы өченче бүлемгә керә.

Р. Фәхретдин: «Болгарлар (иске болгарлар, олуг болгарлар) – шул өченче бүлем төрекләренең ерак бабалары һәм, дөрестән дә, үзләредер», – ди. Ул: «Һуннар – Сибириядә Уртун (Һун) елгасы яныннан Дон буйларына, аннан Идел һәм Урал буйларына күчеп килгән төрекләрдер. Болар, шушы урыннарга килгәннәреннән соң, җирле төрекләр белән аралаштылар һәм көчле бер хөкүмәт (Болгар хөкүмәте төзеделәр)», – дип яза.

Бу китапка кертелгән икенче бер хезмәт – әле матбугатта басылмаган һәм Россия Фәннәр академиясе Урал Фәнни үзәге Башкортстан тарих, тел һәм әдәбият институты архивында сакланган кулъязма әсәр. Ул – халкыбызның борынгы Болгар чоры тарихын, этнографиясен, рухи мәдәниятен өйрәнү өчен бердәнбер кыйммәтле чыганак – Әхмәд ибне Фазланның сәяхәтнамәсе. Мәгълүм булганча, Әхмәд ибне Фазлан – Багдад хәлифәсе әл-Моктәдир биллаһ тарафыннан Борынгы Болгарга ислам динен өйрәтү һәм мәчетләр салдыру, шулай ук кальгалар төзетү өчен җибәрелгән илчелектә мәсьүл сәркатип вазифасын башкаручы мәшһүр гарәп галиме, сәяхәтче, тарихчы, язучы. Ул әлеге сәфәрендә Багдадтан чыгып киткән көннән башлап Болгар дәүләтенә килеп җиткәнче нинди мәмләкәтләр аркылы үтеп килгәнен, ниләр күргәнен һәм ниләр ишеткәнен язып калдыра. Бу сәяхәтнамә – борынгы Болгар чорына караган һәм шул чорны дөрес итеп тасвирлаган чыганакларның сакланып калганнарыннан бердәнбере. Әлбәттә, ул безнең көннәргә күчермә кулъязма рәвешендә килеп җиткән, һәм анда шактый гына кыскартулар да булган.

Якут Хәмәвинең (һиҗри белән 626, милади белән 1229 елда вафат булган) халкыбызның борынгы тарихына караган «Мөгъҗәмел-бөлдан» («Илләр сүзлеге») китабы мәгълүмдер. Ризаэтдин Фәхретдин Ибне Фазлан сәяхәтнамәсенең бераз кыскартылган нөсхәсен әлеге «Мөгъҗәмел-бөлдан» китабыннан тәрҗемә итә. Шунлыктан моны Ибне Фазлан сәяхәтнамәсенең тулы нөсхәсе дип йөртү дөрес булмавына безнең игътибарыбызны юнәлтә.

Мәгълүм булганча, безгә әлегә кадәр Ибне Фазлан юлъязмасының 1939 елда «Путешествие Ибн-Фадлана на Волгу» исеме белән рус телендә басылып чыккан тәрҗемәсе генә билгеле иде. Р. Фәхретдиннең бу кыйммәтле тарихи чыганакны тәрҗемә иткәнен без әле белми идек. Аның бу кулъязмасы Уфада югарыда телгә алынган архивта саклана һәм әле моңарчы бер тапкыр да матбугатта басылмаган.

Р. Фәхретдин, бу язманы тәрҗемә иткәндә, коры тәрҗемә белән генә шөгыльләнми, тирән мәгълүматлы галим буларак, теге яки бу мәсьәләгә ачыклык, төгәллек кертеп, искәрмәләр һәм шәрехләр дә биреп бара. Аның гарәп телен камил дәрәҗәдә белеп тәрҗемә итүе һәм бик урынлы, мәгънәле бирелгән искәрмәләре бу юлъязманы Р. Фәхретдин үзе язган кебек тәэсир калдыра.

