Читать книгу Шигырьләр / Стихи - Сагит Рамиев - Страница 4
1908–1910
ОглавлениеАлданган
Бетте. Төштем. Үлде рухым.
Калмады һич рәхәтем;
Көн – авыр, төн – бер кабер, бер
Ел тоела сәгатем.
Ачынам, ачуланам һәм
Каш җыерам дөньяга…
Һаман алдый. Юк хакыйкать!
Мин су дим, ул – йон ага.
Юктыр, әлбәттә, кояш та,
Ул дадыр – хәйлә генә!
Юктыр ай да, юк галәм дә,
Барсы да – шәүлә генә!
Юк бу дөнья каплаган күк,
Юк бу җирләр берсе дә!
Юк табигать, юк кешеләр,
Үлесе дә юк, тересе дә!
Юк чыны бернәрсәнең дә!
Чын «юк» үзе дә юк хәзер!
Беттем. Алдандым. Янамын…
Бар торышым ут хәзер.
Үттеләр, шәп шылтырап аккан
Судай, шат көннәрем;
Бер караңгы һәм төтенле
Көнгә алышты төннәрем.
Бар да карыйлар миңа
Ямьсез, тутыккан күз белән,
Кычкыралар йөземә
Тәмсез, ачулы сүз белән.
Очрасам яңлыш берәүгә,
Яисә күрсәм эш белән,
Күренә елан, тырный күңлемне
Агулы теш белән.
Әрни-әрни ләгънәт әйтәм
Тискәре бу дөньяга,
Мин мәхәббәт нуры дим, ул
Аерылу шәмен яга.
Мәңгегә шул көйгә барырмы
Кара таплы бәхет?
Әллә әйләнер микән җил,
Һәм исәр татлы вакыт?..
«Кайвакытта уйлыймын мин…»
Кайвакытта уйлыймын мин
Уйны – тәмлесен генә,
Тәмле уйларым эчендә
Тәмлерәге – «син» генә!
«Син» генә бар хәсрәтемне
Тараталасың, тарат!
«Син» генә рәхәт кояшын
Караталасың, карат!
«Син» генә – бар күккә патша,
Аш! – диген, күккә ашыйм!
«Син» генә – рух биргән аллам,
«Син» яшә! Һәм «мин» яшим!
«Мин үләм»
Һәрвакыт, чыксам агачлар,
Бакчалар эчләренә,
Шаккатам, тел бәйләнә бу
Дөньяның эшләренә:
Нинди япь-яшь гөл-чәчәкләр,
Нинди урман һәм сулар –
Һәммәсе – тик моң да кайгы,
Кайгылы һәм шау-шулар.
Ул яшел хәтфә келәмнән
Җир йөзен япкан үлән –
Һәммәсе бер кайгылы көй
Көйлиләр; ул – «мин үләм».
«Кеше»
…Шулай әрни, көя-көя
Торам татар арасында,
Үзем дә шул татарның бер
Баласымын баласын да…
Торам, әрним, кинәт сөйнәм,
Тагы каным кибеп көйнәм;
Елаганда, елый алмый,
Кара кан яшемә төйләм.
Эче гел кер малайларның,
Мирасы шул бабайларның,
Кара күңле, кара юлы
Белән үткән бабайларның.
Нәләт сезгә, малайларга!
Нәләт сез дик бабайларга,
Нәләт барлык миңа каршы
Туган йолдыз һәм айларга!
Нәләт, әй син, кара көч, кем
Дип әйтим, белмим исмеңне,
Кисәкләп ташласын кошлар
Җәһәннәмнәргә җисмеңне!
Кирәкми һич миңа моннан
Болай Алла вә саф вөҗдан:
«Кеше» төсле булам мин дә –
Елан – эчтән, болай – тыштан.
Минутлар
Кайвакытлар тормышымда
Бер минутлар табыла:
Зәррә[30] хәтле бер рәхәт бик
Зур биек бер тау була.
