Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 12

Шигырьләр
III
«Түгәрәк алмадай башың…»

Оглавление

Түгәрәк алмадай башың,

Каләмдәй сызылган кашың,

Сагынып дивана башым, –

Сабыр телим бер Алладин.


Сагынамын көндезләрдә,

Дога кыйламын кичләрдә,

Оныта алмыйм һичләр дә, –

Сабыр телим бер Алладин.


Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Подняться наверх