Китапка кертелгән әсәрләрнең тагын берсе – «Ибне Баттутаның Дәште Кыпчакка сәяхәте». Ибне Баттута – XIV гасырда яшәгән һәм сәяхәт иткән, сәяхәте вакытында Болгар мәмләкәтенә дә килеп чыккан мәшһүр гарәп сәяхәтчесе. Бу әсәр XIV гасырның урталарында Идел буенда урнашкан Алтын Урда ханлыгының, Дәште Кыпчак далаларының ничек яшәвен күз алдына китереп бастыра. Әгәр Ибне Баттута узган юлны картага төшерсәң, аның гаҗәеп күп җирләрдә булганлыгын күреп булыр иде. География һәм тарих фәннәренә бөтен гомерен багышлаган, мөселман илләрен бер башыннан икенче башына кадәр йөреп чыккан Ибне Баттутаның исеме борынгы гарәп китапларында телгә алынмавына Р. Фәхретдин бик гаҗәпләнә. Аның исемен һәм сәяхәтнамәсен дөньяга таратучылар фрәнкләр булуын ассызлыклап күрсәтә.

Бу зур күләмле сәяхәтнамә белән танышкач, халкының тарихын өйрәнү эшенә бөтен гомерен багышлаган Р. Фәхретдинне бер нәрсә борчый: ул да булса Ибне Баттутаның Дәште Кыпчакта һәм Болгар дәүләтендә кайсы елларда йөрүе. Галим моны безнең өчен иң әһәмиятле нәрсәләрнең берсе булуын әйтә, ләкин сәяхәтнамәнең үзендә моңа ачык җавап булмавына һәм сәяхәтченең бу җирләрдә йөргән елларын үзе сөйләмәвенә көенә. Игътибар беләнрәк өйрәнеп карагач, ул Ибне Баттутаның Дәште Кыпчак һәм Болгарда һиҗри белән 734, милади белән 1333 елда йөргәнлеген исәпләп чыгара.

Р. Фәхретдин бу сәяхәтнамәдә дә бит саен бик күп аңлатмалар, искәрмәләр, төзәтмәләр биреп бара һәм, андагы төрлелекләргә пошынып, Ибне Баттута тарафыннан сөйләнгән вакыйгаларның дөрес булуына шикләнә. Әмма мондый кыйммәтле тарихи чыганакның әлегә кадәр тәрҗемә ителми торуына аның йөрәге әрни.

Сәяхәтнамә башка исемдә булса да, Р. Фәхретдин аны үзенчә үзгәртә һәм китапка «Ибне Баттутаның Дәште Кыпчакка сәяхәте» дигән исем куя. Укучыны сәяхәт юлыннан, эзлеклелек һәм мәгънә ягыннан читкә җибәрмәс өчен, әсәрнең структурасын да үзенчә төзи.

Р. Фәхретдин, бу әсәрне тәрҗемә иткәндә, сайлап, үзе мөһим дип санаган урыннарын гына ала. Шикле урыннарын, шикле сүзләрен мәгънә агышына, сүз уңаена карап тәрҗемә итә. Кайбер шикле җөмләләрне үз гыйбарәләре белән сызык астына төшереп, аларга аңлатмалар биреп бара, искәрмәләр ясый. Кыскасы, үз әсәре кебек эшләп, иҗади тәрҗемә итә. Бабларның исемнәрен һәм саннарын, җәягә алынган җөмләләрне, сызык астындагы аңлатмаларны үзе эшли.

Шулай итеп, зур күләмле әсәрдән халкыбызның борынгы тарихына караган урыннарын гына сайлап алып, Р. Фәхретдин хәзерге заман тарих фәне өчен гаять кыйммәтле чыганак бастырып чыгара. Шул кечкенә генә күләмле хезмәттә без борынгы бабаларыбыз турында нинди генә кызыклы мәгълүматлар тапмыйбыз: күчмә кабиләләр булып яшәгән кыпчакларның дала тормышы, аларның үзара мөнәсәбәтләре, кием-салымнары, бизәнү әйберләре, диннәре, гыйбадәт кылулары, шул чорның азык-төлекләре, гореф-гадәтләре турында һәм тагын әллә никадәр гаҗәеп кызыклы һәм кыйммәтле этнографик мәгълүматлар алабыз.

