Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 - Ахат Гаффар - Страница 3
ПЬЕСАЛАР
СОҢГЫ ЛӘКЛӘК
ОглавлениеИке кисәкле драма
Катнашалар:
Шәмсия.
Аллаһияр.
Нурзадә.
Бикчәнтәй.
Зөлфирә.
Йосыф.
Рахман.
Мөкатдәс.
Үзебез һәм замандашларыбыз яшәгән вакыт.
БЕРЕНЧЕ КИСӘК
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Көз. Алма бакчасы ачыклыгындагы умарталык. Шушында ук каравылчы йорты һәм иске җил тегермәне. Анда умарталар саклана. Уртада тишегенә учак ягыла торган тегермән ташы ята. Рюкзаклар күтәргән бер төркем яшьләр йөгерешеп керә дә шаулаша-гөрләшә кайсы кая таралышып бетә. Тегермәннән Мөкатдәс чыга. Мылтык, шомпол, сүс, чүпрәк тоткан. Рахман килеп чыга. Шәмсия күренә.
Рахман. Җикәнкүлдә үрдәк юк микән?
Мөкатдәс. Сине көтеп яталар, ди.
Рахман. Алайса, нигә мылтыгыңны алып чыктың?
Мөкатдәс. Чистартырга. Күгәреп ята.
Рахман. Бир, үзем чистартам.
Мөкатдәс. Бу сиңа атаңның келәт түбәсен ябу түгел.
Рахман көлә.
Шәмсия. Келәт түбәсе нишләгән?
Мөкатдәс (Рахманга ымлап). Ә, үзеннән сора. (Тегермәннең арткы почмагындагы бүкәнгә утырып, мылтык чистарта башлый.)
Рахман. Өченче ел, төзелеш институтының беренче курсын тәмамлагач, авылга ялга кайттым. Әти келәт сала. Алай үлчәп карый, болай үлчәп карый – түбәсенә калае җитми. Яле, улым, ел буе бушка ипи ашамаганыңны күрсәт әле дигәч, моңа түбә сызымы сызып бирдем. Калай җитте. Икенче көнне йокыдан торганчы, түбә келәткә җәелгән дә яткан. Шиңгән әрекмән яфрагымыни!.. Түбә ябуларны өченче курста гына үткәнгә мин гаеплемени? (Көләләр.)
Былтыр филологиягә күчтем. Хәзер менә фольклор җыям – җыр, әкият. Әле ярый бусын беренче курста ук укыттылар.
Шәмсия. Группагыз колхоз кырында бәрәңге җыя, син – әкият.
Рахман. Тиздән бу җирләр су астында кала. Авыл һәм халык шәһәргә күчеп бетә. Җыры да бәрәңгедәй кирәкле дип, группа җитәкчебез җыярга, сорашырга кушты. Үз авылым ич – кемдә нинди җыр, әкият, бәет барлыгын яхшы беләм.
Шәмсия. Бөтен җирдә бульдозерлар…
Мөкатдәс. Яэҗүҗ-мәэҗүҗләр алар! Бөтен җирне актаралар, урманнарны кисәләр, күлләрне күмәләр…
Рахман. Авыл күчә… Бөртекләп авылның җанындагы хәзинәсен җыеп йөрим. Кайчан да булса цивилизация дигән чая егет, шушы борынгы җирне су белән күмгәненә үкенеп, җиргә ятып, бер елар микән?
Шәмсия. Шагыйрь дә икән әле син!
Рахман. Рәхмәт.
Шәмсия (кулын маңгаена куеп). Югалды болар, таралышып беттеләр.
Мөкатдәс. Бакчаның теге ягына җибәрдем мин аларны. Коры ботак анда чокыр тулы.
Рахман. Бер корыган алмагачны тотасы да кисәсе иде инде.
Мөкатдәс (мылтык селкеп). Йомшак җирең кычыта мәллә? Тоз белән бер генә гөпелдәтермен… Ә бәлкем, ул алмагач яңарып китәр, кем белә? Табигать сабыр булганны ярата.
Рахман. Барыбер су күмә ич.
Мөкатдәс. Күмә… Тик намусны түгел.
Казлар кычкырган тавыш.
Шәмсия (күккә карап елмая). Кыр казлары! Өчәү!
Мөкатдәс (Рахманга). Бар! Бервакытны барыбер үләселәр дип, шуларны атып төшер, алайса… Алмагачлар да шулай. Исән чакта яшәсеннәр.
Шәмсия. Кыр казлары! (Йөгереп чыгып китә.)
Рахман. Бир, үзем чистартам.
Мөкатдәс. Мә соң! Мин умарталарны карыйм. (Тора.) Шушында гына чистарт.
Рахман. Ник монда гына?
Мөкатдәс. Мин гомер буе шушында чистарттым. Сакланганны Алла саклаган, йә бала-чага килеп чыгар, ялгыш атар…
Рахман (ирония белән). Берәүгә бала-чага кайгысы төшкән! Бер улың бар, ул да сиңа әти дими.
Мөкатдәс (читкә карап). Аның каравы миңа, бәлки, син бабай диярсең әле?
Рахман. Акылың алтын икән. (Тынлыктан соң.) Минем сиңа бабай диясем юк!
Бер-берсенә карашып торалар. Мөкатдәс чыгып китә. Ботак-сатак күтәреп, Зөлфирә белән Бикчәнтәй керә. Йөкләрен тегермән ташына куялар.
Зөлфирә (ашыгып). Муеныма әллә нәрсә керде, кара әле, Бикчәнтәй!
Бикчәнтәй (арттан аның якасын ачып нидер ала да бармагын тырпайтып). «Фатыйма» кергән.
Зөлфирә (бөҗәкне алып). «Фатыйма», «Фатыйма», киявең килә, кач, кач!..
Бикчәнтәй, кочып, аның муеныннан үбеп ала. Рахман, елмаеп, арткарак күчеп утыра, аны күрмиләр.
Кытыклыйсың!.. (Читкә йөгереп китә, әйләнгәләп.) Бүген нинди көн!..
Бикчәнтәй (аны куа). Нинди, Зөлфирә?
Зөлфирә. Нинди көн!
Бикчәнтәй. Нинди соң, нинди? Минемчә, бүген быелгы көзнең гадәти матур бер көне.
Зөлфирә (кинәт туктый, аныңча кабатлап). Бүген быелгы көзнең гадәти матур бер көне… (Кискен хәрәкәт белән Бикчәнтәйгә таба борыла.) Бүген… былтыргы көзнең коточкыч көне… (Ташка утыра, йөзен каплый.)
Бикчәнтәй. Былтыргы көзнең?
Зөлфирә. Без былтыр бу көнне төнлә паромда Кама кичкән идек. Без, яшь инженерлар, атом электр станциясе төзеләчәк урында җир эшләре алып барасы яшь белгечләр…
Бер-берсенә карашып торалар. Бикчәнтәй учак ягып җибәрә.
Зөлфирә (кулын учак өстендә тотып). Ул төн коточкыч салкын иде.
Рахман кызыксынып тыңлый башлый.
Бикчәнтәй. Рафаэль… Ул төнге салкын аңны гел суытып тота кебек әле, Зөлфирә.
Зөлфирә. Ә минемчә, без ул төнне онытып та өлгердек бугай инде. Нәкъ бер ел үтеп киткән ич. Бүген нәкъ бер ел.
Бикчәнтәй (сак). Бәлки, бүген… онытылып ял гына итәрбездер, Зөлфирә? Авыр истәлекләргә бирелмичә генә.
Зөлфирә. Бүген Рафаэльнең елы икән.
Бикчәнтәй. Елы… бүгенге көнгә туры килүен әйт.
Зөлфирә. Син риза түгел мәллә?
Бикчәнтәй. Нәрсәгә?
Зөлфирә. Рафаэльне искә алуга.
Бикчәнтәй (иңбашын җыерып куя). Көтмәгәндә… Бәлки, кирәкмәстер?
Зөлфирә. Кирәк, Бикчәнтәй! Без бу көнне онытмыйча, аны көтеп алырга тиеш идек. Ә без күңел ачарга дип килгәнбез. Шашлык пешереп ашарга, коньяк эчәргә…
Бикчәнтәй. Синдә ул… берәр төрле хис уятмый идеме?
Зөлфирә. Ник сорыйсың?
Бикчәнтәй. Рафаэль… хәтәр чибәр егет иде.
Зөлфирә. Ул чагында син миңа беркем дә түгел идең әле, бүген көнләргә хакың юк.
Бикчәнтәй. Алай да…
Зөлфирә. Институтта кайбер кызларның аның өчен башларын җуярга әзер торуларын бераз белә идем.
Бикчәнтәй. Ә син?
Зөлфирә. Табынырлык егет иде ул! Чибәрлегеннән битәр акыллы.
Бикчәнтәй. Син кыю! Ә ул кызларга караганда… Аллаһиярның хатынын өстен күргән.
Зөлфирә. Юк, ул… кешелеклелекне өстен күрде, хәтта үзенең мәхәббәтеннән ваз кичеп. Баш иярлек кеше иде ул.
Бикчәнтәй. Суга төшеп үлүне кешелеклелек димәс идем.
Зөлфирә. Суга үз ирке белән сикермәгәндер ул, Бикчәнтәй. Кайвакытны төннәр буена уйланып ятканым бар. Миңа ул суга үз ирке белән сикермәгәндер шикелле тоела. Сәер тойгы, ләкин, ләкин…
Бикчәнтәй. Ни диюең бу, Зөлфирә?
Зөлфирә. Фараз кылуым.
Бикчәнтәй. Бөтен фаразларны суд-медицина тикшерүе әйтте. Йә үзе сикергән, йә ялгыш егылып төшкән дип. Хәтерлисеңме, ул паромда бер төркем егетләр үзара ызгышып, бәйләнешеп алган иде. Бәлки, ул, без күрмәгәндә, шул егетләр арасына барып кысылгандыр? Шунда берәрсенең төртеп төшерүе бик ихтимал дияр идем, милиция белеп тикшергәндер инде.
Зөлфирә. Ул гел безнең белән бергә булды. Син моны яхшы беләсең. Сине тынычландырган тикшерү дә… (Тын торгач.) Ә бәлки, аны, чыннан да, кемдер… йә ялгыш, йә ничек… төртеп төшергәндер?
Бикчәнтәй. Кемдер диюең безнең арадан берәрсе түгелдер ич?
Зөлфирә (ашыгып). Белмим, белмим.
Бикчәнтәй. Ә нәрсә беләсең соң син?
Зөлфирә. Мин бары тик беребезнең дә болай уйламаганын гына беләм. Болай уйларга базмаганын.
Бикчәнтәй. Шайтан алгыры! Бу кадәр дә бернинди логика кысасына сыймаслык итеп бары тик син генә… хатын-кыз гына уйлый аладыр. (Көлә.)
Тынлык. Учакка агач өстиләр.
Зөлфирә. Нурзадәне ярата иде ул.
Бикчәнтәй (ирония белән). Әйтәм җирле, ир белән хатын арасында буталган!.. Шәмсия кире каккач, суга сикереп, башы белән бозга туры килеп үлгәнче! Искитмәле мәхәббәт! Эгоист һәм принципсыз бәндә – менә кем булган ул сезнең Рафаэлегез!
