Читать книгу Буранлы төндә - Лирон Хамидуллин - Страница 6
ХИКӘЯЛӘР, ПОВЕСТЬЛАР
УРАК ӨСТЕНДӘ
ОглавлениеБез өскә, Даяннар өй түбәсенең иң сыртына менеп атланганбыз да төрле юк-бар сөйләнгәләп, серләшеп утырабыз.
Аста, ишегалдында, дөрләп, учак яна. Даян белән икәүләп ындыр артында дәү капчык сөйрәп йөреп җыйган кизәгебез күңелгә хуш килеп, өскә таба сыек ак төтен бөркеп утыра.
Бүген дә кизәк җыеп кайтармаган булсак, Хәйриҗамал апа безне тиргәр, рәхәтләнеп түбә кыегында гәпләшеп утырырга ирек куймас иде. Бүген безнең күңелләр тыныч. Җитмәсә, Даян булып Даянның мине дус күреп, анда-санда ияртеп йөрүенә, хәтта иртәгә абыйсы янына алып барачагына шулчаклы куанганмын. Әле кичә генә юылып, ал чугы белән алкып торган, берәүне дә кагылдырмаган «испанка»мны да, киеп торырга гына дип, Даянга бирдем.
Хәйриҗамал апа ишегалдында кайнаша. Әле өйгә кереп чыга, әле базга төшеп китә дә олы коштабагына катык тутырып чыга, үзе сөйләнә:
– Абыең чабып кайтып та җитәр. Ашарга бер дә түземсез ул. Булышмыйсың да, ичмасам…
Даян, әнисенең зарын ишетсә дә, урыныннан кузгалмый. Чөнки ул белә:
– Эшем кешесе төсле аяк астында чуалма әле,– дип, анасы аны тиз ара куып та җибәрәчәк. Бик кырыс апа ул. Эшне кызу тотучан.
Әнисе өйдә чакта, Даян бер эшне дә җиренә җиткереп башкарырга өлгерми кала. Нәрсәгә генә тотынмасын, шундук Хәйриҗамал апа да килеп ябыша һәм эшне үзе төгәлләп тә куя, тик Даянны гына уеныннан кузгаткан була иде.
Хәзер дә әнә учак-казан эшләрен бетерде дә һәр көн култыгына кыстырып кайткан, читән-чыбыкка элеп киптерелгән печәннәренә барып ябышты, ястык чыгарып куйгандагыча, аларны күпертеп-күпертеп әйләндерә башлады. Үзе, догалап:
– Бер Аллам, сугыш афәтләреңне тизрәк бетер, Аллам. Иншалла, без ашлы, сулы, рәхимең белән сөтле дә булырбыз. Баш очларында түбәләре, куышлары булмаганнарга мәрхәмәтле бул… Мине Тимергалиемнән аерма, бер Аллам… – дип укына-укына йөри иде.
Даянның Тимергали абые, башкалар күптән сугышка китеп беткән булса да, әле һаман, иртә таңнан караңгы төшкәнче, кырда бодай урдыра.
Әле бүген генә без көндезге аш алып баргач, Даян аңардан:
– Шушы җирне төгәлләгәч, ни эшлисез инде? – дип сорады.
– Арпага төшәбез,– диде абыйсы.
– Ә аннан?
– Аннан, сугышка китеп бармасам, Иске Карбызлык өстендәге тарыга төшәбез.
– Син сугышка китсәң, машинаңда кем калыр? – диде Даян. Аның бөтен «Батрак» колхозына гына түгел, абыйсы әйтмешли, бөтен районга бер булган үзе көлтә салучы ургычны башка берәүгә дә бирдерәсе килми иде. – Үзем бар эшеңә өйрәнәм, абый. Машинист итеп мине калдыр,– дип ялварды Даян бүген дә. Әмма аңа машинист булырга иртәдер шул әле. Тимергали ага аңа: «Башта беләк буыныңны катыр… Юкса көчең җитмәс»,– диде.
Энә карагыныкы төсле юка, озын канатларын җилпеп, ике-өч эшне берьюлы башкаручы бу машинаның катлаулылыгын Даянның абыйсы үзе генә беләдер шул. Шушы сынаулы, авыр көннәрдә үзенә нинди бурыч йөкләнгәнлеген үзе генә аңлыйдыр.