Р. Фәхретдин «Ибне Баттутаның Болгар шәһәренә сәфәре» дигән бүлектә сызык астында биргән аңлатмасында бу китапның Ш. Мәрҗани иҗатында да чагылыш тапканын әйтеп уза. Аның фикеренчә, Ш. Мәрҗани үзе бу хакта берни язмаса да, кайчандыр, кайдадыр күчереп алып, «Мөстәфадел-әхбар…» һәм «Назурәтел-хак…» әсәрләрен язганда шуларны файдаланган булып чыга.

Әмма Ибне Баттута үзенең Болгарда булуы турында бик аз мәгълүмат бирә. Бу уңайдан Р. Фәхретдин чын күңелдән ризасызлык белдерә. Бу вакытта Дәште Кыпчак хөкүмәтенә буйсынганлыктан, Болгар шәһәренең әүвәлге көче һәм шөһрәте беткән була. Ибне Баттутаның Болгар шәһәре хакында кыска язуы да шуңадыр дип фараз ителә. Китабының төп фасылы булмаган «караңгы мәмләкәт» хакында шулкадәр җентекләп язганчы, Болгар мәмләкәте турында бераз тулы мәгълүмат биргән булса, безнең өчен бик кыйммәтле бер ядкяр калдырган булыр иде, ди Р. Фәхретдин.

Ничек кенә булмасын, Ибне Баттутаның бу сәяхәтнамәсе, халкыбызның борынгы тарихын, Алтын Урда чорын күз алдына китерер өчен һәм, әлбәттә, өйрәнер өчен, гаять кыйммәтле чыганак булып тора. Р. Фәхретдиннең аны тәрҗемә итеп бастырып чыгаруы да очраклы хәл түгел. Ул моны бик зур тарихи бушлыкны аз гына булса да тулыландыру максатыннан чыгып эшли һәм шуның белән тарих фәненә зур өлеш кертә.

Р. Фәхретдиннең остазы Ш. Мәрҗанигә мөнәсәбәте турында алда бераз әйтелде. Яшь галим Ш. Мәрҗанигә хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен аңа багышлап язган язмаларында ачык белдерә.

1880 елда Ш. Мәрҗани хаҗ сәфәренә юнәлә һәм, үзе өчен кызыклы бар нәрсәне язып барып, юлъязма туплый. Ш. Мәрҗанигә олы хөрмәт йөзеннән, Р. Фәхретдин әлеге гаять кызыклы кулъязма чыганакны 1897 елда «Рихләтел-Мәрҗани» исеме белән бастырып чыгара. Бу китапны ул бик җентекләп әзерли, анда китерелгән мәгълүматларны күпсанлы белешмәләрдән һәм географик карталардан тикшереп ачыклый. Гадәтенчә бу сәяхәтнамәдә дә, Ш. Мәрҗани фикерен һәм мәгълүматларын тулыландыру яки ачыклау өчен, күпсанлы искәрмәләр биреп бара.

Ш. Мәрҗанинең бу сәяхәтнамәсе дә, башка әсәрләре кебек, бик җитди һәм тәфсилле итеп язылган. Аның тагын бер әһәмиятле ягы бар: без биредә Ш. Мәрҗанинең һәрнәрсәгә сәнгать белгече күзлегеннән чыгып биргән бәяләрен күреп гаҗәпләнәбез. Ул үзе күргән әйберләрдән, шул исәптән скульптура сынында гәүдәләнеш тапкан мәрмәр хатын-кыз гәүдәсеннән, кайбер надан руханилар кебек, гел бозыклык, гөнаһ һәм динсезлек эзләп йөрми, ә аларга карап соклана, гаҗәпләнә һәм табигый рәвештә рухланып, ләззәтләнеп яза. Әлеге сәнгать күзәтүләреннән һәм аларга биргән бәяләреннән чыгып, Ш. Мәрҗанинең нинди киң карашлы галим булганлыгына тагын бер кат ышанабыз. Бу күзәтүләрдән тыш, ул бик күп этнографик материал да туплый. Кайчан да булса фәнебездә сәяхәтнамәләр өйрәнелә башласа, мәшһүр галимнең бу юлъязмасы – аерым өйрәнелергә лаеклы хезмәт. Аны фәнни эшкәртеп матбугатта бастыруы белән Р. Фәхретдин үз остазына хөрмәтен күрсәтеп кенә калмаган, бәлки халкыбызның тарих, этнография, география, сәнгать тарихы өлкәләрендә дә зур хезмәт куйган.

