Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 - Ахат Гаффар - Страница 2

ПЬЕСАЛАР
ҖИЛӘК ВАКЫТЫ БЕР ГЕНӘ

Оглавление

Ике пәрдәле драма

Катнашалар:

Раушан Айбулатов – 55 яшьтә.

Җәваһирә – аның хатыны, 50 яшьтә.

Гөлмәрьям – Раушанның анасы, 75 яшьтә.

Шәрифел – ялгыз хатын, 45 яшьтә.

Акчура – 40 яшьтә.

Зиләйлүк – аның хатыны, 40 яшьтә.

Биккол – 30 яшьтә.

Сәгадәт – аның хатыны, 30 яшьтә.

Зәкәрия Шәмсин – Сәгадәтнең атасы, 55 яшьтә.

Корреспондент.

Капитан.

Лейтенант.

Милиционер.

Вакыйга безнең көннәрдә авылда бара.

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Зөфаф кичәсе

Алтын көз. Кич. Ишегалды.

Машина килеп туктаган тавыш. Шау-шу, ыгы-зыгы. Әрле-бирле Акчура, Зиләйлүк, Сәгадәт, Җәваһирә, милиционер йөгерешә. Болдырдан Гөлмәрьям күзәтеп тора.

Сәгадәт. Мәхшәр!

Гөлмәрьям. Кибеткә селёдка кайтмагандыр ич? Әллә чүпрә саталармы?

Милиционер керә.

Милиционер (Җәваһирәгә). Иреңне алып кайттым, апа.

Җәваһирә. Алай эчкәне юк иде ич беркайчан.

Сәгадәт, Зиләйлүк йөгерешеп керә. Җәваһирәнең колагына пышылдыйлар.

Җәваһирә. Ә?!

Зиләйлүк. Ул… ничек әле… бюст-ва! (Күрсәтә.)

Сәгадәт. Җир йотсын!.. Җиделе генә микән?

Гөлмәрьямнән кала һәммәсе чыгып китә. Шау-шу.

Акчура тавышы. Бер, ике, өч!

Сәгадәт тавышы. Күтәрдек!

Гөлмәрьям. Шкаф алып кайтканнар, ахры… Ә, юк, ванна. Мунчама –ванна! (Йөзе үзгәрә, кесәсеннән тәсбих ала, пышылдап.) Лә иләһә илләллаһе… Мәннаныма кабер ташы мәллә?! (Каршы бара.)

Алдан Җәваһирә керә. Бүтәннәр нидер күтәреп керәләр.

Раушан, улым! Әллә соң синме бу? Кайдан таптың әҗәлләреңне?

Раушан (тыштан). Әҗәлләрне Сәгадәтнең кәҗәләре тапсын, әни! (Керә.) Монда куегыз җен баласын, менә монда! (Сынны җиргә куялар дигәндә.) Тукта! (Ашыгып, өйгә кереп китә, ак җәймә алып чыга.) Салдык! Өрмәгән җиргә дә утыртмыйм мин бу җанкайны.

Зиләйлүк. Яткырмыйм, диген.

Акчура. Бастырып куя торган нәрсә бу.

Ишегалдына скульптура яткырып куялар, тирәли басып, тын калалар.

Сәгадәт. Бастырыр идем мин моның ише нәрсә өчен. Утлы табага!

Акчура (кепкасын салып, маңгаен сөртә). Тагын контузия бәрде мәллә, күрше? Шәп контузия бу! (Аягы белән төртә.) Бәрәчәк әле бу кайберәүләргә! (Көлә.)

Араларына Гөлмәрьям керә.

Гөлмәрьям. Әнекәчкенәгенәем! Мәет!

Һуштан яза, таш сын белән янәшә яткыралар. Шау-шу.

Акчура. Әйтәм ич – бәрәчәк. Башланды!

Раушан. Су китер, су!

Сәгадәт (су алып килә). Мәгез. (Акчурага бирә.)

Зиләйлүк. Сынга түгел, Гөлмәрьям астайга эчерт! Тозсыз!

Сәгадәт. Өстен каплагыз, ичмасам.

Раушан Гөлмәрьямне җәймә белән каплый.

Җәваһирә. Әнине түгел, скульптураны!

Машина тавышы. Зәкәрия Шәмсин белән корреспондент керә.

Шәмсин. Кем үлде?

Гөлмәрьям (аңына килә). Мин, ахрысы, Зәкәрия олан. (Яткан килеш тәсбих тарта.)

Шәмсин. Ә бусы? (Җәймәне ача.)

Гөлмәрьям, сикереп торып, өйгә кереп кача.

Милиционер. Бусы берәр мең елдан соң археологлар казып чыгарырга тиешле нәрсә иде. Егерменче гасырның мумиясе дип.

Шәмсин. Ни бу, Айбулатов?

Корреспондент (милиционерга). Урлаганмыни?

Милиционер. Сөюгә чыдый алмаган чая егетләр кызның асылларын элек урлаган ул, әйеме, Раушан абый?

Шәмсин. Их, Айбулатов! Сине мактап гәҗиткә язабыз дигәндә генә… (Корреспондентка.) Инде нишләргә, иптәш Җәмлиханов?

Корреспондент. Мин очерк язарга исәпләгән идем. Ә бу…

Акчура (сынга ишарәләп). Ә бу нәрсә – очрак түгелмени?

Корреспондент. Бу – феноменаль очрак. Аңлап җиткермим, көләсе килә.

Раушан. Көлкене аңлау кирәк түгел. Аңлагач, көлке буламыни ул?

Милиционер. Раушан абый бу сынны чүплектән тапкан. Җаны булган кеше шушындый фәрештә кебек сынны чыгарып ташлыймы соң?!

Шәмсин. Тфү! (Сынга тибә, аягын авырттыра.)

Раушан. Кемнеке диячәкләр. Айбулатовныкы, җен баласы!

Зиләйлүк (пышылдап, Акчурага). Бер… биш тәңкәгә табып була микән мондыйны? Ә бусы кемнеке, дисәләр, Рәмиевләрнеке, диярбез!

Корреспондент. Шунда бастырып куйдыгыз, ди. Шуннан ни?

Раушан (башын кашып). Шуннан…

Корреспондент. Нидер җитми кешегә. Нидер җитми. Тик ни?

Шәмсин (чигәсендә бармагын бөтерә). Җитеп җитми, факт!

Зиләйлүк. Җәваһирәнең матур бер сүзе җитми! Өч-дүрт катлы!

Сәгадәт. Беләбез ирләргә ни җитмәгәнен.

Шәмсин. Телеңне тый, кызым. Нәрсә сөйлисең?

Сәгадәт. Чират сиңа, Акчура абый. Син тересен алып кайт инде. (Көлә, биленә таянып, боргаланып чыгып китә.)

Зиләйлүк, аныңча итеп, артыннан бара.

Корреспондент. Авыл әле Венеция түгел. Микеланджелоны оялталар әле монда.

Милиционер. Раушан абый, син тартмаларыңны алып кер дә, мин китим инде.

Раушан (уйдан арынып). Ә, әйе, әйе… Акчура, әйдә әле.

Милиционер, Раушан, Акчура чыгып китәләр.

Раушан тавышы. Рәхмәт!

Милиционер тавышы. Игелеген күр!

Машина кузгалып киткән тавыш. Раушан белән Акчура ике тартма күтәреп керә.

Раушан. Келәткә куябыз.

Акчура. Болары ни?

Раушан. Запчастьлары.

Акчура (сынга ишарәләп). Моныңмы?

Раушан. Шуның.

Зиләйлүк (сынга ымлап). Ә бу Җәваһирә запчастемыни?

Җәваһирә кинәт Раушанга борылып карый.

Корреспондент. Кузгалыйк, иптәш Шәмсин.

Шәмсин (Раушанга). Без килербез әле, яшьти.

Корреспондентка күрсәтмичә, бармак яный, кул сырты белән муенын ышкып ала: «суйдың», янәсе.

Корреспондент (колак салып). Сезнең кичләрегез тыныч икән…

Шәмсин (Җәваһирәгә карап). Яшеннәр яшьнәячәк әле монда, күкләр күкрәячәк!

Китәләр.

Акчура. Инде, күрше, шаярдык-көлдек, хәзер моны кая куясың инде?

Зиләйлүк. Анда синең ни эшең бар?

Җәваһирә. Каберенә бастырып куяр.

Раушан. Син, Җәваһирә, мине күмәргә ашыкма әле. Мин немецның «тигр» дигән танкы астыннан да исән-имин чыккан кеше.

Акчура (сынны шапылдаткалап). Бу сиңа «тигр» гына түгел!

Раушан. Минем дивизион егетләре унтугыз танкны каен тузы итеп якты.

Җәваһирә. Инде мине ягарга да чират җиттемени? (Читкә китә.)

Акчура. Ишегалды уртасына бастырып куйыйк. Кергән бер кешедән караган өчен бишәр тиен акча җыярсың. Натуральныйрак итеп буяп та җибәрсәң!..

Раушан (бакча капкасын ача). Тот аягыннан.

Аягыннан-башыннан тотып, сынны бакчага кертәләр

Акчура (читтәнрәк). А-а! Бакчасарай була монда! Өченче ел «Дуслык» поездында гиздем бит әле?..

Зиләйлүк. Гизгәнсеңдер!..

Акчура. Шунда күрдек: моның ишеләр анда – пачка! Шеренгасы белән! Оят юк, ни юк – торалар, малай! Атлаган саен асфальтка шапылдап кепка төшеп китә.

Зиләйлүк. Очкан акчасы да пачка иде шул!

Раушан. Яшәү бизмәнең ник гел акча соң синең, Зиләйлүк? Исемең нинди матур бит үзеңнең!

Акчура (сынны әйләнеп чыга). Фонтан гына эшлисе калды. Ишеткәнегез бармы – Бакчасарай фонтаны!..

Җәваһирә (ирония белән). Биеккәрәк бастырыгыз – этләр буямасын.

Акчура. Биеккәрәк бастырыйк, күрше. Күтәрелеп карыйсың шулай. (Югары карый, кепкасы төшә.) Аңлашылдымы? Телисеңме-теләмисеңме – моның ише сыннар алдында баш киемен салырга туры килә.

Раушан. Юк. Җирдә торсын. Үзебезнең арада.

Болдырда Гөлмәрьям күренә.

Гөлмәрьям. И-и, шунда бастырсагыз, бик әйбәт булыр. Яшелчә бакчасына якынрак. Пумала тоттырып. Котлары алынып, ни Сәгадәтнең әтәче, ни Зиләйлүкнең кәҗәсе якын килмәс.

Зиләйлүк. Әтәчемне аның мүкләк кәҗәсенә алышаммы соң!

Гөлмәрьям. Мин инде кемнең кәҗәсе, кемнең әтәче икәнен бутап бетергәнмен. Зиһенем таркау, Акчураның Сабан туенда пенсиямнән дүрт тәңкә акча алып торганын онытканыма да бишбылтыр.

Акчура. Баш эшләми, Гөлмәрьям астай. Склероз.

Зиләйлүк. Аның каравы тамагың яхшы эшли. «Эчмим» дигән вәгъдәләрең склероз синең.

Акчура. Бастырдыкмы, күрше?

Раушан. Бастырдык.

Сынны бастырып куялар.

Гөлмәрьям. Йа Хода! Ыштан гына булса да кидерегез бичарага.

Сәгадәт керә.

Сәгадәт (сынны әйләнеп чыга). Джоконда, янәмәсе! (Сын рәвешендә басып.) Әллә мин моннан кимме?

Раушан. Хәтта артык. Телең!

Сәгадәт. Яшәрсең хәзер телсез! Тел заманы.

Зиләйлүк. Рәхәттер бу һәйкәлгә: ни эшләп арыйсы, ни бала-чага карыйсы юк.

Җәваһирә. Рәхәттер… Үземнән беләм.

Акчура (читкә китеп). Бакчасарай!..

Караңгылык.

Иртә. Иске арбада толып бөркәнеп, Раушан ята. Акчура күренә. Эчке киемнәрдән. Бер якка йөгереп уза. Кире кергәндә, Раушанны күреп ала.

Акчура (сызгырып). Хәлләр болай икә-ән. Кем уйлаган… уйнап башланган эш тормышыңны һәлакәткә алып барыр дип… Ничек йолырга соң сине тораташ кочагыннан? Әһә! Кая әле минем кувалда? (Китә.)

Сәхнә караңгылана төшә. Койма буеннан Шәрифел узып бара. Тырыс тоткан. Раушан тора. Бу – аның төше.

Раушан (читкә). Кая барасың?

Шәрифел (тукталмыйча). Җиләккә.

Раушан. Тукта әле!

Шәрифел. Ашыгам.

Раушан. Кая?

Шәрифел. Картлык юк җиргә.

Раушан. Кайда ул?

Шәрифел. Җиләктә. Әйдә син дә.

Раушан. Вакыт юк, Шәрифел.

Шәрифел (пышылдап). Җиләккә, Раушан…

Раушан. Утынга барасым бар.

Шәрифел (туктый, кычкырып). Минем белән!..

Раушан. Утын кирәк.

Шәрифел. Җиләккә…

Раушан. Кеше ни димәс, Шәрифел?

Шәрифел. Кеше…

Раушан. Уракка хәтле җиде-сигез йөк утын алып кайтылмаса, көзен өлгерәм димә!

Шәрифел. Җиләк көне бер генә!

Раушан. Кыш суыкларында нишләрмен?

Шәрифел. Гомер кышларыңны җиләк җылытыр.

Раушан. Шәрифел…

Шәрифел. Әү?

Раушан. Тырысың кечкенә икән.

Шәрифел. Бер җиләккә бик җиткән, Раушан.

Раушан. Нигә берәү генә?

Шәрифел. Бер күңелгә ике җиләк сыймаганга… Ярар, ялгызым барам.

Раушан. Берәр ялгыз әбигә дәш…

Шәрифел. Ялгыз кызга ялгыз әби нәрсәгә?

Тынлык.

Раушан. Мин бит ялгыз ир түгел! Минем Җәваһирәм бар!

Шәрифел. Синең балаң юк.

Раушан. Утын вакыты бер генә!

Шәрифел китә башлый.

Шәрифел!

Шәрифел (иңбашы аша, горур). Әү?

Раушан. Тукта әле!

Шәрифел. Юк, юк. Сиңа утынга барасы. Утынга барасы… Утынга. (Китә.)

Ул ераклашкан саен, сәхнә яктыра бара. Раушан арбада ята.

Раушан (урмандагыча). Аа-уу!.. Шәр-риф-е-е-л! Суы-ы-ык!

Болдыр баскычыннан Гөлмәрьям төшә, ишегалдын әйләнеп чыга. Микроскоп тоткан.

Гөлмәрьям. Әллә нәрсәмне генә югалттым, оланнар, күрмәдегезме? (Сынны микроскоптан карап.) Юк, моны түгел. (Кереп китә.)

Урамдагы колонкадан Зиләйлүк белән Сәгадәт су алып тора.

Зиләйлүк (үрелеп ишегалдына карый). Раушанның яңа зөфаф кичәсе коргаксыган арбада үткән, Сәгадәт, күрәмсең?

Сәгадәт. Таза-сау хатын өстенә шәрә хатын алып кайтып бастырсын инде, ә?

Зиләйлүк. Бөтен авыл күз алдына – шәрә килеш!

Сәгадәт. Хурлыкка калды Җәваһирә апа.

Зиләйлүк. Рәтле ир шулай итәме? Әнә синеке!

Сәгадәт. Нәрсә минеке? Күз бәбәгем каршына ялангач хатын бастырып куйганы юк!

Зиләйлүк. Бәхетең бар әле. Синеке, ичмаса, үзе чыгып китте дә Карнаук марҗасына йортка барып керде. «Котылдым» диң дә «шөкер» диң.

Сәгадәт. Болай итсәме?!

Зиләйлүк. Нишләтер идең, нишләтер?

Сәгадәт. Шәһәрдән шәрә хатын алып кайтып, күз бәбәгем каршына бастырып куйсамы?! И-и-и… Мин аны-ы!.. (Нишләтәсен күрсәтә.) Ишегалдымдагы арбада яткыру түгел, тавыкларым кетәклегенә дә якын китермәс идем.

