Читать книгу Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки - Ризаэтдин Фахрутдин - Страница 9
Беренче бүлек. Халкыбыз тарихыннан. Тарихи язмалар вә сәяхәтнамәләр
Болгар вә Казан төрекләре
Болгарларның мәшһүр шәһәрләре
ОглавлениеБолгар төрекләре сәүдәгәр һәм һөнәрле, шул заманга күрә мәдәниятле булганлыкларыннан, шәһәрләре һәм авыллары күп буладыр иде. Боларның шәһәрләреннән һәм кальгаларыннан кайберләре бу көндәге шәһәрләр урыннарында булырлар, кайберләре сугыш вакытларында дошманнары тарафыннан җимерелделәр һәм ватылдылар, хәтта урыннары да югалды.
Бу көнгә кадәр исемнәре калган шәһәрләрдән Арнасны, Ибраһим (Бряхимов), Уйшил, Басыф, Биләр, Болгар, Тухчин, Саксин, Сувар, Кирмәнчек, Җүкәтауны күрсәтергә була.
Сувар
Бу шәһәр турында гарәп тарихчылары болай дип язалар: «Бу шәһәр мәшһүр Болгар шәһәреннән бик ерак түгел. Үзендә зур мәчет бар, йортлары нарат һәм чыршы бүрәнәләрдән төзелгән. Кешеләр кыш көнендә шул йортларда тора, әмма җәй көннәрендә җәйләүләренә чыга».
Бу шәһәр урынында хәзер рус авылы бар, диләр.
Кятиб Чәләби: «Бәһҗәтел-әнвар мин хакыйкатил-әсрар»[23] исемле әсәрнең язучысы – Сөләйман бине Давыд әс-Суари», – дип сөйли[24].
Бу болгар шәһәре булган шушы Сувар шәһәренә мөнәсәбәтле түгелме икән? Суварның бу көндәге Сакмар шәһәре булуын уйлаучылар да бар.
Җүкәтау
Русларның Жукотин дип йөртә торган шәһәрләре шушы Җүкәтау булса кирәк. Бу шәһәр үзе бу көндә Чистай төбәгендә Танавир исемле рус авылы янында, диләр.
Саксин[25]
Бу шәһәр хакында тарихларда болай язылган сүзләр бар: «Төркестан өлешендә олуг бер шәһәр булып, Иделдән ерып кертелгән судан башка суы юк. Тирә-якларындагы халыклар тирмәләрдә торалар, үзләре ислам динен тоталар. Татарларның Болгар белән сугышу өчен хәрәкәт итүләрен ишетү белән, бу шәһәрдә торучы болгар сакчылары, качып, Болгарга кайттылар һәм вакыйгадан хәбәр бирделәр. Бу шәһәр шушы тирә-якта үзәк шәһәр булып торадыр иде. Соңыннан су астында калып һәлак булды, эзсез югалды».
Соңгы тарихчылар «Иделдән ерып кертелгән су» сүзләреннән Иделгә яки диңгезгә коя торган су һәм елга булуын аңлыйлар, шуңа нигезләнеп, бу шәһәр Җаек елгасы буенда булгандыр, диләр. Бигрәк тә Карамзинның: «Саксин кавеме һәм Болгар сакчылары, татарларның кузгалуларыннан хәбәрдар булып, Җаек буеннан качып, Болгарга бардылар», – дигән сүзе шушы фикерне куәтлидер.
Биләр[26]
Бу шәһәр Биләркә исемле елганың Чирмешән елгасына койган урынында иде, диләр. Болгар тарихчысы Ягъкуб бине Ногманның Әндәлесигә[27] сөйләвенә караганда, Болгар халыклары, үзләренә башлап ислам динен кертүче һәм өйрәтүче Биләр исемендәге кешене ихтирам итү һәм исемен мәңгеләштерү теләге белән, аның исемен шушы шәһәргә биргәннәр һәм «Биләр» дип атаганнар.
Болгар[28]
Болгар шәһәре Идел елгасыннан 4 чакрым арада булып, шәһәрнең читләре имән бүрәнәләрдән буралган буралар эчләренә таш белән ком тутырган ныгытма белән уратылган иде. Ныгытманың эче 3,5 квадрат чакрым киңлектә булып, агачтан төзелгән 520 ләп йорт һәм хисапсыз күп тирмәләр һәм чатырлар урнашкан иде. Ныгытманың көньяк тарафында һәм почмак булып килгән урынында сугыш өчен ясалган тагын бер ныгытма бар иде. Бу ныгытма бу көндә дә сәламәт булып, руслар ничә гасырлардан бирле җимерсәләр дә, һаман да башына җиткәннәре юк. Үзләре моны «городище» дип йөртәләр.
