Читать книгу Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - Зиннур Мансуров - Страница 4

ТУКАЙ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘЛӘР
БЕЗДӘ ӘДӘБИЯТ БАР, ҺӘМ ДӘ БАЙ ӘДӘБИЯТ!

Оглавление

Теләсә нинди милләтнең тәрәккыятен әдәбияттан башка күзаллап булмый. Сәнгатьнең әлеге төре Казан ханлыгы вәйран ителгәннән соң хәтта кайбер дәүләти вазифаларны да үз өстенә алган. Әдәбиятның халык язмышыннан аерылгысыз рәвештә яшәп килүен Габдулла Тукай да яшьли үк нечкәләп аңлаган. Шагыйрь гасырлар буе тупланган язма мирасыбызны да нәкъ менә шундый күзлектән карап бәяләгән, төрлечә якынлыкта аралашып торган каләмдәшләренә дә әлеге кырыс хакыйкатьтән чыгып, үз мөнәсәбәтен белдергән, кәгазьгә төшерелгән һәрбер кәлимәсенә кан-яшь белән сугарылган ошбу бердәмлекнең асыл мәгънәсен салырга омтылган. Аның халык иҗаты турында сөйләгән лекцияләрендә дә сүз сәнгатенең төп миссиясе басым ясап күрсәтелә. Аерым кешеләргә язылган шәхси хатларында да ул әдәбият мәсьәләләренә еш кагылып үткән. Шулай ук «Теория словесности» ише гыйльми хезмәт башкарырга ниятләп йөрүе дә, уку китаплары әзерләве дә Габдулла Тукайның мәдәниятебезне һәрдаим кайгыртып яшәвен раслый. Алай гына түгел, кечкенә Апушка газиз кавемен зурларлык талант иңдерелү дә безгә Аллаһның шушы максатта хәерхаһлык күрсәтүе кебек аңлашыла. Кыскасы, болар хакында коры төстә сөйләүгә караганда шагыйребезнең үзен дикъкатьләп тыңлау күпкә хәерлерәк.


– Ана карынында чакта ук иңгән илаһи талант адәм баласының аңы белән бергә ачыла башлый, диләр. Нарасый үзен үзе белү чиген үткәч, аның инде дөньяга карашы да сиземләнә. Чынбарлыкны фикерләп кабул итү дәрәҗәсенә күтәрелгәннән соң, ул тора-бара сәләт мөмкинлекләрен дә күрсәтергә керешә. Шуны беләсе иде: аң-зиһен уяну мизгелләре хәтерегезгә сеңеп калмаганмы?

Габдулла Тукай. Тол калган анам янында мин берничә вакыт торгач, анам мине авылымыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчыкка вакытча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна… имамына кияүгә чыкмыштыр… Теге муллага үзләшеп җиткән булырга кирәк: ул бервакыт мине үзе янына… алдырырга атлар җибәрткән. Мине бу атлар, әлбәттә, Саснага алып киткәннәр. Хәер, алып киткәннәр генә түгел, шул атка утырып киткән дәкыйкаләрдә70 миндә, бала булсам да, бер төрле аң ачылып китү барлыкка килгәнме, нидәндер, мин хәзер дә атта утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам.

– Күпне вәгъдә иткән акыл казаныгыз нәкъ менә 3 яшьтә, әниегез белән кавышырга бару тәэсирендә чынлап кайный башлаган икән.

Г. Т. Шулай булып чыга.

– Иҗтимагый эчтәлекле эстетиканың үзәк билгесен тәшкил иткән матурлык кешеләр күңелендә тирә-юньдәге хозурлык йогынтысында гына тамырлана аладыр. Ятим балага насыйп кылынган рәхимсез язмыш кушуы буенча сезгә авылдан авылга шактый сөрелеп йөрергә туры килгән. Шулар арасыннан берсе гүзәл табигате белән дә, үтә аһәңле исеме белән дә аерылып тора. Икеләнмичә әйтергә мөмкиндер, тулышып килгән сәләт бөреләренең шигърияткә тартылуында илһамландыргыч Кырлай гаять зур этәргеч ясаган. Сәгъди абзый арбасында авылга якынлашуыгыз, шаять, хәтерегездә татлы истәлек булып сакланадыр.

Г. Т. Бу вакыт җәйнең матур чаклары булганга, әтрафтагы яшел чирәмнәр вә урманнар, артык эссе булмыйча, үзенең нурлары белән сөеп кенә торган кояш икенче яктан тагы рәхәтләндерәләр иде.

– Кырлайда зурлап үткәрелгән Сабан туе, мөгаен, гомер башындагы беренче бәйрәмегез булгандыр. Бүләк җыюда да катнашкансыз икән.

Г. Т. Мине Сабан туе көнне уятып, кулыма янчык дәрәҗәсеннән аз гына үткән кечкенә бер капчык тоттырдылар… Кайсы гына өйгә керсәм дә, минем ятим калган мулла баласы икәнемә игътибарән, миңа, башка малайларга биргән кеби, конфет, бер-ике перәннек кенә бирмичә, һәр йорт иясе дә буяган күкәй бирәләр иде… Чүпрәкләр, яулыклар җыелып тәмам булгач, бөтен авыл халкы – хатын-кызы, бала-чагасы – болынлыкка төштеләр. Көрәшләр, узышулар башланды…

– Чыннан да, ошбу авылда оештырылган халык бәйрәмнәре күп бизәкле булулары белән аерылып торган. Алар дәвамлы да килеп чыккандыр?

Г. Т. Исемдә юк инде – бу Сабан туе ничә көн булгандыр… Бәлки, ул 3–4 көн булса да, миңа бер генә көн кеби тоелгандыр.

– Димәк, Кырлайның әкияти матурлыгы сезне гомерлеккә әсәрләндергән.

Г. Т. Уйласам авылымны, гакылымнан да мин хәзер язам.

– Сез нәкъ менә Кырлайда беренче тапкыр абыстайга белем алыр өчен баргансыз, хәреф танырга өйрәнеп, башка дөньяви китапларны йотлыгып укый башлавыгыз да шушы авылда булган бит. Алар нинди басмалар иде?

Г. Т. «Рисаләи Газизә»… «Фәвакиһел-җөләса»…

– Җитди китаплардан башлагансыз. Сезгә әле ул чакта 8 яшь кенә булган. Шулар арасыннан «Фәвакиһел-җөләса фил әдәбият»ның кайсы өлешләрен аеруча яратып укыдыгыз?

Г. Т. Актыктагы шигырьләрен…

– Әле укый-яза белмәгән вакыттан ук сез китапның тарту көчен тойгансыз…

Г. Т. Кич белән кайчак укыйлар… Бер кызык көйле китапның моңлы тавышы тирбәтеп, күз йомылгач, ихтыярсыз йоклыйсың шундук ятып. Йоклыйсың рәхәт кенә; төнлә уянсаң берзаман, як-ягың тып-тын – әле юк яктылык, таң атмаган. Шулвакыт яшьләр күзеңдә: җан ачып, җан сызланып егълыйсың, Җан-Зөһрә берлән Җан-Таһирне кызганып.

– Китапка мөкиббән китүегез гомер буена сүрелмәгән. Аның сәхифәләрен әледән-әле актарып утыру сездәй мәгълүматлы затка нәрсә бирә?

Г. Т. Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем, шуннан гына дәртләремә дәрман табам… Ышанычым арта минем үз-үземә, өмет берлән карый башлыйм булачакка.

– Киләчәктәге иҗат язмышыгызны билгеләгән шигърияткә тартылу нарасый күңелендә ничек барлыкка килгән икән?

Г. Т. Гаҗәба!.. Аңламыйм.

– Халык телендә йөргән төрле кызыклы такмакларны ятлап алу белән генә чикләнмичә, үзегез дә уй-хисләрегезне мөстәкыйль рәвештә шигъри калыпка салып карарга җөрьәт иткәнсез. Тәүге тапкыр каләмгә үрелү чынлап хәйран калырлык бит. Моның серен аңлый аласызмы?

Г. Т. Кайда аңлау миңа!

– Әгәренки шигырь җене кагыла икән, ул инде сине гомергә ычкындырмый. Үзеннән-үзе мавыгып киткәнсездер.

Г. Т. Бик һәвәсләндем шигырьгә күңелем, җаным белән.

– Беренче тапкыр иҗат эшенә алыну өчен әүвәл ниндидер камил үрнәк булу хәерле. Башта кемгәдер иярү дә зур гөнаһлар исәбенә кермидер. Сүз дә юк, элгәрге шагыйрьләребезнең буыннан буынга күчә килгән мирасы сезгә инде бала чактан ук азмы-күпме таныш. Халык иҗаты җәүһәрләренә дә сез яшьли игътибар биргәнсез…

Г. Т. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, мин соң… туган телемезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә ия була алыр идеммени?!

– Гавамның «күлмәктән чыгып» җыр сузуларын төрле урыннарда ишетергә туры килгәндер.

Г. Т. Халкыбызның бутылкалар урманы арасында… кәеф-сафа кылып утырган чакларында да… Монда да рәхәтләнеп тыңлый идем. Хисләрем кузгала иде. Халык хисләре белән хисләнмәгән кешеләр өчен гади бер кычкырып утыру булган бу «җырлаулар» минем күңелемнең иң нечкә кылларына тукыналар иде. Шуннан соң мин дә аларныкы шикелле үк итеп, алар вәзене белән, алар көенүк салып, үз хисләремне мәйданга чыгара башладым. Шулай булгач, мине «Әллә нинди такмаклар язып чыгарган!» дип орышмаслар дип уйлыйм.

– Сүз уңаеннан сорыйсым килә: халык иҗаты үрнәкләре нигезендә иҗат ителгән әсәр шигъри төрлелектә кай яклары белән аерылып тора?

Г. Т. Халык җырларына тәкълид итеп язган шигырь, тәкълид итмичә язылган шигырьләрдән хис, мәгънә, тасвир ягыннан һич тә ким булмавы өстенә халыкның үз көе, үз вәзене, үз формасы илә язылганга, халык күңеленә бигрәк гүзәл тәэсир итә вә урынлашадыр.

– Үзеннән-үзе аңлашыла, теләсә нинди әдәбиятның нигезендә бәрәкәтле халык иҗаты ятадыр. Аның йогынтысы бер милләттә күбрәк, икенче милләттә беркадәр азрак сизелә. Әйтик, сез рус шигъриятен нечкәләп беләсез бит. Анда халык башлангычы «аңкып» торган әсәрләр бармы?

Г. Т. Бу җөмләдән Кольцовның «Ник йоклыйсың, мужик?», «Сукачы җыруы», Пушкинның «Кызлар җыруы» саналалар.

– Татар халкының әле төрле өслүптә язылган «Идегәй», «Ак бүре», «Сак-Сок»лары да бар. Андый әсәрләр каләм әһелләрен үзләренчә иҗатка рухландырып тора.

Г. Т. «Сак-Сок» хикәясе – халыкның бернәрсә белән дә чикләнмәгән киң фантазиясеннән туган бер хикәядер…

– Без чынлыкта колачлап бетерә алмаслык биниһая зур темага кереп киттек. Бу урында татар халкының иҗат мөмкинлекләрен билгеләп үтү генә дә җитәдер күк.

Г. Т. Дөрестен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.

– Бездә каләм төшенчәсенә күпкырлы мәгънә салынган. Әлбәттә, артыгын уйлап тормаган беркатлы бала чакта ул әле язу коралы буларак кына кабул ителә. Тора-бара кулдагы каләм авырая, җаваплылыгы да арта башлый. Хәзер инде сез аңа кечкенә Апуш күзләре белән түгел, шушы юлда ачысын-төчесен татыган зуп-зур Тукай тәҗрибәсе аша карыйсыз. Гомумән, нәрсә соң ул каләм?

Г. Т. Каләм – хөкем йөртүче җир йөзендә, аның белән ант ителгән «Нүн» сүрәсендә… Каләм – бөек, каләм – дәрәҗәле; Ходайның телендә ант урынында ул.

– Әгәр максат тәгаен билгеле булса, аңа ирешү юлларын табу җиңелрәк, дип искәртә элгәрләр. Сезнең дә үз-үзегезгә йөкләгән олуг бурычыгыз гавамга шактый алдан ук сиздертеп куелган. Ничек язгансыз әле?

Г. Т. Телим булырга мин инсане гали…

– Әйтерсең барысын да алдан күргәнсез.

Г. Т. Эшем һәм ниятем изге иде, ләкин максудыма җиттеме – анысы минем эш түгел.

– Гадәттә, талант иясе әдәбиятка дәвамчы буларак тартыла. Шул исәптән сез дә. Артыңнан килүчеләрне дә тоеп яшәү мәслихәт. Ошбу мәсьәләдә ышанычыгыз ныкмы?

Г. Т. Әлхәмделиллаһ… Милләтнең яшь каһарманнары каләмгә сарылды…

– Күңелегезне кәгазьгә әле беренче тапкыр түккәндә үк сез язучыларга олуг вазифа йөкләнүен тәкрар итәсез.

Г. Т. Боларның кемлеген яхшы белик без, боларның артуын Ходайдан телик без.

– Әдиплек гамәлен дә бик зурлап күрсәтәсез.

Г. Т. Язучысыз язылдымы бу Коръән, язучысыз төзелдеме бу Форкан?

– Тфү-тфү, безне көферлектә гаепли күрмәсеннәр тагын! Монда бит күктән иңгән сүрә һәм аятьләрне кәгазьгә тәртипләп төшерү әмәле турында сүз бара. Берьяклы гына уйлаучылар өчен шундый искәрмә ясау кирәктер.

Г. Т. Наданлык сәбәпле көфергә төшү җиңел инде.

– Әлбәттә, кешелек дөньясындагы рухи тәрәккыятне язучылардан башка күзаллау кыен.

Г. Т. Бу дөньядан язучылар күтәрелгәннәр, дөньяга нәкъ ай кебек балкыганнар.

– Вәләкин шунысы кызганыч, изгегә тартыр каләм әһеленә беркайчан да җиңел булмаган. Әнә Алтын Урда чоры шагыйре Котб «Хөсрәү вә Ширин» поэмасының азагында әлеге әсәрен каләмнең күзеннән «бәгырь каны»н агызып язуы хакында искәртә. Иҗат газабы – бер хәлдер. Еш кына пәйгамбәргә тиңләнгән шул язучы тормышта да төрлечә эзәрлекләнеп тора. Җәмгыятьне аңламассың.

