Читать книгу Тургай - Фоат Садриев - Страница 6
Беренче китап
Тургай
Куян һәм тиен күчтәнәче
ОглавлениеШунда кесә телефоны матур көен сузды. Әтисе икән. Гадәттәге соравын бирде:
– Улым, даруларыңны эчтеңме?
– Эчтем, әтием.
– Ашадыңмы?
– Ашадым.
Әтисенең көлгәне ишетелде:
– Алдашасың бит.
– Әзрәк сөт эчтем, – диде Тургай.
– Башыңның авыртуы кимиме?
Тургай бусына ни дип җавап бирергә дә белмәде. Шуңа күрә сүзне икенчегә борды:
– Син кайда?
– Җәй көне әниеңнәр белән җиләк җыйган аланда әле мин.
– Әләй! – гаҗәпләнүдән кычкырып җибәргәнен сизми дә калды ул. – Урмандамыни?!
– Әйе.
– И, матурдыр анда, әтием. Әйеме?
– Бик матур, – диде әтисе. – Бөтен җир ап-ак кар астында. Җиләкләр дә, чәчәкләр дә, күбәләкләр, бөҗәкләр дә кар юрганын ябынып йоклыйлар. Юрганнары кояшта җем-җем итә. Алан уртасындагы теге чыршының ботакларына калын булып кар яткан.
– Их, күрергә!.. – диде Тургай, торып утырып.
– Иң элек терел, терелгәч күрсәтермен, улым.
Тургайның йөрәге Шаянныкы кебек кызу-кызу тибәргә тотынды. Ул, кулларын баш астына салып, күзләрен йомды. Җиләккә барган ул көнне исенә төшерде. Әтисе әйткән алан тулы чәчәк, чәчәктән чәчәккә кунып очучы төрле-төрле бөҗәкләр, бал кортлары, быжаннар, төклетуралар гөжләп тора иде. Тургайны иң кызыктырганы күбәләкләр булды. Алар шундый күп иде. Йә үләнгә, йә чәчәккә килеп куналар, әллә нинди бизәкләр төшкән канатларын җәеп күрсәтәләр. Инде якынаеп тотып алыйм дип кулыңны сузганда очалар да китәләр. Аларны куа торгач, ул хәлдән таеп беткән иде. Ә күпме җиләк җыйдылар, туйганчы ашадылар. Тургай үзеннән дә биек әллә нинди чәчәкләр күрде, аларны сөйде, иреннәре белән үпте, мине онытмагыз, диде. Алан уртасында үскән чыршы күләгәсенә утырып чәй эчтеләр. Тургай менә шушылай үләнгә чалкан яткан килеш аның очына шаккатып карады. Болытлар янында ук иде аның очы. Болытларның акрын гына чыршының очына тиеп каядыр киткәннәрен карады. Бервакыт аяк балтырын нидер чеметтереп алды. Балак эченнән үрмәләп кереп, кырмыска тешләп алган булган икән. Ныклабрак карагач, Тургай үлән араларында әллә нинди бөҗәкләр – чикерткәләр, кырмыскалар, коңгызлар, үрмәкүчләр мыжлап торуын күрде. Чәй эчкәннән соң, Тургай җиләк җыймады, җиләкне әнисе белән әтисе җыйды. Ул, үләнгә сузылып ятып, шул бөҗәкләрне учына салып, аларны үлән сабакларына, яфракларга үрмәләтте, кыланмышларын карады, нишләп син мондый булдың, дип һәрберсеннән сорау алды. Ниндиләре генә юк икән аларның! Эреләре-ваклары, яшелләре-көрәннәре, суалчанга охшаган озынчалары, борчак шикелле түгәрәкләре, әтисенең тимер басып яньчегән кара тырнагы төслеләре, канатлылары-канатсызлары, таш кебек катылары, бармак белән басуга, ямь-яшел булып сытыла торганнары, кызыл башлылары, кара башлылары, озын мыеклылары-кыска мыеклылары, бөтенләй