Читать книгу Шигырьләр / Стихи - Кул Шариф - Страница 5

Кылычтан үткән мирас
Иҗаты

Оглавление

Кол Шәриф иҗаты моңа кадәр бөтенләй диярлек өйрәнелми килде. Аның турында фәнни хезмәтләр дә язылмады, исеме дә Казан ханлыгы тарихына багышланган хезмәтләрдә сүз уңаеннан гына әйтеп киткәләнде. Аның иҗат мирасын барлау эше дә әле бары соңгы вакытларда гына башланып китте.

Безнең кулдагы бүгенге мәгълүматлар буенча, Кол Шәрифнең безнең көннәргә дүрт шигыре һәм бер зур күләмле, сюжетлы поэмасы – «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» килеп җиткән. Ләкин әле бу Кол Шәрифнең бөтен иҗат мирасы шулардан гына торган яки Кол Шәрифнең безнең көннәргә кадәр шул әсәрләре генә сакланып килеп җиткән дигән сүз түгел. Аның иҗат мирасының күләмен, шагыйрьнең нинди әсәрләр язган булуын, аларның кайсыларының бүгенге көнгә килеп җиткәнлеген ачыклау өчен әле безгә Казан ханлыгы дәверенә караган һәм моңа кадәр ныклап-җентекләп өйрәнелмәгән күпсанлы борынгы кулъязмалар катламын бик игътибар белән өйрәнергә, белергә кирәк. Бу максатка ирешү өчен, әлбәттә, Казан китапханәләре һәм архивларындагы материаллар гына җитми, ә бәлки Казан ханлыгы дәверенә караган язма материаллар саклана торган башка күп кенә шәһәрләрдәге һәм чит илләрдәге китапханә-архивларны да файдаланырга, аларны да өйрәнеп чыгарга кирәк. Безгә, мәсәлән, Кол Шәриф шигырьләренең кайберләре Төркиядә саклана торган кулъязма җыентыкларда да булуы турында мәгълүм; әмма безгә, алдыбызга бары Кол Шәриф иҗат мирасын барлау максатын гына куеп, Төркиядә махсус шул мәсьәлә белән генә шөгыльләнергә туры килмәде. Шуңа күрә әдип иҗаты турындагы фикерләрне дә әлегә без бүгенге көндә билгеле булган әсәрләреннән генә чыгып әйтергә мәҗбүр булабыз.

Кол Шәриф – барыннан да элек суфи шагыйрь. Ул үзенең остазлары итеп Урта гасырлар төрки поэзиясендә җуелмас һәм кабатланмас эз сызып калдырган мәшһүр суфи шагыйрьләр Хуҗа Әхмәд Ясәвине (1166 елда вафат) һәм аның шәкерте Сөләйман Бакырганины (1186 елда вафат) саный.

Хуҗа Әхмәд Ясәви, – билгеле булганча, XII гасырда Урта Азиядә яшәп иҗат иткән күренекле дин эшлеклесе, шагыйрь, бөек шәхес. Ислам дөньясында танылган галим һәм мистик Шәех Йосыф Хәмәданиның шәкерте буларак һәм аның рөхсәте белән Әхмәд Ясәви Йәсе шәһәрендә үз исеме белән аталган Ясәви тарикатен (сектасын) төзи һәм Урта Азиядә яшәгән төрки халыклар арасында үз тарикатен һәм ислам өйрәтмәләрен тарата. Ислам өйрәтмәләрен, Коръән мәгънәләрен ул хикмәтләр исеме белән шигъри юлларга салып бирә. Аның шигырьләре сәнгатьчелек ягыннан бик камил, тәэсирле итеп эшләнгәннәр. Аның суфичылык һәм гомумән ислам идеяләрен шигырь калыбына салып бирүен галимнәр исламның төркиләр арасында беренче ныклы урнашуы дип карыйлар. Соңыннан Әхмәд Ясәви шәхесе изге булып, ягъни ислам дине әүлиясы булып карала башлый. Шуны истә тотып, Ш. Мәрҗани Әхмәд Ясәви турында: «Гарәп халыклары тормышында Мөхәммәд пәйгамбәр нинди зур роль уйнаса, Төркестан һәм төрки халыклар дөньясында Хуҗа Әхмәд Ясәви дә шундый зур роль уйнады», – дип яза[14].

