Читать книгу Буранлы төндә - Лирон Хамидуллин - Страница 9

ХИКӘЯЛӘР, ПОВЕСТЬЛАР
ОФЫКТАГЫ РӘШӘЛӘР

Оглавление

Тарихи повесть

Киләчәккә эзләр

Айсыз җылы төннәрдә караңгы күк йөзендә якты нур бөркегән балкышлар кабатланып куя. Гүя бик-бик еракта, офык артында, тавыш-тынсыз гына яшен яшьнәп алган сыман тоела.

Мондый күренеш җәй урталарында, иген өлгерер вакытларда еш кабатлана. Оренбург төбәгенең иркен дала ягы авылларында күк күкрәүсез ул яшен-елдырымны «рәшә уйнау» дип атыйлар. Имеш, төннәрен балкып-балкып шулай рәшә уйнаса, иген уңышы мул буласы икән… Көндезге эсседә кыр-дала өстендә хәтсез бөркүлек дулкыны уйнаган көннәрдә буй-буй сырлы карбызлар да, озынча туп рәвешендәге аксыл-сары төстәге кавыннар да тиз өлгерүчән була… Аларның алсу һәм сыек сары, татлы, сусыл тинәкләре безне килеп өзегез дип ымсындырып тора башлыйлар.

Караңгы күк йөзен яктыртып, балкып-балкып куйган ул рәшәле кичләрдә тирә-яктагы мохитнең дә яктырып һәм иркенәеп калганлыгын сизгән кебек буласың. Күңелләрдә яшәү дәрте уянып киткәндәй була…

Тирәннәнрәк уйласаң, көндәлек тормышта гына түгел, яшәешебездә дә әнә шундый балкышлы көннәр булгалап тора ич. Төрле кысанлык, тигезсезлекләргә җан әрнеп, күңел сыкранып, авыр кичерешләргә бирелеп йөргән вакытларда баш очында сирпелгән рәшә нурларыдай балкыган көннәр туа. Дөньябыз иркенәеп, күңел түрләребез яктырып, яшәү өметләрбез дәрт алып, үсеп киткәнен тоясың…

Төрле яклап кимсетелгән, тиргәлгән һәм каргалган халкыбыз язмышында да мондый халәт-кичерешләр элек-электән булгалап торган. Башка көчләр тарафыннан яулап алынудан соңгы бик-бик караңгы төннәрне дә кичергән халкым. Шунда алынган яралар һәм кичерешләр онытылыбрак торган чорлар – тыныч тормышка җайлашу еллары һәм гасырлары да булып үткән. Кара көчләргә каршы көрәшкә күтәрелергә дип талпынган, киләчәк якты көннәр килеренә өметләнеп яшәгән көннәр дә булгалаган…

Шундый бер дәвер – таң шәфәгыдай нур сирпеп, халкым күңелен бәхетле киләчәге белән ымсындырган бер дәвер – егерменче гасырның башлангыч елларына туры килгәндер, шәт. Бу чор, бу дәвернең бар халәт-кичерешләрен, мөгаен, төп-төгәл итеп шул көннәр шагыйре Сәгыйть Рәмиев шигырьләрендә очратып буладыр:

Дөм караңгы бер хәятта

Тәңребез тоткын иде,

Анда иркен бер иманга

Юк ирек, ул кол иде…


Халкыбызның моңарчы булган тормыш-көнкүрешен шулай тасвирлый да шагыйрь:

Балкыды «Нур», килде «Вакыт»,

Исте саф, хөр «Таң» җиле,–


дип, күңелдә өмет чаткылары кабызган көннәр килүен хәбәр итә. Бәхет өметләре уяткан ул көннәрнең исә Петербург күгендә пәйда булган «Нур», Оренбургта калыккан «Вакыт», Казан төбәгендә нур сирпегән «Таң йолдызы» газеталарына бәйле рәвештә туганлыгын белдерә. Бу очракта «Нур» белән «Вакыт» һәм «Таң йолдызы» арасында шул ук Санкт-Петербургта «Өмет»нең дә халык күңелендә өмет чаткылары чәчеп алганын искә төшерәсе килә.

Әйе, әлегәчә йомыклыкта яшәгән татар милләте, шул көннәрдә уянып, уңай үзгәрешләр кичерә башлый. Россиядәге 1905 елгы халык күтәрелеше чорында беркадәр ирек ала, иркенрәк суларга керешә. Беренче татар вакытлы матбугаты баш калкыта.

Таң вакыты… татар йоклый,

Мин йокысыз, уянам,

Уянам да, тиле кебек,

Тик берүзем уйланам,–


дип, халык язмышы өчен борчылучылар, аны, йомыкыйлыктан аерып, йокысыннан тизрәк уятырга ашкынучы алдынгы фикер ияләре көрәш мәйданына күтәреләләр. Мәгърифәтле һәм мәдәниятле халыкның гына олы тарих кагылышларында үз-үзен югалтмавын аңлаган ул каһарманнарның иң алгы сафында ялкынлы йөрәкле әдип һәм шагыйрьләребез булалар. Шул елларда милләтебезнең мәдәни һәм рухи күгендә, җәйге рәшә балкышларын хәтерләтеп, Казан төбәгендә Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукаев, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Сәгыйть Рәмиевләр нуры сирпелә башлый. Ә тарихи җирлегебезнең бер почмагында, ерак Оренбург тирәләрендә, Риза Фәхреддин, Фатих Кәрими, Дәрдемәнд, Шәриф Камал, Мирхәйдәр Фәйзи һәм башкалар балкуын тоясың. Киң мәйданнарны иңләргә күнеккән, Себердән башлап, Уфа, Казан, Петербург шәһәрләрендә яшәргә өлгергән милли рухлы, тирән белемле Рәшит казый Ибраһимов та шул төркемгә керә. Әйе, караңгы сәяси һәм мәдәни күгебездә беренчеләрдән булып алар яшене яшьнәде, алар яктысына башкалар тартылды, көрәш мәйданы киңәя барды…

* * *

Закир Рәмиев-Дәрдемәнд караңгы күк читендә фәкать үзенчә балкыган шундый яктылык иде. Уе, фикере, гамәлләре белән ул иң беренчеләр төркемендә булды. Абыйсы Шакир белән алар ХIХ йөзнең сиксәненче-туксанынчы елларында ук татарча газета нәшер итү хыялы белән яшиләр. Шул эшне башларга омтылып та карыйлар. Әмма патша хакимияте Россиянең танылган сәнәгать вәкилләренә дә милләт байрагына әверелердәй андый эшне башлап җибәрергә рөхсәт итми. Алдынгы карашлы татар зыялыларыннан Сәетгәрәй Алкин, Габдулла мулла Апанаев, яңарак кына Париждан Казанга кайткан Йосыф Акчура, Төркиядән Россиягә кайтарылган Рәшит Ибраһимовлар, 1905 елның башында мөселманнарга да руслар белән бердәй тиңлек-тигезлек таләпләрен куеп, патша җәнапларына хат язуны оештыралар. Сәнәгать тармагындагы эшчәнлеге турыдан-туры хакимияткә бәйле булуга карамастан, Закир Рәмиев-Дәрдемәнд, ул таләпләрнең хаклы булуын аңлап, беренчеләрдән булып, шул хатка кул куя. Милли партия – «Иттифакъ әл-мөслимин»не оештыруга бәйле рәвештә Петроградта узган җыелыш-утырышларда да, хакимиятнең ул утырышларны тыярга тырышуына карамастан, ул актив катнаша. Фирканең программасын һәм уставын гамәлгә китерү утырышларында аның фикерләре дә исәпкә алына.