Зөлфирә (горур һәм мыскыллы). Сиңамы соң сөйгәнеңне ташлап… ире хатынының бала табуын теләмәгән хатынны кызгану! Бу тик Рафаэль кулыннан гына килгән. (Читкә китәргә юнәлә, борылып.) Син шундый кеше кебек була алсаң, мин синең өчен башымны җуярга риза, Бикчәнтәй.
Мөкатдәс тавышы. Карале, Зөлфирә сеңлем, эчтә капчыклар бар, алып чыгып бир әле, умарталарга каплыйм.
Зөлфирә кереп китә, капчыклар тотып чыга.
Зөлфирә. Без дә булышыйкмы, Мөкатдәс абзый?
Мөкатдәс тавышы. Килегез соң.
Зөлфирә белән Бикчәнтәй чыгып китәләр.
Рахман (үзалдына). Паром? Паром… Сәер хәтер… (Мылтык төзәп карый.)
Кемнедер борылып карый-карый, Шәмсия керә.
Шәмсия. Сәер… Болар гел бергә йөриләр…
Сулы чиләк күтәргән Нурзадә, алмалы чиләк тоткан Аллаһияр күренә.
Аллаһияр. Кыргый алмалар җыйдым әле.
Шәмсия. Әче түгелме соң?
Нурзадә. Ничек ашыйсың бит! (Алма алып каба.)
Шәмсия. Һәрвакыттагыча, кыстатмыйсың, ахрысы. (Тегермәнгә кереп китә.)
Аллаһияр (куеныннан зур кызыл алма алып Нурзадәгә суза). Иң матуры.
Нурзадә. Каян таптың?
Аллаһияр. Үлән арасыннан.
Нурзадә (юып һәм сөртеп каба). Ә Шәмсиягә?
Аллаһияр. Ә аңа… (Чиләгенә ымлый.)
Нурзадә (чиләк алдына тезләнә). Кыргый алмаларны яратам мин!
Аллаһияр. Синең кебек кызларга кыргыйлар килешә ул.
Нурзадә (елмая). Син кыргыймыни? Шәмсия урынында булсам, йөгән кидертә белер идем мин сиңа, Аллаһияр!
Аллаһияр. Сусадым.
Нурзадә (чиләкне алып, аңа су эчерә). Бикме?
Аллаһияр (аңа карап). Бик. (Пышылдап.) Күпме эчсәм дә туймам кебек, Нурзадә.
Иске җиз самавыр тотып, Шәмсия чыга. Нурзадә, елмаеп, Рахман янына китә. Мылтыкны алып, Аллаһиярга төби.
Рахман (мылтыкны алып). Йә, йә, шаярма!
Аллаһияр. Уйнасын. Корылмаган ич.
Рахман. Елга бер мәртәбә корылмаган мылтык та ата, ди. (Мылтыкны стенадагы чөйгә элеп куя.)
Шәмсия, самавырның көлен кагып, су һәм учактан күмер сала.
Аллаһияр. Кайдан алдың бу хан заманындагы самавырны?
Шәмсия. Бу тегермәндә әллә нәрсәләр бар. Хәтта бала уенчыклары да. Һәммәсе дә агачтан юнып ясалган. Мөкатдәс абзыйның балаларыныкы булган, күрәсең, – әллә кайчангылар. Кызык шундый. Бөтен шүрлекне тутырып тезеп куйганнар.
Рахман. Ул уенчыклар белән беркем дә уйнамады.
Нурзадә. Ник?
Рахман. Аның балалары булмаганга.
Шәмсия. Бала уенчыклары. Кер әле, Аллаһияр, кара әле…
Аллаһияр. Итне чыгар әле, шашлык пешерә торыйк.
Шәмсия. Ишетәсеңме, Аллаһияр, бала уенчыклары. (Кереп китә дә кәстрүл белән ит алып чыга.)
Аллаһияр (читкә). Бикчәнтәй, шомполлар яса.
Бикчәнтәй тавышы. Күмер әзерме?
Бикчәнтәй белән Зөлфирә керә. Шашлык ясау ыгы-зыгысы башлана. Шау-шу китә.
Бикчәнтәй (учакны карый). Күмере әз әле. (Учакка агач өсти.)
Нурзадә (тагын чыбык китереп сала). Янсын, янсын әле бер! Йөрәкләр эреп акканчы!
Шәмсия. Итәгеңә ут капмасын.
Нурзадә. Йөрәк янганда, итәк нәрсә ул!
Аллаһияр. Баш югалганда, чәч кайгысымыни!
Зөлфирә. Әх, җәмәгать! Арабызда бер кеше юк, сизәсезме?
Бикчәнтәй (аңа). Кирәкмәс, Зөлфирә.
Аллаһияр. Йосыфны әйтәсеңме?
Шәмсия. Чыннан да, кайда йөри ул?
Йосыфны чакырып, чыгып китәләр.
Нурзадә (Аллаһиярга). Арабызда берәү артык безнең.
Аллаһияр. Шәмсияне әйтәсеңме? Бигрәк тагын син.
Чыгып китәләр. Бераздан көлү авазлары яңгырый. Барысы да Йосыф белән бергә йөгерешеп кире керә.
Нурзадә. Җәмәгать, әйдәгез, күз бәйләш уйныйбыз.
Йосыф. Мин музыка куям! (Магнитофон җибәрә.)
Бер-берсенең күзләрен бәйләп уйнарга керешәләр. Дөресрәге, уйныйлар да, заманча бииләр дә.
Зөлфирә. Үзеңә теләгән кешене генә тотыштан.
Аллаһияр. Ә кем кемне тоткан – караш юк.
Нурзадә. Рахман, сине эләктерергә дә җай чыкты бит, саклан!
Рахман. Нәрсәгә мин сиңа?
Нурзадә. Аннары ата-анаңа яучы җибәрер идем.
Шәмсия. Хәрәмләшмәгез. Тавыш белән табышу юк.
Аллаһияр. Бер-берсен иң кызык итеп, көтелмәгәнчә тоткан кешегә приз!
Йосыф. Ә призга – шашлык белән коньяк!
Бикчәнтәй. Ә мине кем тота?
Йосыф Бикчәнтәйнең сакалыннан эләктереп ала.
Йосыф. Кем чәче бу?
Аллаһияр. Кызлар куарга керешкәнче, егетләр сакалы белән кызлар чәчен аерырга өйрән!
Көлешү.
Йосыф (Бикчәнтәйне этеп җибәрә.) Тфү!
Рахман. Ә синең хатыныңны тотсам?
Аллаһияр. Минем үле гәүдәм аркылы атлап кына.
Шәмсия. Сөйлисең дә инде!
Нурзадә. Уеннарның уймак чыгарганнарын яратам мин!
Йосыф. Нурзадә, минем йөрәгем ялкынын сизмисеңмени? Качма инде, кил бире!
Шәмсия яулыгын кинәт чишә дә, читкә китеп, карап кына тора башлый.
Шәмсия (юри шаулап). Егетләр, зарыктырмагыз! (Аллаһияр каршына атлый.) Ялындырасыз, инде үзем аулыйм!
Аллаһиярның үз тавышыннан читләшүен күреп, тәэсирләнеп, нишләргә белмичә тора.
Аллаһияр (аны эзләгәндәй кыланып). Кайда син, фәрештәм?
Нурзадә (аның тавышына таба бара). Кайда син, Рахман? Шәмсия ник дәшми?
Зөлфирә. Дөрес уйнамыйсыз – сөйләшмәгез!
Нурзадә. Курыкма, синең Бикчәнтәеңә калмаган!
Аллаһияр Нурзадәне тотып ала.
Аллаһияр. Бикчәнтәй күптән Зөлфирә кочагындадыр инде, мут.
Нурзадә Аллаһияр кочагына сыена, үбешәләр.
Шәмсия (тавышсыз елый, шаккатып аларны әйләнеп чыга). Башкалар гадел уйный бит, Аллаһияр! (Нурзадәне Аллаһиярдан йолкып атарга үрелә, читкә китә.) Мин уеннан чыгам.
Бикчәнтәй Зөлфирәне тотып ала. Бермәл назланышып торалар да йөгереп чыгып китәләр.
Мөкатдәс күренә. Яшьләргә бераз карап тора да Рахман каршына килеп баса, Рахман аны тотып ала.
Рахман. Кайсыгыз бу минем кочагымда?
Мөкатдәс. Мин, улым.
Рахман (аны читкә этеп җибәрә). Мин сине эзләмә- дем!
Мөкатдәс. Аның каравы мин сине эзлим, улым. Гомерем буена эзлим.
Аллаһияр Нурзадәне юри Мөкатдәс кочагына этеп кертә.
Нурзадә. Бу синме, Рахман? (Юри кочаклый.)
Аллаһияр. Әттә-тә! (Күзен чишә.) Мөкатдәс абзыйга приз, егетләр!
Барысы да яулыкларын чишәләр.
Йосыф. Юк, сизмисең йөрәгем януларын, Нурзадә! (Җырлый.)
Бу йөрәгем белеп яна,
җаныем-бәгърем, –
Сөйгәнем ятка кала.
Шәмсия. Ятка…
Нурзадә. Зөлфирәләр кайда?
Аллаһияр (як-ягына карана, кул селтәп). Оригиналь түгел.
Шәмсия. Аның каравы гадел. Гашыйкларча.
Нурзадә. Күз бәйләшкә гаделлек нәрсәгә ул? Кем өлешенә нинди көмеш эләгә инде!
Аллаһияр (Нурзадә белән Мөкатдәскә). Иң оригинале – сез. (Барысына да.) Килешәсезме?
Йосыф. Аңынчы… (Фотоаппарат ала.) Истәлеккә, абзый.
Аллаһияр (читкә). Бикчәнтәй!
Нурзадә. Зөлфирә-әү!
Бикчәнтәй белән Зөлфирә йөгереп керә.
Йосыф. Басыгыз.
Шәмсиядән кала барысы да тегермән баскычына менеп баса, рәсемгә төшәргә әзерләнә.
Бикчәнтәй. Кил, Шәмсия.
Шәмсия. Теләмим.
Йосыф фотоаппаратын өчаякка беркетә, автоматын җибәреп, иптәшләре янына менеп баса, һәм алар бер мәлгә фоторәсемдәгечә тынып, хәрәкәтсез калалар.
Йосыф (фотоаппаратын алып). Хәзер аерым кадрлар. Мөкатдәс абзый, тегермән ташына утыр әле. (Җитәкләп утырта.) Син, Нурзадә, аның янына бас. (Рәсемгә төшерә.) Картлык белән яшьлек. Шәп рәсем булачак. Аягыңны килешлерәк бас. Билеңә таян.
Мөкатдәс. Ни-нәрсәгә мин?
Йосыф. У-у, абзый! Бер… ун елдан соң бу рәсемнәр!.. Хәзер, абзый, баскычка утыр. Син, Нурзадә, тегермән канатына менеп утыр… Аякларыңны салындыр, салындыр. Елмаю!.. Юк, абзый, син, киресенчә, йөзеңне боек итеп төш. Шулай, һоп! Рәхмәт… Бу рәсемнәрме? Менә боларның берсе дә калмагачмы? (Алма бакчасына, тегермәнгә, умарталарга ишарәләп.) Берзаманны бу рәсемнәрнең һәммәсен акчага әйләндерәм мин.
Мөкатдәс. Акчага? Болардан (тирә-юньгә ишарәләп) акча гына каламыни?
