Читать книгу Шигырьләр / Стихи - Сагит Рамиев - Страница 3

1905–1907

Оглавление

Уку

Сөекле сеңелләрем Гафифә илә Вәсимәгә

Безне адәм иткән уку,

Адәмне алга илткән уку,

Илтеп күккә җиткән уку,

Уку, уку, уку.


Юлымызны хак иткән уку,

Йөземезне ак иткән уку,

Үземезне баг иткән уку,

Уку, уку, уку.


Раст, чын кеше эше уку,

Баг[1] вә рәхәт җимеше уку,

Ачкан рәхәт ишеген уку,

Уку, уку, уку.


Гакылга нур биргән уку,

Мөкатдәс уй биргән уку,

Су юкта су биргән уку,

Уку, уку, уку.


Дәүләт, бәхет биргән уку,

Мөлек, тәхет биргән уку,

Безгә кирәк илла[2] уку,

Уку, уку, уку.


Урысча да уку, уку,

Кытайча да уку, уку,

Кемчә генә дә уку, уку,

Уку, уку, уку.


Ирләргә дә фарыз уку,

Кызларга да фарыз уку,

Фарыз эшнең барсы уку,

Уку, уку, уку.


Ярлылык

Татар шәкертләренә

Әй ярлылык, мәлгунь, әй ярлылык!

Кайдан таптың шәкерт чагымны?

Бәдбәхет! Тапкан бәйләнер вакыт.

Чыраен сытмый, күзен йоммый,

Имеп имә актык канымны.

Буылгыры! Эче күбеп үлгере.


Торамын да карыйм, карыйм, күрәм:

Сансыз булган миңа мәлганәт[3].

Дөмеккән! Ничек котылыйм бу эттән?

Әйтмәс җирдән, Аллам, әйтәм инде:

Шул да булды микән гадаләт[4]?

Яраббем! Нигә генә яраттың?!


Хәзрәтләр эше

Муллаларга

Эшләрене җайга салгач,

Дүрткә тулгач хатыны,

Күңеле була, этли башлый

Көн дә шәкерт халкыны.


Хәзрәт: «Нигә синең сакалың юк?

Нигә озын мыегың?

Тугры кесә ярамыймы?

Нәрсәгә бу кыегың?


Карасана якасына!

Нигә бу каптырмасы?

Чалбарыңны ташла хәзер!

Охшый руска фурмасы.


Бу көенә сине илгә

Ничек итеп күргәзик?

Кигәнең – урыс киеме,

Укыганың – гел гәзит!»


Зарур улып бер вакытны,

Кулына гәзит тотып

Килә хәзрәткә шәкерте,

Сөйли гәзитне укып.


Шәкерт: «Шуйлә[5] Коръән аятене

Кире аңлап язсалар,

Килешерме шанымызга

Юк яман ат таксалар?


Аягың үбеп үтенәм,

Әй хәзрәт, баксана!

Хуш мөбарәк сакалыңлә[6]

Рәд[7] җавабын язсана!»

Хәзрәт: «Мин урысча яза белмим,

Аңа урысча кирәк!

Кытый-мытый да ярамый,

Байтагук оста кирәк!»


Шәкерт: «Русча белмәгәнеңе, тәкъсир[8],

Үзем дә беләмен,

Тик тәбәррек[9] сакалың

Язмас микән дип киләмен».


Хәзрәт: «Хи-хи-хи, ахмак! Белү ул

Сакалга карыймыни?

Сакал ул – бер йон гына бит,

Язмага ярыймыни?»


Шәкерт: «Имде, алайсә, сакалыңны

Казаханә[10] юлына

Русларә йолкып бирик

Гәзит кәгазе урнына!»


Таң ата, эшлик туганнар!

Таң атадыр, иптәшләр!

Эшләргә хәзерләнегез!

Бездән куәтле эшләр

Тели хәзер илебез…


Эшлә, туган, кулың берлән,

Эшлә, туган, гаклың берлән,

Эшлә, туган, арымыйча,

Көне һәм төне берлән!


Уйлама: синең көчең

Файдасыз югалыр диеп,

Курыкма: синең уең

Аңланмый калыр диеп.


Ләкин файдалы итеп,

Халыкның басуына

Чәч син, туган, ал да

«Тартышу» орлыгын анда.


Үссен анда шатлык!

Үссен анда ирек!

Тусын байлык һәм барлык!

Яшәсен җир һәм ирек!