Зиләйлүк. Кунгалады шул Бикколың кетәклекләрдә, бичара. Шуңа чыгып качты да инде ул. (Чиләкләрен көянтәсенә элә.)

Сәгадәт. Ниятен белми калдым. Юкса мин ул чукынчыкны ачка каклап, аяк сөртергә бусага төбенә җәеп сала идем.

Зиләйлүк. Бичарага кайнар аш белән җылы мендәр әз тиде бугай шул.

Сәгадәт (ярсу). Минем мендәремнең температурасын каян беләсең, Зиләйлүк апа? Әллә кереп ятканың булдымы? Ә? Әллә Бикколымның синең ашыңны ашаганы булдымы? Ашың кайнаррак мәллә?

Зиләйлүк. Качып котылды, бичара, качып! (Ашыгып чыгып китә.)

Сәгадәт (йодрык селкеп кала). Кем качып котылгандыр әле!.. Кеше ирен күргәнче, үз әтәчеңне бел!

Зиләйлүк (яңадан керә). Минем әтәчем Мәккәгә генә бармаган!

Сәгадәт. Әйтәм җирле, бөтен оч тавыгын куып йөри, мәхәббәтсез! Оят белгәч, минекенең кетәклектән төшкәне юк. (Чиләкләрен күтәреп чыгып китә.)

Зиләйлүк. Кетәклегеңдә сазатып яткырсаң, әтәчең дә Карнаукка чыгып качар әле!

Сәгадәт (кире керә). Качса ни! Минем тавыкларым синең сугыш чукмары әтәчеңә калырлык түгелләр.

Зиләйлүк. Синекеләрме? Кетәклегеңдә түбән оч әтәчләре дә кунып чыккалый ич. Күрми дип беләсеңме?

Сәгадәт. Тотканың бар мәллә? Ә менә синекен, эш өстендә тотып, тәүбә иттертәм әле бер! (Чыгып китә.)

Зиләйлүк. Үзеңнең кәҗәңне Верховный Судка җибәрмәсәмме?

Йөри-йөри суы түгелеп бетә язган чиләген колонкага элә. Сәгадәт күренгәч, тагын чыгып китә.

Сәгадәт (аның чиләген алып, үзенекен элә, икенчесен җиргә куя). Җәзасын алды инде ул бахыр. Синең җәһәннәм утында да пешмәс помидорыңны ашап, кәҗәмнең ничә тапкыр эче китте, мескен. Әллә аңа статья да ябыштырмакчы буласыңмы? (Елый.)

Болдырдан төшеп, Җәваһирә бакча ягына юнәлә. Зиләйлүк белән Сәгадәт, акрын-акрын бер-берсенә якыная барып, кочаклашып диярлек Җәваһирәне күзәтә башлыйлар.

Зиләйлүк (куанып). Суларны кертеп чыгыйк әле, ахирәт сеңел. (Кулларын угалап.) Кузгалды болар.

Сәгадәт. Суны кертеп чыгыйк әле.

Зиләйлүк. Театр башлана! (Көлә.)

Сәгадәт. Комедия булыр микән, трагедияме?

Зиләйлүк. Ни булса да ярар.

Сәгадәт. Шулай. Акча түләмәгән.

Кереп китәләр, качып карап торалар. Җәваһирә сыннан карачкы ясап йөри. Раушан торып утыра, хатынын күзәтә башлый.

Раушан. Хенде хох!

Җәваһирә. Әнекәчкенәем!

Раушан. Нишлисең, җен баласы?

Җәваһирә. Автопортрет ясыйм.

Раушан (бакчага керә, пумаланы алып, Җәваһирәгә тоттыра). Автопортрет менә мондый була ул!

Җәваһирә. Бөтен авыл каршында анадан тума торсынмыни? Аның да җаны бардыр, бәлки.

Раушан. Рас әйттең!

Сынга кидерелгән сәләмәне ертып төшерә. Җәваһирә, шәрә калгандай, күкрәген каплый, чүгә.

Ник капланасың?

Җәваһирә. Чишендерәсең ич.

Раушан. Мә, каплан. (Сәләмәне Җәваһирәгә каплый.)

Җәваһирә. Рәхмәт… Тере хатыныңны ташка алмаштың.

Раушан. Әй хатын! Шушы сәләмәләрне әле яңа чакта киеп йөргән яшь вакытыңны ничек сагынганымны белсәң иде син! (Җәваһирәнең беләгеннән сыйпый.) Кайчан гына, кайчан гына шикелле… Бүгенге сәләмәләрнең әле яңа, ә тәннәрнең таза чаклары! Хәзерге бер елга ул вакытлардагы бер көнне кире кайтарып бирәбез дисәләр, риза булырмы идең икән?

Җәваһирә. Риза булыр идем… әгәр ул көндә сине юк дисәләр.

Раушан. Син булган җирдә мин һәрчак бар, Җәваһирә. Мин булган җирдә һәрчак син булган шикелле… Төгәл шушы скульптура ише таза, нык басып… берчакны җылы яңгыр астында алка-алка җиләкле җиргә басып торуларың исеңдәме, карчык? Тәңкәле ак балык ише яктырып.

Җәваһирә (читкә тайпыла, куркынган төсле). Нәрсә сөйләнәсең? Саташасың, уян!

Раушан (сак, сынга ишарәләп). Мәйтәм, шушылай… кулларыңны менә шулай өскә күтәреп… урманда… Җиләк вакыты иде. Теге, шарлы яшен күргән көнне.

Җәваһирә. Утынга бардык без ул көнне, җиләккә түгел!

Раушан. Ә мин сине (сынга ишарәләп) шундый итеп күпме тапкыр төшемдә күргәнем бар. Мин моны да шул төшләрдән алып кайттым сиңа, Җәваһирә!

Җәваһирә. Төшләреңә кемнәр кереп, өннәреңдә нишләгәнеңне әйтермендер әле. Әйтермендер.

Гөлмәрьям күренә.

Гөлмәрьям. Әстәгы, килен! Нишләп кукуруз карачкысы шикелле торасың?

Җәваһирә. Таш җыючы бу тиле эчендәге җеннәр өерен туздырмаммы дип. Чәнчелсен лә! (Сәләмәне Раушан башына каплый.) Тор шушылай! Таш сөяркәңне чыпчыклар буямасын, каравылла!

Гөлмәрьям. Бүген мунча якмакчыгыз түгелме соң? Икенче көн инде ягып кертә алмыйсыз. Мәтрүшкә кушып, миңа себерке бәйлә, Раушан. Кичә берне генә бәйләгәнсең.

Җәваһирә. Аның гамендә каен себеркесемени! Әнә аның себеркесе! (Сынга ишарәли.)

Гөлмәрьям. Онытма, Раушан, миңа атап, ике себерке бәйлисе. Чабынам, чабынам бүген!.. (Кереп китә.)

Җәваһирә (Раушанга балта суза). Мә!

Раушан. Нәрсәгә?..

Җәваһирә. Ват, кеше көлдермә.

Раушан балтаны ала.

Раушан. Мунча як.

Җәваһирә. Сының яксын. Элгәресенә ул керер…

Раушан. Сүзең саен өч пот боз да биш пот тоз!

Зиләйлүк йөгереп үтә. Кувалда тоткан Акчура керә.

Акчура (ачулы). Шушы якка йөгерде – кая минем хатын, Раушан? Йокымнан уятып, юк кәҗәне кудырып йөртә! Ирне тик торганда борчый торган нинди мода китте бу? Идән юсалар да, суын бездән түктерәләр. (Раушан кулындагы балтага күзе төшә, сынга ишарәләп.) Моны юкартасың мәллә? Габариты нормаль ләбаса! Бер-ике сәгатькә җан иңдерергә иде моңа, ә? (Сынның биленнән сыйпый.)

Зиләйлүк күренә.

Зиләйлүк (үзалдына). Күп сыйпансаң, Тәңре иңдергән үз җаннарыңнан ничек мәхрүм калырга белмәссең әле! (Югала.)

Акчура. Бу сынны төнгә хатын янына яткырып куясы иде. Сат, күрше. Күпме сорыйсың?

Раушан. Аның кадәр акчаң юк синең.

Акчура. Бәлки, минем хатын алыр? Юмалар әмәлен тапсам…

Раушан. Син, Акчура туган, дөнья белән хатыныңны бергә бутама. Бел: бу дөньяда синең хатын әтәче белән Биккол хатыны кәҗәсеннән битәр дә тамашалар шактый әле! Бу дөньяның без күрмәгән күпме сыннары бар аның! Без ишетмәгән күпме Луи Армстронглары җырлый!

Акчура. Билләһи газыйм, кичәге… кем әле… Луяструк шәп иде.

Раушан. Минем патефоным кичә яхшы уйнады, җен баласы!

Акчура. Чегәнчески җырлады. (Иңбашларын дерелдәтә.) У-ух! (Тамак төбе белән җырлый.)

Сөйсәң сөй, сөймәсәң сөймә генә-ә!..

Раушан. Андый патефоннар авылның беркемендә юктыр инде. Ә бездә сакланган, җен баласы.

Акчура. Бала-чагасыз йортта кая китсен?

Мунча ишеге төбендә Җәваһирә күренеп ала. Раушан аңа карап тора.

(Кабатлап.) Бала-чагасыз йортта кая китсен?

Раушан (үзалдына). Луи Армстронг, җен баласы. Аның исемен пуля сызгырулары, җәрәхәттән үлгән солдатлар ыңгырашуы, туп-туры өскә килгән танклар үкерүе, ә сугыштан соң трактор, комбайн тавышлары ничек оныттырып бетермәде икән? Шуны әйт син, Акчура: ул исем ми тамырларына нинди җепләр белән тегелгән икән?

Акчура (утыра). Кызык исем…

Раушан. Ул патефон Австриянең бер шәһәрендә кулга төшкән иде. Бер банка Америка тушёнкасына алмаштырып алдым. Тәлинкәсе дә шуннан калган.

Акчура. Патефон тәлинкәсе тузан эчендә яткангадыр инде – кичә уйнаткан ул Луяструкның тавышы карлыгып беткән иде бугай.

Раушан. Без аны, сугыш тынган арада, солдатларга тыңлата идек. Бер осетин егете бар иде. Минем адъютантым. Шул егет аны туры наводкага чыкканда уйнатып җибәрә иде. Өскә танк килә, артта патефон уйный. Карлыкканлыгын ишетмәдек. Ут эчендә үзебез дә карлыгып беткәнгәдер инде.

Акчура. Ул Луяструк быргысын ничек шулай сызландырып кычкырта ала? Тылсым белән микән? Әллә һәвәслек белән алдыра микән?

Раушан. Могҗиза – могҗиза инде ул. Шул Луи Армстронг җырлавына дөньяның синең белән мин һич күрмәгән, күрмичә үлеп тә китәргә ихтимал булган бар нәрсәсе сыеп беткән күк.

Акчура. Чыгып китсәң, шул Луяструкны кабат очратыр идең микән?

Раушан. Кичә шәһәргә шуны эзләп киттем дә.

Акчура. Очратмагансыңдыр? Дөньяда бер-берсен кабатлый торган нәрсә юктыр. Менә мисалга сине генә алыйк: йә, кем инде, Луяструк эзләп китеп, йөз илле тәңкәгә тораташ алып кайтсын, ди?!

Раушан. Бардыр, Акчура. Берәр төштә минем ише тагын берәр Раушан бардыр. Башына бәла итеп, шушының кебегрәк берәр сын алып кайтып утырткандыр.

Акчура (баса). Дөрес әйтәсең син: берәр галәм читендә синең шикелле Хуҗа Насретдиннәр тагын бардыр. Ә син безнең авылда бер генә. Тик берәү дә әлегә синең мәзәгеңне ошатмады. (Чыгарга юнәлә, борыла, кувалда суза.) Мә! Егерме кадаклы!

Раушан. Миңа нәрсәгә ул?

Акчура. Салкын арба кочагына җылы ятагыңны алмаштырма. (Кувалданы уртага куя.) Башыңа төшкән шик-шөбһәңне куып тарат. Ват сыныңны! (Сәгадәтләр ягына китә.) Сәгадәт, чыгар хатынны! Кәҗә тәкәңне көл итәм юкса!

Җиңел машина тавышы. Зәкәрия Шәмсин керә. Кувалдага карап тора.

Шәмсин. Шулай. Ват. Гармонично түгел.

Раушан. Миңа ник үчләндегез соң әле сез?

Шәмсин. Ни җитми? Тамагың ачмы әллә?

Раушан. Тамак тук. Җаным ач, Зәкәрия.

Шәмсин. Нигә бүтәннәрнеке тук?

Раушан. Хәзер күп ашыйлар, тамаклары тук, ә җаннары ач!

Шәмсин. Кычытмаган җиреңне кашып йөрмә! Аңа сән- гать кирәк, имеш! Тирә-юньдә иң шәп культура йорты кемдә? Бездә! Артистлар килмиме? Телевизорларыңны кайсы колхозда эшләп алдың син? Төслесен!.. Ач, имеш! Ул ташландык шәрә сын алып кайтып утырта! Без сиңа премияне таш сыннар җый дип бирдекмени? Юк, агайне! Эшләдең, рәхмәт, инде рәхәтең күр, гаиләңне шатландыр дип бирдек! Һәркем үз бакчасына шәрә сын бастырып куя башласа… Аннары соң бу авыл тораташлар авылына әйләнә ич! Бездән күреп – бүтән авыллар. Каш ясыйм дип, күз чыгарма инде син.

Тынлык.

Районда иң алдынгы комбайнчы! Фронтовик!.. Төшермә мар- каңны. Корреспондент аптырашта калды. Ничек языйм мин аны, ди. Минем марканы да онытма син. Кулың көчле, кувалдаң нык. Әйе, әйе, ват! Югыйсә кая куясың моны? Культура йорты каршына куяр идең – гармонично түгел. Җиргә күмәр идең… (Тотлыгып кала.)

Раушан. Соң?

Шәмсин. Күмәр идең – ничектер… җаны бар кебек. Мужиклар ишегалларына шәрә хатын сыннары утыртса, хатыннарның, үч итеп, тере ирләр алып кайтып бастырмауларына гарантия кайда? Бозма җәмәгать тәртибен! Әйткән шул: кулың көчле, кувалдаң нык. Корреспондент килгәнче… Онытып торам: профсоюзда ике путёвка бар ГДРга. Европаны тагын бер кат урап кайт әле. Җәваһирә белән икәүләшеп. Ә? Без киңәштек анда. Корреспондент та язар өчен шәп факт ди. Уйла. Ә бу кичәге нәрсәңнең эзе дә калмасын, бел! (Сынны бармагы белән капшамакчы була. Уңайсызланып, тамагын кыра да чыгып китә.)

Тынлык.

Җәваһирә чыга.

Җәваһирә. Күңелең булдымы? Биетәме кыланышың? Кеше күзенә күренергә оялып, чыкмыйча качып торам, билләһи.

Раушан. Кичәге… Бәлки, ул кичәге дигәнең гомернең иң кызык көне булгандыр? Эзе дә калмасын! Кичәгенең бүгенгә эзе дә калмагач, ник яшибез соң без? Кичә… Ни булды соң әле кичә? Ул кичәге көн ничек башланып китте соң әле? Яле, хатын! Искә төшерик әле! Гомергә бер тапкыр кичәгене искә төшерик әле! Яшәлә дә, онытыла бара. Теге җиләк көннәре, мәсәлән…

Җәваһирә. Җүләр сатма, Раушан.

Раушан. Юк, кичәге көн ничек башланды соң әле? (Уйланып тора.) Ишегалдында без икәү генә идек…

Җәваһирә. Җүләр сатма, дим. Мунча ягасым бар.

Раушан. Өченчекөн без бәрәңге алып бетердек. Кичә син миңа, шәһәргә бәрәңге сатарга барыйк, дидең. Ун капчык бәрәңге! Казан базарына. Ә минем мунча керәсем килде.

Җәваһирә. Бүген ягам ич инде.