Йосыф. Тарихка калсын, тарихка! (Төшерә.) Боларның эзе дә булмый монда киләсе җәйгә. Эзе дә!.. Әнә нәрсә корабыз – мәхшәр!
Мөкатдәс. Ашыгасың түгелме соң, олан? Тереләрне, үлмәскә килгәннәрне күмәргә ашыгасың түгелме? Калмый кая китәр? Калган ич моңынчы.
Йосыф (көлә). Барысын да су йотачак. Су!
Мөкатдәс (төшенке). Ә-ә… аны әйтәсеңмени?.. Без үләрбез анысы. (Рахманга карап.) Бездән берни калмас… Тик кешеләр яңа бакча утыртыр.
Йосыф. Юк, абзый, яэҗүҗ-мәэҗүҗ килә. Җирләрне су баса, техника изә… Хисләрне акыл күмә. (Нурзадәне фотога төшерә.) Истәлеккә.
Мөкатдәс. Кая китсен болар, олан? Бу тегермәннең үз кошларын көтеп аласы бар ич әле. Яэҗүҗ-мәэҗүҗ килә, ә ул көтә.
Шәмсия. Нинди кошларын?
Мөкатдәс. Әүвәлтен аның түбәсенә ике ләкләк оя кора торган иде. Ә бер елны…
Шәмсия. Нәрсә бер елны? (Аның янына утыра.)
Мөкатдәс. Яз иде. Тегермән тартырга җыелган ир-ат ләкләк оясына өч тавык йомыркасы менгереп салды. Хәер… аны ник яшереп торырга – мин үзем менгереп салдым. Тегермән канатының күчәр чөен кагарга менгәндә. Ул йомыркалардан чыккан чебешләр нишләр икән, янәмәсе. Ашарга дип очып киткән чакларын туры китереп мендем. Ояларында – ике йомырка.
Зөлфирә. Шуннан ни булды?
Аллаһияр. Йомыркалары артканга куанганнардыр.
Мөкатдәс. Ә син куаныр идең микән (Шәмсиягә карап) хатының көтмәгәндә… бала алып кайтса?
Аллаһияр белән Шәмсия бер-берсенә карашып ала. Нурзадә пырхылдап көлеп җибәрә.
Алар да куанмады шул. Ата кош әйтте дә салды. Ирләрчә әйтте.
Бикчәнтәй. Ата кош? Кемгә?
Мөкатдәс. Анасына… Озак ләкелдәштеләр. Әүвәлтен очынып-очынып тузындылар. Аннары инде соңгы сүзне ана кош әйтте. Ах, әйтте дә соң!.. Әйләнә-әйләнә күккә күтәрелде дә… пөхтә, төгәл итеп әйтте дә салды.
Шәмсия. Нишләде?
Мөкатдәс сүзсез тора.
Йосыф. Нишләсен. Кире төшеп, тавык йомыркаларын ватып ташлагандыр.
Мөкатдәс. Ана кош бик биеккә күтәрелде дә ук булып җиргә кадалды. Төгәл менә шушы ярык ташка килеп төште…
Шәмсия йөзен каплый да читкә китә.
Нурзадә. Ә икенчесе – атасы ташландымы соң?
Рахман (Мөкатдәскә карап). Ул яши… Ул дөнья сөрә әле!
Йосыф. Нигә дип ташка кадалды соң ул?
Мөкатдәс. Белмим. Әмма бик үкенечле булды.
Зөлфирә. Сез ул йомыркаларны белмичә куйгансыз лабаса.
Мөкатдәс. Хикмәт анда түгел, кызым. Хикмәт – белмичә гаепләүдә. (Рахманга карап.) Оныклар да кичерми торган шундый хаталар да ясап ташлыйсың икән ул…
Рахман читкәрәк барып баса.
Аллаһияр (коры). Ә кошларга зыян киләсен белгән булсаң?
Мөкатдәс. Ул кошның кадалуы бик хикмәтле булып чыкты.
Бикчәнтәй (кинәт, кычкырып). Әйтмә, карт! (Уртага чыгып баса, иптәшләрен күздән кичереп.) Йә, бу табышмакка җавапны кайсыгыз таба? Аллаһияр! Син әйтеп бак.
Аллаһияр иңбашын җыера. Шәмсия аңа карап тора.
Шәмсия. Атасы ана кошны хыянәттә гаепләгәнгә охшый. Шуңа күрә ана кош башын ташка орган да ул.
Йосыф. Бу йомыркаларны кем белән йөреп салдың дипме? Менә мут! Ә үзе ташка кадалмаган бит!
Шәмсия (Аллаһиярга). Син дә сикермәдең… Синең урынга Рафаэль сикерде, хәтерлисеңме?
Аллаһияр (көлә). Хыялый!
Нурзадә (каты). Шәмсия! Ни сөйләнәсең син?!
Шәмсия (әкрен). Хәтерлисезме? Рафаэль… Рафаэль!..
Ялгыз каз кычкыруы ишетелеп куя.
Зөлфирә (күккә карап). Кыр казлары. Өчәү генә.
Рахман. Көтүгә укмашырга йөриләрдер.
Мөкатдәс. Ана кош нахакка вафат булды. Кош кынамы соң, кош кынамы?..
Бикчәнтәй (Зөлфирәгә). Картның да үзе нахакка гаепләгән кошы булды микәнни?
Нурзадә. Ә ата кош – анысы нишләде соң?
Йосыф. Әллә кайчангы тавык йомыркалары өчен шултикле үкенмә лә, абзый!
Зөлфирә. Син ялгышып бит, ялгышып…
Мөкатдәс. Үкенечләр күп шул, үкенечләр… Тегермәнне сүтәсез инде, алайса?
Бикчәнтәй. Без түгел.
Йосыф. Без түгел. (Көлеп.) Ә яэҗүҗ-мәэҗүҗләр.
Нурзадә. Ни дигән сүз соң ул яэҗүҗ-мәэҗүҗ? Сүгенүгә охшаган.
Аллаһияр. Ашау дигән сүз ул.
Нурзадә. Нинди ашау?
Йосыф. Җирдә ни бар, шуны рәттән сыпыртып бару.
Рахман. Кызыл балчыкка хәтле.
Нурзадә. Ник?
Йосыф. Кеше үз биләмәсен торган саен киңәйтә. Җир һәм аның өстендә ни бар, – тәмен бер татыдымы, – яулый, көчли, ашый…
Рахман. Нахак. Коръән аятен төкерегең белән кешеләргә ярлык итеп ябыштырма, яме? Хак белән нахакны аермагач, баш нәрсәгә бирелгән сиңа?
Йосыф. Башмы? Бүген шашлык ашар өчен. (Шашлык ите алып каба.) Чи әле… Син ул фольклорыңны ни өчен җыясың, студент? Бер елдан… кая анда бер ел… берничә айдан авылыңны яэҗүҗ-мәэҗүҗ йотудан куркып түгелмени? Синең авылыңны берничә айдан соң төзелеш, шәһәр йота. Җирләре, җырлары, сулары, менә бу умарталыклары белән бергә. Уҗымнар үсеп утырган кара җирләрегезне кызыл балчыкка кадәр актарып, атом электр станциясе салалар, һөнәре белән җырын авыл кешесе станок белән зонтикка алмаштырачак. Цивилизация яэҗүҗ-мәэҗүҗ кешеләрнең үкенечле хәтерендәге кошларны да ашап бара. (Мөкатдәскә.) Җил тегермәне үз кошларын юкка көтә, абзый! Табып китерегез миңа соңгы ләкләкне, һәм мин аны бернинди үкенечсез ашыйм да ташлыйм. Аннары барыбыз да бергә җыелышып үкенербез. Җыелышып күңеллерәк. Барың да бергә булгач куркыныч түгел ул!
Нурзадә. Котылып буламы соң ул яэҗүҗдән?
Рахман. Коръәндә була дигән.
Нурзадә. Ничек итеп?
Рахман. Базга төшеп, Коръән белән каплансаң котыласың, ди, имеш.
Нурзадә. Ялган белән каплансаң гына котыласыңмыни?
Рахман. Үзең ничек уйлыйсың?
Нурзадә (көлә). Белмим. Базда капланып утырганым юк.
Мөкатдәс. Алайса (баса), тегермән үз кошларын юкка көткән булып чыга икән.
Рахман (коры). Тегермән түгел, син юкка көткәнсең аларны!
Мөкатдәс (аңа карап торгач). Хәзер инде ни аерма? Тегермәннең соңгы көннәре… Миңа да күп калгандыр димсең? (Китәргә борыла.) Атны карыйм әле, авырып тора шикелле.
Аллаһияр. Атың бик карт икән инде, алаша икәнлеген танырлык та түгел.
Мөкатдәс. Бия ул. Карт инде. Быел иткә озатыласы иде. Өч ат белән бергә машинага төяп алып киттеләр. Артларыннан куа чыктым да үз биямне төшереп калдырдым. Жәлләдем. (Күкне күрсәтеп.) Инде яңгырлар китүе ихтимал.
Нурзадә. Теге ата кош, ата кош нишләде соң?
Мөкатдәс эндәшмичә чыгып китә.
Аллаһияр (шашлык кабып карый). Пешкән. Эһе-һей!.. (Йосыфка.) Җебемә әле, теге шешәне чыгар да шашлыкка тамызгала.
Йосыф рюкзак алып килә. Стаканнар, коньяк шешәсе чыгара. Кепкасы белән күмер җилләтә-җилләтә, шашлыкка коньяк тамызгалый.
Шәмсия (уйчан). Пеште.
Нурзадә (кул болгый). Әһе-һей!.. Мөкатдәс абзый, пеште-еү!
Мөкатдәс керә.
Мөкатдәс. Атым авырып тора әле, оланнар. Буаз ул. Әллә сезне тартып килеп өзлеккәнме тагын?
Рахман. Арыгандыр. Өч чакрымнан сигез кешене тартып килеп карасын әле!
Йосыф. Әйдә, Мөкатдәс абзый, җитеш.
Аллаһияр. Нурзадәне тотканың өчен.
Нурзадә. Аның мине кочканы өчен. Бер яшьлектә, бер картлыкта ул!
Мөкатдәс. Берне генә дисәгез инде…
Нурзадә. Берне генә. Ә аннары… (Чегәннәрчә.) Эх раз, ещё раз, много, много, много раз!..
Зөлфирә. Теге кыр өсте яшеллеге белән урман сарылыгын мәңге онытмаска күреп каласы иде! Югыйсә хәтердә томан гына калачак!
Нурзадә. Бар нәрсәдән томан гына кала. Томан гына. Хәтта кешеләрдән дә.
Йосыф (Рахманга). Баш нәрсәгәме? Мин аның белән бүген шашлык ашыйм. (Шашлык чәйни, коньяк бүлә.)
Аллаһияр. Күз бәйләш уенын иң оригиналь тәмамлаган Нурзадә белән безне шушы сахрага алып килгән хуҗабыз Мөкатдәс абзый исәнлеге өчен!
Шәмсия рюкзактан бер стакан ала, аңа коньяк салып куя.
(Үзләрен санап). Без сигез генә ич. Бу стакан кемгә тагын?
Нурзадә. Кем дә булса киләсеме әллә? Берәр көтелмәгән кунакмы?
