Читать книгу Батырша - Замит Рахимов - Страница 9
Абдулла
Җиденче бүлек
ОглавлениеКүтәрелә барган саен җелекләрне суыра, буыннарны калтырата, сулыш алуны буа торган Ирәндек сырты да, исемнәре мәгълүм булмаган тагын байтак кына кыя-ташлар да артта калды, ут-үлән баскан беленер-беленмәс сукмак түбәнгә авышты. Абдулла үзе дә, тычкан сыртлы җирән аты да җиңел сулыш алдылар. Ул арада киң күкрәкле, куе яллы елдам алаша адымын арттырды, ярсып диярлек алга атлады. Тик аның болай хутлы баруы озакка сузылмады, каршыда, инде сыегая башлаган томан эчендә, тагын бер шәрә кыя пәйда булды. Абдулла тезгенен тартты, туктап калган аты өстеннән тирә-юньгә күз салды. Уңга караса да, сулга бакса да, бер үк манзарага тап булды – кичәдән бирле үзен озата килгән таулар да таулар. Түбәләренә болытлар да менеп җитә алмаганнар әнә, текә битләүләренә ышкылып, алар да адашып йөриләр. Ул карурманнар тагын! Җайдак түгел җәяүле дә ерып чыккысыз. Сукмагыннан яздыңмы – беттем диген. Һай бу Урал! Очы-кырые юк бугай бу кырыс җәннәтнең. Инде икенче көне юлда, як-якта исә һаман да шул күккә ашкан мәгърур таулар да алардан калышмаска тырышып кояшка тартылган нарат-карагайлар. Юлына әледән-әле ярсу-йөгерек елгалар, мәкерле тарлавыклар, мәшәкатьле тау үткелләре дә юлыга юлыгуын. Әмма алары да даладагы сыман иркенлек хиссияте бирмиләр, шушы бихисап кыя-сөңгеләрнең, карагай урманнарының дәһшәтле мәһабәтлеген арттыралар гына. Шуңа карамастан монда үзеңне ничектер хөр, иркен итеп тоясың. Булса да булыр икән ыгы-зыгысыз, шау-шусыз илаһи бер төяк! Әнә ич күпме юл үтте, ник кенә бер бәндә очрасын да, ник кенә бер кеше тавышы ишетелсен. Хәтта кошлар да тынып калган. Күк ут өсте – Питрау җитте шул, Питрау. Әллә соң шул шомлы-дәһшәтле тынлыгың белән бөек микән син, Уралтау?! Шушы әкияти гүзәллектән, бөеклектән шулкадәр әсәрләнгән иде ки, тезгенен кулына алганын сизми дә калды. Әмма кузгалып китәргә өлгермәде, кайдандыр, сул тарафка сузылган ике тау арасындагы үзәнлектән, шушы төбәк баласы – башкорт егетенең киң күкрәктән сузып-сузып җырлаганы ишетелде:
Уралкайзан бейек, ай, тау булмас,
Уралкайзы һөймәс тә йән булмас.
Үз илкәе өсөн корбан булган
Ир-егеткәйнең гүмере йәл булмас.
Ниһаять, җыр еракка китеп тынды, Уралның күгелҗем таулары арасында эреп юкка чыкты. Абдулла исә аты өстендә һаман да таш сын сыман утыруында. Юлына кузгалып китә алмый, сихерләнгән иде егет. Вә әй хәсрәт, сагыш дигәнең ошбу азат төбәккә дә килеп җиткән икән ләбаса! Аңа бит әле бая гына мондагыдай хөр-аулак урыннар, мондагыдан да бәхетле кешеләр бүтән беркайда да юктыр сыман тоелган иде. Беркатлы димә инде син бу күңелне. Булмаган ди! Кыерсытылганнар, җәберләнгәннәр белән дөнья тулы хәзер. Теге чакта, Ташкичүдән кайткан мәлдә, өстенә очып килгәндәй тоелган дәһшәтле Каракош бу борынгы тауларга да төртелеп калмаган икән шул, Урал аръягына ук барып җиткән. Вә әй хәсрәт, бер генә дә иреккә тиенгән төбәге юк микәнни соң бу Рәсәйнең?!
Абдулла тезгенен җибәрде, күн итек үкчәсе белән атының корсагын сыдырып алды – шактый гына хәл җыярга өлгергән алаша адымлы гына кузгалып китте. Сукмак, каршыдагы ялангач кыяны урап үтте дә, теге тар үзәнлеккә килеп төште, уңга борылды, юлчыны бая гына теге башкорт җайдагы китеп югалган якның капма-каршысына юнәлтте. Монда чагыштырмача тигез иде. Абдулла, тезгенен ияр кашына элеп, янә уйга батты. Барча халаеклар Каракош канаты астында диген. Ә ул, ахмак, әнә шул җиһанны томалап килгән пырдымсыз көчтән Урал аръягына китеп котылмакчы булды. Дөресрәге, качты. Посарга түгел, кылычка ябышырга кирәк булгандыр, бәлки?!
Әйе, Ташкичүдән кайткач, аңа үзләренең Карышбаш авылында шөгыль табылмады. Мостафа мулла әле типсә тимер өзәрлек: мондагы бердәнбер мәчеткә дә, аның янындагы бәләкәй мәктәпкә дә якын килермен димә. Ни чарадан бичара дигәндәй, үзләреннән ике көнлек юлда гына булган Гъәйнә иләвендәге Илеш мулла авылына барып урнашырга, малайларга сабак тыңлатырга насыйп булды аңа.
Төпләнгән җиренә сүз килерлек түгел иде анысы. Ни дисәң дә, халкы үз каның – татарлар. Илеш үзе – янып торган ир уртасы кеше, бик бирелеп имамлык итә, мәчеттән башкасына катнашмый, мәдрәсәгә кереп тә карамый диярлек. Хәер, аның сабак тыңлатыр вакыты да юк, җаны-тәне белән хөкемдарларга бирелгән. Түрәләрнең урысы булмасын, үз мөселманыңныкы булмасын – аңа барыбер, гел шулар тирәсендә чуала. Инде алары якын-тирәдә булмаган тәкъдирдә дә, телендә гел патша хәзрәтләре дә шәрәфәтле мәликә генә. Күзе алдында ак патшага тел тидерүче табылса, гыйсъянчының бугазын чәйнәп өзәргә әзер, билләһи. Бу кадәр бирелгәнлек аның үзенә дә кыйммәткәрәк төшә төшүен, шуңа бәйле рәвештә әледән-әле авылдашлары, хәтта якыннары белән телгә килә. Ахры шуңа, мулланы яратып бетермиләр авылда.
Абдулла да аның әлеге гадәтен башта ук өнәмәде, мәгәр дәшмәде. Мәдрәсәдә үз иркендә булуыннан үтә канәгать иде ул, дөнья мәшәкатьләренә тыгылмый гына сабыйларга сабак бирүендә булды. Тик бу ыгы-зыгылы дөньяда үз кабыгыңа гына бикләнеп яту мөмкин түгел икән шул. Бервакыт Унаш углы Илешнең ишегалдына килеп керсә, мондагы хәлгә шаккатып калды Абдулла.
Мулланың куштаннарыннан берәү – Алпамыш Хафиз – җиргә сузып салынган ялчы Гапсаттарның шәрә артын камчы белән каезлый. Бер мизгелгә генә катып калган Абдулла, исенә килеп, җәлладның өстенә атылды, аның имән күсәгедәй нык кулын тотып алды. Кызарып-бүртенгән, тирләп чыккан Хафиз гәүдәсенә ятышмаган нәзек тавыш белән чыелдап җибәрде:
– Чау, нишләвең, мөгаллим?!
Тавышка өйдән Илеш мулла килеп чыкты, ишегалдында бәхәс, тавыш купты. Байтак тарткалашкач, шул ачыкланды: елга якын Җаек буенда яңа кальга кору эшләрендә булып кайткан бабул Гапсаттар хезмәт хакы турында сүз кузгаткан икән. Илеш аңа: «Анысын падишаһтан сора», – дигән. «Падишаһ бик еракта шул, безнең моң-зарларны ишетми», – дип җаваплаган тегесе. Патша хәзрәтләре хәтле патша хәзрәтләренә тел тидерүе өчен суктыруы икән аны хәзрәтнең.
Ничек итсә итте, барыбер ялчыны аралап алды Абдулла. Әмма бу изгелеге аңа явызлык булып кайтты. Илеш яшь мөгаллимгә кырын карый башлады, җай чыккан саен, иләү старшинасына аны яманлап сөйли торган булды.
