Читать книгу Тургай - Фоат Садриев - Страница 10
Беренче китап
Тургай
Җылак Пипи
ОглавлениеТургай йөгереп капкадан керүгә, каршысына бәбкәләр йөгерешеп килде.
– Хәзер ашарыгызга бирәм, – диде ул, аларны кулындагы әрем себеркесе белән куркытып.
Өйгә керергә барганда, агач бакчасына борылды. Агач күләгәсе астындагы аяклары кыйшайган иске эскәмиядә бабасы гәҗит укып утыра иде.
– Бабай, менә моны иснәп кара әле, – дип, әремнәрне бабасының борынына китерде.
Ике кулына ике почмагыннан тоткан гәҗитен аскарак төшереп, бабасы йөзен аңа таба күтәрде. Әмма себерке борынына якынаюга, аңа әллә ни булды. Күзләре йомылып, кашлары маңгаена күтәрелде, бөтен йөзе ямьсез булып җыерылды, борын тишекләре чәйнек борыны сыярлык булып киңәйде, һәм ул «һәп-те-чччи-и!» дип төчкереп җибәрде. Төчкергәндә куллары кинәт ике якка тартылды һәм гәҗите шытырдап ертылды, бабасы эскәмия белән бергә чалкан авып төште. Тургай, көлүеннән эче катып, үлән өстенә тәгәрәде. Бабасы да рәхәтләнеп көлде, шул арада тагын ике мәртәбә төчкереп алды. Ишегалдындагы бәбкәләр, төчкерү тавышыннан куркып, сарайга таба йөгерештеләр.
– Әрем себеркең ай-яй зәһәр булды, улым! – диде бабасы, торып баскач. – Борынга гына кереп калмады, үпкәләрне дә урап чыкты.
Тургай әрем себеркесен әбисенә кертеп бирде, ашыга-ашыга ике чи йомырка эчте дә, өйалдыннан җим савытын эләктереп, ишегалдына чыкты. Аны күрүгә, бәбкәләр йөгерешеп килеп җиттеләр. Тургай ике урынга улакка җим салды.
Тургай өченче ел бәбкәләрне беренче күргәндә кызык булган иде. Ул йокысыннан уянып башын күтәрсә, сап-сары бәбкәләр уртасында ана каз басып тора. Тургай, күзләрен уалый-уалый:
– Каз сары чәчкә аткан бит! – дип кычкырып җибәрде.
Өстәл янында чәй эчеп утырган әниләре көләргә тотындылар. «Ни дидең әле, улым?» – дип, шул әйткәнен кабатлаттылар да кабатлаттылар. Аның чәчкә дигәне казның төнлә генә йомыркадан чыккан бәбкәләре икән. Аңлатып биргәч, Тургай үзе дә олыларга кушылып көлде. Тик аңардан олылардан берәрсе, урамда-мазар очрагач: «Казыгыз чәчкә атмадымы әле?» – дип сорый торган булды. Тургай бер дә аптырап калмый: «Казыбыз да, тавыгыбыз да чәчкә атты!» – дип җавап бирә. Чөнки тавыкның да чебиләре чыккан иде.
Бәбкәләр җим ашаганда бигрәк нык ашыгалар, бетәр дә, ач калырмын, дип куркалар бугай. Аларның чисталыгына хәйран калырлык. Томшыкларына ябышкан җимне төшерү өчен, әле бер ягын, әле икенче ягын үләнгә ышкыйлар, кайчакта йә улак, йә су салынган таба читенә кырып төшерәләр. Су эчүләрен гел карап кына торасы килә. Борыннарын суга тыгып, нидер эзләгәндәй бераз лыбырдатып торалар. Аннары башларын артка ук ташлап, күккә караган томшыкларын шеп-шеп китерәләр һәм суны йотып җибәрәләр.
