Читать книгу Шигырьләр / Стихи - Кул Шариф - Страница 4

Кылычтан үткән мирас
Тормыш юлы

Оглавление

Кол Шәриф – Казан ханлыгы тарихында күренекле роль уйнаган шәхес. Ул Казан халкы санламаган Шаһ Галигә 1546 елда кискен каршы чыккан Мансур сәетнең улы була. «Сәет» дип, гадәттә, үзенең чыгышын Мөхәммәт пәйгамбәрдән яки шул чордагы изге кешеләрдән алып санаган руханиларны атаганнар. Кол Шәриф яшьтән үк күңеленә иман нуры сеңдереп, әтисенең шифалы йогынтысында тәрбияләнеп үсә. Тиздән ул саф әхлаклы һәм тирән белемле укымышлы булып җитешә һәм аны 1546 елда, әтисе Мансур үлгәннән соң, Казан ханлыгы руханиларының башлыгы, ягъни баш имам итеп билгелиләр. Шул вакыттан алып ул Казан ханлыгында яшәгән безнең ерак әби-бабаларыбызның ислам тәгълиматын үзләштереп, шәригать кануннарын, әдәп-әхлак кагыйдәләрен үтәп, күңелләрен иман нуры белән нурландырып яшәүләре өчен, аларны әхлаклы, иманлы юлга – изге юлга кертү өчен зур тырышлыклар куеп яши. Һәм, әлбәттә, ул үзе дә тормышта бөтен бер патшалык – Казан ханлыгы халкы өчен әдәп-әхлак үрнәге, белемлелек өлгесе булып саналган. Аның халык арасындагы абруе гаять зур булган. Аны үзе яшәгән патшалыкта гына түгел, чит мәмләкәтләрдә дә бик ихтирам иткәннәр. Бу олы ихтирам, хөрмәт хисе гасырлар буена, ничәмә-ничә буыннар алышынса да, халкыбыз күңелендә югалмыйча сакланып килгән; ул хис, риваять-легендаларга әверелеп, әле бүген дә халкыбыз хәтерендә яшәп килә. Шундый риваятьләрнең берсендә, мәсәлән, Кол Шәрифнең ак атка атланып йөрергә яратканлыгы турында сөйләнә. Атка атланып, ул үзенең якыннары белән урамнан үткән вакытта, урамдагы бар халык хөрмәт йөзеннән аны бил бөгеп, сәламләп үткәреп җибәрә торган булган. Хәтта хан булып хан да, Кол Шәрифкә каршы очраса, үзенең атыннан төшеп, Кол Шәриф янына килеп, аның чапанының итәген үбеп үткәреп җибәрә, аңа саулык-сәламәтлек теләп кала торган булган.

Кол Шәриф үз заманының күренекле дипломаты да булган, Казан ханлыгы өчен авыр елларда ул үзенең бөтен көче, белеме белән халык мәнфәгате өчен көрәшкән. Рус елъязмаларында, мәсәлән, Кол Шәриф Казан белән Мәскәү арасында барган катлаулы дипломатия эшләрендә йогынтылы һәм дәрәҗәле рухани җитәкче буларак телгә алына. Мәсәлән, 1551 елның җәендә, Казан ханлыгындагы иң буталчык вакытларның берсендә, Кол Шәриф, Себер кенәзе Бибарс Растов белән берлектә, Казан ханлыгыннан Рус хөкүмәте кулындагы Зөя шәһәренә җибәрелгән илчелеккә җитәкчелек итә һәм Зөядә Казан тәхетенә утыруга өметләнеп көтеп торучы Шаһ Гали белән бик җитди сөйләшүләр алып бара. Шул ук елның 14 августында, Россиянең, Казан хөкүмәтенә әйтеп тә тормастан, Казан ханлыгының Тау ягын үзенә кушуы турындагы мәсьәләне тикшерүгә багышланган корылтайда, үз туган илен яклап, ялкынлы-ялкынлы чыгышлар ясый. Тәхеткә Ядегәр хан утыргач, Кол Шәриф хөкүмәт составына кертелә һәм Казан ханлыгының көндәлек эшләрендә дә актив катнаша башлый. Явыз Иван да, 1552 елның 13 августында Зөя шәһәренә килгәч, Казан кешеләренә җибәрелгән мөрәҗәгатен Кол Шәриф исеменә күндерә. Ш. Мәрҗани Кол Шәриф турында болай яза: «Галимнәрдән, хөрмәткә лаек габбасилардан[1] һәм бөек сәедләрдән күпмедер шәхесләр булып, аларның башында нәкыйбел-әшраф[2] дип танылган мелла Шәрифкол исемле бер зат тора. Ул ислам ханнары һәм шәһәр халкы алдында ихтирамга һәм зур хөрмәткә лаек була. «Россия кенәзләре Казан ханнарына илчеләр аша хатлар күндергәндә, мелла Шәрифколга да махсус хат һәм бүләкләр җибәрә иделәр», – дип сөйлиләр»[3].

Тарихи хезмәтләрдә сакланып калган менә шундый өзек-өзек кенә мәгълүматлар да безгә аның үз туган иленең чын патриоты булуы, ул гына да түгел, хәтта халыкара даирәдә дә танылган, күренекле, олы дәрәҗәле бер шәхес булганлыгы турында сөйлиләр.

