Читать книгу Үзем белән очрашу - Ленар Шаех - Страница 13
ОЧРАШУЛАР
(Әңгәмәләр)
«ЧЫН СӘНГАТЬ БУЛГАН ҖИРДӘ МИЛЛӘТЕҢНЕҢ ЯШӘГӘНЕН КҮРӘСЕҢ…»
ОглавлениеТатар – төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән халык. Аны һәр җирдә беләләр, таныйлар, хөрмәт итәләр. Шулай да элекке заманнарда Казанның зәркән үзәге булганын бар кеше дә белеп бетерми. Бигрәк тә XVIII–XIX гасырларда биредә зәркәнчелек сәнгате иң югары дәрәҗәгә күтәрелә. Бу Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорыннан килгән гореф-гадәтләрнең Россия канаты астына күчкәч тә дәвам итүен күрсәтә. Без ул чорда татар зәркәннәре ясаган әйберләрне төрле дәүләт музейларында, шул исәптән Санкт-Петербургтагы Эрмитажда күрә алабыз. Алар бөтен ил күләмендә дан тоткан, күпләп таралган.
Кызганыч, XIX гасыр ахырында безнең зәркән сәнгатенә нокта куела, һәм бүгенге көнгә кадәр татар зәркәнчелеге үткән юлны тәфсилләп тасвирлап бирүчеләр юк.