Тау булып сыймый күңелгә
Бәгърем өзгән кайгылар
Һәм дә рухымның чәчәген
Каплап үскән кайрылар.
Шул минутта юк булып, бер
Күңлем иркен киңәя
Һәм татарлык җаныма бер
Фахиранә[31] көйләнә.
Бар татарлык каннарым саф
Алсу сөткә әйләнә,
Таш күңелләрем эреп, бер
Чын мәхәббәткә әйләнә.
Шунда яшрен бер фәрештә –
Ак бәхет булмак булам,
Яшренеп һәм шул татарлык
Башына кунмак булам…
Шунда тәмле-тәмле уйлар
Һәм фаразларны корам,
Шунда тик бер чын бәхетле
Һәм рәхәттә ултырам.
Авыл
Әй авыл, син мең шәһәрдән
Мең кабат ямьле вә хуш:
Бер кеше юк бер урамда…
Нинди тын һәм нинди буш.
Нинди иркен, нинди рәхәт,
Нинди бар җир гөл генә;
Синдә төн дә юк, төнен дә
Бер болытлы көн генә.
Ул кара бер күгеңә бу
Фирүзә бит, бик зуры,
Күр аеңны, кайда бар бу?
Бер гаҗәеп бит нуры!
Нинди нурлар сачратып ул
Уйный, нәкъ нурда йөзә,
Нәкъ көлә, нәкъ елмая, нәкъ
Юри бәгъреңне өзә.
Нинди тамчы-тамчы нурлар
Сачраган күк йөзенә,
Чеп-чуар чын бриллиант
Сипкәнмени, күр, үзенә.
Һәм гаҗиб бер яктылыкта
Җир көмеш төсле тора:
Анда – урман һәм дә таулар,
Монда кырлар яктыра.
Синдә бар да чын матур һәм
Чын матур синдә генә,
Тагы да артыр бер матурлык
Китдисәм мин дә менә.
Көлсеннәр!
Үтәр бер ел, тагын бер ел… шулайтеп[32]
Үтәр еллар, үтәрләр юл шомайтеп[33]…
Үтәр еллар эзеннән һәм гомер дә,
Калыр тик күз яшем түглеп гомергә.
Белерләрме ачылыгын яшемнең –
Бәһале һәм кадерле иптәшемнең?
Белерләрме, йә әллә тик көлерләр?
Малайлар су итеп уйнап йөрерләр?
Йөресеннәр дә көлсеннәр! Син ак тик,
Агып, бар җир йөзен капла да ят тик!
Булыр бер көн, ачык антым, торырмын,
Бөтен дөньясына ләгънәт орырмын!
Пигамбәр
Эчемнән ут янып торган чагымда
Күрәм: Җибрил була пәйда янымда…
Күземне бер йокы баскан шикелле
Булам, бугълам үзем, шашкан шикелле.
Тоям: Җибрил яра күңлем ярасын,
Яра да рух сала, алгач карасын.
«Пигамбәр син!» ди дә шунда китә ул
Очып күккә, миңа күргәзә дә юл.
Калам, тетрәп ятам, мин хәл җыйганда
Килә күктән аваз, тетри җиһан да:
«Курыкма, тор, алып хикмәт кылычын,
Тагып билгә баһадирлар кынысын,
Биреп күкрәк ачуга бар, сугыш ач,
Бөтен җиргә мәхәббәт орлыгын сач!
Корыт җирдән языкның кортларын син,
Очыр җилгә аларның йортларын син,
Йөре, әйлән бөтен җирне, сулар кич,
Кеше адлы еланнар калмасын һич!» –
Ди дә күктән аваз, сикереп торамын,
Китеп, бер тау башында ултырамын;
Бизәм шунда тәмам чын-чын күңелдән
Бу дөньяның бөтен җир һәм күгеннән.