Анысы инде шулай үтеп тә китәр, онытылыр иде, бәлкем. Күп тә үтми, авылда ике кешенең кулга алынып, Уфа төрмәсенә озатылулары хәбәре таралды. Каравыл өендә җыелган агай-эне арасында моннан ун еллар элек яу чапкан Алдар белән Күчемнең батырлыкларына шаккатып сөйләгәннәр, имеш. Илеш мулла алар өстеннән шикаять язган, тегеләрнең ишле балалары өелеп ятим калган.
Хәбәр Абдулланы чыгырыннан чыгарды. Ул, дәресен ташлап, Илеш мулла йортына китте. Килеп керүенә коры гына сәлам бирде, хуҗаның җавабын көтмәстән, аңа ябырылды:
– Нишләвең инде бу, хәзрәт?! Үз мөселманнарыбызны хәбесханәгә озаттыргансың бит… Тиз ара халыктан тамга җыярга, кайтарырга кирәк үзләрен!
«Сәламгә җавап кайтарырга» дигән авызы ачык калды Илешнең. Шул гомер дөньяда яшәп, аңа каршы сүз каткан, акыл саткан кеше юк иде. Ул агарып калды, аннан бурлат булып янып чыкты, ык-мык итте.
– Нәрсә?! Бәне үрәтмәкчеме сән, хәсис! – дип җикеренде ул бераздан.
Бу вакыт исә Абдулла капкадан ук чыгып бара иде инде. Ул мәдрәсәгә таба борылмады, авылның бердәнбер озын урамы буйлап китте. Ахшам намазы җиткәндә, авыл халкы исеменнән «прошинҗә» язылган, аңа тугыз дистәдән артык тамга куелган иде.
Теге агайларны төрмәдән чыгардылар чыгаруын. Тик Абдуллага тынгылык калмады монда – Илеш ачыктан-ачык һөҗүмгә күчте, мөгаллимнең һәр адымыннан чи эзләде. Бәхеткә, бу чак инде Абдуллага аның гына теше үтәрлек түгел иде. Авыл халкы аны тиз танып алды. Яшь мөгаллимнең биниһая гыйлемлеге, гадәләтлеге, гаделлеге хакында сүз, авылга гына сыешмыйча, бөтен Гъәйнә иләвенә таралып өлгергән иде. Бер гаилә кешеләре, күршеләр арасында килеп туган низаг-бәхәсләрне хөкем итәргә, бигрәк тә теркә малы, мирас бүлү кебек җәнҗалларны хәл итәргә аны чакыра торган булдылар. Якын-тирәдәгеләр генә дә түгел, бөтен вулыс, хәтта ике-өч көнлек юл ераклыгындагы авыллардан да Абдулла катына киләләр иде.
Монысы инде, Илеш фикеренчә, законсыз мулланың чамадан чыгуы булды. Ул мөгаллим белән күрешмәс, сөйләшмәс хәлгә җитте, куштаннарын аңа каршы котыртты. Җитмәсә, яшь мөгаллимнең мәдрәсәдә ниләр сөйләвен шәкертләрдән сорашып йөрүе мәгълүм булды. Монысы Абдулла өчен аеруча хәтәр иде. Ник дигәндә, ул остазы Габделсәлам үрнәгендә малайларга дин сабагы белән рәткә дөньяви фәннәрдән дә кайбер мәгълүматлар бирә, патшаларның залимлекләре хакында кайбер риваятьләр дә сөйли. Бу хәл түрәләргә барып ишетелгән тәкъдирдә, эшнең ахыры начар бетәсе, Илеш мулланың тантана итәсе көн кебек ачык иде.
Баш исән-сау чакта моннан китеп котылырга мәллә дип йөргәндә, Абдулланы Уфа провинция кәнсәсенә чакырттылар. Хәбәрне ишетүгә, йөрәге чымырдап китте. Вә әй хәсрәт, ахыр чаккан икән Илеш. Хәбесханә сасысын исниселәре бар икән әле. Ул булган кадәр китап- язуларын карындыкка төрде дә фатиры хуҗасына тапшырды, чормага яшереп куярга кушты. Юл уңаена Карышбашка сугылып, ата-анасы белән хушлашып чыгасы итте. Әмма өенә кайткач, тәмам олыгаеп, йомгак кадәр генә калган атасын, гомере буе авыр эштә эшли-эшли коры сөяккә калган анасын күргәч, аларны борчыйсы итмәде. Тапкан-табынган акчасын аларга биреп, туган нигезендә төн үткәрде дә провинция башкаласына чыгып китте.
Әйа, кодрәтлесең икән, Хак Тәгалә, – Илеш мулла шикаять язарга өлгермәгән булып чыкты. Аны Уса юлындагы Гәрәй вә Иректе иләүләреннән алынган гарызнамәләрне тикшерү, әлеге дә баягы – туганнар арасында мирас малы хакында чыккан низагны хөкем итү өчен чакыртканнар икән. Шатлыгын йөзенә чыгармады Абдулла, мәгәр бу эшкә бишкуллап алынды – төп нигезгә дә, Карышбаштагы фатирына да кереп тормастан, Уса юлына китеп барды.
Батыршаһ мөгаллимгә олуг түрәләрнең йомышы төшү хәбәре аның үзеннән алда кайтып җиткән, ул гынамы, бөтен Агыйдел, Караидел, Әй буйларына таралып өлгергән иде. Илеш мулла аны зурлап каршы алды, губернатор көткәннән ким кыланмады. Алай да бу аның чираттагы мәкере генә икәне йөзенә чыккан иде. Чыннан да, чырае якты булса да, эшне итәге астыннан йөртте Илеш, мөгаллимне кысуның яңадан-яңа юлларын уйлап чыгарды. Шуннан инде китәргә дигән фикерен тәмам ныгытты Абдулла. Җитмәсә, җае да чыгып тора. Уфада ул очраклы гына Урал аръягыннан килгән Мөслим старшина белән танышып китте. Үзләренең мишәр кешесе икән. Авылларындагы мулла дөнья куйгач, мөселманнар – имамсыз, малайлар мөгаллимсез калган. Шуңа кулай кеше эзләп килүе икән. Абдулланың кемлеген белеп алгач, чат ябышты, Мөслимгә «кодаларга» тотынды.
Ярый, үткән эшкә – салават. Илеш мулла авылында ел ярым микъдары сабак тыңлатуы бик тә шәп килеп чыкты тагын. Мөслимдә ул эшне зурдан кубып, үзенчә башлап җибәрде. Җитмәсә, Мөслим старшина «мөгаллим» дип өзелеп тора, кирәк мәдрәсә хаҗәтеннән, кирәк шәхси йомышларыннан ярдәменнән ташламый. Өстәвенә авыл халкы да аны үз итте, «Мелла Батыршаһ» дип, өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар. Үзе хакындагы сүзләрнең Урал аръягына да барып ирешүен сизенде Абдулла. Шулай булып чыкты да. Аны янә авылдан авылга, вулыстан вулыска чакыра башладылар, агай-эне арасында туып кына торган бәхәсле мәсьәләләрне китапча хәл итүен үтенделәр. Әле атна элек кенә Мөслимгә инде әллә кайда еракта калды дип исәпләнгән Уса юлындагы Уран иләвеннән бер татар килеп төште, гозерен сөйләде. Атасы үлеп, мирас бүлешә-бүлешә өч агай-эне зык килеп беткәннәр икән. Булган кадәр малның зур өлешен төп йортта калган төпчекләре эләктергән. Теркә малын китапча гадел итеп бүлеп бирүне үтенүе.
Кешенең гозерен аяк астына салу гадәте юк Абдулланың. Нишләсен – янә атка менде. Шунысы да бар: аның йөремчәк күңеле инде байтактан юл мәшәкате өнәп йөдәтә иде. Аннан килеп, ил-җирдә ниләр барын белеп тору да кирәк бит әле аңа. Чулман буендагы Уран иләвенә ашкынып кузгалды – шунда дип китеп барышы яшь мулланың.
Ашап-эчеп, ял итеп алгангамы, кәефе күтәренке иде юлчының. Утлаганнан соң аты да тынычланган, хәл алган – юлның башындагы сыман ярсып атлавында. Инде тирә-юнь дә шактый үзгәрде: таулар кечерәеп, шөкәтсез тарлавыклар кылганлы үзәннәр, көтү йөрешле яткыллар белән алышынды. Бераздан инде юлаучы беренче юкә уйдыгына тап булды. Бу исә алда яфраклы урманнар башлана, чал Урал артта кала бара дигән сүз.
