Читать книгу Үзем генә беләм… - Набира Гиматдинова - Страница 3

Повестьлар
АЛАН УРТАСЫНДА ЯЛГЫЗ ЙОРТ
3

Оглавление

Җаббаров тирә-күршеләре белән аралашудан гел тыелып яшәде. Авылның күркәм гадәтләрен шәһәргә ияртеп килмәгән иде ул. Әдәпле генә исәнләшер дә бүлмәсенә кереп бикләнер иде. Бу юлы, Фәррах картның урталай бөгелеп баскычтан менүен күргәч, туктамыйча булдыра алмады. Чөнки үзенең дә гәүдәсе таш аскан сыман авыр иде. Бу авырлыкны берәрсе белән бүлешергә кирәк, яртысын кем җилкәсенә аударырга, Фәррах карткамы, әллә Камилә карчыккамы – барыбер иде.

– Нихәл, Фәррах Һадиевич?! Нишләп акрын менәсең? Икенче аягыңны эт ашый бит.

– Ә, син икән, күрше. Рәхмәт, Һадиевич дип зурлап дәшәсең, рәхмәт, прастуй эшчене шулай олыларга кирәк, олан.

Фәррах карт бераз кызмача иде.

– Эчми эчкәч, сез шаярта башлыйсыз икән, Фәррах Һадиевич.

– Менә син сурәтче инде, эчемне бушатыйм әле, ач ишегеңне!

Фәррах карт, йә кертмәс дигәндәй, Әнәсне ишеккә китереп кысты.

– Вакыт ягы тар бит… – дип сукрана-сукрана, Җаббаров теләр-теләмәс кенә күршесен эчкә уздырды.

Кешеләрне ул бусага төбеннән ерак үткәрергә яратмый, йомышларын аяк өсте генә юллата иде.

– Кухняга кер, абзый, залда эшләнәсе әйберләрем аунап ята, – диде ул, үтә кунакчыллык күрсәтеп.

– Шушында гына утырам, пәриемә кухнәң, – диде Фәррах карт, ишек төбенә үк чүгәләп. – Минем йөрәгем яна, утсыз-төтенсез яна, туганкай!

Җаббаров мыш-мыш елаган картны көйләп-җайлап торгызырга маташты.

– Тимә, олан, – дип тартылды Фәррах абзый һәм тагын да ныграк почмакка елышты.

Әнәскә ул әтисен искә төшерә иде. Ни хикмәттер әтисе, йөз грамм төшерсә, сарай артына качып мыштым гына елар иде. Сәламәт, таза ир инде югыйсә, урталай бөгеп тимер сындырырлык көчле иде. Беркөнне малай үзе генә белеп, үзе генә җанында сакларга тиешле серне әнисенә җиткерде:

– Әни, бер кызык күрәсең киләме? Анда әти елый!

– Кит, ялганчы! – диде әнисе, ышанмыйча.

– Әйдә, кара!

Ирен ярамаган эш өстендә тоттымыни, әнисе сарай читеннән генә акырып салды:

– Оятсыз! Җир бит! Маеңа чыдашалмыйсыңмы?!

– Их, улым, – диде әтисе. – Их, улым, таш бәгырь… Ярый инде анаң – эт каешы, ә син?.. Кемне үстерәм, ә!

Җаббаров, шул чактагы хыянәтен хәтерләп:

– Ирләр нигә елый, Фәррах абзый? – дип сорады. – Шатлыктанмы? Тормышларының бөтенлегеннәнме? Әллә аракы гына елатамы? Заманында мин әтине рәнҗеттем, Фәррах абзый. Шуңа соравым иде. Муллыкта яшәдек без, ач-ялангач түгел идек, әтине әйтәм, алдында коштабак-коштабак ит булыр иде. Ә ул елады… гел яшеренеп елады…

– Кибәк баш син, олан. Анаңның җылысы җитмәгән аңа! Сәбәпсезгә яшь коялар димени?!

– Алайса, сәбәпсезгә яшь коймыйлар, дисең. Син хаклы, безнең әни кырыс иде. Ул миңа «улым» дип тә сирәк дәшә иде. Менә синең ни хәсрәтең бар? Рәсемең мактау тактасында, ике бүлмәле фатирда яшисең. Сиңа ни җитми? Башлап җибәр мең дә бер кичә әкиятенең беренче битен!

