Читать книгу Йолдызлы төннәр = Звездные ночи - Султанов Омар - Страница 2

Тау көннәре

Оглавление

Ленар Шәех тәрҗемәләре

Ватан

И ватаным, сөю түккән анам да син,

Фанилыкны якын иткән атам дисәм?

И ватаным, тәрбияләп, кеше иттең,

Синең җылы куеныңнан сөю көтәм.


Айлар үтеп, мизгел елга киткән саен

Төшенеп киләм ватанымның асылына.

Туганнан ук ак-караны таныткан син,

Түзә алмыйм күңелемнең ярсуына.


Ватанымны мин дә сөям, син тагы сөй,

Чөнки ул минем дә өем, синең дә өй.

Кирәк булса, зур горурлык хисе белән

Йөрәгеңне Данко кебек яндыр һәм көй.


Көннәр үтеп, заман алга барган саен

Төшенеп киләм ватанымның мәгънәсенә.

Керем юып, кендек каным тамган җир син,

Шуңа газиз илемнең һәр бәндәсенә.


Теләк

Гомер юлы озак түгел, тукталыр,

Комга тамган тамчы кебек юк булыр.

Әгәр синең эзең калса артыңда,

Горур исмең киләчәккә омтылыр.


Күлгә төшкән алтын мәрҗән шикелле,

Күк йөзендә күзен кыса йолдызлар.

Мин дә шулай: төшеп гасыр төбенә,

Йолдыздай күз кысып торырлыгым бар.


Китапка

Мин дөньяны синең белән таныдым,

Синнән алдым акылымның ярымын.

Тормышымда кыйммәт күреп барыннан,

Иң кадерле бүләк итеп алырмын.


Бу тормышны синең белән белгәнмен,

Синең аша ак, караны аердым.

Кыю, дәртле йөрәгемә тын биреп,

Бәхет көткән иртәгәмә бар, дидең.


Акылыннан өлеш биргән якыным,

Әйткәнеңә җан дустымдай инандым.

Табалмасаң,

яхшы китап күрсәтер

Язмыш, бәхет кай тарафта булганын.


«Нарасый чая кызлардай…»

Нарасый чая кызлардай

Яз көне гөлләр ясана.

Күңелсез булыр яшәеш,

Тормышта хезмәт булмаса.


Көләч күз – яшьлек булмаса,

Танылу алмас сылулар.

Килмәс иде гөлле заман3,

Булмаса әгәр олылар.


Гомернең йомгагын сүтеп,

Мизгелләр ага тиз сызып.

Укы, хозурлан, хезмәт кыл,

Тормышның юлы бик кызык!


«Очар-китәр шушы көнге сәгатьләр…»

Очар-китәр шушы көнге сәгатьләр,

Онытылып мин сөйләгән вәгазьләр.

Тормышымнан ниләр күреп, ни белдем?.. –

Әйтер шуны каләм тигән кәгазьләр.


Тау көннәре

Минем җаным

      шатлыгым

Уртаклашкан тау белән.

Мал көтүче кыргызга

Уңыш бирә тау, дигән.


Хафалансам, ял алам –

Минем көнем тау белән.

Йөрсәң дәртең югалтып,

Тән саулыгы – тау, дигән.


Кендек каным тамган җир –

Ала-тауның арасы.

Тауларда тудым, үстем,

Мин – тау халкы баласы.


Әлсерәпләр бер йотсаң,

Кымыз кебек һавасы.

Серләр белән уралган

Тау сурәтен карачы!


Тау башыннан бик салмак

Чыгып килә ак ай да… –

Күреп тә күңел туймас

Шул тау көннәре кайда?


Бурычлымын

Фрунзедан4 Тосорыма5 килгәндә

Дулкынланам сүз табалмый сөйләргә.


Тосорымнан Фрунзема барганда

Куанамын сүз табалмый бар җанга.


Мин Тосорда балалыгым үткәрдем,

Бәхет сузды җан түремә үткән көн.


