Читать книгу Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - Зиннур Мансуров - Страница 5

ТУКАЙ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘЛӘР
ТӘРӘККЫЙГӘ ЧАКЫРА ТОРГАН МУЗЫКА ГҮЗӘЛДЕР

Оглавление

Җирдә яшәүче бер генә халыкны да җыр-көйсез күз алдына китереп булмый. Ә татарны бигрәк тә. Аның насыйп кылынган тәкъдире дә көйле итеп язылгандыр сыман. Чыннан да, гаять үзенчәлекле моң белән өртелгән җыр безне әлмисактан бирле киләчәккә озатып бара. Анда бөтенесе дә яңгыраш таба: кайгы да, шатлык та, ышаныч та… Әгәр татар шагыйре үзенең фидаи гомерен моңлы бер җырга тиңли икән, әлеге образлы билгеләмә газиз кавемебезнең үткән юлына да туры килеп тора. Гомумән, олы язмышлы шагыйрьләрнең үзләрен дә җыр-моңнан аерырга мөмкин түгел. Габдулла Тукайны гына мисал итеп китерик. «Җырласаң да, җегет, ачы җырла» кебек сүзләрдә иҗатының асыл рухын сиздереп үткән әдип, белгәнебезчә, төрле уңайдан язылган мәкаләләрендә музыка сәнгатебезгә кагылышлы мәсьәләләргә карата да әтрафлы фикерләрен белдергән. Халык җырларын җыю белән дә шөгыльләнгән ул, шушы теманы үзәккә алып, хәтта җәмәгатьчелек алдында махсус лекцияләр дә укыган. Аның җырларга яратуы да күңелдә соклану уята. Аңлашылганча, безгә «Туган тел» гимнын мөкатдәс мирас рәвешендә калдырган Тукаебыз татарны милли музыка эшчәнлегендә дә тәрәккый югарылыкта күрергә теләгән. Сезнең игътибарга тәкъдим ителә торган чираттагы әңгәмә моның шулай булуын тулысынча раслар дип уйлыйбыз.


– Бездә шагыйрьне җырчыга тиңләү ерак гасырлардан бирле килә. Хәтта «колагына аю баскан» каләм әһеле дә үзенең язганнарында «җырлау» сүзен кат-кат куллана. Табигый ки, күчерелмә мәгънәдә файдаланыла торган ошбу метафорик кәлимә сезнең тезмә-чәчмә әсәрләрдә дә әледән-әле күзгә ташлана. Әлбәттә, аларда ясалма купшылык сизелми, чөнки авторның шулай тәкрар кылырга тулысынча хокуклы булуы, ягъни Тукайның җыр-моңны нечкәләп аңлавы безгә яхшы мәгълүм. Өстәвенә аның туры мәгънәдә җырларга яратуын да беләбез. Әйдәгез, маэстро, сүзне шуннан башлыйк әле. Җырчан булуыгыз турында үзегездән ишетәсе килә.

Габдулла Тукай. Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем.

– Туган ягыгыздагы Кырлай авылы сезне төшләрегезгә кереп йөдәтә, монда үткәргән еллар иң-иң якты хатирәгез булып саклана. Шулай түгелме?

Г. Т. Күңелле чаклар!.. Ул авылның, – һич онытмыйм, – һәр ягы урман иде.

– Җәннәт мисалындагы урманнар! Монда…

Г. Т. Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул; монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.

– Яралы җаныгызның татлы кичерешләре шулайрак гөман кылырга этәрә: сезнең күңелегездә гомер буе шытым биреп торган җыр-моң орлыклары нәкъ менә шушы авылда – исеме үк «җырлай» сүзенә аваздаш булган әкияти Кырлайның үтә бәрәкәтле җирлегендә салынмады микән?

Г. Т. Мин җәй көне урман буена ат ашатырга килгән яшүсмер Гайнетдин вә Сәйфетдиннәрнең дә җырларын тыңладым… Аларның ут әйләнәсенә утырышып җырлаган җырлары һәм дә моңлы күңелләреннән чыккан хиссият утлары минем йөрәгемә тәэсир итәләр иде.

– Шагыйранә нәтиҗә ясап әйткәндә, әгәр күңелгә сандугач керә икән, андый зат җырламыйча түзә алмый. Хәтерлисездер, «Мотыйгия»дә белем алып йөргән елларда, аңлашылганча, сездәге җырчылык сыйфаты киңрәк ачылган. Җаек мәдрәсәләрендә үткәрелә торган кичәләрдә дә әлеге сәләтегезне күрсәтергә туры килгән. Анисимов күле, Чаган һәм Урал елгалары буенда да, мәгълүм Ханская рощада сәйран иткәндә дә җырлап җибәрергә яраткансыз. Шәрикләрегез раслаганча, иртә-кич тәһарәтханәгә юынырга төшкәч, муенга сөлге урап, папирос тарткан хәлдә, көйләп алу гадәтегез дә булган. Янәшәгездә балалар, өлкән шәкертләр һәм хәлфәләр тормаган очракта, әлбәттә. Хәтта әле бервакыт кече Газизә тумагызга: «Апай, минем белмәгән җырым юк», – дип мактанырга да җөрьәт иткәнсез…