Шәмсия. Көтелмәгән. Ел буе инде ул томан аша безнең хәтерләребезгә ишек кага. Ләкин беребезнең дә аны үз күңеле түренә үткәрәсе килми. Без һәммәбез дә базда утырабыз шикелле. (Барысына да күз йөртеп чыга.) Рафаэль өчен! Аның рухы истәлегенә!.. (Эчеп куя.)
Нурзадә. Рафаэль!.. Әх, егетләр! Шундый ярата идем мин аны! Әгәр сезнең берәрегезгә шундый ярату насыйп булсамы?! Кире какмагыз. Зинһар өчен, Рафаэль сымак кире какмагыз! Авырлыгы безгә караганда да яманрак булып үзегезгә төшәчәк. Үзегезгә! Мин моны бик яхшы беләм, ышаныгыз!
Шәмсия. Кадерле дусларым! Мин сезнең янга ял итәр өчен генә дип килеп чыкмадым бит… Әйе, әйе, Аллаһияр! Кадерле ирем минем! Мин бу юлы хәтта синең яныңа дип тә килмәдем… Мин Рафаэльне онытмадыгыз микән дип килдем.
Бер-берсенә карашып куялар. Нурзадә артка чигенә. Тынлык урнаша.
Рахман. Ә кемдер былтыргы көздән бирле базда утыра. Төнлә кинәт салкынайтып, сезнең паромыгыз елга уртасында бозга катып калганнан бирле.
Һәммәсе тагын бер-берсенә карашып ала.
Шәмсия. Син каян беләсең, егет? Син тагы нәрсә белә- сең?
Рахман. Барысын да. Сез белгәннең һәм белмәгәннең, шуңа өстәп, сез белергә теләмәгәннең барысын да беләм.
Нурзадә (күккә карап). Кояш сүнде. Болыт… Яңгыр яумаса ярый.
Рахман. Үлеменә бер ел тулды дигәндә генә Рафаэльнең телегезгә керүе сәер тоелмыймы сезгә?
Йосыф. Нәрсәсе сәер? Шәмсия искә төшерде, рәхмәт. Әйдәгез, чыннан да, аның өчен дә күтәрик… (Үзенә коньяк сала, әзрәген җиргә түгеп, эчеп куя.)
Рахман. Аның турында сез үзегезгә нидер ачыклап җитмәгәнсез – миңа шунысы сәер.
Нурзадә. Ташлагыз!.. Аны искә төшерү авыр миңа. Мин бит аны сөя идем!.. Әйдәгез, бүген ял гына итик әле. Тагын кайчан туры килә, тагын кайчан…
Рахман (йөгереп барып, мылтык алып килә, Мөкатдәскә). Берәр патроның юкмы?
Мөкатдәс. Нәрсәгә ул?
Рахман. Шул яхшы кеше истәлегенә бер салют бирәсем килә.
Мөкатдәс (тегермәннән патрон алып чыгып бирә). Соңгысы.
Рахман мылтык кора.
Аллаһияр. Нәрсәгә бу комедия?
Рахман. Сезне йокыдан уятырга.
Нурзадә (әкрен). Бир әле, үзем атыйм әле, Рахман. (Мылтыкны ала, башын янтайтып, һавага төби.)
Аллаһияр. Юк, дөрес тотмыйсың! (Аның янына килеп баса.) Менә болайрак аталар аны.
Өйрәткән булып, аны кочаклый, мушкага түгел, яшертен генә бер-берсенең күзләренә карашалар. Шәмсия иренен тешләп, күзәтеп тора. Каз кычкырган тавыш ишетелә. Шәмсия сискәнеп китә.
Шәмсия (үз-үзенә). Нәрсә соң бу? Нинди бетмәс күз бәйләш соң бу?
Зөлфирә. Ай, кыр казы! Карагыз әле, кара, кыр казлары! (Читкә йөгерә.)
Рахман (аны тотып). Тукта. Шаулама!
Нурзадәдән мылтыкны ала да, кача-поса, ачыклыкка таба китә, үзе җиргә сузылып яткач, башкаларга да иелергә кушып кул изи.
Шәмсия. Кирәкми, егет, атма! (Туп-туры басып, Рахман янәшәсенә барып ята.) Өчәү. Бары тик өчәү генә. Нигә өчәү соң алар?
Рахман. Әкрен… Комачаулама. (Төзи.)
Зөлфирә (Бикчәнтәйгә). Аттырма, аттырма!
Аллаһияр. Чапаланмагыз. Хәзер, хәзер бетә. (Эчеп куя.)
Нурзадә. Кирәкми, Рахман!
Йосыф (Рахманга таба шуыша). Кая әле, үзем, фольклорчы, минем кулым нык.
Шәмсия (артка борылып карап алгач). Нинди дәү, матурлар!..
Рахман (аңа карап, әкрен). Синең кебек. (Мылтыкны Шәмсия белән үзенең арасына куя.) Матурлар. (Сигарет ала да аны кабыза алмыйча тора – кулы калтырый.) Юк, кул бармый.
Шәмсия. Нигә өчәү соң алар?! (Мылтыкны ала да төзәп атып җибәрә.)
Кайтаваз булып, көзге алма бакчасына мылтык гөрселдәве таралып китә. Яралы канатлар шапылдавы, каз кычкырган тавыш ишетелеп тора. Аннары ат кешни.
(Баса, Аллаһиярга таба бара, аның аяк астына мылтык ташлый.) Син минем йөрәккә менә шушылай итеп атасың, Аллаһияр! Һәм син, Нурзадә! Икегез берьюлы минем йөрәгемә атасыз.
Бикчәнтәй белән Зөлфирә читкә борылалар. Рахман тегермән артына кереп югала. Аллаһияр, кырын-кырын атлап, кырга таба юнәлә.
Аллаһияр (үзалдына). Теге ата кош нишләде икән соң? (Кинәт борыла, Мөкатдәскә.) Карт, теге вакытта ата кош нишләде? (Югала.)
Шәмсия (һәммәсенә күз йөртеп чыга). Төзәгәндә, аклыгыннан күз яшьләнде. (Кырыс итеп, яшьләрен сөртергә дә уйламыйча елап тора.)
Зөлфирә. Шәмсия, кызый! (Аның күкрәгенә каплана).
Мөкатдәс. Яңгыр сибәли башлады.
Йосыф (кулын алга суза). Яңгыр.
Рахман керә.
Рахман (Мөкатдәскә). Атың әллә нишләгән.
Мөкатдәс. Чәнчелгән икән! (Рахман белән чыгып китәләр. Аларга Йосыф та иярә.)
Яңгыр, соңгы яфраклар шавы. Нурзадә, Зөлфирә, Бикчәнтәй тегермәнгә ышыкланалар.
Аллаһияр күренә. Канатлары очыннан кыр казы күтәргән. Аны Шәмсия янына куеп тын кала. Каз кычкырган тавыш яңгырап куя.
Шәмсия. Әрәм булды.
Аллаһияр. Үкенүдән ни мәгънә?
Шәмсия. Мин шашлыкны әйтәм.
Аллаһияр (гаҗәпләнеп). Шашлыкны?! (Шәмсиянең яңагына суга.) Нинди шашлыкны?!
Нурзадә. Аллаһияр.
Зөлфирә. Тиешлегә сукты, нәрсә аны. Мылтык тота белә, янәсе.
Ат кешнәгән тавыш.
Шәмсия (Зөлфирәгә). Ә бәлки, мин казга түгел, үземә атканмындыр, кызый! (Каз алдына тезләнә.) Гафу ит, кыр казы…
Аллаһияр. Кыланма!
Шәмсия. Ә мин былтыр шушылай итеп синең каршыңа салган булсам?
Аллаһияр. Нәрсәне?
Шәмсия. Нәрсәне икәнен син бик яхшы беләсең, Аллаһияр! (Казны күкрәгенә кысып, тегермәнгә кереп китә.)
Аллаһияр (нишләргә белми торганнан соң). Менә сиңа шашлык… (Алмалы чиләкне тибеп аудара, кычкырып, тупас.) Бикчәнтәй, шешәләрне җыеп куй, ичмасам! Яңгыр!
Мөкатдәс керә.
Мөкатдәс. Ат колынлады, оланнар! Унҗиде яшьлек карт бия колынлады!
Нурзадә. Ә нәрсә җигәрбез? Бу яңгырда кайтып җитәсе дә бар.
Мөкатдәс. Сине җиксәм җигәм, сеңлем, ә атны ике атнасыз җигү юк. (Чыгарга дип борыла.) Рахман, суны болай гына бирмә, бераз тоз салып бир. Ипи дә тура.
Аллаһияр. Шул корчаңгы бия колынладымы?
Зөлфирә (Бикчәнтәйгә). Менә нинди көн!
Бикчәнтәй. Нинди төрле-төрле икән без!
Зөлфирә. Шәмсия кыр казын йә юри, йә ялгыш, йә үч итеп атты.
Бикчәнтәй. Ничек булса да, кыр казына барыбер. Инде барыбер.
Зөлфирә. Ә безгә?
Бикчәнтәй эндәшми.
Ник дәшмисең?
Ишектә Шәмсия күренә. Рахман йөгереп керә.
Рахман (Шәмсиягә). Тоз кирәк!
Шәмсия югалып тора да аңа тоз кабы алып чыгып суза.
Шәмсия. Нәрсәгә ул?
Рахман. Ат колынлады, Шәмсия. Ап-ак колын! Тоз шул атка эчертергә. (Йөгереп китә.)
Шәмсия (үзалдына). Ат?.. Хәтта карт бия дә колынладымы?.. Ә миңа тозның кирәге чыкмады.
Ут сүнә
ИКЕНЧЕ КИСӘК
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Яңгыр шавы
Һәммәсе дә тегермәнгә кереп тулган.
Стенага кәрәз рамнары эленгән. Шүрлектә агачтан юнып һәм тамырлардан кисеп ясалган уенчыклар күренеп тора. Рахман мичкә яга, Бикчәнтәй радиоалгыч борып җибәрә.
Диктор. «…Кытай Вьетнам чигенә үз гаскәрләрен туплавын дәвам иттерә. Вьетнам чик сакчылары һәм җирле халык арасында һәлак булучылар бар».
Йосыф. Әнә ни кыланалар! Ә без бер кыр казы өчен каш җыерып утырабыз. (Радиоалгычны икенче дулкынга көйли. Хоккей репортажы.) Бүген телевизорда да хоккей була.
Нурзадә (ярсу). Сүндерегез әле шуны! Күпме куарга мөмкин бер шайбаны?!
Йосыф радиоалгычны чит ил дулкынына көйли, музыка яңгырый.
Зөлфирә. Бәлки, яңгырга карамаскадыр, кайтып китәргәдер?
Шәмсия (тынлыктан соң). Безнең әле бака челәннәренең теге атасы нишләгәнен беләсебез бар.
Мөкатдәс керә.
Аллаһияр. Рәхим ит, сора!
Мөкатдәс. Могҗиза, ә? Колынлады.
Рахман. Ә бия тормадымы соң әле?
Мөкатдәс. Юк, хикмәт. Сигез кешене тартып килеп өзлеккән, күрәсең, авырый ул. Ә колыны, егетләр, дәү! Озын торыклы, күз тимәсен.
Аллаһияр коньяк салып эчә.
Әрләмәссез микән инде мине, оланнар?
Бикчәнтәй. Ни өчен?