«Син дә эт ияртеп кайттың, Җаббаров. Әнә ул ишек катындагы почмакка да риза. Аңа хәзер зарын тыңлаучы, башыннан сыйпап юатучы җылы куллар гына кирәк. Әгәр мин дә шулай эт көненә төшсәм? Һәм кемдер мине, кызганып, өенә алып керсә? Фәррах белән без икебез дә урам этләре ләбаса! Шыңшып өргән булабыз, зарланышабыз».

– Әйдә инде, Фәррах абзый, башла!

– Нәстәсен башлыйсың аның? Очланган инде ул. Һәм әкият тә түгел, син, олан, бутама! Гыйбрәт, бик беләсең килсә! Алама гыйбрәт! Моннан унсигез ел элек япь-яшь кызга өйләнде Фәррах абзаң. Чибәр дә, чая да, кычыткан төсле чага да иде Хәдичәм. Атна дигәндә, карт хатыннан аертып, куенга да керде. Шылтын-мылтын чыгармыйча, тугыз ай гына яшәде бу минем белән. Малай тугач, сиртмәкойрык, сансызга әйләнде. Тикмәгә дә миңа бәйләнә, тел озайта. Ана бүремени, балага якын китерми. Арбасына якынлашсам, разбуй салып кычкыра башлый. Түздем-түздем дә тотып ярдым саесканны. Имгәтмәдем, кәнишне, ярата идем тәре баганасын, тотып өч мәртәбә селеккәнмендер. «Ирем кул күтәрә», – дип, әниләренә тайган бу. Чакырдым, ялындым, тезләндем, кайтмады. Балам, нарасыем жәл иде, ай жәл иде, әлиминттән тыш та акча илтә идем. Хезмәт хакым артсын дип, төннәр калып эшли идем, кая ул иренүләр, олан. Бүген малайга унсигез яшь тулды. Әлиминт тә түләү бетте дигән сүз бит инде бу. Һәйбәт кәчтүн-чалбар сатып алдым Иршат улыма, йомарлап, кесәсенә акча тыктым, мәйтәм, сөенеч булыр. Киттем боларга. Оза-ак ачмадылар: бәйрәм итәләр иде. Шакый-шакый тәки ачтырдым бит. Өй тулы халык. Бииләр, җырлыйлар, көләләр! Миңа ни исәп, ни сан. Атамы мин, чабатамы – белүче дә юк. Алай да улымны ымлап кына яныма чакырдым. Мә, Иршат улым, миннән бүләк сиңа, дим, кешелеккә генә киярсең, дим. Малай шатыр-шотыр китереп төргәкне сүтте дә кәчтүн-чалбарны тартып чыгарды. Кулына утлы кисәү тоттырдыммыни, кадерле әйберләремне кинәт йөземә бәрде бу!

– Картлач, үзең ки! Джинсылык акча жәлләдеңме, саран?! – дип бакыруына әнкәсе йөгереп килде.

– Улымның кәефен бозмасаң! – диде әнисе, бәбәкләрен акайтып. – Безнең өйгә сукмагыңны оныт инде. Малай үсте хәзер, синең тиеннәреңә мохтаҗлыгы юк. Гомумән, ул синең балаң да түгел әле.

– Нәстә?! – дидем, үз колагыма үзем ышанмыйча. – Нәстә дисең?

– Бар, туу таныклыгыңны апчык, – ди хатыным Иршатка. – Анда баланың атасы – Садри!

Чынлап та, «Садриевич» дип язылган иде, күзләрем алдашмады, «Садриевич» иде. Йөрәгем лап итеп табаныма төшеп чумды.

– Малаең белән сөйләштеңме? Анысы нәрсә ди?

– Мине бүлмәгез, үземә үзем хуҗа, ди. Пачпыртыма Әлишкәнең әтисе исемен яздыртам, ди, мәнсез. Син, күрше, әкият дип көләсең, сиңа кызык, ә миңа кызганыч. Акча жәл түгел, башы сау-сәламәт иргә мал табуы ни тора! Гарьлеге, гарьлеге үтерә…

Җаббаров, чын күңелдән борчылып, картка киңәш бирергә уйлады:

– Судка гариза яз, энәсеннән җебенә хәтле теркә. Мин шаһитлыкка риза!