Дөньяга
Аһ, әгәр бу күңелем үткен
Сөңге йә ук булсае;
Яисә ул бер уй белән су
Яндырыр ут булсае,
Әмма соң бер эт итеп бу
Дөньяны атар идем,
Җир-суын да яндырыр һәм
Күкләрен ватар идем!..
Юк шул ул көч бу күңелдә,
Ул зәгыйфь, ул кечкенә,
Уйласам уй, сызлый күңлем,
Сызлый җан да эч кенә.
Бигрәк артык изде дөнья…
Калмады сабрым, бетәм,
Тик азаккы тамчы яшьнең
Җиргә тамганын көтәм.
Ул тамар бер, мин бетәрмен,
Тик шуны белсен үзе,
Бу азаккы яшь булыр бу,
Идеалымның йолдызы!..
Бу яшем, юк, җиргә сеңмәс;
Бу калыр, бу ялтырар!
Һәм, караңгы көн бетеп бер,
Мәңге якты ай туар!
Тугмый калмас, бер туар ул,
Идеалым күренер әле,
Шунда эчкән яшенә дөнья
Тончыгыр, күбенер әле!
Ник исәпсез калдырыр җан
Елгалап аккан канын?!
Юк, алыр һәр тамчы канга
Дөньяның мең кат җанын!
Алла
Кем ул – белмим вә нәрсәдер
Белим дип юл да эзләнмим,
Мәгәр аннан бүтән затка
Җегенмим мин вә тезләнмим.
Олуг дим мин Аны һәм Ул
Мине аңлар вә ишетер дим,
Ни сөйлим йә ни уйлыйм, Ул
Йолыр, онтыр вә кичерер дим.
Була үпкәм Аңа бәгъзан,
Дүнәм хәтта, җитәм чиккә,
Тәмам иркә, очынган бер
Бала төсле китәм читкә.
Ләкин күңлем Аны һәр дәм
Үз иткән, Ул даим бергә,
Газап чикмәс җаным бер дә,
Мәгәр чиксә чигәр бергә.
Мөкатдәсмен[34], әминмен[35] бар
Көфердән, бар гөнаһлардан,
Аяк баскан җирем барсы
Гөлстан бер, җинанлардан[36].
Кем Ул андый, сәгыйд[37] иткән
Мине һәм урнымы, белмим,
Беләм тик: бу җаным Аннан
Яратылган, мин – Ул, Ул – мин.
«Уен-көлке музее» ннан (1)
Җырлар
Кодрәтле падишам,
Көн дә каршында торам,
Һади хәлфә дисә берәү,
Валлаһи, тешен кырам.
«Ары барма, кайт бире…»
Ары барма, кайт бире,
Кил, таяныйк киртәгә!
Дәртең булса, журнал чыгар, –
Бай булырсың иртәгә.
Суда сусар йөзәдер,
Суга койрык салмыйча,
Эчкер егет журнал яза,
Айдан бер дә калмыйча.
Алмы синең җаулыгың,
Гөлме синең җаулыгың,
Журналны сирәк язасың,
Әллә юкмы саулыгың?
Безнең урам – су урам,
Кышка керсә бозлана,
Кеше сүзе өскә чыкса,
Һади абзый сызлана.
«Уен-көлке музее» ннан (2)
Думада татар депутаты җырлый
Мәнгәрләрнең өе зәңгәр,
Без дә шулай буятыйк,
Депутатлык ике килмәс,
Уйнап күңел җуатыйк.
Йөзә үрдәк, йөгрә каз
Боты озынга күрә,
Бу Думаны без сөябез
Гомре озынга күрә.
«Зиләйлүк» көенә
Петербурдай кала, ай, таш кала, –
Бик күп калаларга баш кала,
Депутатлык, бәгърем, бик зур мәнсаб[40],
Зиләйлүк!..
Шәригатьнең эшен башкара.
Талларданлай тартма мин ясадым,
Сырлауларын үзең сырларсың,
Бу җырларны, җаныем, тот исеңдә,
Зиләйлүк!..
