Читать книгу Үзем генә беләм… - Набира Гиматдинова - Страница 4

Повестьлар
АЛАН УРТАСЫНДА ЯЛГЫЗ ЙОРТ
4

Оглавление

Үзендә гаҗәеп җиңеллек тоеп, җиң сызганып эшкә керештем дигәндә генә Ирекнең килеп керүе аның кәефен бозды. Тегесенең анда гаме юк, дөньясын кочагына сыйдырган кеше сыман, шат тавыш белән:

– Җыен, картлач! Ерак сәфәргә! Билетлар кесәдә. Поезд төнлә кузгала, – дип сөйләп китте.

– Итәгеңә ут капмагандыр ич, адәм рәтле генә итеп аңлат әле! Семинар икән, бару юк. Ел саен шуңа вакыт үткәрәсез. Ичмасам, бер Рафаэль яки бер Пикассо тапсагыз икән.

– Бу юлы үз мәнфәгатебезне кайгыртып йөрү, картлач! Урманга! Кышкы сихри урманга!

Алар ел саен кышкы урманда йөриләр иде. Арып-талчыгып бетсәләр дә, үзләрен бәхетле саныйлар, икенче елга тагын килергә вәгъдәләр куешып аерылалар иде. Иң рәхәте – урман Җаббаровны малай чагы белән күрештерә иде. Эчкерсез, беркатлы малай иттереп калдыра, тормыш арбасына җигелгән икәнсең, ул сине туара, син карда ятып ауный-ауный көләсең, чыршыга сарган көлтә-көлтә кар букетын селкеп, иптәшләрең өстенә җилписең. «Барам» димәкче иде Җаббаров, тик әзер җавабы тел очына эленеп калды. Тукта, бәяңне төшермә, энәсеннән җебенә хәтле тикшер, сораш, аннан соң гына риза бул. Кадерең артыр.

– Юллар ничек ди? Карлымы? Урманы еракмы?

– Юл тап-такыр, ди. Пар ат җигеп, стансада каравылчы каршы ала. Район белән махсус киңәшелгән нәрсә.

– Ху-уш. Ашау ягы ничек?

– Сөйләшенде, бер сарык, – диде Ирек, бияләй хәтле авызын ерып. – Йә, селкен инде, карт аю! Нәрсә ялындырасың?

Менә хәзер ризалашсаң да ярый. Нәкъ вакыты.

– Ху-уш… Поезд ничәдә кузгала инде?

– Өч сәгатьтән. Мә, тот билетыңны. Болай син ышанычлырак булырсың. Вокзалдагы зур сәгать тирәсендә җыелабыз. Соңарма!

Ирек артыннан ишек ябылгач кына, Җаббаров маңгаена шапылдатып сугып куйды. Иң мөһиме соралмаган! Компаниядә былтыргы кешеләрме, әллә яңалары да бармы икән? Җыен әкәм-төкәм булмасын тагы. Баргач-баргач, мәҗлес бизәге итеп хатын-кыз затын да алырга кирәк иде. Кайдадыр синең тирәңдә чыркылдашып йөргән ваемсыз иркә туташлар булуы үзе бер рәхәт! Ирек – юнмаган агач, мөгаен, хатын-кыз хәстәрен уена да китермәгәндер. Бәлкем, Мөнирә ханымга шылтырату урынлы булыр? Елның-елында бергә иделәр, аның ни гаебе бар? Ирекләр дә күпсенмәс, күз күргән кеше. Юк, нигәдер җан тартмый. Теге көнне ул хәтта аның янында кунарга да калмады. Ике араны нәрсәдер кинәт кенә бүлеп куйганлыктан, хәзер кабат якынаерга ни теләк, ни дәрт җитми иде. Өзелгән, күрәсең. Алар кабызган шәм сүнгән: караңгы һәм күңелсез, караңгы һәм күңелсез…

Җаббаров юл капчыгына кирәк-ярагын тутырды. Кая гына барса да, ул пөхтә йөрергә ярата иде. Көзге каршына басып һәйбәтләп кырынып алганнан соң, ваннага су тутырып юынды, сөртенде, чәчен тарады. Тәмле иттереп пешергән ашы бар иде, шуны суыткычтан алып җылытты, ашады, тәлинкәсен юып шкафка куйды. Шулай итеп, буйдак тормышның кер юу, аш пешерү, өй җыештыру кебек вак мәшәкатьләрдән торган көндәлеген бозмады.