Һай, мәгърур Уралны шулай ансат кына кичтем дисәң, сүзеңә берәү дә ышанмас. Тау елгаларының ашкынулы ярсуы сабырлана төшсә дә, Урал әле далага баш бирергә ашыкмый. Урыны-урыны белән ул тагын да кыргыйланып, тагын да хәтәрләнеп китә сыман. Кояш түбәнәеп килгәндә, Абдулла һәр ягы урманлы таулар, агачлар арасыннан таш маңгайларын ялтыратып торган кыялар белән уратып алынган «казан» га килеп төште. Каерылып үлән үскән тын яткылны урталай ярып аккан йөгерек инеш каядыр кояш баешына ашыга, шул тарафтагы чагыл-кашлаклар арасына кереп югала. Инешнең ике ягындагы тау итәкләреннән дә чишмәләр тибеп тора. Монда шулкадәр ышык ки, адашып кына да җил әсәре килеп керешле түгел. Төн уздыру өчен моннан да кулай урынны көндез чыра яндырып эзләсәң дә тапмас идең әле.
Абдулла яр буенда каралып торган сүнгән учак янына килеп туктады. Кемдер ташыган утынын да ягып бетермәгән, тирә-юньдә коры чыбык-чабык ауный. Алай да төн үткәрергә җитмәс. Беренче эше итеп мул гына утын ташып куярга булды. Ат сыртындагы иярен чишеп алды, йөгәннең тезгенен алашаның муенына урап бәйләп куйды да аны чирәмгә җибәрде. Тегесе исә утларга да, су эчәргә дә ашыкмый, каккан субайдай басып тора. Үзе тынычсызлана, колакларын уйната, пошкырына. Якын-тирәдә үләксә-мазар бар, күрәсең. Абдулла үзе тыныч иде. Алай да җәясе белән садагын, чукмарын кул очынарак куйды, һаман да янында уралган атның муенын сыпыргалап алды, аннан шапылдатып янбашына сукты:
– Йә, бар, утла!
Үзе җәһәт кенә урманга кереп китте. Ни гаҗәп, алашасы да шомлы пошкырына-пошкырына аңа иярде. Егет, аңа игътибар итмәстән, куелыктан ауган агачлар сөйрәп чыгарды, корыган имән төпләрен каерып алды, аларны ягачак учагы янына ташыды. Ияре капчыгыннан чакматаш белән мәшкә чыгарды, ут көйрәтте, учагын ягып җибәрде. Алаша исә һаман аның янында таптана иде.
Бу хәл Абдулланы пошаманга салды. Ат бер дә юкка тынычсызланмас, янәшәдә хәвеф-хәтәр булмаса, болай кыланмас. Ул тирә-юньне урап киләсе итте. Коралларын тотып, аланга түшәлгән кылган келәмен иңли-буйлый башлады. Ләкин бу бәләкәй яткылда шикләнерлек берни дә юк иде. Атына һәм үзенә ачуы чыгып, инеш буйлап учагына таба кайтып килгәндә, яр буенда – яртылаш җиргә иңгән мунча кадәр булыр – мүкле ташка тап булды. Бакса, аның кылган сүсләре чайкалгалап торган төбендә бер сәләмә ята. Сәләмә генә дә түгел, шул кулга алгысыз чүпрәк-чапрак арасында адәми зат гәүдәсе дә ауный бугай. Йоклаган дисәң, ат пошкыруына күптән уянган булыр иде. Мәет микәнни соң? Шикләнә-шөбһәләнә якынрак килде, таштан ике адым чамасы кала туктап, сәләмә өеменә эндәште:
– Әй!
Җавап бирүче түгел, кыймылдаучы да булмады. Абдулла алгарак иелде, сәер нәрсәне җентекләбрәк карарга тотынды. Җиргә капланып яткан яланаяклы бәләкәй гәүдә. Ул, батыраеп, тегенең янына ук килде, җирдәгенең катып беткән җиләне якасыннан алып, аны аркасына әйләндерде. Чиксез ачыгудан корып кипкән, ябыгудан зәңгәрләнеп беткән, бите чыпчыкныкына охшап калган бу тереклек иясе алты-җиде яшьләрендә булыр малай иде. Битен-башын, муенын кара болыт булып тирес чебене баскан – күптән түгел генә җан тәслим кылган, күрәсең.
– Ләхәүлә вәләкуәтә…
Абдулла җилән чабуы белән чебеннәрне куып таратты, чиркана-чиркана малайның битен, муенын капшады. Юк, үлгәнгә охшамаган, тәнендә җылы бар. Өстенә үк иелде, байтак кына йөзенә карап торды. Малай сизелер-сизелмәс кенә тын ала иде.
Баланың коры ботакка охшап калган гәүдәсен күтәреп алды да учагы янына ашыкты. Хуҗасы кулындагы сәер нәрсәне күргәч, ат хәтәр пошкырынды, чабып китәргә ыргып-ыргып куйды, аннан тынычлап калгандай булды.
Көтелмәгән табышын инеш ярына алып килде Абдулла. Аны мүк сыман тыгызланып торган кылган өстенә салды да кесәсеннән киҗеле киндер тастымал чыгарды, аны мул итеп чылатты һәм малайның битен сөрткәләргә тотынды. Тегесе су салкынын сизде бугай, хәлсез генә иреннәрен кыймылдатып куйды, кибеп-коргаксыган теле белән ялмангандай итте. Шуңа сөенеп, Абдулла тастымалын тегенең авызына куйды, чүпрәкне сыгып, иреннәренә су тамызды. Малай тернәкләнә төште, комсызланып ялманды, ниһаять: «Су-у!» – дип ялварулы пышылдады.
Абдулла, тастымалын җыеп тоткан хәлдә, инештән су алды, аны малайның авызына агызды. Тегесе исә эчте дә эчте. Инешкә тагын һәм тагын юллады Абдулла, әмма бәлагә тарыган бала эчеп туймый иде. Моның соңы начар буласын чамалап, чүпрәген үлән өстенә ташлады, малайны учак янынарак алып килде, җиләнен салып башы астына кыстырды. Тегесе исә әле һаман да: «Су! Су!» – дип ыңгыраша иде.
– Җитеп торыр, катасың киләмени, тиле?!
Малай тавышка күзләрен ачты, таныш булмаган кешенең кызгылт чыраена, сакалсыз иягенә карап торды, аннан янә:
– Су-у-у! – дип илерде.
– Сабыр ит, олан, сабыр ит, өзлегерсең, – дип юатты аны Абдулла һәм янәшәдәге атына карап алды. Анысы, берни булмагандай, тыныч кына утлый иде.
Мескен сабыйга тагын бер кат су эчергәч, Абдулла биштәреннән зур, түгәрәк арыш ипие, пешкән тавык, йомырка һәм корт чыгарды. Тавыкның бер ботын сындырып алды да малайга сузды. Тегесе хәлсез кулы белән калҗаны эләктереп алды, комсызланып аңа ябырылды, күз ачып йомганчы ялмап йотты. Ә сагышлы күзләре коткаручысы кулларында иде. Түзмәде, тавыкның икенче ботын да бирде Абдулла, аннан кисәк кенә азык-төлеген җыештыра башлады.
– Берьюлы күп булыр, олан. Түз, Алладан сабырлык сора!
Малай аның сүзләрен аңламый бугай, мөлдерәп капчыкка карап торуында. Ә күз төпләрендә яшь тамчылары. Ул да түгел, алар терекөмеш булып аның арык бите буйлап тәгәрәделәр.
Мәгәр Абдулла аяусыз иде бу минутта. Алай да ипиеннән бер кыерчык сындырып алды, аны малайның кулына тоттырды да зиһенен башкага юнәлтү нияте белән сораштыра башлады:
– Ни атлы буласың?
– Яхъя, – дип мыгырданды малай, ипие белән булашып.
– Алай. Ничәдә инде?
– Белмим.
– Баруыңмы, кайтуыңмы?
– Әллә тагы…
Сүзенең һич кенә дә рәте-башы юк иде. Ә Яхъяның кем һәм кайдан икәнен белү кирәк иде Абдуллага. Адәм баласы бит, чалып ташлый алмыйсың. Тереклек иткән җиренә илтеп атасы булыр бу бичараны. Шуңа да һаман сорашуында. Җавапларының гына атасы-анасы юк. Нигә дисәң, малайда сүз хафасы түгел, һаман да ашау белән мавыгуында.
Менә ул ипи кисәген соңгы валчыгына кадәр ялмап йотты, янә теләнергә тотынды. Бу юлы инде Абдулла йомшамады, комсыз малайга янап алды:
– Йөдәтсәң ташлыйм да китәм үзеңне. Бишектәге нарасый түгелсең. Әйткәнне аңла, сөальләремә җавап бир: кайсы карьядән буласың?