Раушан мунчадан каен себеркесе алып чыга, аңа мәтрүшкә кушып бәйли башлый. Җәваһирә утын күтәреп килә.

Раушан. Мин кичә менә шулай себерке бәйли башладым. Мәтрүшкә, шомырт ботагы кушып. Икене әнигә, берне үзебезгә. Безгә берәү ике керенергә җитә. Чабынырга хәл калмый…

Җәваһирә. Зиләйлүк белән Сәгадәт тыңлап торсын тагын.

Раушан. Кичә беренче сүзең итеп нәрсә дидең әле син?

Җәваһирә. Бер… ун капчык бәрәңге сатып кайт әле, дидем.

Раушан аның утынын, алып, арбага куя. Җәваһирә болдырга йөгереп менә – бу инде кичәге көн.

Бер… ун капчык бәрәңге сатып кайт әле.

Раушан себерке бәйли башлый.

Бер… ун капчык бәрәңге сатып кайт әле, дим ич!

Раушан. Мунча яфрагы шикелле, теңкәгә каныктың бит, әй!

Җәваһирә. Алайса, капчык әзерләп бир. Келәттә. Үзем сатып кайтам. Чәй эчим дә барып кайтыйм. (Кереп китә.)

Раушан йөгереп кереп китә дә эчтән капчыклар ыргыта башлый.

Раушан. Бер, ике, өч… биш… җиде, сигез, тугыз, ун… Ә бу нинди тартма? Карале, малай, патефон, җен баласы! Патефон ич, мәлгунь! (Тузанланып беткән патефон тотып чыга.) Патефон, җен баласы!

Патефонны ача, тоткасын куеп әйләндерә. Йөгереп өйгә кереп китә, патефон тәлинкәсе алып чыга, уйната башлый. Чит, ләкин күңелне җилкендерә торган көй. Раушан, ләззәтләнепме, нидер хәтерләпме, күзен йома.

Тавыш. «Луи, Луи Армстронг. Джаз, гут джаз, танцен, танцен!.. Айн тушёнка, айн тушёнка!..»

Раушан (күзен ачмыйча, авыз эченнән). Луи, Луи!.. Танцен, танцен, җен баласы! (Чүгәләгән җиреннән әкрен генә баса.) Танцен!.. Ни гомердән бирле биеми торсаң, йөрәккә үрмәкүч пәрәвез үрер, җен баласы!

Борыла-сикергәләргә, колачын киң җәеп, эчке дәрт белән биергә керешә.

Кабыргаларны шалтыратырлык итеп – танцен! (Чүгеп-чүгеп ала.) И-ех, и-е-ех!.. (Баскычка утыра, битен сөртә). Карале, Җәваһирә, әйдә, кунак җыябыз… Кече хатын сорамыйм ич, нәрсә авызыңны ачып калдың, яп!.. Җырлыйсы, биисе килә. Туйганчы! Безнең ни гомердән бирле биегәнебез юк икән инде, Җәваһирә! (Тынлыктан соң, әкрен.) Балабыз буласына өметебез өзелгәннән бирле… Әй-й! Кунак җыйыйк әле бер!

Җәваһирә. Ярар алайса. Тик иртәгә, ярыймы?

Раушан. Миңа бүген кирәк.

Җәваһирә. Ул бит сиңа.

Раушан. Сиңа ник бүген ярамый?

Җәваһирә. Оныткансың. Бөтен нәрсәне оныткансың. Хәер, мин үзем дә… Иртәгә безнең өйләнешкәнебезгә егерме биш ел тула бит – көмеш туй ясарлык көн!

Раушан (аркан борыла). Безгә булмаган туйларны билгеләү хәерлерәктер инде. Җырлап түгел, җылап. Булмаган бәби туйларын…

Тынлык.

Җәваһирә (катгый). Сиңа шундый бер көн бүләк итүемне телисеңме?

Раушан. Соң инде, Җәваһирә…

Җәваһирә. Соң булса да, уң булсын. Иртәгә үк!

Раушан (кинәт). Илле бер яшьтәме? Иң кимендә (әкрен)… дистә ел чамасы элегрәк әйтсәң иде син бу сүзне, Җәваһирә!

Җәваһирә. Миңа илле яшь шул инде… Ләкин сиңа бүләгем бар – ничә еллар йөрәгемдә йөрткән бүләгем.

Раушан. Ярар алайса. Иртәгә көмеш туй ясыйк, яме?!

Җәваһирә. Туй?

Раушан. Икебезнең көмеш туебыз! Кая, теге премия акчасын бир, шәһәргә барам. Шул очтан сатарга бер… ун капчык бәрәңге дә ала барыйм. Аңлыйсыңмы: бә-рәң-ге! Алып кайтам сиңа бер бүләк, җен баласы!

Җәваһирә. Миңа берни дә кирәкми, Раушан. Рәхмәт, ми- нем бар нәрсәм дә җитеш.

Раушан. Беләм. Исеңдәме, мин сугыштан кайткан көнне, төн буе патефон уйнатып чыккан идек? Исеңдәме, «сөйсәң сөй, сөймәсәң сөймә генә» дигәнгә охшаган төше бар иде. Су буенда уйнаттык. Кем бата, кем акыра дип, каравылчы Сөббух бабай йөгереп төшкән иде… Тагын шундый бер Луи Армстронг алып кайтыйммы? Ә?

Тынлык. Җәваһирә болдырдан төшә – бүгенге көнгә кайталар.

Җәваһирә (басынкы). Ә син тораташ алып кайттың… Миңа бүләккә – таш киная!.. Таш сын ише генә шул мин. Йөрәгем астына гомергә бер тапкыр да тугыз айлык бишек асмадым шул. Ягылмый калган учак кебек булдым.

Кереп китә дә урталай ярылган патефон тәлинкәсе тотып чыга.

(Уңайсызланып.) Мин моны кичә аптыраганнан, нинди шатлыктан биисең икән дип ярып ташладым. Чәче агара башлаган ир тик торганда күгәрек патефонга биеп ятамы соң инде?

Раушан. Патефоны күгәрек, ә көе яңа ачылган яра сымак булды шул. Унбиш ел буена бер дә биелмичә яшәлгән. Ә Европаны айкап чыккан аяк тик торырга күнекмәгән икән әле – биелде… Патефон тәлинкәсен генә ватмадың бит син, карчык. Минем белән бергә сугышта йөргән, шунда үлеп калган егетләр истәлеген дә ваттың. Ә алар менә (күкрәген тота) монда. Исәннәр! Яшиләр!.. Син минем җанымны да ваттың.

Җәваһирә. Уйлап чыгарма инде, алай ук түгелдер лә.

Раушан. Шулай шул, шулай! Сталинградтан Берлинга барып җиткәнче, татарлардан гына да үз кулым белән егерме җиде асыл егетне җирләдем. Ниндиләр иде! Һәркайсы турында кино төшерерлек!.. Ә киноларда алар юк… Аларның һәммәсе шушы патефон тәлинкәсендә иде! Бәлки, бу сынны да мин алар өчен дип алып кайтканмындыр, кем белә дөнья хикмәтен…

Җәваһирә. Кеше син әйткәнчә дип белми шул аны! Әнә ич аңламадык.

Раушан. Минем киноларда булмаган егетләрем шушы тәлинкәдәдер иде кебек.

Җәваһирә. Онытылып беткән тәлинкә иде ич инде.

Раушан. Гел әйләндерергә вакыты булдымыни аның? Безнең вакыт сугыш туктата язган тормышны төзәтеп, яңадан әйләндереп җибәрергә генә җитте.

Җәваһирә. Тик торганда бии башладың ич. Мин, бераз бәрәңге сатып кайт, дим, ә син биисең!.. Син биисең… Син биисең, дим.

Җәваһирә пластинка ватыкларын патефонга куя да әйләндереп җибәрә, болдырга йөгереп менә – тагын кичәге көнне хәтерләгәндәй булалар.

Син биисең!

Әкрен-әкрен Луи Армстронг җырлавы калкып чыга.

Раушан (бии башлый). Танцен бер!.. Кабыргаларны шылтыратырлык итеп! (Кызганнан-кыза бара.) И-их! И-и-их!

Җәваһирә. «Әни!» дин кычкырдым мин. Курыккан идем.

Раушан. Шуннан соң мин: «Карале, хатын, әйдә, кунак җыябыз?» – дидем дә баскычка барып утырдым бугай. (Баскычка утыра.)

Җәваһирә. Ә мин менә шулай… (Йөгереп төшә дә патефон тәлинкәсен, тезенә бәреп, урталай яра.) Менә шулай!

Раушан әкрен генә баса. Сәхнәне кызыл нур күмә.

Раушан тавышы. Батарея! 223 нче цель! Угломер 52-24!.. Заряд тулы!.. Ут!

Музыка тынып кала.

Раушан, мунчадан алып чыгып, колонкага резин шланг суза. Аннары яңадан себерке бәйли башлый, Җәваһирә мунча тирәсендә кайнаша.

Җәваһирә. Шәһәрдә нишләдең соң?

Раушан. Бер нишләмәдем. Бәрәңгене сатып бетердем дә Армстронгны эзләп киттем.

Җәваһирә. Таптыңмы соң?

Раушан. Таптым.

Җәваһирә. Яңа тәлинкәме? Әйдә, уйнатып күрсәт соң.

Раушан. Юк. Шундый бер кеше таптым мин.

Җәваһирә. Кеше?

Раушан. Әйе. Милиция капитаны Идрисов.

Җәваһирә. Табышмак.

Раушан. Идрисов табышмак түгел. Без бик яхшы аңлаштык. Дөнья матураеп китте. Чүплеккә чыгарып атылган шушы сынны күреп алдым да түзмичә казып чыгардым. Безне чүплеккә түгәргә иртә әле, мәйтәм. Безнең әле ташлар яңадан ком булып уалып беткәнче яшисебез бар!.. Бәрәңге саттым да Кольцога килеп чыктым. (Як-ягына карангалый.) Шәһәргә барганым юкка күптәннән иде ич инде, хәтерем чуалып калды. Килеп чыктым Кольцога. Үзгәргән. Ә менә Христофорычны таныдым. Үзгәрмәгән.

Җәваһирә. Тагын шуның янына бардыңмыни? «Тёмная ночь»ны җырларгамы?

Раушан. Шунда очраштык, Кольцода. Кердек бер урынга, искә төшерәбез…

Җәваһирә. Ичмаса, аны искә төшерәбез дип түгел, эчкә төшерәбез дип сөйлә!

Раушан. Кая төшсә дә, хәзер йөрәктән ары узмый икән инде.

Җәваһирә. Бәрәңге акчасын менә кайда калдыргансың икән син. Бу тораташ шуның хәтле торамы дип шикләнгән идем аны…

Раушан. Ун капчык бәрәңге бәясенә тормаган буш кешеләр була. Яки берсе ун кешегә торырлык таш сыннар… Кердек Христофорыч белән, утырдык…

Җәваһирә. Туп-туры милициягә килеп чыктыгызмы?

Раушан. Каян беләсең?

Җәваһирә. Соң, милиция капитаны Идрисовыңны әйтәм.

Раушан. Без аның белән соңыннан очраштык. Башта Христофорыч белән Армстронгны искә төшердек. Синең бу тәлинкәне ватканыңны белгәч, бик көенде ул… Әллә йөз грамм аракы эчтек, әллә әйрән – кергәннән дә аегаеп чыгып киттек. Ул өенә кайтып китте, ә мин урамда япа-ялгызым калдым. Ә халык… диңгез кебек үзе.

Җәваһирә. Милициягә эләккәнче эчкәч, сиңа ул диңгез тубыктан гына торгандыр инде.

Раушан (игътибар итмәстән). Диңгезе шаулый, ә миндә беркемнең дә эше юк. Адашкан кырмыска шикелле торам да торам. Кызганып куйдым.

Җәваһирә. Халыкнымы?

Раушан. Үземне. Без дә яшәп яткан булабыз, дип. Иртән торабыз да – абзарга. Аннан чыгабыз да – урамга. Бар нәрсәне трактор изгән. Сугыш кырымыни! Ә кайчандыр без сугышып үткән Европа шау чәчәктә утыра! Җирләрен тәннәребез белән ашлап, каныбыз белән сугаргач нишләсен соң!.. Анда сыннар адым саен. Тик натуральный мәрмәр. Ә безнең Культура йортында ни бар? Җыелыш ясарга өч йөз илле урындык, картиналар урынына колхоз планы үтәлешен күрсәткән таблицалар. Безнең кебек кырмыскаларга ярый инде.

Җәваһирә (елмаеп). Кара, сиңа да тел керер икән! Гомерең буена тракторчы да комбайнчы булып йөрдең, рәтләп сөйләшергә вакытыбыз да тимәгән.

Раушан. Сөйләгән чаклар булмадымы әллә? Оныткансың председатель хатыны булып кәк-кәк йөргән вакытларыңны!

Җәваһирә. Шул-шул, тәгәрәдең.

Раушан. Юк, Җәваһирә, үрләдем.

Җәваһирә. А-а, бик биек шул, буй җитәрлек түгел! Хәзер сиңа болай гына ярамый, шәрә сыннар кирәк!

Раушан. Шуңа өстәп, җыр да. Җырлап үләсе килә – менә хикмәт нидә! (Тынлыктан соң.) Кичә үзем шәһәр урамында торам, ә йөрәгемдә ат көтүе чаба шикелле, шул ук вакытта күңелдә ниндидер дуңгыз актарынып тора, тәре!..

Җәваһирә (сынга ишарәләп). Моны да шул дуңгызың актарып чыгарган инде, алайса.

Раушан. Ихтимал. Булган бар үпкәмне төбе-тамыры белән актарды да чыгарды.

Җәваһирә. Дуңгыз рәтле нәрсә актарамы соң!

Раушан (каты). Чынлап сөйлим, Җәваһирә! Музыка эзләп киттем мин. Берәр шундый… Луи Армстронгча музыка. Шофёр илтеп куяр әле дип, такси эзләп киттем… Кереп утырдым бер таксига (күрсәтә) – йомшак! Күзне йомдым. Ачсам – тик торабыз. Ник бармыйбыз, мәйтәм. Пычак теллесе туры килде, җен баласы. «Кая? – ди бу. – Бу сиңа туалет мәллә – кердең дә җәелдең?» – ди. Андый чакта мин дә сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел… Ә син телеңне тый, мәйтәм, синнән бит әлегә кәгазь сорамыйлар… Сугып алдым шулай итеп (күрсәтә) премия белән бәрәңге акчасы яткан кесәгә…

Җәваһирә. Тинтәк. Таласа?

Раушан. Шым булды. Миңа, мәйтәм, шундый җир кирәк иде. «Апкил шуны, белмим нәрсәнеме?» – ди. Берәр музыкалы төш, мәйтәм. Күрсәтәм шулай. Ул да күрсәтә – менә болай… Ресторангамы, янәсе. Юк, мәйтәм, миңа концерт кирәк, музыка, кешеләре күп булган җир.

Җәваһирә шлангның мунчадагы очын бер савыттан икенчесенә күчерә.

Кузгалып китәбез дигәндә, болар кереп утырды.

Җәваһирә. Кемнәр? Кем әле – Идрисовлармы?

Раушан. Идрисовлар түгел, ә бөтенләй бүтән – едрис-вертислар алар, менә кем!.. Кереп утырдылар да «фәлән төшкә!» диләр. Фәләннәре төгән төш икән – ерак. Таксичы юк, буш түгел дип карый, әнә бүтән таксилар бер көтү дип тә карый…

Җәваһирә. Әүвәл таксиларны тота алмыйлар иде түгелме соң?

Раушан. Койрыкларын кискәннәр аларның. Хәзер үзләре кеше тота алмыйлар… Тегеләр төшми. Берсе принцип дип бәйләнә. Икенчесе: «Сиңа кысанрак булыр инде, дәдә, төшеп тор», – дип… «Әһ» тә итми калдым – асфальтта ятам. Андый едрис-вертисларга өс бирсәм, дөньяда яшәмим дә мин!.. Ә берсе портфель тоткан бит, оятсыз! Андыйны, хәтерләсәң, уполномоченныйлар гына тотып йөри торган иде… Аңга килсәм, кеше иткәнмен мин боларны – чыккан берсен тәгәрәтеп кенә торам. Чыга торалар, таксига кире кереп кача торалар. «Гражданин! Нишлисең?» – дип, иңбаштан кактылар минем… Ә ни өчен безнең гражданин икәнне җыен җыентык едрис-вертислар искә алмый? Шулай итеп, гражданин иттеләр мине…

Раушан артында милиционер пәйда була.

