Читать книгу Үзем генә беләм… - Набира Гиматдинова - Страница 6

Повестьлар
АЛАН УРТАСЫНДА ЯЛГЫЗ ЙОРТ
6

Оглавление

– Син үлми идең… – Баядан бирле Ирек, шул сүзләрне кабатлап, җанны үрти. – Син бит үлми идең.

– Җитәр! – диде Җаббаров һәм, әллә чынлап, әллә шаярып, Ирекне якасыннан тотып селкергә кереште: – Җитәр! Мәнсез сүзеңнең ахыры булырмы, юкмы?

– Җибәр! – диде Ирек, артка табан тартылып.

Җаббаров ычкындырды. Төймәләре чишелеп, шарфлары асылынган Ирекнең төзәтенүен көтә башлады. Алар хәзер икесе дә мәхәллә бүлүче көзге әтәчләргә охшаган иде. Ишегалдында утын ваклап маташучы карт, болар ягына карап, баш чайкап алды. «Әй, гайрәтле әтәчләр, – диде ул. – Әй, гайрәтле әтәчләр!»

– Сөйлә, баштанаяк сөйлә. Ничек, кайчан, кайда? – Җаббаров Ирекнең соңгы төймәсен каптырды.

– Сугыш чукмары!

– Йә, ачуланма. Нервлар тузган, гафу ит.

– Әллә бездә тимер нервы дисеңме? – Ирек, күз агын әйләндереп, дустына карады. – Нәрсәсен сөйлисең аның… Урманга чыккач та, Әлфиянең авызында һаман синең исем булды. Өзми дә куймый: «Ник без аны ялгыз калдырдык инде, әйдәгез, кире борылыйк та Әнәсне дә үзебез белән ияртик, йөрсәк, дүртәү йөрик», – ди. Без, уенын-чынын бергә кушып: «Сине җене сөйми, хәтта күралмас дәрәҗәдә, шуңа бармый ул», – дибез. «Минем Җаббаровка бернинди зыян эшләгәнем юк», – ди бу, ә күзләреннән мөлдер-мөлдер яшь ага. Без аның саен котыртабыз: «Әллә яратасыңмы, әллә Җаббаров кабызган утларда янасыңмы?» – дип көлешәбез. Әлфиякәй үпкәләде дә бездән аерылып китте… Кайтса, киемнәрең чөйдә эленеп тора, ә үзең юк икән. Шул вакытта каравылчы карт та кайтып җиткән. Сүзсез дә аңлашыла инде, икесе ике якка эзләп чапканнар. Әлфия нәкъ өстеңә килеп чыга… Синең йөрәк шаярта бугай, Әнәс. Дөресме?

– Мин исерек идем, – диде Җаббаров, теш арасыннан гына сүзләрен кысып чыгарып.

– Алай икә-ән! Тикмәгә генә ул сине пальтосына салып өстерәмәгән икән. Йөз кило чамасы инде син. Ат хәтле ирне сөйрәп, Әлфия шабыр тиргә бата. Үпкә авырулы кешегә күпме кирәк соң? Сразы бәргән, кәнишне. Терелмәве дә ихтимал.

Җаббаров ни үле, ни тере хәлдә басып торды. Моңа ышануы да кыен иде. Уеннан уймак чыгарган лабаса! Бу бит, гафу итегез, кешенең үз гомере белән ахмакларча шаяруы!

– Сиңа да нокта буласы иде, спиртланмасаң, дим, җелегеңә салкын үтеп, дим. Төне буе батырларча гырлап йокладың, молодец, Әнәс!

– Мактама, ичмасам.

– Әлфия синең өчен курыкты инде. Елый да елый…

Әлегә кадәр аның өчен берәү дә еламады. Дөрес, кайбер хатын-кызлар, аларның мәхәббәтләрен аклый алмасаң елый, анда да аны түгел, үзләренең алданган хисләрен жәлләп елый иде. Әлфия беренчесе… Әлфия… Әлфия… Кем ул Әлфия? Атна-ун көн элек ул юлга аркылы яткан бүрәнә иде. Җаббаровның аны бик тә алып ташлыйсы килә иде.