Г. Т. Безнеңчә, бунда бер дә аптырый торган җир юк… Китмәсен кәефең, мөхәррир, денсез дисәләр дә; син аларга бал биргәндә сиңа агу бирсәләр дә… Килер бер көн: милләтең сиңа шәфкатен күрсәтер… Тупаслар белми «шигърият» дигән сүз кадрене… Язучыларга хөрмәтләре юк… Каләм иясенең каләмгә хөрмәте юк, болар каршысында тәкәббернең хөрмәте күп.

– Чынлыкта үзен әледән-әле сиздертеп торган мондый мөнәсәбәт Коръәннең «Каләм» сүрәсен санламау булып та аңлашыла. Андый бәндәләрне исә кат-кат кисәтәсе килә.

Г. Т. Каләмгә каршы бармыйк – чәнчелербез.

– Явызлыкны каләм һәрчак куркыткан. Иҗат әһелен һәртөрле җәзага дучар итүләр дә, һичшиксез, язу коралының биниһая кодрәтеннән шүрләүгә барып тоташа. Газиз милләтен каләм белән яклаган затлар көрәш мәйданында нинди генә сынауга тарымаган: алар сугышта шәһит киткән, башлары киселгән, нахакка атылган, ватанчылык өчен мичтә яндырылган…

Г. Т. Мин үз тарафымнан бу фикернең тугрылыгына кул куямын.

– Әле көндәлек тормышта да төрле куркытулар булгалап тора. Әнә мөхтәрәм Галиәсгар Камалга хәтта һөҗүм ясалган. 1912 елда бугай.

Г. Т. Әдәбиятка мәхәббәт артып, Печән базары зобанилары татар мөхәррирләренең битен тимер кендекләр белән сыйпый башладылар.

– «Илдәге иҗтимагый төзелешне җимерергә чакыручы шагыйрь» буларак, үзегез дә патша охранкасы күзәтүе астында торгансыз. Кайчандыр сезгә дә: «Яза күрмә, җитәр, артык, Тукаев, вастрок бар бит; куярлар астырып дарга», – дип искәртүчеләр табылган.

Г. Т. Һәркемнең башы үзенә кыйбат. Мөхәммәтгали башы булып, әле ул да 200 мең сум тора…

– Сүз Иран шаһының башы турында бара кебек.

Г. Т. Ие… Кем белә, бәлки, минеке миллион тәңкә тора торгандыр. Әле бит мин, ит базарына чыгып та, башымны бүкәнгә куеп хак бирдергәнем юк.

– Сезнең җавап сүзегез сарказмга авышып китте.

Г. Т. Юк, мин ифрат җитди әйтәм… Алардан бер дә кот чыкмый; нидәндер җаннарым бу куркулардан бер дә сызланмый.

– Димәк, язу-сызуның хәтәр яклары гасырлар дәвамында аерым язмышларны сынап торса да, сез күктән бирелгән талантыгызны әдәбиятта раслау эшенә һич икеләнмәстән алынгансыз.

Г. Т. Бүреләрдән куркъдисәң, урманга бармау яхшырак… Озайттылар миңа кул төрле мәлгунь көч, кара көчләр, теләп сүндермәгә күңелемдә янган изге йолдызны. Вәләкин сүнмәде ул… Ничаклы изсә дөнья, ирке бар – куркытмыйдыр безне; елар җирдә көләм мин, һич чытып тормыйм аңар йөзне.

– Без инде язучылык миссиясен әңгәмәбездә беркадәр ачыклап үттек. Каләмгә йөкләнгән төп вазифаны һәрбер иҗатчы үзенчә аңлата. Ничекләр генә төшендермә, аны үз халкың язмышыннан берничек тә аерып булмый.

Г. Т. Милләт, бичара, һәлакәтнең чигенә җиткән… Тик каләмнән генә хәят, тик каләмнән генә нәҗат71 көтә.

– Мондый үтә катлаулы вазгыятьтә, каләмнән генә түгел, һәркемнән дә иҗтиһат сорала.

Г. Т. Зыялыларымызга һәрничек җәсарәтле72 пожарныйлар кеби, …дөрләп янган милләтне, тизрәк утка атылып, коткарырга тырышу фарыздыр. Пожарны читтән тамаша кыйлып кына көлеп тормак – ирлек түгелдер.

– Үзегезнең мөкатдәс бурычыгызны, күрәм, артыгы белән аңлыйсыз.

Г. Т. Язу язмактан ма гадә73 юк базарым… Ушбу милләт ертыгының җөен җөйлим, җебем – кара, инәм – каләм… Һәр минут миннән тели дөнья күңел җимешләрен.

– Иҗатыгызның башында сез: «Каләм ул – чиргә дәва, кайгыны юар сабындыр», – дип искәртү ясыйсыз. Дөресен әйтик, үзенең хәләл хакын даулаган халыкка яшәү дәрте бирердәй әсәрләрегез янәшәсендә һәрбарча шигъри күзәнәгеннән үтә таныш аһ-зар түгелеп торганнары да байтак. Ә андый шигырьләр белән кайгыны юып буламы икән?! Бәлки, мөмкиндер.

Г. Т. Кайгы-хәсрәткә корылган асылым-нигезем, ни эшлим?.. Ачы булгач күңелем, шигырем ачы чыга… Әрни-әрни ләгънәт әйтәм тискәре бу дөньяга… Яманлыклар тәмам мине котырталар, таяк берлә гүя корсакка төртәләр; «Нигә болай?», «Ярамый!» – дип сөйләндереп, «Тфү, чортлар! Ахмаклар!» – дип төкертәләр.

– Әмма сезнең җәрәхәтле йөрәгегездәге күтәренке рух бу яманлыклар йогынтысыннан күпкә көчлерәк ләбаса. Ә күңелнең төшенкелек халәтендә каләмне «чәнчеп» куярга була.

Г. Т. Һәркемгә үз кайгысын язарга рөхсәт инде… Канлы күз-яшь белән яздым шигырем… Шулай итеп, ачы-төче язсам да мин, чыкса кирәк яхшы ниятемнең очы.

– Шунысы гаҗәп, сез минор яңгырашлы әсәр артыннан ук бик көлкелесен дә язып куясыз бит.

Г. Т. Көлке булса кайвакыт шигъриятемнең кыйссасы, анда бар бер җанлы хәсрәт, канлы ләгънәт хыйссасы74. Уйлый торгач, мин үземнең җан ачымнан да көләм, чөнки инде кайгыра алмыйм, кайгырып арган булам.

– Кайвакыт каләм белән сөйләшеп тә аласыздыр. Уртак максатларны барлаган чакта аңа ничегрәк мөрәҗәгать итәсез?

Г. Т. И каләм!.. Без әсирләрне, ялкауларны да зур эшкә этәр; милләткә мәрхәмәт ит – зинһар, хурлыкка калдырма… Милләтнең бу хәле хикмәт китабына теркәлгәнме?.. Яз караны «кара» дип һәм акны «ак», җөпне «җөп» дип һәм шулай ук такны «так». Һәр кеше күңелен генә күрмә, милләт авыруына бак!

– Сезнең иҗат итү үзенчәлекләрен, илһамыгызның холкын беләсе килә. Ниятләгән яңа әсәрегезне ничегерәк яза башлыйсыз?

Г. Т. Тапдисәм маузуг, язарга аптырыйм: кай төшеннән мин моны, дим, эләктерим? Ул йозак төсле миңа, юк ачкычым, йә бөек сәд75 – юк менәргә баскычым. Йә көймә ул – юк янымда ишкәгем, шул рәвеш эчтә кала күп хисләрем… Уйлыйсың син бер фикерне: раст кеби, шик төшә – юк, ул да раст булмас кеби.

– Мондый күңел халәте һәрбер шагыйрьгә хастыр. Әлбәттә, ошбу исәпкә графоманнар керми. Чын талант иясенең исә язу рәвеше үк үзгә. Хәер, иҗат газабын кичерергә сәләтле затларны үзегез дә сурәтләп бирә аласыз. Ничек әле?..

Г. Т. Ничек дисезме? Очень просто… Уйга баткан, утырмакта шагыйрь язып, язадыр ул бар дөньясын оныта язып; каләм белән кайчак чәчен актаргалый, чыгаргандай төрле уйлар баштан казып. Яза шагыйрь, каләмен кулдан куймый, бер юл язып ташлый, тагын берне уйлый…

– Кайчак йөгерек каләм дигәннәре чыгымчылап та куйгалый бит. Шундый хәлдә калганыгыз юкмыни?

Г. Т. Вакыйган, дөрес бит!.. Язасылай сүземне яза алмыйм, ни булды икән минем каләмгә? Язам, диеп кенә утырсам да, вакытым гына китә әрәмгә!

– Әле бит тәкъдир ителгән вакытны руханә тоеп, катгый цейтнот басымы астында язу да була. Менә сез язасыз…

Г. Т. Мин язам, шунда күрәм: лампам эчендә май кими; алда кәгазьгә ташыйлар – күңелемә уйлар сыймый. Якты беткәнче языйм, дип, сызгалыйм тиз-тиз генә, кәгазь өстендә кала тик кәкре-бөкре эз генә. Нокталар да төртмимен, керсә ярар, дип, киртәгә – мин үзем сызганны бик яхшы таныйм, дип, иртәгә.

– Әмма сезнең ашыгуыгыз өстән-өстән эшләүгә китерми. Сыйфатка сукмаса, җәһәтлек аклана. Шулай түгелме?

Г. Т. Мактану кирәкмәс.

– Иҗатын сүз тегермәненә әверелдермәгән каләм иясенең яза алмый торган чаклары да була.

Г. Т. Була кайчак бөтен уйдан күңел буш… Акмый тышка мәгънәләр – кипкән күңелнең чишмәсе… Менә шулчак кешеләр шелтәлиләр: «Нигә син язмыйсың һичнәрсә?» – диләр. Җавабымда: «Вакыт юк, – дим аларга. – Бушамыйм бу арада язгаларга». Шулай кайчак кесәгезнең төбендә беләсез юклыгын ярты тиен дә, сораучыга дисез бит: «Миндә вак юк!» Шулай ук мин дә әйтәм, дип: «Вакыт юк!»

– Әйе, яхшы әсәр кәгазьгә үзеннән-үзе генә түгелми.

Г. Т. Шагыйрьгә матур шигырь язу читен. Әмма бер дә язмый тору аннан да читен.

– «Нигә син язмыйсың һичнәрсә?» диюче затларда шагыйрьгә карата ниндидер кайгыртучанлык күрсәтү тоемлана. Киресенчә, талантның бугазына басучылар да бу дөньяда аз түгелдер.

Г. Т. Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа, әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа: «Бу заман шундый заман, – дип, – бу вакыт мондый вакыт, син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот». Мин сыя алмыйм андый шартлар, фани дөнья вакытына, башны бөксәм – зур җинаятьтер олуг җан хаккына.

– Гелән сызланучы күңелегез төшенкелеккә бирелгән чакта сез иҗатташыгызга нинди киңәшләр бирер идегез?

Г. Т. Дөньядан шагыйрь икәнеңне яшер, дустым, яшер. Белмәсеннәр – кайсы җирдән ачыла бу кодрәтең… Һәрвакыт, һәр җирдә син башка киемнәргә төрен… Читкә бор – сүз килсә каршыңда шигырьләр бабына…

– Шагыйрьлекне нигә яшерергә? Каләмдәш дустыгызга тагын ниләр әйтергә телисез?

Г. Т. Дөньяның буш шау-шуы шагыйрьгә чит, шагыйрьгә ят… Бел: килешмидер сиңа бу вак мәгыйшәт, вак тормыш; чөнки мәңгегә оча алмас, йортта күп асралса кош.

– Аңлавымча, сез иҗат әһелен олуг максатлардан тайпылмаска, көнкүрешнең тар-кысан калыпларында калмаска чакырасыз күк. Үземнең җандагы шагыйрьлек тә кинәт калкынып куйгандай булды. Дәвам итсәгезче!

Г. Т. Таҗе шагыйрь мәңгегә булмас сиңа, ваксынып, син төшсәң алтын шылтыравы астына.

– Алтын шылтыравы астына төшүләр һәркемне сагалап торырга мөмкин. Әнә үзегез дә «Караван» чәй фирмасы турында «Тәүлек» дигән мактау шигыре язгансыз бит әле, шушы шигъри реклама өчен «Бәянелхак» газетасы идарәсе аша 25 сум акча да алгансыз. Замандашыгыз Вафа Бәхтияров хәтергә төшереп сөйләгәнчә, әлеге гамәлне тормышыгызның үкенечле хаталары рәтенә кертеп, шуның аркасында үзегезне гомер буе битәрләп йөргәнсез.

Г. Т. Дөнья булгач, кеше төрле хәлгә килә шул… Күрмәгез бер яклы дип сез бу вафасыз дөньяны; ул ике яклы: аның бардыр иләк һәм күн ягы.

– Моңа этәргән сәбәпләрне аңлыйм. Сез миллионер Рәмиевләр нәселеннән түгел. Уральскидан күченеп кайткач та бик кыенга туры килгәндер. Зур калада яңадан тамыр җибәрү, тормышны җайга салу үтә авыр.

Г. Т. Казанга килгәч, ике китап язып, иллешәр тәңкәдән 100 тәңкә акча алган идем. Ләкин расход күп. Укырга кирәк, һәртөрле китаплар алырга, номерга, керләргә, ашарга, киемгә – һәммәсенә акча кирәк…

– Редакцияләрдә эшләп алган кеше буларак, газета-журналларның финанс хәлен яхшы беләсездер.

Г. Т. Акча кирәк – касса коры; мөхәррирләр язган өчен акча сорый.

– Библиографлар санап чыгарганча, сезнең бит 1909 елда гына да унга якын исемдәге китабыгыз дөнья күргән. Димәк, каләм хакы килеп торган.

Г. Т. Матди җәһәтне шулар илә тәэмин итәм.

– Сез язылып килгән яңа шигырьләрегезнең беришен кара тышлы дәфтәрләргә теркәп барасыз булса кирәк. Аларны ерак сәфәрләрдә үзегез белән йөртәсез. Шундый әсбабларның берсен Уфага киткәндә (1912 ел) кайсыдыр кәрҗиндә онытып калдыргансыз икән.