Дөрес, Дәрдемәнд-Рәмиевнең тормыш-яшәешендә үзенә генә хас үзенчәлекләр дә бар. Заманның үзгәрешләре, борылышлары барышында аның гомуми төркемнән алгарак чыкканын да, үзенә генә хас юл үткәнен дә чамаларга мөмкин. Хак ич, шагыйрь Дәрдемәнд-Рәмиев, замандашы Сәгыйть Рәмиев шикелле:

Сызла, сызла, сызла, күңлем!

Сызла бертуктамыйча,

Сызла айлар, сызла еллар,

Сызла төн йокламыйча! –


дип, халкы язмышы турында уйлануларын бик алай турыдан ярып язмаган. Әмма аның да эчтән күңеле сыкраган, бәгыре әрнегән, әлбәттә. Тирән фәлсәфи «Кораб», «Без», «Бүзләрем мана алмадым» һ. б. шигырьләре, киләчәк өмет һәм яшәеш, язмыш хакында уйлануларыннан тыш, милләткә хезмәт итү рухы белән дә сугарылганнар. Әйе, аның шигърияте фәлсәфи фикергә бай, әмма сүзгә саран. Ул, гадәттә, кыска, төгәл җөмләләрдән генә коеп куелган тирән эчтәлекле әсәрләреннән тыш та, үз заманы татар дөньясына, татар милләтенә күп хезмәт куйган иң олы шәхесләрнең берсе булыр.

Шаулый диңгез…

Җил өрәдер…

Җилкәнен киргән кораб!

Төн вә көндез

Ул йөрәдер:

Юл бара ят ил карап…

Чыкты җилләр,

Купты тулкын –

Ил корабын җил сөрә!..

Кайсы юллар,

Нинди упкын

Тарта безне җан сорап?!


Әйе, ул шулай сөрән салып, замандашларын уяу булырга өндәп кенә калмады, ил-кораб юнәлешен дөрес юлга чыгару, халкын аң-белемле, мәгърифәтле итү юнәлешендә җиң сызганып армый-талмый эшләде дә. Шушы изге максат өчен ике-өч буын тир түгеп тапкан мал-мөлкәтен дә, акчасын да кызганмады. Кайберәүләр бездә аны миллионер шагыйрь дип гаепләргә тырыштылар. Әйтерсең лә ул миллионнарның үз халкына яхшы җиһазланган басмаханәләр, мәктәп-мәдрәсәләр аша кире кайтарылганлыгын күрмәделәр. Бер уйласаң, революциягә хәтле дәвердә татар дөньясында иң абруйлы, дистә ярым ел дәвамында иң киң таралышлы булып чыгып килгән «Вакыт» газетасы белән «Шура» исемле әдәби, сәяси һәм гыйльми журналы нәшире булганы өчен генә дә без, ул бай мирасның варислары, «буржуй» шагыйрь Дәрдемәнд-Рәмиевкә мең-мең рәхмәтләр укырга тиешбез.

Булачак шагыйрь, үз милләтенең киләчәге өметле булсын өчен, аны урта гасырлардан ук килүче гамьсез йокысыннан уятыр өчен, халыкка иң беренче нәүбәттә аң-белем бирүнең кирәклеген яшьли үк төшенә. Ул елларда аларның фикердәшләре арасында төп максат, әйдәп баручы шигарь надан күпчелекне белемле итү була. «Татар арасында чалмалы муллалар байтак, чалмасыз муллаларга кытлык» рәвешендә яңгыраган ул шигарь. Моның шулай икәнлегенә Закирның Истанбулда укыганда абыйсы Шакир Рәмиев белән язышкан хатларыннан ук чамалап була. Мәсәлән, 1881 елда (булачак шагыйрьгә егерме бер яшь чамасы) Шакир абыйсы аңа мондый хат юллый: «Безнең халык өстендә чапан, башында чалмасы булмаган кешенең сүзенә һич игътибар итми… Халыкка һәртөрле әхвәлне аңлата торган китапларны укырга кирәк. Шуңа күрә дә фәһем алырдай китаплар, романнарны күбрәк алып кайта күр… Типография шрифтләре мәсьәләсен ни эшләтәсең, нинди бәягә алырга мөмкин, яз. Бу сәфәрдә алып кайтасыңмы, әллә соңыннан алдыру яхшы булырмы? Ничек тә булса бу турыда тырышырга кирәк».

Бу хат эчтәлегеннән аңлашыла ки, бертуган Рәмиевләр шул вакытларда ук, казакъ, үзбәк, азәрбайҗан телләрендә яңарак кына чыга башлаган газеталарны үрнәк итеп, үзләре дә шулай эшләргә хыялланалар. Газета чыгара башлап, милләтне тизрәк аң-белемле итәселәре – чалмасыз мулла-зыялыларны арттырасылары килә. Ләкин алар, әлеге матбагалы милләтләрнең Россиягә яңарак кына «куып» кертелгәнлектән, андый мөмкинлекләр алуын чамаламыйлар. Россия тарафыннан берничә гасыр элек яулап алынган татарларга андый мөмкинлекләрнең «тиеш түгеллеген» ул вакытта әле белмиләр.

Шакирның 1881 елның март аенда Истанбулдагы энесенә язган хатыннан тагын бер өзек китерик: «Типографияләр һәм гәзитләр турында бернәрсә дә язмагансың. «Тәрҗемәне хакыйкать» гәзите күптән килә башлады, укып бик рәхәтләнәм. Туктамый җибәреп тор. Мөмкин булса, атналык берәр журнал һәм Атинәдә чыга торган гәзитләрдән яхшырагын җибәрсәң яхшы булыр… Оренбурда Кәрвансарай биналарын мөселманнар кулына алу турында чаралар күрелә. (Мәчет һәм аның карамагындагы биналар әле моңа чаклы Башкорт-мишәр гаскәри берәмлеге карамагында була. Ул биналарда шул гаскәрнең штаб оешмалары эшли.) Бирелә калса, анда мәдрәсә булса, хәерле фал булыр иде… Беркөнге хатыгыздан соң әткәй 300 сум җибәргән икән… Расходны кысып тотканда таманга килер. Алган китапларыңны безгә дә җибәрә алмыйсыңмы? Цензурда мәшәкате күп булмаса. Гәзитләрне анда карап, бәгъзе җирләрен кара буяу белән буяп җибәрәләр…»

Икенче бер хатта «Без бит Орскиның кара байлары Борнаевлар ише малга табынып кына яшәргә җыенмыйбыз, төп максатыбыз – халыкка хезмәт итү» дигән сүзләр дә китерелә. (Хаттагы сүзләр Исмәгыйль Рәмиев истәлекләреннән.)