Тәмам җыенып беткәч, сәяхәт турында кызына да хәбәр итүне кирәк тапты. Эзләп-нитеп интекмәсен бала, хәбәрдар булсын. Трубканы хатыны алды.

– Ләйлә өйдәме?

– Юк. Ничә әйттем, шылтыратма безгә!

– Колакны ярасың, әкренрәк, Мәрьям.

– Акча бирә-бирә баланы азындырдың инде! Әнә хәзер ресторанда типтерә.

– Типтерми, Мәрьям. Алар кичә уздыралар.

– Типтерә.

– Гел диссертация димәгән, тәрбиялә! – диде Җаббаров, әче тавышны басып. – Ачуым килмәгәе, педагог белеме ич синдә!

Хатыны, зәһәренә буылып, хушлашмас борын трубканы ташлады.

– Менәтерә, юл догасы укылды, – дип көрсенде Әнәс. – Бәхетсез син, егеткәй. Утларыңны сүндер дә кузгал. Бәхетле кешенең артыннан учагы янып кала, чөнки аның: «Тиз кайт, көтәрмен», – диючесе була… Синең өең шыр ятим, андагы җылыңны үзең белән ияртеп урамга алып чыгасың, әйдә! Өйләнешкәндә, күбәләк сыман нәфис җан иде хатының. Тулаем колың иде. Фән аздырды аны, каһәр төшкән хатынны, фән аздырды, кашык урынына каләм тоттырып харап итте…

Җаббаров, минутын минутка ялгап, очрашу урынына төп-төгәл вакытта килеп җитте. Нур белән Ирек Әлфияне ике яктан култыклаганнар да филтәле лампа сыман кукраеп басып торалар! Хет борыл да кире өеңә сыпырт!

– Яшьләргә сәлам! – диде Әнәс, теләр-теләмәс кенә. Өйдән үк пыран-заран килгән кәефкә кара болыт сарды.

Егетләр куанышып аңа ташландылар.

– Вәт молодец!

Әлфия кузгалмады, тәкәббер генә читтә басып калды. Ул сәламгә сәлам дә бирмәде бугай, иреннәре кыймылдамады.

Әнәс, сылтау табып, Ирекне вокзалның икенче башына алып китте.

– Син нәрсә, малай, арбага бишенче тәгәрмәч тактың? Ир хатыннарыннан башка кыз-кыркын беткәнмени? Белсәм, билләһи, дим, ике аягымның берсен атламас идем.

– Куй инде, Әнәс, вакланма!

– Син дә бик эредән кыландырма!

Кычкыртып узган поездлар да, перрондагы халык та – һәммәсе ачу китерә иде.

– Тынычлан, картлач, Әлфия авырый, үпкә авыруы. Бәлкем, урман һавасы… Тузанлы бүлмәдә эшләгәннән соң файда бирер. Түлке жәлләтә димә. Алайга китсә, калдыра да алам.

«Тукта әле, Җаббаров. Син бер форсатны кулдан ычкындырасың түгелме? Әлфия үзе сиңа каршы йөгерә! Премияңне хәл ит, дуслашкан бул, тәмле сүз жәлләмә… Тфү, чәнчелсен премиясе, урманы! Туйдырды!»

– Барсын, – диде Җаббаров, кул селтәп. – Миңа дисә, әллә нишләгез шунда.

Моңарчы компанияләрнең үзәгендә кайнаган Әнәс купеда да авызына су капкандай утыра бирде. Әлфия ишек ягындарак иде. Тыелып кына көлеп барган була. Нур, гадәттәгечә, буш сүз сөйли, аңа тыңлаучы кирәк.

– Берзаманны минем бабайны шофёрлар курсына укырга җибәрәләр, малай. Әле ул чакта машинаның хикмәтле чагы. Аны йөртү түгел, тотып карарга да куркалар. Башта бабай карыша, фәлән-фәсмәтән, яшьләр укысын, мин карт инде, ди. Син – тимерче, тизрәк күнегерсең, диләр моңа. Мәсьәләне кабыргасы белән куялар. Нишләсен бабай?! Китә бу, исән-сау гына курслар тәмамлап, такта әрҗәле машинага утырып, авылга кайтып та керә. Авылдашлары, кәнсәләр янына җыелышып, кул чаба-чаба каршы алалар. Патшаны да болай каршыламаслар, бабай иң дәрәҗәле кешегә әйләнеп куя.

– Әйдә, Исламетдин, урам әйләндер инде безне, – ди икән председатель, мыек бөтереп, һәм авылның җитәкче саналган бар кешесе әрҗәгә төялә.