Г. Т. Ул дәфтәрдә минем «Җан азыклары» дигән почти шул мәҗмугалык шигырьләрем…

– Сезнең китап исемнәре дә бик уңышлы табылып торган: «Җуаныч», «Энҗе бөртекләре», «Яшен ташлары», «Җан азыклары»… Шулар арасыннан «Күңел җимешләре» колакка аеруча ятышлы тоела.

Г. Т. «Күңел җимешләре» – вакыйган матур исем. Аны тапканга үзем дә кәефләндем.

– Сезнең тәхәллүсләрегез шактый. Алар алтмыштан артып китә. Әлбәттә, моның берәр хикмәте бардыр.

Г. Т. Бик күп язарга туры килә. Шул сәбәпле төрле-төрле… имзалар артына яшеренәм.

– Әдәби иҗат җаваплылыгы мәсьәләләренә яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Һәрбер буында да шундый яшьләр була, юньләп язмас борын, алар дан-дәрәҗәгә ирешү турында уйлый башлый. Бәлки, бу омтылыш табигыйдер дә. Әгәр эчтә амбиция кымырҗып тормаса, олуг максатларга омтылу мөмкин түгел. Әмма һәрнәрсәдә чик-чама кирәк. Күпне кичергән тәҗрибәгез бу җәһәттән яшьләргә нинди киңәш бирер иде?

Г. Т. Яз язу, ләкин кызыкма һичвакыт шөһрәткә син; бик төренмә иртәгүк артык булыр чүпрәккә син. Тапмасам шөһрәт, сизә алмаслар, димә, күңелемдәген, зур тәрәзә бар дип аңла дөньяга күкрәктә син… Сәгадәт талына менсәң – үзең мен; ни ярдәм килсә дә килсен үзеңдин.

– Яшь каләм ияләренә осталык дәресләре бирсәгез, нәрсәгә аеруча басым ясап сөйләр идегез?

Г. Т. Пожалуйста… Фикерегезне языгыз, тик якты булсын фикерегез; фикерегездер – фикеребез һәм фикеребездер – фикерегез. Языйк һәм басып таратыйк – олы фикерләр кузгалсын; бу кысырлык бетеп, дөньяга фикеребез юл алсын. Чөнки фикерләр кайнаса, эшләр дә алга китәр, – бу мәгълүм булсын һәркемгә, – шушындый безнең фикер. Борынгыдан бирле безнең фикеребез тоткын иде… Фикеребез торсын яңарып гел… Искермәсен, үзара җәнҗал-ызгыштан кыл кадәр ис кермәсен! Фикеребез халыкны таркаткыч җилләр истермәсен, истереп, милләтнең берләшү юлын кистермәсен!

– Фикердән мәхрүм сәнгать җансыз кешене хәтерләтә, дип искәрткән фикер ияләре. Карашыгызны сез дә бик ачык белдерәсез.

Г. Т. Минем фикерем шул.

– Хәтерегездәдер, сезнең Сәгыйть Сүнчәләйгә юлланган хатыгыз бар. 1910 елның 9 ноябрендә язылган ул. Анда поэтика мәсьәләләре беркадәр үзәккәрәк алынган. Әгәр шушы уңайдан әйтелгән кайбер фикерләрегезне искә төшерсәк, киңәшләрегез бүгенге яшьләр өчен файдалы булыр иде. Күз алдына китерегез әле: Габдулла Тукай җәнаплары алдында, баягы сүз белән әйткәндә, «амбицияле» яшь шагыйрь утыра. Аңа иҗатның кайсы якларына аеруча игътибарлы булырга кирәк? Шуларны яшь дустыгызга янәдән кабатлый алмассызмы?

Г. Т. Шөбһә юк, сездә милләткә яки шөһрәткә бик кызу мәхәббәт бар. Әмма һәр язганыгызны нәфис вә изящный дип әйтсәм, мин сезгә дуст булудан бигрәк, монафикъ булудан куркам… Мөмкин кадәр шигырьне аз язсагыз да, матур вә хуш иттереп языгыз. Сәнаигы нәфисә76 аз гына бер хата сәбәпле тупас һөнәрләрдән булып китүе бар.

– Тагын бер искәртеп үтәргә туры килә: сүз белән эш итү гаять катлаулы, кайвакыт ул хәтәрлеген дә күрсәтеп куя.

Г. Т. Сүз авызыңнан чыкмас борын сүзгә син хуҗа, сүз авызыңнан ычкынгач – ул сиңа хуҗа.

– Әдип язган сүзләре өчен бу дөньяда гына түгел, хәтта ки ахирәткә күчеп киткәч тә җавап тотарга тиеш.

Г. Т. Туктаңыз әле, бер хикәя хәтеремә килде.

– Сөйли башлагыз, бүлдермичә тыңлыйм.

Г. Т. Мәхшәрнең куркынычлы мәйданына ике кешене хөкемгә китергәннәр иде. Берсе – олуг юлларны кисүче, күп кешеләрнең каннарын түгеп, малларын алучы; икенчесе – бик данлыклы, бөтен дөньяга исем-чабы таралган Мөхәррир – китап язучы. Бу Мөхәррирнең сүзләре килешле һәм симез муллаларга шампанский эчәргә фәтвалый…77

Ахырда коточкыч судьялар алдында хөкем булды. Бу ике гаеплене җәһәннәмнең аулак почмагына гына илтеп, калын зынҗырлар илә асылган ике зур казаннарга икесен дә салдылар. Зобанилар үз куллары илә казаннар астына ут яктылар. Утның эсселегеннән җәһәннәмнең ташлары сикерә иде.

Бу рәвешчә ничә гомерләр, ничә йөз еллар янгач, Каракның астындагы ут сүнде; Мөхәррир астындагы ут минуттан минутка кыза һәм эсселәнә бара. Мөхәрриремез күңеленнән утның сүнүен көтә, котылуны өмет итә. Иптәше котылып, бу ялгыз гына калганга бик күңелсез булдымы – Мөхәррир әфәнде, Аллага сукранып, ачы газап эчендә бу сүзләрне әйтә иде: «И Ходаем!.. Минем ни гөнаһым бар? Гомерем буе китап яздым, бөтен җир йөзенә исемем таралды. Гаебем булса, тик азрак иркенрәк язганмын. Бу ни бәла бу? Мин Карактан да начар булырмын дип уйламаган идем…»

Мөхәррир шулай мыгырдап торганда, кисәктән җәһәннәм төтеннәре арасыннан күзләре яшендәй ялтыраган, кулында гөрзи, чәч арасында җыланнар ыжылдап тора, кап-кара йөзле, арыслан тырнаклы бер зобани чыгып, Мөхәррир өстенә утлар чәчеп: «И бәдбәхет! Синме дингә тарайдың? Синме нәфескә охшаган эшне, шәригать куша, дидең? Һәм син Карак илә үзеңне бер күрмәкче буласыңмы? Ул Каракның зарары үзе тере вакытта гына булды, әмма… синең бозыклыкларың, синең усаллыкларың дөнья гомере беткәнче барды; кайчан кояш чыкса, син калдырган усаллык, бозыклыклар да дөньяга чыга иде. Синең җимеш суларың илә исереп сугышып, үлтерешеп йөрүчеләр, синең хатын-кыз качмасын дигәнгә иярүчеләр зина, фәхешлекләр илә башлары әйләнеп, дөнья-ахирәт бәхетләреннән коры калганнар. Шул үлтерешүчеләрнең бер тамчы канына, җылаучыларның бер тамчы күз яшенә – һәммәсенә син гаеплесең…» – дип орышып, шелтәләп, Мөхәррирнең өстенә казан капкачын шалт иттереп япты да китте.

– Иллә гыйбрәтле хикәя. Мондый җәзага тарудан Раббым саклый күрсен!

Г. Т. Ярдәмендә һәр заманда Алла бар.

– Чын сәнгатьне әхлакый башлангычтан башка күз алдына китереп булмый, бары әдәп югарылыгыннан гына ул тормыш дөреслеген чагылдыра ала. Әлеге хак сүзләрне хуплау да соралмый.

Г. Т. Мин үзем лично тормыштан, аны тасвирдан, аның хакында уйланудан тәмам биздем. Менә шул бизү сәбәбеннән… шушылай дип бер шигырьчек яза башладым:

Күз карашымда хәзер үзгәрде әшъялар78 төсе;

Сизлә: үтте яшь вакытлар, җитте гомрем яртысы…


– Бу дөньядагы әйберләрнең төрләнеше хаклыкка мөнәсәбәтегезне үзгәртмәгәндер бит?

Г. Т. И Җир шары! Нидән, белмим, хак сөйгәнгә мең кат синең өстеңнән дә астың яхшы. Хаклык астка күмелгән шул, өсттә түгел, шуның өчен астка табан тарта күңел.

– Бигрәк моңсу нәтиҗәгә килгәнсез.

Г. Т. Бу, корт-кырмыскалар кеби, дөньяны каплаган адәмнәр эчендә әмерләренә буйсынып, максудка җиткәннәрне бик аз таптым… Йөз сумны урлап килгүче угъры кеби, күз салабыз чын сүз әйтердән элек як-якка без.

– Ялган егылып калыр, туры алга барыр, дип искәртә тәҗрибә.

Г. Т. Дөнья яратылганнан бирле ялганнар күбесенчә тотылмый калган… Һәр заман хакны сөючеләр… каһәрләнгән булыр.

– Нишлисең, адәм баласы шундый инде.

Г. Т. Ай, кеше! Тыштан үзендә изге хасләт79 күрсәтә… Кара сыерга акбур сөртеп ак күрсәтмәкче яки кара карганы сабын берлә юып агартмакчы… Бу җиһанның дустны дусттан аеруы бигрәк яман… Сатучылык итә бездә мөхәррир, әдип исеме аңар тагылыр-тагылмас… Кеше сатмас кеше тапмак асатмы? Сине соң кайсы дуст дошманга сатмый?

– Алай ук зурдан кубып, исемнәрен тәгаен атый алмам. Вак-төяк сатулар бардыр инде. Гадәттә, кешеләрнең бер-берләренә карата гаммәви төстә хыянәт кылулары җәмгыятькә килгән зур сынаулар вакытында көчәеп китүчән.

Г. Т. Әйе, шулай, әйе, шулай! Әмма җаным бик тә ачына… Китә кайчакта кәефең, хакимең булса ишәк… Илаһым, рәхмәтең белән шагыйрьнең бәйле телен чиш; дустлар һәм дошманнар хәленнән ул бераз хәбәр бирсен.

– Әңгәмәне дәвам иттереп, әдәби көчләребез турында сөйләшеп алыйк әле. Сезнең замандашларыгыз арасында татар әдәбиятының хакыйкый зурлыгына, хосусан шигъриятебезнең көч-куәтенә шикләнебрәк караучылар да бар.

Г. Т. Инанмаңыз, берәү, юктыр, диерсә, бездә шагыйрьләр.

– Шунысын да онытмыйк, безнең шагыйрьләребез ватанын Идел буе төбәкләре белән генә чикләргә ярамый, бөек әсәрләр иҗат иткән әдипләребез бөтен төрки дөнья буйлап сибелгән.

Г. Т. Поэзия эзләргә булганда, Иделнең югары ягыннан бигрәк, түбән тарафы муафикъ.

– Алай гынамы, шигъриятебез географиясе колачлап бетергесез.

Г. Т. Бу сүзләр… болай гына, сүз җае чыккач кына сөйләнде.

– Татар язма әдәбиятының башланышын гәүдәләндергән шагыйребез Кол Гали үзе генә дә чикләрнең бик шартлы булуын раслый. Сүз уңаеннан әйткәндә, аның бөтен кыйтгаларны кичкән мәшһүр әсәре нәкъ менә Түбән Иделдә иҗат ителгән. Сез әлеге поэманың йогынтылы көченә ничек ишарә ясап үтәсез әле?

Г. Т. «Йосыф-Ягъкуб китабы»ның көен көйлим…

– Безнең татар шигърияте, XVII йөздә яңа күтәрелешкә юнәлеш алып, XIX гасыр башында милләт гаменә якынаюда чын борылыш ясаган. Мәсәлән, Габделҗаббар Кандалый аның дөньявилык традицияләрен ныгытуга, сурәтләү чараларын баетуга зур өлеш керткән. Сезнең фикерегез, бәлки, башка төрледер.

Г. Т. Габделҗаббар әл-Кандалый әфәнденең шигырьләре ул кадәр үк тәгаллекъсез80 булмаса да, шактый әдәпкә вә әдәбиятка хилаф җирләре бардыр.

– Сез аның Каюм Насыйри төзеп чыгарган «Фәвакиһел-җөләса фил әдәбият» исемле хрестоматия-дәреслеккә кертелгән шигырьләре буенча гына хөкем йөртәсез сыман. Башка шагыйрьләргә карашыгыз нинди?

Г. Т. Суфи Аллаһияр вә Утыз Имәни хәзрәтләре бертөрле назымлырак шигырь сөйли белмешләр исә дә, тик тәсаувыф бабында81 гына сөйләгәннәр.

– Бу очракта сүз көрәштереп, бәхәскә дә керергә була. Ә сезнеңчә, аларга нәрсә җитмәгән соң?

Г. Т. Әгәр ул әфәнделәр дөньяга вә аның халкына да бераз илтифат итеп… киткән булсалар, хәзерге көндә исемнәре тагы да артык хәер илә зикер ителер иде.

– Татар халкының тарихы ерак гасырларга киткән. Димәк, аның милли мәдәнияте дә бик борынгы саналырга хаклы. Олы әдәбиятыбызның бәрәкәтле чишмә башы да нәкъ менә шигъри җирлектән сүл-сут алган.

Г. Т. Ник соң безнең татарлар, дөньяда шулкадәр гасыр гомер итеп, бер җүнлерәк шигырь яза алмаганнар?

– Болай кистереп әйтергә хакыбыз бармы икән?! Ә бит әле Кол Галигә кадәр дә шигъри иҗатка тартылган затлар байтак булган ласа. Монда сәбәпләрне ачыклау сорала.

