Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке) - Ахсан Баян - Страница 5
Тау ягы повесте
Икенче бүлек
ОглавлениеТөн.
Төн ашыга таңга.
Төн ашыга очрашуга.
Таң кочагына ташлана төн. Ташлана да шунда юкка да чыга, эреп бетә, әйтерсең олы бәхете һәм мәхәббәте хакына корбан итә гомерен.
Караңгылык кочагыннан тынлык та качып йөгерә. «Тау ягы» дигән серле калага шаулап тагын яктылык керә. Кояш нурларыннан тукып ясалган чатырын җәеп, алсу-зәңгәр күлмәген киеп, көн килә Идел киңлекләренә.
Тагын көн килә.