Милиционер (аның иңбашына кагыла). Гражданин! Нишлисең?

Раушан. Нишлим? Менә бу плебейларга үзләренең гражданин булырга тиешлекләрен исбатлап ятышым. Үз караватларыннан сөйрәп төшерделәрмени?!

Милиционер (читкә). Нигә сөйрисез аны, егетләр?

Раушан (Җәваһирәгә). «Безнең әле кунакка барышыбыз гына, ә аның инде кайтышы», – дип көлештеләр генә!

Милиционер (читкә). Шофёр, шулаймы?

Раушан. Шофёр ыжламады да. Тизәк тибеп очырдымыни – өч тәңкәгә сатты. «Үзе бәйләнде. Суган саткан акчаларын кая куярга белмичә йөриләр шунда!..» Менә, хатын, шофёр шулай диде. (Калтыранып китә, читкә.) Син, ялагай!.. Намусыңның итек олтаны!

Милиционер (Раушанга). Әйдә, аңлашырбыз.

Раушан. Кая?

Милиционер. Ерак түгел. (Аны алып китә башлый.)

Раушан. Беләсеңме, хәзер менә син мине җитәкләп алып барган кебек итеп, мин бер немец генералын полк штабына илткән идем. Минем батарея егетләре яндырган танктан эләктердек. Чолганыштан ычкынмакчылар иде. Миңа шуның өчен Кызыл Байрак ордены биргәннәр иде.

Милиционер. Мин сине аның өчен түгел, эчкәнең, сугышканың өчен алып барам.

Раушан (Җәваһирәгә). Ярар. Кердек… Монау… безнең ишегалды чамасы бүлмә. Зуррак бераз. Өстәл янында бер капитан утыра. Чал. Муенында яра эзе бар, ярасы тирәли – зәңгәр төрткеләр. Якыннан, терәп атканнар, күрәсең. Дары бөртекләре шундый булып кала.

Өстәл күтәреп, капитан пәйда була. Милиционер аңа урындык куя.

Капитан (Раушанны баштанаяк карап). Мин – капитан Идрисов. Исем-фамилиягез?

Раушан. Раушан Айбулатов.

Капитан. Туган елыгыз?

Раушан. Мең тугыз йөз егерме дүрт.

Капитан. Кайда яшисез?

Раушан. Авылда.

Капитан. Нишләп авылдан килеп эчеп йөрисез? Үзебезнекеләр дә бик җиткән.

Раушан. Эчәргә килмәдем.

Милиционер. Сугышырга дипмени?

Раушан. Туры килде әз генә.

Капитан. Нинди йомыш белән килдегез?

Раушан. Луи Армстронгны эзләп.

Капитан (көлә). Армстронг?! У-у! Эшегез харап ук икән ич сезнең.

Раушан. Ахрысы, шулай. Гомер бер булган күк, Армстронг та бер генәдер, эзләп йөрисем калмагандыр.

Капитан. Армстронг! Луи Армстронг, быргычы, җырчы.

Раушан. Әйе, капитан, Луи. Без аны егетләр белән патефоннан уйната идек.

Капитан. Европага турист булып барган идегезмени?

Раушан. Әйе, капитан. Европа маҗараларын туп көпшәсе аша карап йөрдек. Аннары Коттбус, Люббен, Беслитц, Лукенвальде, Тельтовларны узып, Берлинны карап йөрдек, Бранденбург капкасы яныннан стройда үттек. Акча түләп түгел! Һәр матурлык өчен без кан белән түләдек, һәр рәхәтлек каймагын без үз каныбызны аертып таптык. Ә Луи, безнең тупларыбыз рейхстагны актарган шикелле итеп, күңелләребезне, җаннарыбызны актарып йөрде.

Гөлмәрьям күренә, ишегалдын әйләнеп уза. Аны Раушан белән Җәваһирә генә күрә.

Гөлмәрьям. Әллә нәрсәмне генә югалттым, оланнар, күрмәдегезме? (Сынга карый.) Юк, моны түгел. (Югала.)

Капитан. Армстронг та сезнең белән идеме?

Раушан. Безнең белән.

Милиционер. Эчү бизгәге.

Раушан. Бәхетсез син, сержант! Безнең белән булмаганга бәхетсез!

Милиционер. Әйтәм ич! Күп эчсәгез…

Раушан. Юк, шаяртам, бәхетле син.

Капитан. Бүген Армстронгны таптыгызмы соң? Әллә Америкадан – кабереннән уятып китерикме?

Раушан (кепкасын сала, башын ия). Мин монысын белмәдем… Борчылып йөрмәгез. Менә сезгә акча. (Бирә.) Илтегез айныткычыгызга. Луины мин башка вакытта, башка урыннан табармын.

Милиционер. Әллә икене берьюлымы? Өч борынга! (Көлә.)

Раушан. Жәллим мин сине, энем… Минем өч борынга ничек менеп төшкәнне күреп тордың ич. Шуның өчен кунак ич инде мин монда. Ә кабахәтләрне кунакка җибәрдең… Минем берәр концерт карыйсым килә иде. Бу дөньяда берәр Луи калгандыр бит әле.

Капитан (аңа игътибар белән карап торгач). Сержант, син такси номерын язып калмадыңмы?

Милиционер (югала төшеп). Юк, иптәш капитан.

Капитан. Бар, эзләп тап. Сәгать тугызга рапортың әзер булсын.

Раушан (кепкасын кия, әкрен). Унтугыз да җитмеш җиде…

Тынлык.

Капитан. Армстронгны минем дә тыңлаганым бар иде. Шәп уйный. Коттбус… Лукенвальде… Мин дә үткән юл. Син онытмагансың. Ә мин Берлиннан кала башка вак-төякләрен истән чыгарганмын инде. Безнең истә – бүгенге! Җинаятьчелек Коттбуслары, эчкечелек Люббеннары. Шуның Берлиннарына җитсәң иде! Алар бит һәммәсе: җинаятьчелек тә, эчкечелек тә – кешелексезлек орлыгы. Ә кешелексезлек – фашизм ул… Армстронг – шәп!

Раушан. Шәп!

Капитан. Кем булып эшлисең, Айбулатов?

Раушан. Шушыңынчы комбайнда идем. Кышка, иртәгедән – тимерчелектә.

Тынлык.

(Җәваһирәгә). Уйладым капитан янында утырганда: «Әх, мәйтәм, хатынны да аласым калган…» Сине ягъни. Безнең сөйләшкәнне күрсәң иде син!

Җәваһирә. Ә мин сөйләвеңнән дә күргән шикелле булдым инде.

Раушан. Синең Армстронг тәлинкәсен ватканыңны капитанга әйтмәдем. Яратмыйм әләкләүне. Такси номерын да сержант эзләп азапланмасын, тапмаса, шелтә алмасын дип кенә әйттем.

Җәваһирә. Дустың Христофорычка чыккансың.

Раушан. Ул фронтташ, аңа ярый. Ул шундук, үзең гаеплесеңдер, диде. Миндә дә бар иде гаеп, нәрсә аны…

Капитан (чыкканда, борылып). Минемчә, Армстронгның пластинкасы бар.

Раушан. Минем дә бар иде.

Капитан. Яңасы бар, стерео! Сержант, кунакка шул пластинканы сатып алырга булыш әле. Аннары теге егетләрне тап. Һичшиксез тап! (Чыгып китә.)

Раушан. Йөгәне була икән. Атын каян табасы? (Җәваһирәгә.) Хәзерге тәлинкәләрне патефонда уйнатып булмый. Аңа аерым уйнаткыч кирәк.

Милиционер. Ә ул кыйммәт.

Раушан. Без үзебез дә очсыз түгел, сержант агайне. Син йөгәнен тап, калганы – минем кайгы.

Җәваһирә. Ә син тораташ алып кайттыңмы?

Раушан. Анысы соңыннан. Сержант белән бер бакчага килеп чыктык. Ә анда ниндидер чокыр күмдереп йөриләр.

Трактор гөрелтесе.

Карыйм: төбендә шушы сын ята. Чат тере менә! Кулын сузган шулай… Коткарыгыз дип ялварамыни!.. Башка бәргән кебек итеп, күз алдына теге чокыр килде. Фашистлар, безнең бер санбатка юлыгып, сестраларны нишләткәнне сөйләгәнем хәтереңдәме? Нәкъ шулай… Бульдозер каршына йөгереп чыктым да кычкырдым шулай… (Кулларын бутый.) Слышь, егет! Чүеп тор әле!.. Анау нәрсәне сөйрәтеп алыйк әле!

Сержант. Нәрсәгә ул сиңа? Пластинка алдык…

Раушан. Авылга алып кайтам мин аны! Бүләк итеп алып кайтам. Карале, капитан алып кайтырга берәр машина табып бирмәс микән?

Сержант (көлә). Бигрәк бәйләнчек икәнсең син, абзый. Киттек… (Китә.)

Раушан. Менә шул, Җәваһирә. (Әкрен.) Бүген төнлә төш күрдем.

Койма буенда Шәрифел пәйда була. Тырыс тоткан.

Шәрифел (читкә карап). Сиңа утынга барасы. Утынга барасы… (Узып китә.) Утынга.

Раушан (әкрен). Бүген төнлә төш күрдем. (Читкә карап уйлап тора.) Мине кемдер күтәреп йөртте. Аннары ялгыш төшереп җибәрде, имеш. Идән тулы пыяла ватыгы. (Кинәт.) Бәлки, ул син булгансыңдыр?

Җәваһирә. Пыяласымы?

Раушан. Күтәреп йөрткәне.

Җәваһирә. Син ул чүплек ташларын күтәреп йөргәнсең.

Раушан. Чүплек… Патефон тәлинкәсе – чүплек. Кемдер матурлык өчен ясаган сын – чүплек. Кешенең адымы саен чүплек! Мондый чүпләрне сугышта беләсеңме күпме күрдек? (Сынга изи.) Тереләрен, үлеләрен. Төзекләрен, ватыкларын. Монда мәрмәр сын аунап ята, тегендә – кеше мәете… Ишетәсеңме? Шундый ватык сыннарның берсен җиргә күмелүдән коткарып калу миңа бүген бик кирәк иде инде. Үлгәнче кирәк булыр. (Сынга карап.) Мин бит аны сиңа охшатып та алып кайттым.

Җәваһирә (гаҗәпләнеп). Миңа охшатып?..

Раушан. Минем өчен һәр матурлык үзем үлгәнче сиңа охшаган булыр. Инде үлгәнче. Безнең яшәвебез шунда… Ишетәсеңме?

Җәваһирә. Ишетәләрме соң? (Күршеләргә ишарәләп.) Бар гамьнәре – әтәч белән кәҗә сөзештерү. Аларга синең белән минем сөзешү цирк кына!

Раушан. Әтәч белән кәҗә сөзештерү!.. А-а! Кызык түгел мәллә? Цирк шул!.. Ә сугыштан кайткан патефон җырлары, чүплектәге сыннар нәрсә алар? Иң кызыгы – ир белән хатын әрләше дә кәҗә белән әтәч сөзеше! Бөтен дөнья кәҗә белән әтәч сөзеше ич! Бөтен яшәү ялганга безнең хакыйкатебез белән көрәшүдән, нахакка безнең гаделлегебез белән җавап бирүдән тора. Күпме көч түгелә шуңа! Кешеләрнең әрләш сәбәбе эзләп йөрүләренә әтәч белән кәҗә гаеплемени?

Җәваһирә (сынга төртеп). Моны шул әрләш арасына киртә итмәкче буласыңмыни?

Раушан, суга акбур изеп, сынны акшарлый башлый. Урамнан Шәрифел узып бара.

Шәрифел (Раушанга карап). Яңа малыгыз котлы булсын! Сәгадәт кибет янында шундый матур итеп сөйләп тора…

Җәваһирә. Ишеттеңме?

Шәрифел (үкенеч белән). Әй! Бар иде заманалар! Без дә шушылай… койган шикелле идек!.. Күмелдек тә калдык. Казып алучылар булмады.

Раушан. Шәрифел…

Җәваһирә. Нәрсә, Раушан?

Шәрифел. Ишегалдында бер машина утыным ята иде. Туралмаган. Вакытында туратмасаң, аннары өлгерәм димә икән, Раушан.

Раушан. Утын чоры бер генә – печәнгә төшкәнче. Аннары көзен өлгерүе читен шул. Әгәр каршы килмәсәң… бүтән кешең булмаса әгәр… үзем турармын.

Шәрифел. Кем дә ярый. Хәзер инде кем дә ярый! Утын кисәргә кем дә ярый инде ул… Ялга улым да кайтып китәргә тиеш иде. Тик аңынчы яңгыр яварга керешер, ахрысы.

Раушан. Миңа ярдәмче кирәк түгел, ялгызым да…

Шәрифел (елмаеп). Җәваһирә җибәрер микән соң? Син бит ялгыз түгел.

Раушан (Җәваһирәгә борылып). Җәваһирә җибәрер ул, җибәрер.

Җәваһирә. Гомер буена ялгызың көн итәсең, Шәрифел. Нигә җибәрмим, ди?

Шәрифел. Утын вакыты бер генә икән шул, Раушан. Юкса кыш суыкларында нишләрмен? (Китә.)

Раушан себерке бәйли. Җәваһирә, утынны күтәреп, мунчага кереп чыга.

Җәваһирә. Менә ягып җибәрдем. (Ирония белән.) Беренчесенә сез керерсез инде.

Раушан. Кем – сез?

Җәваһирә сынга таба ымлый.

(Кычкырып.) Шайтанымны да аңламадың, Җәваһирә! Нигә аңламыйсың?!

Җәваһирә. Теләмим! Гомер буе алдаганың ирек бирми.

Раушан. Шайтанымны да аңламадың… (Әкрен.) Менә иртәгә, менә иртәгә дип гомер узган… (Кычкырып.) Ул гомернең җиләк вакытлары бер генә икән лә!

Җәваһирә. Кемгә – җиләк, кемгә – утын.

Раушан, балтасын алып, сын каршына барып баса. Гөлмәрьям күренә.

Раушан (сынга кизәнә). И-их!

Гөлмәрьям (баскычка утыра). Мунча буламы, юкмы?

Раушан, кире уйлап, Гөлмәрьямгә карап тора.

Раушан. Бүген бигрәк кыбырҗыйсың, әни. Ипигә ягып ашар идең инде шул мунчаны!

Гөлмәрьям. Юк, улым, теләсә ни әйт, мунчаны үкенечкә калдырмадым. Мунчасының кирәген бирдем фани дөньяның! Намус кына түгел, тәнгә дә кер кундырмый яшәдем, әлхәмдүлиллаһ! Үзебезчә яшәдем!.. Ә менә ике төн күзгә йокы кермәде. Сугыштан ничә балам арасыннан бердәнбер син әйләнеп кайттың… Өч-дүрт елга бер онык дигәндә дә күңелемнән җиде оныгымның башыннан сыйпап үстердем.

Җәваһирә читкә борыла.

(Микроскопка ишарәли.) Бу телескоп картайган хәлемдә инә сапларга гына ярады. Бәлки, берәр оныгым шуның белән күктән яңа йолдыз тапкан булырые.

Раушан. Микроскоп бу, әни. Кечкенә әйберләрне зурайтып күрсәтә. Моннан йолдызлар күренми,

Гөлмәрьям. Бәхет йолдызлары кечкенә ул. Күңел күзең күрмәсә, тегесе дә, бусы да мәгънәсез… Җәваһирә, килен, мунчаны кабызып җибәрдеңме?

Җәваһирә. Әйе, әни.

Җәваһирә китә.

Гөлмәрьям. Менә, Раушан, бүген мунчага соңгы тапкыр керәм инде.