Г. Т. Әллә телдән сөйләүчеләр булып та, язып алучылар булмыйча, ул шигырьләр шагыйрьләре берлә бергә кабергә күмелдеме? Ихтимал, шулайдыр, язып алучы булмагандыр.

– Инде якынрак чорларга кайтыйк…

Г. Т. Әле истән чыккан икән, тагы бер ярты казакъ, ярты татар Акмелла хәзрәтләре бар икән. Ул да шигырь язган… Безнең 17 октябрьдән соң мәйданга чыккан ике бөек шагыйрьләремез үрнәкне шул мәрхүм Акмелладан алганнар булырга кирәк.

– Сез 1905–1907 елгы инкыйлаб дулкынында күтәрелеп чыккан шагыйрьләр Мәҗит Гафури белән Нәҗип Думавины күздә тотасыз күк.

Г. Т. Дөрест… Һәр тарафтан яхшы ук шагыйрьләр баш күтәрделәр. Моннан соң да күтәрелерләр.

– Түнтәрелеш басымы астында кабул ителгән патша манифесты (1905 ел, 17 октябрь), башта беркадәр хокукый җиңеллекләр китерсә дә, аяусыз реакция елларында аларның барысы да кире тартып алына. Дәүләти алдау галәмәте күпләрнең өметен өзгән. Менә сез 1912 елның апрелендә Уфага барып кайтырга ният кылгансыз. Каләмдәшегез Мәҗит Гафурины ниндирәк кыяфәттә күрдегез?

Г. Т. Ул миңа караганда да җуашланган вә дөнья тарафыннан басылган кеби күренде. Аның белән безнең әңгәмәбез күп вакыт күзләр аркылы гына кыйлына иде. Читтән безне караган кеше, икемезне әле генә хисапсыз каты шаярып, соңра аналары кыйнап, бер минут элек кенә җылаудан туктаган балаларга охшатыр иде.

– Күптән күрешмәгән ике шагыйрьнең очрашуы нишләп алай килеп чыкты соң?

Г. Т. Нишлик соң? Шаярыр идек – әле генә язмыш ханым кыйнаган; җылар идек – әле күздән яшемез дә кипкән… Әйе, әле күздән яшемез дә кипкән. Киләчәктәге шатлык – яки ерак, яки юк.

– «Милләткә файда урынына зарар» исемле фельетоныгызда әлеге дә баягы Мәҗит Гафуриның аерым тематик әсәрләре, төгәлрәк әйткәндә, «Кызларга махсус милли шигырьләр» һәм «Ирләргә махсус милли шигырьләр» дигән җыентыклары тәнкыйть үзәгенә алынган. Аңа сезнең «тәртә башы» тиеп узган очраклар башка кайбер мәкаләләрегездә дә күзгә чалынып китә. Хәтта әле бер хатыгызда да: «Мин… Мәҗит Гафуриның «булмый» урынына «булмай»ларын терпеть не могу», – дип, чәнечкеле төстә искәртеп үткәнсез. Һәрхәлдә, туры Тукайның бу шагыйрь хакында бәһаләүле гомуми фикере бардыр бит?

Г. Т. Кирәк булса, әйтеп бирәм… Шәхсән минем шагыйрь әфәндегә «рәхмәт»тән башка сүзем юк…

Милләте булганга татар,

Ул да булган бер татар…


Шөбһәсез, ул – милләт кешесе. Аның өчен җаны фида!

– Сезнең Сәгыйть Рәмиевкә карашыгыз төрле температура үзгәрешләре кичергән. Әлеге затның холык-фигылендәге сыйфатлар нинди генә чагыштырмада булмасын, аның шәхесенә туры килеп торган талантын барыбер таныйбыз.

Г. Т. Мәгънәсен аңларсың инде… Баланың атасы, анасы, агасы, апасы, даясе – һәммәсе дә аның ни берлә вә ничек уйнаганын дикъкатьлечә тикшерәләр һәм шуннан баланың зурайгач кем булачагына вә ни кәсеп итәчәгенә хөкем итәләр… Әгәр кайвакыт бала иптәш балаларына яисә үзеннән берничә яшь зуррак кыз балаларга: «Мин тәти бит, ә?» – дип, сөальләр бирсә, апасы шундук: «Бу энем, Алла боерса, Сәгыйть Рәмиев кеби поэт булыр», – дип, алдан хәбәр бирә.

– Сезнең Сәгыйть Рәмиевкә язган мәгълүм хатыгыз искә төшә. «Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел…» дигән атаклы сүзләрегез, валлаһи, әле генә сөйләп үткән хикәят белән бер үк вакытта әйтелгән кебек тоела. Татар шагыйренең нинди булырга тиешлеген билгеләмә рәвешендә аңлатып бирә алгансыз.

Г. Т. Гайбәтчеләр шикелле мактанып әйтмим… Һәр ни исә ниятем гүзәл бит.

– Килешәсездер, Сәгыйть Рәмиев эчтәлек һәм форма өлкәсендә шактый ук эзләнгән шагыйрьләр җөмләсенә керә. Шушы юнәлештәге кайбер гамәлләре белән ул әдәби җәмәгатьчелектә бәхәсләр дә китереп чыгарды.

Г. Т. Бетмәде шул… Рәмиевнең шигырьдә шау-шуы.

– Сезгә яхшы мәгълүм, «Идел» газетасы редакциясенә килгән тезмә әсәрләргә Сәгыйть Рәмиев анализлар да ясаган, Сәгыйть Сүнчәләй кебек шагыйрьләр иҗатына да үз югарылыгыннан бәяләмәләр бирергә җөрьәт итеп, бездәге шигырь үлчәме мәсьәләсенә карата кайбер кызыклы фикерләре белән дә уртаклашкан.

Г. Т. С. Р-нең вәзеннәр тугърысында артык лаф сугуына исегез китмәсен. Әле без татарларда теория словесности вә шигырьләр өчен хорей, дактиль-фәләннәр ясалмаган чакта, вәзен вә гармонияләр төрлечә булса да зарар юк, фәкать мәгънә кирәк, гүзәл ифадә82 кирәк.

– Ә гомумән алганда, Сәгыйть Рәмиев – ул…

Г. Т. …тумыштан ук голувият аралаш үзсүзле булып туган кеше.

– Болай әйтү бераз сәеррәк, әлбәттә. Шулай да, голувият дигәне бөеклекне аңлата. Чамасын белеп эш иткәндә, үзсүзлелек тә кирәк ләбаса. Димәк, Сәгыйть Рәмиевкә бирелгән әлеге кыска бәяләмә теләсә кемгә тәтеми торган булып чыга.

Г. Т. Булса булсын инде…

– Тагын бер Сәгыйть турында беркадәр сөйләшеп алыйк әле. Аңарга сез: «Сине мин һәр тугърыда садәдил83 кеше таптым», – дип белдергәнсез. Тукайның мондый бәясе сирәк затларга эләккән. Аңлагансыздыр, сүз Сәгыйть Сүнчәләй хакында бара.

Г. Т. Хөрмәтле Сәгыйть Сүнчәләй әфәнде… Тукта, бер мактыйм әле дип уйладым.

– Сез аны мактап кына калмагансыз, кайвакыт тәнкыйтьләп тә алгансыз бит. Мәсәлән, Сәгыйть дустыгыз Джордж Байронның «Шильон мәхбүсе» исемле поэмасын тәрҗемә кылгач, мондый эшкә «…иртәрәк, көчегезнең микъдарын үлчәмичәрәк тотынганга охшыйсыз», дип искәрткәнсез.

Г. Т. Әүвәлдә 4–5 сәтырлык шигырьләрне асыл шагыйреннән калышмаслык дәрәҗәдә, гүзәл вә нәфис чыгарырга тырышырга кирәк иде. Менә Сәгыйть Рәмиев Пушкин «Пәйгамбәр»ен, мин фәкыйрь дә Лермонтов «Пәйгамбәр»ен тәрҗемә иттек. Безнең икебезнеке дә шактый шома чыктылар. Шулай да без әле олуг поэмаларга тотынырга батырчылык итә алмыйбыз.

– Анысы шулайдыр, тик Сәгыйть Сүнчәләйнең хезмәтен юкка чыгарып булмый бит. Аның максаты изге – шигърият сөюче милләт вәкилләрен дөнья әдәбияты җәүһәрләренә якынайту.

Г. Т. Гөл кадерен былбыл белер, асылташ кадерен – белгече… Мәшһүр инглиз шагыйре лорд Байронның исемен ишетмәгән кеше аздыр дип уйлыйм; исемен ишетүчеләр булса да, яшь әдәбиятымызда аның әсәре дә күренгәне юк иде… Менә шушы бөтен дөньяга «байронизм» мәзһәбен тудырган вә, бәгъзе көчсез кешеләр күңелендә туып та, аларның күңел вә каләм ягыннан гаҗизлекләре сәбәпле, дөньяга чыга алмый яткан бөек, югары вә гүзәл бер хисне руи зәмингә84 агызып җибәргән кешенең кулга алырлык берәр әсәре безнең татар теленә күчерелгәне бар идеме? Әлбәттә, юк иде. Инде бу бурычны Сәгыйть әфәнде үтәде.

– Безнең әңгәмәдә ничектер үзеннән-үзе «байронизм» мәзһәбе искә алынды. Форсат чыккан чакта сорап үтәсем килә: сез әлеге төшенчәне ничек аңлатыр идегез? Безгә якынрак җирлектән чыгып, әлбәттә.

Г. Т. Пушкинның яртыдан артык гомере… Байрон җәнапларына тәкълид85 вә аның рухыннан илһам эстәү белән үтмештер. Хис, мәгълүмат вә көчле рухы белән Пушкиннан калышмаслык Михаил Юрьевич Лермонтов хәзрәтләре үзенең гали бер шигырендә шушы сәтырларны яза:

Лорда Байрона бы достигнуть я хотел!..


Лермонтовның Байрон рухына гыйбадәте, баш июе артыграк куәтле булганга, ул гомеренең чигенә кадәр Байрон тәхете тәэсиреннән чыга алмаган… Ул да, Байрон кеби, дөньяга каршы көлми, бәлки, каш җыерып, ачу аралаш күзләр белән карый.

– Күрәбез, татар шагыйрьләре дә «байронизм»га тартылган. Шул исәптән үзегез дә.

Г. Т. Бу күз алдында.

– Алдан билгеләп куелганча, бүгенге сөйләшүебез темасы, нигездә, әдәбиятка багышланган. Әмма озакка сузылачак дәвамлы әңгәмәбездә шигърияткә күбрәк басым ясала шикелле. Гәрчә милли сүз сәнгатендә шагыйрьләребез элек-электән төпкә җигелеп тартса да, безнең ерак гасырлардан килгән чәчмә әсәрләребез дә бар бит әле. Шушы жанрга тугрылык саклаган татар әдипләре дә байтак. Алар төрле чорларда булган.

Г. Т. Төшемдә мәрхүм Мөхәммәтзаһир Бигиевне күрдем… Уртача гына зурлыкта бер сарайда, имеш, дим… Бер кечерәк кенә өстәл янындагы урындыкка күзен түбән салып, кәефсез бер кыяфәт илә генә утырган… Бераздан башын күтәргәч, мине күрде: «Ә, исәнме, әфәнде, син дөньядан килгәндерсең?» – диде. Аның шул сүзеннән соң безнең арабызда түбәндәге сүзләр башланды:

– Минем «Мөртәт» илә «Катилә»м басылдымы әле?

– Юк.

– Нигә юк? Мин ахирәттә булсам да, дөньядан мин китеп, берничә еллардан соң хөрриятләр булган, имеш; анда һәртөрле әсәрләр бастырырга хөкүмәттән рөхсәт булып, яхшы гына наширләр дә мәйданга атылганнар дип ишетәм. Ник минем ул әсәрләрем алай басылмыйлар?..

Заһир әфәнденең тәмам төсе бозылды… Мин: «Аһ, әдәбият бәһарымызның86 иң әүвәлге чәчкәләре! Ник алай кояш төшмәгән җирдә яталар икән?» – дигәндә уянып киттем.

– Димәк, беренче татар романчысының рухы тыныч түгел булып чыга… Телгә алынган әлеге зур күләмле әсәрләр бүгенге көндә нинди золмәт тоткынлыгында ята? Бу романнар, бәлки, югалгандыр да. Кызганыч, аларның язмышы мәгълүм түгел.

Г. Т. Хәерле булсын.

– Мәдәни мирас ядкярләрен җую хәлләре безнең халыкта еш күзәтелә инде. Ничек уйлыйсыз, Заһир Бигиевнең исеме гасырлар дәвамында яшәрме?

Г. Т. Милләт яшәдекчә яшәр, милләт үсдекчә үсәр…

– Татар әдипләрен искә төшерүне дәвам итеп, тагын шуны да сорап каласы килә: сезнең сүзләр белән әйткәндә, Гаяз Исхакый кем ул?

Г. Т. Кем ул бу милләтне күтәргән кеше? Кем ул аңа тел биреп, тавышын яңгыраттырган кеше? Безгә хайван түгеллегебезне күрсәткән кем?.. Дошманнарыбызга кемлегебезне күрсәткән кем? Бу моңлы милләтне шатландырган кем?.. Узган көннәребезне уйлаткан кем? Һәм «Инкыйраз»ны исебезгә төшергән кем?.. Безнең өчен бөтен зәхмәтне үзенә алган кем?

– Минем сорауга сораулар белән генә җавап бирелсә дә, бу үзенчәлекле мәдхиядә Гаяз Исхакыйның кемлеге ап-ачык күренә. Аның атаклы «Инкыйраз»ы да бик урынлы искә алына.

Г. Т. «Инкыйраз» исемле әсәр безгә гыйбрәт сабагы бирде.

– Халкыбыз азатлыгы өчен көрәшкән Гаяз Исхакыйның төрмә-сөргеннәрдә михнәт чигүе, әлбәттә, милли хәрәкәт әйдәманнары арасында югалту буларак та кабул ителгән. Әдипне сез дә бик юксынгансыз бит, аның галәбәле абруена ихтыяҗ барлыгын тойгансыз. Шигъри чакыру да язып каравыгыз мәгълүм. Ничек әле ул?

Г. Т.

Кайт әле монда ватанга, кайт әле, саргайтмәле!..