– Карьядән түгел, завуттан мин. Тимашевкадан. – Яхъя инде адәм рәтле сүз сөйләр хәлгә килгән иде. Алай да аның җавапларыннан башта берни аңламады Абдулла сорашты да сорашты. Инде тәмам эңгер төште, күз бәйләнде, учак күзгә күренеп яктырды. Чем-кара күзләрен йокы баса башлаган малайны сүз белән газаплау сузылды да сузылды. Шул рәвешле бик озак маташкач кына, Яхъяның өзек-төтек җавапларыннан аның язмышын ачыклагандай булды мулла.
Ул аңлаган кадәресе шул: малайның атасы татарлардан сирәк һөнәр иясе – мәгъдән танучылардан булса кирәк. Гаиләсе белән Тимашевка дигән заводта балчык өйдә гомер сөрсә дә, җәйләр буе таулар арасыннан кайтып керми икән. Былтыр да иртә яздан, җирнең туңы бетәр-бетмәс чыгып киткән кола-яланга. Аның кайдалыгын вә шөгылен бер кеше – Яхъяның анасы гына белә, имеш. Хатын ире янына әледән-әле барып йөри, тамагына кабарга ризык ташый торган булган. Ата кешенең эш урыны заводтан бик еракта түгел, күрәсең. Җәйге матур көннәрнең берсендә улы Яхъяны да иярткән ана. Кыргый таулар, калын урманнар арасындагы сизелер-сизелмәс сукмактан шактый озак барганнар болар. Малай барын тәфсилләп сөйли белми. Хәтерендә шул гына калган: сырка оясы кебек кенә чокырга төшеп-менеп йөри атасы. Агач чиләккә салып, шуннан ниндидер ташлар алып чыга да аларны зур чүмечкә сала, учак утында эретеп карый. Шунысын бер дә онытмаган малай: «Бу тау гел бакырдан тора», – дигән, имеш, атасы.
Шул көннән бирле атна үткәндерме, аймы – бервакыт кичен бик соң кайта анасы. Чәчләре тузган, елый-елый шешенеп беткән, бармакларында тырнаклары кубып, куллары канга баткан. Анасының сулкылдый-сулкылдый сөйләгәненнән шуны төшенә малай: теге бәләкәй баз ишелеп, атасын таш баскан, шунда күмелеп үк калган. Бичара анасы коры кулы белән көнозын казыса да, иренең ирексез гүренә төшеп җитә алмаган.
Шуннан соңгыларын инде малай хәтеренә нык сеңдергән булса кирәк, калганнарын адәм аңларлык итеп сөйли. Аягына сыер баскан шул. Бер тиен көмешсез, иписез һәм утынсыз утырып калганнар бит балчык өйдә. Ана көн саен завод өйләре буйлап йөри – керләр юып, тамакларын туйдырмакчы. Бәп-бәләкәй заводта каян килсен ди андый эш. Кара халыкның үз гаиләсе, хатын-кызга шул кер юудан башка шөгыль дә юк икән монда. Җитмәсә, үзләре дә ачлы-туклы. Бердәнбер түрәнең исә янып торган асраулары бар.
Яхъяларның болай да хәерче йортлары коточкыч мохтаҗлыкка төшә. Икесе дә ярым шәрә, ач. Ана бар тапканын-табынганын улына ашата, үзе ачлыктан шешенеп, танып булмас хәлгә килә. Аннан ялгыша-саташа башлый. Беркөнне аның үле гәүдәсен завод буасыннан табып алалар. Ачка үлеп яткан Яхъяны бер урыс крәстияне үзләренә алып китә.
Монысын ишеткәч, Абдулланың колагы торды, ярыйсы гына тернәкләнеп киткән малайга чираттагы соравын бирде:
– Урыслар да бар, алайса?
– Анда гел урыс диярлек.
Монысы инде Абдулла өчен көтелмәгән яңалык иде. Ул бит моңа хәтле урысларны гел түрә-мазардыр, каратун-пуптыр, атлы казактыр, кораллы гаскәридер дип кенә күз алдына китерә иде. Нократ иделе, Чулман, Җаек кебек зур сулар аша кәмәчыгышларда паром йөртүче, зур көймәләрдә ишкәкче, Уфа урамнарында ниләрдер майтарып йөрүче кара эштәге урысларны да күргәләде күргәләвен. Тик ул аларын чын урысларга санамый иде. Шуңа да:
– Урыс түгелләрдер алар, – дип куйды.
– Юк, чыкылдап торган урыслар. – Малайга тәмам җан керде, дөнья күргән агайдай бәхәсләшә үк башлады. – Почмакларында үзләренең аллалары да бар. Янә дә килеп, мин бит алар телен аңлыйм, бераз гына сүләшә дә беләм. Ипине – «хлип», балтаны – «тапур», пычакны «нужык» диләр. Минем ише малай-шалайга «сирота» дип кенә җибәрәләр.
Бак син бу чирле чебешкә! Урысча сукалый, имеш. Ул уйлаганча, бөтенләй үк сукыр тычкан түгел, ахры, бу малай актыгы. Абдулла җитдиләнде, Яхъядан төпченебрәк сорашырга тотынды.
– Шул завут дигән җәһәннәмдә эшлиләрме?
– Ие инде. Кайсы аз-маз җир сөрә, чәчеп-урып та маташа. Байтагының сыеры бар – печән чабалар. Күбесе корымга, сөремгә батып йөри барыбер. И-и, аларның бәйрәмнәре күп. Шул бәйрәм дигәннәре җиттеме, кабакка кереп хәмер чөмерәләр дә өелеп сугышалар.
Алай, җилкәләренә дөнья баскан урыслар да байтак, алайса. Казан ягыннан качып килүчеләрнең сүзләре хак икән. Урыс та ике төрле, димәк ки, берләре – түрә, икенчеләре – ябай халык. Бәс шулай икән, ни җаннары белән түзеп торалар, нишләп әле ул бердәнбер түрәне бугазыннан алмыйлар?
Инде тәмам төн булды: ай калыкты – аланны сихри нурга күмде. Абдулла, соңара башлаган ахшам намазын укып алмакчы булып, урыныннан кузгалды. Борылып инешкә таба китәм дигәндә, тагын туктап калды – малайның язмышы ачыкланып бетмәде ләбаса.
– Соң сән нишләп йөрисең дә кая барасың болай?
– Үзем дә белмим.
Шулай дип җавапласа да, һаман төпченә торгач, ниятен әйтеп бетерде Яхъя. Аны үзләренә алып кайткан Игнат дәдәйнең тормышы да очын очка ялгап кына бара икән. Алай да гаиләсенә сыендырган малайны, Яхъя кышны аларда чыккан. Тик тегенең марҗасы, Анна түтәй, малайның артык кашык икәнен еш кына телгә алып тора икән. Җәй җитүгә, турыдан ук яра башлаган:
– Син инде үз ягыңа, үз халкың арасына авыш, сынок, – дигән. – Илда чыпчак улмяй, – дип, сүзен татарча ныгытып та куйган.
Атасы белән анасының Ык буендагы бер авылдан күчеп килүләрен ишетеп белә икән малай. Авылның исемен генә хәтерләми. Кулына Анна түтәй биргән ипи катылары төенләнгән киҗеле ашъяулык тотып, туган ягына дип юлга чыга Яхъя. Урман-таулар арасында буталып йөри торгач, юлдан яза. Монда ничек килеп егылганын да белми.
Тәһарәт яңартып, ашык-пошык кына намазын укып алгач, янә табын кормакчы булып, учак янына килде. Тик Яхъя инде кылган-келәмгә авып йоклап киткән иде. Абдулла аннан-моннан гына капкалап алды да, иярен баш астына куеп, күккә карап ятты. Күк йөзе эреле-ваклы, якты вә сүрән йолдызлар белән тулы иде. Һай, санап очына чыга алучы бар микән бу йолдызларның?! Юктыр. Баксаң, җирдәге халаеклар саныннан да күбрәктер әле алар. Ә сыйганнар бит, сыйганнар күк гөмбәзенә! Халаеклар исә сыймый, сыярга да теләми. Берсен берсе кимсетә, җәберли, суя. Син начар, син вак-төяк, янәсе. Ә бит вак халыклар да, бөекләре дә юк дөньяда, Аллаһы Тәгалә барын да тигез яраткан кешеләрнең. Мәгәр куәтлерәкләренең түрәләре һаман ирәйгәннән-ирәяләр. Бигрәк тә урыс түрәләре котырына, ике ел буе җәберлиләр бит инде мөселманны, көн яктысы күрсәткәннәре юк! Башка халаекларны кимсетүчеләр үзләре дә игелек күрми инде анысы. Хагы шулай. Әмма изәләр, көч-куәтләре белән масаялар. Ярый, бер дин тотучылар башка аллаларга яисә балбалларга табынучыларны кыерсытсыннар да ди. Ни әйтсәң дә, кыйблалары башка – ызгышмый-талашмый хәлләре юк! Урысны урыс кысуны ни дип аңлатырга менә?! Җир җитмиме, малмы, данмы?! Әллә соң бәндәләр табигатендәге азгынлыкмы бу? Вә әй хәсрәт, патша әгъзәм хәзрәтләре, ягъни шәрәфәтле мәликәбез белми микәнни шул хәлләрне? Юктыр. Белсә, халаекларның үзара низагына юл куймас, һәркайсына туры юлны күрсәтер иде. Белмидер шул, һай белмидер!