Р. Фәхретдиннең сәяхәтнамәләр белән мавыгуы очраклы хәл түгел. Ул яшьтән үк шундый китаплар укырга ярата, укыган китапларыннан үзе кызыксынган һәм кирәксенгән урыннарын аерым дәфтәрләргә күчереп ала торган була. Еллар үткәч, аларны үзенең фәнни хезмәтләрен язганда файдалана. Р. Фәхретдин Ш. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар…» китабы үрнәгендә үзенең «Юаныч» исемле 1200 битлек китабын яза. Аның чын мәгънәсендә күпкырлы галим булуына ышаныр өчен, биредә ул күтәргән мәсьәләләрне атап чыгу да җитә: әхлак, тәрбия, тормыш-көнкүреш, гаилә, никах, дуслык, дошманлык, сугыш, тынычлык, хөкүмәт һәм аның җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре, борынгы һәм бүгенге вакытларда ислам хөкүмәтләренең тәхет вә мәркәз шәһәрләре исемлеге (алфавит тәртибендә), суд эшләре (казый турындагы мәзәкләр белән), коллык, хөррият, шагыйрьләребезнең җыр һәм шигырьләре (халык җырлары), зыяфәт-туй, кунак булу, кунак итү, ашау-эчү әдәпләре, тәмәке һәм аракының зыяны, яхшы холыклар, бозык һәм яман холыклар, милләт, миллият, фәлсәфә һәм аның тарихы һ. б.

Китапның икенче бүлегендәге язмалар мәдәниятебез тарихында күренекле эз калдырган шәхесләр Ш. Мәрҗани һәм М. Акмулла турындагы, мәгариф һәм аң-белем бирү тарихы, әдәп-әхлак мәсьәләләре һәм рухи мәдәниятебез тарихы турындагы чыганаклардан гыйбарәт.

Р. Фәхретдин, яшьтән үк шигъриятне яратканга күрә, күптөрле билгесез һәм билгеле шагыйрьләрнең шигъри әсәрләрен күчереп алып барган һәм алар турында үзенең фикерләрен язып калдырган. Ул, гарәп, фарсы, төрки телләрдәге шигырьләр белән беррәттән, күренекле татар шагыйрьләренең шигырьләрен күчереп җыйнап барган. Әдәбият, тел, сәнгать һәм мәдәният мәсьәләләренә багышланган күптөрле язмалар, зур әдипләрнең иҗатларын һәм тормыш юлларын өйрәнүгә багышланган мәкаләләр, фәнни эзләнүләр аны бу өлкәдә дә зур белгеч итеп таныта.

Китапта Р. Фәхретдиннең Мифтахетдин Акмуллага багышлап язган язмасы бирелә. Аның әһәмияте шунда: бу язмада без галимнең үз чорында татар, башкорт, казах халыкларының уртак шагыйре булган Акмуллага шәхес буларак мөнәсәбәтен, аның шигъриятенә хөрмәт белән каравын күрәбез.

Халкыбызның аң-белем, мәгърифәт, мәктәп-мәдрәсә тарихы бик еракларга барып тоташа. Күркәм бер гадәт буларак, бабаларыбыз һәр мәчет янында мәдрәсәсен дә салып куя торган булганнар. Ә мәчетсез яшәү – мөэмин-мөселман өчен мөмкин булмаган эш. Ерак бабаларыбыз тормышта нинди белемнәр кирәк булса, шуларны бик җентекләп аңлатып биргәннәр. Һәм инде, әлбәттә, дөньяви тормыш белән берлектә рухи тормыш турында да онытмаганнар. Дин сабагы да бергә укытылган. Безнең мәктәп-мәдрәсәләребез тарихы да, әнә шулай итеп, бабаларыбызның ислам динен кабул итүләре белән бәйләнгән.