Эшлик кулыбыз берлән,

Эшлик гаклымыз берлән,

Эшлик һич арымыйча,

Көне һәм төне берлән!


Максим Горькийның «На дне» сеннән

Кояш чыга да, бата да…

Төрмәм мәңге караңгы…

Көннәр, төннәр зобанилар,

Эх!

Тәрәзәмне караулый.


Караулагыз теләгәнчә,

Мин барыбер качалмыйм,

Бик шат качар идем дә шул…

Эх!

Богавымны ачалмыйм.


Эх, сез, богаулар, богаулар!

Сез тимер зобанилар…

Сезнең тырнаклар аякны,

Эх!

Рәхимсез сызгалыйлар.


Матәм маршы
(Бәхилләшү)

Сез хак корбан улдыңыз шәриф[11] юлда,

Газиз халык өчен тартышканда[12],

Туп, мылтыкка каршы торып үлдеңез,

Халык хакы өчен атышканда.


Никадәр сасы, тар төрмәдә ятып,

Юлыңыздан кире кайтмадыңыз,

Залимнәр, палачлар ни азап кылса да,

Күз кабагы да какмадыңыз!


Һаман бер көе гел көләч йөз илә,

Тартышта дәвам сез иттеңез,

Кыйммәтле халыкның сәгадәтене

Даим күз алдында иттеңез!


Ә патша туй итә алтын сарайда,

Күрми халкы бар икәнне,

Сезләрне үтергәнгә бәйрәм итә,

Сизми әҗәле җиткәнне.


Килер бер вакыт һәм уяныр халык,

Гайрәтле вә көчле, коточкыч,

Барырлар дошманның өстенә очып,

Ничек күктә оча бер көтү кош.


Менә шул вакыт кайтарырбыз үчне, –

Үзләре дә хәйранга калырлар,

Ярый, хуш, хафасыз, тыныч булыңыз,

Дошманнар бары кадалырлар!


Татарча Марсельеза

Ташлыйк, туганнар, иске тормышны,

Ул тормыштан илгә файда юк.

Булса, байлар илә тик түрәләр

Аркабызда рәхәт күрәләр.

Кирәкми, ташлыйбыз иске тормышны!

Кирәкми, яңа юл башлыйбыз!

Яңа юл, яхшы юл, бер җәберсез,

Тигез рәхәт тора башлыйбыз!


Торыгыз, килегез, ач кешеләр,

Торыгыз, дошманга үч кешеләр!

Кушылып бер җиргә бар эшчеләр,

Тартышып табыйк якты, ак көннәр!

Байлар, юан корсаклар, комсызлар

Төрле яктан безне камыйлар;

Безнең арка тиребездә симереп,

Актык азыгыбызны талыйлар.

Ачыгыйкмы шулар симерсен дип,

Ачыгыйкмы шулар туйсын дип,

Көн изсен, төн изсен күкрәкне дә,

Ахырдан эт итеп күмсен дип.


Торыгыз…

(Тәкрар[13].)


Безгә тынычлык тик кабердә,

Монда көн дә бурыч хәзерлә.

Патша – елан, байларның атасы,

Аңа тагы каныңны әзерлә.

Эчсен икән каныңны хозурлап,

Алсын икән малыңны зурлап,

Патшага хезмәткә дип турылап,

Алсын икән балаңны хурлап.


Торыгыз…

(Тәкрар.)


Җитәр инде, күрдек күп хурлыклар,

Бар да иске тормыш шомлыгы,

Тарлыкта, коллыкта күп изелдек,

Бар да залим патша шомлыгы.

Нигә соң без һаман тик ятабыз,

Нигә бер зур казык какмыйбыз?

Патшасын, байларын һәм түрәсен

Шул казыкка бәйләп атмыйбыз?!


Торыгыз…

(Тәкрар.)


Әгәр иске тормышны бетерсәк,

Яңа тормыш нурыны сачар,

Падишаһ, байлар, түрәләр –

Бар да берсе-берсенә качар.

Менә барча халык, бертугандай

Һәм анадан яңа тугандай,

Дуст булыр, хөр булыр күктә коштай,

Тук булыр күңеле саф көмештәй.


Торыгыз…

(Тәкрар.)


Бары тигез укыр һәм эшләрләр,

Бар да тигез рәхәт чигәрләр;

Булмас ялган, золым һәм җәберләр,

Килмәс, әҗәл җитми, каберләр.