мыексызлары, койрыклылары-койрыксызлары… Сыртына салгач тора алмый торганнары да бар икән. Аякларын, мыекларын кыймылдатып ятучы андый бөҗәкләрне ул нык кызганды. Кем торгыза инде аларны ялгыш егылып сыртына төшсә? Иң кызыгы шул: алар барысы да кыймылдый, каядыр ашыга, берәүләре нәрсәдер эләктереп сөйрәп бара, икенчеләре яфракларны тишкәләп ашап ята. Шул бөҗәкләр бөтенесе кар астында йоклап ята, ди. Ничек салкын тими икән аларга? Өсләрендә киемнәре дә юк бит югыйсә. Алар да төшләр күреп йоклыйлар микән? Их, шул чактагы матур җәйге көн, теге урман аланы, җиләкләре, күбәләкләре менә хәзер ишегалдына килеп төшсен иде ул! Шуларның бөтенесен тиз генә карап чыгар иде Тургай. Җиләген дә өзеп капмас, карап кына торыр, барысын куллары белән сыйпар, битләре белән кагылыр, һәрберсенең исен генә иснәр иде… Яисә ялт кына үзең шунда барып төшсәң иде. Ник шулай була алмый икән?
…Әтисенең уазигы белән кайтып туктаганы ишетелде. Озак та үтмәде, әтисе килеп тә керде. Ул кулына шакмаклы киндер сөлгегә төрелгән ниндидер әйбер дә тоткан иде. Әтисе, чишенеп кулларын югач, аның янына килде, кулын маңгаена куеп карады. Әтисенең учы салкынча, рәхәт иде.
– Әле температураң төшмәгән, улым. Ныграк дәваланырга кирәк.
Шунда ул, теге сөлгене сүтеп, аннан бер бәләкәй түгәрәк ипи алды.
Ипи чәй тәлинкәсе кадәр генә, үзе кызарып пешкән, өсләренә чуп-чуар итеп ниндидер кара әйбер сибелгән иде.
– Моны сиңа урманнан куян күчтәнәч итеп җибәрде, – дип, әтисе ипине Тургайга тоттырды. Ипи салкынча иде, аннан теге җәйге урманның исе дә, кар исе дә килә иде. – Куян әйтте, минем ипине ашаса терелер, диде.
Аның ипиен күрергә бабасы белән әбисе дә килеп җитте, икесе дә шаккатып тел шартлатты.
– Әнә ул тәмле орлыкларны куян кызы сиңа дип сипкән.
– Кызы да бармыни?
– Бар.
– Ни төсле?
– Ап-ак йонлы, колаклары озын. Безнең Шаян төсле йөгереп кенә йөри. Мыеклары да бар.
– Матур икән. И, аякларын җылытыр идем мин аларның!
– Аларның оясы бар. Җәй көне куян кызы иң матур чәчәкләрнең орлыкларын сандугачлардан берәмләп чүпләтеп җыйдыра икән. Шул орлыклар кушылган ипине ашаган кешегә көч өстәләчәк, ул бернидән дә курыкмаячак, ди. Яле, кабып кара, улым.
Тургай ипинең бер читеннән тешләп алып чәйнәргә тотынды. Өйдәге ипигә охшаса да, моңарда әллә нинди ят тәмнәр бар иде. Җиләк тәмеме, әллә теге чакта әниләре җиләк җыйганда алар күрмәгәндә генә чәйнәгән шома яфрак тәмеме? Кабымлыгын йотып җибәргәннән соң, Тургай кинәт сорап куйды:
– Ә куяннар үзләре иписез нишли соң?
– Мин аларга күп итеп кишер, бодай калдырдым. Куяннар кишер ярата бит. Куян кызы сине җәй көне кунакка чакырды, минем ярты бүрегемне тутырып сәламнәр җибәрде.
– Кайда соң ул сәламнәр?
Тургайның бу соравыннан әтисе каушап китте.
– Ни… беләсеңме, улым… Алар урманда калды бит.