Раушан (кырыс). Гомергә телеңә кермәгәнне сөйлисең, әни.

Гөлмәрьям. Үлем биш килми… Инде сиңа илледән ашканга да биш ел. Җәваһирә дә картлык ягына күчеп бара… Йолдызыгыз, бәлки, аяк астымда гына чуалган булгандыр, кем белә, өмет йолдызы бер генә була ич ул. Иртәдән бирле нәрсәмне югалттым дип йөрсәм, шуны икән – өметемне. Телескобы әйбәтие: инәне ник ичмаса бер мәртәбә ялгыш саплатсын икән! Әрәм кала инде.

Раушан сын каршына килеп баса.

(Кабатлап.) Иртәдән бирле нәрсәмне югалттым дип йөрсәм, шуны икән – өметемне.

Раушан тавышы. Мәйтәм, шушылай… шушылай, кулларымны менә шулай өскә күтәреп… урманда… Җиләк вакыты иде. Теге… шарлы яшен күргән көнне.

Мунчадан Җәваһирә чыга.

Җәваһирә тавышы. Куркуыңнан тагын ниләр күргән идең? Утынга бардык без ул көнне, җиләккә түгел! (Кереп китә.)

Шәрифел күренә.

Шәрифел тавышы. Минем белән, җиләккә… (Борылып китә.)

Раушан Гөлмәрьям янына йөгереп килә.

Раушан. Бир әле, әни, шул микроскобыңны! Соңгы мунчаңа иртә җыенгансың әле син! Шәрифелнең улы врачлыкка укый. Бу ялда кайтып китә, ди, аңа бирермен.

Гөлмәрьям. Ул – Шәрифел улы шул… Ярар, бир. Кемгә дә ярый.

Раушан (сак). Минем дөньядагы бердәнбер гөнаһым шул, әни.

Тынлык.

Гөлмәрьям. Мине ялган белән юатма, улым. Юаныч булсын дип, муенга гөнаһ ташы асмыйлар.

Раушан. Муенга таш асмыйлар, ә җанда таш асрыйлар икә-ән…

Гөлмәрьям. Кешедән курык!..

Раушан. Кешедән куркып, шушы хәлгә калдым инде, әни. Матур таш сын алып кайтсаң да, кешедән куркырга кирәк. Үз гөнаһың хәбәрен вакытында өйгә алып кайту кая инде анда!.. Нәзереңне илтеп бирәм, әни. Шәрифелнең улы Рашат – минем улым икән ул.

Гөлмәрьям (үкенечле). Моңынчы ник әйтмәдең? Миңа гына булса да.

Раушан. Җәваһирәне кызганып яшәдем.

Гөлмәрьям. Ләүхелмәхфүздә язылгандыр, күрәсең.

Раушан. Кичер, әни.

Гөлмәрьям. Озак яшәлде, авыл кемнең мичендә нәрсә пешкәнне кырык көннән соң да белерие… Бәхетең: шундыйны яшерә белгән Шәрифел булган икән, Раушан!.. Инде мунча ми- неке бүген!.. Җәваһирә! Утын кызганасы түгел! (Әкрен.) Тормыш шул ук мунча – чисталыгы белән, гөнаһысы белән. Кызганып яшәү – яшәү түгел. Мә! (Микроскоп суза.) Илтеп бир.

Раушан микроскопны ала.

Кабыздыңмы, килен?!

Җәваһирә (мунчадан чыга-чыга). Ләүкә, идән, алачыкларны да юдым инде.

Гөлмәрьям. Аларына синнән уздырган булмады анысы. Аш-су димсең, йорт-каралты – кулларыңда биеп, ялтырап тор- ды. Нит әле, килен, коймак пешер, гөбәдия. Бер мәҗлес ясыйк әле!

Җәваһирә. Мәҗлес түгел, туй ясыйк.

Гөлмәрьям. Туй?

Җәваһирә. Әйе, туй, әни.

Раушан. Бүген, әни, безнең Җәваһирә белән көмеш туй ясарлык көнебез икән.

Җәваһирә. Түгел, түгел! Бүген бүтән туй! Бәби туе…

Раушан. Бәби?

Җәваһирә. Бәби… Егерме ел элек үткәрелми калган бәби туе… Бая әйткән бүләгем шул булсын, Раушан, ал йөрәгеңнән ул ташыңны… Бәхетле сез Шәрифел белән, бәхетле!

Пәрдә

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

Дөнья җылысы

Шәрифелләр ишегалды. Пычкы моторы тавышы. Аннары тынлык урнаша.

Раушан пычкы чистарта.

Раушан (маңгаен сөртә). Рәхмәт, Шәрифел!

Шәрифел (юан пүлән тәгәрәтә). Ни өчен?

Раушан. Рәхәтләнеп бер эшләдем әле. Шуның өчен.

Шәрифел (көлә). Алайса, эшләгән өчен хакын түләп тә кит инде.

Раушан. Бик арзан сорамасаң риза. Күпме?

Шәрифел. Хәзер түләү стандарт инде ул – бер «ярты». Ә тозлы гөмбә миннән булыр.

Раушан. Теге чактагы җиләкләрне тозлы гөмбәгә алмашмыйк әле.

Шәрифел. Мин ялгызакның тормышы тозлы. Син дә әнә хатыныңны сынга алмаштырдың бит. И, кибет янында хатыннарның көлүен ишетсәң!.. (Кулларын җәеп көлә.)

Раушан (йөзен каплый). Шәрифел!..

Шәрифел. Сәгадәт теленә кер генә! Сагыз урынына чартлата-чартлата бер кат чәйнәмичә һич туктый димә!

Раушан. Хәтерлисеңме, шушылай… кулларыңны җәеп… берзаманны җылаган идең.

Шәрифел. Нәрсә?

Раушан. Мәйтәм, шушылай… кулларыңны өскә күтәреп… урманда бер җылаган идең. Теге, җиләк вакытын әйтәм, шарлы яшен күргән көнне.

Шәрифел. Нинди яшен?

Раушан. Яңгыр ява иде.

Шәрифел. Аяз көн иде ул. Болытсыз, яшенсез. Ул көнне урманда каян килеп очраштык соң без?

Раушан. Мин утынга баргач.

Шәрифел. Юк, син председатель идең. Умарталыкны карарга килгәч.

Раушан. Ә син җиләк җыеп йөрисең.

Шәрифел. Шунда кинәт яшен яшьнәде…

Раушан (бүлдерә). Шарлы яшен! Әйтәм ич!..

Шәрифел. Түгел! Ул яшен (тирән сулап) син идең…

Раушан (кычкырып). Шарлы яшен, яшенсез яшен!.. Буталдым! (Балтасын ачу белән бүкәнгә чаба.) Менә шуннан ары уза алмадым! Ике якка ярып салырга йөрәк җитмәде. Күгәргән балта булып, Җәваһирә белән синең арага кысылып калдым. Көләрлегең бар… Яшенсез яңгыр шикелле тын гомер… Менә… (Микроскоп суза.)

Шәрифел. Әле таш сын синең, әле… Ник тотып йөрисең аны?

Раушан. Әтидән калган нәрсә.

Шәрифел. Хәтерлим.

Раушан. Рашатка. Ул минем хөрмәткә Рашат икән ич. Ник бер дә әйткәнең булмады?

Шәрифел (микроскопны ала, күзенә якынайта). Юк, күренми.

Раушан. Нәрсә күренми?

Шәрифел. Син әйткән хөрмәт.

Тынлык.

Раушан. Сине төштә күрдем… Чакырасың…

Шәрифел. Кая?

Раушан. Җиләккә… Теге сын миңа син булып тоелды. Бүтән берәүгә охшатып алып кайттым. Ә ул син икән!

Шәрифел (әкрен). Бозлар да эри башлаган!

Раушан. Җитәр, ни гомер контузиядәге шикелле яшәдем. Соң булганчы, уң булсын. Менә үзем, көн итәргә кулым. Рашат аңлар!

Шәрифел. Җәваһирә белән минем арага кысылып, җаныңны тынычландырмакчы икәнсең.

Раушан. Ике тапкыр үлмәбез әле, Шәрифел!

Шәрифел. Ике тапкыр яшәү өчен, үз вакытында бер тапкыр үлә белү дә кирәк булгандыр, Раушан. Хәзер соң инде. Кеше ни димәс?

Раушан. Кешенең бездә эше булмасын – теләсә ни дисеннәр. Тынарлар әле!

Шәрифел. Теге вакытны, халык белмәсен дип, үлемнән курыккан шикелле йөргәнеңне оныттыңмыни? А-а, председатель идең шул!.. Инде соң. Йөрәк суынган.

Раушан. Элек кайнар идеме? Син яраткан булгансың мине, Шәрифел. Ни дә булса калмадымыни?

Шәрифел. Калды.

Раушан. Әйтәм ич!

Шәрифел. Син түгел.

Раушан. Кем?

Шәрифел. Рашат. Аның өчен мин сиңа бурычлымын.

Тынлык.

Раушан (читкә карап). Миңа бер почмагың җиткән булыр иде… Менә хәзер тимерчелектә эшли башлармын. Аннары, яз килгәч, тракторда, ә җәен – комбайнда… (Тирә-якны күзәтеп.) Йортыңны төзекләндерербез. Сипләтеп үк җибәрербез. Капка баганаларың черегән икән инде, аларны да алыштырасы булыр…

Шәрифел. Җәваһирә ялгыз калсынмы?

Раушан. Әни белән.

Шәрифел. Гөлмәрьям астайга килен кулында авыр булыр ич.

Раушан. Ул инде әзерләнә… Аңа инде озак калмаган.

Шәрифел (кычкырып). Миңа синең мондый үлүең кирәк түгел, Раушан! Иң кимендә миңа анаңны алмашма!.. Син өлешемә тияргә тиеш булган көмешемнең өрәге генә! Ә таш сын – минем өрәк. Өрәкләр туе ясама!

Раушан. Син өрәк түгел. Ул – син. Җаны бар аның.

Шәрифел. Тораташта – синең үз җаның. Шулай түгел икән – аңлат! Югыйсә син – үзең тораташ.

Тынлык.

(Кабатлап.) Тораташта – синең үз җаның. Шулай түгел икән – аңлат! Югыйсә син – үзең тораташ.

Раушан. Башта үзең аңлат.

Шәрифел. Нәрсәне, нәрсәне?

Раушан. Теге вакытны син нигә мине, нигә мине дәшкән идең соң?

Шәрифел (читкә). Бәхетем шундый булгач.

Раушан. Нинди?

Шәрифел. Ким. Минем Рәсүлем чит җирләрдә иң зур үкенеч белән ятып калды – егет килеш. Биш ел көттем, кайтмады… Шуның үчен аласым килде! Кайтканнарның иң бәхетсезен куандырыйм дип… (Аңа борыла.) Менә шуңа күрә сине сайладым… Кулыма тырыс тоттым да урманга чыгып киттем. Очрадың. Әле дә ярый очрадың.

Раушан. Мең үлемнән исән кайткан кеше – мин идемме иң бәхетсезе? Кул астыңа гына туры килгәнмен – менә шул!

Шәрифел (читкә борыла, пышылдап). Мин бит сине эзе калсын дип сайлаган идем…

Раушан. Эзе? Нинди эзе?

Шәрифел. Сугыштан соң ничә еллар үткәч кенә өйләндең… Җәваһирә белән биш ел торып… артмаган идегез. Эзсез яшәдегез. Шулмы бәхет? Ә миндә эзе калды. Бөтен дөньямны тутырып калды!.. Мин сиңа менә шуның өчен бурычлы.

Раушан (башын ия). Ул чагында ышана алмадым. Ә син ышандыра алмадың. Мин балам булмау сәбәбен контузиядән дип уйлаган идем. Җәваһирәдән дип түгел… Шул өметсезлегем сиңа ышанырга да комачаулаган. Өметсезнең күңеле сукыр бит аның… (Тынлыктан соң, микроскоп сузып.) Мә. Рашатка бирерсең. Йолдыз санасын.

Шәрифел (ала). Йолдыз? (Яшь аралаш елмая.) Безне атаң укыткан иде, моннан без суган ярысы гына карый торган идек… Ә! Тагын ниндидер инфузорлар… Моннан кортлар гына күренә. (Микроскопны кире суза.) Моннан йолдыз күренми. Аннары… Рашат уенчыклар яратмады. Кечкенә чагында әти кайда сатыла дип кенә сорады да… Сатылмаганын белгәч, башкасына исе китмәде.

Раушан (уңайсызланып). Ул мине атасы дип беләме соң?

Шәрифел. Әтиләрне сатып алып булмаганлыгын гына белә.

Тынлык.

Раушан. Микроскобы шәп, җен баласы! Инә сапларга шундый җайлы… Алмыйсыңмыни?

Шәрифел. Кирәкми. Яшәдек, саф яшәдек. Бер-беребезгә суган ярысы кадәр генә якынайдык та, җан яшьләнде. Тик араларга инфузорлар кертмәдек. Шулай булгач, микроскоп нәрсәгә?

Раушан. Рәхмәт, Шәрифел.

Шәрифел. Утын ярган өченме?

Раушан. Минем икегә ярылган җанымны кушканың өчен… Башкача килеп чыкса, миңа теге сынны кайтып ватасы гына калган иде.

Шәрифел (күкне күзәтә). Бөтен күкне болыт басып килә. Иртәгедән яңгырлар яварга тотыныр, ахрысы. Кояш сагындырыр инде. (Кемнедер күреп, тиз.) Бар, кайт инде, Раушан. Рәхмәт!

Раушан. Кояш чыгар анысы…

Җәваһирә күренә.

Җәваһирә. Кисеп бетердегезмени?

Раушан. Бетте. Мин кисәсе утыннар бетте инде монда.

Җәваһирә. Пөхтә кискәнсең: тигез, кыска. Җиңел, тиз ярыла торган итеп.

Раушан (әкрен). Үземә кискән шикелле.

Шәрифел. Яруын инде Рашат ярыр. (Кереп китә.)

Раушан (микроскоп суза). Мә, карчык.

Җәваһирә. Нәрсәгә?

Раушан. Инә сапларсың.

Җәваһирә. Биргәненә шөкер, моңарчы күзем бик яхшы күрде. (Ала.)

Раушан. Күрмәде, карчык. Син күп нәрсәне күрмәдең.

Җәваһирә. Әй Раушан! Күрмәсәң иде дә бит… Хатын-кызның моннан (микроскопны селки) очлырак күзе бар – күңеле, җаны. Бая син «кулларыңны менә шулай өскә күтәреп… урманда… җиләк вакыты» дигәч исемә төште.

Раушан. Ул син идең.

Җәваһирә. Мин – соңрак, утынга баргач.

Раушан. Аяз, кояшлы көн иде…

Җәваһирә. Юк, болытлы. Шарлы яшен күрдек.

Раушан. Мин онытканмын инде. Дөресрәге, бутап бетергәнмен.

Җәваһирә (сынап). Ә минем исемдә: күлмәгеңә дә, чалбарыңа да кып-кызыл җиләкләр сытылып беткән иде.

Раушан (балтасын, пычкысын күтәрә). Түгел, балтага бармагымны кискән идем ич – кан тамчылары иде алар.

Җәваһирә. Анысы без утынга баргач. Ә алданрак… Юган чакта күлмәгеңдәге җиләк тапларын исни-исни юган идем, арбага салынган печән арасындагы җиләкләргә буялгандыр дип белдем… Бүген төшендем. Утынга без арыш өлгерер алдыннан барган идек. Җиләк вакыты узган иде инде.

Чыгарга юнәләләр.

Ник калмадың шунда, Раушан?

Раушан. Кайда?

Җәваһирә. Җиләктә.

Раушан. Ике тапкыр яшәр идеңме, Җәваһирә?

Җәваһирә. Ник калмадың?

Раушан. Мин үзем яшәр идем шикелле.

Җәваһирә. Анысында шунда калыр өченме?

Раушан. Кайда?

Җәваһирә. Кайда… Белгән булсам, мин аңа булышкан булыр идем. (Раушанның сораулы карашына.) Шәрифелгә, дим. Ә мин кызганганмын гына икән.