Шушы урында шагыйрьнең замандашы һәм беренче биографы, олы язучы Фатих Кәрими сүзләрен искә төшерү дә кызыклы булыр, шәт. Язучы, бу ике туганны, Шакир белән Закирны, шул заманның кайбер үз тиңнәре белән чагыштырып, болай дип язган: «Шул ук Орскида Борнаевлар, Казанда Гәлкәевләр, Мөэминевләр кебек ул вакытларның күп татар сәүдәгәрләре бар иде. Бөтен гомерләре буенча русчаны дөрес сөйләргә өйрәнә алмаганнар, рус телендәге әдәбият вә матбугаттан файдалана алмаганнар. Дөньяга карашлары бик тар рәвештә булып, коры бер дини фанатик булып яшәгәннәр. Әмма Шакир, Закир Рәмиевләр боларга бер дә охшамый торган кешеләр булып чыкканнар. Буларның фикерләре нык ачылган, дөньяга карашлары нык киңәйгән. Моның, әлбәттә, иҗтимагый сәбәпләре булгандыр».

Борадәран Рәмиевләр, алда әйтелгәнчә, газета һәм журнал чыгару белән генә чикләнмичә, озакламый китап басу эшенә дә керешәләр. Татарча басма сүз, матбугат тарихын өйрәнгән И. Рәмиев бу хакта мондый мәгълүмат китерә: «1909 ел-да техникасының җитешлеге, эшенең пөхтәлеге белән танылган «Вакыт» газетасы басмаханәсе ачыла. Галимҗан Ибраһимов белән Шәриф Камал әсәрләренең күбесе шушы нәшрият басмаханәсендә тарала».

Шуңа өстәп әйтик: анда бу авторлар гына түгел, заманында дөнья күргән бик күп башка авторларның күренекле әсәрләре һәм укучы «фәһемен үстерү»гә булышлык итүче башка бик күп китаплар да Рәмиевләрнең шушы «Вакыт» типографиясендә басылып таратылалар. Яңача җиһазланган бу басмаханәдә, әлбәттә, «Вакыт» газетасы белән «Шура» журналы да басыла башлый. Элек аларны «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкясе» типографиясе чыгарып килгән. Ул типографиянең хуҗалары, исем-атамасыннан чамаланганча, Мәхмүт бай Хөсәенов улы Хөсәен белән язучы Фатих Кәрими була. Ә басмаханә җитәкчесе вазифасын Кәримовларның кияве Тимерша Соловьёв башкара. Ул дәвердә газета да, журнал да, таушалган хәрефләр белән басылганга күрә, сыйфатсызрак чыгалар. Шуны да истә тотып, Рәмиевләр тиздән үз басмаханәләрен оештыралар.

Нәкъ шул елларда Тимерша Соловьёв кул астында эшләгән язучы Зариф Бәшири истәлегенә күз салыйк: «…Рәмиевләр, бигрәк тә Закиры, матбугат һәм әдәбиятка зур мәхәббәт белән караганлыктан, бу эшкә сәүдә-табыш ягыннан килмәделәр. Матбугатның эчтәлеге белән дә, күләме, тышкы күренеше һәм техникасы ягыннан да нәфис, матур, күркәм булуын телиләр иде…

Закир Рәмиев газета белән журналның техника ягыннан матур булып чыгуына шулкадәр нык әһәмият бирә иде, хәтта машинадан өч тапкыр үткән хәрефләрне яңадан керттерми, алар белән әйбер бастыртмый иде. Ул шытырдап ялтырап торган нык кәгазьләр, чем-кара буяулар китертте…

Закир Рәмиев матбугат хезмәткәрләренә ул чорларда татарлар арасында һичбер җирдә күрелмәгәнчә зур жалованье бирә иде. «Вакыт» газетасы редакторы Фатих Кәрими белән «Шура» журналы редакторы Риза казый (Фәхреддин) аена йөз утыз сум алдылар. Моны күпләр «министрлар жалованьесы» дип йөртә торганнар иде…»

Рәмиевләр бу басмаханәдән дә, үзләре нәшер кылган вакытлы матбугаттан да табыш алу уенда тормыйлар. Аларның төп максаты үз милләтләренә хезмәт итү, халыкның мәдәни халәтен үстерү, аң-белемен арттыру була. Шул ук елларда матбугат эшен бары тик табыш алу, кәсеп итү өчен генә файдаланган бик күпләрдән аермалы буларак, алар ел саен, алтын хисабы белән исәпләгәндә, ун мең сумлык зыян күргәннәр. Ә бит «Вакыт» газетасының тиражы гына да табыш күргән башка байтак газеталарның тиражына караганда кимендә ике тапкыр артык була. Башка газеталар сәүдә рекламаларына күп итеп урын бирә, шуннан керем алалар. Инде Рәмиевләр алтын бәһасе белән түләгән ун меңнәрне гадәти тормыш кирәк-ярагы хаклары белән чагыштырып карыйк. Кайбер истәлек һәм документлардан күренгәнчә, 1910–1912 елларда сабан аты егерме биш сум тирәсе, ә савым сыер ун-унике сум торган. Тозтүбә тоз шахталарында эшләүче төп һөнәр ияләренә көненә утыз-кырыгар тиен чамасы хезмәт хакы түләнгән.

Беләбез ки, 1905 елгы үзгәртеп корулар башланганчы, патша монархиясенең һәм, нигездә, карагруһчылар карашында торган шул чор руханиларының вак милләтләргә, бигрәк тә татарларга карата мөнәсәбәтләре бик тискәре була. Моның җирлегендә, әлбәттә, шовинистик фикердәге кешеләрнең дин һәм мәдәният, мәгариф өлкәләрендә хакимлек итүләре сәбәпле, Россиядәге рус булмаган милләтләрнең, бигрәк тә татар халкының, борынгы тарихын төрле юллар белән бозып күрсәтүләр ята иде. Бу көчләр гасырлар буенча безнең ата-бабаларыбызга үз уй-фикерләрен әйтергә ирек бирми килделәр, үз газета-журналларыбызны чыгаруга каршы тордылар. Бу мәсьәләгә кагылган төрле үтенеч, «прошение»ләрне Петербург чиновниклары чүплеккә ташлый барды.

Ниһаять, 1905 елгы күтәрелеш башлана. Вульгар әдәбиятта, бигрәк тә дини үзәкләр тарафыннан таратылган китапларда, элек татарларны төрлечә кимсетү, мәсхәрәләү өстенлек иткән булса, борын төртә башлаган үз милли матбугатыбызда моңа каршы көрәш көч ала бара. Аларда бөек Тукайның «Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! – диләр» диюче кайбер шовинистларга карата кистереп әйткән «Китмибез без… Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл» сүзләренә якын торган уй-фикерләр үз матбугатыбызда ешрак кабатлана башлый.

Нәкъ шул дәвердә, «Әлислах», «Фикер», «Йолдыз», «Таң йолдызы» газеталары белән ярыша-ярыша, мәйданга эчтәлеге һәм эшләнеше белән пөхтә, матур «Вакыт» газетасы, тарихи һәм гыйльми материалларга, онытылып барган тарихыбызны, дастан, сәяхәтнамәләребезне барлауга күп урын биргән «Шура» журналы пәйда булды. Шушы тарихлар, шушы язмалар халык арасында мөмкин кадәр күбрәк таралсын өчен, Рәмиевләр күп көч һәм акча сарыф итәләр. Шул ук елларда «Вакыт» басмаханәсе күп санда китаплар һәм дәреслекләр дә бастырып тарата.