Гел турыдан гына сыпырта икән бабай. Әле рәтләп машинаның кайбер детальләрен дә белеп бетерми икән. Шулай күңелле генә йөри торгач, бу, рульне бора алмыйча, выжылдап, икмәк амбары эченә кереп баткан. Кергән мәлгә чыгып та китәр иде, амбарның икенче башында капчык-капчык бодай өелеп ята, ди.

– Дәлше-бүлше машина бармый, – дигән бабай, көрсенеп. – Капчыклар мишәйт итә.

– Капчыкларны амбардан ташырга! – дип әмер биргән председатель.

Барысы да, тирләп-пешеп, бодай ташырга тотынган. Юл чистарган, амбар такталарын кубарып ташлаганнар да чыгып киткәннәр. Бабай, мәрхүм, машинада артка чигендерә торган тоткыч барлыгын бөтенләй оныткан икән!

«Әй кызык та соң! Синең дә, Нур, бабаңнан артык төшең юк. Гел алга йөгерәсең, ә үзеңнең тормозың ватык. Сине туктатып, Хәбиб абзыйның картиналарын белешәсе иде. Шул чакта, мөгаен, авария булыр иде», – дип елмайды Җаббаров һәм киная белән:

– Бабаң үлгәнче машина йөрттеме инде? – диде.

– Юк, – диде беркатлы Нур. – Бабайның якын дусты – ат караучы Шәех абзый, көнләшеп, тәки машинадан биздергән моны.

«Менә бит, ахыры ничек кызганыч бетә, – дип уйлады Җаббаров. – Сине дә кыек-мыек эшләрдән биздерәсе иде».

– Хәбиб ага оста шофёр иде, тик бу шөгыленә вакыт тапмады, – диде ул. – Аны без тәмам тышаулаган идек. Хәтерлисеңме, Әнәс, ул өр-яңа «Волга» сатып алды да күршеләренең гаражына кертеп бикләде. «Киләсе атнага мин, балалар, җилләнеп, әзрәк руль артына утырып кайтам әле», – дип сөйләнер иде дә, атна ахыры җитүгә, безне остаханәсенә җыеп, бармый калыр иде.

– Ә без аңа ни белән түләдек? – дип, Ирек чәчрәп чыкты. – Рәхмәт Әлфия белән сиңа, ичмасам, картиналарын саклап калдыгыз.

Җаббаров сискәнеп куйды. Ялгыш ишеттем, ахрысы, болар ул турыда әйтмәделәр шикелле дип өметләнә башлады.

– Иң зур рәхмәт Әлфиягә инде. Казына-казына тәки тапкан бит. – Нур, шулаймы дигәндәй, башын кага-кага Әлфиягә карады.

Инде шик тә юк, теге картиналар! Алай да белмәмешкә салышуың хәерлерәк иде.

– Әллә Хәбиб остазның соңгы эшләре исән-иминме? Нишләп мин хәбәрдар түгел икән?

Ярый әле купеда ярым караңгы иде. Җаббаровның чытык чыраен юлдашлары күрмәде.

– Исән, исән! – диде Нур, балалар сыман кулларын чәбәкләп. – Могҗиза, билләһи! Сизенгән сыман, авылдан туры остаханәмә килдем. Күрәм, коридорда тау-тау кәгазь өеме. Актарына башладым. Хәбиб абзый мирасы! Төргән дә куйган, төргән дә куйган. Мөгаен, хатыны илтергә дип чыккан да оныткан. Склероз белән интегә иде бичара. Автобусларда да сумкасын калдырып йөри иде бит. Син, Әнәс, Казанда юк идең, рәзе үзеңә җыйнап кермәс идең.

«Мин Казанда идем, Нур, кыландырма, зинһар. Бүген сүз берләшеп, намусыма суд ясарга җыенмыйсыздыр бит? Хәер, кайда дәлил, кайда шаһитлар?»

Җаббаров үзен бозлы бәкегә чумгандай хис итте. Әнә ул, батмаска теләп, боз кисәкләренә ябыша. Бозы боз да түгел, Хәбиб абзыйның ташланган төргәкләре икән: кулдан шома гына шуалар да чыгалар.

