Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 4

Шигырьләр
III
«Ки бән алдым каләмемне…»

Оглавление

Ки бән алдым каләмемне

Язаем дип сәламемне,

Яза белмим кәлямемне[128], –

Кем илткәй бу сәламемне?


Кызыл гөлдер сәнең йөзең,

Кызыл йакут сәнең ирнең,

Төшемдә агъзыма тирдең[129], –

Кем илткәй бу сәламемне?


Атаң улдыр фәлян атлы,

Сүзеңдер шикәрдин датлы,

Нәчек тугъмыш бу сыйфатлы? –

Кем илткәй бу сәламемне?


Әйа җаным, нечкә билем,

Үзең зирәк, үзең гыйлем,

Үзең үткен дә бик дилем[130], –

Кем илткәй бу сәламемне?


Буш сүзләргә колак салма,

Бәнем күз йәшемә калма,

Гомергә хур булып калма, –

Кем илткәй бу сәламемне?


Әгәр калсам сәне алмай,

Кулымны буйныңа салмай,

Гомерлеккә булыр ай-вай, –

Кем илткәй бу сәламемне?!


128

Кәлям – сүз, сөйләм.

129

Тирдең – тидердең.

130

Бик дилем (бик тәлим) – бик күп.

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Подняться наверх