Шулчак Яхъя саташып кычкырып җибәрде. Абдулла, җылыткан урыныннан торып, малай янына килде, «бисмилла» сын әйтеп, аның маңгаеннан, битеннән сыпыргалады, догасын укып, битен өшкерде. Яхъя тынычлап киткәч кенә, янә барып ятты. Инде бөтен барлыгын шушы малай язмышы биләп алды. Вәт бәла. Нишләтергә моны? Ташлап кына китәр идең дә бит, кәҗә бәрәне түгел. Үзең белән алсаң да – вай. Ни ашатырсың да кая куярсың? Бер-бер ил-җирдә ышанычлы кулларга биреп калдырсаң, ачтан үлмәс үлүен, рәхәт тә күрмәс. Бәхете җиңгән тәкъдирдә дә бер-бер башкорт агаена бабул-кол булыр – бары шул. Малай исә тере күренә, каһәр. Ашатып-эчертеп аягына бастырсаң, сабак тышлатып, гыйлем-гыйрфан бирсәң, хәйран гына ир чыгып куюы бар үзеннән. Әллә соң атай белән анайга алып кайтыргамы? Миннән игелек күрмәделәр, бахырлар, карт көннәрендә бер юанычлары булыр Яхъя.
Уйлары шундыен мавыктыргыч иде ки, аларның карарга әверелүен тоймый да калды. Хак, Карышбашка алып кайтырга үзен! Тәненә ит кунып, көч җыеп алсамы?! Атасының кулы арасына керерлеге, картның бер дигән ярдәмчесе булырлыгы бар ич аның!
Абдулла малай язмышы хакында үрсәләнеп яткан арада, таң сызылды, үләнгә чык төште, аланга куе томан ятты – чиркандырып җибәрде. Ул, урыныннан кузгалып, учакка ботак-сатак өстәде, янәшәләрендә генә аягында килеш черем итеп торган атына карап алды. Аннан, кире каккысыз нияткә килеп, бөгәрләнеп яткан Яхъяга эндәште:
– Тор, олан, кузгалабыз!
Ике тәгәрмәч эзе уртасында шактый такырайган ат сукмагы ярылып яткан дала юлыннан җирән алаша шәп җилдерә. Өстендәге җайдагы гына бераз сәер кыяфәттә – гүя корсаклы хатын. Баксаң, ялгызы түгел икән бит юлчы, алдында чәүкә баласы сыман бер малай утыра. Әйе, ат өстендә алар һаман икәү. Шуңа карамастан алаша өзлексез юырта, адымлап барганда да шактый нык алдыра. Шулай булмый ни, Уралның бу як итәге буйлап кулайрак җәйләү эзләп йөргән мәшәкатьләр артта калды. Табылдык малайны күз яшедәй саф сулы күлдә ком вә күбекле үлән белән ышкып-ышкып югач, Яхъяга яңа сауган сөт эчерә-эчерә көтүченең хәзинәдә барын ашатып, аны хәл алдырган өч көн эчендә алаша да хәйран гына егәр алып өлгергән иде. Абдулланың Урал алды буйлап уралып йөрүе бушка китмәде. Язмыш аны Җомагыл атлы киң күңелле бер башкорт җәйләвенә алып килде. Хуҗа үзе дә, аның кыр казахларыннан булган ике көтүчесе дә гаҗәеп юмарт, кешелекле булып чыктылар. Ашау-эчү, байларча ук булмаса да, шактый мулдан иде, хәтта ки көн саен калҗа, кымыз кебек нигъмәтләрдән дә авыз итәргә туры килде. Анысыннан да бигрәк, тәмам бетәшкән Яхъяга сөте мулдан. Тустаганлап та, агач чиләккә капланып та эчте малай – күзгә күренеп хәлләнде.
Алары үлем чигенә җиткән Яхъя өчен җир өстендәге җәннәт булса, җәенке киң битле, каратут йөзле, кәҗә сакаллы, тулып-ташып килгән Җомагыл агай белән очрашу Абдуллага үзе бер бәйрәм иде. Хикмәт шундадыр ки, җәйләү хуҗасы киң башкорт далаларындагы хәлләрдән хәйран гына хәбәрдар, өстәвенә җайлап кына тезеп, очын очка ялгап, җор тел белән сөйли дә белә.
Өч көнлек сүзнең сөземтәсеннән шул мәгълүм булды Абдуллага: ил-җирдә әлегә иминлек иминлеген. Мәгәр далада көне-ае белән ишәя барган типтәр-бабуллар арасында ниткәндер ризасызлык, канәгатьсезлек көйри, коткы күперә, яшенле яңгыр алдыннан гына була торган тымызык ыгы-зыгы кайный, имеш. Булыр да, типтәрләр вә бабуллар – төякнең иң хаксыз-хокуксыз, изелгән-тапталган бәндәләре. Туган-үскән җирләреннән кубарылулары гына җитмәгән, монда күченеп килүләренә, җир дия-дия, башкорт асабаларына коллыкка төшкәннәр. Ул мескеннәр зарланмый кем зарлансын тагын.
Ярый, ни булса да булыр, туасы көннәр барын да аныклар. Хәзергә ил-җир хәлләрендә гаме юк әле Абдулланың. Күңеле күтәренке, нияте, – тизрәк Карышбашка кайтып, Яхъя дигән ошбу йон йомгагын атасына калдыру. Аннан инде иркенләп Уран иләвенә бару, теге ыгы-зыгылы гаиләне иминләп кайту. Шунысы аяныч: шушы малай актыгы аркасында төп юлыннан язды. Менә бар инде хәзер сораша-сораша. Син ашыксаң, ул кабалана дигәндәй, кирәк чакта юлы аулак, авыллары да сирәк очрый бит әле аның.
Ятим малай белән сөйләшә-сөйләшә, бәләкәй генә инеш ярында төн уздырганнан соңгы көндә юлы җанлана төште Абдулланың. Берәмләп тә, төркем-төркем булып та бер якка таба атлаучы җәяүлеләрне узып китте, ат менгәннәре исә аны басып җитте. Барысы да бер тарафка ашыгалар. Шунысы сәер: күбесенең кулларында күсәктәй саллы таяклар, билләренә чукмар кыстырганнары да байтак. Өс-башлары әллә кемнән түгел: өсләрендә чикмән, аякларында чабата. Ачык изүләреннән киндер күлмәкләре күренеп тора, киҗеле ыштан балакларын тула оеклары балтырына тыкканнар. Сорашмаса да сизенде Абдулла: типтәр-бабуллар. Кием-салымнарының үзгәрәк тегелешләренә караганда, араларында татарлар гына да түгел, чирмеш-чувашлар, мукшы-арлар да бар. Аз-маз гына ябай башкортлар да, хәтта ки берән-сәрән урыслар да күренгәли. Шулар, типтәр-бабуллар! Тик кая ашыгалар? Ояларына үлгән елан ташлаган кырмыскалар сыман, ыгы-зыгы килүләре тагын. Түзмәде Абдулла, чаптырып үзен узып барган өч атлыга иярде, янәшәсенә туры килгән шадра битле, түгәрәк кара сакаллы татар җайдагына сөаль бирде:
– Кая барыш болай, кардәш?
Шадра аңа ачулы гына карап алды, мәгәр җавапсыз калуны килештермәде, теше арасыннан гына:
– Мәләкәскә, – дип ысылдады.
Себер юлындагы бу авылның исеме колагына чалынганы бар иде Абдулланың. Тик аның белүенчә, Мәләкәстә иләү агасы, ягъни волость старшинасы яшәми бугай ла. Нигә дип баралар, ни дип тупланалар? Җиһандагы һәр хәл-әхвәл белән кызыксынучан мулланың чуар йөрәгенә җитә калды: ул тынычлыгын югалтты, сөаленә җавап табасы килүдән йөрәге лепелдәде, шадра белән тигезләнү ниятеннән, күн итеге үкчәсе белән атын кымтырык- лады.
– Нәстә бар соң, ау-яу юктыр бит?
– Бәй, белмәйсеңмени? Яңа Указ чыккан бит. Шуны Мәләкәстә кычкырып укыйсылар икән.
