Читать книгу Йолдызлы төннәр = Звездные ночи - Султанов Омар - Страница 1

Төркилеккә кайту

Оглавление

Төрки халыкларның тамырлары – мәдәниятләре, әдәбиятлары, гореф-гадәтләре, телләре – ахыр чиктә тарихлары бер чишмә башына барып тоташа. Аллага шөкер, соңгы унбиш-егерме елда без моның асылына төшендек һәм яңадан бер-беребезгә кайта, туганнарча якын итеп аралаша башладык. Телләребездә шактый гына аермалыклар сизелсә дә, төркилек барыбер өстен чыга, шуңа аңлашу, үзара аралашу җиңел бирелә, телләребезнең байлыгын ача гына.

Төрки халыкларның берләшүен бүгенге көндә Төркия башкаласы Анкара шәһәрендә урнашкан Төрексой – төрки халыкларның мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлеге буенча халыкара оешмасы тәэмин итә һәм ныгыта. Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Төркмәнстан һәм Үзбәкстан әлеге оешманың әгъзалары булса, Төньяк Кипрның Төрек Республикасы, Молдавия составындагы Гагауз җире автоном территориаль берәмлеге, Россия Федерациясенә кергән Алтай, Башкортстан, Саха (Якут), Татарстан, Тува, Хакас республикалары күзәтүче дәүләтләр булып саналалар. Төрексой оештырган һәм инде матур гадәткә кереп киткән чаралар даими рәвештә төрки халыкларны үзенә туплап торалар.

Кардәшлек җепләре ныгыган дәвердә Татарстан Республикасының бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты да яңа гасыр төрки бердәмлеге барышыннан читтә кала алмый. Дөрес, XIX гасыр – XX йөз башында төрки телләрдәге беренче китаплар татар наширләре ярдәме белән Казанда дөнья күргән, чөнки ул чорда Казан шәһәре кардәш халыклар өчен рухи башкала ролен үтәгән. Татар телендәге басмалар Идел буенда гына түгел, Уралда, Кавказда һәм Урта Азиядә яшәүче кардәш халыклар арасында да киң таралыш алган. Совет чорында исә Татарстан китап нәшрияты бастырган татар китаплары башка төрки халыкларга да хезмәт итүен дәвам иткән.

2015 елдан ачылган өр-яңа «Төрки әдәбият» сериясе татарлар һәм кардәш халыклар арасындагы рухи элемтәләрне тагын да ныгытыр дип ышанып каласы килә. Безнең максат – төрки дөньяда киң мәгълүм булган, танылган каләм ияләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү, китап итеп бастыру, аларны татар укучысына җиткерү. Сүз һәм хат белән аралашу да кирәк, ләкин китап белән аралашу – иң үтемлесе һәм нәтиҗәлесе.

«Төрки әдәбият» сериясеннән дөнья күргән беренче китап совет һәм төрки әдәбиятлар классигы, Кыргызстан Республикасының ил акыны1, прозаик, тәрҗемәче, күренекле җәмәгать эшлеклесе Омор Солтан улы Солтановның шигырьләрен үз эченә ала. Омор ага – Кыргызстанда бик тә абруйлы шәхес, чын аксакал әдип. Аның дистәләрчә китабы, күптомлыклары кыргыз, рус телләрендә дөнья күргән. Аерым әсәрләре инглиз, алман, испан, поляк, венгр, монгол һ. б. телләргә тәрҗемә ителгән. 2015 ел әдипнең 80 яше уңаеннан төрки телле дәүләтләр арасында Омор Солтанов елы дип тә игълан ителде.

Омор Солтанов әсәрләренә, традицион төрки шигырь калыбын һәм фикер эзлеклелеген саклаган хәлдә, яңалыкка – европа шигъриятенә омтылу хас. Бер шигырьләрендә төркилек ярылып ятса, икенчеләрендә ирекле өслүб хөкем сөрә:

Мин дөньяны синең белән таныдым,

Синнән алдым акылымның ярымын.

Тормышымда кыйммәт күреп барыннан,

Иң кадерле бүләк итеп алырмын.


(«Китапка»)

…Кавказда, кояшның ялгыз баласына охшап,

Ап-ак-ак Эльбрус ята.

