Читать книгу Үзем белән очрашу - Ленар Шаех - Страница 11
ОЧРАШУЛАР
(Әңгәмәләр)
«КАМАЛ»НЫ КАМАРГА КИЛӘЛӘР
ОглавлениеИшетмәсәгез – колак салыгыз, күрмәсәгез – карагыз, күз төшерми калмагыз! 31 май көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Алтын битлек» фестивале узачак. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург шәһәрләреннән килгән театрлар иң шәп сәхнә әсәрләрен күрсәтәчәк. Бер атна буена дәвам итәчәк фестивальне Россия һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары, «Алтын битлек» ассоциациясе оештыра, мәгълүмати ярдәмне Казан шәһәре хакимияте күрсәтә. Мин үземне кызыксындырган сораулар белән Г. Камал театры директоры Шамил Зиннур улы Закировка мөрәҗәгать иттем.
– Шамил Зиннурович, әйтегез әле, ни өчен «Алтын битлек» фестивале Казанда үткәрелә? Бу башкалабызның 1000 еллыгы белән бәйлеме?
– Фестивальнең Мәскәүдә үз дирекциясе бар. Алар Казанны сайладылар да Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә мөрәҗәгать иттеләр. Ул үз чиратында бу тәкъдимне бик хуплады.
«Алтын битлек»нең тантана өлеше һәр елның апрель аенда Мәскәүдә уза, һәм анда номенант булганнар Россия күләмендә «сәяхәт»кә чыга, тамашачыга үз сәләтен, театрларының үсеш дәрәҗәсен күрсәтә. Фестивальдә катнашучы труппалар беркөнне килеп үз спектакльләрен куялар да икенче көнне кайтып китәләр. Шулай итеп, тамашачыларыбыз бер-бер артлы рус һәм дөнья әдәбияты классикларының әсәрләрен карый алачак.
Бу чара Казанның 1000 еллыгы белән бәйле түгел. Премия тапшырулар, бүләкләүләр булмаячак.
– Димәк, «Алтын битлек»нең төп максаты – фестиваль оештырып, премия тапшыру һәм җиңүчеләрне илебезнең төрле төбәкләрен айкап кайтырга чыгарып җибәрү?
– Әйе. Нәкъ шулай.
– Ә милли театрлар, мәсәлән, татар театрлары әлеге фестивальдә катнаша аламы?
– Әлбәттә. Ел саен Мәскәүгә заявка җибәргәннәр дә бар. Әмма, кызганыч, алар беренче турда ук төшеп калалар. Фестивальгә чыгара алырлык спектакльләр дә әзерләргә кирәк бит әле.
«Алтын битлек»тә катнашып, анда ниндидер урын алу – һәр режиссёрның хыялы, минемчә.
– Ә Татарстан үзе дә шундый дәрәҗәле чаралар үткәрәме?
– Кәрим Тинчурин исемендәге бәйге бар иде, әмма ул менә өч-дүрт еллап тын тора… Тагын даими рәвештә халыкара масштабта үткәрелеп килгән төрки халыкларның театр фестивале «Нәүрүз» зур игътибарга лаек. Ул үзгәртеп кору дулкынында 1989 елда барлыкка килде, Урта Азия һәм Казахстан театрларының фестивале буларак шушы җөмһүриятләрнең башкалаларында уздырылды. Бераздан, офыкларын киңәйтеп, төрки халыкларның гомумтеатр бәйрәменә әверелде. Ашхабадта 1993 елда узган «Нәүрүз» фестивалендә азәрбайҗан, татар һәм төрек театрлары да катнашты. Ә 1998, 2002 елларда ул Казанда үткәрелде. Анда, даими катнашып килүчеләр белән беррәттән, башкорт, балкар, тува, хакас, чуваш, якут, гагауз халык театрлары да чыгыш ясады. Менә киләсе елга тагын «Нәүрүз» безнең Казаныбызда узачак…
– Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт, Шамил абый!
2004