Моңарчы зәхмәт чиккән хур иде,

Аның өстендә бай зур иде.

Бетсен әүвәлдә рәхәт чиккәннәр!

Булсын патша зәхмәт чиккәннәр!

Торыгыз, килегез, ач кешеләр,

Торыгыз, дошманга үч кешеләр!

Кушылып бер җиргә бар эшчеләр,

Тартышып табыйк якты, ак көннәр!


Кыю атлагыз, иптәшләр!

Туганнар, күңелдән берләшеп,

Торыйк, бер аякка басыйк!

Иркенлек, сәгадәт багына,

Ягез лә, башлап юл ачыйк!


Беләмсез, туганнар, кем идек?

Дөньяга ни өчен килдек?

Тигезлек вә дустлык, җир, ирек!

Менә без шулар чөн[14] килдек!


Безне күп тоттылар богаулап,

Җир, ирек, якты көн бирми,

Эшләгән эшебезне талап,

Безне кеше дә дими.


Вакыт ич, туганнар, белергә,

Тартышмый табылмый хокук,

Әллә патшадан куркамсыз,

Патшада анда көч юк.


Патшаның тәхетене уйласак,

Эшчеләр үзләре ич саклый,

Тубын, мылтыгын һәм сөңгесен

Эшчеләр үзләре ич саплый.


Күңелдән ышанып көчебезгә,

Чыгыйк урамга без саф-саф,

Иске тормышны, ләгънәтне

Мәңге юк итик таптап.


Иске, зәхмәтле тормышның

Очрыйк тузанын җилгә,

Якты, рәхәтле тормышның

Кадыйк флагыны җиргә!


Хатыннар галәме

Әй, хатыннар галәме! Сез

Ник наданлык дәрьясы?

Дәрьяңызда баткан, үлгән

Бар татар зат баласы.


Белмиләр сезсез татарлар

Үз кирәк, файдаларын,

Күрмиләр рәхәт, сәгадәт

Нәрсәдә, кайда барын.


Сез һаман тик торасыз, ник

Яктылыкка бармыйсыз?

Ник татарларны да юлга,

Якты юлга салмыйсыз?..


Театр

Казанда, Новый клуб залында, беренче мәртәбә башлап татар телендә театр уйнаган татар кызлары һәм татар егетләре хөрмәтенә.

1906 нчы ел,

Егерме икенче декабрь, җомга көн кич

Чыкмый ич күңелемнең хәтереннән һич,

Раст ук да татарлар җанлы икәне

Дөньяга беленде шул көндә кич.


Айдан да якты иде нур йөзләре,

Шатланган, җанланган һәм үзләре,

«Ни була, ни күрәбез?» – бар сүзләре,

Театр пәрдәсендә күзләре.


Пәрдә дә үзенә башка бер төс алган,

Колагын уйнап торган көйгә салган,

Стуллар, стеналар – барчасы да,

Кеше төслүк, тәмле, тирән уйга калган.


Моңлатып милли музыка театрны,

Тарихи, матур милли көйләр уйный…

Җәмәгать, пәрдәне дә онытышып,

Үзенең баштан үткән уен уйлый…


Кинәттән күз алдыннан пәрдә китә,

Гаҗиб-гаҗиб[15] гыйбрәтләрне тәкрар итә[16],

Карап торган җәмәгатьнең күзләреннән

Энҗе кебек яшьләрене тәгәрәтә.


Ахырда уен бетә, пәрдә төшә,

Тәэсиреннән еглый-еглый күзләр шешә,

Уйнаучы кызларга һәм егетләргә

«Күп яшәгез!» тавышлары таулар тишә.


Башлаучылар гәрчә уенны «Таң»нар иде[17],

Тәмамлаучы, күркәм итеп, кызлар иде,

Белә килгән татар хәлен таулар, ташлар:

«Баш каһарман бу уенда – кызлар», – ди иде.


Йөзләрендә дә кызларның нурлар яна,

Карарга, күз йоммыйча, кояш ояла;

Йөргәндә әрле-бирле бер эш белән –

Җирләр-күкләр тәгъзим итеп[18] иелеп кала.


Раст, кызлар, чын каһарман сез булдыгыз!

Татарларны тәгассыбтан[19] сез йолдыгыз!

Тарихның битләрендә алтын белән

Язылган «орден ифтихар»[20] сез булдыгыз!


Яшәгез каһарманнар аты белән!

