Читать книгу Тургай - Фоат Садриев - Страница 21
Беренче китап
Тургай
Ник сукты?
ОглавлениеТургай иртән уянуга шаккатты: уң як бите күпереп шешкән, ә уң күзе бөтенләй ябылып беткән! Кулы белән сыпырып-сыпырып карады – шоп-шома, кайнарланып тора. Ул сикереп торып көзге каршына килде һәм, үзенең танымаслык булып үзгәргән йөзен күргәч, тыела алмыйча кычкырып көлеп җибәрде. Әти-әниләре, әбисе белән бабасы кече якта чәй эчеп утыра иде, алар да аның йөзен күргәч елмаешып алдылар.