«Пип-пип!» дигән кызганыч тавыш Тургайның игътибарын җәлеп итте. Җим алырга дип, улакка якынлашып килүче аксак бәбкәне ике бәбкә ике ягыннан чукырга тотынган иде. Тургай «һайт!» диюгә, теге бәбкәләр читкә китте. Аксакны һәрвакыт кыерсытканнарын белеп, Тургай аңа кәстрүл төбендә аерым җим калдыра. Ул арада бәбкә килеп тә җитте, аның учыннан җимне кабаланып ашый да башлады. Ничек кенә иркәләсә дә, аның алдында гаепле шул. Бәбкәләрне беренче мәртәбә ишегалдына алып чыккан көн иде ул. Кибеттән кайткан әнисенең әйберләрен күтәрешергә дип йөгереп барганда, нишләптер башкалардан читтә йөргән бәбкәгә аягы тиде дә китте. Шул җиткән, саламдай нечкә аягы сынып чыга язган. Аны бәйләп куйдылар куюын, тик ул читкәрәк каерылып төзәлде. Аягы аксагач, ул иптәшләренә җитешә алмыйча интекте. Гел артта йөри, «ник мине көтмисез, нигә акрынрак атламыйсыз, мин җитешә алмыйм бит» дигәндәй, елак тавышы белән пип-пип килә. Шуңа күрә аны «Җылак Пипи» дип атадылар. Кайчакларда ул Тургай каршына килеп, син басмасаң, мин болай интекми идем, дигән төсле зарланып пипелди.
«Җылак» ашап туйгач, Тургай аны тоткан килеш чирәмгә чалкан ятты, бәбкәне күкрәгенә бастырды. Нинди матур ул! Шундый йомшак, яшькелт-сары йон ничек чыга диген. Кояшта һәр йоны бал сылаган төсле ялтырап тора. Түгәрәк күзләре кап-кара. Томшыклары да сары, бәләкәч кенә борын тишекләре бар, шуннан тын ала инде ул. Ул, сары тәпиләре белән атлап, Тургайның иягенә үк килде, күперенке йоны сизелер-сизелмәс кенә иягенә үк тиде. Аннары томшыгы белән Тургайның яңагына төртеп алды. Әллә кабып карамакчы, әллә торырга кушуы. Тургай аның кыланмышыннан рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Җылак Пипи салкынча тәпие белән аның муенына ук басты, битенә үк менмәкче булды, тик аксак аягы таеп-таеп киткәнлектән менә алмады. Тургай аны, йомшак кына тотып, яшел чирәмгә куйды да торып утырды. Шушыны гына көтеп торган бәбкәләр, аларның әниләре муеннарын сузып аңа якын ук килделәр, ишегалды пипелдәү, гыйгылдау тавышлары белән тулды. Тургай аларның сөйләшүләренә һаман ныграк төшенә бара, алар булып төрлечә дәшеп карый, кайчакларда аңлап буйсынуларын күреп, шатлыгыннан нишләргә белми. Ана казга охшатып усалрак итеп кы-кы-кы дисә, бәбкәләр дәррәү йөгерешеп аның янына җыелалар. Тургай аларны буйсындыра алуына шундый сөенә. Тик ул аларның ничек сөйләшүен күпме генә тыңласа да, күпме генә аңларга тырышса да аңлап бетерә алмый. Озаклап карап торсаң, хәйран калмалы инде алар. Әнә Җылак Пипи бер үләнне эләктереп тарта да тарта, әмма һич өзә алмый. Ниһаять, үлән өзелеп тә чыкты, бәбкә арты белән егылып та китте. Ул торып маташканда, бер олы юан бәбкә кай арада килеп җиткәндер, тегенең томшыгыннан чыгып торган үләнен тешләп алды да читкә йөгерде. Ул юанша иртәдән кичкә кадәр иптәшләренең алдына төшеп, аларны куркытып җибәреп, алар турыннан ашап йөри. Гәүдәсе олы булгач, аңардан барысы да курка, курыкмасалар, Җылак Пипи ишеләрен этеп кенә җибәрә. Гел бер урында тормый, әле берсенә, әле икенчесенә барып, бөтенесен бимазалап, көченә масаеп тик йөри. Тургай ана казның шуңа ачуланып бер сүз дә әйтмәвенә шакката. Бәбкәләрне елатып йөргәнен күреп, бөтенесенең аңардан зарланганнарын ишетеп тора югыйсә. Ата каз да ләм-мим, кисәтергә, тыярга уйлап та карамый. Шулай да юаншага ике-өч бәбкә каршы торып маташса да, калганнары курка шул. Алар