Кемнәр соң алар Рәмиевләр? Илгә, халыкка армый-талмый хезмәт итәрлек булып кайда тәрбия алганнар?

Чабаталы морзалар

Әйе, Закир Рәмиев-Дәрдемәнд – Октябрь революциясенә чаклы татар дөньясында күренекле урын биләгән абруйлы, мөхтәрәм бер шәхестер. Шагыйрь дә ул, нәшир дә, Дәүләт думасына сайланган җәмәгать хадиме дә, алтын приисклары тоткан бер бай, элегрәк елларда язылганча, буржуй да.

Аның вафатыннан соң классик әдибебез Галимҗан Ибраһимов хаклы рәвештә: «Болар – татар әдәбиятының һәм татар фикеренең тарихында иң карт буын кешеләре. Болар уяну күгендәге беренче йолдызлардан иде»,– дип белдерә.

Кем ул? Кайдан? Мәскәү, Петербургларның шифалы һавасын сулап үскәнме, әллә һич югы университетлы, моңлы, зарлы Казаныбызданмы?

Юк, гап-гади бер татар авылыннан, элекке Оренбург губернасының бер төбәгеннән калкып күтәрелгән икән. Тормыш-көнкүрештәге фамилиясе – Рәмиев, китап, матбугат битләренә теркәлгән исеме – Дәрдемәнд. Үзеннән ике яшькә олы агасы Шакир Рәмиев белән бергә башта үз авылларында, аннан соң казакъ даласы чигендәге Орск каласының бер мәдрәсәсендә белем сукмагына аяк басканнар. Һәм гомер чигенәчә, бер-берсен үстерешеп, әйдәп, янәшә атлаганнар Закир белән Шакир Рәмиевләр.

Әйе, аларның көн күргән, гомер иткән төбәкләре, туган яклары – Агыйдел суы буендагы Җиргән, Сакмар суы янәшәсендәге Юлык авыллары, Урал дәрьясы янәшәсендәге Орск, Оренбург шәһәрләре. Әгәр дә Закирның ике ел Истанбулда яшәп укуын яисә Шакирның Европа буйлап сәяхәт кылуын исәпкә алмасаң, алар даими рәвештә бер урында – Оренбург губернасы чикләрендә яшәгәннәр.

Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Дәрдемәнд-Рәмиев 1859 елның көзендә Оренбург губернасының Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында дөньяга килгән. Җиргән – Агыйдел суы буенда, Эстәрлетамак белән Оренбург шәһәрләре арасында урнашкан зур гына авыл. Аның урынын Исмәгыйль Рәмиев: «Җиргән авылы – Эстәрледән кырык чакрым үрдәрәк, Оренбург юлы өстендә Агыйдел буена салынган татар авылы»,– дип билгели. 1908 елдан ул авыл һәм шул авыл да кергән өяз башкаласы Уфа губернасы биләмәсенә күчерелгән. Ә 1919 елның мартында, Кече Башкортстан Совет мохтарияте төзелгәч, элекке өяз үзәге булган Эстәрлетамак шул автономиянең башкаласына әверелә.

Җиргән Урал тауларының Оренбург ягы тигезлегенә авышып барган бер итәгендә, табигатьнең бик тә матур бер өлешендә урнашкан. Җиргән авылында шулай ук татар совет әдәбиятының күренекле бер вәкиле, олы әдип Мирсәй Әмир һәм Октябрь революциясе еллары, Гражданнар сугышы чорлары, Татарстан АССР тарихын барлауга зур өлеш керткән мәгълүм тарихчыбыз Мидхәт ага Мөхәррәмов туганлыгын да әйтеп үтәргә кирәктер.

Закир (мулла кушкан исеме – Мөхәммәтзакир) тугач та, алар гаиләсе, бу авылда озак яшәмичә, шул ук Оренбург төбәгенә караган икенче бер урынга – губернаның көнчыгыш тарафында урнашкан Орск өязе биләмәсендәге Юлыкка күчеп китә. Бу вакытта әле кечкенә Закир яңарак кына тәпи йөри башлаган була.

Атасы Мөхәммәтсадыйк – Җиргән авылының хәлле генә сәүдәгәре. Закир туганда, аның әле Эстәрлетамакта һәм якын-тирә авылларда да кечерәк кибетләре булгандыр, мөгаен. Чөнки ул инде – Эстәрлетамак өязендә төпләнгән сәүдәгәр ата-бабасы эшен дәвам итүче өченче буын вәкиле. Шул ук елларда өяз үзәгендә икенче тармак Рәмиевләр нәселеннән булган Габделхаликның да ике-өч кибет тотканлыгы мәгълүм. (Габделхалик – язучы, милли матбугат тарихын барлаучы Исмәгыйль Рәмиевнең бабасы. И. Рәмиев – Дәрдемәнднең 1929, 1959 еллардагы сайланма әсәрләрен төзүче дә.)

Мөхәммәтсадыйк Рәмиев кызыл мал һәм башка авыл кирәк-яраклары белән сәүдә иткән. Әүвәл шул ук Эстәрлетамакта яшәгән, Мөхәммәтсадыйк белән Габделхаликка өченче буын кардәш тиешле булган Лотфулла исә монда үрге Агыйдел буйларыннан сал агызу һәм агач-бүрәнә сәүдәсе белән көн күргән. Аның улы – шагыйрь Сәгыйть Рәмиев – әдәбият сөючеләргә бик таныш зат. Әмма инде ул атасы үз сәүдәсен агач-урмансыз түбәнге Урал суы буена, Иләк шәһәрчеге тирәсенә күчергәч туган. Сәүдәгәр Лотфулла Рәмиев – Оренбург шәһәреннән түбәндәге урмансыз яклардагы халыкны агач кирәк-яраклары белән тәэмин итүдә үз өлешен керткән зат.

Күрәбез ки, Рәмиевләр, хәтта авылда көн күрүчеләре дә, җир сөрү кебек кара эшкә әллә ни күңел бирмәгәннәр. Моның үз сәбәпләре, үз традицияләре бар, әлбәттә. Чөнки гомер-гомергә алар үзләрен мал-туар багып, җир сукалап яшәгән күршеләреннән чак кына өстен күргәннәр, борынгы аксөякләр нәселеннән килгәнлекләрен онытмаска тырышканнар. Бу хәл,– әлбәттә, бер Рәмиевләргә генә хас күренеш түгел, үзләрен кайчандыр морза, бәкләр токымыннан дип хис иткән шул ук Дашкин-Дашков, Чанышев, Еникиев һәм башка бик күпләр өчен уртак язмыш. Ул чор теркәү кенәгәләрендә, документларда бер авыл халкының күпчелеге ясаклы татарлар саналса, болар күп очракта үзләрен «служилый» дип атап йөрткән. Ягъни кайчандыр ерак бабаларының патша хезмәтендә булганлыгын онытмаска тырышканнар. Патша заманындагы халыкны исәпкә алу кенәгәләрен актарып карасаң, андый «служилый»лар кечерәк авылларда бөтенләй теркәлмәгән диярлек, зурракларында исә андыйлар дүрт-биш гаиләдән дә артмый: авыл сәүдәгәре, мулла-мөгаллимнәр, писарь, старшиналар һәм вәссәлам.