Алтынай кызы… Сулкылдатма йөрәкне! Сулкылдатма! Тизрәк терел дә үз юлыңа кит! Актарма Әнәснең күңел дөньясын, тимә. Ул сиңа мең рәхмәт укып яшәр, мең рәхмәт…

Мыштым гына алар янына Нур килеп басты.

– Ну, ботканы пешердек, малайлар. Тозсыз һәм майсыз!

Җаббаров төртмәле сүзләрнең мәгънәсен әйбәт аңлый иде. Әйе, ул гаепле. Тормышта аның кылган гаепләре санаусыз инде. Санаусыз ул гаепләр! Уйнап-көлеп кенә котыла иде ул алардан. Бернинди вөҗдан газабы да кичерми иде.

Әнәс, идәндә карлы эзләрен калдырып, өйгә үтте.

Юрганга төренгән Әлфия йоклый иде бугай: чәчләре тәртипсез укмашып мендәр өстенә таралган, иреннәре бераз ачык, әйтерсең ул туктаусыз сөйләгән-сөйләгән дә бер минут ял итәргә уйлаган. Әйтерсең, без дә арыдык дигәндәй, шаян кар бөртекләре аның күзләренә кунып эрегән, ханымның керфек очларында яшь тамчылары җемелди. «Йокламый! Йоклаганга салыша», – дип уйлады Әнәс.

– Әлфия… – Әнәс сак кына аның чәчләренә кагылды. – Әлфия, хәлең ничек?

Яшь хатынның керфекләрен тибрәндереп, җил исеп үткәндәй булды.

– Рәхмәт, – диде ул әкрен генә.

– Күзләреңне ач инде!

– Рамил, синме? Килдеңме?

Җаббаров бу исемне ишетмәс өчен колакларына мамык тыгардай булды.

– Юк, Рамил монда юк.

Әлфия, куркынып, күзләрен ачты.

«Нигә сиңа Рамил? Без икәүләшеп бер төенгә төйнәлдек. Аның сүтү әмәлен өченче кеше түгел, үзебез табарга тиеш», – дип ачынып уйлады Әнәс.

– Әлфия, акыллым!

Әнәснең теленнән язгы тамчы күк гаҗәеп матур сүз тамгач, яшь ханымның хәтта сулышы кысылды.

– Син нишләдең? Яланөс, зәмһәрир суыкта, син нишләдең?

– Тукта әле, Әнәс, өстәлдә дару бар иде, алып бир әле шуны.

Җаббаров чынаяк төбенә су салып дару эретте дә ханымның кулына тоттырды.

– Мә, Әлфия. Эч тә яшермичә генә сөйлә!

– Авыз тутырып сөйләрлек нәрсә булды соң әле, Әнәс? Мин курыктым, сине аю ашамаса гына ярар иде, дип курыктым.

– Шаяртасың бит.

– Еларга мәллә, Әнәс?

– Җырың белән минем күңелне елаттың инде.

Әлфия, чайпалдырып, чынаяктагы суын түкте. Аның куллары калтырый иде. Ул кыяфәтеннән бик-бик тартына, үзе белән бергә туган горурлыгы – көчсез, мескен чагын ят күзләрдән яшерергә тели иде.

– Кызыкай, каян алдың ул моңны? – диде Җаббаров, аны бу халәтеннән чыгарырга тырышып.

– Миндә әллә нинди сагыш бар шул, – диде Әлфия әкрен генә һәм күзләрен йомды. – Сагынам мин, тик нәрсәне сагынуымны үзем дә белмим. Туганчы ук югалткан нәрсәләр табылмый, күрәсең.

– Нәрсәләр югалткан идең соң?