– Укучы балалар атна саен макулатура җыя иде, – дип дәвам итте Нур. – Ничек алар алып китмәгән әле. Мин инде, машина яллап, шунда ук кадеркәйләремне Союзга китердем. Бер чолан сымаграк урынга кертеп ташладым, вакытлыча ятсыннар дип, Хәбиб абзыйның үлеме, Рәүфә ханымның Ташкенттагы кызына күченүе безнең хәрәкәтләребезне тоткарлап торды. Бер елдан соң гына без Әлфия ярдәмендә мирасны барлый алдык. Ну, малай, искиткеч оста эшләнгән киндерләр таптык без. Табышларны ничектер бәялисе иде бит. Хәбиб остазны күтәрү безнең буынга – аның укучыларына тия. Мин әле синең белән дә киңәшмәкче идем, Әнәс. Әллә, мәйтәм, быелгы премиягә Хәбиб аганың өч картинасын тәкъдим итүне сораргамы?

Җаббаровның бәгырен тагын телеп алдылар.

– Үлгән кешене зурлаудан ни мәгънә? – диде ул һәм сумкасыннан кипкән балыклар алып өстәлгә куйды: – Сыйланыгыз!

Аның үзенчә: «Тозсыз сүзләр сөйләгәнче, балык суырыгыз, авызыгызга тәм керер», – диюе булгандыр инде.

Ләкин Әлфия дә, егетләр дә балыкка орынмады. Өчесе дә Җаббаровның тупаслыгыннан югалып калганнар иде.

Дәртләнеп сөйләп утырган Ирек, ниһаять, тотлыга-тотлыга сүзен дәвам итмәкче булды:

– Ү-үткәне зурланмаган с-сәнгатьнең ки-ләчәге ф-фаҗигале б-бетә.

– Нинди үткәне? – диде Әнәс тә, кабынып. – Кайсы халыкның сәнгать тирәсендә чуалган эте-бете тарих битләренә теркәлгән? Бик беләсегез килсә, сәнгатьтә лидер һәм вак-төякләр бар. Сурәт дөньясының чын йөзен, үткәнен һәм бүгенгесен шул лидер иҗаты билгели. Әнә чорлар агышында күпме художник танылгандыр, ә безнең заманда аларның исеме онытылган. Без рәсем сәнгатенең бер дәверен бары тик берничә исем аша гына беләбез. Йә, әйтегез әле, арабызда берәр бөек сурәтче бармы? Юк! Әле бездә вак-төякләр генә. Ә җыен чүп-чар, бер көнлек исемнәр төяп киләчәккә табан бару – ахмаклык. Шуңа күрә мин Хәбиб абзыйга да зур таләпләр куеп карыйм һәм аны лидерлар баскычында күрмим. Менәр иде, таланты җитенкерәми…

– Ашыкмагыз, – дип каршы төште Әлфия. Җаббаров аның кара күмер кебек зур күзләрен абайлап өлгерде. – Сез ашыгыч нәтиҗәләр ясыйсыз, Җаббаров. Хәбиб Нуриев талантлы сурәтче иде. Ул җыен әрсезләр арасында гына күзгә ташланмады. Аңа бераз кыюрак булырга иде. Килеп сайлап кына алмасалар, ул бит күргәзмәләргә хезмәтләрен дә бирә белмәгән. Ул артыгы белән тыйнак булган.

– Иҗат кешесенең чамадан тыш тыйнаклыгы да һәлакәт, – диде Әнәс, бирешмәскә теләп.

Әлфия дә бәхәскә җиңел генә нокта куючылардан түгел икән.

– Әрсезлек тә һәлакәт. Чын талант иясе тыйнаклык белән әрсезлекнең кыл уртасын тапсын иде. Бу әле сурәтче өчен бердәнбер кагыйдә димәс идем. Җыр, музыка, шигырь үтемле икән, ул үзе юл яра. Гомумән, сәнгатьтә шәхестән битәр аның иҗат җимеше беренчел, һәммәгез дә бала чагыгызда китап укыгансыздыр. Эчтәлеге әйбәт булса, сезгә шул җитә. Ул китапны кем язуы артык кызыксындырмагандыр. Киндерләрне барлаган чагында, мин талантлы картиналарга юлыктым. Кем кулыннан төшсә дә, аларның югары бәягә тулы хакы бар.

– Аның остазыбыз икәнен дә истән чыгармаска тиеш ич әле без! – диде Ирек. – Шулаймы, Әнәс?

– Остаз булган өчен генә тырышасың икән, үзең кара инде. Бервакыт дус булып йөргән берәү миңа рәсемнәрен җибәргән иде. Күз йомып та ясарлык, чүп. Тискәре рецензия язуымны күтәрә алмаган, серкә эчеп үлгән, тинтәк…

– Димәк, синең намусыңда кемнеңдер вакытсыз өзелгән гомере дә бар, – диде Ирек, тел шартлатып. – Син бүтәннәр иҗатына таләпне зурдан куя идең шул.