Г. Т. Мәдрәсәдүк мине җырчы диләр иде… Хәлфәләр, кече атнакичләрдә, бер кадак симәнкә, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрдә дә мине онытмыйлар иде. Мин, самавыр артына гына утырып, алар кушкан көйләрне җырлап бирә идем, шул җырларым бәрабәренә хәлфәләрдән берәр уч симәнкә һәдия кылына иде. Мин, кулымдагы симәнкәне беткәнче яргач, тагын җырлый идем… Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телемезне сөю тугъды.

– Баксаң, татарның сөекле «Туган тел» җыр-мәдхиясен язар өчен кирәкле хиссият җирлеге күпне колачлаган калеб катламнарында менә кайчан ук әзерләнә башлаган икән…

Г. Т. Яшәсен туган тел!

– Җырларга ярату белән беррәттән сезнең шәкертлек елларында ук халык җырларын теркәп баруыгыз, хәтта мондый игелекле эшкә башкаларны да тартуыгыз мәгълүм. Аларның бер өлеше, биш көлтәгә тупланып, китапларыгызга да кертелгән. «Халык моңнары» исеме белән аерым җыентык та чыгаргансыз. Сезнеңчә, нәрсә ул халык җыры?

Г. Т. Халык җырлары – безнең бабаларымыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр. Әйе, бу – кадерле мирас, кыйммәтле мирас!.. Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә кирәк. Аларны югалтмаска иҗтиһат итәргә кирәк. Белергә кирәк ки, халык җырлары – халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. Бу – бертөрле сихерле көзгедер. Чөнки халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр.

– Шундый караш хөкем сөрә: халык тарафыннан яратып кабул ителгән җырлар да берничә гасырдан артык яшәми икән ләбаса. Әйтик, Алтын Урда заманнарына нисбәт ителгән җырны ишетү күңелдә нинди генә уй-хисләр уятмас иде югыйсә. Көй-моңнарыбыз язмышы хакында сезнең фикерегез нинди?

Г. Т. Җырулар вә көйләремез тугърысында тарихи вә әсаслы104 мәгълүмат бирә алмыйм… Минем образованием бик бала рәвештә – малютка булып калган. Юк аның тоткан нәрсәсен куптарырлык кулы. Юк аның уйлаган вә сизгән нәрсәсен дәлилләр берлән сөйләрлек теле. Юк аның караган нәрсәсен аркылы тишәрлек күзе… Эшнең музыка вә аны аңлау мәсьәләсенә җитәчәге сизелә… Шул сәбәптән җәһаләтемне бил игътираф105, ул хакта күп сөйләүдән туктыйм… Чөнки минем (надо признаться) әлегә кадәр опера дип әйткән нәрсәдән дә җүнләп хәбәрем юк.

– Бернәрсәне дә аңламаганга салышкан кечкенә шәкерт булып кыланмагыз әле, бу тормышта күпне күргән зуп-зур шагыйрьгә әверелгәнсез бит инде. Әнә, атаклы Мәкәрҗә ярминкәсендә «Сәйяр» артистлары өчен махсус программа төзеп, аларны «Беренче сада», «Икенче сада» көйләренә эстрадага чыгарып җырлаткансыз да…

Г. Т. Калдыр әле шуларны!

– Исегезгә төштеме? Анда Галиәсгар Камал белән Габдулла Кариев та булган. Күз алдына килә: җырчыларның һәммәсе дә кызыл фәстән. Ә сездә – зәңгәр фәс. Халыкка артыгыз белән торып, капельмейстер шикелле, өр-яңа ансамбльгә дирижёрлык итәсез… Музыкада үзегезне «малютка»га тиңләргә кирәкми. Болай булгач, сезгә хәтта маэстро дип тә эндәшергә мөмкин ич!

Г. Т. Әмма үз ролендә булмаган кеше кәмит соң!

– Ярминкә чорында «Двухсветная» кунакханәсе белән вакытлыча идарә иткән Тимерша әфәнде Соловьёв кечкенә генә пианино куяр өчен ясалган сәхнәсендә сезләрдән шактый оста файдаланган. Хуҗа ашау-эчүне төрләткән шикелле, репертуарыгыз да үзгәреп торган. Концерт бер атна дәвам иткән.

Г. Т. Кемнең чанасына утырсаң, шуның җырын җырларсың…

– Шулай да халык җырларының яшәүчәнлеге турындагы сорауга яңадан игътибарны юнәлтеп алыйк әле.