Фрунзе миңа белем сөтен имезде,

Гыйлем данын иңнәремә кигезде.


Кыргыз җире минем өчен тырышты,

Мин аңа түләп бетермәс бурычлы.


Акыннар6

«Акыннарга авырмы?

Җанга гел сагыш түшәп,

Һәрвакыт уйлап йөреп,

Калырлармы аз яшәп?»


Ялгышасың, җан дустым,

Авырмасын күңелең.

Акыннар озак яши,

Җырга салып гомерен.


Ятимлек

Ятим калдым, мин ялгыз гаепсезмен,

Җиңү килгәч, әнилегә тиңләштем.

Укып үстем, алып мәктәп белемен,

Китеп барды акыл сорар киңәшчем.


Ятиммен дип, гаепләмим берәүне,

Яхшылардан сүзләр оттым какмаучы.

Арасында дуамаллар булмаса,

Халык икән ятимнәрне яклаучы.


…Ләкин чыны: ятим калу бик авыр,

Китсен, китсен, ул чагымны оныттым.

Мине микән иркәләп ул үстерде,

Шунлыктан тау сусавыдай тоныкмын.


«Кышлагым, балаң идем, бәбкәң идем…»

Кышлагым, балаң идем, бәбкәң идем,

Син үстең, мин дә алга гел омтылган.

Күрмәсәм, күңел йомшап сагындырган

Йә минем атам булган, анам булган.


Мин, йөреп, күпме көннәр үткәргәнмен,

Йолдызлы төннәрне дә күп күргәнмен.

Сузыла күз алдымда сурәт булып

Синдә уйнаган вакыт үткәндәге.


Сагынып килдем күлемә

Сөйгәнемне сагынгандай

Сагынып килеп күлемне,

Ярына басып, тын алдым,

Яшәртеп алдым гомерне.


Каекка7 төшеп, тирбәлеп

Хыялландым, канатландым.

Яр буенда йөри-йөри,

Кыз сөйгән кебек сафландым.


Үтә күренмәле күлгә

Уем белән бергә чумдым.

Караңгылыкны таратып,

Су коендым, мәмнүн булдым.


О Ыссык күл8, Ыссык күлем!

Сагынсам, утлар йотармын.

Дулкының – минем сердәшем,

Шауларын тыңлап ятармын.


О Ыссык күл, Әнкә күлем!

Дулкының – ат, аңа мендем.

Гомердә сагыш булмастай,

Яр буенда җырлап йөрдем.


Онытмадым

Аралап шәһәр эчен атлап йөргән

Серле, тып-тын, ап-ак төн исеңдәме?

Уянып йокысыннан, җемелдәшкән

Утлары Фрунзеның кичендәге.


Без йөрдек кул тотышып юл буенда,

Аксыл төн йолдызларын суга түкте.

Узган яшьлек – гомер юлы шикелле,

Паровоз төтен бөркеп үтеп китте.


Ә вакыт судай акты – онытмадым

Ачылган ап-ак гөлдәй көлгәнеңне.

Ул төнне сөйләп бирдем сиңа гына

Калдырмый бу дөньяда белгәнемне.


Сылу идең. Япь-яшь идең. Кояш идең

Сөюдәй янып торган уемдагы.

Күзләреңне нурландырып карый бирдең,

Син гүя күгәрчендәй куйнымдагы.


Өн катмый миңа карый бар агачлар,

Җандагы сөенечкә күз аталар.

Барча кошлар канатын кагып уза,

Алар тантана, шатлык тараталар.


Искә алам сурәтең күзем алмый,

Әзер мин, килеп җитәм, кил, диюгә.

Рәхмәт, дим, син гүзәлгә юлыктырган,

Сагышны оныттырган бу сөюгә.


Күп көттем

Күңелем күккә очып, болыт кочып,

Сурәтеңне сагынып, ерак йөреп,

Менә мин килдем бүген, мәхәббәтем,

Үзеңне гомеремдәй татлы сөеп.