Ул төркемнең күпчелеген халык телендә «чабаталы морзалар» исемен йөртүчеләр тәшкил итә. Димәк ки, кайчандыр морза, бәк токымнарыннан булып та «чабаталы»га калучылар. Дөрес, безнең көннәрдә дә берара түрә булып торып та, соңра «өйрә чөмерүче»гә калучылар, ягъни түрәлектән төшеп калучылар бар анысы. Ләкин алар морза түгел шул инде.

«Чабаталы морзалар»ның элеккерәк заманнардагы хәле, язмышы, нигездә, күпкә катлаулырак һәм фаҗигалерәк. Алар – башлыча борынгы Казан төбәге халыкларының мөстәкыйльлеге бетерелгәннең соңында барлыкка килгән хакимият һәм сәясәт корбаннары. Шулай булгач, үз гаепләре белән генә түрәлектән түбәнгә тәгәрәмәгән, ә бәлки көчләү нәтиҗәсендә, яшәп килгән сәясәт нәтиҗәсендә шундый хәлгә калган, кыерсытылган бер катлам. Идел – Урал буйларында яшәгән ханлык яулап алынып, аның кешеләрен көчләп чукындыруга керешкәч тә, зур җир биләүче морза, бәкләрнең күпчелеге, билгеле, мал-мөлкәтен югалтмас өчен, мондый сәясәткә буйсынганнар. Шундыйлар арасыннан Россиядә мәгълүм алпавытлардан Державин, Карамзин, Аксаков, Радищев, Тургенев һ. б. бик күп күренекле токым-династияләрне атап була…

Әйтик, рус дворяннары арасыннан чыккан беренче революционер һәм язучы, олы фикер иясе Александр Николаевич Радищевка багышлап 1936 елда СССР Фәннәр академиясе тарафыннан туплап бирелгән басмада иманнарын алыштырырга мәҗбүр ителгән шундый морзалар хакында да бик кызыклы мәгълүматлар китерелгән. Христиан динен кабул итмәгән морзаларны җирсез һәм мал-мөлкәтсез калдырырга дигән патша указларыннан соң (андый соңгы указ Пётр I патша заманында игълан ителгән), болар ашыгып чукынырга керешкәннәр.

А. Н. Радищев биографлары, әнә шул хәлләрне күздә тотып, андый морзаларның ул чордагы тормышларын болайрак сурәтлиләр. Имеш, алар үзләре диннәреннән ваз кичеп кенә калмыйлар, үз биләмәләрендәге авыл кешеләрен дә бик тырышып чукынырга өндиләр, авылларда, ашыга-ашыга, чиркәүләр төзетәләр. Шул чиркәүләрдә, халык алдында, бик бирелеп, яңа дин кушканча гыйбадәт кылалар. Ә өйләренә кайткач исә, халыктан яшеренеп, үз мөселман диннәрен дә тоталар икән. Ягъни ике Аллага, ике дингә берьюлы табыналар. Яңа чукынган морзалар арасында мондый хәлләр шактый озак дәвам итә дип тасвирлана әлеге академик басмада…

«Чабаталы морза» диелгәннәр, әнә шул көчләп диннән яздыру елларында бу сәясәткә буйсынмыйча, мал-мөлкәтсез, чабатага калган шул аксөяк токым-токыясыннан саналалар инде. Дөрес, болары зур җир-биләмәләр тоткан эре морзалар булмаганнардыр да; андый байлыктан дин дип кенә ваз кичү, үз иш-тышларыннан аерылып ала каргага әверелү бик сирәк батырлар өлешенә генә төшкәндер. Күпчелек исә мондый үзгәрешне сыкрап булса да, кача-поса үз өендә иске динен тотып маташса да кабул итә. Шулай эшләми мөмкин дә булмагандыр. Ә инде ул морза-бәкләрнең ярлырак кардәшләре, югалтырлык әллә ни мал-мөлкәте һәм биләмәләре булмаганнары, үз диннәрендә калган, күпмедер вакытка чаклы әле олы кардәшләре тирәсендә, аларның сиздерер-сиздермәс кенә булышлык итүен тоеп, вак-төяк дәүләт эшләрен үтәп килгәннәр, хәрби хезмәттә булганнар.

Исмәгыйль ага Рәмиев раслаганча, алар токымыннан да патша хезмәтендә булган, патша сараена якын даирәләрдә йөргән шәхесләр бар икән. Азов Дон тирәләрен яуларга дип сугыш башлаган бер патшаның тәрҗемәче-тылмачлары арасында Рәмиев фамилиялесе дә бар дип, ул еш кына сөйли торган иде. Шул нәсел башында исәпләнердәй Рәмиевкә кагылышлы документларның тулырагын барлау өчен, бик хаста һәм өлкән яшьтә булуына да карамастан, ул Ленинградка барырга хыялланып яшәде.

– Ленинград архивларына барып төртеләсем килә әле, бераз хәл җыйгач,– дип йөрде Исмәгыйль ага.

Хәл җыйгач дигәне исәнлек-саулык ныгуга гына бәйле түгел, күбрәк матди як белән бәйле иде…

Исем-атамалары патша һәм аның якыннары телгә алынган документларда теркәлгән ул Рәмиевләрнең нәсел-нәсәбәсе кайчан һәм ни рәвешле ерак Оренбург төбәгенә барып чыкканнар соң? Андый хәлнең бер Рәмиевләр язмышына гына кагылмавын истә тотып, бу мәсьәләгә беркадәр тукталып китәсе килә.

Мәгълүм ки, Казан, Әстерхан ханлыкларын яулап алганның соңында, Россиянең ил чиге әкренләп көнчыгышка табарак күчә бара. Казан ханлыгы яулангач, ул чик Зәй белән Шишмә елгалары буена килеп җитә. Тагын ярты гасыр чамасы үткәч, башкорт нәсел-ыру башлыклары да Россиягә кушылгач, Урал тау сыртының аргы ягына күчеп, элекке Җаек елгасы буйлап билгеләнә.

Ризаэддин хәзрәт Фәхреддин ярдәме белән төзелгән һәм аның исеме белән 1913 елда «Шура» журналында басылган Рәмиев морзалар шәҗәрәсендә күрсәтелгән соңгы морза Урман белән без дә Зәй елгасы буйларында очрашабыз. (Дөрес, И. Рәмиев бу морзаның исемен Урманай дип атарга кирәк дип әйтә иде.) «Шура» мәҗмугасында шушы морзаларга кагылышлы сүзләргә күз салыйк. Мөхәммәтсадыйкның атасы – Габделкәрим, бабасы – Исмәгыйль. Алар икесе дә Зәй елгасы буендагы Тайсуган авылында туганнар. (Хәзерге Татарстан җире, Әлмәт районы биләмәсе. 1744 елгы фәрман белән, Казан губернасыннан Оренбург губернасы аерылып чыккач, бу төбәк авыллары Богырыслан өязенә кергән. 1851 елда Самара губернасы оештырылгач, алар Бөгелмә өязенә «беркетелә». Хәзер Тайсуганга бәйле архив документлары Бөгелмә өязенә караган бүлектә сакланадыр, мөгаен.)