– Әкрен, олан! Кешеләр ишетмәсен. Яхшы авыздан нинди яман сүз бу? Сурәтләр сыза бит ул! – Фәррах карт, пыр туздырып, урыныннан күтәрелде: – Суд дисең, ә? Сәлперәйгән сакалыңны селкетеп, судлаш дисеңме? Нәсел-нәсәптә булмаган мыскыл!

– Шаярттым лабаса, – дип тынычландырырга тырышты Әнәс, әмма күршесе чыгымлап ишекне шапылдатып япты да тузынып чыгып китте.

– Укыган ишәк! Чукынган карга! – дип, Җаббаровны сүгеп, подъезд мәйданчыгында озак таптанды ул.

Мескен картлач! Һәр адәм баласына тиешле бәп-бәләкәй бәхеттән дә мәхрүм калгансың лабаса. Кара көннәреңә ни балаң, ни хатының, ни аерым шөгылең юк. Без инде, ярар, үзебезнең бәхетне иҗаттан эзлибез. Шуңа күрәме, безне картлык та, шыксыз көннәрнең ялгызлыгы да тетрәндерми. Мәсәлән, мин, Әнәс Җаббаров, рәтсез һәм кирәксез мыжыкка әйләнү белән, чаян кебек үз-үземне чагып үтерәчәкмен. Мин, таушалган гәүдәмне туфракка буйый-буйый сөйрәп, бусага төпләрендә дә шуышмам. Бу мескенлеккә минем рәсемнәрем – балаларым да рөхсәт итмәсләр. Кызым-гүзәлем дә артык мәшәкатьләрдән арыныр, аңа паспортын чит исемнәр белән буярга туры килмәс. Аның теленә мин «вәт минем әти молодец иде» дигән сүзләр генә салып калдырырмын.

Җаббаров көн дә өйрәнгән вакыт белән кызына шылтыратты.

– Кызым, саумы?

– Әйбәт, әти!

Җаббаров, нәрсә генә дисә дә, Фәррах карттан бәхетлерәк иде. Аңа кызы, авыз тутырып, туган телендә «әти» дип эндәшә, һәр шылтыраткан саен күгәрчен тоткандай шатлана иде. Дөрес, кызчык әтисен юмартлыгы өчен ярата. Әгәр әти кеше кирәк-ярагына меңәр тәңкә биреп бармаса, үпкәләп: «Ты мне больше не пап», – диюдән дә тартынмый иде. Ләкин кызы белән ике арадагы мөнәсәбәтендә акча гына арадашчы икәнлегенә Җаббаров сызланмый. Ләйләнең үсенүен заманның бозыклыгына сылтый иде.

– Хәлләр изгеме, кызым?

– Изге, әти, изге. Тик бераз эч поша. Әллә, мотор алып, сиңа килимме?

– Нинди мотор?

– Соң, таксига утырып инде, бигрәк син!

– Ә-ә, – дип сузды Җаббаров. Троллейбуслар да шәп йөри димәкче иде, шүрләп калды. Ләйләсе болай да сирәк килә, килсә дә, минутларны санап, Әнәснең кәефен кыра иде. Аңа йә әнисе озакламаска кушкан була, йә дуслары көтеп тора, йә ул бүлмәдәге юк кына буяу исеннән дә туя иде.

– Әйдә кил, кызым, көтәм, – диде Әнәс, гүелдәгән трубкага өреп.

Инде телефонны куйган да. Ай бу баланың ордым-бәрдем генә сөйләшүе! Заманасы шундый, заманасы. Тукта, килешенә суыткычтан яраткан пепси-коласын алып куйыйм әле. Әгәр мин аны ят ризыклар белән сыйламасам, акча бирмәсәм, ул минем бүлмәгә аяк та басмаячак бит!

Ләйләсе озак көттермәде, кояштай балкып килеп тә керде.

– Әти! Өч йөз сум бир әле. Тиз, такси көтә!