курыккан саен, олы бәбкә азына бара. Аның җим ашаганда кылануын күрсәң! Берсен дә китерми үзе тирәсенә. Бүксәсе тулганчы тыгынгач кына, улак яныннан китә, анда да бәбкәләрне тынычлап ашатмый, улак янына әледән-әле йөгереп барып куып җибәрә. Ул моны ашыйсы килгәннән дә эшләми, инде бит аның бүксәсе әйләнеп чыккан, бер кабарлык та рәте юк, ә шулай да үрелеп бер булса да кабып киткән була. Имеш, ул башкаларны борчыр өчен килмәгән, ашар өчен килгән. Тургай үзе барында аны бик иркенләтми, тыеп кына тора да бит. Ләкин көне буе аны гына саклап утыра алмый шул. Бер ул гына түгел, аның эше болай да муеннан. Тургайның тагын бер нәрсәгә ачуы килә. Юанша тирәсендә әче тавышлы бер бәбкә барлыкка килде. Юаншаның кая таба атлавын күрүгә, ул аны узып йөгерә, алда очраган иптәшләренә әче итеп кычкыра, аларны чукый, этеп җибәрә. Тегеләр моның артыннан олы гәүдәсе белән юанша килгәнне күргәч, каршы торырга куркалар. Хәзер шул әшәке тавышлы бәбкә үзенең иптәшләрен юаншадан да әшәкерәк талый, куркыта, җимнән читкә куа. Юанша аның үзе янында булуына бер сүз дә әйтми. Аның белән янәшә иптәшләренең дә өлешен ашый торгач, ул башкалардан калкынып та китте, тавышы да бөереннән чыгарга тотынды. Җылак Пипи кебек нык куркак булганнарына җим дә азрак эләгә, ахрысы, гәүдәләре дә бәләкәй килеш тора бирә. Тургайның уйларын бүлдереп, бәбкәләр капкага таба йөгерештеләр. Тамаклары туйды, инешкә төшәр вакытлары җитте дигән сүз. Аларның вакытны шулкадәр төгәл белүенә хәйран кала Тургай. Төштән соң нәкъ сәгать бердә инешкә икенче мәртәбәсенә кузгалалар. Ул капканы ачып җибәрүгә, барысы да урамга сибелештеләр дә, инешкә төшү өчен, юл аркылы чыга башладылар. Җылак Пипи дә алар артыннан иярде. Ата каз белән ана каз, ка-ка-ка килеп, аларны гадәттәгечә ашыктырдылар. Шулчак ындыр тыкрыгыннан үкереп әллә нинди ялык-йолык килеп торган зур кара машина килеп чыкты һәм бу якка борылды. Бәбкәләр куркуларыннан әрле-бирле килеп буталыштылар, юлдан читкә чәчелделәр, Җылак Пипи генә өлгерә алмыйча уртада калды. Машина үкереп үтеп киткәндә, ул башы яньчелеп канга баткан хәлдә хәрәкәтсез ята иде. Тургай йөгереп барып аны кулына алды, асылынып төшкән, канга, тузанга баткан башына коты очып карады:
– «Пип» диген, «пип» диген! Ник дәшмисең?! – дип өзгәләнде ул, күз яшьләрен йотып.
Әле генә күкрәгендә йөргән, әле генә аның иякләренә үзенең йомшак томшыгы белән кагылган, матур күзләре белән аңа карап торган, җим ашаткач, «пип-пип» дип рәхмәт әйткән шушы тере йомгакның хәрәкәтсез калуы Тургайны куркуга салды. Монда ниндидер башка сыймаслык куркыныч нәрсә, шом бар иде… Ул арада теге машина хуҗасы да килеп җиткән иде.
– Елама, үскәнем, яңа чеби сатып алырсың, – дип, ул яшел акча сузды.
Тургай акчаны алды, әмма ник алганын аңламады. Күз яшьләре аша ул теге адәмнең кып-кызыл чыраен, ап-ак күлмәген, юан корсагын һәм камырдай күперенке кулын гына абайлады. Тургай акчаны ачу белән аңа атты:
– Акчаң үзеңә булсын! – диде ул, елавыннан туктый алмыйча.
Ләкин акча үзенең аяк астына гына төште. Ул акчаны алып тагын теге кешегә атты да бәбкәне тоткан килеш коймага маңгае белән сөялеп үксергә кереште. Ул арада бабасы, чыгып, машина хуҗасы белән сөйләшә башлады. Теге кешенең:
– Күрмәдем бит, гафу итегез, – дигән сүзләре ишетелде. – Оныгыгыз алмады акчамны. Мәгез инде…
– Онык алмагач, мин дә алмыйм, – диде бабасы, читкә атлап.