Ибне Фазлан раслаганча, Болгар илендә алар килгәнче үк инде ислам дине таралган, мәчет-мәдрәсәләр, имам-хатыйплар һәм мәзиннәр дә күп була. Гыйлемгә сусаган һәм гыйлем белән генә дөньяда кеше булып яшәп булачагын аңлаган бабаларыбыз әнә кайчаннан бирле үзләренә алмашка киләчәк яшь буынны укыту турында хәстәрен күргән. Алар үз балаларын гына укытып калмаган, ә бик күп тирә-як мәмләкәтләр өчен да белгечләр әзерләгән. Моның шулай булуына XI гасыр башында Борынгы Болгар дәүләтенең ислам дине белгечләре әзерләүче зур бер үзәккә әйләнүе ачык мисал булып тора. Әлбәттә, ул уку йортларында дин сабакларыннан тыш дөньяви фәннәр дә укытылган, шул чор өчен кирәкле белем бирелгән.

Казан ханлыгы чорында да Казанның үзендә һәм башка зур шәһәрләрдә мәчетләр эшләп килә, алар карамагында руханилар җитәкчелегендәге башлангыч һәм югары сыйныфлы мәктәп-мәдрәсәләр укучыларга үз чоры өчен кирәкле гыйлемнәрне бирә.

Мәктәп-мәдрәсәләр язмышы, мәгърифәт торышы Р. Фәхретдинне дә бик борчый. Үзенең алдарак телгә алынган «Юаныч» исемле хезмәтендә ул «Без – шималь (Болгар) төрекләрендә гыйлем тәхсил итү рәвешләре» дигән бер бүлек урнаштыра. Ул, тулысынча күчереп алынып, бу китапка да кертелде. Мондый рухтагы язмаларын аның башка хезмәтләрендә да очратырга мөмкин. Р. Фәхретдин, коры мәгълүматларны гына теркәп бармыйча, укыту эшенең торышына фәнни, тәнкыйди бәя бирә. Бу эштәге җитешсезлекләр аны бик борчый. Борынгыларның укыту ысулларын үрнәк, өлге итеп файдаланып булмавына көенә.

Р. Фәхретдин биредә әле үзенә кадәр беркем тарафыннан да эшләнмәгән бер бик кирәкле һәм кызыклы эш башкара. Ул үзе бала һәм үсмер вакытындагы мәдрәсәдә укытылган фәннәр турында мәгълүмат бирә. Шуннан чыгып, без инде XIX гасыр урталарында гади авыл мәдрәсәсендә нинди фәннәр укытылганлыгы турында күзаллый алабыз. Кайсы фән күпме вакыт укытылганлыгы турында да төгәл мәгълүмат ала алабыз. Гомумән, Р. Фәхретдин бу язмасы белән дә уку-укыту, мәктәп-мәдрәсәләр тарихын өйрәнү өчен бик әһәмиятле эш эшләп калдыра.

Р. Фәхретдинне 1922 елда мөфти итеп билгелиләр. Бу вазифаны башкару чорында ул рәсми эштән калган вакытын бөтенләе белән фәнгә багышлый. Монда эшләве аңа Диния нәзарәтендә тупланган архивны өйрәнү мөмкинлеге бирә. Ләкин В. И. Ленин вафатыннан соң һәртөрле дингә каршы сугыш игълан ителә һәм мәчетләр дә, чиркәүләр дә ябыла башлый. Бу шаукым Диния нәзарәтенә дә килеп тия. Сталин сәясәтен тормышка ашыручы урыннардагы түрәләр, «дингә каршы көрәш» исеме астында, Диния нәзарәте ачылганнан алып, ягъни 1789 елның 4 декабреннән башлап 1917 елга кадәр җыйналган, халкыбыз тарихында бәяләп бетергесез зур әһәмияткә ия булган кыйммәтле тарихи документлар, язмалар сакланган архив бинасын кичекмәстән бушатырга ашыгыч фәрман чыгара. Р. Фәхретдин кайларга гына бармый, кемнәргә генә мөрәҗәгать итеп ярдәм сорамый. Ләкин бернигә дә ирешә алмый. Шуннан соң ул 1925 елның 11 гыйнварында «Уфа шәһәрендә губернский исполнительный комитетка сайланган котлуг татар егетләренә һәм, гомумән, эш башында торучы иптәшкәләргә ачык мәктүб» белән мөрәҗәгать итә. 18 биттән, 6–7 бүлектән торган «ачык хат» ында ул, тирән борчылып һәм күпсанлы дәлилләр китереп, бу кадәр бай тарихи чыганакларны саклап калырга кирәклеге, аларның халкыбыз тарихын өйрәнү өчен биниһая мөһим булулары турында яза. Шулай итеп, Р. Фәхретдин Диния нәзарәтенең архивын бөтенләйгә юкка чыгудан саклап кала. Моның өчен күпме көч, күпме тырышлык кирәк була. Әлегә кадәр матбугатта басылмаган бу тарихи язмасы да әһәмиятле документ буларак бу китапка кертелде.