– Хәзер, кызым, үзем түләп менәм. – Җаббаров, башмакларын лаштыр-лоштыр сөйрәп, аска төшеп китте. Таксистка акчасын түләп кире менгәндә, кызы, пальтосын диванга ташлап, радиоалгычтан яңгыраган көйгә бии иде. Әти кеше берара аның сылу гәүдәсенә, нәфис, килешле тирбәлешләр ясап бөгелгән тылсымлы кулларына сокланып карап торды…

Кемгәдер бик охшаган иде кызы. Кемгә? Хәтта чагыштыруы да күңелсез: әлбәттә, хатынына инде! Кызы уйсыз-хиссез, беркатлы җан, очына-талпына бии. Гомернең үтүен кара инде син, әле кайчан гына бәп-бәләкәй иде.

Ләйлә, әтисенең уйларын сизенгән сыман, очынып килеп каршысына басты да:

– Әти, әйдә, минем беренче тәпи баскан көннәремне хәтерләп, рәсем яса! Аягымның бәләкәй чагын күрәсем килә, – диде.

– Менә кызык, – диде Җаббаров, аптырап. – Син биш яшеңә хәтле авылда – әбиең янында яшәдең! Каян хәтерлим инде мин аны?

– Сез кайда идегез алайса?

– Без шәһәрдә идек. Әниең дә, мин дә зур эшләргә чумдык, бала тәрбияләргә бушамадык. Сине, бераз үскәч тә, авылга озаттык.

Җаббаров тамчы да ялганламады, дөресен әйтте. Кызы, үткәннәр өчен үпкә белдереп, иреннәрен турсайтты. Сабый Ләйлә бик-бик кызганыч тоелды, күрәсең.

– Сез эгоистлар, әти. Мин булсам, баламны алай ташламас идем.

– Кызым, без максатыбызга ирешергә тиеш идек. Аллага шөкер, күп нәрсәгә ирештек тә бугай.

– Унынчыны тәмамлагач та, заводка керәм, әти. Аңлаешлы, гади тормыш миңа күбрәк ошый. Синнән теләнеп алган акчалар да туйдырды. Ичмасам, үз көнемне үзем күрермен.

– Син институтка барачаксың! – диде Җаббаров, мөмкин кадәр салкын канлы булырга тырышып. – Башта диплом ал, аннан соң теләсәң кая кит! Ә нәни чагымны дип бәйләнүең чираттагы каприз гына.

– Юк, әти, алай димә. Сез минем сабый чакларымны беркайчан да сагынып искә төшермисез, чөнки, бөек идеяләр белән кубарылып, күрмәгәнсез сез аны. Икегезнең дә эгоистлар икәнне аңлагач кына соравым иде, үпкәләмә.

– Әниең котыртты, иеме? – Җаббаров гаепне аерылган хатыныннан эзләде.

– Әнигә бәйләнмә әле, әти, аның болай да вакыты тар. Ул көне-төне яза да яза, яза да яза. Синең кебек. Син дә, бүлмәңә бикләнеп, кыштыр-кыштыр кәгазь буйый идең бит.

– Рәсем ясый идем, – дип, сабыр гына төзәтте Җаббаров.

– Әйе, үзең әйтмешли, шедевр тудыра идең. Ә мин, «әтием, ач әле!» дип, нәни йодрыкларым белән ишегеңә бәрә-бәрә елый идем. Ахыр әни, килеп, ишектән йолыккалап ала да икенче бүлмәгә кертеп җибәрә иде.

Күр инде бу баланы! Хәтерләвен күр инде шуның! Үпкәләп-үпкәләп сөйләгән була. Үсеп беткән инде, и гомер, гомер.

– Әти!

– Әү, кызым?

– Бөтен картиналарың, этюдларың, пейзажларың арасында бердәнбер гүзәл сын, бердәнбер иҗат җимешең, бердәнбер лаек эш ул – мин, кызың!

Җаббаров көлеп җибәрде. Мондый ачышны ул көтмәгән иде. Кайчаннан бирле шундый фикергә килде икән соң бу кыз бала?

