Читать книгу Үзем белән очрашу - Ленар Шаех - Страница 8
ОЧРАШУЛАР
(Әңгәмәләр)
ХАЛКЫМ ӨЧЕН КӨН-ТӨН ЙӨРӘК ЯНА…
ОглавлениеКеше гомере буе нәрсәгәдер омтыла, ниндидер хыяллар, өметләр белән яши… Арада, җәмгыятьтәге тәртипләр белән канәгать булмыйча, дөреслек өчен көрәшүче намуслы затлар, «Халкым! Милләтем!» дип көн-төн янып йөрүче олы шәхесләр дә бар. Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты профессоры Хатыйп Миңнегулов әнә шундыйлардан. Ул – галим, әдәбиятчы, җәмәгать эшлеклесе, көн таң атса, «Татар!» дип җан атып йөрүче, студентларның яраткан мөгаллиме, уникаль шәхес кенә түгел, ә шигъри җанлы, искиткеч бай күңелле кеше…
Сәйф Сараи, Котб һ. б. борынгы бөек төрки-татар әдипләрен, аларның тормыш юлын, әсәрләрен өйрәнү өстенә әлеге әдәби ядкярләрне хәзерге татар теленә күчерү дә зур тырышлык, үҗәтлек, көчле ихтыяр, сабырлык, нык түземлек сорый. Хатыйп әфәнде кебек чын-чынлап шигъри җанлы шәхес, әдәбиятка бөтен күңеле белән гашыйк кеше генә моны башкарып чыга ала. Галимнең сабакташы, шагыйрь Рәдиф Гаташ Хатыйп әфәнде хакында: «Хатыйп Госман безнең укытучыбыз, остазыбыз иде… Хатыйп та аның шикелле гаҗәеп оратор, даһи галим булып китте. Иҗат эшчәнлеген тәнкыйть белән башлап җибәргән дустым үзенең иҗатташларына борынгыга юл ачты», – ди.
– Хатыйп әфәнде, Сез ничек тормышыгызны әдәбият белән бәйләдегез? Совет заманында мөмкинлекләр дә чикле булгандыр?
– Борынгы һәм Урта гасыр шагыйрьләре гыйбрәтле кыйссалар иҗат иткәннәр: «Кәлилә вә Димнә», «Тутыйнамә», «Гөлстан…». Кайсысын гына алма, аларда төпле, тирән мәгънәле һәм кызыклы фикер ята…
Кызганыч, совет дәверендә боларга артык игътибар бирелмәде. Университетта укыганда да бер-ике сүз белән генә әйтеп китәләр иде. Хатыйп Госман Алтын Урда чорын өйрәнеп карарга тәкъдим итте, һәм мин баштанаяк шул эшкә чумдым.
– Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты бик катлаулы. Аны өйрәнү өчен әдәбиятны белү генә җитми, тарихны да белү кирәк…
– Әлбәттә, шул чор тарихы хакында хәбәрдар булу кирәк. Университетны тәмамлагач, миңа бик күп эзләнергә туры килде, үзенә күрә бер иксез-чиксез дөнья ачылып китте. Алтын Урда дәүләтенең тарихы искиткеч зур, кодрәтле булган. Ә халык мәдәниятен, фәнен шәһәрләр тудыра. Әстерхан, Сарай кебек калалар бу дәвердә кайнап торганнар. Котбның фикерләвендә үк мәдәнилек, байлык исең китеп торырлык. Хисам Кятиб, Сәйф Сараиларга, һичшиксез, алар яшәгән җирлек тәэсир иткән.
Беләбез ки, Казан ханлыгы чорында күп кенә әдәби истәлекләребез юкка чыккан. Бигрәк тә Явыз Иван мәркәзебезне яулап алганнан соң, татар милләтен хәтерсезләндерү, манкортлаштыру сәясәте алып барылган. Махсус рәвештә китапханәләребезне юк итү, татарны көчләп чукындыру…
Ядкярләрнең безгә килеп җиткән кадәресе дә әдәбиятыбызның ни дәрәҗәдә югары үсештә булуы хакында сөйли.
XX йөз башын әдәбиятыбызның «алтын чоры» дибез. Әлбәттә, бу буш җирдә генә тумаган. Тукайлар, Дәрдемәндләр элек-электән килгән төпле нигезебез, гореф-гадәтләребезгә таянган хәлдә иҗат иткәннәр.
– Үзгәртеп кору елларына кадәр Алтын Урда чоры әдәбиятын ныклап өйрәнмәвебез, бәлки, ялкаулыктан булгандыр? Әллә ул чынлап та тыелган идеме?
– Без еш кына сәбәп табабыз. Балаларыбыз татарча белми икән, «урыс мәктәбен бетергән» дибез, үзебез ике телне катнаштырып сөйлибез икән, «бу – урыслар белән аралашуның тәэсире» диябез. Максат итеп куйган әйберне нинди генә кыенлык булса да эшләргә кирәк.