– Әгәр шуны белсәң икән! Алан уртасына салынган йортта яшисем килә минем. Иремә әйткән идем, көлде генә. Юк-барга акча әрәм иткәнче, шәһәрдә менә дигән фатир аласың, ди. Ә мин хыялланам, алан уртасындагы йорт хыялым булып яши. Нарат бүрәнәдән булсын ул. Янында, бер дә курыкмыйча, төлке малайлары чабышсын, түбәсендә тиеннәр сикерешсен…

– Әүвәл терел син, – диде Әнәс, аның өчен шатланып. – Хыялы исән кеше тиз савыга, аңа өмет дәва булып, чир-мазардан аралап ала. Казанга кайту белән, мин сине иң әйбәт врачларга күрсәтермен.

– Кирәкми, – диде ханым. Беравык тыныч кына ятканнан соң: – Бар инде, егетләр янына чык син, Әнәс, – диде.

– Әйе, әйе, – диде Җаббаров, кабаланып, һәм, соңга калган кеше сыман, ишеккә ташланды.

Нур белән Ирек һаман тышта таптана, икесе дә сүзсез, икесе дә боек иде.

– Егетләр! – диде Әнәс, аларны бераз дәртләндерергә теләп. – Сәяхәт дәвам итә!

– Киресенчә, түгәрәкләнә, – диде Нур һәм, иелеп, учына кар йомарлады. – Кайтыр якны уйлашыйк, Әнәс.

– Әйе, әйе, – дип җөпләде Ирек тә. – Кичекмәстән юлга чыгыйк!

– Ничек була инде бу, егетләр? Әлфияне өч-дүрт көнсез урыныннан кузгатырга ярамый ич! Ул авырый!

– Авырый, имеш! Кем аркасында? – Нур учында эрегән карлы суны аяк астына сипте. – Син пешергән ботка – син аша!

– Талашмыйк, – диде Ирек, йөзен чытып. – Килешми. Каравылчы абзыйга бераз акча җыештырып бирик тә юлга кузгалыйк.

– Нигә акча бирәбез? – диде Җаббаров, аның тел төбен аңламыйча.

– Соң, авыруны карасын өчен инде! Бигрәк син…

– Ә без?

– Безме?! Без урманга күңел ачарга җыелган идек. Планда бүтән пункт юк иде.

– Сез бит аның хәлен алдан ук чамалагансыздыр?!

Әнәснең бу кычкыруы янау да, куркыту да түгел, бу аның газап тулы тавышы гына иде.

– Белдек тә… Болай ук буласын кем уйлаган инде, – диде Ирек. – Без бер кызык ясамакчы идек, әйеме, Нур?!

– Әйе, – дип мыгырданды тегесе.

– Әлфия белән сине мәхәббәт уены уйнатмакчы идек. Барып чыкмады.

– Нишләп? Әнәс хәзер генә кети-кети уйнап, хәл җыярга чыкты бит, – дип хихылдады Нур.

– Оятсызлар! – Җаббаров дусларын ике якка этеп җибәрде.

– Чү, тукта! – диде Ирек, бернәрсә дә аңламыйча. – Син сугышасың түгелме?

Әнәс йодрыгын йомарлап тора иде.

– Ниткән мәзәк бу? – диде Нур да, чигенә-чигенә.

Җаббаровтан моны берсе дә көтмәгән иде.

Бер читтә тыныч кына кунакларын күзәтеп торган карт Ирек белән Нурга:

– Әйдәгез, мин сезне стансага илтәм. Тутырыгыз чанага сызган-бозган кәгазьләрегезне дә марш! Урманымны каралтасыз! – диде.

Җаббаров әйләнеп өйгә кергәндә, Әлфия, урыныннан торып, бөтен гәүдәсе белән тәрәзәгә капланган иде.

– Егетләр китә, берүк үпкәләмәсен, Казанда очрашырбыз, диләр.