– Белмәдеңме, хәбәр хәерледәнме, хәерсездәнме?
– Хәерлегә булмас. Патша әгъзәм хәзрәтләренең кайчан әле халаекка файдалы указ чыгарганы бар?! Юк, туган, хәерлегә булмас!
Сөйләшә-сөйләшә, ябай гына бер авылга барып керделәр. Монда инде халык өйләр саныннан бик күпкә артып киткән, урамнар кысрыкланып калган. Җәяүлесе-җайдагы кайнап тора, барысы да бер якка – каравыл өенә таба тартыла. Аның янындагы иркен бушлык тәмам тулып, Сабан туе мәйданына охшап калган. Төркемне атлы түгел, җәяүле дә ерып чыккысыз.
Абдулла якындагы тыкрыктан ындыр артына чыкты. Яхъяны култыгына кыстырган хәлдә атыннан төште, малайны былтырдан калган салам күбәсенә утыртты да атын киртәгә бәйләде, аннан кабат малайга борылды:
– Син шунда тын тартмый ултыр, олан. Мин – хәзер…
Сүзен әйтеп бетермәде, авыл уртасындагы каравыл өенә таба китте. Ул якынлашканда инде төркем тәмам тулып ташыган, бар да урталыктагы утын өстенә төбәлгән иде. Мурый башлаган агачлар өстенә дүрт кеше менеп баскан. Берсе офицер мундирыннан, таш сынныкы сыман салкын вә җансыз чырайлы. Йөзе матур тагын үзенең. Кыяфәтенә караганда урыс булса кирәк. Янәшәсендәге типтәрләрдән сорашып белде Абдулла, – чыннан да шулай, вахмистр Моисеев Иван дигәннәре. Аның уң ягында – салпы кара мыеклы мәһабәт бәндә, биленә кыны таккан сотник Бахметьев, имеш. Офицерның сул канатында – бәләкәй буйлы, чандыр гәүдәле, кулындагы кәгазь төргәген җәеп тотканы – писарь Рахманкул Җанбирдин, ди. Алардан арттарак ялангач кылычына таянып торганы, бөтен битен кап-кара сакал-мыек басканы – казак Порошин Михаил булып чыкты.
Абдулла килеп басканда, писарь Рахманкул дигәннәре нәзек кәҗә тавышы белән көчәнә-көчәнә нидер укып маташа иде. Аның тавышы арткы рәттәгеләргә килеп ирешми диярлек. Алай да вакыт-вакыт «ясак», «җан башыннан түләнә торган салым», «имана» дигән сүзләре яңгырап-яңгырап китә – һәрхәлдә, сүзнең ни хакында барганын чамаларга мөмкин.
Рахманкул укып бетергәндерме-юктырмы – мәйдан кисәк кенә беравыздан үкереп җибәрде:
– Сик-сән ти-ен?!
Аннан инде төркемнең әле бер, әле икенче ягыннан аерым-аерым ачулы авазлар ишетелә башлады, ата – улны, ана кызны аңламастан, тавыш купты:
– Кирәкми-и-и!!!
– Түләми-и-ибез!!!
Сотник Бахметьев дигәннәре беләгенә камчы элмәге эленгән кулын югары күтәрде – мәйдан сагаеп калды. Халык тына төшкәч, ул Указда язылганнарны үз сүзләре белән аңлатырга кереште. Сотникның тавышы көр, куәтле иде – барын да ишетеп торды Абдулла. Сүз элек бал, чәшке яисә сусар тиреләре белән йорт башыннан түләнә торган ясакны җан башыннан акчалата бирелә торган салымга күчерү хакында икән.
– Акылың алтын икән – үзең түлә! – дип кычкырып җибәрде Абдулла эргәсенә туры килгән теге шадра.
– Хак, түрәләр үзләре бирсен!
– Сукыр бер тиен дә түләмибез!!!
Халык төркеме кызганнан-кыза барып, мәйданны тоташ гүләү күмеп китте. Ул да түгел, баш очларында таяк-күсәкләр болганды, җанлы боҗра, кысылганнан-кысыла барып, түрәләрне урап алды. Йодрыклар утын өеме өстендәгеләргә таба кизәнде. Сотник Бахметьев кыныннан кылычын тартып чыгарды, казак Порошин да, коралын баш өстендә болгый-болгый, түрәләр алдына чыгып басты.
Эшләр болайга киткәч, типтәрләр төркеме бераз сүрелеп калгандай булды. Әмма халыкның сабырлыгы нибары мизгелгә сузылды, мәйдан өстендә янә берсеннән-берсе усал, янаулы тавышлар яңгырады:
– Сөйрәп төшер!
– Ур-р-р!
– Тап-та!
Төркем кайнап хәрәкәткә килде: ярсудан шашынган бәндәләр утынлыкка ыргылды, шул тарафка таяклар, ташлар очты. Тегеләр дә кан исе чыкканны сизделәр бугай, җанлы боҗраның сыеграк җирендә торучыларны этә-төртә, бәрә-ега каравыл өенә ташландылар.
Төркем тагын бер мәлгә сабырланып калды, аннан кинәт күк күкрәгәндәй тавыш, ыгы-зыгы купты:
– Тотыгыз, тот!
Гаярьрәкләр каравыл өенә ябырылды. Ләкин аның калын имән тактадан суккан ишеге эчтән ни беләндер терәтелгән булып чыкты. Янә аптыраш, янә янау-гайрәтләнү:
– Ват-җимер!
– Ут салыгыз, ут!
Шушы тамашага хәйран калып торган Абдуллага кинәт нидер булды. Ул, үзе дә сизмәстән, куәтле беләкләре белән халыкны як-якка ишеп, утын өеме янына килде, арада иң озын һәм иң саллы имән багананың юан башыннан күтәреп алды.
– Әй азаматлар, тотыгыз! – дип кычкырды ул ишек төбендәгеләргә.
Аның ни кылырга ниятләвен бик тиз төшенеп алдылар. Баганага берьюлы дистәгә якын егет килеп ябышты. Җитез генә күтәреп алдылар да, коры корык йөрткәндәй, җиңел генә каравыл өенә ябырылдылар. Егетләр йөгереп килгән шәпкә, имән багананың нәзек очы ишеккә китереп бәрде – имән такталар шартлап чәрдәкләнде, ярылды, ул арада ишек капланып төште. Багана исә, аның өстеннән шуып, өйгә үк кереп китте, идәнгә чалтырап кылыч килеп төште. Казак Порошин ишек төбендә үк торган икән, кылычы артыннан ук үзе бөгелеп куырылды:
– Кулны, кулны харап иттегез, ворлар!
Ул сынык уң кулын сулы белән күкрәгенә кысып, үкереп елап җибәрде. Егетләр исә аңа карап кына суынмадылар: түрәләрне эләктереп алдылар да, акырта-чыелдата сөйрәп, тышка алып чыктылар. Сотник Бахметьевның кулларын үз камчысы белән артка каерып бәйләделәр. Вахмистр Моисеевка да бау табылды. Әмма шашынган халыкның моның белән генә туктап калыр исәбе күренми иде. Кайсыдыр сотникны сугып екты, анысы өстенә вахмистр барып төште, камчылар чыжлады, һавада күсәкләр уйнады.
Башлап Абдулла аңына килде:
– Туктагыз, җаннары җәһәннәмгә олакмый торсын. Бәй, тегесе кая соң, өтеге?!
Чыннан да, писарь Җанбирдин, ятьмәдән ычкынган шамбы балыгы сыман, юкка чыккан иде. Алай да кайсыдыр күреп калган. Бер тарафта тупланып торган атларның берсенә атланып, иләү агасы яши торган Теләш авылына ычкынган икән. Шул ачудан ярсып, янә кабынып киткән халык җирдә, кан эчендә яткан түрәләргә ташланды. Шашынган кешеләр тегеләрне таптап-изеп, үч алу ләззәтеннән кинәнгән мәлдә, мәйданда куәтле аваз яңгырады:
– Туктагыз! Кан коясыз лабаса!
Кыйнаучылар теләр-теләмәс кенә сүрелделәр, тавышсыз-өнсез яткан ике гәүдәгә тагын берничә мәртәбә суккалап алдылар да яннарына ук килеп туктаган җайдакка бактылар. Иләү старшинасы Сөеш Әбҗәков шул икән инде. Ул чал сакалына ятышмаган җитезлек белән атыннан төште, канлы мәйданның уртасына атылды:
– Туктагыз, дип әйтәм!
Мондагылар аңа текәлеп каттылар. Үз сүзләренең кодрәтеннән гайрәтләнеп киткән Сөеш кара тиргә баткан типтәрләр каршына килде, алдарак торган егеткә акайды:
– Әһә, морза Карабаш углы?! Кәтергә!