Багдадтан илчеләр делегациясе килгәндә, Болгар шәһәрендә 10 мең микъдарында җан хисабы бар иде. Базарлары һәм урамнары бик җанлы иде. Таш йортлар һәм бүрәнәләрдән салынган биналар, бакчалар һәм күңел ачу урыннары, шулай ук хөкүмәт биналары шәһәрне зиннәтләп торалар иде.
Болгар шәһәренең шөһрәтле вакытыннан ядкяр булып калган тарихи истәлекләрдән «Кара сарай» һәм «Ак сарай» исемендә биналар һәм кечкенә бер манара бар.
Кара сарай үзенең фасады һәм матурлыгы белән Россиядә булган борынгы истәлекләрнең иң-иң яхшыларыннан саналадыр. Ләкин бу йортның нинди урын булганлыгы һәм нинди вазифа үтәгәнлеге мәгълүм түгел. Моның хакында халык арасында: «Бу йортта явыз һәм усал адәмнәрне хөкем иткәннәр һәм җәза биргәннәр», – дигән бер хәбәр бар. Шул мөнәсәбәт белән моңа «Хөкем сарае» дип тә әйтәләр. Тышыннан кара булып күренүе сәбәпле, «Кара сарай» дип танылган.
Бу сарай дүрт катлы булып, өстендә купол бар, аның уртасы тишекле. Түбән каты квадрат кебек һәм өйнең нигезе хөкемендә булып, һәр тараф дивары 17 аршын озынлыгында һәм 3 аршын биеклегендә, беркадәр җиргә батып торадыр. Бу бату заман үтү белән булганлык мәгълүм.
Өйнең ишеге төньякта булып, ишек янында астан өскә киткән тишекләр бар. Бу тишекләрнең нинди хезмәтләр башкарганлыгы яхшы һәм ачык рәвештә беленми.
Икенче катта өч ишек һәм баскычлар бар. Көньяктагы ишекнең ике ягында ике тәрәзә булып, юыну өчен булса кирәк, тәрәзәләрнең як-якларында савытлар куярлык урыннар бар.
Өченче кат башка катларга караганда тәбәнәк булып, дүрт тәрәзәсе бар.
Дүртенче кат, өченче кат биеклегендә булып, сигез почмаклы һәм сигез тәрәзәле. Халык телендә йөргән хәбәрләргә караганда, бу дүртенче катта махсус кешеләр шәһәрне һәм тирә-якны карап торганнар. Бәлки, дошман килүне һәм яну-фәлән булуны күзәтеп торганнардыр.
Ак сарай да шушы Кара сарай рәвешендә. Формасы ягыннан әһәмиятле мөлкәт булган бу сарай бу көндә харап булу алдында. Моңа «Ак сарай» диюнең сәбәбе – төсе ак булудыр. Бу өй дә квадрат формасында булып, купол белән ябылган. Почмакларында үзе төсле куполлар белән капланган бәләкәй-бәләкәй өйләр бар. Бу өйләр шул уртадагы өйгә ишекләр белән тоташтырылганнар. Моның астында – су юлларымы яки кешеләр йөрер өченме – ниндидер юллар булганлык риваять ителәдер.
Элек шәһәр булып торган урыннарда зур-зур чокырлар бар. Боларны камалу вакытында казылган яки башка берәр сәбәп белән су кытлыгы вакытында әзер булып торсын өчен, су белән тутырылган чокырлар булган дип уйлыйлар.
Зур мәчет хәрабәсе янында калган манарасы, Олуг Пётрның әмеренә күрә тимер кыршау белән ныгытылган булса да, заман үтә-үтә һаман зәгыйфьләнеп барган һәм, ниһаять, һиҗри белән 1260, милади белән 1844 елда рамазан[29] аенда җимерелгән[30]. Бу манараның ишеге көньяк тарафыннан булып, эченнән бормалы 73 баскыч белән менә торган булганнар.
Бу көндә сәламәт булган кече манараның төбе (асты) квадрат формасында һәм һәр тарафы 6 аршын озынлыкта һәм 4 аршын биеклектәдер. Шушы төп өстенә түгәрәк итеп манара салынган. Манара, өскә күтәрелгән саен, нечкәрә барадыр. Түбәсе очлы итеп тимер белән ябылган һәм аның өстендә, иң очында, матурланып торган ае бар. Манараның биеклеге – 28 метр. Манараның эчендә бормалы баскыч булып, аңа төн ягыннан керәләр. Эченә кергәннән соң, 48 баскыч белән югары менәләр.