Раушан. Шәрифелнеме?

Җәваһирә. Юк.

Раушан. Кемне?

Җәваһирә. Сине.

Раушан. Җәваһирә!!!

Җәваһирә. Белмәдем ич. Арагызда тормас идем.

Раушан. Мине бәхетсез итеп тормас идеңме?

Җәваһирә. Әйе.

Раушан. Юк, мине бәхетсез итеп китәр идеңмени, дим?

Җәваһирә. Әгәр ике яшәп булса…

Раушан. Әгәр булса!..

Җәваһирә. Шулай да калыр идеңмени?

Раушан (ышанычлы итеп). Калыр идем.

Җәваһирә. Әйтәм ич!.. Бусында шундый Шәрифел була торып, ни пычагыма сиңа тагын бер гомер?

Раушан. Иң кимендә синең белән тагын алтын туй да үткәрергә, Җәваһирә. (Иңеннән коча). Тагын бер кат яшәп булса да, мин синең белән, бары тик синең белән генә калыр идем.

Китәләр. Зиләйлүк күренә, Сәгадәт каршы килә.

Зиләйлүк. Сөенче, ахирәт, Бикколың кайтты!

Сәгадәт (уйланып торгач). Мал бүлешергә!.. Тәгаен шуңа! Бусагамнан да атлатасым юк! Ничә ел майлы ыштаннарын юып торганмынмы, ашарына пешергәнменме, мунча ягып керткәнменме, баласын караганмынмы, идәнен юганмынмы?! Сыңар кашык та тими аңар! Закон хатыннар яклы!

Йөгерешеп чыгып китәләр.

Күңелле сызгырынып, Биккол узып китә. Караңгылык.

Раушаннар ишегалды.

Биккол (пычак, кайрак тоткан). Тыңлап бетер, дим мин сиңа!

Сәгадәт. Тыңламыйм да, нитмим дә! Телевизорны мин алдырдым, авызыңны да ачасы түгел, ичмасам! Алдырттырмасам, акчасын барыбер юк-барга туздырып бетерәсе идең.

Биккол. Акчаның кесәдәгесе туза аның, синең кенәгәңә салып куелганы түгел.

Сәгадәт. Сиңа минем кенәгәм кирәкмени әле?

Биккол. Кенәгәгә кайтмадым, дим, Алла колы!

Сәгадәт. Ә-ә, мотоциклгамыни?

Биккол. Кирәкми миңа синең мотоциклың!

Сәгадәт. Минеке шул, минеке булмый ни! Бусына башың җитә икән әле… Марҗаң янында әчи башламагансыңдыр ич? Суыткыч кирәк түгелме? Менә сиңа суыткыч! Менә сиңа кер юу машинасы, тегү машинасы, менә сиңа трельяж, шифоньер, приёмник, диван! Менә, менә, менә!.. Тагын нәрсә әле? Әһә!.. Сервант, самавыр, сәгать, сепарат, софа… Ә, тузан суырткыч калган! (Күңелсезләнеп.) «С» хәрефенә бүтән нәрсәм юк, ахры…

Биккол. Сыер.

Сәгадәт. Минме сыер?

Биккол. «С» хәрефенә, дим.

Сәгадәт (тавышын күтәреп). Ә-ә! Сыер минеке дә минеке! С-сәҗәне… тфү!.. Кәҗәне әйткән дә юк!

Биккол (тешен кысып). Тагын бер «с» калды.

Сәгадәт (куанып). Ни, ни? (Сырпалана.) Тизрәк әйт инде, үшән!

Биккол. С-с-сәгадәт!

Сәгадәт. Менә анысын инде алып китмисең дә китмисең!

Биккол. Әле тагын бер «с» бар.

Сәгадәт (уйлый). Раушан абыйның сыны дисәм генә инде…

Биккол. Сын? Нинди сын?

Сәгадәт (күрсәтеп). Синең күзең сәнгать күрәме соң!

Биккол сынны күреп ала, карап тора.

Җитте, тәмле нәрсә күп булмый. Кара, чекерәйгән! Оятың да юк икән!

Биккол. Көнлисеңмени, Сәгадәт?

Сәгадәт. Көнләми ни!

Биккол. Чынлапмы, Сәгадәт? Син мине көнлисеңмени әле?

Сәгадәт (коры). Синнән түгел, тегеләрдән. Борынга чирттеләр. Үзләре генә һәйкәлле булып кәпрәймәсеннәр әле. Тап та каршыларына бер сын алып кайтып бастыр әле. Зуррагын! Тик моның ише шәрә әдәпсезен түгел, берәр шундый… яфрак белән генә булса да капланганны.

Биккол (уйчан). Табам. Каршына тезләнеп, башны ташка орсаң да үкендерми торганны эзләп китәм… Әгәр мин теләгән соңгы «с»ны әйтә алмасаң! (Пычак кайрый.)

Сәгадәт (пычакка кырын карап). Кайрама пычак, кайрама, суялар дип кычкырам югыйсә!

Биккол (гаҗәпләнеп). С-суялар дип?! (Каршына бара.)

Сәгадәт (чигенә-чигенә). Кайрама, дим, кайрама, Биккол! Милиция чакыртам югыйсә.

Биккол. Милиция чакыртмасаң да килеп җитәргә генә тора ул. Суйганнарны алып китәрләр. Унбиш тәүлек безгә ни торган! Ә сөйгәннәрне, сөйгәннәрне нишләтерләр?

Биккол аны кочаклап үбә.

Сәгадәт (ычкына). Суялар! (Чыгып кача.)

Биккол. Әх, дөнья!.. «Сөяләр» дип кычкырсаң, «суялар» дигән кайтаваз килә. Каян килә ирләренә караганда мөлкәтләрен күбрәк сөючеләр? Катырак кысып үпсәң дә, милиция чакыручылар каян килә?.. Хәзер инде хәтта авыл буйлап шәүлә йөри – сә-га-дә-тизм шәүләсе. (Көйләп.) Күзем йомсам, күз алдымда Сәгадәт сылу гәүдәсе, дип җырлаган чаклар бар иде! (Залга.) Кайда син, бер сүзең белән тораташларны да җанлы итәрдәй гүзәл сын? (Сынга.) Син мәллә соң ул?

Сәгадәт тавышы. Кәҗ-кәҗ-кәҗ…

Биккол баса, пычак кайрый.

Биккол. Суям ристанны!

Аракы шешәләре, консерв банкалары салынган ике сумка тотып, Раушан кайта.

Раушан. У-у, җен баласы, кайттыңмыни?

Биккол. Кайттым әле.

Раушан. Амнистия, алайса?

Биккол. Сагынсалар килеп алырлар.

Раушан. Качып кайттыңмыни? Тагын өстәмәсләрме соң?

Биккол (җавап бирми, колак салып). Мунчагызда кем анда?

Болдырда Җәваһирә күренә.

Җәваһирә. Озак йөрдең.

Биккол. Кая әле, өч кенә көн. Иң хөрмәтле кунак вакыты унбиш көн. Шуннан да киме юк төрмәдә утыруның.

Җәваһирә. Сиңа әйтмим.

Раушан. Мужиклар аптырата, шуңа озакланды.

Җәваһирә. Көләләрме?

Раушан. Әлегә еламыйлар.

Җәваһирә. Еларлар дип уйлыйсыңмыни?.. Булыш әле…

Болдырдан өстәл алып чыгалар, ишегалды уртасына куялар, сумкаларны бушаталар.

Кайчан еларлар икән?

Раушан. Мин көлә башлагач. Мужиклар адрес сорый, җен баласы. Сын кибете адресын.

Җәваһирә. Бөтен дөнья шашкан мәллә?

Биккол. Кем анда мунчагызда? Акчуралар шулхәтле чабынышамы әллә?

Җәваһирә. Әни ул.

Биккол. Гадәтенчә, өч сәгатькә чумгандыр инде.

Раушан. Икенче генә сәгать китте әле.

Сәгадәтнең кәҗә чакырганы ишетелә.

Сәгадәт (керә, Бикколга). Кәҗә кайда?

Биккол. Сандыгыңда түгелмени?

Сәгадәт. Минем сандыгымда эшең булмасын!

Биккол. Тагын бер «с» табылды. (Аңа таба бара.) Сандык!

Сәгадәт. Талыйлар! (Раушан белән Җәваһирәгә карап, ясалма елмая.) Кәҗ-кәҗ-кәҗ! (Бикколга.) Кәҗә минеке!

Чыгып китә.

Раушан. Кунакка җибәрделәрме әллә, Биккол?

Биккол. Тс-с!.. (Кычкырып.) Кәҗәбезнең тавышын сагынып кайттым.

Җәваһирә. Мәҗлескә бергә керегез.

Биккол. Кәҗә беләнме?

Җәваһирә. Сәгадәтне дә кәҗә белән бутый башладыңмыни инде?

Биккол. Башладым шул. Аерырга вакыт.

Җәваһирә. Сәгадәтнеме?

Биккол. Кәҗәне. Сәгадәттән. (Пычак кайрый-кайрый чыгып китә.)

Гөлмәрьям тавышы. Икенче себерке кайда, килен?

Җәваһирә. Шунда! Парлансыннар дип, икесен дә бер табакка салып куйган идем.

Гөлмәрьям тавышы. Алайса, мин аларның икесен бер итеп чабынганмын инде. Раушан, келәттән тагын берне алып чык әле.

Раушан себерке алып чыга, Җәваһирәгә бирә, ул мунчага кертеп чыга.

Раушан. Әни шулкадәр чабынуга ничек кибеп бетми икән ул?

Җәваһирә. Әни белән бөтен ләүкә тулган.

Раушан. Бөтен дөньяны тутырып яши белгәнгә ул, Җәваһирә. Алар үлгәч, шуңа күрә бөтен дөнья буш кала дип сөйлиләр дә.

Җәваһирә. Киемеңне алыштыр инде.

Раушан. Ә син?

Җәваһирә. Бәлешне карыйм әле.

Раушан (аракы шешәләрен күзләп). Йөрәккә уралган үрмәкүч җәтмәләрен тузгытабыз бүген!

Чыгып китәләр. Зиләйлүк күренә.

Зиләйлүк (җырлый).

Карлыганнан кара бер атым,

Бөрлегәннән кызыл бер атым;

Очыйм диеп кенә өч талпындым,

Каерылган икән канатым.


Акчура керә.

Акчура. Ник моңланасың?

Зиләйлүк. Безгә дә күп калмады, Акчура.

Акчура. Ни?

Зиләйлүк. Егерме ел бергә торабыз инде!

Акчура. Туйдырдымы әллә?

Зиләйлүк. Нәрсә?

Акчура. Үзең әйтәсең ич – бергә тору.

Зиләйлүк (аңа карап торгач). Кеше бәйрәм итә…

Акчура. Син аны әйтәсеңмени? Безгә дә биш кенә ел калды.

Зиләйлүк. Без иртәрәк картаябыз. Кырык биш яшебездә көмеш туебызга килеп җитәбез.

Акчура. Алтынына да боларга караганда яшьрәк килеш барып җитәбез. (Раушаннар ягына ымлый.)

Зиләйлүк. Син миңа көмеш туебызга нәрсә бүләк итәрсең икән?

Акчура. Билгеле, шәрә тораташ түгел инде. (Көлә.)

Зиләйлүк. Ә нәрсә, нәрсә?

Акчура. Берәр… күлмәк шундый… кофта… читек…

Зиләйлүк. Болар минем һәммәсе дә бар ич инде!

Акчура. Аңынчы тузарлар әле.

Зиләйлүк. Сандыкта, нафталинда ятыпмы?

Акчура. Йә көя кисәр. Хәзерге көяләр нафталинлыны яратыбрак ашый.

Зиләйлүк. Тән туздырырга насыйп итмәгәнне көя генә ашаса инде.

Акчура. Сине кем тыйган, ки.

Зиләйлүк. Урам буйлап үтәсе килә дә бит!.. Киеп барыр җире булса иде.

Акчура. Аңа синең белән мин гаепле түгел инде.

Зиләйлүк. А-а!.. Минем белән син шул менәтерә!

Акчура (гаҗәпләнеп). Чә! Имәндә икән чикләвек!

Зиләйлүк. Имәндә шул. Ә без аны куактан үзе үсеп чыгар дип көтәбез. Эштә – ферма, өйдә – ферма…

Акчура (коры). Ни җитми?

Зиләйлүк. Җитә. Җитә! Хәтта, тавыклары булмаган килеш, әтәч тә асрыйбыз.

Акчура. Анысы, Зиләй, кызык өчен.

Зиләйлүк. Бердәнбер җан азыгыбыз шул әтәч инде безнең… Ә бит кайдадыр Бакчасарайлар бар!

Акчура. Бакчасарай – аны карый башласаң, кесәдәге акча сайрый. Тагын бер җайсызлыгы бар: асфальтка төшкән кепкаларны күтәрә-күтәрә бил тала.

Зиләйлүк. Карале, Акчура.

Акчура. Әү?

Зиләйлүк (уйчан). Син миңа… көмеш туебызга… шушындый сын алып кайтыр идең микән?

Акчура. Монавындыйнымы? (Сынга ишарәли.)

Зиләйлүк. Шундыйны.

Акчура. Үзең алып кайтканнары да хәттин ашкан.

Зиләйлүк. Нәрсәне әйтәсең?

Акчура. Кырык яшькә – җиде кыз! Кая куеп бетерермен димсең?

Зиләйлүк (елмая, горур). Алтын туйга хәтле берсе дә калмас. Үксеп-үксеп еласаң да!

Гөлмәрьям тавышы. Килен! Җәваһирә-әү!..

Раушан, Җәваһирә керә.

Раушан. Нәрсә кирәк, әни?

Гөлмәрьям тавышы. Килен аркамны чабындырсын әле, улым.

Җәваһирә. Бер өйрәтеп чыкмыйча булмый инде сине, әни. (Мунчага кереп китә.)

Зиләйлүк (уфтана). Алып кайтмас идең микәнни, Акчура?

Акчура. Көлдермә әле, зинһар өчен.

Зиләйлүк. Күңелләрендә таш сын йөрткәннәрдән көләбез шул. Кешенең матурны күрүеннән.

Акчура. Халык: «Тиле таш җыяр», – ди.

Зиләйлүк. Ә ташны куенында йөрткәнне кем дияргә?

Җәваһирәне күтәреп диярлек, мунчадан Гөлмәрьям чыга.

Гөлмәрьям. Дөнья матур, дөнья киң!

Раушан күренә.

Зиләйлүк. Нәрсә булды? Ис тигәнме әллә?

Раушан. Күрмисеңмени? Җәваһирә әнине өйрәтеп чыкты.

Югалалар.

Акчура. Кырык әгъзасын кырыкка ватам мин бу сынның, билләһи газыйм, чәчрәп китим әгәр, яшен суксын, кисмәк каплап үтерсен дә җир упсын!

Зиләйлүк. Ватмыйсың, Акчура.

Акчура. Ник?

Зиләйлүк. Монысын ватсаң да, эчеңдәгесе кала.

Акчура. Нинди эчеңдәгесе?

Зиләйлүк. Кайсыгызның күңелендә шәрә хатын-кыз басып тормый сезнең, җә?.. Ник дәшмисең?

Акчура. Утырып тора, хатын. Менә монда! (Муенына суккалый.) Җидәү!.. Раушанга рәхәт! Күңелендәгесен чыгарды да салды. Ашарга сорамый, киендерәсе түгел. Моны бастырып куйдың – тора! Эт тә иснәми аны. Ә син, кызларың клубка чыгып китсә дә, кайтканнарын керфек какмый саклап ят… Карале, ашыйбызмы, әллә мәҗлескә кергәнче түзәбезме?

Зиләйлүк (уйчан). Күпкә түзгәнне, әзгә түзәрбездер.

Акчура (көлә). Хи-хи-хи… Бу Раушан алтын туйларына ни алып кайтыр иде икән? Мөгаен, монаусына җан иңдерер, мут. И өйләнер шуңар!

Зиләйлүк. Ә без гел шулай кысыр әтәч асрап, сөтсез кәҗә куып йөрербез микән? (Чыгып китә.)