Бер карашың иң шома ялганчыны сүздән тыя…


– Ниһаять, Гаяз Исхакый патша амнистиясе буенча иреккә чыккан, әмма аңа Казанга кайтып яшәргә рөхсәт ителмәгән. Сез әдипнең чит илгә китеп баруын, шунда төпләнеп калуын гаепкә алмыйсыздыр бит? Көрәшне дәвам итәр өчен аның башка чарасы калмаган.

Г. Т. Ир кеше… үзен бер генә урынга агач кебек беркетеп куймас.

– Патша охранкасы күзәтүе астына алынсагыз да, шөкер, сезгә Казанда гомер итү рәсми тыелмаган. Дөрес, халык хакын даулап җан аткан сездәй затларны, «Төркиягә китегез!» дип, ачыктан-ачык куркытучылар да булган. Мондый карагруһчыл янаулар кайдадыр аулакта пышылдап түгел, Дәүләт Думасы сессиясе барган мәртәбәле залда әйтелгән.

Г. Т. Китмибез!

– Уральскидан Казанга күченеп кайткач, кайсы әдипләр белән аралаштыгыз?

Г. Т. Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһимов вә бәгъзан Фатих Әмирхан вә башка да интеллигентлар белән.

– Биредә якыннан танышкан беренче язучы, мөгаен, исемлек башындагы Галиәсгар Камал булгандыр. Хәтерлисездер, «Йолдыз» газетасы редакциясендә очрашуыгыз шактый кызыклы килеп чыккан. Ул сезне ишектән керешкә иҗат белән шөгыльләнүче каләм иясе кыяфәтендә түгел, ә «абыйсының бишмәтен кигән» өтек кенә бер авыл малае итеп күргән… Аннары сез аның белән бергә «Яшен» журналында эшләп тә алгансыз. Еллар узган…

Г. Т. Гомер агымы судай ага, кага безне алга таба…

– Хезмәттәшегез Галиәсгар Камалның әдәби эшчәнлегенә 10 ел тулу уңаеннан 1910 елның 5 ноябрендә «Новый клуб» залында «Сәйяр» труппасы артистлары тарафыннан драматургның «Бәхетсез егет» һәм «Бүләк өчен» исемле пьесалары буенча куелган спектакльләр күрсәтелгән. Ошбу үзенчәлекле юбилей кичәсендә сезнең дә катнашуыгыз мәгълүм. Анда Галиәсгар Камал турындагы әүвәлге фикерегез ныгыдымы, әллә канәгатьсезлек ягына таба беркадәр үзгәреш кичердеме?

Г. Т. Минем күңелемдә Галиәсгар әфәнде әсәрләренә моннан әллә ничә еллар элек, ярты сабый вакытымдук, мәхәббәт орлыклары чәчелгән иде. Аның әсәрләрен бу елларда сәхнәдә күрә-күрә… шул мәхәббәт һаман үсә бара, тамыр җәя барадыр. Мин, юбилей кичәсендә Галиәсгар әфәндене алгы сафтан торып, тамагым карылганча кычкырып тәбрик иткәнем кеби, хәзер дә тәбрик итәм…

– Алма төшәрлек булмаган тамаша залында сез генә кычкырып утырмагансыздыр бит. Халык ничек кабул итте?

Г. Т. Бөтен залга тәбрик һәм кул чабу тавышлары яңгырады. «Яшә, Галиәсгар әфәнде! Яшәсен Галиәсгар әфәнде! Яшәсен татар әдәбияты! Яшәсен милләт!» тавышлары залны тетрәткәндә, бөтен яшьләр урыннарыннан сикерешеп торып, Галиәсгар әфәндене әллә ничә кәррә кулларына күтәрделәр… Ихтимал, шул халык арасында иң нечкәргән күңеллесе мин булганмын.

– Дөресен генә әйткәндә, сезнең Галимҗан Ибраһимов белән үзара мөнәсәбәтегез нигәдер шактый киеренке булып кала биргән. Әхлакый кысаларга сыймый торган мондый гайре табигый хәл, бәлки, зур талантлар арасында әледән-әле күзәтелгән гап-гади көнләшүдән киләдер?! Бер казанга сыймау күпләрнең арасын боза. Мәһабәт гәүдәле философ әдиптә милләтнең «тамгалы улы»н фаразлап тою да шушы вазифаны дәгъва кылган затта аңарга карата антипатия тудырырга мөмкин. Әллә әдәби-эстетик карашларыгыздагы кайбер каршылыклар бер-берегезне күрәлмау дәрәҗәсенә җиткерде микән?

Г. Т. Кызык, валлаһи!.. Түгел, түгел, бу әйтелгәннәрнең берсе дә түгел!

– Ниндидер эреле-ваклы «ярсыткычлар» булмыйча калмагандыр инде. Хәтта сәдәп тә сәбәпсез өзелми. Саксыз әйтелгән бер сүздән дә еш кына дуслыкка зыян килә. Каләмдәшегез нәрсәгәдер үпкәләгән. Әнә бит моңа кадәр Габдулла Тукай иҗатын югары бәяләп килгән Галимҗан Ибраһимов «Йолдыз»ның 1911 елгы 699 нчы санында сезнең «Мияубикә»не тәнкыйтьләп чыга. «Бу әсәр шигырь түгел, бәлки нәзым вә мәнзумә87генә, – ди ул. – Һәм безгә шигырь белән нәзымны аерырга күптән вакыт инде».

Г. Т. «Мияубикә»не шагыйрь саф поэзия, чын шигырьгә әйләндердем дип ышанганга күрә, «шигырьгә әйләндерелде» дип куйган.

– Мондый ук кискен хөкем чыгарулар, әлбәттә, иҗат дәртен көчәйтүгә хезмәт итми.

Г. Т. Усаллык, вәсвәсәләр зәгыйфь җанны теләләр һәм кисәләр… Башына сөртергә эзләпме, май таба алмаган бер «критик» сүнгән шәмгә охшатты.

– Сезнең бер «критик» дигәнегез шул ук Габдидер инде. Укучыларыбыз әле генә яңгыраган «май» төшенчәсен, аның ни-нәрсәгә кинаяләп әйтелүен аңлап бетермәс. Ачыклап үтик. «Йолдыз» газетасында чыккан «Әдәбият (еллык хисап урынында)» исемле күзәтү-мәкаләсендә (1912 ел, 780, 783 нче саннар) Галимҗан Ибраһимов каләмдәшләре турында шундый нәтиҗә чыгарырга җөрьәт иткән: «Тукаев та бу елга хас китабындин «Мияубикә»не генә бирде… Сәгыйть әфәнде Рәмиевнең тавышы да бик сирәк чыга. Мин шагыйрьләр турында уйлый башласам, хәтеремә янып торган шәм килә. Ул яна-яна да, мае беткәч, сүнә. Нишләмәле – табигать шулайдыр».

Беркадәр хөкемгә охшаган менә шундый фараз. Әлбәттә, иҗат шәменең дә яну мөмкинлеге бетмәс-төкәнмәс була алмый, әмма аның соңгы чиген билгеләү безнең ихтыярда түгел. Сәгате суккан мәлдә ул да сүнә.

Г. Т. Ходайдан вәгъдә җиткәч.

– Күңелегезгә бигүк авыр алмагыз, Галимҗан Ибраһимов сезне генә түгел, Фатих Әмирханны да тәнкыйть иткән. Сезгә мәгълүмдер, ул әлеге дә баягы «Йолдыз»ның 1911 елгы 757 нче санында дөнья күргән бәяләмәсендә әдибебезнең «Хәят»ында сурәтләнгән татар гаиләләрендә «Татарлык ягы аз ялтырый» дип искәртү ясап үтә. Жанрының аталышына да үз шикләнүен белдерә: «Әсәргә «милли хикәя» диелгән. Мин моның ялгышлыгы хакында кул кисеп бәхәсләшә алам», – ди.

Г. Т. Әле каләмне куеп торып, кулыма карадым. Тырнаклар шүрәленеке шикелле булган. Болай ярамый, мин аларны кисәм һәм һәрвакыт, һәр җирдә «Сөю – сәгадәт» язган кулны, Алладан оялмый, бәндәдән кызармый: «Кул кисеп бәхәсләшәм», – дип фаш иткән… критик белән мин «тырнак кисеп бәхәсләшәм».

– Гадел булыйк, ә бит Галимҗан Ибраһимовның әлеге мәкаләләрендә хакыйкатьнең үзен чагылдырган фикерләр дә бар. Шулай да, сез ни хакында бәхәсләштегез соң әле?

Г. Т. «Сәгыйть белән Тукай сүнгән шәмгә охшый» – тырнак кисеп бәхәсләшәм. «Фатихның «Хәят»ы милли роман түгел» – тырнак кисеп бәхәсләшәм…

– Монысы инде тырнак астыннан кер эзләүгә яисә тырнак күрсәтүгә кайтып кала бугай. Тырнак кисү дигәннән, бу дәлилләр сакланамы соң?

Г. Т. Әгузе биллаһи минәшшәйтанир-рәҗим; бисмилләһир-рахмәнир- рахим. Тырнакларны, кәгазьгә төреп, стена ярыгына куйдым.

– Әллә ничек ихтыярсыз рәвештә иронияле сөйләшүгә күчеп алдык. Киная чүпрәсен кушмыйча гына үзегез уйлаганны әйтегез әле: Галимҗан Ибраһимовның язганнары Габдулла Тукайга ошыймы?

Г. Т. Габди Галимҗанның вакытлы матбугатта чыккан язулары шома, ихласлы вә шактый гына төпле чыгалар. Ләкин мин аның аерым рисаләләрендә күңелдә бер-бер эз калдырырлык нәфасәт вә мәһарәт88 күрмим. 10 сәхифәдә язылырлык бер маузугка һәрвакыт әллә ничәшәр өлеш артык кәгазь исраф итә.

– Аңлыйсыздыр, сезнең бу фикерләрегез белән катгый килешмәүчеләр дә бардыр.

Г. Т. Ие… Минем белән бәхәсләшүчеләр дә тизрәк табылыр.

– Төрле яман хисләргә бирелү адәм баласына гына хастыр. Иҗат әһеленең илһамлы күңелендә исә кыллар чагыштырмача күбрәк кебек тоела. Һәм алар нечкәрәктер дә әле. Шуңа күрә килешсез сүзләр каләм иясенең нәзакәтле калебенә, аның рухи халәтенә аеруча ярсулы тәэсир ясарга мөмкин. Әгәр кемнең дә булса яманатын сатуда изгегә тартучы каләмгә кадәр файдаланыла икән… Хәер, нәтиҗәсен үзегез чамалыйсыздыр. Үчләнүләр дә еш күзәтелә. Көнчелек тамыры да бик тирәнгә киткән…

Г. Т. Көнчеләр синең тәрәккыеңне күрсәләр, әбәда89 өрерләр. Әмма син аларга карама, үз юлың берлән бар. Өрерләр дә туктарлар… Син аларны кемнәр дип таныйсың?!

– Мондый очракта Коръән Кәримнең «Фәлак» сүрәсендә искәртеп үтелгәнчә, «…көнчел кешеләрнең хөсетлегеннән Аллаһка сыенамын», дип әйтү кирәктер.

Г. Т. Алла сакласын!

– Төчеләнү итеп кабул кылмагыз, сезгә рус әдәбияты гына түгел, дөнья классикасы да яхшы таныш. Башка халыкларның кайбер каләм ияләрен хәтта юнәлеш бирүче ролендә күргәнсез.

Г. Т. Мокътәбислектә90Жуковский – зур остазым минем.

– Бүтән шагыйрьләрнең иҗат үрнәгенә дә зур хөрмәт белән каравыгыз мәгълүм. Мәсәлән, Александр Пушкин белән Михаил Лермонтов әсәрләренә.

Г. Т. Шигъре Лермонтов вә Пушкин – олуг саф диңгез ул… Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса Кояш, Ай кеби, нурны алардан икътибас иткән91 бу баш.

– Кемгәдер ияреп язу мәсьәләсендә үзегезне беркадәр кечрәйтәсез шикелле. Сез алар арасында торырлык шагыйрь бит.

Г. Т. Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул…

– Үзен горур итеп тойган халык шагыйренә, минемчә, әхлакый кысалардагы мондый мин-минлек килешеп тора. Чамасын белгән очракта данлау да файдалы.

Г. Т. Оригинальный нәрсәне мактау табигыйдер… Аязымны сатып алдым аһым, яшем белән!

– Ихластан язылган «Пушкинга» исемле багышлауда сез, «Синең шигырең көенә агач, таш бии», дип, аның әсәрләренә бик үзенчәлекле бәя биргәнсез.

Г. Т. Биемәслек итеп язу кимчелек шагыйрь кешегә… Шулай булмады исә шагыйрьгә кем һәйкәлләр куяр?

– Исемнәре атап үтелгән әлеге шагыйрьләр төрле рухи җирлектә тәрбияләнеп, аларның һәркайсы тәкъдир хөкеме буенча төрле яшәеш шартларына куелган. Әйтик, Александр Пушкинның авыл дигәне дә бай әтисеннән калган утар булган…

Г. Т. Хәзрәти Пушкин авылда язды үз «Евгениен», мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең көен.

– Бу рәвешле үз-үзен кимсетү Тукайга бөтенләй төс түгел.

Г. Т. Шунда да күрмим үземне һич тә Пушкиннан түбән.

– Сөйләшү барышында телгә алуыгыздан күренеп тора – «Евгений Онегин» романы сезгә яхшы таныш. Һичшиксез, ул күренекле әсәрләр җөмләсенә керә. Ә бит аңа тартым шигъри романнар тудырырга мөмкинлек биргән җирлек, охшаш сюжетка нигез булырдай хәл-вакыйгалар безнең татар тормышында да бар.

Г. Т. Бер поэма хакында башымда… төрле хыяллар йөри. Фәкать зиһен варить итеп чыгарганы юк әле… Хыялым – татарча, татар рухында, татар геройлары белән дөньяга бер «Евгений Онегин» чыгарудыр.

– Сүз сөрешеннән аңлашыла ки, мәшһүр әсәрләр иҗат итәр өчен абруйлы әдәби көчләр дә кирәк. Мондый ихтыяҗ сезгә сизеләме?

Г. Т. Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ.

