Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 - Ахат Гаффар - Страница 5

ПЬЕСАЛАР
СЫЗЫЛЫП ТАҢНАР АТКАНДА
Героик драма

Оглавление

Комиссар Мулланур Вахитовның 100 еллыгына багышлыйм

Катнашалар:

Владимир Ильич Ленин.

Надежда Константиновна Крупская.

Мулланур Вахитов, комиссар (Беренче).

Байназар Бәхтизаров, сәүдәгәр (Икенче).

Кызыл армия театры артисты (Өченче).

Хантимеров, акгвардияче поручик (Дүртенче).

Генерал, ак гаскәрләрнең командующие.

Полковник, ак гаскәрләрнең контрразведка башлыгы.

Өммегөлсем Казакова – Мулланур Вахитовның анасы.

Муллаҗан Вахитов – Мулланур Вахитовның атасы.

Мәхфүзә – Мулланур Вахитовның кәләше.

Милләтче.

Күн курткалы.

Генерал адъютанты.

Кызыл гаскәриләр, акгвардиячеләр, ак чехословак солдатлары, гәҗитче малай, поп һәм мулла.

Вакыйга Мәскәү һәм Казан Кремльләрендә бара. 1918 елның июль, август, сентябрь айларыннан кайбер көннәр.

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Мәскәү Кремле. Үзенең эш бүлмәсендә В. И. Ленин Мулланур

Вахитов белән сөйләшә.

Ленин (карта каршында, аркан). Июль… Июль! Пешерә! Дошман – Сембердә… Алда – Казан… Әле генә, унтугыз көн элек, сул эсерларның хыянәтчел мятежы вакытында чак торып калдык, ә хәзер без тагын очып төшәрлек куркыныч алдында. Чехлар Казанга үрмәли. Хәл гадәттән тыш авыр… Авыр, иптәш Вахитов! Социалистик Ватан язмышы хәзер Казанга бәйле. Революциянең яшәвен яки үлемен бүген Көнчыгыш фронт һәм Казан хәл итә. Яшәвен яки үлемен. Мин сезне шуның өчен чакырдым.

Вахитов. Казанда татар халкының да яшәве яки үлеме хәл ителә. Бу революция – аның гасырлар буена җыелып килгән өмете һәм ышанычы.

Ленин. Ак чехословаклар, эсер һәм акгвардиячеләрнең тончыгасына мин ышанам, иптәш Вахитов. Тирәнтен ышанам. Менә бу мандат (өстәлдән кәгазь ала, Вахитовка суза) – минем шул ышанычым билгесе. Сез, – биредәге вәкаләтләрегездән тыш, гадәттән тыш комиссар да.

Вахитов (ала). Рәхмәт. Казан үзенең революцион миссиясенә тугры калыр, Владимир Ильич. Оборона нык торыр.

Ленин (кырыс һәм катгый). Революциягә оборонаның хаҗәте юк! Эшче һәм крестьяннарны соңгы кешегә кадәр коралландырырга. Тагын ипи, ипи, ипи! Әгәр дә чигенергә туры килсә (Вахитовның күзенә туры карап), – вакытлыча чигенергә! – республиканың алтын запасы безнең кулда калырга тиеш. Революция сезгә ак перчатка сузмый, ә бу мандат белән бергә шундый фәрман бирә… Ә хәзер, әйдәгез, юл алдыннан чәй эчәргә! Чәй, чәй, чәй! Рәхәтләнеп Казанны искә алырбыз. Иделне чертовски сагындым… Казан үзен онытмауны ярата. Менә йөрәкнең кыл уртасында тагын ул…

Вахитов. Владимир Ильич! Сездә күп мәртәбәләр булдым инде…

Ленин. Юк, юк, юк! Безне Наденька белән кәләшегез көтә. Ялыктырмыйк.

Коридор буенча Ленинның Мәскәү Кремлендәге квартирына узалар.

Керегез, якташ, керегез!

Вахитов. Хәерле көн, Надежда Константиновна!

Мәхфүзә. Исәнмесез, Владимир Ильич!

Крупская. Исәнмесез, Мулланур иптәш! Әйдәгез, түрдән узыгыз. Тик менә чәе генә – кишер чәе.

Ленин. Архикысыр чәй! Ләкин (көлеп) хәзер кунакларны моның белән гаҗәпләндереп булмый! Шулаймы, иптәш Вахитов?