Акчура (артыннан). Кемгә ишарәлисең? Кемгә ишарәлисең, дим? Зиләйлүк!

Зиләйлүк керә.

Боларга нинди бүләк алабыз?

Зиләйлүк (илтифатсыз гына). Читек… йә түбәтәй. Кәҗә белән әтәч өстәп.

Акчура. Шәп фикер бу! Птолемей башлары бар синдә, Зиләйлүк!

Зиләйлүк. Кем соң ул?

Акчура. Кем белгән аны, кайсыдыр гәҗиткә язганнар иде бугай… Биккол белән киңәшим әле. Биккол! Чык әле!

Югалалар.

Болдыр баскычына Гөлмәрьям чыгып утыра. Ак күлмәктән, яулыктан. Раушан кереп, өстәл тирәли урындыклар тезә башлый.

Раушан (күкне күзәтә). Җылы… Син мунча керенгәч, бөтен дөнья җылына, әни.

Гөлмәрьям. Тән суына – шуңа күрәсең. Җылысы, миннән чыгып, дөньяга күчә торгандыр… Ахирәткә күчәргә вакыт.

Раушан. Шөкер генә яшисең әле, әни. Ашыкма!

Гөлмәрьям. Тән сихәтенә карама син. Ул – ярты гына саулык. Иң зур саулык – җан сихәте. Ә ул минем күңелемдәге соңгы оныгым белән хушлашканнан бирле сырхау.

Раушан. Шуннан гайре гаебем белән борчымадым бугай, әни, сине. Авырган чагыңда тән яраларыңа дару сөрттем, тоз түгел ич. Җан турында сөйләшәсең – әллә миңа үпкәң бармы соң? Ни телисең, әйт, үтәрмен. Бусыннан кала башкасын. (Микроскоп бирә.) Насыйп булмады…

Карашып торалар.

Гөлмәрьям. Бусыннан да коры калдыңмыни?

Раушан (башын иеп). Элегрәк җаннарыңның ни белән авырганын белмәдем ич, әни. Бу дөньяның гомерне кыл уртага аерган афәтләре минем гаебем түгел. Синең белән Шәрифел алдында намусым пакь. Үзеңне үзең бәхетле итү – бер авырлык, якыныңны бәхетсез итү – мең газап. Бу микроскопка ия эзләп, Җәваһирәне ташласам, ихтимал, мине беркем каргамас та иде…

Гөлмәрьям (бүлдерә, тыныч). Миннән кала.

Раушан. Ә? Сиңа… микроскоп варисы кирәк ич!

Гөлмәрьям. Аналарның җаны ни белән авырганын балалар без үлгәч кенә төшенер. Кешенең тәне ни белән авырганын, үлеп, докторлар яргач кына белгән шикелле.

Раушан. Бәхетең Шәрифел булган дигәнеңне оныткансың.

Гөлмәрьям (баса, микроскопны күккә төбәп карый). Чын бәхетеңнең кайда икәнлеген менә бу телескоп та күрсәтә алмастыр.

Раушан. Микроскоп ул, телескоп түгел, кечкенә әйберләрне зурайтып күрсәтә. Ник һаман бутыйсың?

Гөлмәрьям. Үз бәхетең барыбер үзеңнеке инде ул, улым. (Микроскопны яулык астына яшереп кереп китә.)

Караңгылык.

Кич. Көмеш туй мәҗлесе.

Күршеләр һәммәсе җырлый. Акчура – гармунда, Биккол мандолинада уйный.

Җыен туган, дус-иш бер җыелгач,

Сандугачлар кебек серләшик.

Сандугачлар кебек серләшик тә,

Күгәрченнәр кебек гөрләшик.


Биккол (рюмка күтәрә). Моңарчы нәрсә күрдек соң без? Җәваһирә апа – бозау караучы, Раушан абый – комбайнчы, алар турында шуннан гайре нәрсә күрдек соң без, нәрсә белдек? Җәваһирә апаның сәнәген күрдекме? Раушан абыйның майлы кепкасынмы? Нәрсәләрен күрмәдек? Җаннарын күрмәгәнбез, Акчура! Минем җан нәрсә? ГАЗ-63! (Акчурага.) Синеке? ДТ-75. Зиләйлүкнеке?

Акчура. Әтәч.

Биккол. Сәгадәтнеке?

Акчура. Кәҗә!

Биккол. Бөтенебезнеке?

Акчура. Кәҗә белән әтәч сөзеше.

Биккол. Во! Сөзеше!.. Ә аларныкы? О! (Сынга ишарәли.) Әйдәгез, сын хөрмәтенә! Кайбер тереләрдән терерәк шушы тораташ өчен!

Раушан көлеп җибәрә.

Сәгадәт. Шәрә генә торсын – сиңа бөтен нәрсә тере! Үле нәрсә күрәселәрең алда әле.

Җәваһирә. Нәрсәсе көлке, Раушан?

Раушан. Тереләрдән терерәк… Кайсыбыз соң үлеләрдән үлерәк?

Акчура. Тереләрдән терерәкләр өчен барып чыкмады. (Бикколга аракы сала.) Үлеләрнең үлесе өчен!

Раушан үз аракысын Акчураның күн итегенә түгә. Шәмсин белән корреспондент күренә.

Раушан. Мин үлмәдем әле, Акчура! Бу сын торганда, мин исән әле!

Акчура (Раушанның изүеннән эләктерә). Кил әле монда, кил! Минем күн итегемне юарга кем сораган әле синнән? Ә бәлкем, ревматизмны кузгатырсың!

Җәваһирә. Нәрсә соң бу? Ир-ат тораташ өчен бер-берсенең бугазына ябышкач!

Зиләйлүк. Беркемнеке дә булмаган хатын көнләштерә ул шулай.

Биккол. Җитте сезгә, карт әтәчләр! Йә, без хатын белән сөзешеп алдык – аңлашыла, өч көн күрешкәнебез юк, сагынылган. Сезгә ни җитми? Аяк юышырга су беткән мәллә?

Шәмсин. Кхм, кхм…

Биккол мандолина уйный башлый. Акчура, Раушанны тотып, биегән булып маташа.

Биккол. Ас-са!

Акчура. Менә шулай! Менә шулай!

Шәмсин. Бигрәк модный бию биисез, ахры, изү төймәләрегез коелышып беткән.

Акчура (кулъяулык чыгарып, күн итеген сөртә). Аяк тыңламый әле.

Шәмсин. Алтын дусларның көмеш туена менә без дә килдек.

Раушан. Утырышыгыз, зинһар. (Корреспондентка.) Без инде авылча гына, гаеп итмәссез.

Корреспондент. Хәзер авыл шәһәрне оялта. (Өстәлгә ишарәли.) Кара бу нигъмәтне! Кызыл уылдыкмы бу?

Җәваһирә. Корт. Эремчектән ясала.

Корреспондент. Әйтәм ич, оялта.

Шәмсин (корреспондентка). Утырыйк әле, иптәш Җәмлиханов. Бигрәк моңлы биеделәр, күңел тулды. (Бикколга.) Син ничек монда әле?

Биккол. Бүген монда, иртәгә тегендә.

Шәмсин. Хур иттең син мине.

Корреспондент (Раушанга). Яхшы монда. Тыныч! Авыл бай, кешеләр тормыштан ифрат канәгать.

Раушан. Тыныч шул.

Биккол (Сәгадәткә карап). Бай!

Акчура. Тагын ни кирәк? Тамак тук, өс бөтен – канәгать булмый ни?

Сәгадәт. Язам дисәң, кызыгы да тулып ята.

Корреспондент. Беләсезме: тормыштагы кызыкларны яза торгач, кызганыч та килеп чыгуы мөмкин. (Кувалданы кулына ала, үлчәгәндәй итә.) Һәр комедиянең үз трагедиясе дә бар. Шушы сын кебек. Тыштан көлке, ә эчтән…

Шәмсин. Ә эчтән?

Корреспондент. Сугыш вакытында минем хатыным Казаннан патефон сатып алып кайта. Җитмеш чакрым чана тартып барып. Минем фронтта чагым.

Сәгадәт (Бикколга). Күрәсеңме? Сугыш вакытында да – патефон. Ә бүгенге көндә стенага палас элеп куюның ни гаебе бар?

Зиләйлүк. Ә сын алып кайтуның?

Сәгадәт. Өйгә сыймый ич ул.

Биккол. Өенә сыймаганның күңеленә ничек сыйсын?

Шәмсин йөрәген тота.

Корреспондент. Хатыным ул патефонны сугышка, мәхрүмлекләргә үч итеп, сагышка, сагынуга түзә алмыйча алып кайткан булган икән.

Шәмсин. Ә син, Раушан? Бүгенге матур тормышка чыдый алмыйчамы? Тапкансың трагедия!

Корреспондент. Трагедия эчтә. Трагедия бүгенге матур тормышта ямьсез йөрәкләр булуда.

Акчура. Кем инде ул ямьсез йөрәкләр? Безгә төрттерүегез түгелдер ич?

Корреспондент. Үземә төрттерүем. Ундүрт ел буена кеше турында бер дә чынлап торып язып караганым булмаган шикелле. Һаман баш мәкаләләр, директив мәсьәләләр… Ә кешеләр миннән читтә калган. Дөресрәге, мин үзем алардан читтә калганмын. Хәзер менә кешеләргә кеше булып карыйсым килде. Бу сынны күргәч, башта җан авыртып киткән иде.

Акчура. Терелтәбез аны! (Аракы суза.)

Корреспондент (игътибар итмәстән). Бигайбә, Раушан иптәш. Башта мин сезне аңлап җиткерә алмаганмын икән. Ничек языйм, мәйтәм… Җанны терелттең, рәхмәт. Язам!

Шәмсин (әле сынга, әле Раушанга ымлап). Ничек…

Корреспондент. Мин сезнең өчен шат, Раушан иптәш, Җәваһирә ханым! Очерк, һичшиксез, язылачак. Тормышны яхшы аңлаган Раушан Айбулатов һәм аны аңлаган гүзәл ханым турында матур итеп язасым килә.

Раушан. Минем хакта язганнары булды – тагын бер үләсем килми.

Корреспондент. Гафу итегез, аңлап җиткермәдем.

Раушан. Гәҗиттә чыккан әйберләрне әйтәм мин. Кешеләр коры чыга: ите юк, мае – шес-тер-ня! Эшлиләр, эшлиләр… Ә җаннары кайда? Әйтерсең лә коргаксыганнар. Җаннары турында аз язасыз.

Шәмсин. Борчылма, Айбулатов. Майлыйбыз аны.

Акчура. Майлыйбыз! (Рюмка күтәрә.) Шестерня майлыйбыз!

Шәмсин. Колхоз дигәч тә, аннан ферма исе килергә генә димәгән. Хәзер колхозлардан Европа исе килә.

Акчура (сынга күрсәтеп). Бакчасарай! Ә фонтаны… (Рюмка күтәрә.) Менә!

Шәмсин. Европа исе…

Биккол (күңелсез). Безгә шул да ярый инде.

Шәмсин. Бүлдермә әле… (Кәгазьләр чыгара.) Менә! Көмеш туйга – алтын бүләк. Моңа Айбулатов белән Җәваһирәнең исем-фамилияләрен генә язасы калган. Европага туристлык путёвкасы!

Акчура (шат). Күрше! Кичәге Луиларың янына, әтәч сөзеп үтергере!

Шәмсин. Европада безнең исемебез белән каныбыз исе юып бетермәслек булып калган. (Кәгазьләрне Раушанга суза, корреспондентка.) Гәҗит җиле безнең колхоз исен дә бер таратсын әле, иптәш Җәмлиханов!

Җәваһирә. Рәхмәт, Зәкәрия. Безгә Акчура барган Бакчасарайлар гына булса да ярый иде.

Акчура. Менә ич бакчагыз, әнә сараегыз… Муен авырттыргычыгыз бар. (Сын янына барып, югары карый. Кепкасы төшә.) Эффект!

Сәгадәт. Инде сүз чираты безгә! (Тартмалар ала.)

Зиләйлүк. Көмеш белән чигелгән читек. Көмеш белән каелган түбәтәй. (Кидерәләр.)

Раушан (шат). Әби белән бабай булдык.

Зиләйлүк. Әби белән бабай түгел, кыз белән егет күк яшәгез.

Кәҗә белән әтәч тавышы ишетелә.

Акчура. Ишетәмсез, безнең бүләкләребез аваз сала!

Биккол. Ач абзарны, Акчура абый, күрсәтсеннәр гүзәл йөзләрен.

Акчура. Юк инде, рәхмәт. Аны куып йөрүләрем сагынып сөйләргә калсын. Рәхәт иде: берәр чираттагы яхшылыгым өчен хатын җанны иги башлауга чыга идем дә куа идем шул әтәчне… Тфү!.. Кәҗәне. Арканыннан ычкындырып куулары үтә ләззәт бирә иде. Тәннән тир түгел, йөрәк майлары ага менә. Ул акырулары, мал-лай… мм!.. җанга каймак. Кая анда Раушанның Луиларына моңа җитү!.. Шуннан хатын Сәгадәт янына чираттагы ультиматум белән кереп китә дә өч минутлык солых урнаштырып чыга. Ә мин шул арада рәхәтләнеп черем итеп алам. Менә бит, егетләр, күршеләр хакына үземне нидән мәхрүм итәм!

Биккол. Рәхим итегез, күршеләр: бездән бүләк сезгә – кәҗә белән әтәч!

Җәваһирә. Әстәгъфирулла!

Раушан. Шәп!

Көлү. Сәгадәт сузып елап җибәрә.

Сәгадәт. С-сәҗәм, бәгърем, бәхил бул, Биккол абыең газиз башларыңа җитәр өчен генә кайткан икән ләбаса!

Көлү.

Корреспондент. Һични аңламыйм. Нигә көлешәсез?

Раушан. Аңлагач, көлке буламыни ул? Аңлагач елыйсы була.

Корреспондент. Сәгадәт ханым шуңа елыймы әллә?

Биккол. Ул аңламаганга.

Зиләйлүк. Ниһаять! Котылдык. Бу кәҗәңнең башы барыбер безнең бакчабыздан чыкмый иде.

Сәгадәт. Кайберәүләр әтәченең бу ишегалдында гомер уздыруы кебек.

Акчура (корреспондентка). Аңлатып узыйм. Шушы ике җанвар аркасында көн дә җәнҗал чыга.

Җәваһирә. Ә бит алар гаепсез, бичаралар.

Биккол. Кашынасы килгәч, кычу таба идек.

Раушан. Нәрсә, күршеләр, капитуляцияме?

Биккол. Гомуми һәм тулы коралсызлану.

Шәмсин. Безнең авыл масштабында.

Зиләйлүк. Күрәсең, безнең әтәч белән сезнең кәҗәдән башланадыр ул.

Корреспондент. Татулык белән матурлыкка бердәнбер юл.

Машина тавышы.

Зиләйлүк (карый). Милиция машинасы.

Акчура (Раушанга). Әллә кичә сине кайтарган машина инде? Сынны кире алып китәргә микәнни?

Биккол. Узып китте.

Сәгадәт. Кызык, безгә туктады.

Зиләйлүк. Берәү төште. Милиционер. Сезгә кереп китте.

Сәгадәт. Кем кирәк икән?

Биккол өстәл тирәли йөгереп чыга, рәшәткә аркылы сикереп чыкмакчы була, кире килә.

Шәмсин (Бикколга). Үзеңнән ерак качып була микән?

Биккол. Минем отпускым бетте, җәмәгать.

Акчура. Монда килә. (Алдындагы шешәне өстәл астына яшерә.)

Шәмсин (Акчурага). Профессионал икәнең әллә каян күренеп тора. (Шешәне кире өстәлгә куя.)

Акчура. Шартлы рефлекс, иптәш председатель. Милициягә иммунитетым юк минем, куркам.

Сәгадәт. Кичәге милиционерга охшаган бу.

Акчура. Аларның бөтенесе бер-берсенә охшаган.

Милиционер керә. Биккол сын артына поса.

Милиционер. Биккол Биккининның кайда икәнен әйтә алмыйсызмы? Качкан, мут.