– Нишләп?
– Ни бит, улым… Куян кызы белән теге ялгыз чыршы төбендә басып торганда, бер тиен өстәге ботакны селкетеп, безнең өскә кар ишелде, шунда бүрегем башымнан төшеп китте. Сәламнәр дә, бүрек эченнән чәчелеп, кар белән буталды.
Әтисенең моңа кадәрге һәр сүзен елмаеп тыңлаган Тургайның йөзе кинәт бозылды.
– Һи-и, – дип куйды ул үпкәләгән тавыш белән.
– Син күңелеңне төшермә әле, улым, – дип, әтисе йомшак кына итеп Тургайның иңбашыннан какты. – Тиен үзенең гаебен сизеп, сиңа уйнарга чыршы күркәләре җибәрде.
Әтисе, өйалдына чыгып, катыргы тартма алып керде. Аның өстен ачып җибәрүгә, борыннарны кытыклап, өйгә әчкелт ылыс исе таралды. Әбисе белән бабасы да, тартма өстенә иелеп, «Ә-ә-әх, исе дә исе!» диештеләр. Тургайның борыны шулкадәр кытыкланды, ул төчкереп тә җибәрде. Аның янында утырган Шаян, «әптечи!» дигән тавыштан куркып, идәнгә үк сикерде. Аңа карап барысы да көлештеләр. Әтисе, тартма эченнән ялтырап торган яшел ылыс ботакларын алып, диванның бер башына куйды, аннары Тургайның алдына озынча күркәләрне салды, бабасы белән әбисенә дә берәр күркә тоттырды. Очы киселгән кишер төсле бик матур әйбер икән бу күркәләр. Үзләре балык тәңкәсе төсле сырлы-сырлы, үзләре җиңел. Тургай аларны борынына тери-тери иснәде. Әтисе бер күркәне идәнгә тәгәрәтеп җибәргән иде, Шаян и алып китте инде тегене ал тәпиләре белән бәргәләп! Тешләп тә карады, шалтыр-шолтыр тәгәрәтә торгач, аның артыннан диван астына ук кереп китте.
– Бүген кич ылысын кайнатып эчерермен, чиреңне куар, – диде әбисе, Тургайны юатып.
– Бу күркәне ашасам үстерәме? – дип сорады Тургай.
– Ул бит нык каты, – диде әтисе. – Аны ашамыйлар. Тиеннәр генә бик яратып кимерә аны.
– Син, улым, куян җибәргән ипине аша, – диде бабасы.
Аннары алар чыгып киттеләр. Тургай ябынган юрганы өстенә чыршы күркәләрен төрлечә матурлап тезде. Идәндә уйнап туйган Шаян сикереп менеп, ул күркәләрне әвеш-тәвеш китерде, аяклары белән кузгатты, тәгәрәтте. Аннары ул да төшеп китте. Әбисе дару эчергәч, Тургай күркәләрне бер җепкә тездерде. Бабасы җепне тәрәзәгә аркылы тартты. Хәзер күркәләр гел аның алдында тора торган булдылар. Кыш бабай ясаган серле үләннәр, яфраклар нишләптер теге җәйге җиләкләрне, күбәләкләрне, төрле-төрле бөҗәкләрне гел искә төшерделәр. Теге биек чыршы, аның ботакларында сикереп уйнаучы тиеннәр, менә бу ипине җибәргән куян кызы күз алдыннан китмәде. Ул аларга пышылдамыйча, иреннәрен генә кыймылдатып эндәшеп тә карады, аларның елмаеп карап торуларын да күргән кебек булды. Ипиенең инде яртысын ашап бетерә язды. Карыны ачканнан түгел, тизрәк тереләм дип, көчле буласы килгәнгә ашады. Чыннан да, хәл керә башлавын да сизде. Тышка чыкканда да, аякларын сөйрәп түгел, йөгереп кенә керде, Кыш бабай аның битләренә кагылырга өлгермичә дә калды.