– Ә син?

– Мин синең сыман кистерә белмим.

– Йә, нинди талаш бу? Юкка машинадан башладык, машина һәрчак авариягә китерә, – дип, Нур шаяртмаса, Җаббаров белән Ирек якалашырга да күп сорамаслар иде.

Әнәс, хәерле төн теләп, өске сәндерәгә менеп ятты, ә йөрәгенең әллә кайсы почмагына Хәбиб остазның кайнар яше тама кебек. Җаббаров ул яшьләрне бозга әйләндерергә тырышты, алай да, болай да әйләнгәләп карады, тар ятагына чак сыешып, үз-үзен акларга маташты. Дөньясын суырып яшәмәгәч, ул нигә тусын икән? Үзе дә бирә ләбаса! Йөрәген, алтын вакытларын, гаилә бәхетен бирә… Сәламәтлеген тамчы да кызганмый! Кара ташлар эченнән вак-вак энҗеләр эзләп, күз нурын түгә. Хисләрен, ун бармагы аша үткәреп, кәгазьгә сала… Тырыша-тырыша тар мәйданнарны киңәйтә. «Син, Хәбиб остаз, кабереңдә тыныч кына ят, хәзер мәгънәсе бик тарайган намус дәгъвалап, рәнҗеш җилеңне миңа каршы истермә инде, бәхиллә. Болай да җилнең кыйбласызы исеп алдыма күпме чүп-чар өя. Мине күммәкче, батырмакчы була. Мин олы максатлар белән яшим. Ил күләмендә дә таныласым килә. Инде вакыт, буылган елга сыман су җыеп ятканчы, ярларыңны ватып-җимереп, үзәннәргә җәел дә, ерганаклар ясап, диңгезләргә кушыл икән ул! Син мондый хыяллар белән янмадың, остаз! «Безгә бу җитми, безгә теге җитми», – дия-дия мескенләндең. Буең белән генә исәпләшеп, сәнгатьне дә буеңа яраклаштырып, тәмам кечерәйдең! Ябынган юрганың тезләреңне капласа, син разый идең, остаз! Мине дә читлеккә ябып кына сакладың, ерак илләргә очыртып җибәрәсең килми иде. Гомер буе өйрәнчегең итеп асрарга иде исәбең. Форсатның да иң шәбен кулыңа төртеп: «Хәбиб абзый, мә, Әнәс Җаббаровның язмышын уңайга табан бор», – дип, Ходай сиңа бер мөмкинлек биргән иде – комиссия премиягә лаек яшьләрне эзләде. Җыелыш кызды, гөрләде, шаулады, нинди генә исемнәр аталмады, син, иманга оеп, мең яшәр акыл иясе күк утырдың, исемемне әйтергә телең әйләнмәде. Карашың: «Өлгерерсең әле, яшьтән үк бозылма!» – дип кисәтә иде. Бер сүзең җитә иде, остаз, бер каш сикертүең! Комиссия шуны гына көтте. Хәер, комиссия генәме? Яшермим, мин дә, сыным катып: «Хәзер, хәзер!» – дип көттем. Аһ, андагы тамак кибүләр! Телем аңкавыма ябышкан иде. Ялкыныма пешеп янып беткән идем…

Аста егетләр тыныч кына гәпләшеп утыралар иде. Нур Әлфияне җырларга кыстый башлады. Җаббаров колакларын сагайтты. Җыр аны шушы кара уйлардан аралап алса иде!

– Кешеләр йоклый, сез нәрсә, егетләр?! – диде Әлфия.

– Җырла инде, Әлфия, – диде Әнәс, үзе дә сизмәстән аңа исеме белән эндәшеп.

– Әнә Җаббаров та йокламый! – диеште егетләр.

Әлфия моңарчы ишетелмәгән җыр җырлады. Гади генә сүзләргә язылган көй арасыннан ниндидер үзәк өзгеч моң актарылып чыкты да күңелне айкап ташлады. Моң һаман саен Әнәсне баса бара иде. Менә ул, бормаларына салып, аны үзенә ияртә, чәчәкле болыннарга әйди, ерак-еракларга чакыра, гомернең кыскалыгын искәртә иде…

– Тартырга бир әле, – диде ул, югарыдан Ирекнең җилкәсенә кагылып. – Тәмәке тынычландыра, диләр…

Үзем генә беләм…

Подняться наверх