– Син дә кит, Әнәс! – Яшь ханым маңгае белән пыялага төртелде. – Кит, калма. Бәлки, үзеңне бурычлы саныйсыңдыр? Мин түләү сорамыйм.

– Сарылма салкын тәрәзәгә! – диде Җаббаров, аның иңбашына кагылып. – Әллә елыйсыңмы?

– Күз яшьләрен тыеп булса икән!..

Әлфияне ул сак кына күтәреп караватка утырткач:

– Сөрт яшьләреңне, елак! – диде. – Рамилең, сиңа өйләнгәндә, әтисеннән киңәш сорамаган, ахры. Элекке заманнарда улы өчен кәләшне әтисе сайлаган. Юк-барга еламаучы, уңган, тәртипле кызлар күзәткән төпле әтиләр. Әбинең кияүгә бару кыйссасын сөйлимме? Тыңлыйсыңмы? Беркөнне минем бабай, ул чакта гайрәтле яшь егет, өйләнергә уйлый. Әтисе белән өй тирәли читән үрәләр икән болар. Бабайның талчыбыгы сына да сына, ди. «Тукта әле, улым, – дигән әтисе. – Кулыңнан эш киткән бит синең. Кулларыңны шайтан әфсенләмәгәндер бит?» – «Юк, әти, әллә нәрсә, эч поша», – дигән бабай. «Әһә, яшь чакта эч пошса начар, улым», – дигән әтисе һәм, ат җигеп, кырыктартмачы кыяфәтендә күрше авылга киткән. Бара икән бу Садикау урамыннан, кычкыра икән: «Матур-матур кызларга тартмаларымда җетедән-җете мүлин җепләрем, алка-беләзекләрем, исле сабыннарым бар! Бирәм. Сатам, сатам! Ызба чүбенә сатам! Күпме ызба чүбе чыгарсагыз, шулхәтле бүләк алырсыз…»

Менә бер капкадан ләгән тулы чүп күтәргән чибәр генә туташ чыга. «Ай чүбе дә ай чүбе», – дип мактый икән кырыктартмачы. «Ничә көнлек инде бу, кызым?» – «Атналар буе җыештырмаган идем, бабай», – дип, үзенә тиешле бүләкне эләктереп йөгерә кыз.

Калган йортлардан да чаба-чаба чүп ташыйлар икән. Чүт кенә күмеп куймыйлар моны. Менә соңгы капкадан оялып кына бер кыз чыга да кырыктартмачы янына килә. Сылукайның уч төбендә өч кенә бөртек чүп икән. «И бабай, – дигән кыз, – ызбамны һәр көнне җыештыра идем шул. Син инде миңа бүләк тә бирмәссең». – «Сөбханалла! – дип, битен сыпырган бабай. – Сөбханалла, машалла! Улыма уңган кыз тапмыйча атымны борыйм дигәндә генә, тәки очрады, ә! Тартмамда калган бар нәрсәм синеке, кызым!»

Атын бар көченә чаптырып кайткан да бу, яучы да җибәргән…

– Ә без Рамил белән училищеның соңгы курсында танышкан идек.

– Ул да рәсем белән мавыктымы?

– Әйе, берара мавыкты шул. Аннан соң таланты юклыгын аңлады да ташлады. Ихтыяр көче зур аңарда. Башка өлкәдә файдалырак булырмын, диде.

«Ә ишекләр мәсьәләсе?» – димәкче иде Җаббаров, әйтсә, Әлфиянең ярасына учлап тоз гына сибәр иде. Аның ирендә Җаббаровның ни эше бар! Хан сарайлары тышлатмыймы шунда!

– Йокла син, Әлфия.

– Йокым качты, Әнәс. Ышанмыйм бит мин.

– Нәрсәгә?

– Синең белән икәүдән-икәү генә утырабыз, ә дөнья шундый тыныч, шундый тыныч, әйтерсең оҗмахка эләккәнбез. Бары шәм генә җитми. Әз генә яктылык кирәк.