Г. Т. Безнең халык җырларында халкымызның мәҗүс заманнарында җырлаган җырлары дип хөкем итәрлек бер җыру да сизелми. Барча җырларымыз ислам кабул иткәннән соңгылар гына булырга охшыйлар. Мисал өчен: «Иртә генә тордым, ай, таң берлән, битем юдым ап-ак кар берлән; ахирәт тә күрке иман берлән, дөнья күрке сөйгән яр берлән». Безнең хәзерге җырларымызның күбесендә «ислам», «тәкъдир», «Ходай» сүзләре күренә. Гаҗәбан, мәҗүс замандагы җырлар бөтенләй онытылып бетте микәнни?!

– Менә бит, сез инде халык бәгырендә яшәп килгән җырларның тамырын тирәнәйтә төшеп, аларны ерак Болгар чорларына ук китереп бәйләргә батырчылык итәсез бугай. Бик хуп. Бездә әле зур тарихлы жанр – җыр-бәетләр дә хәзергәчә туып тора. Гомумән, татарда җыр чыгару традицияләренә беркадәр аерымлык хас шикелле.

Г. Т. Күчмә заманнардан килгән гадәтме, нидәндер, безнең халык – шигырь вә җыр-бәет чыгарырга бик маил халык. Чү, аз гына бернәрсә «шылт!» иттеме, инде аның тугърысында иртәгә урамга бәетләр чыга… Халык һичкемгә мохтаҗ булмыйча, үз хиссиятен үзе мәйданга чыгарган, «Җырның җыртыгы юк» дигән дә җырлый биргән, бәетләр дә чыгарган… Башка халыкта ничектер, бездә бер ел үтми ки, анда бер-бер төрле яңа көй чыкмасын. Бу хәл бабаларымызның мәҗүс заманнарыннан бирле үк дәвам итеп килми микән?!

– Күрәм, сөальләрне мин түгел, сез бирә башладыгыз. Әйдәгез, әңгәмә тәртибен саклаган хәлдә, җырлар тарихына тукталыйк әле. Тәгаенрәк әйткәндә, аерым көйләрнең барлыкка килүенә. Халык иҗаты турындагы һәртөрле мәгълүматны җыеп баручы буларак, берәр җырның туу тарихын кыскача сөйләп бирә алмассызмы?

Г. Т. Озын вә кыска көйләремез тугърысында халык авызында төрле сүзләр сөйләнә…

– «А»дан башлыйк. Әйтик, татар һәм башкорт халыкларында яратып җырлана торган «Ашказар көе» бар. Ул безгә каян килде икән?

Г. Т. Бер башкорт түрәсе кызының кияве Ашказар дигән суның буена ау ауларга китеп, шунда суга батып үлә. Моның вафат хәбәре мәгъшукасына ишетелгәч, ул бик кайгыра… Беркөнне бу кыз, башкорт кызлары арасындагы барча җырчы кызларны чакырып, алардан вафат булган кияве хатирәсенә бик моңлы бер көй чыгаруларын үтенә… Кызлар төрлечә көйләр чыгарып карыйлар, ләкин берсе дә түрә кызының күңеленә ошамыйлар. Бу җырчы кызлардан бернәрсә дә чыкмагач, түрә кызы, бертөрле рух вә илһам белән рухланып, хәзерге «Ашказар көе»н җырлап җибәрә. Җырчы кызлар хәйран калалар.

– Башкорт дигәннән, 1912 елның апрелендә сез Уфага сәфәр кылгансыз. Җырларыбызда кат-кат искә алынган Агыйделгә, ниһаять, күңелегездә тупланып килгән соклануыгызны белдергәнсездер. «Буби» мәдрәсәсендә мөгаллимлек иткән Әхмәтфаиз Даудов белән очрашып, аның җырлавын сирәк була торган канәгатьләнү кичереп тыңлагансыз.

Г. Т. Ул скрипкәдә маташтыра… Ләкин җырласа, мин андый җыруны бөтен гомеремә тыңлар идем. Аның гади сөйләшүдә дә металлический вә музыкальный тавышы җырлау заманында бөтен көчен вә голүвиятен изһар итә…106

– Менә шундый талант иясенең, провокатор ярлыгы тагылып, кулга алынуы бик кызганыч…

Г. Т. Өзкерү мәүтакем билхәер107.

– Уфа тарафларында җыр-моңның хәл-әхвәле ничек?

Г. Т. Петербург профессорлары… башкорт халкының бик тиздән монкариз булачагына108 иман иткәннәр. Башкортларның гадәт вә әхлакларын язып һәм кием вә зиннәтләрен музей өчен тикшереп ятмакталар икән…

– Шөкер, башкорт кардәшләребез исән-аман. Хикмәти Хода, халык санын алу мәгълүматлары буенча әле һәмишә арта да баралар…

104

Әсаслы – нигезле.

105

Җәһаләтне бил игътираф – наданлыкны тану.

106

Голүвиятен изһар итү – бөеклеген ачып бирү.

107

Үлгәннәрегезне яхшылык белән искә алыгыз.

108

Монкариз булу – бетү.

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр

Подняться наверх