Кол Шәрифнең үлеме дә чын батырларча-каһарманнарча булган. Ул үз Ватанын, Казанның мөстәкыйльлеген, үзенең һәм халкының иманын саклап калу өчен чын мәгънәсендә соңгы тамчы канына кадәр көрәшеп һәлак була. Халкыбыз тарихындагы иң авыр көннәрдә, 1552 елның 2 октябрендәге Явыз Иван һөҗүме вакытында, ул – ханлыкның баш имамы – Казан кальгасындагы сугышлар белән җитәкчелек итә; кулына кылыч-калкан алып, иң алгы рәтләрдә сугыша. Рус гаскәрләренә иң нык һәм иң соңгы каршылык күрсәтүчеләр дә Кол Шәриф җитәкчелегендәге шәкертләр һәм муллалар төркеме була. Ул шунда батырларча һәлак була: рус гаскәрләре Казан Кремленә ханлыкның баш имамы Кол Шәрифнең үле гәүдәсе аркылы атлап кына бәреп керә алганнар. Бу турыда шул вакыйгаларда үзе катнашкан рус кешесе А. М. Курбский болай дип яза[4]: «Көтмәгәндә генә шәһәргә шулкадәр күп яңа гаскәр килүен күргәч, Казан патшасы үзенең бөтен гаскәре белән бик каты сугыша-сугыша чигенә башлады. Безнең полклар исә[5], көчле һөҗүм ясап, алар белән сугыша башладылар. Аларны патша сарае янындагы мәчетләргә хәтле куып килделәр. Шунда аларның һәлакәт алдында калган галимнәре, сәетләре, муллалары үзләренең бөек әмирләре Кол Шәриф мулла җитәкчелегендә безнекеләр белән шулкадәр каты сугыштылар ки, хәтта күпләрне үтереп бетерделәр»[6].

Ә Ш. Мәрҗани бу турыда: «Руслар Казанга һөҗүм итдекләрендә әсхабе вә иттибагыны әтрафына җәмгъ кыйлып[7], мәдрәсәгә кереп, мәдрәсәнең сәкафе[8] өстендән русияләр илән шәдид мокатәлә кыйлып[9], руслар мәдрәсә түбәсендән санчеп төшереп шәһид булды»[10], – дип яза[11]. Казан ханлыгы тарихын махсус өйрәнгән тарихчы М. Худяков та: «Бик каты сугыш ханлыкның баш мәчете – Кол Шәриф мәчете янында булды. Кол Шәриф сугышта һәлак булды», – дип күрсәтеп үтә[12].

Әйе, бу бары тик әкиятләрдә генә сөйләнелә, җырларда гына җырлана торган батырлык! Бу, чын мәгънәсендә, үз тормышыңны, үзеңнең җаныңны-тәнеңне халык өчен, Ватан өчен, аның азатлыгы өчен корбан итү һәм халкыбыз Кол Шәрифнең бу батырлыгын гасырлар буена онытмады, күңелендә саклады; ул киләчәктә дә онытылмас! Халкыбыз Кол Шәрифне изге сугышта корбан булган изге җаннар – шәһитләр исемлегенә кертте…

Халкыбызның Кол Шәрифкә булган ихтирамы әле бүген дә чиксез. Мәсәлән, башкалабыз Казанның иң үзәк урамнарының берсенә Кол Шәриф исеме бирелде. Ханлык дәверендә Казан Кремлендәге иң зур җамигъ мәчет Кол Шәриф исеме белән аталган булган – «Кол Шәриф мәчете» дип йөртелгән[13]. Җәмәгатьчелек шул мәчетне яңадан торгызу, яңадан салу мәсьәләсен күтәреп чыкты. Ул, халыктан җыелган акчага төзелеп, бүгенге көндә Казан Кремленең йөзек кашына әверелде. Соңгы елларда Кол Шәриф рухына багышлап Коръән чыгулар, җәмәгать намазлары укулар ешрак үткәрелә башлады. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез Кол Шәрифкә багышлап поэмалар, шигырьләр иҗат иттеләр һәм хәзер дә иҗат итеп киләләр; аның образы тарихи романнарда чагылыш тапты. Ә киләчәктә Кол Шәриф образы сәнгатьнең башка төрләрендә дә – музыка, рәсем, кино сәнгатьләрендә дә, опера-балетларда да – үзенең лаеклы чагылышын табар әле. Болары алда әле…

1

Габбасилар – Гарәп хәлифәлегендә 750–1258 елларда идарә иткән нәсел атамасы.

2

Нәкыйбел-әшраф – бөекләрнең җитәкчесе.

3

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Икенче кисәк. – Казан, 1900. – 200–201 б.

4

Бу өзек борынгы рус теленнән ирекле тәрҗемәдә бирелә.

5

Монда рус полклары күздә тотыла.

6

Сказания князя Курбского. – Издание второе, исправленное и дополненное Н. Устряловой. – Спб., 1842. – С. 33.

7

Фикердәшләрен һәм шәкертләрен үз тирәсенә җыеп.

8

Сәкафе – түбәсе.

9

Шәдид мокатәлә кыйлып – бик каты сугышып.

10

Шәһид булды – батырларча үлде.

11

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. – Икенче кисәк. – Казан, 1900. – 2 б.

12

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. – Казань, 1923. – 152 с.

13

Ш. Мәрҗани аның сигез манаралы булуы турында яза.

Шигырьләр / Стихи

Подняться наверх