Шушы манарадан ерак түгел урында иске каберләр бар. Халык боларны «сәхабәләр каберләре» дип йөртә (беренче мәртәбәдә ислам кабул итүчеләр – сабкун каберләре булуы мөмкин).
Европа һәм Азия, Иран һәм Кытай, Греция сәүдәгәрләренә үзәк булып, никадәр вакытлар гомер сөргән, капкасы төбенә маллар төялгән Харәзем һәм Һиндстан, Фирганә һәм Бохара, Чуд һәм Кавказ кәрваннары килеп туктаган, самавидларга[31] кадәр кавемнәр җыелып алыш-биреш иткән бу шәһәр Аллаһы Тәгаләнең хөкеме белән бу көн һәлак булган, бары исеме һәм дә хәрабәләре генә калган…
Бөтен шәһәрне яңгыратып торган азан тавышлары, мөнбәрләрендә сөйләнгән хөтбәләр һәм вәгазьләр, галимнәр һәм хафизлар[32], дин юлында көрәшүчеләр һәм исламны саклаучылар – кайсы урыннарга киттеләр һәм кайсы төрле җирләргә таралып беттеләр…
Болгар шәһәре бигрәк тә милади белән ХIV гасырда бозылды һәм аннан соң да һаман бозылуда дәвам итте. Һич төзекләндерелү күрмәде, бу шәһәр урынын һәм шәһәрнең борынгы истәлекләрен руслар «Успен» исемле монастырьларына бүләк иттеләр һәм шул исем белән бер рус авылына нигез салдылар. Әлеге рус авылы, ике йөз елларга якын була, Болгар шәһәрен җимерүдә дәвам итте, ташларыннан чиркәү дә төзеде, кабер ташлары һаман һәлак ителде.
Болгар шәһәре харап булса да, болгар төрекләре бу көннәргә кадәр һаман яшәп килгәннәр, диннәрен һәм миллилекләрен, гореф һәм гадәтләрен, телләрен һәм язуларын саклаганнар иде. Моннан соң инде ниләр булыр?..
23
Бәһҗәтел-әнвар мин хакыйкатил-әсрар – нурларның матурлыгы серләрнең дөреслегеннән тора.
24
Кәшфез-зөнүн (Фикерләрне ачыклау), 1 кис., 204 б.
25
«Саксин» ның дөресе «Сакчин» булса кирәк.
26
«Биләр» сүзе төрки булганлыктан, әлеге кешенең үз араларыннан ислам йортына барып, дин өйрәнеп кайткан булуы да ихтимал. «Биләр» – «бик» һәм «бәк» нең кыскартмасы булган «би» нең җыелмасы күплеге яки ия, хуҗа һәм патша, хөкемдар мәгънәләрендәге «биләү»дән киләчәк заман яки «белү»нең киләчәк заманы булган «белер» булуы да мөмкин.
27
Әбү Хәмид Мөхәммәд ибне Габдеррәхим әл-Гарнатый әл-Әндәлеси – 1080–1169 елларда яшәгән испан-гарәп сәяхәтчесе һәм географы.
28
«Болгар» сүзе төрекләрнең олуг бер тармакларына исем булып йөргән кебек, шушы кавемнең хөкүмәт үзәге һәм ханнары торган мәшһүр шәһәрләренә дә исем булып йөридер.
Иске Болгар шәһәре хакында ясалган карталарда Болгар шәһәрен ураган Иске Иделдән башлап бер ур күрсәтеләдер. Бу урның икенче башы уралып, янәдән шул Иделгә килеп тоташадыр. Бу ур бурап ясалган ныгытманың тышында идеме, әллә эчендә идеме, моны бик ачык белеп булмады. Урның бөтен буе 8 чакрым микъдарында.
29
Рамазан – ай елының тугызынчы ае исеме.
30
Спас өязе Олы Чаллы авылының Фазлулла Бохараи бу манара хакында: «1260 ел рамазан аеның 19 нчы кичәсе – сишәмбе көн кичәсе – ярты төндә ауды», – дип, үзенең җыентыгына язып куйган (Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар…, 1 кис., 94 б.).
31
Самавидлар – Көньяк Гыйрактагы Евфрат елгасының уң ягында урнашкан Мутана провинциясенә караган бер шәһәр халкы.
32
Хафиз – Коръән-Хафиз – Коръәнне яттан белүче.