«Исмәгыйльнең атасы – Рәхимкул, аның атасы – Урман морза»,– дип яза Р. Фәхреддин. Һәм бераздан түбәндәге җөмләләрне өсти: «Габделкәримнән элгәреге бабаларының мәгыйшәт вә мәшгулиятләре хакында… (төгәл) мәгълүмат юк. Авылларының исемнәре дә мәгълүм түгел. Ватаннары бу көндә Минзәлә өязе даирәсенә кергән Зәй суы буенда булган… Олуг бабалары Миргалинең, шәһре Болгар хәраб булганнан соң, иттибагы берлә (буйсынып, ияреп) Болгардан һиҗрәт кылып (китеп), Зәй тамагында ватан тотканы зикер ителәдер». Билгеле, бүгенге заман кешесе өчен алда китерелгән җөмләләргә карата берничә сүз белән аңлатма биреп китәсе килә. Бердән, Тайсуган авылының Минзәлә өязенә кергән булуы шикле. Элекке Әлмәт авылы һәм хәзер шул район үзәгеннән күпмедер көньяктарак урнашкан Тайсуган кайчан да булса Минзәлә өязенә керделәрме икән? «Большая Советская энциклопедия» томнарында китерелгән карталарда Минзәлә өязенең чиге хәзерге Әлмәт каласыннан югарырак күрсәтелә. Икенчедән, «шәһре Болгар хәраб булганнан соң, Зәй буена күчеп киләләр» җөмләсе дә күңелдә шик уята. Болгар вакыйгаларыннан соң инде күпме гасырлар үтеп киткән. Икенче бер язмада Рәмиевләрнең бабаларының Казан губернасының Җәбәлстан җирләрендә яшәгәнлекләре дә телгә алына. Ш. Мәрҗани хезмәтләрендә дә, башкаларда да Җәбәлстан дип хәзерге Апас – Буа яклары, бүгенге язмалардагы Тау ягы атала. Казан ханлыгы чорында Рәмиевләрнең ерак бабаларының Тау ягында, Зөя елгасы буйларында яшәгән булуы шик тудырмый. Ә инде Казан ханлыгы яулап алынгач, байтак кына элекке бәк, морза гаиләләре, үз дәрәҗәләрен һәм өстенлекләрен саклап калу шарты белән, патша хакимиятенә хезмәт итәргә ризалык белдерәләр, «служилый» статусын алалар. Ягъни патша хакимиятенә үз теләкләре белән хезмәт итүче «йомышлы татарлар» кастасына керәләр. Нәкъ менә шул «служилый»ларның күпчелеге соңыннан Зәй белән Шишмә елгалары аралыгындагы чик буен саклау, анда авыллар, чик буе корылмалары төзү өчен җибәреләләр. Аларга корал бирелә. Тормыш, яшәешләре ярым гаскәри тәртиптә, иррегуляр армия яки казачийлар тормышына хас тәртиптә оештырыла. Сотник, урядник дәрәҗәләрендәге морзалар үзләренә буйсынган, үз кешеләре белән чит-ят баскынчыларга да, үз тирәләрендәге баш күтәрүчеләргә дә каршы торырга тиеш булганнар. Шул вазифаларны үтәүләре сәбәпле, алар салым түләмәгән, балалары хәрби хезмәткә алынмаганнар. Ә чик буе Урал – Җаек елгасы буена күчерелгәч, аларны тагын шул җирләргә күчерү карары кабул ителә. Яңа яуланган җирләргә күчмичә, элекке урыннарында төпләнеп калучылары инде, төрле ташламалардан мәхрүм ителеп, гадәти авыл кешесенә әверелгән.

Әйтик, хәзерге Татарстан җирлегендә элек Арча – Чабаксар ныгытмалы линиясе булганлыгы билгеле. Кырык чакрым киңлектәге Идел, Кама елгалары буе кордоны мәгълүм.

1652–1656 елларда махсус оештырылган иррегуляр гаскәрләр Кама аръягы сак линиясенә күчереп утыртылалар. Шишмә, Зәй сулары аралыгына күчерелгән, атлы казаклар оешкан тәртиптә ярым хәрбиләшкән авылларның берничә полкка берләшүе мәгълүм.

Соңрак, бунтлар, баш күтәрүләр башкорт ырулары тупланган төбәкләрдә ешая башлагач, шундый берничә хәрбиләшкән линия ул җирләрдә дә барлыкка китерелә. Унсигезенче гасыр урталарында Бөгелмә–Бүздәк–Уфа, Бөгелмә–Шарлык–Оренбург һәм беркадәр соңрак оешкан Оренбург–Орск–Троицк–Югары Урал шәһәр-ныгытмаларын берләштергән линияләр тынгысыз башкортларга күрше тугандаш халыклар белән аралашу юлларын кисәләр. Бу линияләр буйлап төрле ныгытмалар, редутлар төзелә, юллар салына. Бу линияләргә, нигездә, атлы казаклар хокукы бирелгән, күчеп килгән руслар, патша хөкүмәтенә турылыклы служилый чуваш, татарлардан торган ярым гаскәри берләшмәләр күчерелә. Элек-электән рус дәүләте чикләрен шундый ярым ирекле яшәгән казачий гаскәрләр саклап килгәнлеген һәм ул казакларның төп нигезен әкренләп руслаша барган кыпчак һәм башка төрки халыклар атлылары тәшкил иткәнен исәпкә алсак, бу линияләргә күчерелүчеләрнең дә шундый ук гаскәр икәнлеген күзалларга мөмкин.

Минем уйлавымча, Рәмиевләр нәселеннән морза дәрәҗәсенә ия булган Урманай яисә аның атасы «Кабкай мирза» шушы Зәй елгасы буендагы тынгысыз чик сагын үз карамакларындагы кешеләр белән бергә оештырырга җибәрелгән булганнардыр. Үз бурычларын үтәгәч, яңадан-яңа авыллар барлыкка китерелгәч, аларның варислары шушы төбәктә яшәп калган. Дәүләт йомышын үтәүдән баш тарткан яисә азат ителгән ул варислар морза дип аталу хокукын да югалтканнар. Шул сәбәпле инде аларның балалары «чабаталы морзалар» рәтенә төшкән.

Яңа яуланган җирләрне үзәк белән тоташтырып торырга дип билгеләнгән Казан – Бөгелмә – Уфа, Бөгелмә – Оренбург, Самара – Бозаулык – Оренбург ише юл буйларына да башлыча йомышлы татарлар күчереп утыртыла. Алар ул юлларны карап тотарга, ат-арбалар булдырып ям хезмәтен оештырырга, ям станцияләрен төзергә тиеш булалар. Алар да дәүләткә салым да түләмәгән, балаларын солдатка да бирмәгәннәр. Андый эшләрне дә башлыча элекке морза нәселеннән чыккан кешеләр оештырган. Менә шул сәбәпле бүгенге көндә татар морзалары нәселеннән чыккан кешеләр Башкортстан белән Оренбург өлкәләрендә күпчелекне тәшкил итә дә.