Мөкатдәс. Сезне кире алып кайта алмыйм ич менәтерә. Ач утырасыз. Менә монда биш-алты бәрәңге бар, Рахман улым, шуларны көлгә тәгәрәт әле.
Йосыф. Ярар инде, теш буяп тормыйк.
Мөкатдәс. Тагын менә бер кадаклап макарон калган икән. Бәлкем, сеңелкәйләр, шулпа ише берәр нәрсә әтмәлләрсез? Тамак ялгарга үтә чыккан булыр.
Шәмсия чыгып китә дә каз тотып керә, җиңнәрен сызганып, аның йонын йолкый башлый. Бөтенесе аңа карап тора.
Аллаһияр. Нишләтәсең аны?
Шәмсия. Аш пешерәм.
Аллаһияр. Тукта, ишетәсеңме? Каян килгән сиңа мондый каты бәгырьлелек?
Шәмсия игътибар итми.
Ишетәсеңме син?!
Шәмсия. Хатын-кыз ирләр ач утырганны карап тора алмый.
Аллаһияр (тәрәзәгә борылып). Нинди вак яңгыр.
Йосыф (штормовка кия). Былтыр паром, быел тегермән… Нәрсәгәдер җил гел безгә каршы. Бәладән башаяк, мин кайтам.
Зөлфирә. Бүген ут бар, җылы. Паромдагы ише түгел.
Нурзадә. Мин синең белән кайтам, Йосыф. (Киенә.)
Аллаһияр (Шәмсиягә). Җыен, кайтабыз.
Шәмсия. Мин аш пешерәм. Ичмаса, син ашарсың, Мөкатдәс абзый.
Мөкатдәс. Рәхмәт, кызым. Әйбәт булыр.
Нурзадә. Теге кошның истәлеген тиз оныттың син, абзый.
Мөкатдәс. Кош кайгысымыни монда?.. Бия авырый ич, оланнар. Колыны ачтан үлмәсә ярый. (Әкрен генә чыгып китә.)
Нурзадә. Бу карт Шәмсиянең кыр казы атуына куана шикелле.
Рахман. Ник алай уйлыйсың?
Аллаһияр. Гап-гади логика: кошларны үтерүче үзе генә булмагангадыр. Бүтәннәрнең гаебен күрү үз гаебеңне оныттыра. Үз-үзеңне аклар өчен яхшы сылтау.
Шәмсия. Сине былтыргы гаебеңнән аклар өчен, мин күпме каз атарга тиеш икәнмен әле! Шуңа куанасыңмыни? (Рахманга.) Мөкатдәс абзыйның пычагы юк микән?
Аллаһияр. Минем пәкем бар. (Кесәсеннән пәке чыгара.) Йосыф, суз әле.
Йосыф. Теш кенә казырлык ич бу! (Шәмсиягә бирә.)
Шәмсия. Печтик кенә эләктерсә, шул җитә, Йосыф, бар, су алып кер.
Йосыф. Нигә мин?
Чуен алып, Зөлфирә чыгып китә дә су алып керә, аны мич плитәсенә утырта. Шәмсия пәкене карый да утыра.
Шәмсия. Бу пәке тагын ничек итеп синең кулыңа килеп эләкте? Мин аны бүләк иткән идем ич.
Аллаһияр (тынычсызланып). Кемгә?
Шәмсия. Аңа… Рафаэльгә. Шунда, паромда.
Аллаһияр. Нигә дип син аңа минем пәкемне бирдең әле? Җитмәсә, бүләк итеп! (Нурзадәгә карый. Ул читкә борыла.)
Шәмсия, торып, казны чистарта.
Хатыны теләсә кемгә иренең пәкесен өләшеп йөрсен инде, ә?
Шәмсия. Теләсә кемгә түгел.
Зөлфирә (Шәмсиягә). Без гел бергә булдык. Мин синең анда, паромда, аңа пәке бүләк иткәнеңне хәтерләмим.
Шәмсия. Моны кеше алдында эшләмиләр, Зөлфирә.
Бикчәнтәй. Безнең арабыздан иң соңгы кеше булып, аны син күргәнсең, син сөйләшкәнсең булып чыга.
Зөлфирә. Безнең аны боз өстеннән табып алуыбызга ничә генә минут кала.
Йосыф. Җитәрегез. Булган эш булган.
Рахман. Нигә Шәмсия?.. Аллаһияр пәкене кемнән алган?
Аллаһияр. Артык кыланасың, егет. Кем дип белдең син безне?
Рахман (Аллаһиярга). Бата башлаган паромнан качкан күселәр дип.
Зөлфирә (мичне кисәү белән актара). Салкын.
Рахман. Салкын. Баздагы кебек. (Чыгып китә.)
Тынлык.
Шәмсия (пәкене карап, Аллаһиярга). Миннән соң аның белән син сөйләшкәнсең.
Аллаһияр. Моны ачыклау аны терелтми инде.
Шәмсия. Терелтә. Сине.
Аллаһияр (кычкырып). Кем монда мине үлгән саный?
Шәмсия. Пәкене аңлатмасаң, мин.
Аллаһияр. Инде мине (басым белән) үлгән Рафаэль өчен дә корбан итә аласыңмыни? Ул, чыннан да, синең Аллаң булган, ахры!
Нурзадә (түзмичә). Минем Рафаэлемне ник бүләсез? Ни хакыгыз бар?
Зөлфирә. Сезне ишетү әллә ничек. Качып тыңлап торган шикелле.
Йосыф. Бәлки, сезнең бәхәсегезне безгә тыңлау кирәкмәстер?
Бикчәнтәй. Юк инде, бу бәхәс барыбызга да кагыла. Мин нидер аңлый башладым. Аларның өчпочмагында Рафаэль дигән билгесез бар икән, аны табарга кирәк. Аллаһиярның Рафаэль белән иң соңгы кеше булып очрашуы нидер сөйли. Бергәләшеп уйлашырга урын бар.
Зөлфирә. Син, Шәмсия, кыр казын «Нигә өчәү соң алар?» дип аттың.
Шәмсия. Хәтерләмим.
Зөлфирә. Кем иде ул өченче каз – син үзеңме, Рафаэльме, Аллаһиярмы? Кайсыгыз?
Нурзадә. Ташлагызсана! Ач кешенең ачуы яман, әллә нинди уйдырмалар чыгарып утырасыз. Ир белән хатын арасына кысылырга ни хакыбыз бар безнең? Ничек түзәсең, Шәмсия? Тырнак астыңнан кер эзлибез шикелле.
Шәмсия. Кер түгел, Нурзадә. Аның яратуын.
Аллаһияр. Синеме?
Шәмсия. Тормышны, Аллаһияр. Яшәүне.
Йосыф (көлә). Башын ташка… тфү, бозга шуңа күрә органмыни?
Бикчәнтәй. Кызык! Теш кенә казырлык пәке ни актарып чыгарды!..
Аллаһияр (читкә китә. Нурзадәгә). Шикләнә идем. Тикмәгә булмаган мәллә?
Шәмсия. Әйт: аны суга ташланырлык дәрәҗәдә ни әйттең син аңа?
Аллаһияр. Киресенчә, ул миңа әйтте.
Нурзадә (кычкырып). Барыгыз, чыгып… зинһар, чыгып сөйләшегез! (Колагын томалый.)
Бикчәнтәй. Әйдәгез, шулай хәл итик: Рафаэль үзе сикергән дип уйлаганнарыбыз чыгып китсен.
Йосыф. Мин сезнең бер генә сүзегезне дә ишетмәдем, ярыймы? (Чыгып китә.)
Нурзадә дә ишеккә таба китә, борылып, Аллаһиярга карый да бусагага утыра.
Зөлфирә (Аллаһиярга). Ул сиңа Шәмсияне яратканын әйттемени?
Аллаһияр. Нинди ярату? Ул… бүтән нәрсәне әйтте. Янәсе…
Зөлфирә. Әйтмә. Без беләбез.
Нурзадә тора, тәрәзә яңагына барып сөялә, күз яшен сөртә. Тәрәзәдән кояш нуры бәреп керә.
Нурзадә. Карагызчы, кояш чыкты!
Мөкатдәс керә.
Мөкатдәс. Яңгыр туктады, балалар.
Йосыф (керә). Әзгә генә түзгән булсагыз… Әйдәгез, кайтабыз.
Рахман керә. Көзнең соңгы чәчәкләреннән бәйләм тоткан.
Рахман. Танцының иң кызган чагына җитешәбез әле.
Нурзадә. Бүген мине биергә чакырырсың микән, студент?
Рахман. Бүген чакырам.
Нурзадә (аның каршына бара). Мин риза, риза.
Рахман (аны узып, Шәмсиягә). Мин сезне чакырам, ханым. (Аллаһиярга.) Рөхсәт итәрсең микән?
Аллаһияр (мыскыллы). Рәхим ит!
Шәмсия. Ни булды сиңа, егет?
Рахман. Соңгылары. (Чәчәк бәйләмен аңа суза.)
Шәмсия (Аллаһиярга карап, чәчәк бәйләмен ала). Соңгы чәчәкләрнең исе булмый… Утырышыгыз. Аш өлгергәнен көтмисезмени?
Чәчәкләрне тәрәзә төбенә куеп, казны чистартып бетерә, чуенга илтеп сала.
Аллаһияр. Бу казны ашаргамы? Монда кайсыгыз үзен ашар өчен яшәүче дип саный?
Бикчәнтәй (Зөлфирәгә). Мин сине тышта көтеп торам. Тиз бул, кайтабыз.
Зөлфирә. Көтмисеңмени?
Бикчәнтәй. Рәхмәт. (Чыгып китә.)
Зөлфирә. Бикчәнтәй, тукта әле. (Аның артыннан йөгерә.)
Нурзадә. Кайдадыр каз кычкыра, ишетәсезме?.. Кыр ягында шундый матур итеп кояш батты. Инде әнә ай да калка.
Чыгып китә. Аңа Йосыф та иярә.
Аллаһияр (мыскыллы). Ашап туйгач куып җитәрсез.
Рахман. Ерак китә алмассыз. Һәрхәлдә, үз-үзегездән.
Аллаһияр. Каз канына буялганчы, тездән пычрак ярып кайтуың хәерлерәк.
Шәмсия (гаҗәпсенеп). Мин кулларыгызны юарга чыгып киттегез дип торам.
Мөкатдәс. Зыян итмәс. Әйдә, Рахман.
Чыгып китәләр.
Аллаһияр. Нишлисең син?
Шәмсия. Куркаклар үзләре пешергән «ботка»ны үзләре ашамый шул.
Аллаһияр. Синең каз атуың «боткасы»н мин «пешердеммени»?
Шәмсия. Кем соң? Кем, Аллаһияр?!
Аллаһияр. Бәлки… сиңа табынган… Рафаэльдер? Ул сиңа ничек табынганын миңа әйткән иде.
Шәмсия. Ул мине ярата иде.
Аллаһияр. Синеме, әллә?..
Шәмсия (пышылдап). Әйе! Ул мине… син якты дөнья күрсәтергә теләмәгән балаң яшәсен өчен яратты. (Әкрен.) Мин сине ярата идем… Ә син мине… больницага керттең…
Аллаһияр. Мин сине алиһәмдәй күреп яратмадыммыни?