– Русның олпат әдипләрен санап үткәндә, мәшһүр Толстойны да искә төшердегез. Очраклы хәлме, әллә түгелме, сез аның исемен иҗатыгызда бик еш, төгәлрәк әйткәндә, төрле уңайдан 31 тапкыр телгә аласыз. Белүебезчә, шигъри китапларыгызда «Толстой сүзе» дип исемләнгән бердәй сәрләүхәле 2 әсәрегез, шулай ук «Толстой сүзләре» һәм «Толстой фикере» дигәннәре дә бар. Аннары Лев Толстойның бай иҗатына тәрҗемәче буларак та мөрәҗәгать итәсез. Монда симпатия сизелеп тора.

Г. Т. Безгә ят-чит телдәге изге фикерне тәрҗемә биш вакытта биш намаз күк керде инде фарызыма. Бу «Толстой сүзләре»н дә хасладым92буш вакытыма, күп вакыт моңлы күңелнең саф, аяз, хуш вакытына. Әйтмәгез: «Ул – иске сүз…»

– Укыгансыздыр, «Идел» газетасының 1910 елгы 315 нче санында Сәгыйть Рәмиевнең «Лев Толстой наменә…» шигыре басылган. Форсаты килгәч искә төшерүем. Ихлас белән әйтегез әле: аның әлеге багышлавы ничегрәк килеп чыккан?

Г. Т. Бөтенләй тозсыз, вәзенсез, ямьсез, бигрәк холостой выстрел.

– Яраткан әдибегезнең үлемен ничек кабул иттегез?

Г. Т. Куркынычлы, үзәк өзгеч хәбәр фаш булды. Толстой вафат!.. Андреев, Максим Горький, Потапенко, Куприн, Сологуб, Мережковский, Григорий Петров, Скиталец вә гайре, вә гайре бөтен Русиянең мөхтәрәм мөхәррирләреннән тезелгән мөбарәк тәсбихнең очындагы бисмилласы, Мәрьям анасы яки имамы өзелде.

– Изге дисбедәге мәрҗәннәр байтак җыела икән. Бу җәһәттән «Мөбарәк тәсбих өзелде» дигән әлеге мәрсияне нилектән чәчмәдә язасы иттегез?

Г. Т. Мәсьәлә бик зур – сыйдырмый тар шигырьләр үлчәве.

– Сез төрле уңай белән башка каләм әһелләрен дә, әйтик, рус шагыйре Семён Надсонны да телгә алып үтәсез. Аңа карашыгыз нинди?

Г. Т. Мин моңарчы жизнерадостный кеше булганга, бөтен гомерен җылап үткәргән Надсонны сөймәдем. Белмим, хәзер укысам – ни булыр.

– Ә Иван Никитин, сезнеңчә, нинди исәптә тора?

Г. Т. Никитинның фитрый таланты, минемчә, Пушкиннан ким түгел…

– Ләкин… Шулай әйтергә җыенасыз бугай. Аңа нәрсә җитмәгән соң?

Г. Т. Фәкать ул тәртипле образование алып, гакылын вә рухын кирәгенчә тәрбия итә алмаган. Бу – шактый кирәкле фактор.

– Сәгыйть Сүнчәләйгә язган бер хатыгызда Иван Тургенев та искә алына. Димәк, сез аның атаклы романын укып чыккансыз булып чыга?

Г. Т. Тургеневның көйсез язылган «Отцы и дети» әсәре прозамыни?

– Һәрхәлдә, авторы прозаик санала бит.

Г. Т. Анда вәзен рамкалары бер дә юк. Ә между прочим – поэзия!

– Әңгәмәнең шәхесләргә багышланган өлешендә байтак исемнәр атап үтелде. Әдипләрне күз алдына китереп бастырган чакта аларның кайберләренә беркадәр бәя дә бирелде. Ничек уйлыйсыз, күп гасырлык татар әдәбиятында иҗат көчләре җитәрлекме икән? Хәер, котылгысыз ихтыяҗны искә төшергән әлеге сорауны һәрбер халык вәкиленә дә бирергә мөмкиндер.

Г. Т. Безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәккыйләренә сәбәп булган чын мөхәррирләргә… мохтаҗ.

– Бер карасаң, каләм ияләре ишле күренә. Әмма сүз сәнгате әһеленең вазифасы әсәрләр язудан гына тормый бит. Үзегез әйтмешли, ул «общественный деятель» буларак та үз милләтенә хезмәт итәргә тиеш. Тынгысыз әдәби барышта төпкә җигелеп тартырга… Мондый язучылар исә күп түгел кебек. Шул ук вакытта бөртекләп саналырга тиешле чын халык улларыннан узгынчы мәнфәгатьләр хакына мәгънәсез фидаилык өмет итүләр дә бар.

Г. Т. Бездә мөхәррирләр тәмле хыялларга корбан булырга түгел, кирәк эшләремезгә дә аздыр… Солдатның өстенә дә шинель, астына да шинель, баш астына да шинель дигән шикелле, алай тартсак та, шул бер-ике мөхәррир, болай сузсак та, бер-ике язучыбыз гына булмасын.

– Күрәм, сез әлеге мәсьәләгә дә бик җитди карыйсыз икән.

Г. Т. Мөхәррирләр гаскәрләр кебидер: сугышка чыкканда, запас гаскәребез булмаса, әсир булырмыз, хур булырмыз.

– Сез күзаллаган олпат мөхәррир-язучыларны күбәйтү өчен ил-көн тормышында мәҗбүри алшартлар тудырылырга тиеш: һәртөрле сәнгать әһеленә иҗат иреге бирелү, көндәлек матбугат мәйданының ихтыяҗи иркенлектә булуы, милли әдәбият белеменең югары баскычта торуы һ. б., һ. б. Әлбәттә, шушы мәгълүм исәпкә кергән тәнкыйтьнең дә зур әдәбиятка һәрьяктан тәңгәл килүе лазем.

Г. Т. Тәнкыйть – кирәкле шәйдер.

– Тәнкыйть каләм иясенә генә түгел, китап сөючеләр өчен дә мөһим.

Г. Т. Нинди әсәрләрне укымак кирәк? Моны сайлый белергә, тәнкыйть булмаса, мөмкин түгелдер. Чөнки аңар яхшы рисалә табу бөтенләй борчак басуы өстендә бер билгеләнгән борчакны табу кадәр читендер. Ул әсәр, мәсәлән, ун ел кадәр ни ләкте шуны укып, зиһененә төрле-төрле рәвештә язылган файдасыз рисаләләрнең мәфһүмнәрен93 урынлаштырса, мондин соң аңар бер файдалы рисалә очраса да, ул аның мәгънәсен йә бөтенләй аңламас, йә һичнәрсәгә дә татбикъ итә94 алмас. Әгәр бер рисаләне укып та тиз генә тәнкыйтен дә табып алса, аңар бик уңай буладыр.

– Әсәргә бәя бирүчедән дә зур әзерлек таләп ителә.

Г. Т. Тәнкыйть итүченең дә кем очрады шул булуы тагы ярамыйдыр. Мөнтәкыйд булыр өчен, әлбәттә, үзләре дә әдәбият галәмендә күп ат уйнаткан тәҗрибәле вә әхлаклы адәм булуы матлубтыр95.

– Төрле тәнкыйтьчеләр була: сәнгать әһеле кебек илһам табып, фәнни нигездә фикер йөртүчеләр дә, башка әдәби жанрларда алдыра алмыйча, үтен сытучан «белгеч»кә әверелгәннәре дә… Ачы тәҗрибә раслаганча, тәнкыйтьләү җиңел, бәяләү авыррак. Бернинди эш күрсәтмәгән килеш тәнкыйтькә алынучылар да байтак. Алар теге яки бу әсәрне әйтерсең хата табар өчен генә укый. Сез менә мондый мөтәтәнкыйтьчеләргә ничек мөрәҗәгать итәр идегез?

Г. Т. Ярый, язучылар, сезнеңчә, начар һәм яраксыз кешеләр булсын, ләкин сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез? Милләтнең хәзергесе һәм киләчәге өчен файдалы чәчмә яки тезмә берәр нәрсәгез бармы? Күрсәтегез, бер тапкыр тикшереп карыйк та, башкаларның язганнары бөтенләй ташлансын, онытылсын.

– Төрледән-төрле сәбәпләр аркасында үзара тәнкыйть итешү олпат әдипләр арасында да башланып китүчән. Шулай түгелме?

Г. Т. Яхшы инде… берсе барлык язганымны читкә себереп түкмәсә.

– Кемнәрне күздә тотасыз?

Г. Т. Берсе бар, дустым минем, һәрбер сүзе үткен кылыч: җил тегермәнен күрә дә: «Аһ, суы юк!» – дип куя; су тегермәнен күрә дә: «Пар, буы юк», – дип куя. Ул тота ат койрыгын да: «Бу – озын сач!» – дип куя. «Тик нигә башта түгел, тәнкыйтькә мохтаҗ!» – дип куя…

– Бүлүем өчен гафу итегез, сез ошбу сүзләрне әлеге дә баягы Габдидән, ягъни Галимҗан Ибраһимовтан зәһәр көлеп әйтәсез бит. Янәдән уйлап куясың, сезнең арадагы мәгълүм низаг шактый тирәнәергә өлгергән икән.

Г. Т. Исеңез китмәсен… Милләт үзе аерыр.

– Кабатлап әйтәм, төрлечә тәнкыйть итүләр күзәтелә. Әнә Зариф Бәширинең «Чүкеч» журналында басылып чыккан памфлет яки фельетоннарында Габдулла Тукай шигъриятенең дәрәҗәсен төшергән тупас кинаяләр шактый очрый. Ул хәтта шагыйрьлегегезгә үзенчә шик белдереп, сезне тәрҗемәче итеп кенә күрсәтергә тели. Язышкан газетагыз «Әл-ислах»ны да «юл уңаеннан» тәнкыйтьләргә өлгерә, әдипләр Фатих Әмирхан белән Галиәсгар Камалга да эләгә. Үзегез нинди карашта торасыз, мондый тотрыксыз язмаларның авторына нигезле җавап бирелергә тиешме?

Г. Т. Үз гаебен үзе белгәндер әле… Калсынчы – шундай юк белән; борча атмак көлкедер тау-таш ватарлык туп белән… Юкмыни, язсаң, югары нәрсәләр?

– Сезгә мәгълүм булганча, «Шура» журналының 1911 елгы 18 нче санында шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйнең бер рецензиясе басылып чыккан. «Сәгыйд Вәкъкас» тәхәллүсе белән бирелгән әлеге тәнкыйть мәкаләсендә сезнең «Мияубикә» исемле шигырегез, нигездә, уңай бәя ала. Табигый ки, анда әсәрнең җитешсезлекләре дә санап үтелә, атап әйткәндә, кайбер рифмаларның оешып бетмәвенә игътибар юнәлтелә.

Г. Т. Сәгъде Вәкъкас әфәнде… ике юллы татар шигырендә бер юлның ахыргы сүзе «нәрсәгә» булып, икенчесенең ахыры «мәсьәлә» булуын вәзне шигырь җәһәтеннән дөрест күрми… Кагыйдә астына җыярдай «Кавагыйде лисан» – «Теория словесности» мәйданга килмәгән булса да, мин «нәрсәгә» белән «мәсьәлә»нең вәзен булырга яраганлыгын дәгъва итәмен… Һичбер шагыйрь, шигыренең бер юлы ахырын «такмак» дип язгач та, каләмен колагына кыстырып, мич арасыннан кыштыр-кыштыр «шакмак» эзләп йөрергә мәҗбүр түгелдер. Шулай ук… бер юл ахырын «сукмак» дип туктаткач та, өйалдына чыгып, «тукмак» эзләргә бурычлы түгелдер. Такылдамак белән тезмә сүз сөйләмәк икесе башка-башка булырга кирәк.

– Әле генә сүз уңаеннан телгә алынган әдәбият теориясе каләмдәш дустыгыз Фатих Әмирханны да җәлеп иткән бугай.

Г. Т. Ф. Ә. күптән бирле «Теория словесности» язып маташа. Мин дә аңар шул эштә азрак файдалы булмакчы булам. Шулай итеп, икәүләп, бәлки, шигырь вәзеннәре хакында бер кагыйдә вә тәртип чыгармабызмы дип торабыз.

– Бераз гына читкәрәк киттек шикелле, тәнкыйть хәлләре хакында сөйләшә идек. Сезнең әсәрләрне бәяләргә омтылып язылган һәртөрле мәкаләләрдә гадел-риясыз рәвештә хөкем йөртүләр дә чагылыш таба. Дөрес, кара буяу өстенлек алганнары вакыт-вакыт күбәеп тә китәдер. Сез тәнкыйтьчеләргә үпкәләмисездер бит?

Г. Т. Пәйгамбәреңез: «Каилел хакка вә ләу кянә мөрра», – димештер.

– Безнең телгә күчергәч, болайрак килеп чыга: «Ачы булса да, туры әйт».

Г. Т. Бу – хак.

– Чәнечкеле сүз әйтү мәсьәләсендә үзегез дә кимен куймыйсыз. Мәсәлән, «Ялт-йолт» журналының 1912 елгы 31 нче санында дөнья күргән «Былтырның хисабы»нда язучылык белән шөгыльләнгән Шәриф Саттаровка «татар җене» кагылуы турында көлеп язасыз…

Г. Т. Әлеге әфәнде, көздән бирле котырып, «Татар халкы», «Татар кызы», «Татар бүреге», «Татар кәвеше», «Татар катыгы», «Татар мөгезе» исемнәрендә көн саен диярлек әллә никадәр чүпләр бастырып, китап кибетләрен бөтенләй шуның белән тутырды. Мондый кешеләрне «сары йорт»ка ябалар ябуын, ләкин бер җәһәте бар: бу кадәр һәр китабын татарның бер нәрсәсе белән исемләгән, үзенчә милләтче бер мәҗнүнне япканда да, «Татар диванаханәсе»нә ябарга кирәк. Ул исә… бездә юк. Ни эшлисең? Иректә йөри шул!

– Графомания белән авыру йогышлы чир шикелледер. Мондый талымсыз кемсәләр һәрбер заманда була. Аларны имләрлек вакцина әлегә уйлап табылмаган. Олпат затларның зәвыксызлыкка битараф калмавына гына, таләпчән сүзгә генә өмет тотарга кала.