Әхмәд Ясәви эшен аңардан соң аның шәкерте, шагыйрь Сөләйман Бакыргани дәвам иттерә. Ул да сәнгатьчелек ягыннан бик камил эшләнгән күпсанлы хикмәтләр иҗат иткән. Шулай итеп, аларның икесе дә төрки телле поэзиядә суфичылык юнәлешендә иҗат иткән иң күренекле шагыйрьләрдән саналалар. Ул дәвердән бирле күп гасырлар үтү сәбәпле, аларның шигырьләрен кайвакытта бер-берсе белән буташтырып та йөртәләр.

Шунысы әһәмиятле, Ә. Ясәвинең, С. Бакырганиның бу хикмәтләре шул дәвердә үк Идел буена да килеп җиткәннәр һәм Идел буенда да бик популяр әсәрләргә әверелгәннәр. Татар халкы бу мирасны гасырлар буена кулдан-кулга күчереп, үз әсәрләре кебек укып йөрткән; күпсанлы кулъязма күчермәләрен барлыкка китергән. Шулай итеп, Ә. Ясәви, С. Бакырганилар поэзиясе Урта гасырларда Идел буенда яшәгән татар шагыйрьләре иҗатына зур йогынты ясаган. Күп кенә татар шагыйрьләре аларны үзләренең остазлары итеп исәпләгәннәр, үрнәк алып иҗат иткәннәр. Алар арасында Казан ханлыгының баш имамы, шагыйрь Кол Шәриф тә булган.

Шунысы кызыклы, Кол Шәриф шигырьләре кулъязма җыентыкларда еш кына үзенең остазлары Ә. Ясәви һәм С. Бакыргани хикмәтләре белән бергә, алар белән рәттән күчереп йөртелгән. Мәсәлән, аның безгә билгеле булган дүрт шигыре С. Бакыргани әсәрләрен туплаган җыентыкта – «Бакырган китабы» нда басылып чыккан (Казан, 1883). Бу факт үзе генә дә Кол Шәриф поэзиясенең Ә. Ясәви, С. Бакыргани иҗатлары белән аваздаш, бер юнәлештә булуын тагын бер тапкыр дәлилләп тора. Бу турыда профессор Габдрахман Таһирҗанов: «Кол Шәрифнең чын мәгънәсендә суфи шагыйрь булуын аның дүрт шигыренең «Бакырган китабы» на кертелүе дә раслый. Бакыргани хакында Казанда XVI йөздә үк поэма язылу факты болгар-татарлар арасына суфичылык әдәбиятының борынгы чорда ук үтеп кереп, шактый тирән тамыр җибәрүен күрсәтә», – дип яза[15].

Кол Шәриф үзенең шигырьләрендә Алла каршына гөнаһсыз бару идеяләрен пропагандалый; аның әсәрләре укучыларны, гамьсезлек йокысыннан уянып, Алланы олыларга, гомереңне гыйбадәт кылып үткәрергә, дөньяда мәңге калырмын дип алданмаска, Коръән аятьләрендә әйтелгәнчә яшәргә, гөнаһларың өчен Алладан ярлыкау сорарга чакыра. Жанрлары буенча алар – газәлләр, ягъни мәхәббәт шигырьләре. Ләкин алардагы мәхәббәт ул дөньяви гыйшыклык түгел, ә суфичыл поэзиядә кабул ителгәнчә, Аллага мәхәббәт, күңелне Аллага юнәлтеп яшәүне аңлата. Шигырьләрнең формасы да классик газәлләргә куелган таләпләргә җавап бирә: аның рифмалашуы – аа, ба, ва, га…, күләмнәре 25 бәеттән артмый. Шигырь ахырында автор, газәл жанрына куелган таләпкә туры китереп, үзенең исемен китерә. Беренче һәм икенче газәлләрдә рәдиф кулланылган.

Ә «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» поэмасы исә – зур күләмле, сюжетлы әсәр. Аның сюжеты ислам дөньясында билгеле булган бер риваять-легендага барып тоташа. Ул риваятьтә ислам диненең кәрамәтләр-могҗизалар эшләргә сәләтле булуы күрсәтелә һәм анда төп персонажлар булып шул ук әүлия Әхмәд Ясәви, аның мөрите Сөләйман Бакыргани, аның хатыны Ганбәр ана һәм аларның өченче уллары Хөбби Хуҗа тора.