Колхоз председателе Рәхим абый беркөн шулай Тимергали абыйны чакырткан да:
– Энем, тиздән урак өсте башлана. Иген мул. Кеше юк. Бөтен ышаныч – бер комбайн белән шул синең яңа машинаңда. Тырыш,– дигән.
Икенче бер көнне исә:
– Болай гына булмас, энем. Сугышка китеп баруың бар. Синең машинаны районда исәпкә алмыйлар… Эштән туктамый гына, кемне дә булса үз урыныңа өйрәт инде. Бу – сиңа ил наказы. Төнен йокламасаң да – урыныңа кеше булсын,– дигән. Рәис бу сүзләрне абыйсына әйткәндә, Даян да шунда була. Шул көннән бирле инде ул абыйсының лобогрейкасына утырырга хыяллана иде.
– Аннары, Әнәс, мин сине дә өйрәтермен. Син бераз үсә төшкәч,– дип, ул мине дә ышандырып куйды инде… Тимергали абый гына һаман эшне суза. Даян беркөн бик борчылып, сер итеп кенә әйтә: «Абыйның лобогрейкасына Гәүһәрне утыртып йөргәнен күргәннәр. Нишләп икән?» – ди. Мин каян белим, дидем.
Бүген атна кич. Тимергали абый, өс-баш киемнәрен алмаштырып, юынып китәр өчен, авылга кайтачак. Моны Хәйриҗамал апа да, Даян белән без дә түземсезләнеп көтәбез.
– Мунчада инеш суың җитүме? – ди ана, борчылып.
– Җитү, җитү, әни. Өч көянтә менгездек,– диде Даян.
Без берара сүзсез генә бая, инеш буена төшкәндә, колхоз бакчасыннан чәлдереп менгән кишерләрне кимереп утырабыз. Хәйриҗамал апа кишер чәйнәгәнне ишетмәсен дип, авызны томалый-томалый гына кимерәбез. Үзебез, башны калкыткалап, урактан кайтучыларның ерак тау итәгеннән төшә башлавын күзәтәбез… Тимергали абыйлар арбасының таудан күренүенә беренче булып сөенче алачакбыз.
Менә олы, кызгылт кояш та, йомшак болытларга чумып, Комлы Тау өстенә төшеп ятты. Тик Тимергали абыйлар гына һаман күренмиләр иде…
Тимергали абый соң гына кайтты. Караңгы төшкәч, без инде, өй кыегын калдырып, сүнеп баручы учак янына елышкан идек. Ул берүзе генә түгел иде. Аның белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүче күрше авыл егете дә кайткан иде. Хәйриҗамал апа аптырап калды.
– Балам!.. Нишләп алай… бик соң?
Тимергали абый, аны тынычландырырга уйлап, йомшак кына:
– Хафаланма, әнкәй… – диде. – Менә кордашлар артыннан армиягә китүем… Хәмит станцага озатачак…
Хәйриҗамал апа улының болай көтмәстән китүенә әле ышанмады, ахрысы.
– Ничек алай… Председатель Рәхим бит, урак беткәнче торырсың, дигән… Колхозга кирәксең, дигән…
– Әнкәй, юл хәстәрләрен карыйк,– диде Тимергали абый. Аннары: – Сугышка да без кирәк,– дип өстәп куйды.
Ул, инде керләнеп майга баткан киемнәрен салып, үзенең иң яраткан, киң иңенә, таза беләкләренә ятып торган шакмаклы зәңгәр күлмәген киеп алган да: «Шушы кием алыштыру дип кенә кайтылды бит. Югыйсә басудан гына китәсе калган,– дип пышылдады озата кайткан иптәшенә. – Әй, юк, юк, алай һич ярамас иде. Әнием белән, энем белән саубуллашмыйча…»
Тимергали, киенә-киенә үзалдына сөйләнгәндәй: «Әнкәй сау булсын… Теләктә торсын дип, ничек ят кешеләргә әйтеп китәсең?.. Станцага барып кайту гына түгел бит ул… Сугышка китү… Ничек инде әниеңнең соңгы теләкләрен, соңгы сүзен тыңламыйча чыгып китеп була?»
– Иртәрәк кайтып булмадымыни соң, балам?