Г. Т. Болынга бозау керсә – «түчә!», игенгә чыпчык төшсә – «көшш!», базга песи керсә – «прс!» дисең. Әмма әдәбиятка шушындый кешеләр керсә – ни дисең? Аптырап, уйлап торасың да, бер дә кууны аңлатырга сүз тапмагач, язучының колагына гына: «Энем, моннан болай мондый нәрсәләр язмаска тырыш!» – дисең.

– Еш кына төрле матбугат басмаларын кайта-кайта укыштырып утырырга туры килә. Сәнгатьлелектән ерак торган «әсәрләр» күпләп очрый – алар өчен үзегезнең дә эчегез пошадыр. Әйтик, сез тәнкыйть сүзе белән әледән-әле телгә алган «Бәянелхак» газетасына да күз төшергән бар…

Г. Т. «Бәянелхак»та бик күп тәртипсез мәкаләләр, майламаган көпчәк арасыннан чыккан шигырьләр басылып чыкты.

– «Мөтәшагыйрьгә» дип исемләнгән аллегорик багышлавыгыз кемне күздә тотып иҗат ителде? Тәнкыйть угы тырпаеп торган әлеге әсәрдә үзенчә шигырь язып маташучы үзәккә алынган.

Г. Т. «Борһане тәрәккый»дә бер дә кирәкмәгәнгә урын алган бәгъзе шигырьләргә эчем пошадыр. «Мөтәшагыйрьгә» шигыре, ихтимал, шундый эч пошулар сәбәпле ихтыярсыз язылган булыр.

– Әстерханда чыгып килгән әлеге атналык газетада сәнгати югарылыктагы әсәрләр дә дөнья күргән. Шул исәптән сезнеке дә. Ә түбән сыйфатлы нәрсәләрне үткәртми торган цензорлар чынлыкта булмый, мондый эштә иләк сыман җайланма да файдаланыла алмый шул. Хәер, миндә мантыйк ягы беркадәр аксый бугай – ошбу төшенчәләрдә үзгәлек тә бар лабаса.

Г. Т. Цензор белән он иләүче хатын арасында аерма шул гына: берсенең иләге төбендә – эшкә ашмаганрак нәрсәләр кала, берсенекендә – иң кадерле нәрсәләр генә кала.

– Чын әдәбиятның чүпләнүе турында сөйләшкәндә, бергәләшеп мондыйрак нәтиҗә чыгарасы килә: һәрбер иҗатчының күңелендә тәнкыйтьче утырырга тиеш. Бары шул очракта гына «тузга язмаган»нар кими төшәр. Менә сез башкаларга карата бик таләпчән, каһкаһәләп көлүегез дә гелән кабатланып тора. Үзегезнең язганнарны да еш тәнкыйтьләп киләсез. Монысы аеруча гыйбрәтле. Мәсәлән, «Шура» шигырьләреннән» дип исемләнгән әсәрегез җәһәтеннән гаҗәпкә калдырырлык үтә катгый искәрмә биргәнсез. Авторын тәгаен билгеләүдә шик-шөбһә уятмаслык итеп…

Г. Т. Бу шигырьләрне яздым мин, бүкән; язалмас моны бүкәннән бүтән.

– Үтергеч гипербола! Өстәвенә үзегезгә юнәлтелгән. Ярый, бусын калдырып торыйк… Шулай уйларга нигезем бар: сез яңа әсәр иҗат итәсез дә, еш кына аннан канәгать калмыйсыз кебек.

Г. Т. Шигъреми яздым, басылды; мин тагын зур кайгыда… Һич риза булмыйм үземнән язганымнан соңра мин.

– Сез үзегезнең яраткан укучыларны искәртеп куярга уйлыйсыз бугай.

Г. Т. Әйе… Кызмагыз бик, чыкса мәйданга басылган чүпләрем.

– Янә арттырып җибәрәсез бит. «Чүпләрем» дип әйтер өчен берәр җитди сәбәп бармы?

Г. Т. Ярты төш мисалендә үтеп киткән 7 сәнәлек бер мөддәт эчендә минем тарафтан шактый гына мәнзумат96 язылып ташланган. Ул мәнзумат… төрек-татар галәменең һәр ягына таралган… Һәр тарафта: «Бер казакъта гына түгел, бездә дә бер оста такмакчы булды», – дип, минем такмаклар мисал итеп күрсәтелгән. Шулай булган. Заман кичкән. Сулар аккан… Әнә шул «ярты төш» мөддәтендә мин кайбер чакта уянып, тәмам сафланып та китә идем… Уянганда тыгызланган вә газапланган нәрсәләрем төрле диваннарымда97 һаман әле үзем, җаным, вөҗданым, оятым, хәятым разый булмаган шигырьләремнең шушы көнгәчә халык тарафыннан укылып (нахально) йөрүләре иде. Вә ул шигырьләрнең, бүген бу сәгатьтә үзләрен тотып яндыра вә җәһәннәмгә юнәлтә алмавым сәбәпле, гүя минем өстән кычкырып көлүләре иде.

– Һәрбер каләм әһелендә дә шундый таләпчәнлек булса икән! Үзең дөньяга чыгарган әсәрләрне ничек юкка чыгарырга мөмкин?!

Г. Т. Иң элек 7 ел, тәмам 7 ел мөддәтендә себерү вә пакьләү күрмәгән «такмак булмәсе»н себерергә тотындым. Һу, монда чүп-чар!

– Ваз кичәргә теләгән әсәрләрегез тәгаен нидән гыйбарәт соң?

Г. Т. Әллә нинди «американизировать» ителгән «Кичке азан»нар… «Шәкерт, яхуд Бер тәсадеф» кеби, инсан авызыннан чыкмаган диярлек тәркибләр98, тагы шундый кабахәтләр… Менә шундыйлар минем рухани бүлмәдә 7 ел торганнар. Меңнәр мәртәбә халык күз алдын мәсхәрә итеп, кайсылары бишәр меңнән икешәр кат басылганнар вә, Хода гына белә, күпме укылганнар.

– Ничек шулай килеп чыккан? Үз-үзегезгә сорау биргәнегез бармы?

Г. Т. Соң боларның 7 шәр ел буе бүлмәдә ятуларына ни сәбәп булган? Менә шул чүпләрнең язылуына нинди кабахәт вә кара көч сәбәп булса, шул сәбәп булган.

– Яратмаган әсәрләрегезне себереп түккәндә, берсе дә кызганыч тоелмадымы?

Г. Т. Башыңда гакылың сафайгач, «төш» күрмәгән чакта бүлмәңдә үзең сөймәгән бер генә кешене дә тотасы килми. Кая ул минем «теге шигырьләрем» кеби бөтен бер артельне! Юк, котылдым. Инде мин аларны себердем… Бүлмәмдә «үз сөйгәнем», «үз сөйгән шигырьләрем» генә калдылар.

– Үзегезнең җиз иләктән үтмәгән әлеге шигырьләрне тәнкыйть үзәгенә чыгарырга теләүчеләр күп булдымы?

Г. Т. «Вакыт», «Шура», «Идел» вә башка да бик күп идарәләргә мәкаләләр бирделәр… Әгәр алар мине үз-үземә дә, кешегә дә шул шигырьләр белән тәкъдим итсәләр вә миннән мәлгунанә бер сурәттә шаркылдап көлсәләр, вакыйган, максудларына җитәләр иде. Ләкин миңа эш башында рух биргән идарә мөхәррирләре эш уртасында мине мәсхәрә иттермәделәр. «Теге»ләрнең мәкаләләре дә басылмады.

– Әле генә санап үтелгән газета-журнал редакцияләре, сүз иреген беркадәр кысып, ничек шулай яхшылык күрсәтергә ният иткән?

Г. Т. Мөхәррирләр дә, китапчылар да минем хәзерге «аң»ым вә самокритикам ул шигырьләрдән гали икәнен беләләр иде. Мин үзем дә: «Ләкми чир, авырып та булмый, ичмасам!» сүзләренә бара-бара, рухани бүлмәмне бертөрле тазартырга вакыт эзли идем вә һаман, Алла юл ачар әле, дип өметләнә идем. Менә Алла юл ачты, «бүлмә» себерергә бушадым. Себереп тә чыгардым.

– Дәрәҗәгезне төшерердәй әсәрләрдән арынгач, җаныгыз бераз җиңеллек кичердеме?

Г. Т. Әй, җир йөзендәге төрек баласы, – галимме син, хәкимме син, падишаһмы син, теләнчеме син, – инде мин сине өемә кертергә оялмыйм, инде син кем булсаң да, мин сиңа такмак китабымны… һәдия итә алам. Әле күптәнме, берәү диваннарымның берсен кесәсеннән чыгарса, калтырый идем. Кешеләр алдында укып җибәрсәләр, бүркемне дә кимичә, урамга кача идем. Җаннан кадерле кешемне, шул такмакларымны сораса, мәхрүм итәргә мәҗбүр була идем.

– Иҗатханә чистарып калгач, яңа уй-ниятләр тугандыр.

Г. Т. Тиз арада үзем браковать итмәгән вә үзем яраткан шигырьләрдән җыеп, 400 сәхифәлек зурлыгында рәсемле бер мәҗмуга чыгарырга карар бирдем.

– Гомумиләштереп караганда, үзтәнкыйтьнең мондый дәрәҗәдәге үрнәге дөнья әдәбияты тарихында очрамыйдыр.

Г. Т. Булып-булмавында минем эшем юк.

– Китап әзерләвегез турында ачыктан-ачык белдереп үттегез. Ә бит әле сезнең ахырына җиткерелмәгән, укучыларга вәгъдә ителгән бер эшегез бар – мәгълүм «Исемдә калганнар»ның икенче кисәген язу. Иң әүвәл әйтсәгез икән: әлеге автобиографик әсәргә ничек алынасы иттегез? Сез үзегез хакында тәфсилләп сөйләргә, башкаларның күзен яшьләндерергә теләмисез ләса.

Г. Т. Бу «Исемдә калганнар»ны язуыма башлыча сәбәп берничә наширләрнең миннән тәрҗемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды. Мин аларга туганымнан алып хәзерге яшемә кадәрле тәрҗемәи хәлемне кыска гына рәвештә язып бирү нияте илә кулыма каләм алган идем, әллә ничек сүз озынга китте.

– Хәтерлисездер, зурдан кубып башланган әсәр кечкенә Апушның Уральскига барып җитүе, төгәлрәк әйткәндә, Галиәсгар җизнәгез өенең икенче катына күтәрелүегез белән чикләнеп кала. Дөресен әйтик, «Исемдә калганнар» бик гыйбрәтле килеп чыккан, аны бер тында укып чыгарга мөмкин. Кызганыч, шагыйрь шәхесен тулырак ачарга ярдәм иткән документаль бәян ни өчендер укучыларга яртылаш кына барып ирешкән.

Г. Т. Монда үкенерлек хәл юк. Фәкать сабыр кирәк. Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле.

– Монысына шикләнмим. Киләчәктә шулай эшләнер. Әмма Казан чорына сезнең күзлектән караш ташлау яңа буыннар өчен дә кызыклы булыр иде.

Г. Т. Минем һәр минутым бөтен дөнья бәһасенә тора. Миңа хәзерге вакыт кадерле. Хәзерем шулай мәгънәле булганда, миңа киләчәкне-миләчәкне уйлау хәрам иде… Шәхси тормышымны «ярты төш»кә охшатуымны Казанда минем ничек вә ни рәвештә көннәр үткәрүемә шаһит булган кешеләр, әлбәттә, аңлыйлар. Бүтәннәр бик аңлап җиткермәсәләр дә…

– Нәкъ менә шулар өчен әсәрнең дәвамын язарга иде.

Г. Т. Казан бит, ахры, һаман кайныйбыз… Бушап булмый… Вакытым аз.

– Күп эшләгән кешегә вакыт табыла ул.

Г. Т. Әле минем авырудан башка эшем юк… Терелсәм, әллә нәрсәләр язармын әле.

– Сезнең бер мәкаләгездә «Килсеннәр, ул шанлы вә намле каләмнәрен уйнатсыннар!» дигән чакыру бар. Үзегез яхшы беләсез, каләм уйнату өчен әүвәл мәйдан кирәк. Алшарт мәгънәсе салынган көндәлек матбугат мәйданы. Гомумән, әдәбиятның барлык жанрлары буенча табигый үсешен газета-журналлар эшчәнлегеннән башка күзаллап булмыйдыр. Әгәр 1905–1907 елгы инкыйлабтан соң 30 дан артык матбугат басмасы барлыкка килгән икән, алар сүз сәнгатенең яңа күтәрелешен тәэмин итүдә үзләреннән гаять зур өлеш керткән бит. Шулай түгелме?

Г. Т. Дөрест… Газеталар, журналларны көннән-көнгә кат-кат күбәйтик… Газетаның файдасы кат-кат сыналган ич дөньяда… Газета – тиңдәшсез нәрсә… Сүзләре дә энҗе кебек тезелгән… Ул һәркемгә үз телендә төшендерер… Укыганнарга – тотынып бара торган җеп төсле… Журналның кәгазе – сезнең өчен көзге, алдыгызда яктыртылган чыраг ул. Алла мондый журналларның арттырсын санын.

– Байтак еллар төрле редакцияләрдә эшләп алган кеше буларак, әлеге сүзләрегездән рәхәтлек кичердем. Газета-журналларның асыл әһәмиятен үтемле итеп аңлаттыгыз. Күңелегезгә аеруча хуш килгән милли басмаларны атап үтмәссезме?

Г. Т. Газеталар күп… Мин һәммә ислам газеталарын җаным кадәр сөямен.

– Тәгаенрәк әйткәндә…

Г. Т. Өч җәридә99 шәп диләр: «Йолдыз» вә «Әл-ислах», «Вакыт»…

– Әйбәт газеталар саны өч кенә түгелдер.

Г. Т. Милләткә фикерләшергә ирек биргән «Фикер»…

– Ә «Тәрҗеман» газетасы?

Г. Т. Азат итте милләтне ул дәртсезлек һәм ялкаулыктан.