Аннан янәшәдәгеләргә ябырылды:
– Исмәгыйль Исхак углы?! Дарга!
– Миндияр Ураков?! Ругырвикка!
– Аһ, хәсис чирмеш! Кинҗәбай Илбарыс углы, сән дә монда?! Зинданга!
Старшина кисәк төртелеп калды – күзләре Абдулланың сакал-мыексыз чыраена текәлгән иде.
– Монысы ниткән бур тагын? Ас…
Сүзен әйтеп бетерә алмады, Абдулланың тимердәй нык йодрыгы аның маңгаена килеп төште – Сөеш гөрселдәп җиргә ауды, телдән язды. Шуны гына көткәндәй, күсәкләр дөпелдәде, камчылар чыжлады.
Волость старшинасын эт итеп кыйнап ташладылар. Аннан инде һәркайсын, ботыннан сөйрәп, каравыл өенә кертеп аттылар, өсләреннән бикләп алдылар.
Күнекмәгән эштән тирләп, тәмам суга баткан егетләр утын агачлары өстенә утырыштылар. Тамашадагы халык аларны урап алды. Сүз үзеннән-үзе каравыл өендәгеләргә берәр эш кылу хакында киңәшкә күчте.
– Күлгә илтеп атыйк! – диде юеш кара чәче битенә төшеп ябышкан егетләрнең берсе.
– Юк, тураклап этләргә бирик! – дип каршы төште аерылып чыккан киндер күлмәгеннән шәрә кулбашы күренеп торганы.
Халыкны ерта-төртә, озын буйлы, сары чәчле ир-егет алга чыкты – кулында чакматашлары:
– Әйтегез генә – хәзер ут салам!
– Авылны көл итәргәме?! – Аңа каршы берьюлы дистәгә якын кеше үкереп җибәрде. – Кыр капка баганасына ботларыннан асып куйыйк!
Берсеннән-берсе куркынычрак киңәшләрнең очы-кырые юк иде. Абдулла бәндәләрнең җан ачуы белән әйтелгән сүзләрен тыңлап-тыңлап торды да телгә килде:
– Ашыкмагыз әле, җәмәгать! Боларны тәмуг кисәве итүе ансат ла ул. Исәннәрендә бер-бер файдага ярамаслармы? Алып чыгыгыз әле теге әфисәрне!
Егетләрнең икесе җил-җил атлап каравыл өенә кереп китте. Ә дигәнче Моисеевны сөйрәп алып чыктылар да төркем уртасына китереп бастырдылар. Күзләре, үле балыкныкыдай, дөньяга өметсез карыйлар иде вахмистрның.
– Ат китерегез! – дип боерды Абдулла.
Йөгәнле ат җитәкләп килделәр. Мулла Моисеевка дәште:
– Син үз аңыңдамы, вахмистр?
Моисеев дәшми генә ияген какты.
– Аңласаң, вәйт шул, – дип дәвам итте Абдулла. – Хәзер үк Уфага кайт та полковник Люткинга әйт: типтәрләр вә бабуллар бернинди салым-алым да түләмәячәкләр, диң!
Төркем аның сүзен хуплап гөрләп алды:
– Хак! Дөрес!
– Тик бел: шул ук указ белән кире кайтсаң, җаның җәһәннәмдә булыр!
Ярым үлек хәлендәге вахмистрны күтәреп алдылар да атка атландырып куйдылар. Ирексездән, илчене озата барырга дип, татарлардан Уразмәт Олыкаев алынды.
Кешеләр кыр капкадан чыгып барган ике җайдакны сүзсез генә карашлары белән озатып калдылар да кайсы кая тарала башладылар. Инде Абдулла да тынычлап, аек уй йөртер хәлгә килгән иде. Салам күбәсендә утырып калган Яхъя белән киртәгә бәйләгән аты исенә төште, ашыкмый-кабаланмый гына ындырлар ягына китеп барды.
Тарих битләреннән. Яңа оешкан Оренбург губернасында крестьяннарның иң ярлы һәм кимсетелгән катламы – типтәр-бабулларның көне-сәгате белән арта баруы мондагы финанс тәртибен чуалтып ташлый. Чыннан да, 1744–1748 елларда үткәрелгән Икенче ревизия мәгълүматларына караганда, Оренбург далаларындагы күпчелеге татарлардан торган типтәрләрнең саны егерме тугыз мең ир-ат җенесенә якынлаша. Мишәрләр дә һаман ишәя бара. Аларның исәбе инде, йомышлы татарларны да кертеп, ике мең бер йөз йортка җитә яза. Шуннан инде типтәр-бабуллардан имананы йорт башыннан түгел, җан башыннан җыю мәсьәләсе килеп баса. Дөрес, бу инде Россия өчен яңалык түгел. Балтыйк диңгезенә чыгу өчен, шведлар белән казалы сугышлар алып барган Пётр Беренче, казнаны тулыландыру максатыннан, әле 1718 елда ук салымны җан башыннан түләү турында Указ чыгара һәм 1719 елдан башлап үткәрелгән Беренче ревизиядән соң ул гамәлгә ашырыла. 1722 елда исә хөкүмәт вазифаларын үтәүче Сенат аны янә элеккеге ясакка алыштыра. Гасыр уртасы якынлашканда, бригадир Бардукевич әлеге мәсьәләне кабат кузгата. Сенат исә бу хакта Неплюев фикерен белешмәкче. Оренбургның беренче губернаторы – Пётр патша шәкерте, остазы сүзен куәтли – типтәрләр һәм бабуллар елына җан башыннан сиксәнешәр тиен түләргә тиешләр дип саный. Бер уңайдан мишәрләрне дә истән чыгармый Неплюев, йорт башыннан егерме бишәр тиен имана түләүләрен мәгъкуль күрә.
1747 елның 11 маенда Сенат губернатор проектын раслый. Уфа провинция канцеляриясенә, Указны алу белән, аны урыс һәм татар телләрендә халыкка җиткерү йөкләнә.
Яңа салымны җыю башлануга, типтәр-бабуллар аны түләүдән баш тарталар: «Бу патша указы түгел, бәлки, урындагы түрәләрнең башбаштаклыгы», – дип шаулашалар. 16 июльдә имана җыю максаты белән волость старшинасы Сөеш Әбҗәков карамагындагы Мәләкәс авылына килгән түрәләрне халык кыйнап ташлый. Чуалышка Бидәй, Әбҗәй, Алтынбай, Нөрки авылларының кешеләре дә кушылып китә.
Уса юлының Таил авылына да өч йөзләп типтәр-бабул җыела. Яңа салым хәбәреннән тәмам ачуы чыккан халык, тагын биш-алты көннән Уфа янындагы Чеснаковка елгасы буена, ягъни баш күтәрүче башкортларның даими туплану урынына җыелырга, түрәләрне дә шунда чакыртып, йөрекчеләр сайлау һәм аларны Петербургка озату мәсьәләсен хәл итәргә, дигән карарга килә.
Ул арада провинция үзәгенә Уса юлына имана җыярга дип чыгып киткән дворян Иван Пекарьскийдан хәбәр килеп төшә. Типтәрләр старшинасы Кирмәт Иделев командасына килеп җитүгә, үзләрен халык урап алуын, сотник Айгилдене кыйнап ташлауларын, салым-алымнан баш тартуларын җиткерә ул.
Ишетелмәгән-күрелмәгән хәл: чуалыш, ыгы-зыгы мишәрләр арасына да барып керә. Кемнең инде имана түлисе килсен ди! Мишәрләрдә гомер булмаган нәрсә ләбаса! Казан юлындагы старшина Сөләйман Диваев командасындагы мишәрләр, җыелып, олы тавыш кубаралар, әлеге салым дигәннәреннән коткаруны сорап, патшага бару өчен йөрекчеләр сайлап куялар.
Кыскасы, восстание ялкыны бөтен төбәкне чорнап ала.
Уфа провинциясенең баш түрәсе – полковник Люткин тәмам шүрләп кала, фетнәне бастыру өчен, өстәмә көчләр сорап, Оренбургка чапкыннар чаптыра.
Неплюев инде аннан башка да барыннан хәбәрдар. Ул ашыгыч рәвештә 20 июльдә хәрби киңәшмә җыя. Генерал-майор фон-Штокман, полковник Василий Пальчиков, подполковниклар Зосим Кудрявцев һәм Михаил Исаков, премьер-майор Семён Кублицкийлардан торган бу киңәш-табышта типтәрләр һәм бабуллар яши торган гыйсъянчы төбәккә татарча әйбәт сөйләшүче майор Кублицкийны җибәрергә, дигән карарга киленә. Андагы хәлләрне күреп, өйрәнеп кайтсын, янәсе.