Төрки әдәбиятта бу риваятьнең төрле интерпретацияләре-вариантлары билгеле. Кол Шәриф поэмасында исә түбәндәге вариант китерелә.

Әхмәд Ясәвинең иярчене Сөләйман Бакырганиның (поэмада ул Хәким ата Сөләйман дип йөртелә) хатыны Ганбәр анадан өч улы туа: Әсгар[16], Мәхмүд[17] һәм Хөбби Хуҗа. Әсгар белән Мәхмүд икесе, әтиләренең сүзен тыңлап, иген игү белән шөгыльләнәләр. Ә кече уллары Хөбби Хуҗа үзенә лачын белән ауга йөрү шөгылен сайлап ала. Моны исә әтиләре Сөләйман бик үк хуплап бетерми.

Беркөнне Хәким ата Ганбәр анага улларын үз янына чакырып китерергә куша. Кырда ясмык игеп йөрүче Әсгар белән Мәхмүд шул минутта ук әтиләре каршына килеп басалар. Ә Хөбби Хуҗа бары тик кат-кат чакырганнан соң гына килеп җитә. Ул үзенең соңга калуының сәбәбен болай аңлата: «Суга батып бара торган көймәдәге кешеләр миннән ярдәм сорадылар да, мин аларны ярга тартып чыгардым», – ди. Әтисе моңа ышанмый. Хөбби Хуҗа җилкәсендәге аркан эзен ачып күрсәтә һәм: «Тиздән кәрван халкы килер һәм үзләренең нәзерләрен – малларының уннан бер өлешен безгә бирерләр», – ди. Һәм, чыннан да, бераздан сәүдәгәрләр киләләр һәм, рәхмәт йөзеннән, Сөләйманга нәзер әйткән малларын бирәләр. Сөләйман бу бүләкне кабул итми, аны уллары Әсгар белән Мәхмүдкә бүлеп бирә. Ә ауга киткән Хөбби Хуҗага бу бүләктән өлеш чыгармый. Шулвакыт Хөбби Хуҗа аудан кайта, ун сыерны суйдырып, шундагы олы-кечене сыйлый-ашата һәм әтисеннән бер могҗиза эшләвен – суйган сыер тиреләренә җан өреп, аларны терелтүен үтенә. Хәким ата каршы килми: бу могҗизаны Хәким ата улы Хөбби Хуҗа белән икәү бергә башкаралар. Сыерларга җан керә һәм алар, Хөбби Хуҗаның аягын үбеп, аңардан рөхсәт сорап, кырга үлән ашарга китеп баралар. Моны күргәч, Сөләйман, башын горур тотып, улы Хөббигә: «Без икебез дә акыл иясе, бер илгә сыя алмабыз», – ди. Хөбби Хуҗа әтисеннән үзенә китәргә рөхсәт сорый һәм китеп тә бара. Ганбәр ана Хөбби Хуҗа белән бер бүлмәгә керәләр; әнисе, улын бүлмәдә калдырып, өстеннән бикләп чыгып китә. Иртән барып ачып караса – Хөбби Хуҗа бүлмәдә юк була: ул, әтисенең әйткәннәренә хәтере калып, киемнәрен бүлмәдә калдырып, юкка чыккан була. Ганбәр ана, өзгәләнеп елап, Алладан ялвара. Шулвакыт билгесезлектән җавап килә: «Улың терек. Ул Хозыр белән Ильяска иптәш…»

Бу хәлләр әүлия Әхмәд Ясәвигә барып ишетелә. Ул үз янына шәкерте Хәким атаны чакыртып ала, әмма аңа борылып та карамый һәм аны бер ел буе утын ташучы булырга хөкем итә. Бары тик бер ел буе көн дә утын ташыгач кына, ул аның гөнаһын кичерә. Әхмәд Ясәви шунда Хәким атага аның киләчәк язмышын әйтә: «Гөнаһыңны мин кичердем, әмма Алла кичермәде әле. Син үлгәннән соң, каберең өстеннән кырык ел буе дәрья агачак; бары шунда гына гөнаһың ярлыканачак», – ди.