Эльбрусны кар каплаган.

Нинди матур ап-ак Эльбрус!

…Ятамын палатада,

      җәймәләр ак.

Өметем Эльбрустагы кардан аграк.


(«Доктор белән сөйләшү»)

Омор Солтанов шигырьләрендә кыргыз халкы, аның гореф-гадәтләре, ышану-инанулары алгы планга чыга. Туган җире, ватаны, туган авылы Тосор, атаклы Ыссык күл, данлыклы Ала-тау, кыргызларның милли каһарманы Манас2, әсәрдән әсәргә күчеп, яңа яктан ачыла, тулылана, укучыны шул серле даирәгә алып керә, төрки тамырларны тоярга, аларга кагылып карарга мөмкинлек бирә.

Шагыйрь туган җире өчен җанын бирергә әзер:

О, туган җир!

Йөрәк белән каплармын дошманыңны.

Мин дөньяда бәхетләрнең барлык төрен табармын,

Син юк булсаң, көл булырмын,

тапмый ялгыз ташыңны.


(«О, туган җир!..»)

Читтә йөргәндә, ул җанына сеңгән тауларын һәм анда үткәргән кадерле көннәрен, яшәеш һәм илһам чыганагы булган күлен сагына:

Хәтеремә Ыссык күлем сеңеп калды,

Сулыш биреп, сагынганда сагыш булып.

Мондагыдай акбүз аттай таулар бармы?!

Аккошлар күл өсләрендә оча кунып.


(«Ыссык күл»)

Яшьли ятим калу да аның иҗатыннан читтә кала алмый, үстергән, тәрбияләгән кыргыз җире каршында ул үзен бурычлы тоя:

Кыргыз җире минем өчен тырышты,

Мин аңа түләп бетермәс бурычлы.


(«Бурычлымын»)

Европага сәяхәте, бигрәк тә Париж шәһәре, биек һәм мәгърур таулар арасында үскән Омор Солтановка көчле йогынты ясый. Париж белән бәйле шигырьләре – «Уйнады колагында тулпарларның», «Пер-Лашез зиратындагы диалог», «Сена», «Мадам-Париж», «Кристина» һ. б. лар – югары кимәлдә язылганнар.

Мәхәббәт шигърияте Омор Солтанов иҗатында аерым урын алып тора. Сөйгән яры өчен ул Ала-тауларны да күтәрергә әзер, кулына богау салып, төпкелләргә өстерәсәләр дә, ул сөйгәне янына килергә көч табачак.

Әсәрләрендәге көтү һәм аерылу сагышы да хисләр өермәсенә бөтереп алып кереп китә дә ахырда күңелдә матур һәм гамьле хатирә булып балкып кала:

Син андасың, мин мондамын – аерым,

Кичә тулып, бүген кабат түгелдек.

Ышанмыйча басып калдым югалып,

Бергә көннәр матур төштәй күренеп.


(«Күзен ачты гөлбакчада сириннәр»)

Җыентыктагы шигырьләр турыдан-туры кыргыз теленнән тәрҗемә ителде, шуңа күрә һәркем Омор ага иҗатының олылыгын, тәмен, куәтен бар тулылыгы белән сизә һәм тоя ала.

Бу китап белән татар укучысы өр-яңа шагыйрь ачачак, атаклы «ил акыны»ның әсәрләренә сокланып, аларны йөрәк түренә үк салып-саклап куячак дип уйлыйм.

Төркиләрнең тарихы тирән, шуңа безгә кыргыз, казах, үзбәк, төрек, азәрбайҗан, төркмән һәм башка кардәш әдәбиятлар аша төркилеккә кайтасы да әле кайтасы. Сәфәребез уң, юлыбыз хәерле булсын!

Ленар Шәех

1

Кыргызстан Республикасының халык шагыйре.

2

Манас – кыргызларның иң зур дастаны һәм әсәрнең төп каһарманы. «Манас», дөньядагы иң озын дастан буларак, Гиннесс рекордлары китабына һәм ЮНЕСКОның кешелекнең материаль булмаган мәдәни мирасы шедеврлары исемлегенә кертелгән.

Йолдызлы төннәр = Звездные ночи

Подняться наверх