Мәхфүзә. Безнең өчен сезнең кунакчыллыгыгыздан да зуррак сый юк.

Вахитов (көлеп). Ә без үз сыебызны алып килдек! (Портфеленнән ипи кыерчыгы ала.) Менә нинди тәмле ипи кыерчыгы!

Крупская (елмаеп). Бу нинди хәл инде, Володя?! Кунакка үз сыең белән йөрү эшмени инде ул?

Ленин. Наденька! Татарларның, гомумән, безнең, Казан кешеләренең кунакка ит бәлеше… Әйе, әйе, ит бәлеше алып килә торган бер гадәте бар иде. Дөрес әйтәмме, иптәш Вахитов?

Крупская. Әйдәгез, утырышыйк, чәй суына. Сүз уңаеннан сорыйсым килә, Мәхфүзә: кишер чәе чын чәйгә караганда тизрәк суына икән, игътибар иткәнегез бармы?

Ленин. Кайчан юлга чыгасыз, иптәш Вахитов? Иртәгәме?

Вахитов. Бүген. (Сәгатенә карап ала.) Хәзер үк диярлек.

Ленин. Сезне вокзалга шофёрыбыз Мөхәммәтвәли Сәйфуллович илтеп куяр. Мин әйтермен.

Крупская. Казанда быел җәй бик эссе, диләр. Хәер, бездә дә гадәттән тыш авыр җәй… Казанны минем дә бик күрәсем килә!

Ленин. Искиткеч шәһәр!.. Аннан күпме революционерлар чыкты! (Вахитовка.) Нидән дип уйлыйсыз?

Вахитов. Иреккә сусауның гасырлар буена җыелган көчле концентрациясеннән ул. Пугачёвка кадәр үк башланган.

Ленин. Федосеев, Вера Фигнер, Бауман, Яков Михайлович Свердлов, Киров шәһәре… Ә Горький, Горький! Казанда күмәч, клиндерләр пешергән Алексей Максимович!.. Аннан соң сезнең дустыгыз, революция тантанасын күрми вакытсыз үлгән беренче татар большевигы Ямашев… Ә теге зур шагыйрь… Тукаев!

Крупская. Күпме революция бөркете һәм барчасы – Казаннан! Иделдә, акчарлакларга караганда, бөркетләр күбрәк, күрәсең.

Ленин. Казан университетындагы студентлар сходкасы… Казан – минем дә яшьлегем. Кокушкинога беренче сөргенгә сөрелү… Төнлә ат көткәндәге учаклар һәм төтен исе сеңгән тары боткасы… (Уйчанланып китә.) Малайлар белән бергәләп, без матур бер татарча җыр җырлый торган идек. Нинди иде әле ул?.. Онытылган инде… Юк, исемдә! (Көйли.) «Сары, сары, сап-сары, сары чәчәк саплары…»

Мәхфүзә (җанланып, җырны дәвам итә).

Сагынырсың, саргаерсың,

Килсә сугыш чаклары.


Ленин (шат). Нәкъ шулай, нәкъ шулай!.. Аны минем балачак дустым Баһави… әйе, Баһави җырлый торган иде. (Моңсу.) Баһави… Кайда икән ул хәзер? Нинди? Кыю иде! Ияр күрмәгән теләсә нинди атка атлана! Үзе янына мине дә атландыра торган иде!

Вахитов (тора). Казан соңгы тамчы канга кадәр сакланыр. Казандагы эшчеләр сыйныфына ышанып таянырга мөмкин булганын сез белми кем белсен, Владимир Ильич?! (Крупскаяга.) Безгә китәргә вакыт, Надежда Константи- новна!

Крупская. Ә чәй? Безнең әле чәй эчәсебез бар!

Ленин (Вахитовның иңеннән кочып). Чәйне бүтән чакта эчәрбез, Наденька. Вакыт көтми. Ә менә Казан эшчеләре комиссар Вахитовны көтә.

Крупская. Казаннан әйләнеп кайткач, һичшиксез, чәй эчәргә керегез!

Мәхфүзә (тора). Рәхмәт яусын, Надежда Константиновна.

Ленин (Вахитовны ишеккә таба озата барып). Әҗәт сездә кала, сездә! (Мәхфүзәгә.) Сездә дә!

Мәхфүзә (төшенеп җитмичә). Миндә?.. Ни әйтергә дә белмим, Владимир Ильич…

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3

Подняться наверх