Шәмсия. А-а! Каян килгән шаһзадә! (Сыкрап.) Син үзеңнең ата булырга теләмәвеңне өйләнешкәч үк искәртеп куйганыңны оныткансың. Ничек кенә итеп искәрттең әле!.. Көн саен. Көн саен, йә Хода! Тезләнеп елый-елый. Кая инде алиһә!.. Аннары, Рафаэль үлгәч, синең таләбең катгый иде инде… Үз балаңнан үзең шикләндең…
Аллаһияр. Син сайлый ала идең әле.
Шәмсия. Әйе… мин сайладым. Рафаэльнең үземне кызгануын түгел, сине яратуымны сайладым. Шуның билгесе итеп, аңа синең пәкеңне бирдем – каян кулыма килеп кергән диген. Ә ул яңадан сиңа килеп эләккән. Бәлки (чигенә), бозга ташланыр дәрәҗәгә аны син җиткергәнсеңдер?
Аллаһияр (кызып). Юк. Мин әйткән сүздән соң теләсә нишләргә, тик үләргә тиеш түгел иде ул. Киресенчә!
Шәмсия. Йә? Ни дидең, ни?
Аллаһияр. Мин ул сүзне сиңа әйтә алмыйм. Тик киләчәктә безнең арабыз…
Шәмсия (бүлдерә). …өзеләчәген… инде әүвәлгечә калмавын белгәнгә күрә…
Аллаһияр. Юк… элеккечә калуы хакына… киләчәктә без яткан ак җәймәдә, кара елан булып, билгесезлек бөгәрләнеп ятмасын өчен, мин сиңа аны әйтергә тиеш.
Шәмсия (утыра). Йә соң, йә!
Аллаһияр. Мин… рәхим ит, дидем.
Шәмсия (авыр елмаеп). Әле генә Рахманга әйткәнең шикеллеме?
Аллаһияр. Мин сине Рафаэльгә, классташыңа һәм, ялгышмасам, мәктәп мәхәббәтеңә бар байлыгың белән биргән идем…
Шәмсия йөзен каплый.
(Ярсу, усал.) Ә ул курыккан. Зарыккан! Синең алда ак атка атланган шаһзадә булып кыланганының чынга ашу ихтималыннан курыккан.
Шәмсия (катгый). Ялгышасың. Бөтенесенә пәке гаепле – минем аның тәкъдимен кире кагуым. Бигрәк тә… үзенеке итеп кабул итәргә теләгән җан иясенең инде… беркайчан да кояш күрмәячәген – тумаячагын белү… Ул идеаллары җиңелүен күтәрә алмаган, тормышының мәгънәсен югалткан… Мин сине шундый яраткан булганмын, Аллаһияр! Син дип нидән һәм кемнән баш тартканмын! Ә син минем белән күз бәйләш кенә уйнагансың. Бары тик күз бәйләш кенә… Өч ел буе күз бәйләш.
Аллаһияр. Нинди күз бәйләш?
Шәмсия (аның күзенә карап). Бая Нурзадә белән уйнавың шикеллерәк.
Аллаһияр карашын яшерә. Зөлфирә белән Йосыф, Рахман белән Мөкатдәс керә.
(Аллаһиярга.) Инде бар, кайта торыгыз. Мин арыдым. Карын ачты… Шундый ач мин – гомер туймас шикелле!
Аллаһияр. Ашагыз, алайса! (Чыгып китә.)
Шәмсия (чәй ясый). Чәй эчә торыгыз.
Чәй эчәләр.
Зөлфирә (Йосыфка). Шүрелдәмә шулхәтле.
Йосыф. Кая монда әдәп саклап торасың инде? Ризыгына күрә ашавы.
Рахман. Ни булган ризыгына?
Йосыф. Беләсеңме, хатын-кызда аучы инстинкты никадәр күбрәк булса, ир-ат шулкадәр тук булачак. Аның һәйбәтлеге, минемчә, үзенең аучы икәнлеген ирләргә актив искә төшереп торуында. Шулай итсә, ирләр аның күп гаебенә күз йомачак. Аучы була белгән хатын судан коры чыга. Хатын-кыз сихеренең хикмәте шунда.
Зөлфирә. Ничек оялмыйсың син?
Рахман. Тор әле. (Баса, аның изүеннән эләктереп ала.) Гафу үтен.
Йосыф (уенга алып). Синнәнме?
Рахман (Шәмсиягә ишарәләп). Аннан. Ирләр начар җирдә яхшы хатын-кыз юк. Ә яхшы хатын-кызга начар ирләр чире йокмасын өчен болай итәләр… (Йосыфны ишек төбенә төртеп җибәрә.) Монда тагын бер керсәң, кадерле башың… чуен белән очрашачак!
Йосыф. Пәке ни казып чыгарды! Аллаһияр Шәмсияне ташлап тикмәгә кайтып китте дисезме? Сәбәбе булган. Сикермәгән Рафаэль! (Чыгып китә.) Ашагыз, яэҗүҗ-мәэҗүҗләр!
Ишек ачыла. Рахман чуенга үрелә.
Зөлфирә (аның кулын тота). Бикчәнтәй ич.
Бикчәнтәй керә.
Зөлфирә. Чәй эчәсеңме?
Бикчәнтәй. Юк, рәхмәт. Кайтабызмы?
Зөлфирә тора, ишеккә юнәлә.
Шәмсия. Хәзер аш пешә. Көтегез инде.
Бикчәнтәй. Рәхмәт, рәхмәт. (Зөлфирәгә ишарәләп.)
Зөлфирә белән Бикчәнтәй чыгып китә.
Мөкатдәс. Озатыйм. Колын нишләр икән, колын? (Чыгып китә.)
Шәмсия. Ә син, Рахман?
Рахман. Кунам. Минем теге бака челәннәренең атасы нишләгәнен беләсем бар.
Шәмсия. Анасы үлгәч нишләсен инде? Киткәндер. Аллаһияр шикелле. (Тәрәзә яңагына барып сөялә.) Кыр казы кызганыч.
Рахман. Кызганыч.
Шәмсия. Хатын-кыз үзенең җанындагы кыр казларын бик еш үтерә, егет. Белеп тор. Хатын-кыз үз күңелендәге аккошларны никадәр күбрәк үтерсә, кайбер ирләргә шулкадәр яхшырак.
Рахман. Ник аттың соң син аны?
Шәмсия. Күңелем ярасы кычкырганга. (Авыр сулый, моңсу елмаеп.) Алар бит мушкага түгел, бер-берсенең йөрәгенә карашты.
Рахман. Аллаһияр белән Нурзадәне әйтәсеңме?
Шәмсия. Аларны. Алар бер-берсен ауладылар. (Ишеккә юнәлә.) Ашны кара. Мин дә китәм инде. (Борылып.) Чәчәкләрең матур иде, шагыйрь. (Чыгып китә.)
Рахман. Шәмсия!.. Шәмсия – кояш кызы дигән сүз… Куып җитәсе иде, әйтәсе иде бер сүз! Бер генә сүз…
Су эчә да сәкегә барып ята. Сикереп торып, тәрәзәгә капланып карый, аннары тагын ята да әкренләп йокыга китә.
Шәмсия керә. Тәрәзә төбендәге чәчәк бәйләмен алып, ишеккә юнәлә, ләкин, уйланып торгач, кире килә, эскәмиягә утыра. Мөкатдәс керә, лампа кабыза. Шәмсия башын күтәрә.
Шәмсия (Рахманга ымлап). Т-с-с!..
Мөкатдәс. Бия авырый, кызым, уятмый хәл юк.
Шәмсия. Ат докторы түгел ич ул.
Мөкатдәс. Биянең сөте юк. Тора алмый. Ә колын ач.
Шәмсия. Ул каян алсын?
Мөкатдәс. Колын жәлке, кызым, үлә, сөт кирәк. Авылга кайтып, сөт алып килсен. Ә мин ташлап китә алмыйм. (Сәкегә таба бара.)
Шәмсия (тора, аның җиңеннән тотып туктата.) Йокласын, абзый. Бәлки… төш күрәдер, бүлмә.
Мөкатдәс. Уятырга кирәк, кызым…
Шәмсия. Мин үзем. Миңа барыбер кайтасы. Ә анда берәр шофёрны үгетләрбез әле, сөтне ул китерер.
Мөкатдәс. Рахман туры юл белә шул – кыр өсләтә, ат юлы, аннан якынрак.
Шәмсия. Бигрәк яхшы. Чыгар мине шул юлга. Әнә ай нинди!
Мөкатдәс (аңа карап торгач). Ә син мылтыктан төз атасың. Тик, хикмәт диген: гел үзеңә төбәп икән, гел үзеңә.
Шәмсия. Килештек, алайса.
Мөкатдәс. Бия авырый, кызым, сөте юк, колын ач. (Лампаны кысып куя.)
Чыгып китәләр.
Тынлык.
Нурзадә, аның артыннан Аллаһияр керә.
Аллаһияр. Кайтып киткән инде ул дип әйттем ич.
Нурзадә. Каршы очрар иде. Мөкатдәс карт беләндер. (Ишекне ача.) Ат янында түгел микән алар?
Аллаһияр. Йә, ни булды? Ни югалттың? Ни эзлисең тагын? Ни калган сиңа монда?
Рахман уяна, тыңлап ята.
Нурзадә. Син, син югалдың. Тик мин сине түгел, үземне эзлим.
Аллаһияр (әкрен). Мин яратам. Шуннан башка сиңа ни кирәк?
Нурзадә. Бөтен дөнья! Ә син үзеңне генә тәкъдим итәсең. Бар дөньямны бер пәкегә алмаштыра алмыйм мин – ни булганын сөйләми торып, мин сине генә түгел, хәтта үз-үземне дә югалтам.
Аллаһияр. Бүген мин синең белән үземне Алла итеп сиздем – катлауландырма. Бу пәкене каян алуың кызыктыра, ләкин кирәкми. Миңа бу кирәкми.
Нурзадә. Пәкене сиңа мин биргәнне аларга ник әйтмәдең?
Аллаһияр. Сине сөйгәнгә күрә.
Нурзадә. Ә мин дөреслекнең базда ятуын теләмим.
Аллаһияр. Бәхетеңә төкерәсеңмени?
Нурзадә. Үз бәхетемнән үз төкерегемне сөртәм.
Аллаһияр. Моның белән ни кырасың инде?
Нурзадә. Мин синең белән ялган базында ятарга теләмим. Икебезнең ялганыбыз Коръәне белән капланып. Таш астында яткан бакалар шикелле. Беләсеңме нәрсә, Аллаһияр, әйтсәм әйтим инде, син гафу ит. Мин синең белән Рафаэль мине Шәмсиягә алмаштырганга үч итеп кенә йөргән булам лабаса.
Рахман торып утыра. Нурзадә аны күреп ала да, сискәнеп,
Аллаһиярга сыена.
Аллаһияр (аны читкә этәреп). Син кем белән анда? (Килеп карый.) Шәмсия кайда?
Рахман. Бик шатланып, «Минем белән!» дияр идем. Нәкъ Рафаэль шикелле. Тик суга да, бозга да ташланмыйча. Шәмсияне синең белән калдырмас өчен.
Аллаһияр. Кайда ул?
Рахман. Бу хакта теләсә кем синең үзеңнән сорый ала. Ә синең беркемнән дә сорарга хакың юк.
Мөкатдәс (тышта). Узыгыз.
Мөкатдәс, Бикчәнтәй, Зөлфирә керә.
Шәмсия сеңелне эзләп килдегезмени?