– Хәзер, сукыр лампаны кабызабыз, шәмнәреңне сугып ега ул.

Әнәс мич каршындагы сукыр лампага ут алды.

Әлфия, дәшми-тынмый гына, юрганга төренеп ятты. Берничә көн элек кенә Җаббаров аны мәхәббәт колы итмәкче иде, хәзер әнә шул әшәкелеге Әнәстән көлә сыман тоелды.

Ул, күңел хатирәләрен актара-актара, Алтынайны эзләде, тик тапмады, бәлки, тормышта бу аның иң зур югалтуыдыр… Ситсы күлмәкле кызны язмыш аңардан кайчан аерды соң? Шәһәргә килгән елларда ул күңеле керләнмәгән гап-гади авыл егете иде. Таш кала аны бай, чибәр ханымнар белән очраштырды, мактауларга күмелде. Ситсы күлмәкле кыз образы төшләргә кереп азапламады. Бервакыт трамвайда күргән иде ул аны. Күрде дә сикереп торып урын бирде. Бәлки әле, ул кызый Әлфия булгандыр. Күзләрен мөлдерәтеп Җаббаровка карады да ояла-ояла гына утыргычка сыенды. Шундый матур итеп оялды ул! Ситсы күлмәгендәге алсу чәчәкләр, йөгерешеп, ике битенә кунды… Өйләнмәгән яшь егет аңардан күзләрен дә алмыйча карап барды. Яшертен генә артыннан иярә дә төшкән иде, ләкин сүз куша алмады. Кызый сикерә-атлый иске генә тулай торакка борылгач, теләге сүрелде… Фатирсыз-нисез, тулай торакларда башны черетәсе килми, шәһәрдә фатирлы кызлар да буа буарлык иде. Алай да кыз онытылмавы белән шактый озак җәфа чиктерде… Соңра Җаббаров трамвайларда яшь кызларга, гомумән, урын бирми башлады. Соңра… Дөньяларның катлаулы булуын кара син! Колак төбендә Рухия чишмәсе дә челтер-челтер итеп акмый икән хәзер, аны Кара диңгез шавы күмгән…

«Үстем мин, кыяга үрелдем, ә чишмә һаман түбәннән ага, түбәннән ага… Их, Рухия чишмәсе! Аякны икегә бөкләп яныңа утырасы иде дә, суына манып-манып, шикәр кимерәсе иде! Син ак та ак идең. Теге чакта шик-фәләннәре белән бәгырьне чеметүче классташларымнан яклап калган әдәбият укытучысы, туктап, миңа бармак янасын иде. Битемә төкерсә дә ачуланмас идем. Берничә ел элек кенә кунакханәдә администратордан урын сорап ялынып торганын ишеттем мин моның. Без кәеф-сафа корып өске каттан төшеп килә идек. Теләсәм, мин аңа иң шәп люкс алып бирә ала идем. Ыбыр-чыбыр белән бәйләнеп, дәрәҗәмне киметәсем килмәде. Урын алышсаң, бүтәнен сорар, авыл апалары шактый әрсезләрдән була. Сиздермичә генә почмакка елыштым. Укытучы апаң яулыгын рәтли-рәтли чыгып китте. Икенче көнне, оятыма каршы, мин аны рәссамнар күргәзмәсендә, минем картинам алдында басып торган килеш күрдем. Мөгаен, вокзалда төн уздыргандыр, өстендәге күлмәге бөгәрләнеп беткән. Күзләре генә сокланып, йотылып минем иҗатка карый. И Ходаем, кайда булды икән минем намус кисәге? Өч мыскал намус! Янына килеп исәнләшергә дә көч табалмаган кешене адәм калдыгы дисәләр дә, таман булыр!»

Тышта ат пошкырганы ишетелде. Мөгаен, каравылчының кайтып килүедер. Җаббаров, киенеп, аның янына ашыкты.

– Мәшәкатьлибез сине, Шәрифҗан агай, – диде ул, картны ачулы дип уйлап.