Р. Фәхретдин һәр мөэмин-мөселман өчен канун буларак үтәлергә тиешле ислам диненә, башкалардан аермалы буларак, галим буларак, фән күзлегеннән чыгып карый. Аның өчен ислам дине гади, бертөрле карашлар тупланмасы гына түгел, ә бик җитди, ныклап өйрәнелергә тиешле һәм олуг игътибарга лаеклы зур бер фән өлкәсе дә булып тора. Шуңа күрә ислам диненә кагылышлы бер генә мәгълүмат та аның игътибарыннан читтә калмый. Күп мәгълүмат бирүче язма буларак, бу китапка Р. Фәхретдиннең «Юаныч» исемле кулъязма хезмәтеннән «Ислам дине» дигән бүлеге кертелде. Ул әле моңарчы матбугатта басылмаган. Биредә без аның ислам динен бөтен нечкәлекләре белән белүен, аның тарихында булган вакыйгалар турында коры мәгълүмат кына бирмичә, җентекле, тирән һәм мәгънәле нәтиҗәләр чыгаруын, һәрьяклап тикшеренү уздыруын күрәбез.

Р. Фәхретдин дингә кешелек җәмгыяте барлыкка килеп яши башлаганнан алып Әдәп, Әхлак, Шәфкать, Мөрәүвәт, Изгелек, Итагатьлелек, Кешелеклелек, Намус, Сафлык, Пакьлек, Гаделлек, Яхшылык һәм башка бик күп күркәм төшенчәләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар тупланмасы итеп карый. Бу аның, дин әһеле булудан тыш, чын галим икәнлеген күрсәтеп тора.

Р. Фәхретдин яшьтән үк укыту-тәрбия эшенә бирелә һәм гомере буена аңа турылыклы булып кала. Тәрбия мәсьәләләренә, әдәп-әхлак мәсьәләләренә багышлап бик күп китаплар бастыра. Әле кулъязма хәлендә сакланып, матбугатта басылмыйча, үз чиратын көтеп яткан язмалары да мәшһүр галимебезнең әхлакый мәсьәләләргә нинди зур игътибар бирүен күрсәтә. Югарыда телгә алынган «Юаныч» исемле китабыннан «Зыяфәт, туй», «Ашау-эчү» дип аталган бүлекләрне бу китапка кертү шулай ук зур әһәмияткә ия. Чөнки ул биредә бүген инде күбесе онытылып бара торган йолалар, гореф-гадәтләр, кунак кабул итү һәм аны сыйлау әдәпләре, тәмәкенең кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы, исерткеч эчемлекнең зарары, исерткеч эчүдән котылу чаралары, исерткеч эчү аркасында килеп чыккан кайбер гыйбрәтле хәлләр турында һәм бүгенге көн өчен бик кирәкле булган башка бик күп кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Җәмгыятебез әхлакый яктан шактый бозылу нәтиҗәсендә, «әхлак» дигән югары төшенчә Р. Фәхретдин аңлаган дәрәҗәдән бик күпкә түбән төшкән бүгенге көндә бу язмаларның әһәмияте бик зур.