– Шөкер, безнең газета-журналларыбыз байтак. Аларның күпчелеге милләткә хезмәт күрсәтүне үзләренең беренчел бурычы итеп саный. Ә каләм уйнатканда, төрлесе килеп чыга. Көндәлек матбугат басмалары белән язышкан чакта аралар да бозылгалый, кайберләренең иҗтимагый тотрыксызлыкка бирелүе милләтпәрвәр әдипләрнең гайрәтен дә чигерә. Үзара мәдхияләр укышып кына гомум тәрәккыйгә ирешеп булмый. Менә сезнең аяусыз каләм очы да бик күп газета-журналларның горурлыгына тиеп үткән. Кыскасы, аларның бакчасына шактый таш атарга, бәгъзеләре белән хәтта низаглашырга өлгергәнсез. Һәрбер матбугат басмасы үзенчә иҗтиһат кыла. Сезнең каһкаһәле көлүегез күбрәккә китмәгәнме икән?

Г. Т. Не грешно смеяться над смешным… Әфкяре гомуми100 берлә уйнарга ярамый.

– Килешәсездер, көндәлек матбугатны һәрьяктан үстерү эшендә абунәчеләр мөһим буынны тәшкил итә. Ә аларның дөньясында төрлелек хөкем сөрә. Югары интеллектлы укучылар була. Зәвыксызлары да юк түгел. Соңгыларының ихтыяҗын яхшы беләсездер.

Г. Т. Аларның… ләззәтләнә вә тәм таба торган нәрсәләре түбән вә тупас нәрсәләрдер.

– Шунысы бик аяныч, әлеге катлам түбәнлегенә төшкән аерым басмалар да бар.

Г. Т. Мин үземезнең арамызда бер журнал, бер газета беләмен ки, болар, тәмам-тәмам шул «мөхтәрәм мөштәриләре»нең теләүләренчә, әдәп таптап, яхшук акчаланып вә файдаланып торалар. Бәлки, алар, үзләренчә, милләткә файда итәмез, ди торганнардыр.

– Ә милләткә файда итәр өчен, биниһая зур көч түгеп, кара эш башкарырга кирәк бит. Мондый җитди басмаларны чыгарырга рухи җирлек кенә түгел, олуг максатларга ирешерлек дәрәҗәдә матди нигез дә сорала.

Г. Т. Акчаларга ихтыяҗ бардыр.

– Милли матбугатны халыкка хезмәт иттерүдә меценатлар да булышлык күрсәтә ала.

Г. Т. Татар бае газета сөйми.

– Ошбу тема хакында сөйләшкән чакта ничектер келт итеп күңелгә килде: сез мөнәсәбәт белдерүегезне көткән аерым затларга җавапны газеталар аша бирергә яратасыз бугай. Дәрсе гыйбрәт булсын өченме?

Г. Т. Газета битләрендә бер кешегә сөйләнгән сүз бөтен дөньяга сөйләнә.

– Халык гаме белән яшәүче әдипне, әлбәттә, милли мәгариф мәсьәләләре борчымыйча калмый. Бу табигый дә, чөнки һәрбер кавемнең киләчәген билгеләүче варислар нигез тәрбияне гомуми белем йортларында ала. Укыту барышында һәрнәрсә мөһим. Мәктәп дәреслекләренең камиллеге аеруча әһәмияткә ия. Бу җәһәттән сезнең уку китаплары әзерләү эшенә алынуыгыз милләтен кайгырткан һәрбер каләм әһеленә үрнәк булып тора. Мондый игелекле бурычны үтәүгә ничек шулай керешәсе иттегез?

Г. Т. Мин мәктәпләребезнең… миннән ярдәм көткәнен күрдем. Мин моңа салкын кан белән карый алмадым. Мәктәп китаплары язарга башладым.

– Сезнең рус әдәбияты үрнәкләренә бәйле рәвештә язылган әсәрләрегез дә аң офыкларын киңәйтерлек укыту программалары таләпләренә туры килеп тора.

Г. Т. Мин иттифакый101 гына тәрҗемә иткән вә икътибас ителгән шигырьләрем татар мәктәбендә беренче урынны алачак булды. Шулай булгач, мин, үз шигырьләремнән чүпләтеп, башкалардан мәктәп китабы яздырганчы, әллә нинди шәкертләрне күрә торып баетканчы, бу эшкә үзем тотындым.

– Күрәм, бу үзенчәлекле дәреслеккә кертелгән авторлар исемлегендә җитди иҗатлы Нәҗип Думави да бар. Хәтта сезгә кизәнгән Зариф Бәширигә карата да үз тарафыгыздан киң күңеллелек күрсәтергә карар кылгансыз. Әсәрләр нинди принцип буенча сайланды?

Г. Т. Мин анда Нәҗип Думавиның «Сугыш», Бәширинең «Балалар теләге» исемендәге шигырьләрен, үзенә һич тә әһәмият бирмичә, фәкать мәгънәви яклары яхшы булганга күрә генә алдым.

– Бездә кирәкле эшне алдан күреп алу, шуңа көч салу омтылышы җитеп бетми.

Г. Т. Үземезнең яңа үсеп килмәктә булган милли әдәбият бакчамыздан җыеп, яшь балаларымыз кулына шуның чәчәкләреннән ясалган бер чәчәк бәйләме (букет) тоттырмак күптән үк безгә лазем иде… «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» китабыны тәртип иттем. Монда… әдәбият гөлләреннән берәр-берәр чәчкәләр алынды. Безгә сабый балаларымызның кулында моңарчыга кадәрле булган әрекмән, кычыткан вә балтырганнарны алып, алар урынына шушы китап кеби чәчәк бәйләмнәре бирергә тиештер… Балаларымызның күзе гүзәл нәрсәләр күрергә вә борыннары да хуш вә татлы исләр иснәргә ияләшсен… Бу китап өчен мин үземчә яхшы вә матур дип белгән кыйтга вә шигырьләрне генә сайларга тырыштым.

– Гүзәллек төшенчәсенә басым ясавыгыз, әлбәттә, дәвамлы максатларны күздә тотадыр.

Г. Т. Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә назик вә ләтыйф102 булып, анчак гүзәл вә мөкатдәс нәрсәләрне генә сөючән буладыр. Моның киресенчә: кечкенәдән тупас вә ямьсез нәрсәләр күреп үскән балаларның язгы ачык күк кеби саф күңелләре томанланып, рухлары яхшыны вә начарны аермый, һәрнәрсәгә бертигез караучы буладыр.

– Әүвәлгеләр искәрткәнчә, ашаган белми, тураган белә. Шундый биниһая рухи тәгам әзерләр өчен безнең татар әдәбиятында нигъмәтләр җитәрлекме соң?

Г. Т. Әдәбиятымызның иң гүзәл кыйтгаларын гына сайлап яки сайларга тырышып та вә гүзәл булып та балалар рухына килешмәслекләрен калдыра торып та, …шушы «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» кеби олуг бер китап мәйданга куярга мөмкин икәнен күргәч, яшь әдәбиятымызның байлыгына вә киңлегенә хәйран иттем вә шатландым.

– Гадәттә, мондый үтә дә җаваплы бурычны башкарган чакта ниндидер сыналган кагыйдәләр буенча эш итәргә кирәк.

Г. Т. Бер чәчәк бәйләмендә кайсы төстәге чәчәкне уртага вә кайсысын читкә кую вә бер альбомда да кайсы рәсемне кайсы биткә сыйдыру бик ул кадәр әһәмиятле булмаганы кебек, бу китапта фәкать ямьсез тәхрират103кермәвенә генә тырышылды. Шулай да булса, ягъни мәгълүм бер мәсләк тотылмаса да, педагогиканың «җиңелдән авырга» кагыйдәсене бераз игътибарга алынып, китапның башына аңлавы җиңел, садә гыйбарәле шигырьләр вә кыйтгалар куелып, авыррак гыйбарәлеләре мөмкин кадәр арткарак кичектерелде. Шигырь вә кыйтгаларда булган бәгъзе читенрәк сүзләрне аңлатыр өчен, сәхифә төбенә шәрех тә төшерелде.

– Безләрдә уку китаплары төзү тирәсендә элек-электән сүз көрәштерүләр тынып тормаган. Үзебезнең рухи мөмкинлекләрне танырга теләмәү, милли нигилизм чалымнары да күзәтелгән.

Г. Т. Ни сәбәптәндер, бу көнгә чаклы мәктәп вә мәдрәсәләремездә милли әдәбият вә ана телемезгә бертөрле курку аралаш нәфрәт белән карыйлар иде. Бик искедән бирле килгән бу караш, мәктәпләрдәге сабыйлар башына урнашып, алардан аларның балаларына дигән кеби, бөтен милләтемезгә тамыр җәйгән иде. Шунлыктан безнең мөхәррирләр вә шагыйрьләремезнең күз яшьләренә манчып язган каләмнәрендин чыккан әсәрләренә «чүп» дип вә язучысына да «эшсез» дип кенә карыйлар иде.

– Күренә ки, әлеге хрестоматияне төзегән чакта берничә максат күздә тотылган.

Г. Т. Бу китапны тәртип иткәндә, мин һәр никадәр балаларның рухларына азык бирү вә аны тәрбия итүне беренче максуд итеп тотсам да, икенче тарафтан, әдәбиятның мәктәпкә керүе аркасында, аңар гомум милләт тарафыннан әһәмият бирелмәсме вә… әдәбият Русия мөселманнары арасында тиешле кадәр таралып китмәсме дигән өметем дә бар иде.

– Игътибар итмичә мөмкин түгел, сезнең уку китабы төзү уңаеннан әйтелгән сүзләрдә балаларга карата зур кайгыртучанлык күрсәтүегез сизелеп тора. Үзегезнең шулар яшендәге чагыгыз берәр ничек искә төшкәлиме?

Г. Т. Сабый вакытын сагынмакта һәр шагыйрь дә, ачы-тәмле хыялдыр бу һәр шагыйрьгә.

– Аңлашыла. Ә менә кысаларга сыймаган балалар мәктәп «тоткынлыгы»ннан бигүк разый түгел.

Г. Т. Сабый чакта күңелсезләнгәнем бар мин дә… Ачылды юл, ирек алдым. Эчемнән нәрсәләр уйлыйм: «Менә шатлык миңа, – дим, – мин хәзер тормыш белән уйныйм. Шаярырмын, теләрсәм нишләрем, уйнар, көләрмен, – дим, – бөтен мәктәптә тоткынлыкларым бурычын түләрмен», – дим.

– Ә өметегез акландымы соң?

Г. Т. «Гомер итмәк» димәкнең мәгънәсене аңладым чынлап.

– Яшәүнең асылы, сезнеңчә, нидән гыйбарәт?

Г. Т. Түләү… бурычны Тәңремә һәм халкыма.

– Үзегез дә аңлагансыз: мондый мөкатдәс вазифаны үтәү татар баласына җиңел бирелми.

Г. Т. Бәхетлемен шушы хәлдән, бүтән бер хәл дә көтмимен, шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын.

– Бишкә кадәр һәрбер бала – патша, дип раслый халык. Ләкин тома ятимлектә үткән балалык елларында сезгә падишаһе-әгъзам хәзрәтләренең кадер-хөрмәтен татырга язмаган. Шулай булуга карамастан балачагыгыз сагындыра икән.

Г. Т. «Нигә, – дим, – изге мәктәптән, сабый чаклардан аерылдым?»

– Чыннан да, биниһая авыр язмыш сынауларын горур рәвештә кичеп, сез халыкның үз шагыйре дәрәҗәсенә күтәрелә алгансыз. Михнәт чигүләр артта калган. Алда ниләр кичерәсе Аллаһка гына мәгълүм. Бу җәһәттән Раббел галәмин хәзрәтеннән ни-нәрсә хакында гозерләнеп сорар идегез?

Г. Т. И, Күк! Ал җанымны, тик, зинһар, алма шөһрәтемне…

– Фани дөньядагы дан-дәрәҗә барысыннан да өстенмени? Бу шөһрәтпәрәстлек түгелме соң?

Г. Т. Сөальләр җавапсыз калмасын… Минемчә, онытылу, тибәрелү – үлемнән яманрак. Үзем үлсәм дә, газиз исемем үлмәсен, югалмасын; минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.

– Фикер сөрешеннән сизелеп торганча, аерым теманы үзәккә алган әлеге әңгәмәбез барышында ниятләнгән барлык сорауларга да җавап бирелде кебек. Ошбу сөйләшү вакытында сезнең иҗатка тартылуыгыз да, бары үзегезгә генә хас язу үзенчәлекләрегез дә, ерак гасырлардан килгән әдәбиятыбызга гамьле карашыгыз да, аерым әдипләргә мөнәсәбәтегез дә шактый тулы ачылды. Инде әңгәмәбезгә нокта куеп, йомгаклау сүзе әйтсәгез иде.

Габдулла Тукай. Актык сүз буларак шуны әйтәм… Бездә әдәбият бар, һәм дә бай әдәбият!

70

Дәкыйка – мизгел, минут.

71

Нәҗат – котылу, исән калу.

72

Җәсарәтле – гаярь.

73

Ма гадә – башка.

74

Хыйсса – өлеш.

75

Сәд – дивар, крепость-кальга.

76

Сәнаигы нәфисә – нәфис сәнгать.

77

Фәтвалау – ярый дип күрсәтү.

78

Әшъя – әйбер.

79

Хасләт – сыйфат.

80

Тәгаллекъсез – бәйләнешсез.

81

Тәсаувыф бабында – суфыйчылыкка бәйләнешле.

82

Ифадә – аңлата белү.

83

Садәдил – гади, эчкерсез.

84

Руи зәмин – җир йөзе.

85

Тәкълид – иярү.

86

Бәһар – яз.

87

Нәзым вә мәнзумә – тезмә, көйле сүз.

88

Нәфасәт вә мәһарәт – нәфислек һәм осталык.

89

Әбәда – бертуктаусыз.

90

Мокътәбислек – ияреп язу.

91

Икътибас итү – файдаланып язу.

92

Хаслау – багышлау.

93

Мәфһүм – мәгънә.

94

Татбикъ итү – яраштыру.

95

Матлуб – таләп ителү.

96

Мәнзумат – шигъри әсәрләр.

97

Диван – җыентык.

98

Тәркиб – сүз тезмәсе.

99

Җәридә – газета.

100

Әфкяре гомуми – җәмәгать фикере.

101

Иттифакый – очраклы рәвештә генә.

102

Назик вә ләтыйф – нечкә һәм гүзәл.

103

Тәхрират – язма әсәрләр.

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр

Подняться наверх