– Көлмә, әти. Тыңлап бетер. Көлсәң дә, көлмәсәң дә, һәрьяктан төгәл, камил иҗат җимешең – мин. Калганнары ярым-йорты, ярым мескен рәсемнәр генә. Әгәр зур залга барлык картиналарыңны да элсәң, ә бер читкә мине бастырып куйсаң, дусларың, «Җаббаровның нинди матур кызы бар икән» дип, беренче чиратта миңа сокланып үтәчәк, ә картиналарың икенче планга күчәчәк бит.

– Ялгышасың, кызым. Шик тә юк, син чибәр. Ә берзаман син картаерсың, яшьлегең сулар, үлем якынлашыр. Баксаң, кеше вакытлы зат икән! Дөньялыкта дим. Ә сәнгать аны мәңгеләштерә, кызым. Мәсәлән, мин сине сурәтең белән ерак гасырларга илтеп җиткерә алам. Инде нәтиҗә яса: рәсем сәнгате мәңгеләштерүнең төп чарасы икән.

– Син фанатик, әти. Ә кешенең бөек иҗаты – бала! Яшәешнең дәвамлыгы өчен, рәсем сәнгатенә караганда, бала тудыру мөһимрәк. Син җансыз картиналарың белән планетаны яшәртә дә, аны куркыныч килгәндә саклый да, ачтан үлмәс өчен икмәк тә үстерә алмыйсың. Менә бер әкият тыңла әле.

Ак шәһәрдә бер адәм яшәгән. Ирләр моңа көн-төн теш кайраса, хатын-кыз заты, яшертен генә шул ирне уйлап сызлана, моңлана икән. Хикмәт шунда, ди, бу кеше гайрәтле, көчле ихтыярлы ир булуы өстенә буйдак, буйдаклыгы өстенә оста табиб та, ди. Аның бармаклары тигән тән бик тиз савыга, авыру күзгә күренеп терелә, шуңа күрә табибның шифаханәсеннән им-том эзләп килгән хатын-кызлар өзелми икән. Алар ир-егетнең мәхәббәтен яуламакчы һәм үзләренә өйләндермәкче була, ди. Табибның гына берәүгә дә исе китми, эшен тәмамлый да әллә кая китеп югала, ди.

Берзаман табиб үлеп киткән. Шәһәрнең бөтен хатын-кызы кара кайгыга чумган. Болар киңәшмә сыман нәрсә оештырганнар да «нәсел-нәсәбе юк, баласы юк, үз хисабыбыздан һәйкәл салдырыйк» дигәннәр. Акча җыелган, һәйкәл төзелгән. Ачылу тантанасына табибның тылсымлы бармаклары орынган, табибтан ләззәтле минутлар алган гүзәлләр генә катнашырга тиеш икән. Менә берсеннән-берсе сылу ханымнар, туташлар һәйкәл тирәсенә агылган.

– Ул минем күкрәкләремне ярата иде…

– Минем чәчләремнән биһуш иде…

– Минем нечкә билләремне сөя иде… – дип узыша-узыша мактанышканнар болар.

Мактанышып туйгач, күмәкләшеп кайгырышканнар, һәркем, табибтан бала таба алмавына көенеп, башын һәйкәл ташына бәрә-бәрә ачы күз яше түккән.

Шуннан ерак түгел бер ялгыз хатын басып торган. Ул гади генә киемнән, чибәр дә, затлы да түгел икән.

– Син ялгыш килгәнсең! Кит моннан! – дип куалаган аны чибәр кавем. – Син ямьсез, син килбәтсез! Табиб безнең сыман сылу затларны гына сөйде.

Корт иледәй гөжләгән төркемгә ямьсез хатын кыю-кыю сүзләр ташлаган:

– Ул сезнең акчагызны гына яратты! Җаны-тәне белән ул минеке иде!

– Тиле! – дип шаулашкан төркем. – Шашкан бу! Ни сөйли?! Оялмый да!

– Ул мине генә яратты! – дип кабатлаган хатын. – Ышанмасагыз, әнә безнең уртак улыбыз! Кумасагыз да, китәм мин. Табибның тере дәвамы барында ниемә сезнең таш сыныгыз!

Чынлап та, чаптырып килгән барабыздан табибка ике тамчы су кебек охшаган егет сикереп төшкән.

– Аһ!!! – дигәннәр барысы да, чәчләренә ябышып. – Нинди хурлык!