Депутатлык беткәч җырларсың.
Күрәм: гали…
Күрәм: гали вә шатлыклы
Галәм алда, бар ул алда…
Минем тик бер тәнем монда,
Үзем күктә, мәләк[41] анда.
Еланмы бар кеше җирдә,
Йә аузы канлы ерткычмы,
Селектем кул, тышыннан ул
Йә гәрчә бер хурый кызмы?
Бизеп барлык кеше адлы
Кара эчле еланнан мин
Тоям күңлемне киң, ләкин
Пошамын, әрнимен даим.
Куансын бар галәм һәм дә
Куансын ул, куан син дә!
Ачык бел тик: ачынмыйм һич
Ачы үлгәнемә мин дә…
Татук (Татьяна) җырлый
(«Кабакта мәхәббәт» дигән пьесамнан)
Зөбәйдә сүзләре
Маҗидем, уйланасың уйларыңны,
Талдырып, маңгай терәп, кулларыңны,
Кызганам, карап торсам читтән килеп,
Сып-сылу, япь-яшь кенә буйларыңны.
Кызганам саргылт ап-ак йөзләреңне,
Укый-укый ләгънәт тулы сүзләреңне,
Кызганам керпек какмый карап торган
Өмидсез бер ноктага күзләреңне…
Уйлыйсың, җир йөзендә торыйммы, дип,
Үрмәкүчтәй, мин дә бер ау корыйммы, дип,
Газизә мине ташлап ятка китсә,
Башымны шунда ташка орыйммы, дип.
Маҗид сүзе
Минем төн
Караңгы һәм дә таңы ерак,
Уты сүнгән җәһәннәм – минем төн,
Олы кайгы, олы хәсрәт
Һәм эч пошу тулы гел минем төн.
Минем төн озын, минем төн кара,
Күрмим хәят[49], тирәм дөм караңгы,
Караңгы хәтта янган шәмем,
Караңгыдан рухым да каралды.
Караңгы һәм тар бар күк асты,
Тапмый күңлем бер карар һичкайда,
Карыйм да күккә, очарга уйлыйм,
Уйлыйм, әмма күрмим нур һәм ай да.
Нурсыз ул, нурсыз йолдызлар да,
Хәят беткән, җаны юк таңның да,
Торам да карыйм, юк, таң атмый…
Янам, көям, сызланып, кайгымда.
Егылам да егълыйм, саташам шуннан,
Кешеләр чорный тирәмне өемдә,
28
Фәхри – макталырга лаеклы.
29
Сахиранә – сихерле матурлык белән бизәлгән.
30
Зәррә – тузан бөртеге, атом.
31
Фахиранә – горур булып.
32
Шулайтеп – шулай итеп.
33
Шомайтеп – шома итеп.
34
Мөкатдәс – изге, бөек.
35
Әмин – имин, ышанычлы.
36
Җинан – җәннәтләр, җәннәт шикелле пакь урыннар мәгънәсендә.
37
Сәгыйд – бәхетле.
38
«Йолдыз» газетасының нашире һәм мөхәррире Һади Максуди (1868–1941).
39
Һади Максуди белән Шакирҗан Хәмиди хакында сүз бара. Собрание – Магометанское духовное собрание (Диния нәзарәте).
40
Мәнсаб – дәүләт хезмәте.
41
Мәләк – фәрештә.
42
Тәнәззел – түбәнчелек итү, баш ию.
43
Әхәд – бер (Алла).
44
Буй сону – буй бирү, буйсыну.
45
Ләшәй – берни дә түгел, чүп кенә.
46
Асмани аять катыйг – күк аятьләреннән дә кискен, каты.
47
Гарше көрси – дини миф буенча Алланың иң югарыда, тугызынчы кат күктә урнашкан тәхете.
48
Сәма – күк, күк йөзе.
49
Хәят – тормыш.