Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке) - Ахсан Баян - Страница 9
Тау ягы повесте
Өченче бүлек
ОглавлениеБакча аша узып, аннары таллыклар аралап ике-өч адым киткәч, текә яр – Үләмә елгасы.
Баскыч буйлап төшсәң, елга уртасына таба ике як ярдан да икешәр калын тактадан басма сузылган. Нәкъ уртада, пар такталар очрашкан иң тирән төштә, баганалар калкып тора. Ә югарыдан сине таллар күмә…
Йөрәгендә матурлык дигән изге тойгы йөрткән бер генә кеше дә бу төштән җиңел генә уза алмыйдыр. Менә шундый елга ул кечкенә Үләмә!
Су өстендә кавышкан таллары – яшел чатыр, әйтерсең су һәм яфраклар телендә генә сөйләргә мөмкин булган бик тә, бик тә кадерле серне ят күзләрдән саклар өчен шулай куе булып үскән алар. Су агымына тез тиңентен кергән япь-яшь үләннәр, башлары каралып өлгермәгән җикәннәр моны беләләр. Тыныч су чылтыравына кушылып, әллә кемнәрнең балачаклары, беренче гөнаһсыз талпынулары, ихтимал, кемнәрнеңдер мәңге яшь бәхетләре, сагышлары, фаҗигаләре хакында пышылдыйлардыр.
Кемнәр утырды икән моңарчы бу басмага, аякларын салындырып? Сикерешкән балыклар, тал астыннан, су буйлата шуышып кына барган үрдәкләр һәм казларны күзәтеп кемнәр утырды икән?
Үләмә!
Менә нинди гүзәл һәм серле икән бу Үләмә! Камышлар һәм таллар, зирек һәм өянкеләр әллә нинди хәбәрләр ишетеп, шуларны беркемгә дә сөйләмәскә вәгъдә биреп, шул серләре белән чак кына кыланчыкланып көлешәләр дә кайчакларда. Елтыр күзле җәнлек шикелле кача-кача ага тар инеш. Юк, җәнлек шикелле түгел, чая кыз төсле бугай ул. Шаянлыгы, чаялыгы белән алдый. Алдый да әйтеп аңлата алмаслык тын һәм төпсез сагышка китереп чумдыра…