Бикчәнтәй. Каян беләсең?
Мөкатдәс. Шулай тиешленең нәрсәсен беләсең инде аның, яэҗүҗ-мәэҗүҗләр!
Аллаһияр. Кайда ул?
Мөкатдәс. Кайтып китте.
Зөлфирә. Безгә каршы очрамады.
Мөкатдәс. Ул туры юлдан, басу өсләтә китте. Люцерна басуы аша.
Бикчәнтәй. Берүземе?
Рахман (Мөкатдәскә). Ник мине уятмадың?
Мөкатдәс. Ул кушмады… Бия авырый ич, оланнар, ә колын ач. Сөт кирәк. Сөткә китте ул.
Аллаһияр ишеккә юнәлә.
Нурзадә. Син кая?
Аллаһияр. Кайтам.
Мөкатдәс. Адашкан казлар шикелле каңгырашып йөрмәгез. Әйдәгез, туры юлга чыгарам, басу өсләтә.
Нурзадә. Инде үз аягыбызга гына калды: иң туры юл – дөреслек. (Өстәлдәге пәкене ала. Тынлыктан соң.) Рафаэльне иң соңыннан мин күрдем, иптәшләр. Күрдем генә түгел!.. Их, егетләр! Әгәр без кызларны… мине… Мин аны яраткан кебек яратсалармы?! Ә ул, Шәмсия дип, хәтта миннән дә ваз кичте.
Аллаһияр. Ни сөйлисең син?
Нурзадә. Миңа Рафаэль сөйләгәнне… Иң ахырдан аның белән мин сөйләштем. Ул миңа шушы пәкене сузды: янәсе, ул Шәмсияне сайлый…
Бикчәнтәй. Ә Рафаэль нишләде?
Нурзадә. Ул… (Тәрәзәгә таба борыла.) Хәтерләмим… Без шлюпка янында тора идек, ниндидер биек урында. Җил, томан, безнең паромыбыз катып калган боз читенә дулкын кага, аяк асты бозлавык, тайгак… Мин үземне аннан… аның күкрәгеннән этеп җибәрдем дә каядыр йөгердем.
Зөлфирә. Үзеңне этеп җибәрдең?
Бикчәнтәй. Алайса, аны.
Нурзадә. Хәтерләмим. Мин үзем дә чак кына каядыр түбән сикермичә калдым.
Тынлык.
Зөлфирә. Рафаэль үзе ташланмаган икән.
Рахман (Нурзадәгә). Син боларны нигә менә хәзер, бу караңгы, юеш урманга кире килеп сөйлисең соң?
Нурзадә (Аллаһиярга). Син мине кичер, Аллаһияр. Кичер, кадерлем. Рафаэль миннән дә артык күргән Шәмсияне нигә алай бик җиңел генә миңа алмаштың соң син, ник?.. Беләсеңме ник? Шәмсия белән Рафаэльгә үч итеп.
Аллаһияр (кычкырып). Җитте, тиле!
Мөкатдәс (чигенә-чигенә, ишеккә юнәлә). Колын ач, оланнар. Үзәкләр өзелә менә! Үләр инде, бичара.
Нурзадә. Карале, абзый, теге кош нишләде соң, әйт инде! Атасы нишләде?
Мөкатдәс. Әй сеңлем! Әнә Аллаһиярдан сорагыз. Йә әнә минем оныгым сөйләсен. (Чыгып китә.)
Рахман (аның артыннан кычкырып кала). Юк синең оныгың! Син миңа бабай түгел! (Сәкегә утыра.) Ул сугышка кадәр, балалары булмаганга, хатынын ташлап киткән булган. Ә ул китеп җиде ай торгач, тәгәрәп минем әти дөньяга килә.
Бикчәнтәй. Аннары соң кире кайткандыр ич?
Рахман. Җиде ай бит… үзегез беләсез, икеле-микеле… Әллә моннан, әллә бүтәннән… Шулай шикләнеп кала, кайтмый. Шул калудан кала. Тегермәндә теге ата кош серен белгәндә соң була инде.
Зөлфирә. Бүтән өйләнми дәме?
Рахман. Әби якын җибәрми шул. Ә бу минем «бабай» диясемә ышана… Менә шул.
Мөкатдәс керә.
Мөкатдәс (шат). Торган, балалар. Бия аягына баскан. Колын имә! Авырса да торган, мәхлук! Колынын ачка үтермәс өчен, бичара. Бәлкем, имезгәч, ул егылыр да үләр…
Мич янына килеп, чуенны ала да аш салып ашый башлый.
Ашагыз. Инде ашагыз. Иң әүвәл син аша, Аллаһияр энекәш. Шәмсия сеңел бу казны кемгә атап атты димсең? Сиңа ласа, сиңа.
Аллаһияр (ачулы). Ничек миңа? Сорамадым!
Мөкатдәс. Колын сораган мәллә? Ә ат торган, имезә. Бәлкем, ул хәзер егылыр да үләр имезгәч, ә? Шуның сымак, Шәмсия сеңел дә… Ул казны да ниндидер менә… ниндидер менә бернәрсәне тере калдырыр өчен атты сымак. (Аллаһиярга.) Күңелеңә авыр алма, энекәш, синең белән калмас ул бала. Туры юлын тапкан хатын, йөрергә җиңел булса да, кәкре юлга кайтмый ул, кайтмый… Әбиең, Рахман улым, шуңа күрә гел ялгызы булды. Үлгәнче.
Аллаһияр. Кешенең нишлисен каян беләсең син, мескен карт? Хәзер бүтән заман.
Мөкатдәс. Ана ләкләк әйтте, олан. Бөтен заманнарга әйтеп калдырды.
Аллаһияр. Инде әйтеп бетер ул хәтле әүлия булгач, атасы нишләде?
Мөкатдәс. Анасы ташка кадалып үлгәч, каргалардан теге йомыркаларны саклады. Беркая очмыйча. Шунда, буш ояда җан тәслим кылды. Коры сөяккә калып… Мәхлукны алып төшеп җирләдем. Менә шул.
Нурзадә. Минем ул кошларны бер дә күргәнем юк. Ә!.. Теге озын сыйраклы кошмы ул, соры? Бакамы, ниме – сайлап тормый, ашый. Күргәнем бар, бар!
Зөлфирә. Ялгышасың. Син әйткән талымсыз кошлар (Аллаһиярга карап) – бака челәннәре ул. Алар, чыннан да, сайлап тормый. Ни эләгә, шуны эләктерә…
Нурзадә (Аллаһиярга карап). Минем ләкләк дигәнем бака челәнеме?
Мөкатдәс. Югалды ул ләкләкләр. Килмиләр.
Нурзадә. Килделәр. Менә җанны актардылар да ташладылар.
Мөкатдәс. Кешегә җанын бушаткач җиңел ул, кызым.
Шәмсия керә. Буялып беткән. Бидон тоткан.
Мөкатдәс. Ничек болай тиз?
Шәмсия (Мөкатдәскә). Люцерна басуын чыксам, үр астында сыер көтүе йөри. Колын белән ат турында сөйләгәч, чәйләрен түгеп, көтүчеләр савып бирде.
Аллаһияр (Нурзадәгә). Йә, тәүбә ит инде тагын бер кат. Мактан шул тәүбәң белән, әле ул белми ич.
Нурзадә (нидер әйтергә теләп бара, тик кыймыйча). Шәмсия, аш салып биримме, малай? (Аш салып куя.)
Мөкатдәс. Кара, шыбыр тиргә баткансың лабаса! (Чөйдән сырма алып, Шәмсиянең иңенә сала.)
Шәмсия. Йөгердем. (Су эчә.) Әйдә, колынга сөт эчертәбезме?
Мөкатдәс. Үзем, үзем, бала. Рахман, ал лампаны, яктыртырсың.
Мөкатдәс белән Рахман чыгып китәләр. Аларга Нурзадә дә иярә.
Зөлфирә (Аллаһияр белән Шәмсиягә карап алгач, Бикчәнтәйне ишеккә сөйри). Карыйк әле. (Тыштан.) Нинди ай!
Тынлык.
Аллаһияр. Ник бетешеп чабып йөрисең?
Шәмсия. Бәхетем артыннан куам.
Аллаһияр. Бәхетең – карт бия колынымыни?
Шәмсия. Ихтимал.
Аллаһияр. Куып җиттеңме соң?
Шәмсия. Ничек кенә әле!
Аллаһияр. Ул сөт белән генә колын исән каламы әле – билгесез.
Шәмсия. Бу юлы исән кала, һичшиксез!
Аллаһияр. Һичшиксез? Каян беләсең?
Шәмсия. Бу юлы яхшы беләм.
Аллаһияр. Нинди бу юлы?
Шәмсия. Шундый ук, Аллаһияр. Үткән юлы шикелле үк… Бая, сөтле бидон тотып, үргә ашкынам… Ә ул кырт туктатты… Тибеп.
Аллаһияр. Кем? (Шәмсиянең йөзенә карый да әкрен генә аның алдына тезләнә.) Кем, кая, нәрсә – әйт!
Шәмсия. Бу юлы синеңчә булмаячак. Тор, тезләнмә.
Аллаһияр аңа таба кулын суза. Рахман күренә.
Сәбәп эзләмә бу юлы… Рафаэль юк. Бу юлы үзем генә. Бу юлы син дә юк.
Аллаһияр. Бар. Бу юлы без икәү генә, Шәмсия! Бу юлы синеңчә генә. Зинһар!..
Шәмсия. Үтенмә. Кирәкми, Аллаһияр. Тукта, дәшмә… (Тирән сулап.) Сине яратмаган булсам, мин синең белән кала алыр идемдер. Миңа яратуым сине гафу итәргә ирек бирми. (Горур.) Ни әйтсәң дә, ирләр өчен хатыннары китүгә караганда, үзләре китү мәртәбәлерәк, мин сиңа шундый хокук бирәм…
Аллаһияр. Кирәкми миңа андый хокук! Бәлки… тора-бара онытырсың? (Баса, аны иңбашыннан кочаклый.)
Шәмсия. Онытырмын? Кайчан, кайчан?
Аллаһияр. Минем күзем чишелгәч. Минем шикеллеләр меңәү. Берни булмый, торалар.
Шәмсия. Шул да булырмы яшәү?
Аллаһияр. Хәзер бөтен дөнья шуңа корылган. Америкада баласыз ата-аналарга хәтта махсус премияләр дә бирәләр. (Кычкырып.) Беренче премия президент Эйзенхауэр оныгы белән президент Никсонның кызына!
Шәмсия. Баласызлар – ата-ана түгел алар.
Аллаһияр. Гаепләмә…
Шәмсия. Гаепләмә? Мин сине гаепли алмыйм. (Аңа соңгы кат сыенып.) Мин сине яратырга гына хаклы… идем. Инде идем… (Тынлыктан соң авыр аерылып.) Яратырга һәм онытмаска гына инде хәзер. Синең теге чакны һәм менә хәзер ничек итеп, һәм ни өчен алдыма тезләнгәнне онытмаска… Менә шул.
Аллаһияр. Шул гынамы? Бүтән сүзең юкмы, Шәмсия?
Шәмсия (уйлап). Бар.
Аллаһияр (ышаныч белән). Йә? (Аңа таба бара.)
Шәмсия (чигенә). Булдыра алсаң кичер мине.
Аллаһияр (гаҗәпләнеп). Ни өчен?!