Киңәшмә яңадан җыелган да һәйкәлне шушы хатынга, дөресрәге, анага багышларга булган.

Мәнле әкият, кызым. Шулай да сәнгать кирәк. Ул безнең рухи дөньябызны баета. Рухы гарип адәмгә планетаның киләчәге дә, икмәге дә, баласы да кирәкмәс иде.

– И-и, синең белән сүз көрәштергән мин тиле! – диде кызы, зур җиңелүеннән гарьләнгән сыман. – Тотармын да рәсем училищесына гариза бирермен.

– Син сәләтсез, кызым. Көчеңне юкка-барга әрәм итмә.

– Нәрсә соң ул сәләт? Ходайбирдин фатихасымы? Әни шулай ди. Алар институтындагы Ходайбирдин фамилияле профессор әнинең җитәкчесе икән. Әнием Кадрия апага: «Диссертациямне Ходайбирдин фатихасы белән якласам, Ходай биргәнгә кияүгә димләр идегез, теге өтеккә үч итеп», – ди. Өтек дигәне ул син инде, әти. «Ләйләнең дә фамилиясен Ходайбирдинага үзгәртер идем», – ди.

– Нәрсә ди? – Җаббаров эсселе-суыклы булып китте. Кемдер эссе су китереп сипкәннән соң салкын су томырдымыни… – Кызым-бәгърем, – диде ул, ялынып-ялварып. – Тыңлама әниеңне, зинһар, ата-баба йоласына төкермә, акыллы бул. Кияүгә чыккач фамилия алыштыру – бер мәсьәлә. Ә болай… Синең үз атаң бар, синнән беркайчан да йөз чөерми ул, сине ярата. Теләсә, әнкәң исемен дә үзгәртсен, яме! Әгәр инде ирексезли башлыйлар икән, миңа күчен. Дөрес, сакалым агарганчы, шәт, мин дә өйләнермен инде. Сиңа бик әйбәт дус булырлык апаңны алып кайтырмын. Ялгызлык та туйдыра бит, кызым, ялгызлык та туйдыра. Сез дуслашырсыз аның белән, әлбәттә, дуслашырсыз.

– Өйләнмә, әти, кирәкми! Ул хатының – әнигә, ә Ходайбирдин сиңа охшаса, мин кая барырмын? Тәгәрәп үләрменме?

– Ул бик ягымлы кеше, кызым. Аз сүзле, оялчан, иң мөһиме, күңелеңне аңлый. – Җаббаров нишләптер тагын Әлфияне уйлады. – Аны күрсәң, син үзең үк, өйлән, диярсең әле.

– Картмы ул, яшьме? Модныймы?

– Яшь. Модадамыни хикмәт, кызым!

– Син, әти, кибетче хатынга өйлән. Джинсым туза, яңасы кирәк. Велюрдан костюм да тектерер идем. Әнинең дә диссертациясен яклау көненә яңа күлмәге юк.

Җаббаров исәп-хисап белән төгәл яшәргә өйрәнә башлаган кызы өчен бер яктан куана, икенче яктан дөньяга җиңел каравына көенә дә иде. Хәзер әйт әле, өйрәтмә диген, ул сиңа бише белән җавап кайтарачак. Әнисе дә талашырга оста иде. Алма агачыннан ерак тәгәрәмидер, күрәсең. Икесе дә Җаббаровны кызганмыйча камчы белән суктыралар. Ләкин ул, ни генә булса да, кызын үз ягына аударырга тиеш.

– Ярар, әти. Кибетчегә өйлән диюем шаярту гына. Гаеп итештән булмасын, яме. Без һаман дуслар, ие бит? Акчаңны бир, очам мин. Пепси-коланы сумкага тыгам. Иртәгә хәтле, әти!

– Матур йөр, кызым.

Аны озаткач, биш минут үттеме-юкмы, телефон шылтырады.

– Ләйлә синдәме? – Исәнләшми-нитми сүз башлаучы бердәнбер кеше Җаббаровның хатыны була.

– Китте, – диде Җаббаров, хатынын тавышыннан танып. – Нигә аны гел сагалыйсың?

– Мин – баланың әнкәсе!