– Башлаган җирне төгәллик дидек, әни. Җылама…
Тимергали абый өскә табарак ымлауга, аның белән кайткан егет, тиз генә үрелеп, сәндерәдән иске чемоданны алды. Яңгырлы, суык кайбер көннәрдә Даян белән икәү без ул сәндерәгә менеп уйный торган идек. Элек анда ул чемодан бер дә күренмәде. Мөгаен, аны Тимергали абый соңгы вакытларда гына берәрсеннән алып кайтарып куйган булгандыр.
Даян да, аны-моны сөйләнеп тормыйча, абыйсы кушкан йомышларны үтәп, аның тирәсендә чуала. Мин ишек янәшәсендәге сәке башында чыгып китсәм дә, китмәсәм дә яхшы түгел дигән уйларга чумып утырам. Даян башында минем «испанкам». Ул аны, әле кайсы көнне генә авыл аша үткән солдатларга килештерергә тырышып, маңгаена кырын салган. «Эх, абый мине дә үзе белән алып китсә икән. Җирән дуңгызларга бирер идем кирәкләрен»,– дип хыяллана булыр.
Хәйриҗамал апа да исенә килде: Тимергалиен ачыктырмас өчен, бар булган йомырка-майларын да, куе сөтен дә, ашыгып-ашыгып, нәрсә кул астына туры килсә, шуңа тутыра башлады. Йон оек эзләп, чормага менеп төшәселәре дә бар икән ләбаса!..
– Даян, чормага мен. Яз көне генә бәйләгән ике оекбашны абыеңа алып төш! – дип әмер бирде.
Тимергали абый тизрәк җыенып, саубуллашып китәргә ашкына кебек күренде. Ул әледән-әле:
– Әнкәй, бусы кирәкмәс.
– Әнкәй, җитәр инде.
– Әнкәй, борчылма. Себергә китмим лә, бары да булыр, ач-ялангач сугыштырмаслар,– дип кабатлап тора иде.
Саубуллашырга дип, картлар, хатын-кызлар җыелып өлгерде.
Тимергали анасының ике кулын дәү учына алды:
– Әнкәй, җылама. Кайгырма. Җиңәрбез, сау-исән кайтырбыз, ышанып тор. Сиңа юанычка әле Даян браток кала… Хатны еш язармын. Көттермәм… Авылдашларым, сезне дә исән-имин кайтып күрергә насыйп булсын. Сау-сәламәт булыгыз! – диде. Аннары озата баручы егеткә таба борылып өстәде: – Юлга чыксак та ярар. Әле барасы – хәтсез. Станцага таңда гына җитәрбез…
Авыл картлары якынрак килеп, кул бирешеп саубуллаштылар. Алар теләкләр теләгән арада, Тимергали, хатын-кызлар янына барып, һәркайсы белән аерым-аерым саубуллашты да:
– Ирләрегезне күрсәм, сәлам әйтермен,– дип сөйләнә-сөйләнә, ачык капка алдында торган тарантаска таба атлады.
Ниһаять, тарантас кузгалып китте. Югары очтан гармун күтәреп төшкән бер малай, Даянның классташы, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп тартып караган булды. Мөгаен, әле ул да абыйсы сугышка киткәч кенә уйнарга өйрәнә башлаган булгандыр.
Өйләренә таралышканда, авыл картларының үзара сөйләшкәне Әнәскә бик кызык тоелды.
– Киң күкрәкле. Непремен матрос итәрләр,– диде берсе. Икенчесе аңа каршы төште:
– Шаярма, яшьти. Безнең артинирист халкына да куәт кирәк. Анда, Галяцин баткакларында, тупны ат кына тарта алмый. Артинирист булыр, Галәви бабасыннан бер дә калышмас,– диде.
Озату мәшәкате белән ишегалдындагы учак та онытылган, сүнгән. Ишегалды кап-караңгы булып калган иде. Хәйриҗамал апа күрше карчыклары белән җил капка аръягына чыгып баскан да, яулык читен авызына кабып, тып-тын тора. Калтыраныбрак торган куллары гына, бер яктан Даянны, икенче яктан мине кочып, чәчләребезне сыйпый иде.
Авыл өстенә, очлаеп-очлаеп, ятимләнеп калган йортлар өстенә куе караңгылык ябырылган. Фәкать аргы очта гына кемнәрнеңдер, чаткы-ут сибә-сибә, күршеләрдән учак кабызгылыгы алып чыгулары күренеп калды.
Әйе, учакны сүндерергә, авылны кабызгылыксыз калдырырга ярамый, иртәгә дә әле учак уты кирәк булачак…