Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 7

Шигырьләр
III
Нәзъме Йосыф

Оглавление

Хакъ Тәгалә язып, әгәр сәне алсам,

Тәкъдир кыйлып, ки куйныңа керә калсам,

Ләбләреңдин сурып үбеп[132] ләззәт алсам, –

Ул ләззәти гомерлеккә китәр имди.


Һилялә охшар[133] сәнең кашларың бар,

Йенҗүйә биңзәр[134] сәнең дешләрең бар,

Гаҗәб зиба кара җефәк сачларең бар, –

Һич кемсәнә сәңа тиңдәш булмас имди!


Тулган айга охшар сәнең йөзләрең бар,

Бал-шикәрдин татлы сәнең сүзләрең бар,

Зөһрә йолдыз кебек сәнең күзләрең бар, –

Кыяфәтең фәрештәгә биңзәр имди.


Хакъ Тәгалә гашыйк кыйлды бәне сәңа,

Фазле берлә[н] үзе бирсен сәне бәңа;

Хөкме берлән бирер булса сәне бәңа, –

Бер Ходайда һич мохтаҗым калмас имди.


Бер Ходайдин бән сорыймын сәне даим,

Теләкләрне кабул кыйлсын бер Ходаем,

Сәнең өчен эреп сарка йөрәк маем, –

Фазле берлән[135] сәне бәңа бирсен имди!


Әйа җаным, гайәт күркәм сәнең йөзең,

Нәзар кыйлсам[136], ала алмыйм сәндин күзем,

Кичә-көндез телләремдә сәндер сүзем, –

Бер Ходаем сәне бәңа бирсен имди!


Хакъ Тәгалә язган микән сәне алырга,

Сәне алып, рәхәтләрдә бер калырга,

Ике садрең өсләренә кул салырга, –

Дөнья-ахирәт бергә булсак кәрәк имди.


Әйа җаным, ике күзем, йөрәк бәгърем,

Зифа буең күркәйтәдер ике садрең[137];

Әгәр алсам, белер идем сәнең кадрең, –

Кичә-көндез хезмәт кыйлып йөрем[138] имди.


Әйа җаным, ике күзем, кызыл алмам,

Сәндин гайре кемсәне һәргиз[139] алмам,

Сәндин гайре кемсәгә күз дә салмам, –

Сәндин башка һич кемсәгә бакмам имди!


Диванага әйләнәдер газиз башлар,

Күземдин агадыр канлы йәшләр,

Бу сүзгә йомшар иде каты ташлар, –

Бу йомшару һич тә сәндин кәлмәз имди.


Имди безгә кауышырга вакыт йиткән,

Әл дә[140] безнең гомеремез заигъ үткән;

Кайда бар сәүгән йарын ташлап киткән? –

Кауышуны җәһед итү[141] кәрәк имди!


132

Ләбләреңдин сурып үбеп – иреннәреңнән суырып үбеп.

133

Һилялә охшар – яңа туган айга охшар.

134

Йенҗүйә биңзәр – энҗегә охшар.

135

Фазле берлән – рәхмәте, мәрхәмәте белән.

136

Нәзар кыйлсам – карасам.

137

Ике садрең – ике күкрәгең.

138

Хезмәт кыйлып йөрем – хезмәт кылып йөрермен (йөрер идем).

139

Һәргиз – һичкайчан, һич тә.

140

Әл дә – әле дә.

141

Җәһед итү – тырышу.

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Подняться наверх