Язылсын атларыгыз алтын белән!

Алыгыз миннән дә чын тәбригемне

Күңлемнән янып чыккан ялкын белән!


Таң вакыты
(Мөсәҗҗәгъ[21] нәсер)

Таң вакыты… Татар йоклый…

Мин йокысыз, уянам,

Уянам да, тиле кебек,

Тик берүзем уйланам.

Уйланам, уема батамын,

Тормыймын үзем, ятам…

Ятмас идем дә, җибәрми

Атадан калган хатам.

Хатам тирән, тамры ерак…

Ботагы дөнья каплаган,

Каплаган да тора-тора һаман,

Яфрагын да какмаган.

Какмаган бер яфрагын да

Һич татар курку белән,

Теге, ләгънәт, үсә, зурая әле һаман да…

Колактан-колакка туку белән.

Тукыйлар колакка, укыйлар тарихын,

Тикшерергә төбен кушмыйлар;

Аталар сөйли бабадан ишетеп,

Балалар шуны хушлыйлар.

Хушлыйлар чын күңел белән,

Ышанмыйлар һич: «юк, түгел» белән.

Башларын ваткан татарларның

Тик шул бер Алла!

Бетәрләр микән татарлар, Алла, ди-ди?

Әллә белерләр микән хаталарын бер алда?

Һай, юк, хата бик зур,

Бөтен дөньяны бар иткән,

Бардыр, үзе бердер,

Әмма көнһенә[22] ирешмәктән

Гакылларны тар иткән.

Әй син, Габдулла[23]!

Мөселман булсаң уйлама юкны!


Ят, йокла!

Йокла рәхәт, йокла тыныч, саклан,

Саклан, утка таба йөз тотма!


Юк, юк!.. Мин шашам!

Яталмыйм урнымда, күккә ашам!

Менә таң атты!.. Әнә кояш чыкты!..

Әнә әллә кем миңа кычкыра:

– Әй син, кайгырма, шат бул:

Аягың бәйдән ычкына!

Менә сиңа юл, бу анага угыл бул, –

Ди, миңа бер яшь кыз күргәзә. –

Туг яңадан мәгърифәтле анадан!

Югыйсә син, әй татар,

Бел, бетәсең! – ди, – надан.

Бетмә надан, туг яңадан

Мәгърифәтле анадан!

Бул кеше, үзең тырыш, өмид итмә,

Хата ул өмид Алладан!


«Мин»
(Мәнзум[24] нәсер)

«Мин!» димен мин, «мин» дидисәм,

Миңа бер зур көч керә,

Аллалар, шаһлар, кануннар

Булалар бер чүп кенә.


Берүзем хөр каламын киң

Җир йөзе һәм күктә дә;

Әй рәхәт соң шул вакыт!

Шуны телимен күпкә дә.


Кайвакыт мин үләмен,

Сөймим үзем дә үземе,

Күрми торсам ул «мин» емне

Йә ишетми сүзене.


Үләмен, һич эшли алмыйм,

Таба алмыйм барны да,

Бар халык шат үзләренчә,

Мин берүзем кайгыда.


Әмма соң кайчан күземә

Ул «мин» ем бер күренә:

Менәмен күкнең югары,

Иң югары түренә…


Дөньяда бар су – минеке,

Бар кара җир – минеке,

Бар тау, урман, бар матур кош –

Барысы да минеке!


Күрмимен мин ул вакытта

Һич бәхетсез бер кеше,

Барсы да үзен караган,

Миндә юк һичбер эше.


Мин дә «мин» емнең юлында

Бик тирән уйга талып

Табынам – укыйм бер догамны,

Ятлаган көйгә салып.


Нигә бу мин – «мин» дигәндә

Очам икән күккә дә?

Миңа гына микән алай?

Юк, шулайдыр күпкә дә.


«Мин!» димен мин, яшәсен «мин!»

«Мин» минемчөн[25] Алла ул,

Рухым үлгәндә күренсә,

Рухыма җан салган ул.


«Син»

Мине утка аткан ул – син,

Мине суга салган да – син,

Утка янсам, суга батсам,

Тартып алган аллам да – син!


«Ул»

Кашлары – ай аның, яңа туган,

Йөзе – айның тулган көннәре,

Керпекләре – нурлар, кич чәчелгән,

Ике күзе – шул кичнең күлләре.


