Читать книгу Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология - Фагима Хисамова - Страница 9
Тартык авазлар һәм аларның тарихы (консонантизм)
Тартык авазлар тарихын өйрәнү алымнары, төп терминнар һәм төшенчәләр
ОглавлениеТартык авазлар өлкәсендәге тарихи үзгәрешләр аларның сүз эчендәге урыннарына (позицияләренә) карап билгеләнә. Төрки телләр өчен, мәсәлән, түбәндәге позицияләр аеруча әһәмиятле:
1) абсолют сүз башында тартыклар үзгәреше – анлаут;
2) сүз уртасы – инлаут. Сүз уртасында тартыклар үзгәрешенең ике төре билгеләнә: а) тартык авазның ике сузык уртасында килүе – интервокаль позиция; ә) сүзгә кушымчалар ялгану – морфемалар чиге; б) сүз ахыры – ауслаут.
Борынгы төрки анлаут, ягъни төрки телләрдә сүз башы закончалыгына бәйле рәвештә, шуны билгеләп үтәргә кирәк: хәзерге төрки телләрдән кыпчак-карлук төркеме телләрендә саңгырау анлаут өстенлек итә, ә угыз төркеменә кергән телләрдә сүз башы, нигездә, яңгырау. Аерым алганда, төрки телләрнең бу төркемнәре арасында сүз башында к~г, т~д тарихи тәңгәллеге киң таралган: күк – gök, күз – göz, кил – gäl, тау – dağ, тел – dil һ. б.
Төрки телләрнең әлеге үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, фәндә берничә гипотеза бар:
1 нче гипотеза: борынгы төрки нигез телдә сүз башында һәм саңгырау, һәм яңгырау тартыклар кулланылган (Х. Педерсен, В. М. Иллич-Свитыч, К. Г. Менгес һ. б.);
2 нче гипотеза: борынгы төрки нигез телдә сүз башында бер генә яңгырау тартык в (б) кулланылган. Калган очракларда саңгырау тартыклар өстенлек иткән (Н. Н. Поппе, А. М. О. Рясянен). Әмма А. М. О. Рясянен шул ук вакытта g (г) яңгырау тартыгы кулланылу мөмкинлеген дә искәртә;
3 нче гипотеза: борынгы төрки нигез телдә сүз башында бары тик саңгырау тартыклар гына булган (В. В. Радлов, Ә. Р. Тенишев, А. М. Щербак).
Чагыштырмалы-тарихи грамматика буенча чыккан соңгы хезмәтләрдә борынгы төрки телдә сүз башы, нигездә, саңгырау булган дигән карашка өстенлек бирелә, һәм бу күренеш нигез телдә басымның беренче иҗектә булуы белән аңлатыла (ягъни сүз башының көчле экспиратор басым белән әйтелүе сүз башындагы тартыкны яңгыраулашу ихтыяҗыннан коткара)[50].
Сүз уртасында интервокаль позициядә тарихи үзгәрешләр йомык тартыкларның көчсезләнүендә, ягъни яңгыраула-шуында чагылыш таба: tере – түбә (крыша), joqaru – йугары, qapyğ – кабак (күз кабагы) һ. б.
Морфемалар чигендә тартыкларның ассимилятив яңгыраулашуы исә татар теле өчен норма булып санала: сип – сибәлә, тап – таба һ. б.
Сүз ахырында (ауслаут) яңгырау һәм саңгырау тартыклар оппозициясенә мөнәсәбәттә шулай ук саңгырау тартыклар өстенлек иткән дип санала. Аерым очракларда кулланылган өрелмәле яңгырау ğ авазы кыскарган яисә w сонор тартыгы белән чиратлашкан: tаğ – таw, buğ – бyw (пар), sağ – caw һ. б.
50
Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 174.