Поэманың тезмә белән язылган өлеше әнә шунда тәмамлана. Әсәрнең әле тагын чәчмә белән язылган дәвамы да бар. Анда Хәким атаның үзенең рухи җитәкчесе Әхмәд Ясәвидән Аллаһы Тәгаләгә дога кылып, үзенә улы Хөбби Хуҗаны күрергә ярдәм итүен үтенүе, әмма Хөбби Хуҗаның Аллаһ кодрәте белән ак кошка әверелүе аркасында, аны күрә алмыйча газапланып йөрүе турында сөйләнә. Ак кошка әверелгән Хөбби Хуҗаның үзе кебек үк аны кош кыяфәтендәге изге җаннар Хозыр һәм Ильяс белән бергә булуы әйтелә. Әхмәд Ясәви Хәким атага үзенең улы Хөбби Хуҗаны бу дөньяда башка беркайчан да күрә алмаячагын, аның белән бары кыямәт көнендә генә очрашачагын әйтә. Әсәрнең аннан соңгы өлешендә Хәким ата тормышыннан бу сюжетка бәйле булмаган тагын берничә эпизод китерелә.

Шулай итеп, әсәрдә гаделсезлеккә тиешле җәза бирелә. Хәким ата әсәрдә ике төрле гаделсезлек эшли: беренчедән, ул сәүдәгәрләрнең үзләрен һәлакәттән коткарып калган өчен рәхмәт йөзеннән биргән бүләкләреннән (гәрчә ул сәүдәгәрләрне Хөбби Хуҗа коткарганын белсә дә) үзенең улы Хөбби Хуҗага өлеш чыгармый; икенчедән, Хөбби Хуҗаның да могҗиза эшләргә сәләтле икәнлеген күреп, аңардан көнләшә һәм «ике укымышлы бер илгә сыя алмый» дип, улын илдән китәргә мәҗбүр итә. Ә Хөбби Хуҗа ахырда, үзен белемле дип санаган әтисеннән мораль яктан өстен булып кала. Хәким ата шушы гаделсезлекләре өчен үзе дә ике төрле «җәза» күрә: беренчедән, рухи җитәкчесе Әхмәд Ясәви аны бер ел буе утын ташучы булып эшләргә мәҗбүр итә һәм шуннан соң гына ярлыкый; икенчедән, шушы вакыйгадан соң Хәким ата үзенең бөтен гомерен улы Хөбби Хуҗаны күрер өчен зар-интизар булып үткәрә, һәм аңа улы белән очрашу кыямәт көненә кадәр рөхсәт ителми.

Шунысына игътибар итәргә кирәк, бу поэмадагы исән Хөбби Хуҗаның ак кошка әверелеп очып китүе безгә «Сак-Сок бәете» ндәге шундый ук мотивны, ягъни аналары каргагач, ике малайның «Сак» һәм «Сок» исемле кошларга әверелеп очып китүләре һәм аларның да кыямәт көненә кадәр әти-әниләре белән очраша алмаулары мотивын хәтерләтә, шул мотивны кабатлый. Димәк, кайбер галимнәр күрсәткәнчә, «Сак-Сок бәете» татар поэзиясенең мең еллык тарихында бу мотив чагылыш тапкан бердәнбер әсәр түгел икән; ә ул мотив Кол Шәрифнең «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» поэмасында да кулланылган икән.