Минем дә Сәйфи Сараи иҗаты буенча якланырга тиешле диссертациямә киртә куярга тырыштылар. Әмма барыбер төрле мәкаләләр, фәнни язмалар чыгара килдем. Минемчә, безгә бердәмлек җитеп бетми. Фәкать үз тарихыңны, үз мәдәниятеңне ныклап өйрәнсәң генә, милли үзаң кузгала. Ә безгә терәк булып әби-бабайлар мирасы тора. Хәтта Мәхмүт Кашгарый ук болай дип язып калдырган: «Арпасыз ат бара алмас, артында терәге булмаган батыр дошманын җиңә алмас».
– Мәктәп һәм югары уку йорты студентлары әдәби әсәр укымый, дибез…
– Моңа реаль карарга кирәк. Әлбәттә, татар мәктәбендә укыган бала Тукайны да, Такташны да белергә тиеш. Ә моның өчен милли мәгариф системасын булдыру шарт. Татар мәктәбе икән, анда татар мохитен тудырырга кирәк. Бары шул чакта гына милли әдәбиятка, тарихка урын табыла.
– Башкортстанда бик көчле башкорт гимназиясе барлыгын беләбез. Ә безгә югары үзаңлы татарлар әзерләүче уку йорты кирәкме?..
– Бу – бер генә алым. Болай гына хәлдән чыгып булмый. Анда ике йөз, өч йөз, күп булса, биш йөз бала гына укый алачак…
Милли университет хакында сөйлибез. Әгәр бөтенесен дә аңа гына кайтарып калдырсак, бу беркатлы караш булыр иде. Шуңа күрә һәр мәктәпне, һәр югары уку йортын милләткә файда китерерлек итеп оештырырга кирәк.
– Төрек лицейлары чын төрекләр әзерләп чыгара…
– Әйе, аларның укыту системасы бик алга киткән. Бездә чит тел укыту методикасын белү, төптән өйрәнү җитми. Укытучыга бәя аның үткәргән чараларына карап түгел, ә балаларының ни дәрәҗәдә телне белүенә карап бирелә.
– Быелның беренче сентябреннән Россиядәге барлык мәктәпләргә дә православие дине тарихын укытуны кертү турында сүз бара. Бу нәрсәгә китерер икән? Сезнең фикерегез?..
– Мәҗбүри куялар икән, бу һич кенә дә гадел булмый. Инкыйлабка кадәрге тормыштан бер мисал китерим. Ул чорда гаскәриләр, солдатлар, матрослар өчен махсус поплар гына түгел, ә алар белән беррәттән «полковой муллалар» да йөргән.
Финляндияне генә алыйк. Хәзер анда меңгә якын татар яши, мөселманнарны да кушсаң, бераз күбрәк. Ислам динен тоткан хезмәт кешеләре өчен атна саен һәр җомга көнне ял билгеләгәннәр, ә уку йортларында белем алучы, хастаханәләрдә дәваланучы татарлар, мөселманнар өчен хәләл ризык әзерләнә. Бернинди гаризалар да кирәк түгел. Шулай булгач, милләтне, динне исәпкә алмыйча эшләү – берьяклы караш. Халыкның рухи, мәдәни байлыгына хәзерге Россия җитәкчелеге игътибар итми, ә нормаль тормыш өчен һәр халыкның милли үзенчәлеген исәпкә алу мөһим.
– Татар яшьләренең социаль активлыгы кими; төп халык массасының битарафлыгы, үз милләте турында уйламавы нидән икән? Ни өчен шушындый хәлгә төшәбез?..
– Үзем дә уйланам, еш кына борчылам. «Сабырлык» дигән сыйфат безнең каныбызга сеңгәндер. Ә кайчак ул комачау да итми микән? Халыкка кычкырсаң, ул ишетәме-юкмы…
«Конституция», «ике теллелек» төшенчәләре күптән аксиомага әйләнергә тиеш иде. Әмма күрәләтә алардан да колак кага барабыз. Яшьләргә килгәндә, төрле фикердәгеләре бар. Милли, тарихи мәсьәләләргә битарафлары да, үз фикере булганнары да. Мәдәниятне, әдәбиятны ныграк белгән саен, үзаң уяна. Әнә шундый мөстәкыйль фикерле алмашның күбрәк булуын теләр идем.
– Ә менә чит өлкәдә үскән татар яшьләрен квота ярдәмендә университетка җыеп, аларны үз туган төбәкләрендә татар телен укытырлык белгечләр итеп әзерләп буламы?
– Ректорат та, татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканаты да бу мәсьәләне хәл итәргә әзерләр. Алдан планлаштыру гына кирәк. Бу – үтәлә торган эш.
– Йомгаклап, соңгы сорау: әдәбият фәненең киләчәген ничек күз алдына китерәсез?
– Әдәбият – халык яшәешенең бер формасы. Әгәр халык чын милләт икән, аның мәдәнияте, күңел гәүдәләнеше, яшәеше бар икән, әдәбияты да була. Ә ул булган җирдә әдәбият фәне дә бар. Аны укыту, өйрәтү – төп шарт.
2004