Төн керсә, күккә карап, йолдыз санап,

Текәлеп күп утырдым, уйга батып,

Менә мин килдем бүген, мәхәббәтем,

Сагынып, ялгыз сине уйлап ятып.


Җан җитмәс тирәндәге энҗе булсаң,

Мин, җитеп, үбәр идем, учка салып,

Бүген мин килдем, җаным, иркә гөлем,

Бик озак көткән җавабыңны алып.


Кыргыз солдатының җыры

Сагындым чал дулкыннары

Шаулаган Ыссык күлемне.

Очына аркар9 утырган

Сагындым биек түремне.


Аттай өреккән балыгы

Ала-тау дәрья-суларның.

Дулкыннар белән серләшкән

Кәләшем – аккошы җанның.


Ни генә салмый уеңа

Сәгатьнең келт-келт җырлавы.

Балык кебек йөзеп үтте

Балалык чакның еллары.


Очканын күрсәм йолдызның,

Йөрәгем сулкылдый шул бик.

Сөйгән яр йөргәндер көтеп,

Йөрәге җирсеп килер дип.


Күл вальсы

Җил йөрсә биеп, сәйран корып,

Дулкыннар күлдә уйнаган.

Аккоштай канат җәйгән болыт

Ярлардан күл буйлаган.

Ыссык күл – гомер шатлыгыдай,

Мәхәббәт җырларыдай.


Төн белән күлнең күркен кара:

Тулган ай йөзеп бара.

Чулпандай кызның гүзәллеген

Күргән күзләрең кайда?

Ыссык күл – яшьлек шатлыгыдай,

Саф сөю җырларыдай.


Җемелдәп күктән йолдыз төшкән

Суыңның тирәненә.

Көмештәй ак балыклар йөзә –

Бу – күлнең бүләге лә.

Ыссык күл – дөнья шатлыгыдай,

Яшьлекнең җырларыдай.


Акчарлаклар шаулашкан мәлдә,

Ыссык күл тынып яткан.

Очырып кардай аккошларны,

Шау-шудан бәгъре каткан.

Ыссык күл – гомер шатлыгыдай,

Мәхәббәт җырларыдай.


«Төн…»

Төн…

Тып-тын…

Сәгать: келт-келт… келт-келт…

Уйлап ятам…

Колак тонып, уйга батам.

Очкындай алыс-еракта йолдызга охшап,

Бер өмет чырт-чырт яна уйда, һич калмый.

Шушы уйны мизгелендә әйталаммы?!

Сызылып секунд йөгерә, кабатланмый.


Егерме биш яшь

Егерме биш яшь, синең белән серләштем,

Җаным кебек яшьлек җырын җырлаштым.

Күзләренә яшьлек тулган айлы төн!

Ул төннәргә һич үкенеч кылмасмын.


Егерме биш яшь, синең белән күрештем,

Көч сынаштым, карулаштым, көрәштем.

Колак салып, яхшылардан киңәш алып,

Улар10 очып, улар кунган җирдә үстем.


Егерме биш яшь, сиңа килеп юлыктым,

Кызган идем, тының белән савыктым.

Тау битеннән намус белән атлыймын,

Ярсу җанлы бер улы мин халыкның.


Яз

Быелгы яз елдагыдай килеп җитте,

Агачларга яшел алка – бөре ялгап.


3

Гөлле заман – яхшы заман мәгънәсендә.

4

Фрунзе – 1926–1991 елларда Бишкәк шәһәренең исеме.

5

Тосор – шагыйрьнең туган авылы.

6

Акын (кырг.) – шагыйрь.

7

Каек – көймә.

8

Ыссык күл – татарча «Кайнар күл», «Эссе күл» мәгънәсенә туры килә.

9

Аркар – архар, тау сарыгы.

10

Улар (кырг.) – тау күркәсе.

Йолдызлы төннәр = Звездные ночи

Подняться наверх