Шәрифҗан абзыйның ачуланырга уенда да юк иде. Ул, берни булмагандай, атын туарды да алдына җәйге болын исе аңкып торган печән салды.

– Дилбегәне кагу белән оча торган канатлы малкай бу, – диде агай, атының ялыннан сыйпап. – Үзем белән картая инде. Мал хуҗасына охшый, ди, урманны ярата. Авылга барсак, тоягы белән җирне казый башлый: янәсе, әйдә, картлач, юанма монда, өйгә сыпыртыйк.

Шәрифҗан агайның Нур белән Ирек турында сүз кузгатмавына Әнәс эчтән генә рәхмәтләр яудырды.

– Йә, кызкай ни хәлдә? – диде агай, ишеккә табан атлап.

– Йоклый, – диде Әнәс шыпырт кына. Гүя ул Әлфияне яшь бала сыман тирбәтә-тирбәтә кулында йоклатты да инде аны уятудан курка иде.

– Салкын тисә, әни мәрхүмә безне эссе мунчада каен себеркесе белән чаба иде. Бар әле, олан, мунчага су ташы син. Ай яктысы җитәрлек, сукмак табарсың, иренмә генә.

Ай алтын чәчләрен тузгытып наратлар өстенә сипкән. Кар сарган ботаклар җем-җем килә. Табигатьнең ваемсыз чагы. Әнәснең җаны белән тәңгәл килсә, ни була инде аңа? Әнә ул ашыга-ашыга су ташый, яккан мунчамның сихәте булсын иде, дип, изге теләкләр теләп карый. Әнисе сырхаулаганда да болай борчылмаган иде. Ничәмә-ничә тапкыр кызының аяк очында утырып төннәр уздырган, баласының терелүенә ышана алган иде. Бусы әллә нинди… Хәвефле, шомлы, тәнендәге һәр күзәнәкне уятып бетерде. Күңелнең артык нечкәрүе табигатькә якынаюдан гына түгел микән? Таш кала, таш урамнар, бәлки, тагын кырыслатып, аңа әүвәлге тәкәббер ир сыйфатлары өстәп җибәрер? Өендә аны рәсемнәре дә көтә ич әле! Кызы да туктаусыз шылтыратадыр… Әлфия, Әлфия… Алтынай кызы! Кайчандыр мин синең сурәтеңне ясаган булсам, ул сурәт кайда? Мин буяу тигән һәр кәгазь кыйпылчыгын саклап, барлап тора идем.

– Әлфия! – диде ул, үз эшен бетереп өйгә кергәч. – Мин ясаган сурәтеңне әле дә саклыйсыңмы?

– Нинди сурәт? – Яшь ханым башын күтәрде.

– Алтынайның бәләкәй кызын.

– Саклыйм, – диде Әлфия моңсу гына.

– Алайса, бир әле син аны миңа! Күчермәсен алыйм.

– Юк, Әнәс, кайбер нәрсәләр берәр генә данә саклана. Әгәр… берәр хәл килеп чыкса, мин аны сиңа атап калдырырмын.

– Тиздән без ыгы-зыгы тулы шәһәргә кайтырбыз. Онытмассыңмы?

Җаббаров соравының чын мәгънәсен үзе дә аңламый иде. Нәрсә таләп итә ул Әлфиядән? Җылы мөнәсәбәт? Уртаклык? Юк, бернәрсә дә кирәкми: тик Әлфия генә югалмасын, аның дөньяда барлыгын белеп яшәү – Әнәс өчен иң зур бәхет. Күңелең бозланып туңган мәлдә кайдадыр бер уч җылы саклануы сине кабат терелтәчәк.