Урал–Җаек төбәкләрендә татар, нугай, башкорт бунтлары тына төшкәч, ХVIII йөз ахырларына табарак, татар йомышлыларын мөстәкыйль хәрби көч рәвешендә тотуның хаҗәте калмый. Элекке морза балаларының күпчелеге рухани булып китә яисә сәүдә эшенә керешә. Хәер, сәүдә кәсебен элекке сотник, урядниклар аңа чаклы да үз кулларыннан ычкындырмаганнар.

Урманай морза балалары да шул юлдан киткән. Урманай морза кешеләренең Зәй елгасы чик буенда ничә авыл, ничә кордон яки редут оештыруда катнашканлыгы әлегә барланмаган. Ул нәсел вәкилләренең, Тайсуган авылыннан тыш, тагын кайсы авылларда яшәгәнлеге дә билгесез. Ә сәүдәгәр Исмәгыйль белән Сәлим мулла Рәмиевләрнең Тайсуганда туганлыгы Ризаэддин хәзрәт бәян иткән шәҗәрәдә күрсәтелә. Димәк, Урманай морза улы Рәхимкол,– мөгаен, шушы авылны нигезләүдә катнашкан кешеләрнең берседер. Һәрхәлдә, ул шушында яшәгән. Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани бер китабында бу авылны да искә алып китә. Тайсуган авылы мәдрәсәсе 1730 еллардан башлап эшли, дип яза. Димәк, Сәлим мулла да, шагыйрь Дәрдемәнднең бабасы Габделкәрим дә шушы мәдрәсәдә тәрбия алганнар булса кирәк.

Дашкова Хәнифә

Шагыйрь Дәрдемәнд-Рәмиевнең анасы – Дашкова Хәнифә шулай ук чабаталы морзалар нәселеннән. Хәнифәнең атасы Дашков Әлмөхәммәт – Эстәрлетамак өязенең Явыш авылы кешесе. Әлмөхәммәтнең (Риза хәзрәт шәҗәрәсендә аның халык арасында Алмакай буларак танылуы да искәртелә) ни-нәрсәләр белән алыш-биреш итүе һәм сәүдәгәрлек дәрәҗәсе телгә алынмый. Һәрхәлдә, бер өяздә яшәгән булачак ике сәүдәгәр кода бер-берсе белән таныш булганнардыр. Сәүдәгәр Дашковлар нәселе дә – Россия тарихында күренекле эз калдырган нәсел. Катлаулы заманнарда чукынырга мәҗбүр ителгән «кенәз Дашковлар» да, тора-бара «чабаталы морзалар» дәрәҗәсенә төшкән мөселман Дашков-Дашкиннар да еракта калган уртак тамырларын белгәннәр. Исмәгыйль Рәмиевнең бер искәрмәсендә: «Кенәз Дашков, Дашкиннар фамилиясе элек-электән рус тәрбиясе күреп килгән»,– дип яза. Чыннан да, Россиянең күренекле алпавытлары Дашковлар белән татар морзалары Дашкин-Дашковлар арасында борын-борын заманнан бирле сакланып килгән фамилиядә булса да уртаклык бар. Бу фамилияне йөртүче мөселман морза Дашковлар башлыча хәзерге Башкортстанның көнбатыш өлешендә һәм бер кадәре хәзерге Самара өлкәсенең көнчыгышында таралганнар. Тарихи күзлектән караганда, шул ук Оренбург губернасының көнбатыш чикләре буенда төпләнгән булганнар.

Хәнифә Әлмөхәммәт кызы Дашкова – шушы тирән тарихлы гаиләдә үскән кыз. «Шура» мәҗмугасында китерелгән шәҗәрәдә Закир Рәмиевнең әтисе Мөхәммәтсадыйкның туган елы күрсәтелмәгән. Анда: «1892 елның 22 апрелендә алтмыш өч яшендә вафат булмыш»,– диелә. Хәнифә турындагы мәгълүмат тулырак: ул 1825 елның 27 декабрендә туган. Мөхәммәтсадыйк белән никахка керүе итеп 1850 ел, 10 март көне күрсәтелә. 1896 елның март башында вафат булган һәм ире янәшәсендә җирләнгән. Шушы саннардан күренә ки, ул иреннән өч яшь ярымнарга өлкәнрәк булган.

ХХ йөзнең сиксәненче елларында төзелгән Дашков-Дашкиннар шәҗәрәсендә Әлмөхәммәт белән Әминәнең биш кыз үстергәнлеге күрсәтелә. Шуларның өчесе морза балаларында кияүдә (икесе Чанышев морзалар йортына килен булып төшкән), дүртенчесе Габитов фамилияле берәүдә кияүдә була. Бу Габитовлар гаиләсеннән соңрак Рәмиевләр приискларында идарәче вазифасын үтәүче берничә кеше һәм 1930 елларда «Башкирзолото» трестын җитәкләүче шәхесләр чыккан. Ул шәҗәрәдә Хәнифәнең бер кыз туганы гына ялгыз теркәлгән. Бәлки, ул балачакта ук вафат булгандыр. Шул ук шәҗәрәдә «Садыйк хаҗи» белән Хәнифәнең биш баласы булганлыгы да теркәлгән. Хәзергә әле аларның язмышы ачыкланып бетмәгән. Шул ук Юлык авылы зиратында Рәмиевләргә нисбәтле биш кабер ташы арасында исеме әлеге шәҗәрәдә аталган Гомәр атлы кешегә куелган таш та бар. Кабер ташындагы беленер-беленмәс язмадан әлегә Мөхәммәтсадыйк улы Гомәр дигән сүзләрне генә таный алдык. Туган һәм вафат булган еллары әлегә билгесез. Яшь парның 1850 елда өйләнешүен һәм тарихка мәгълүм балаларыннан Шакирның 1857, Закирның 1859 елда туганлыкларын истә тотканда, Дашковлар шәҗәрәсендә теркәлгән Камилә, Гомәр һәм Галихәйдәрнең, кимендә икесенең, Шакирга чаклы ук туган булуы ихтимал.

Мөхтәрәм шагыйрьнең күп мактауларга лаек анасы Хәнифә генә түгел, гомумән, бу нәселдә һәркем диярлек зыялы, укымышлы булуы белән аерылып торган. Билгеле инде, алар да күбрәк сәүдә, һөнәрчелек өлкәләрендә танылганнар, төрле оешма-контораларда башлыча түбән катлам чиновниклар, тылмач-арадашчылар булганнар.

Авыл тирәләрендәге Дашковларның бер ише, ярыйсы ук ишле өлеше, әлбәттә, мөгаллимнәр, мулла-мәзиннәр дә була.