Поэмада сурәтләнгән әлеге вакыйгаларның, әлбәттә, реаль җирлеге булгандыр дип уйларга кирәк. XII гасырдагы реаль тормышта бу вакыйгалар нәкъ менә Кол Шәриф сурәтләгәнчә булганмы, бу сюжетны тасвирлауда шагыйрьнең фантазиясе ни дәрәҗәдә катнашкан? – бу сорауларга җавап эзләүне без киләчәккә калдырып, монда тагын бер нәрсәгә генә игътибарны юнәлтергә кирәк дип саныйбыз: төрек әдәбияты тарихчысы, күренекле галим Фуад Көпрүлезадә үзенең 1918 елда басылып чыккан «Төрек әдәбиятында илек мөтәссәүвефләр»[18] исемле китабында нәкъ шушы вакыйгалар турында яза һәм аларны риваять итеп түгел, ә тормышта булган хәлләр рәвешендә бирә. Мәсәлән, ул Хуҗа Әхмәд Ясәвинең шәкертләреннән Хәким ата Сөләйманның тормыш юлы турында сөйләгәндә, әлеге вакыйгаларны түбәндәгечә сурәтли[19]: «Хәким атаның Ганбәр анадан өч баласы булды: Мөхәммәд Хуҗа, Әсгар Хуҗа, Хөбби Хуҗа… Болардан беренче ике зурысын ул заманда бик мәшһүр Җаруллаһ Галләм шәех исемле бер галимнән дәрес укыр өчен Харәзмгә җибәрделәр. Алар анда, күп кенә могҗизалар күрсәтеп, үз тирәләренә йөзләрчә мөритләр тупладылар. Иң кечкенә булган Хөбби Хуҗага килсәк, ул һәр көн, атына атланып, тауларда, кырларда йөри, киекләр аулый һәм аларны әтисенә китереп бирә иде. Шуның белән бергә Хәким ата бу кече углының киләчәктә никадәр зур дәрәҗәгә ирешәчәген һич тә белми иде.

Беркөнне ул моңарчы күрелмәгән бер әмәл белән шуны аңлады: атаның Җунук өлкәсенең Тарадиган районыннан Шәех Сәгъдәт исемле бер мөрите бар иде. Ата аны чакырды; ул шул минутта ук килеп җитте. Бераз соңрак Хөбби Хуҗаны да чакырды. Бераз кичегеп килде һәм әтисенә, гадәте буенча, бер киек китерде. Углының шунда ук килмәве әтисенең җанын телгәләде. Моны аңлаган Хөбби Хуҗа кичегүенең сәбәбен аңлатты: «Кара диңгездә ике көймә баткан иде; миннән ярдәм сорадылар, алар белән мәшгуль булуым аркасында соңга калдым», – диде. Әтисе моңа ышанмады. «Әгәр ышанмасагыз, төгәл биш айдан соң моңда алар унбер алтын бүләк китерәчәкләр, шул вакыт күрерсез», – дигән җавапны бирде. Чыннан да шулай булды: ул акчаны китергән кешеләрнең барысы да Хөбби Хуҗага мөрит булдылар. Хәким ата кече углының бик зур дәрәҗәсен аңлый башлады.

Янә беркөн улы аңа шул сорауны бирде: «Күрәм, намазның сөннәтен һәрвакыт монда кыйласыз; ләкин аның фарызын кайда кыйласыз?» Әтисе бу сорауга каршы фарызны да Кәгъбәдә кыйлуын сөйләде. «Әйе, әмма, – диде ул, – анда кадәр бару зур бер мәшәкать. Кәгъбәне монда китерсәгез, булмасмы?» Хәким ата үзендә бу кадәр куәт булмавын белдерде. Ләкин иртәгәсе көнне углының Кәгъбәне Бакырганга китергәнлеген күргәч, бик гаҗәпләнде һәм күңеленә бераз көнчелек орлыгы төште. Бер җирдә ике изгенең тора алмаячагы шөбһәсез иде.

Беркөнне Хәким атаның мөритләре, җыелып, тугыз сыер суйдылар, зикер әйтү һәм тыңлау белән мәшгуль булдылар. Һәр кеше чакырылды, бары Хөбби Хуҗа чакырылмады. Шул вакытта ул тоткан киекләре белән аудан кайтты. Һәр кеше чакырылып та, үзенә хәбәр ителмәгәнен күреп, җаны әрнеде; әтисеннән аның сәбәбен сорады. Соңыннан, үзенең могҗизасы белән, суелган сыерларны янәдән терелтте. Моны күргән бөтен халык аңа инанды (иман китерде). Моның соңында әтисе аны үзенә чакырды: бер җирдә икесенең бергә була алмаячакларын әйтте. Бу сүзнең мәгънәсен бик яхшы аңлаган Хөбби Хуҗа әтисенә: «Сез калыгыз!» – диде; чыкты, әнисе белән саубуллашты. Кәфенен киеп, бүлмә уртасына килеп басты. Әнисенә үзе өчен еламавын һәм әтисенең ризалыгын алмавын сөйләде. Башын иде һәм юкка чыкты, кәфене шунда калды. Бу вакыйгадан соң әтисе-әнисе бик нык елаштылар. Хәким ата углының кайгысыннан бик күп хикмәтләр иҗат итте.