– Әлфия! – Җаббаров кайнарланып сөйли башлады. Аның күзләрендә хыял очкыннары кабынып яна иде. – Кышлар узгач, мин урман эченә, алан уртасына өй салырмын. Акчам бар, акчага кушып «балта остасы» дигән даным да бар. Баллы җәй айларында сез, кызым белән икәү, шунда яшәрсез. Кызым бераз гына кыбырсык, тиктормас җан инде. Аның гел яшьләрчә. Характеры да керделе-чыктылы, тик балалыгы белән генә шундый ул, үсә-үсә тәртәгә керер әле. Бергәләшеп чәчәкләр җыярсыз, күбәләкләр куарсыз, җиләк ашарсыз. Урманның бөтен яме дә августта була! Өлгергән җәй! Тансык ай! Баланнарга тәм төшеп, баллана башлый. Күке гомер саный. Бер, ике, өч, дүрт. Әзме? Тагын дүрт дистә гомерең кала дисә, ярыйсы икән. Әлфия, ризамы син?

Әлфия, аны тыңлый-тыңлый, хыял дөньясында адашкан иде бугай. Алан уртасындагы ялгыз йортның бусагасы төбенә хәтле үк килеп җиткән дә керергәме-кермәскәме дип икеләнеп тора булыр.

– Куркам, куркам шул, Әнәс.

– Бүреләрдәнме? Һи, куркак кызый!

– Юк, бүреләрдән түгел, Әнәс. Ул йортыңа ияләшкәч кенә, син аны җиде ятларга сатарсың!

– Менә бусы кысыр хәсрәт инде. Син хуҗасы булырсың. Ризалаш кына, яме?

Шушы минутларда карлыгач хәтле генә баланың ризалык бирүе Әнәсне җилкендереп, яңа дәрт өсти иде. Нигә аңа йорт салмаска ди? Ир кеше ләбаса ул! Һич ялгансыз аның бу уй-теләге. Монда тамчы да күпертү юк.

– Ярар, Әнәс. Төзе йортыңны. Тәрәзә капкачларын челтәрләп эшлә. Диварларга келәмнәр асма, яме. Идәннәрен дә буяма. Сулышка иркен булсын.

Әлфия шулай диде дә куллары белән йөзен томалады. Аннары:

– Куркам, алай да кызыңнан куркам! – диде.

– Ләйләдәнме? Тапкан куркыр кеше. Сабый ич ул!

– Хәзерге заман яшьләре мәрхәмәтсез, – диде Әлфия, һаман да ачынып. – Аларга синең җаның пүчтәк кенә. Нишләп шундый каты бәгырьле токым яралган икән? Тормыш рәхәтенә чыдашалмау галәмәтеме? Май бастымы йөрәкләрне?

– Син йөз ел яшәгән аксакал сыман, Әлфия. Йә, юкка борчылма. Яшьләр белән дә аңлашып була. Үзең дә яшь кеше ләбаса! Син миңа өздереп кенә җавап бирмәдең ич әле.

Әлфия һич көтмәгәндә күңел серен ачып салды:

– Шәрифҗан агайдан мин Рамилгә хәлемне хәбәр итүен үтендем. Адресны бирдем, стансадан телеграмма суксын дип! Ирем вокзалга төшәр, каршы алыр. Бәлки, без бөтенләй җылы якларга күчеп китәрбез.

– Ирең? – Әнәс исәпләп өлгермәгән томанлы яклар да бар икән! Салыначак йортта Рамилгә дигән аерым бүлмә юк ич! Рамил шәүлә генә, юк бит ул, юк!

Мунчасын өлгертеп, каравылчы да керде.

– Ну эссе дә эссе, минем мунча да эссе! Җыен, балам, миллек ләүкәдә. Яртысы каен, яртысы яшь кычыткан. Каен катыш кычыткан миллегенең дәвасын белмисез әле сез, шайтан балалары! Зур ләгәндә ылыс суы, анысы үзе бер сихәт.

Әлфия, карусыз гына карт кушканнарны тыңлап, мунчага китте. Ә Җаббаровны һаман да баягы уйлар камчылый иде. Нигә Рамил? Нигә кирәк ул?

