Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке) - Ахсан Баян - Страница 7
Тау ягы повесте
Икенче бүлек
Көлемсәр тавышы
ОглавлениеБалакаем! Йөрәк җимешем! Нинди хәлгә куйдым бит мин сине! Рәнҗи дә белмисең, кулыма килеп торасың, елмайгандай итеп карыйсың, ниндидер авазлар чыгарасың. Таныйсың, әнкәң килгән, янәсе! Ана! Нинди ана мин! Әле рәнҗи белмәсәң дә, бераздан, аң керә башлагач, тиешлесен әйтерсең әле миңа. Әйтерсең… Ә мин, исән булсам, түзәрмен, әниеңнең битенә төкерсәң дә… түзәрмен. Шулай тиеш тә булыр. Балам! Балакаем! Ярый әле елак түгелсең. Чүпрәкләреңне алыштырганда да, ялгызың гына калгач та бик еламыйсың. Туганда ук аңлы малай булып тудың бит – күршеләр колагына чалынмаска да бик шәп, Фәрхетдин ишетмәскә дә… Ялгыш килә генә күрмәсен инде. Өй тирәсен әйләнмичә калмас, шул чакта тавышыңны чыгара күрмә. Кара аны, белдеңме? Туйра белән бәрәңге сабаклары арасында тыныч кына ят. Озак тормам, йөрәк җимешем, тагын килермен.
Өйдә чәй өлгергән, самавыр шәп ат кебек ярсып пошкырып утыра. Атларның чыннары да, кыңгырау чыңлатканнары да безне ерак алып китә алмады инде… Алып китә алмады…
Сүзсез генә өстәлгә чәйнек-чынаяклар, самавыр китереп куям. Менә шулай – яңадан башланган тормыш тагын сүтелә…
Көн үтте, кич җитте – төнгә баланы йокларга алып керим дигәндә, Фәрхетдин кайтып керде. Бер сүз әйтми, ләкин колагыма әллә нинди коточкыч сүзләре ишетелә, ә шуларның да барысын җиңеп – Тәбрик тавышы… Әйе, исемен өмет белән Тәбрик дип кушсам да, дөнья аны тәбрикләп каршы алмады.
Ниһаять, йоклап китте Фәрхетдин. Ә мин – балам янына. Төнне ике арада йөреп уздырдым. Инде менә тәүлек тә үтте, икенче көн караңгылык белән күмелде. Икенче көн, өченче, дүртенче…
Ник кайттың шул җанвар янына, дип, Сөембикә апа кабат-кабат үзәгемне өзә. Нишли ала идем соң – Мирсәет белән бервакыт барыбер аерылышырга туры киләчәк иде. Бүген чынлап яратса да, иртәгә үкенәчәге көн кебек ачык, ике балалы хатынга яшьлегемне корбан иттем, дип аһ орачагы, кешеләрдән кимсенәчәге хәзер үк сизелә башлаган иде бит. Аны чынлап та озак бәйләп тоту әхлакка хилаф эш булмас идемени? Юк, мин андый корбанга мохтаҗ түгел, минем аркада кемнеңдер кимсенүе минем өчен үлемнән дә яманрак. Фәрхетдин дә бик кызганыч иде. Мин кайтмасам, чынлап та харап булачак, теләсә кайда, иясез мал шикелле, әҗәл эзләп йөриячәк кеше иде. Балаларымның үги ата белән яшәүләренә караганда, бер генә тапкыр чын күңелдән «Әти!» дип эндәшүләрен артыграк күрмәсәм, бәлки, кайтырга тиз генә ризалашмаган да булыр идем.
Тик менә бер генә нәрсәдә ялгыштым. Мирсәетнең суына башлавын сизсәм дә, болай ук тиз читләшәсе башыма килмәгән иде. Нинди хәлдә калуым белән кызыксынып кына да карамады, яңадан үзенә чакырсын димим, һич югы, сүзе белән, сүзсез генә булса да, бары тик миһербанлы күзләре белән карап кына торса да, ярдәм итәргә димим, хәлемне генә белергә тырышса да, бик җиткән иде. Ничек түзә, ничек түзә ала кеше! Ялгыштым шул, ялгыштым…
Җәйге көннең гадәте шул – яңгырсыз булмый, бигрәк тә июль яңгыры куәтле. Көн буе җилләде-җилләде дә, караңгы төшә башлаганда, чиләкләп коярга кереште. Өй эчендә идем, тәрәзәләр шапылдап ябылды. Яшен яшьнәп, коточкыч чатырдау белән күк гөмбәзе – шундый зур пыяла чәлпәрәмә килеп кырылып төште. Калганын хәтерләмим диярлек, томан аша гына күргән һәм ишеткәндәй тоям. Мин чарылдап кычкырып җибәргәч, өйдәгеләр берни аңламыйча каттылар да калдылар. «Ни булды да ни булды?»
Һушыма килсәм – караватта ятам. Уянгач, йөрәк авыртуы тагын да ныграк көчәйде дә үземне үзем белештермәстән үксергә керештем. Күпме елаганмындыр, бервакыт ишегалдыннан тавыш ишетелде… Тәбрик тавышы!.. Ул да үкси, ул да өзгәләнә. Балакаем! Нишләп монда бик якында соң әле синең тавышың? Әллә миңа гына шулай тоеламы? Әллә мин акылдан язаммы?
Юк, бәхетсезлегемә каршы, акылымда икәнмен. Әнә ишек ачылды да, кулына Тәбрикне тоткан Сөембикә апа күренде:
– Баланың гаебе юк, ул интегергә тиеш түгел, – диде дә, кемгәдер ачуланып, – әлбәттә, әлбәттә, миңа инде! – ачыргаланып кычкыргач, баланы кулыма тоттырды.
Алдым баламны. Ул тыпырчынып тәнемә орынгач, бөтен гәүдәмә ниндидер илаһи тынычлык йөгерде. Кочакладым баламны. Торып бастым да, җансыз кеше шикелле, нәкъ өйнең уртасында каттым да калдым. Нишләргә кирәген аңларлык хәлдә түгелмен. Юк, чак кына ялгышам, шушылай баламны тоткан хәлдә, беркемнән курыкмыйча, горур торырга кирәген тоям. Дүрт яклап дүрт кеше миңа карап шаккаткан: күзләрендә —курку, каушау, аптырау, аңларга тырышу гаҗизлеге. Дүрт кеше берьюлы телсез, өнсез калды. Ә минем кинәт телем ачылды, горурлыгым кайтты:
– Бу минем балам! – дидем. Әйтерсең каршымдагы гаҗиз күзләр миннән нәкъ менә шул хакта сорыйлар. – Бу минем балам!
Әйтерсең аны миннән тартып алмакчылар…