Анысы чыгып китүгә, Уфадан рапорт белән чапкыннар килеп төшә. Полковник Люткин Мәләкәс авылына җыелган типтәр-бабуллардан татар телендә язылган хат алуын хәбәр итә, ышанычлырак булсын диптер инде, гарәп хәрефләре белән чуарланган кәгазьне дә теркәгән. Хуш, аны укырлык кына тылмачлары бар Неплюевның. «Без, Имән кала салынганнан бирле, бабул ясагы түләп киләбез һәм аны элеккечә җыеп бирергә әзербез. Әмма ләкин яңа салым салуга баш бирмибез, шәрәфәтле патшабикәбез катына бару өчен, һәр дүрт юл кешеләренә пашпурт бирүне гозер итәбез», – дигәннәр бит канальялар.
Губернатор сәгате белән янә хәрби консилиум чакырта. Мәртәбәле киңәшмә, кичекмәстән Уфага генерал фон-Штокман җитәкчелегендә Троицк, Ревель һәм Пенза полкларын, алардан тыш регуляр армия составына кермәгән чукынган калмыклар, тугрылыклы башкортлар һәм мишәрләр – җәмгысы 1749 гаскәри вә кораллы кеше җибәрергә, дигән карарга килә. Инде чуалыш һаман да басылмый икән, ярдәмгә мең ярым Җаек казагы һәм дә Мәскәү драгун полкы барып җитәчәк. Генералга тылмач итеп Шәфи Җанайдаров билгеләнә. Көч-куәт зурдан булса да, фон-Штокманга ахыр чиктә генә корал кулланырга рөхсәт ителә. Инде эш көч куллануга барып җитә икән, моны башкортлар һәм мишәрләр кулы белән башкаруның мәгъкульлеге әйтелә.
Фон-Штокман гайрәт орып Уфага таба юл ала. Губернатор исә кылган чаралары хакында Сенатка ундүрт биттән торган хат яза һәм Троицк полкының патшага хезмәт итәргә ашкынып торган яшь вахмистры Михельсонны яшерен генә Петербургка озата. Тагын чирек гасырдан соң Пугачёвның атаклы полковнигы Салават Юлай улын тотып, бөтен Россиядә дан казаначак Михельсонның тәүге зур эше була бу.
Вахмистр пайтәхеттән тиз әйләнеп кайта һәм Неплюевка Сенат күрсәтмәләрен тапшыра. Үтә кансызланмаска, шикаять белән башкалага баручыларны тыймаска, киресенчә, аларга ярдәм итәргә, баш күтәргән типтәр-бабулларны бастыруда башкорт һәм мишәрләрдән файдаланырга, диелгән була анда.
Монысы күрсәтмәләрнең беренчесе генә булмаган, күрәсең, бу вакыт инде майор Кублицкий башкортлардан һәм мишәрләрдән зур гына отряд туплап өлгергән була. Казан юлының мишәр старшиналары Яныш Абдуллин, Салих Мөслимов, Аит Чалтин, Шәрип Мряков һәм әлегә үз командасындагылар кузгалганны ишетмәгән Сөләйман Диваев, башкортлардан Әхмәр Әсәнов, Әҗәгол Акшаев, Якуп Чинмурзин, Бакый Апачев кебек иләү агалары бик теләп майорга ярдәмгә алыналар һәм тиз арада, үз егетләреннән биш йөз илле кешене атларга атландырып, типтәрләргә каршы яу чыгалар.
Ул да түгел, бөтен төбәкне патша гаскәрләре баса, канлы бәрелешләр булып ала. Восстание, әлбәттә, бастырыла. Хөкүмәт гаскәрләре фетнә җитәкчеләреннән унсигез татар, җиде мишәр, биш ар, өч чирмеш һәм бер урыс крестьянын кулга алалар. Мортаза Курмашев, Абдулла Сюлеев, Мортаза Алиш, Биктимер Азаматов, Ибраш Каменев, Сабанай Ураев, Сенька Семёнов, чыбыркы белән кыйналганнан соң борыннары кистерелеп, мәңгелеккә Рогервик каторгасына озатылалар. Калганнарын чыбыркы белән суктырып, «яхшы» кешеләр кулына тапшыралар. Ә рус крестьяны Пётр Плотниковны, кыйнаганнан соң, өч елга сөргенгә сөрәләр.
Яңа салымны типтәр-бабуллардан ярты ел эчендә җыеп алалар. Баш күтәрүчеләрне бастыруда җан аткан мишәр һәм башкорт старшиналары затлы кылычлар белән бүләкләнәләр. Түрәләр тантана итә. Алай да губернатор Неплюев ярсыган халыкның тәмам тынуына ышанып җитми әле, гаскәриләрне еракка җибәрмичә, аларны Минзәлә һәм Кичү крепостьларында гына тота.
Гыйсъянчы авылны чыгып, байтак җир киткәч кенә тәмам суынып, тынычланып калды Абдулла, акыллы фикер йөртер хәлгә килде. Менә син әй, тагын тыелып кала алмады. Соң инде типтәрләр аңардан башка да үз дигәннәрен эшләгән булырлар иде ләбаса. Алай дисәң дә… Бәндәләрнең һәркайсы үз хәлен генә кайгыртып, һаман шүрли-шөбһәләнә тереклек итсә, гел үз җанын гына кайгыртса, кем теш күрсәтер теге Каракошка?! Шөкер, саваплы эш майтарды, азмы-күпме ярдәме тиде халыкка. Алаен алай да, бик егәрле шул әлеге кара шәүлә, көчле-куәтле. Аны болай ансат кына, алдан киңәш-табыш итми, җыенмый-тупланмый гына кинәт кубып җиңәрмен димә. Бар халаек берегеп, бердәм кузгалганда гына, ни дә булса чыгуы бар.
Ул, йокымсырап барган малайны кулына кыса төшеп, узган юлына борылып карады. Дала тын вә хәвефсез иде. Тирә-юньдәге иминлек шөбһәле уйларын куып тараткандай булды. Тезгенен ияре кашына ташлап, атына чөңгереп алды, хәбәрсез иркенләп бармакчы иде. Әмма булып узган вакыйга һәм шуңа бәйле сөальләр җанына тынгылык бирмәде.
Тукта, типтәрләрнең бу боласы үзгәрәк түгелме соң? Күрдек, араларында татарлардан кала арлар, чирмешләр, чувашлар, хәтта ки урыслар да бар. Башкортлар вә мишәрләр аз азын. Алай да гыйбрәтле генә килеп чыга бит әле. Аларны кулларына корал алырга мәҗбүр иткән уртак нидер бар булып чыга түгелме? Әйе-әйе, бар андый нәрсә – уртак нужа, уртак кыерсытылу ул. Димәк ки, бар халыкның теләк-омтылышы да уртак – җилкәсен басып торган җәбер-золымны алып ташлау. Әгәренки шул уй-исәп белән янган халаекларның барын бер йодрыкка туплап, дәррәү ташланганда, киртә-манигъларны җимереп узарга, явыз Каракошның да җанын җәһәннәмгә олактырырга була лабаса! Ие, бөтен хикмәт шунда – Рәсәйдәге барлык юксылларның бергә укмашуында. Тик кем туплар да, кем берләштерер аларны? Бит ботка да үзе пешми, кемдер пешерә аны. Димәк ки, халаекларны туплап, яуга күтәрү өчен, гаярь ир-егетләр кирәк. Әйе, Җансәет, Сары батырлар, Җангали Шөгеров, Хәсән Карачуриннар, Степан Разиннар, кайда сез?! Алар вә Күчем баһадирлар, ник дәшмисез?!
Янә дә килеп, бу яуның моңа хәтле ишетелмәгән-күрелмәгән тагын бер ягы бар бугай бит әле. Электән ишетеп белгән яисә үзе күргән болаларда халаеклар, гадәттә, урыс түрәләренә каршы гына күтәреләләр иде сыман. Бу юлы, бак, үзләренең сотник-старшиналарын да кыйнап ташладылар. Бәс шулай икән, явыз Каракошның азгыннары мөселманнарның үз араларында да бар булып чыга түгелме? Ә ул хәзергә чаклы, йә беркатлы димә инде, татар-башкортларың бары да кимсетелүчеләр генә дип йөрде. Хәер, остазлары Габделрахман белән Габделсәлам дә шулай дип өйрәттеләр ләбаса. Баксаң, нәсара дине тотучыларга һәм дә килеп Мөхәммәд өммәтенә генә аерылмый икән ич Рәсәй халкы, һәр өммәт үзе ике катлы икән ләбаса! Алдагы яуларда кардәш кардәшкә, туган туганга каршы кылыч күтәрә икән – һич тә гаҗәбе юк.