– Син әнкәсе икән, мин – әткәсе, хөрмәтлем. Онытма!

– Котыртма баланы!

– Ләйлә балалыгыннан чыккан инде, мөстәкыйль уйлый.

Ходайбирдин турында әйтергәме-юкмы дип икеләнеп торган арада, хатыны трубканы куярга өлгерде. Йорт бүлделәр, мал бүлделәр – икесе дә җиңел эшләнгән иде. Ләйләне ничек бүләрләр икән? Хатыныннан җиңеләсе дә килми, шайтан алгыры…

Җаббаров, тирән көрсенеп, эскизларын сызарга утырды. Сызды, бозды, кулы һич кенә дә эшкә ятмады, илһам килми тинтерәтә иде. Илһам филтәле лампа түгел шул, кабызам да куям димә икән. Ансыз рәсем җансыз һәм коры чыга. Кул эшкә бармый икән, димәк, Җаббаровның эче поша. Аңа иртәгә кадәр үзен рәткә кертергә, уй-фикерләрен барлап, элекке эзенә төшәргә кирәк иде. Иртәгә ул, көр тавыш белән, яңгыратып, иҗат йортында очраган берсен сәламләргә, үзенең дөньяда яшәвен искәртергә тиеш. Аны, мескен кыяфәттә күреп, берәү дә кызганмасын. Менә шушы дүрт стена эчендә генә ул үзен анализлый, тирги, сүгә, юкка чыгара яки һәр җиңелүеннән гарьләнеп, әрнеп елый ала. Кеше күзендә исә ул – горур бөркет, канатын җилпи-җилпи, текә кыя башыннан ташланырга корбан эзли.

Җаббаров һәрбер ирешелгән уңышын үзенең булдыклы булуыннан күрде. Дөрес, авыр юлны ерып, сәнгать капкасына якынлашырга аңа остазы – Хәбиб агасы булышты. Вакытында ул ярдәм кулы сузмаса, бәлкем, Җаббаров бүгенге көндә кайсыдыр бер районда плакат-фәлән языштырып йөрүче бер һөнәрче булып, исеме дә бары паспортына гына теркәлгән килеш калыр иде. Хәбиб абзый аны училищеда укыганда ук башкалардан аерып алды. Егеткә өстәмә дәресләр биреп җибәрә, берсеннән-берсе катлаулы пейзажлар ясарга куша иде. Карт әнә шулай Җаббаровта мин-минлек хисләре дә уятты бугай. Югыйсә остазының теләге укучысыннан эгоист ясау да, иҗатташларына түбәнсетеп карарга өйрәтү дә түгел, сәнгатькә тугры җанлы кеше тәрбияләү иде.

Остазы аны берзаман җыелыш саен мактап телгә ала башлады. Мактавын мактады, тик нишләптер Рәссамнар берлегенә тәкъдим итәргә ашыкмады. Беркөнне исә үзәккә үтәрлек итеп мәзәк ясады.

– Кара әле, энем. Аксакаллар киңәшмәсендә сүзләр булды. Сине Союзга… – диде дә, яныннан үтеп баручы студентны чакырып алып, нәрсә турындадыр гәп куертып җибәрде.

Җаббаровны бөтенләй онытты бу. Көлә-көлә студент белән сөйләшә. «Мине Союзга алалар икән», – дип кинәнеп басып торды Җаббаров. Икенче көнне остаз аны янә коридорда туктатты.

– Сине алмыйлар әле, – диде ул, Җаббаровның йөрәген парә-парә телеп.

Әнәс көл сыман агарды.

– Борчылма, дускай. Син лаек аңа, – дип, җилкәсеннән какты Хәбиб абзый. – Мин бу мәсьәләне тиздән идарә утырышына куярмын. Әзер бул.

