Читать книгу Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология - Фагима Хисамова - Страница 2
Фән буларак татар теленең тарихи грамматикасы
Тел тарихы һәм аны өйрәнүнең төп юнәлешләре
ОглавлениеЛингвистикада, хәзерге телләрнең төзелешен һәрьяклап тикшерү белән бергә (хәзерге әдәби тел), тел тарихын өйрәнү дә әһәмиятле фәнни юнәлешләрнең берсен тәшкил итә. Тел тарихын өйрәнүнең хәзерге фәндә ачык билгеләнгән ике юнәлеше бар: тарихи грамматика һәм әдәби тел тарихы. Бу ике тармак өйрәнүнең максаты, ысуллары һәм өйрәнү өчен нигез булган төп чыганаклар буенча да бер-берсеннән шактый нык аерылып тора.
Тарихи грамматика татар гомумхалык теленең тарихын төзелеше буенча, ягъни структур яктан өйрәнә. Икенче төрле әйтсәк, тарихи грамматикада гомумхалык теленең фонетик, лексик һәм грамматик төзелеше тарихи яссылыкта өйрәнелә.
Мәгълүм булганча, татар теле үзенең тамырлары белән бик ерак чорларга, борынгы төрки нигез телгә барып тоташа, телебезнең тарихи грамматикасын өйрәнү дә гомуми рәвештә төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасын өйрәнү кысаларында алып барыла һәм күпмедер дәрәҗәдә аның состав өлешен тәшкил итә.
Тел белеменең «Әдәби тел тарихы» тармагы исә, борынгыдан килгән һәртөрле язма истәлекләргә нигезләнеп, теге яки бу телдә, яисә телләр төркемендә әдәби телләр формалашу тарихын, әдәби телнең чорларга бүленешен, кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнә. Тел тарихы бу очракта тарихи-иҗтимагый вазгыятькә бәйле рәвештә, ягъни функциональ юнәлештә тикшерелә.
Максаты, юнәлешләре төрле булуга карамастан, тарихи грамматика һәм әдәби тел тарихы бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тора. Гасырлар дәвамында тудырылган күп санлы һәм кыйммәтле төрки-татар язма ядкярләрне өйрәнү, мәсәлән, билгеле булганча, әдәби мирас һәм әдәби тел тарихы юнәлешендә алып барыла. Шул ук вакытта төрле чорларга караган язма истәлекләр телендә теркәлеп калган борынгылык күренешләре төрки телләрнең тарихи грамматикасын өйрәнү өчен дә кыйммәтле чыганак хезмәтен үти.
Татар филологиясе бүлекләрендә укытыла торган «Иске татар әдәби теле» курсы да татар теле тарихын өйрәнүнең бер состав өлешен, элгәресен тәшкил итә.