Әдәп, әхлак, тыйнаклык, эшчәнлек, тырышлык кебек сыйфатларның тере гәүдәләнеше буларак, Р. Фәхретдин үзенең балаларын да шул рухта тәрбияли. Кешелек сыйфатын бетерүче һәртөрле бозыклыкларга каршы гомере буе көрәшә. Ул бигрәк тә бөтен әшәкелекләрнең башы, бозыклыкларның анасы булган эчкечелеккә каршы гомер буе көрәш алып бара, кешеләрнең бу юлга төшүләре аны тирән кайгы һәм олуг оят утына сала.

Бу китапның азагында Р. Фәхретдиннең төрле вакытта төрле урыннарга язып куйган гыйбрәтле сүзләре дә бирелә, укучы өчен аларның да тәрбияви әһәмияте булыр дигән өмет бар. […]

Р. Фәхретдин язмаларының теле ничек кенә шома булса да, аларда әле бүгенге укучы өчен шактый кыен урыннар бар. Чөнки ул чордагы әдәби тел чаралары бүгенге әдәби тел чараларыннан шактый аерылып тора. Бу гаҗәп тә түгел, ул чордагы уку йортларында гарәп, фарсы, төрек телләре бик төпле укытылганлыктан, шул телләрдән кергән сөйләм телендәге чуарлык язма телгә дә тәэсир ясаган. Ул үзенең әсәрләрен ана телендә, үзе әйткәнчә, төрки телдә яза. Ләкин гамәли кулланылышта булган гарәп, фарсы, төрек сүзләре, гыйбарәләре аңлауны читенләштерә. Ә кайбер тарихи чыганаклардан төп нөсхәдәгечә, ягъни нинди телдә язылган булса, шундагыча өзекләр китерү бүгенге укучыга аңлауны бик кыенлаштыра. Шуңа күрә, бу китапны әзерләгәндә, андый урыннар бүгенге укучы аңларлык итеп, бик катлаулы җөмләләр гадиләштерелеп, бер үк вакытта үзенең стиле дә сакланып бирелде. Тәрҗемә иткәндә, ирекле, әдәби тәрҗемә килеп чыкмасын һәм Р. Фәхретдин безгә җиткерергә теләгән фикер төгәл булсын өчен, аның стиленнән бик үк читкә китмәскә тырышылды, ә кайбер урыннарда, җөмлә төзелешенә һәм мәгънә төсмеренә зыян китермәс өчен, гарәп сүзләре җөмләдә калдырылып, бит асты төшермәсендә тәрҗемәләр бирелде. Берничә сүздән торган җөмләләр, гыйбарәләрнең гарәпчәсе бирелмичә, фәкать тәрҗемәләре генә урнаштырылды. Гарәпчә чыганаклардан китерелгән өзекләрнең тәрҗемәләрен кабат-кабат «гарәпчәдән тәрҗемә безнеке» дип күрсәтеп тормадык, аларны китапны төзүченең тәрҗемәсе дип аңларга кирәк.

Р. Фәхретдин, һәр чыганак өстендә эшләгәндә, тәрҗемә иткәндә һәм язганда, юл астына бик күп аңлатмалар, шәрехләр, искәрмәләр биреп бара торган булган. Мондый очраклар кайбер битләрдә берничәшәр очрый. Әгәр без аларның һәрберсен «Р. Фәхретдин искәрмәсе» дип күрсәтеп барсак, бик күпкә китеп, китап битләре чуп-чуар булыр иде. Шуңа күрә без аны бирмәскә булдык. Искәрмә ясап шуны гына әйтик: юл астына төшерелгән һәр искәрмә һәм аңлатманы Р. Фәхретдиннеке дип аңларга кирәк.

Өстәмә. Әлеге җыентыкның тарихи материаллар тупланган I өлешенә Р. Фәхретдиннең «Алтын Урда ханнары» дигән хезмәте дә урын алды (Фәхретдин Р. Алтын Урда ханнары / текст. эшкәрт., кереш сүз авт. Р. Әмирханов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 127 б.). – Ред.

Ә. Хәйруллин

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

Подняться наверх