Углына карата эшләгән бу эш (хәрәкәт) Тәңре тарафыннан җәзага лаек булды. Аңа (Хәким атага) мәгълүм булды ки, әгәр Хөбби Хуҗа яшәсә иде, аның нәселеннән алтмыш изге кеше киләчәк иде. Әмма ки, алар дөньядан киселде. Моның җәзасы буларак, өстеннән кырык ел су агачак һәм гөнаһысы шул чакта шул рәвешле чистарыначак (ярлыканачак). Чынлыкта да шулай булды. Аның вафатыннан соң Әму-Дәрья Бакырган шәһәрен басып китте, Хәким атаның төрбәсе өстеннән кырык ел су акты. Соңыннан сулар чигенде; фәкать аның төрбәсенең кай җирдә икәнлеген беркем дә белмәде. Ниһаять, Хәким атаның мәгънәви ишарәте белән Җәлалетдин Хуҗа исемле берәү аның каберен тапты, өстенә бер корылма эшләде. Һәр тарафтан каберне зиярәт итәргә килә башладылар»[20].

Күренә ки, Кол Шәриф поэмасында да, Ф. Көпрүлезадә китабында да сүз бер үк вакыйгалар турында бара. Аның беренчесе – әдәби әсәр, икенчесе – галим язган тарихи хезмәт. Моннан этәрелеп китеп, Кол Шәрифнең бу поэмасын тагын да тирәнрәк һәм әтрафлырак итеп анализларга юл ачыла. Без исә бүгенге көндә укучыларның игътибарын шушы күренешкә юнәлтү, бу мәсьәләне көн тәртибенә кую белән генә чикләнәбез. Кол Шәриф иҗатын тагын да тирәнрәк һәм җентекләбрәк өйрәнү, аның үзенчәлекләрен ачу – киләчәк эше.

Гомумән алганда, Кол Шәрифнең бу җыентыгына кергән әсәрләре безгә Урта гасырлар татар әдәбиятының яңа сәхифәләрен ача, безнең рухи дөньябызны баета, әдәбиятыбыз тарихы турындагы мәгълүматларыбызны тулыландыра. Алар Казан ханлыгы чоры татар поэзиясенең мәңге тутыкмас җәүһәрләре булып тора.

Әнвәр Шәрипов,

филология фәннәре докторы

14

Әхмәт Ясәви турындагы бу мәгълүматлар академик М. З. Зәкиевнең «Тарихны шәхесләр ясый» дигән мәкаләсеннән алынды. – «Ватаным Татарстан». – 1994. – 9 июнь.

15

Таһирҗанов Г. Тарихтан – әдәбиятка. – Казан, 1984. – 61 – 62 б.

16

Бу исем төрле чыганакларда төрлечә язылган: «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» әсәренең китап нөсхәсендә. – Әскар, кулъязма нөсхәдә – Әсхәр, Ф. Көпрүлезадә китабында – Әсгар. Без бу исемне Әсгар дип алдык.

17

Бу исем «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» әсәренең ике текстында да Мәхмүд дип, ә Ф. Көпрүлезадә китабында Мөхәммәд дип бирелә. Чынлыкта ул Мөхәммәд булган булып, Кол Шәриф аны, шигъри әсәр таләпләренә туры китереп, Мәхмүд дип алган булырга кирәк (поэма 14 – 14 иҗекле мәснәви формасында язылган; әгәр Мөхәммәд дип алсаң, иҗек саны артып китә һәм шигырьнең төзеклеге бозыла). Шул сәбәпле без дә бу исемне поэма текстында Мәхмүд дип калдырдык.

18

«Төрек әдәбиятында беренче суфилар».

19

Бу өзек төрекчәдән бүгенге татар әдәби теленә тәрҗемәдә бирелә.

20

Фуад Көпрүлезадә. Төрек әдәбиятында илек мөтәссөүвефләр. – 7 нче басма. – Әнкара, 1991. – 90 – 91 б. Бу китапта шулай ук Кол Шәрифнең шушы әсәренең чәчмә белән язылган өлешенең дә башка төрле интерпретацияләре, комментарий-аңлатмалары китерелә.

Шигырьләр / Стихи

Подняться наверх