Җаббаров һәрвакыт әзер, хәтта кирәгеннән артык әзер иде. Минем Союзга керүем иҗатыма стимул булачак, диде ул, чынлыкта исә аның яшьтәшләрен узып китәсе, алардан югарырак баскычта торасы килә иде. Моны шәрран ярып әйтеп кара син! Алла сакласын, өзгәләп ташларлар…

Ниһаять, хыялдан чынбарлыкка күчәсе көн якынлашты. Аны мактый-мактый Рәссамнар берлегенә алдылар. Кемнәрнеңдер күгәргәнче борынына чиертте. Кемнәрнеңдер өмет хыялларын каплады. Кемнәрнедер чаптырып узып китте, һәрхәлдә, ул үзе шулай уйлый иде. Баксаң, көрәш моның белән генә тәмамланмый икән әле. Иҗат мәңгелек көрәш мәйданы икән ләбаса! Чүп-чар яздыңмы – җиңеләсең. Хет тонна-тонна кәгазь буя, арада гамәлгә яраклысы юк икән, мәйдан тарая, билләр кысыла, син егыласың. Бер рәсемең белән дә мәйдан хуҗасы булырга мөмкин икән. Яшерен-батырын түгел, Җаббаровның талантлы егет икәнлеген күпләр таныды. Әнәс белән якынлашырга тырышты. Җаббаров кына тәкәббер иде: яшьләр, диде. Бу сүзе яшьлеккә төбәп әйтү түгел, картайса да, һаман яшел калучыларга ишарә иде. Җыелышларда берәр җәмәгать эше тапшырсалар яки берәр урынга сайлый башласалар, ул:

– Минем вакыт тар. Әнә яшьләр… – дип, Нурлар ягына ишарәләр иде.

Ул шулай әкрен генә кешедән көләргә өйрәнде. Әлегәчә аның һәр кыланышын кичерә килделәр. Әлфия генә тез астына сукты, каһәр! Бүрәнә сыман сузылып, юлына аркылы ятты! Йә кузгат, йә кузгатма, икесе дә бер чама. Малай чак булса, ул Әлфияне толымыннан умырып тотып туйганчы кыйнар, йөрәген басар иде. Классташы Наиләне тукмаган иде бит әле. Ичмасам, күңелләр рәхәтләнгән иде. Наилә шуны онытмаган. Башсыз хатын! Бер елны авылга кайткач, Әнәс артыннан тагылып болынга төште. Яшь кызлармыни! Бии, җырлый, көлә… Ахыр, Җаббаровны ымлап кына яр буена чакырды.

– Тагын бер кыйна әле, Җаббаров, – диде ул, су өстенә вак ташлар ыргытып.

– Иреңнән куркам, – диде Җаббаров салкын гына. – Сәбәпсезгә кеше кыйнарга син мине кем дип белдең?

– Алайса кочакла. Кысып-кысып кочакла! – Наилә башын Әнәснең күкрәгенә салды.

– Кит, – диде Җаббаров, аның өчен кызарып. – Кеше күрер. Иреңә назлан син.

– Укыганда мин сине ярата идем, хәзер дә… хәзер дә яратам, Җаббаров. Тик тагылырга җыенмыйм. Шаярам гына. Теге чакта, нишләтим соң инде, бөтен класс каршы чыкканда, япа-ялгызым сине яклый ала идемме?

– Менә нәрсә, Наилә, – диде Әнәс җитди генә. – Кайт та сыерыңны сау, иреңне ашат! Йортта хатын-кызның эше тавык чүпләп бетермәслек була.

«Исенә төшкән чабатасының ертык икәнлеге, ямап маташа! – дип уйлады Җаббаров. – Миннән хәзер ярты кәлимә дә җылы сүз ишетмәссең, җаным. Укыганда тәртәгә типмәскә иде шул. Бәлкем, очрашулар да башкачарак булыр иде…»

Әнәс күңелле генә сызгырып җибәрде. Килер бер заман, Әлфия дә аның күкрәгенә капланыр. Иманы камил! Бу нәрсә көн кебек ачык. Аны ашыктырасы юк.

«Үп мине, Җаббаров!» дияр Әлфия. Әнәс, аны ишетмәмешкә салынып, читкә карар. Шул дәшмәве белән бар нәфрәтен, бар ачуын тышка чыгарыр һәм, киткән чагында: «Һавалар бозылып тора, яңгыр-фәлән башланганчы кайтырга кирәк», – дип, көн аяз булса да, юк сүзләр сөйләр. Җәзаның иң шәп төре бу. Иң шәп төре…

Үзем генә беләм…

Подняться наверх