Шәмсия (басым белән). Аның… синсез үсәчәге өчен.
Аллаһияр (соңгы ачуы һәм ярсуы белән). Бәлки, минем баламны үзенеке итәргә теләгән тагын берәр… Рафаэль табылыр?
Шәмсия (әкрен). Ул берәү генә иде. Андый кеше бүтән юк. Син тынычлана һәм шатлана аласың.
Рахман. Бар! (Эчкә үтә һәм Шәмсиягә.) Синдәйләр булганда, алар һәрчак булачак!
Аллаһияр (кискен). Ычкын әле моннан!
Рахман. Ышан, Шәмсия, соңгы чәчәкләр – ин кадерлеләре…
Шәмсия. Ни диюең бу, Рахман?
Аллаһияр (Рахманның изүеннән тота, усал пышылдап). Ычкын моннан!
Рахман (аңа игътибар итмичә). Ул чәчәкләрне тормыш елгасындагы паромнан төшереп калдырырлык көч Аллаһиярларда юк, Кояш кызы!
Шәмсия. Ни булды, шагыйрь?
Аллаһияр (ирексездән елап диярлек). Ычкын, дим, моннан!
Бермәл күзгә-күз карашып торалар. Аллаһияр Шәмсиягә таба борыла, аның гаҗәпләнүдәнме, соклануданмы зур булып ачылган күзенә карап тора да чыгып китә. Шәмсия аның артыннан омтыла, ләкин туктап кала да ишек белән Рахман арасында нишләргә белмичә йөренә башлый.
Шәмсия (Рахман каршына туктап). Ни дип кысыласың, егет? Бездә синең ни эшең бар? Ир белән хатын арасы теләсә нинди узгынчы керә торган ишек түгел ич ул!
Шәмсия сәкегә барып ята, тавышсыз гына ниндидер эчке бер газап кичерә.
Тышта колын кешнәгән аваз ишетелә. Каз тавышы. Тынлык.
Рахман. Мин яратам сине, Шәмсия.
Шәмсия әкрен генә торып утыра, әйтерсең лә яңа гына йокысыннан уянган.
Шәмсия (салкын). Бер күрүдә гашыйк булдым дип тә өстә. Кайберәүләр шулай дигән була ич. Син, ичмаса, ялганлый да алмыйсың икән.
Рахман. Әйе, бер күрүдә.
Шәмсия. Әйтәм ич! (Көлә.)
Рахман. Бер күрүдә… Кемнәрдер бер күрүдә кешенең тышкы кыяфәтен ошата. Болай да гашыйк булу ихтималдыр, белмим. Ә мин… ә мин синең күңелеңә, акылыңа гашыйкмын, Шәмсия.
Кайдандыр җыр ишетелә. Аны Шәмсия белән Рахман җырлый. Икесе дә сагаеп, бер-берсенә әле яшерен, әле сынаулы төстә, караша-караша, шул җырны тыңлыйлар.
Кавышканда, ләкләк мәхәббәте
Бирде безгә үз канатларын.
Вәгъдә итеп алдык Ләйләләрнең,
Мәҗнүннәрнең кайнар антларын.
Ләкләк сөйсә сөя гомерлеккә:
Хыянәттә аңа үләсе.
Башын ташка ора ялгызлыктан,
Калса кала сөю шәүләсе.
Рәхмәт, изге кошкай, дөнья көн дә
Безне сүнмәс учагы итә.
Ялкыннары тормыш җырыбызның
Һич өзелмәс кылларын чиртә.
И газиз кош! Синең мәхәббәтең
Мәңгелеккә яшәү мәгънәбез.
Мәхәббәт кошының канатында
Дөнья гизә безнең вәгъдәбез2.
Караңгылык.
Иртә. Томан. Тынлыкны ботак сынган тавыш, кош авазы, ат кешнәве бүлепбүлеп ала. Йосыф күренә.
Йосыф (кулын авызына куеп). А-у-у!.. Сез кайда-ау? (Югала.)
Кулга-кул тотынышып, Зөлфирә белән Бикчәнтәй керә.
Зөлфирә. Бүтәннәр кайда соң? Югалышып беттек.
Бикчәнтәй. Кайдадыр шушында, шушы томанны чыккач та.
Зөлфирә. А-у!.. Сез кайда-а?
Бикчәнтәй. Инде базда түгел, Зөлфирә. Инде томан таралыр.
Кулын алга сузып, Нурзадә үтеп китә. Күз бәйләш уенындагыча, кискен хәрәкәтләр белән төрле якка ташлана, кемнедер эзли кебек.
Нурзадә. Томан. Бер ел буе томан!.. Инде күз ачык, тик кемгә, кая таянырга?
Мөкатдәс керә. Каз канатлары тоткан, шулар белән томанны таратырга теләгәндәй селтәнеп йөри.
Мөкатдәс (кинәт туктап). Шушы канатлар белән җилпи-җилпи күккә ашасы иде дә – түбәнгә, түбәнгә… төшеп җиткәнче түбәнгә. Аның янына, аның янына…
Шәмсия йөгереп керә. Әле бер якка, әле икенче якка омтыла.
Шәмсия. Кайсы якта син? Әй! Әй, дим, кайда соң син?
Рахман күренә, Шәмсия артыннан бара.
Рахман. Шәмсия, Кояш кызы, нигә күземне бу кадәр дә чагылдырдың соң син? Бар зиһенемне нурың белән биләп.
Шәмсия (аңа таба борыла, тик аны күрми әле). Шагыйрь, шагыйрь!
Кулларын киң җәеп, Шәмсия белән Рахман бер-берсен эзлиләр. Аллаһияр керә, мылтык тоткан, чак кына Шәмсия белән очрашмыйча кала, тик ул, качып, читкә тайпыла. Шәмсия күрмичә аңа таба бара, Рахман да шунда борыла. Аллаһияр чигенә, мылтыгын күтәреп, әле Шәмсиягә, әле Рахманга төзәп карый. Ә алар, аңа якынлашкан мәлдә, кинәт бер-берсенә таба борылалар, һәм аларның алга сузган куллары очраша.
Рахман. Шәмсия, Кояш кызы!..
Шәмсия. Их, шагыйрь, нишләтәсең син мине, нишләтәсең? Мин ук булып түбән ташландым да синең утлы йөрәгеңә туры килдем, бер шундый итеп янасым килә – күк йөзендә кошлар очканы күк! Иркен итеп, салмак, озаклап!..
Аллаһиярның мылтык тоткан куллары салынып төшә. Ул бер агачның аскы ботагын сындыра да мылтыкның тәтесен шуңа эләктереп, көпшәне үзенә таба тартып җибәрә. Ату тавышы яңгырый, мылтык эленеп, чайкалып тора. Аллаһияр, ап-ак каен кәүсәсен кочаклап, җиргә шуып төшә, аның өстенә сары яфраклар шарламасы коела. Мөкатдәс һәм башкалар йөгерешеп керә. Аллаһиярны күреп, Мөкатдәс елмаеп куя. Барысы да, гаҗәпсенеп, аңа текәлә.
Мөкатдәс. Нәрсәгә шаккаттыгыз? Минем бер генә патроным калган иде ич, оланнар! Анда дары белән кәгазь генә. (Аллаһиярга төрткәләп.) Тор, симулянт!.. Үз-үзенә кәгазь белән аткан имеш, фәкыйрь! Агач балта белән тимер юнган ише…
Барысы да Аллаһиярга битараф кала. Нурзадә, Мөкатдәстән каз канатларын алып, Аллаһиярның аркасына куя. Йосыф күренә, читләтеп кенә аларга якынлаша.
Бикчәнтәй (аны күреп). Ә-ә! Йосыф!
Йосыф (Аллаһиярны күреп ала да чигенеп куя). Монда җүләрләрчә уйный башлаганнар икән…
Мөкатдәс. Җүләрләрчәрәк шул.
Йосыф. Эчкәнмени?
Мөкатдәс. Хәсрәт суы эчкән ул.
Йосыф. Торгызырга кирәк.
Нурзадә. Таң тишегеннән үзең ничек торып килдең соң әле?
Йосыф. Керфек кактыңмы диген!
Нурзадә. Әллә кызлар озаттыңмы?
Йосыф (мәгънәле карап). Гариза яздым.
Зөлфирә. Эшебезне яратмыйсың шул син. Китәсеңмени?
Йосыф (куеныннан кәгазь чыгара). Рафаэльнең үлеме бәхетсез очрак булмаган – менә шуны язып килдем.
Бикчәнтәй. Аны ул дөньядан синең гаризаңа карап кына кире кайтарсалар иде!..
Йосыф. Бу кәгазь – прокурорга. Җәннәт сакчысына түгел. (Бер-берсенә карашып алалар.) Кулларыбызны гына куясы калды. (Авторучка чыгара.)
Рахман (кулын суза). Бир. Син шулай үзең белән тәкъдимнәр һәм жалобалар кенәгәсе йөртәсеңмени? Кешеләрнең намуслары сыйфатын яхшырту йөзеннән.
Шәмсия. Син катышма, Рахман. Бу уен синең өчен түгел.
Зөлфирә (Аллаһиярга ымлап). Бу – аның уены… Нигә тормый соң бу һаман?
Шәмсия (читкә китә). Шәп уен. Күз бәйләш уены.
Мөкатдәс. Шуннан гайре уеныгыз юк мәллә соң сезнең?
Йосыф Аллаһиярны иелеп карый.
Йосыф (тотлыгып). Үлгән ич ул!
Шәмсия. Ничек?..
Йосыф (кәгазен ерткалый). Үлгән… Мин берни күрмәдем… Мин монда юк идем… Юк! (Йөгереп чыгып китә.) Юк!
Мөкатдәс. Тагын кайсыгыз юк иде, оланнар? (Аларга кызгану белән карап тора.) Әйтеп калыгыз. (Рахманга.) Син бармы монда, улым?
Рахман (тын торгач). Бар, бабай.
Мөкатдәс. Бабай?
Рахман. Бабай… Шикләнмә: бүгеннән башлап, син булган җирдә син бар.
Мөкатдәс. Рәхмәт, улым.
Мөкатдәс, күз яшен сөртер өчен, аркан борыла, җирдә яткан мылтыкны ала да китеп бара. Әкрен генә Аллаһияр тора, берәм-берәм барысына да күз йөртеп чыга.
Аллаһияр. Кояш чыкмадымыни әле? (Чайкала-чайкала чыгып китә.)
Шәмсия (тыныч һәм катгый). Инде менә ул да юк… Тере булса да, ул минем күңелемдә юк инде…
Нурзадә. Аның каравы Рафаэль бар. Үле булса да бар.
Зөлфирә (күккә карап). Җылытып җибәрде, сизәсезме?
Мөкатдәс керә
Мөкатдәс. Бия үлгән, оланнар.
Тынлык.
Бикчәнтәй. Карагыз әле, колын чыккан!
Шәмсия. Бу томанда адаша күрмәсен, тотыгыз!
Нурзадәдән калганнары, кулларын киң җәеп, колынны куарга керешә.
Нурзадә (ташка барып утыра). Кошларга җиңел: аларның күккә күтәрелергә канаты булган… (Кулларын карый.) Күккә күтәрелергә һәм… һәм…
Ут сүнә
Пәрдә
1978–1979 еллар
2
Фоат Әбүбәкеров музыкасы.