Биккол (сын артыннан). Ку-ку…

Милиционер әйләнеп карый, сынны күреп, бакчага уза.

Ку-ку! (Милиционер дикъкать итмәгәч, каршысына чыгып.) Ку-ку, дим!

Милиционер (аны читкә этәрә). Комачаулама әле.

Биккол. Менә мин – Биккинин!

Милиционер. Булсаң соң?

Биккол. Син тораташ карарга кайттыңмы, мине тотаргамы?

Милиционер (фуражкасын сала, кырыс). Синекеме бу, Биккинин?

Биккол (табындагыларга). Беткән баш беткән. (Милиционерга.) Минеке.

Милиционер (уйчан). Шаккатарлык! Авылда гомер күрелмәгән хәл. Кайдан урладың, шельма? (Тынлыктан соң.) Мин сине моның өчен беләсеңме нишләтәм?

Җәваһирә (Раушанга карап, сак). Нишләтәсез?

Милиционер. Биккининның әнкәсе мәллә сез, апа? Ничек болай тәрбияләдегез аны?

Раушан. И-их!.. (Аракы эчә.)

Биккол. Нишләтсәң дә, бу сынга тияргә ирек бирмәм!

Милиционер. Җүләр син!

Сәгадәт. Билгеле, җүләр! Үз башына шундый бәла алгач.

Милиционер. Шушы скульптураны монда куярга рөхсәт иткән хатыныңның кем икәнен беләсеңме син?

Акчура. Кем?

Милиционер (уйлап торгач). Белмим. Сүз таба алмыйм.

Сәгадәт. Шушы җүләр аркасында нинди сүзләр ишетеп ят, ә?!

Милиционер (Шәмсинга). Әх, Зәкәрия абый!..

Шәмсин (Раушанга). Күңелең булдымы?

Корреспондент (милиционерга). Кешеләргә өстән бәя биреп торырга ни хакыгыз бар сезнең?

Милиционер. Абзый кеше! Милиция киеме безгә кешеләрнең җанын күрергә комачауламый. Киресенчә, бу безнең бурычыбыз!

Биккол. Бурычың икән, нигә акыл сатасың? Әйдә, киттек.

Милиционер. Мин сине, Биккинин, шушы скульптураны күргәч аңладым, кайтам да рапорт язам.

Зиләйлүк (барысына да). Нәрсә дәшмисез? Рапорт язам ди ләбаса! (Артка чигенә.) Качкан өчен дә эләгә ич моңа. Шуңа өстәп, сын өчен дә…

Раушан (алга чыгып). Сын минеке, энекәш.

Милиционер (көлә). Сезнеке?

Раушан. Урламадым. Чүплектән таптым.

Милиционер (җитди). Җаны булган кеше моны чүплеккә ыргытыр микән, ай-һай!.. Ә сезнеке булуы мөмкин эш, нигә… Ышаныр да идем, әгәр Биккининның бу скульптураны бакчасына куярга рөхсәт иткән хатыны янына качып кайтканын белмәсәм. (Хатыннарны күзли, Сәгадәткә.) Яшегезгә караганда, ул, мөгаен, сездер. (Килеп, аның кулын үбә.) Гүзәл җанлы икәнсез.

Сәгадәт югалып кала.

Җәваһирә. Ах! (Раушанга таяна.)

Акчура (Зиләйлүкне милиционерга таба этәрә). Менә монысын да үп. Бу сынга ул да мөкиббән киткән.

Биккол. Ә акылына килгәндә, иптәш сержант, ул хатын менә бу –Җәваһирә апа. Сынның хуҗасы – Раушан абый.

Милиционер. Кешеләрегез дә үзегез шикелле икән сезнең, иптәш Шәмсин!

Шәмсин (сак). Нинди?

Корреспондент. Искиткеч!

Милиционер. Мин сине, Биккинин, беләсеңме нишләтәм?

Зиләйлүк. Инде тагын нишләтәсез?

Милиционер. Үзем кулга алдым, үзем җибәрәм. Алып китә алмыйм мин сине!

Биккол (Сәгадәткә карап). Юк, сержант. Теләсәң нишләт – мин бүген синең белән китәм.

Акчура. Галәмәт! Алайса, ник качып кайттың?

Биккол. Гомер буена качып яшәмәс өчен.

Җәваһирә. Кемнән качып?

Биккол. Үз-үземнән. Тагын… мәхәббәт дигән асыл коштан качып яшәмәс өчен.

Шәмсин. Күз тигән, ахрысы, сиңа, кияү!

Биккол. Ул, мөгаен, менә бу сын күзедер.

Шәмсин (Сәгадәткә). Ни булды, кызым? Шөкер тора идегез, куанып бетә алмаслык.

Сәгадәт. Киявеңне белмим, әти, ә мин үзем бик шөкер торам! Тораташка шаккатканнар, имеш! Буржуйлар!.. Гардеробымда әле бер дә киеп карамаган җиде яңа күлмәгем генә ята минем. Бик шөкер!.. Ә бу хәерчегә (сынга ишарәли) ыштан ясарга цемент та жәлләгәннәр!

Тынлык.

Шәмсин (сынга карап). Без тереләргә караганда да терерәк мәллә соң бу сын? Җаны бар мәллә моның?

Корреспондент. Хикмәт тораташ җанында түгел.

Раушан. Ә нәрсәдә?

Корреспондент. Безнең күңелләребездә яткан тораташларда. Берәүләребезнең күңелендәге тораташ кайбер тереләрдән терерәк, икенчеләребездәгесе үлеләрдән үлерәк, күрәсең.

Милиционер. Гафу итегез, иптәшләр, мәҗлесегезне бүлдем. Сау булыгыз! (Китәргә юнәлә.)

Акчура. Тагын кил, иптәш сержант!

Биккол. Рәхмәт, күршеләр! Раушан абый! Мещанлыкны безнең сын янына үткәрәсе түгел, бел аны!

Чыгып китәләр.

Сәгадәт. Иремне өч көн сак астында яткырганнарын нигә әйтмәдегез?

Зиләйлүк. Сине борчымыйк дип.

Сәгадәт. Үзем дә белә идемсәнә!

Зиләйлүк. Алайса, нигә Карнаук хатынына йортка кергән дип йөрисең?

Сәгадәт. Үч итеп. Передача ташыйсым килмәгәнгә.

Машина тавышы.

Талыйлар!

Биккол керә.

Биккол. Ник кычкырасың? Суялар мәллә?

Сәгадәт. Иремне талыйлар!

Биккол. Нәрсәгә сиңа ир? Ир – «с» хәрефенә түгел ич. Сервантың, сәгатең, сепаратың, софаң, суыткычың, суырткычың, сыерың, Сә-га-дә-тең – һәммәсе дә үзең белән кала. Үзем белән сиңа кирәкмәс бер генә нәрсәне алып китәм (әкрен) – сөюемне.

Сәгадәт. Кая алып китәсең?

Биккол. Син юк җиргә.

Сәгадәт. Кеше көлдермә!

Биккол. Аңласалар көлмәсләр. Көлмәс өчен, кешене аңлау гына кирәк.

Шәмсин (Бикколга). Нинди камыт кидең син бүген, кияү? Карап-карап торам да танымыйм. Нигә чыгымчылыйсың?

Биккол. Киресенчә, камытымны салып аттым, бабай!

Шәмсин (корреспондентка). Аңлыйсызмы? Мин берни аңламыйм.

Корреспондент. Кеше… муенында камыты булмаган өчен кеше дип атала да. (Үз-үзенә.) Әллә нәрсә җуйган кебек идем. Монда шуны таптыммы әллә? Ничә еллар кигән камытымны мин дә салмадыммы соң? Үз-үзеңне кеше итеп сизәр өчен, бүтәннәрнең кешелеклелеген күр икән…

Сәгадәт. Кайчан кайтасың?

Биккол. Минем вакытым синең акчаң түгел, санама… Шулай, Сәгадәт, инвентаризацияңнән мине сызып ат.

Сәгадәт. Әһә! Сиздем. Кемең бар, кайда? Табып, азгынның күзен чукыйм!

Биккол. Хыялымда менә шушындый бер сын бар, Сәгадәт. Ә ул «сөям» дигәнне «суям» дип ишетми.

Шәмсин. Нәрсә бу, кияү? Нинди кәмит ясыйсың син?

Биккол. Хушыгыз, кешеләр һәм тораташлар!

Китәргә юнәлә.

Сәгадәт (кинәт). Кадалсын малы, синең белән китәм, Биккол! Мине үзең белән ал әле!

Биккол. Мин бит декабрист түгел. Әйберләр империясе падишаһы Хатын дигән галиҗәнапларына каршы баш күтәрергә җөрьәт иткән мәхлук бер ир генә. (Китә.)

Сәгадәт. Харап итте кәҗәмне, корткыч! (Артыннан йөгерә.)

Машина тавышы.

Шәмсин. Артист, ә?

Корреспондент. Ни өчен сак астында тоталар соң аны?

Шәмсин. Үзебездә урып-җыю беткәч, без аны күрше совхозга ярдәмгә җибәргән идек. Тегеләрнең бер шофёрын тотып кыйнаган. Теге шофёр каен полосасындагы берничә агачны төрттереп аударган булган. Менә шуның өчен.

Акчура. Шуңа бәйләнеп кул пычратаммы соң!

Зиләйлүк. Синең кулың гел чиста шул. Син кыйный алмас идең.

Шәмсин. Әх, кияү нинди иде минем, иптәш Җәмлиханов, ә?!

Корреспондент. Ә кызыгыз?

Шәмсин. Юк, аннан декабрист хатыны чыкмас иде. Биккол дигәннең «кол» дигәнен бозып аңлаган ул.

Болдырдан Гөлмәрьям төшә. Микроскоп тоткан.

Гөлмәрьям. Нәрсәмнедер тагын югалттым, оланнар, күрмәдегезме?

Шәрифел керә.

Шәрифел. Гөлмәрьям астай!

Гөлмәрьям. Әле мин кемгәдер кирәкмени?

Шәмсин. Кил әле монда, Шәрифел, утыр әле.

Раушан. Гөрләтик әле табынны!

Зиләйлүк. Бәй! Бүген монда көмеш туй лабаса! Онытылган!

Раушан. Утыр, Шәрифел.

Шәрифел. Вакытым юк. Рашат кайтты. Өйләнәм, ди.

Раушан. Ишетәсеңме, әни? Өйләнә, җен баласы!

Акчура. Булмады. Салып сугасыңмыни ул кызны!

Зиләйлүк. Кайсысын? Ник?

Акчура. Олысын. Шәрифел малаен да кулга төшерә алмагач, ни пычагыма дип ничә еллардан бирле шәһәрдә укытам соң мин аны? (Зиләйлүккә.) Утырып калалармы? Башланды! Җидәү бит алар минем, иптәш корреспондент!

Зиләйлүк (Шәрифелгә). Кем ди соң? Җүнле гаиләдән булып, җүнле кыз булсын инде.

Шәрифел. Монысын инде сездән яхшы белүче юк. Сезнең олы кызыгыз Гөлчәһрәне алып кайтам, ди.

Зиләйлүк (еламсырап). Газиз балам…

Акчура. Әйтәм ич – башланды! Нигә аңа балавыз сыгасың? Җиде туйда җиде тапкыр кода буласыларым бар әле минем, иптәш корреспондент!

Раушан. Яшьләр өчен, Акчура!

Шәмсин. Нинди туй бар – һәммәсе өчен!.. Шәрифел, Шәрифел, елыйсыны китереп торма әле. (Рюмка бирә.)

Эчәләр.

Гөлмәрьям. Рәхмәт, Раушан.

Шәрифел. Сиңа йомышым бар иде, Гөлмәрьям астай.

Гөлмәрьям. Баш өсте!

Шәрифел (микроскопка ымлап). Миңа, Гөлмәрьям астай, шушы нәрсә кирәк иде.

Раушан. Нәрсәгә ул?

Шәрифел. Утын турарга түгел…

Гөлмәрьям (микроскопны бирә). Инде үлгәнче яшәсәм дә була. Дөньялыкта нәзерем калмады.

Шәрифел. Җәваһирә…

Җәваһирә. Дәшмә, дәшмә әле. Минем өчен ничә еллар дәшмәгәнсең! Минем өчен тагын бер дәшмә әле. (Кәгазьләрне бирә.) Боларга Рашат белән Гөлчәһрәнең исем-фамилияләрен генә язасы.

Раушан. Көмеш туйга мондый бүләкне синнән һич көтмәгән идем, Җәваһирә.

Җәваһирә. Ә мин мондыйны көткән идемме соң? (Сынга ишарәли.)

Акчура. Европада, бәлки, Луиыңны очраткан булыр идең, күрше?

Корреспондент. Нәрсә соң ул Луи?

Раушан. Менә нәрсә, җен баласы! Булыш әле, Акчура.

Тартмалар алып чыгып ачалар, Раушан алардан проигрыватель һәм аның колонкаларын чыгарып, җайлап куя.

Акчура. Алай түгел болай ул, арыш түгел бодай ул икән бу нәрсә.

Шәмсин. Инде менә хәзер бераз утырырга була. Музыка!

Җәваһирә. Нинди акчага алдың, Раушан?

Раушан. Шул инде, бәрәңге акчасына. (Тәлинкә куя. Луи Армстронг җырлый.)

Акчура. Европа менә шушы инде ул. (Гармунда уйнап, тамак төбе белән.)

Сөйсәң сөй, сөймәсәң сөймә генә-ә-әй!..

Корреспондент. Луи Армстронг?

Шартлау, пуля сызгырган, ыңгырашкан, «Ура» кычкырган авазлар. Кызыл нур бии.

Раушан тавышы. Беренче цель! Угломер 40– 40! Заряд тулы! Тигезлек 0–0! Ут!

Раушан (рюмка күтәрә). Безнең Җиңүебез һәм матурлык өчен!

Гөлмәрьям (кувалданы ала). Хуҗасы юк, ахры, моның. Кәбестә тозлаганда бастырып куярга әйбәт икән. (Кереп китә.)

Тәмам.

Постскриптум.

Шәрифел (кулын суза). Яңгыр сибәли башлады. (Йөзен яңгырга куя.) Әле ярый утынны турап бетердек.

Шәмсин, якасын күтәреп, сынга барып ышыклана. Капитан керә.

Капитан. Минем дә исемә төште: Коттбус, Люббен, Беслитц, Лукенвальде, Тельтов. Аннары соң – Берлин…

Милиционер керә.

Милиционер (кулын козырёкка күтәреп). Такси номеры – унтугыз да җитмеш җиде, иптәш капитан!

Сәгадәт керә, өстәл янына утырып ашый башлый. Биккол керә.

Сәгадәткә карап тора.

Биккол. Үзе ясаган җансыз тораташка гашыйк булган борынгы грек кешесе Пигмалионны онытмадыгызмы, кешеләр? (Сәгадәткә карап.) Җанлы тораташларны нишләтер идең икән син, Пигмалион?

Сәгадәт. Фиг сиңа миллион! Миллион түгел, сукыр тиен дә тими сиңа миннән! Минем миллионнар тәтемәгәч чыгып качтыңмы? (Залга.) Ул чагында кайда соң ул мәхәббәт?

Акчура (сын янына килеп). Моны ясарга күпме цемент китте икән?

Зиләйлүк. Дөядән: «Сиңа ат ошыймы?» – дип сораганнар. Ул: «Аркасы бөкре булса, бөтенләй яхшы булыр иде», – дигән, ди.

Раушан. Ташта чәчәк үсеп утырганын күргәнегез бардыр ич? Ул вакытта нигә шаккаттыгыз?

Гөлмәрьям күренә.

Гөлмәрьям (сын янына барып). Башыннан сыйпар идем, инде буй җитми икә-ән… Без аналарга балалар иманы баш игән таш та газиз шул.

Корреспондент. Һәр көлкенең үз фаҗигасе бар.

Җәваһирә (алга чыгып баш ия). Рәхмәт… Безне аңлавыгыз өчен.

Пәрдә

1977 елның июне –

1978 елның гыйнвары

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3

Подняться наверх