– Вәт ахмаклар! – Кешенең машина ишеген шартлатып япканы һәм выжылдап кузгалып киткәне ишетелде.
Казлар бәбкәләрен ияртеп инешкә төшеп киткән иде инде. Тургай бабасы белән бергә Җылак Пипине ишегалдына алып керде. Аны сарайга куйдылар.
– Без аны ындырга алып барып күмик, улым, – диде бабасы.
– Юк, юк, – дип елады Тургай. – Ул бит йоклаган гына, уянгач сөйләшә ул минем белән.
– Пипиең үлгән. Үлгәч, беркайчан да уянмый.
– Үлү… – Тургай күп елаудан кызарган күзләрен бабасына төбәде. – Үлү… Ни соң ул?..
Бабасы бераз уйланып торгач, болай диде:
– Үлгән җан иясе берни сизми, ишетми, күрми. Кымшана да, йөри дә алмый. Сөйләшә дә алмый. Аны җиргә күмәргә кирәк.
– Ник?
– Җир өстендә бозыла, исләнә.
– Җир астында нишли?
– Череп бетә.
– Юк, юк, Пипием уяна минем!
Бабасы кабат дәшмәде, өйгә керергә борылды.
– Бабакаем, уятыйк инде бәбкәмне! – дип, Тургай аңа иярде.
Өйгә кергәч, ул ашыга-кабалана әбисенә нәрсә булганын сөйләп бирде.
– Үлгәнмени? – дип сорады әбисе.
Бабасы бер генә сүз белән җавап бирде:
– Үлгән.
– Үлмәгән, үлмәгән! – диде Тургай. – Уяна ул. Шулай бит, әбием?
Ул өметләнеп әбисенә карады, әмма аның җавабы кискен булды:
– Уянмый, улым…
Тургай өйдән чыгып йөгерде. Сарайга кереп, бәбкәне күтәреп тә карады, борынына җим дә тигереп карады, тик ул чүпрәк кисәге кебек асылынып тора бирде. Җылак Пипинең уянмаячагына ышана башласа да, аны җиргә күмеп куюны күз алдына китерә алмады. Аның өчен бер кызык та калмады. Ул агачлар арасына кереп, аларны иркәләп чыкты, чәчәкләр белән сөйләште, тик Җылак Пипи күз алдыннан китмәде, аяклары аны һаман сарайга алып керде, ул озаклап аңа карап торды. Әбисе «бәлеш пешердем» дип чакыргач та, Тургай «ашыйсым килми» дип кермәде. Чыннан да, аның бер кабымлык ризык та кабасы килми, эчен ниндидер бер авыр нәрсә боз кебек туңдырып тора иде. Кич әтисе эштән кайткач, Җылак Пипине күмәбез, диде. Тургай әтисенә карышып маташса да, бәбкәнең күзләре ачылмаячагына, сөйләшмәячәгенә ышана башлаган иде инде. Ындыр артына әтисе көрәк белән чокыр казыды, аның төбенә үлән йолкып түшәде, үлән өстенә Җылак Пипине салдылар. Бәбкәнең өстен әрекмән яфраклары белән капладылар. Аннары әтисе балчык ишеп төшерде. Күмеп бетергәч, эт-мазар казып алмасын өчен, өстенә зур гына таш бастырып куйды. Таш бастыргач, бәбкәнең гадәттәгечә зарланып, нечкә итеп пипелдәгәне ишетелеп киткәндәй булды. Тургайның елыйсы килде. Иртәгә аның учыннан җим ашарга килә алмаячак инде ул. Иптәшләре белән инештә йөзә, башын суга тыгып аннан нәрсәдер эзли дә алмас. Җылак Пипи томшыгын судан алгач, аны өскә күтәреп, авызын пәп-пәп итә-итә йотып җибәрә иде. Ул шатлыгыннан «пип-пип» дип кычкырыр, матур йомры күзләрен елтыратып, әнисенә, иптәшләренә, Тургайга карар иде. Син аякка басмаган булсаң, мин дә башкалар белән бергә юлдан чыга идем, машинага тапталмый идем, дип гел янында торган кебек ул аның.