Үзе аның – диңгез, гыйшык диңгезе,

Бар мәхәббәт аңа җыелган,

Аңа күк тә, ае, йолдызлары

Белән төшеп, сәҗдәгә егылган.


Бите – кояш, кызарып чыгып килгән,

Көлгән чагы – гүя бер сахра,

Тавышлары – чын-чын былбыл тавышы…

Аһ, үләмен, үләм шул чакта!


Җәмилә

Ник минем исемне ала

Бар кеше дик бер кеше?

Үземе кол, күңлеме әсир

Итә, көлсә теше.


Барсы да түгел аның да,

Тик икесе алдагы.

Югары каттан булуы,

Аһ, бәла ансы тагы!


Җитмәсә, ул ике тешнең

Ике ягындагы урын,

Буш калып сача галәмгә

Теге ике тешнең нурын.


Көлмәсен! Көлсә бетерә,

Юк итә дөнья йөзен;

Күрмәсен! Күрсә көлүен,

Кол итәр Алла үзен.


Әй җаным, кыйл мәрхәмәт!

Алма аның да гаклын,

Килмәсен асты өскә дөнья,

Сакла халык хәтерен!


Валла! Ант итеп әйтәм

Ал-кызыл йөзең белән

Һәм дә барча кызларның

Баш солтаны үзең белән:


Күрдисә бер Алла синең

Бу зифа буй, гөл йөзең,

Сабыр итә алмас, корбан итми

Мәхлүкатын[26] һәм үзен.


Янасың ут дик төтенсез,

Яндырасың бәгъреме,

Әйтсәнә, син чын кешеме?

Әллә юк, җен-пәриме?


Әллә син юри яралган

Бер кувәме[27] минем өчен?

Тереләм, үләм, торамын,

Барсы да тик синең өчен!


Синең өчен укыйм, язамын,

Синең өчен сөенәм, кайгырам;

Синең өчен бик күп вакытта

Хисләремнән дә аерылам.


Кайвакыт син утырасың

Карап, тәрәзәгә борылып,

Карасам, күзем аермый,

Күренәсең нур булып.


Бәлки, син үзең шулайдыр,

Үз көеңчә һәрвакыт,

Миңа сине син көенчә

Күрү – ансы да бәхет.


Үтдисәң син минем урамнан,

Күккә башым бәрелә.

Нишләтдең син мине, әйтче!

Әй Ходаем, Җәмилә!


Бар кануннан башым алдым –

Багынамын тик сиңа!

Бар кызыктан кул селектем –

Табынамын тик сиңа!


Сызла, күңлем

Сызла, сызла, сызла, күңлем!

Сызла бертуктамыйча,

Сызла айлар, сызла еллар,

Сызла төн йокламыйча!


Сызла, сызлап, син мәхәббәт

Ялкынын гөлләр яса,

Мәңге хәсрәт һәм кара төн

Елларын көннәр яса!..


1

Баг – гөлбакча.

2

Илла – тик, фәкать.

3

Мәлганәт – ләгънәтләнергә тиешле яман эшләр.

4

Гадаләт – гаделлек.

5

Шуйлә – шул рәвешле.

6

Сакалыңлә (илә) – сакалың белән.

7

Рәд – инкяр итү, кире кагу.

8

Тәкъсир – руханиларга олылап эндәшү сүзе.

9

Тәбәррек – хөрмәтле.

10

Казаханә – бәдрәф.

11

Шәриф – данлы, изге.

12

Тартышканда – көрәшкәндә.

13

Тәкрар – кабат, припев.

14

Чөн – өчен.

15

Гаҗиб – искиткеч, гаҗәеп.

16

Гыйбрәтләрне тәкрар итә – гыйбрәтле хәлләрне сурәтләп күрсәтә.

17

11906 елның 22 декабрендә булган беренче театр уены С. Рәмиев чыгышы белән ачыла.

18

Тәгъзим итеп – олылап, хөрмәт итеп.

19

Тәгассыб – искелеккә ябышып яту.

20

Орден ифтихар – мактау ордены.

21

Мөсәҗҗәгъ – рифмалы, рифмалаштырылган.

22

Көнһенә – хакыйкатенә, асылына.

23

Габдулла – Алла колы.

24

Мәнзум – тезмә, тезмәле сөйләм.

25

Минемчөн – минем өчен.

26

Мәхлүкат – яратылган барлык җан ияләре.

27

Кувә – көч, куәт.

Шигырьләр / Стихи

Подняться наверх