Каравылчы карт, Әлфияне мунчага җибәргәч, Әнәскә:

– Нәстә авыз-борының җимердең? – дип эндәште. – Баш чатныймы?

– Йөрәк, агай.

– Ә-ә, эчкәнеңне йөрәк суырган алайса.

– Ул эчкәннәр парланып очты инде, монда бүтәне әле.

– Хәзер мәтрүшкәләр салып чәй кайнатам. Урмандагы кичләрнең самавырдан башка яме юк!

– Агай, син шулай япа-ялгыз яшисеңме инде?

– Кем әйтә?

– Карчыгың кайда соң?

– Милүн агачым бар минем, олан, карчыгым гына юк. Карчыкларны чәчеп үстерсәләр, әллә кайчан парлы булыр идем.

– Авылда да юкмыни?

– Юк шул. Миңа ошаганнары юк.

– Сиңа да мәхәббәт кирәк, ә?

– Кирәк, олан…

– Вакытында сине күрмичә, соңыннан гына эзләп тапса, бик кызганыч икән ул, агай, йөрәкне парә-парә телә икән.

Мунчадан Әлфия бөтенләй үзгәреп кайткан сыман тоелды Әнәскә. Күзләре көлә, йөзе сөенеч белән балкый.

Урманчы карт:

– Мине көтмәгез, оланнар, чәй эчегез, кич утырыгыз. Юынырмын да, ләүкәгә тунымны җәеп, ятып йоклармын. Белмисез шул, яшьләр, җылы мунчада төн кунуның рәхәтен! – дип сөйләнә-сөйләнә чыгып киткәч, ханым, куанычын яшермичә:

– Менә без икәү генә калдык, Әнәс, икәү генә! – диде. – Мин бая гына уйлаган идем, мунчада юынганда… Сине уйлаган идем. Шуны сизенде бугай безнең мәрхәмәтле картыбыз, икебезгә уртак төн бүләк итте. Син әллә сөенмисеңме? Син әллә бернәрсә дә аңламыйсыңмы, Әнәс? Без аулак өйдә!

Җаббаровның аны бүлдерәсе килми иде. Сөйләсен ул, туктамасын, сөйләсен дә сөйләсен! Әнә бит ничек сөенә ул бәхетенә. Әнәскә дә рәхәт. Аның да сүзләре күп. Тик ул кычкырып әйтә алмый, бу могҗизадан югалып-таралып калган. Сүзсез генә аңласын иде Әлфия. Берүк сорамасын иде. Хәер, бүген сүзләр артык бугай…

Әлфия, Җаббаровның уйларын белгән төсле, аңа килеп сыенды.

– Әллә ниләр әйтеп бетердем. Йөрәгем яна, тәнем яна, ачуланма, яме, бәгърем?!

– Ачуланам, бик тә ачуланам, Әлфия! – Әнәс иркә хатынны биленнән кочып алды, шашынып үбә башлады. – Син ләбаса инде бу… Син ләбаса, җаным! Теге ситсы күлмәкле кыз бит инде. Бик озак югалтып тордым үзеңне, бик озак… Моннан соң югалтмам инде, җаным, югалтмам!

…Тәрәзәдән төшкән ай гына икесен дә нурга коендырды. Әлфиянең чәчләре Әнәснең йөзенә сибелгән, ул хәрәкәтсез ята, көлми-шаярмый. Җаббаров та эндәшергә базмый: эндәшсә – аңа бәхетле мизгелләр бүләк иткән, назлаган-иркәләгән, киләчәккә якты өметләр уяткан, илһамландырган, очындырган шушы илаһи зат эреп югалыр сыман иде…

Менә Әлфия сибелгән чәчләрен җыеп алды, аннан соң, башын ирнең күкрәгенә салып:

– Бу безнең беренче һәм соңгы төнебез, Әнәс, – дип пышылдады…

Үзем генә беләм…

Подняться наверх