Укучы күңелендә нишләп бу татарлар, хәтта морза токымыннан чыкканнары да, шул вак сәүдәгәрлек, мулла-мөгаллимлектән уза алмаган, тормышта шуннан да артыграк инициатива күрсәтә алмаган соң дигән бер ризасызлык хисе туарга мөмкин, билгеле. Ләкин моңа һич кенә дә ерак бабаларыбызны гаепләргә ярамый – заманасының кырыс киртә-таләпләре аларга андый мөмкинлекне тудырмаган. Ул вакытта кешене кешедән сәләте түгел, дине аерган. Әле унтугызынчы гасыр азакларында да мөселман динендәге татарларга карата төрле тыюлар яшәп килгән: сәүдә өлкәсендә, мәсәлән, алар чит ил сәүдәсенә катыша алмаганнар. Хәрби өлкәне әйткән дә юк инде. Төрекләр белән сугыш чорында һәм башка кайбер «зур кампания»ләрдә сугышчан батырлыклары өчен офицер погоны йөртү хокукын яулаган бер-ике дистә исемнән гайре чинлы-погонлы офицерларыбыз да булмаган. Ә инде егермешәр-егерме бишәр ел солдат газабын кичергәннәр җитәрлек.

Шушы җәһәттән Оренбург өлкәсе архивында тупланган генерал-лейтенант И. В. Чернов истәлекләренә күз салыйк. Иван Васильевич тумышы белән атлы казак, гомере буе Оренбург атлы казаклары гаскәрендә хезмәт итә. Ә хезмәтен, истәлекләренә караганда, мөстәкыйль Башкорт-мишәр гаскәрендә башлый. Чөнки, ди ул, бу гаскәрнең баш командиры һәм штаб чинындагылар фәкать миндәй атлы казаклардан билгеләнә иде, ди. Бу гаскәрнең: «Идарәсе (штабы) Караван Сарайда иде. Ул вакытта (1840 ел) гаскәр белән ротмистр Балкашин командовать итте. Полкларда урядниклар… һәм муллалар башкорт-татарлар иде»,– дип яза.

Дөрес, генерал Чернов искә алган чорда инде, алда әйтелгәнчә, бу гаскәрнең бер өлеше, мөстәкыйль ханлык булып яшәүче дала казакълары белән башкорт-татарлар арасында йөз чакрымлы кордон-киртә кору өчен, Урал суы буена күчерелгән һәм Оренбург казачий гаскәрләре сафына теркәлгән була. Ә элегрәк елларда, мәсәлән, бу милли гаскәрдән егерме полк французларга каршы сугышкан 1812–1813 елларда, аның белән, бәлки, берәр рус генералы җитәкчелек иткәндер. Ә бу полклар исә тулаем ул сугыш чорында атаман Платов кул астында сугышалар, Европа халыкларының һушын алып, Берлин, Париж урамнарында татар, башкорт атлылары җырларын кычкырып җырлап йөриләр.

Шушы мисаллардан күренә ки, элек, патша заманында, сугыш афәте чыкса – татарлар алда, ут эчендә. Ә көндәлек тормышта исә мулла, урядниктан да югарырак күтәрелмәскә тиеш саналган. Хәтта сәясәткә бәйсез сәүдә өлкәсендә дә элегрәк татарлар өчен чик-киртәләр тулып яткан. Чит мәмләкәтләр, шул исәптән Урал суы артында гына яткан илләр белән элемтәгә керү дә аерым сәүдәгәрләргә генә рөхсәт ителгән.

Ләкин әкренләп бу өлкәдә дә үзгәрешләр була. Болгар дәүләте чорыннан алып, сәүдә, һөнәрчелек белән көн күргән халкыбыз әкренләп буынын ныгыта бара…

Билгеле, егерменче гасырга кергәндә, инде вак һөнәрчелек, авыл сәүдәсеннән башлап та, ярыйсы ук биеклекләр яуларга өлгергән беренче «зур бай», «буржуй»ларыбыз да күренгәли. Алар арасында Сембер якларыннан Акчурин, Дебердеев ише фабрикантлар, сәүдә капиталыннан Чиләбе төбәге кешесе Яушев, Уфа һәм Киевтан фамилиядәш Максудовлар, Оренбург һәм Орск тирәләреннән Хөсәенов, Борнаев һ. б. бар иде. Чал Урал тау-үрләре киңлекләрендә алтын приисклары ачып җибәргән Ганиев, Рәмиев, Дашкиннар булды.

Бу кешеләр барысы да, әлбәттә, ул дәрәҗәгә, ул биеклекләргә фәкать үз көчләренә, үз хезмәтләренә таянып кына күтәрелә алганнар. Әйтик, Урал тауларының төрле төбәкләрендә зур-зур заводлар корган капиталист Демидовлар ул капиталга маяны кайчандыр дегет кайнатудан башлаган булсалар, «бай» Хөсәеновларның да тәүге мал-мөлкәте, йомран тотып, аның тиресен сатудан башлана ич.

Рәмиевләр дә, зур эшкә тотынганчы, әүвәл кызыл мал сәүдәсе белән көн күрәләр, аннары үз «сабын заводларын» – утын сараеннан чак кына аерылып торган зур мич-казанлы бер бина сатып алалар.

Булачак шагыйребезнең әнисе Хәнифә дә әнә шундый күтәрелеп килүче татар эшлеклеләре нәселеннән. Һәм, «Иш ишен таба, иш кушын таба» дигән мәкальдәгечә, Габделкәрим Рәмиев белән Әлмөхәммәт Дашков морзалар да бер-берләрен табышып кодалашалар. Хәер, бу хәлгә дә гаҗәпләнәсе түгел. Сөт өстенә күтәрелгән каймак кебек, һаман саен өскә калка барган ул катлам элек тә, гап-гади «чабаталы морза» дәверен кичергән караңгырак елларда да, яңа туган-тумачаны, ерак-еракларга йөреп булса да, үз тиңе арасыннан эзләгән. Кем дә кем әгәр минем бабам шул аксөякләрдән иде, әбием гади сабан сөрүче кызы дип каршы төшсә дә, мондый хәлнең фәкать гомуми кагыйдәдән читләшү булганлыгын гына расларга туры киләчәк.

Мондый гаиләләрдә яктыга үрелү, белем эстәүгә омтылу көчле була, балалар күңеленә кече яшьләреннән үк китап укуга, белемгә дәрт салына.

Хәнифә Дашкованы да әнә шундый кече яшьтән уку-белемгә ымсынган кыз бала буларак күзалларга тиешбез. Габделкәрим Рәмиев үз улына аны яучылаганда, Хәнифәнең инсафлылык һәм укымышлылык даны инде тирә-юньгә таралган була. Соңыннан аның хакында Дәрдемәнднең чордашлары: «Хәнифә Дашкованың… байтак укымышлы, эшлекле, акыллы хатын булганын сөйлиләр»,– дип яздылар.

Балаларына тәрбияне дә ул яшьли үзе биргән, аларны үзе укыткан. Агалы-энеле Рәмиевләр белән күп еллар дәвамында бергә булган, бергә гомер кичкән язучы һәм мөхәррир Фатих Кәрими булачак шагыйрьнең рус телен, рус әдәбиятын авыл шартларында үсеп тә бик нык үзләштерә алуына исе китә. «Ул вакытларда рус теле өязләрдә, авылларда хәзерге шикелле нык таралмаган, русча өйрәнүнең юллары да хәзерге шикелле җиңел булмаган… Закир Рәмиев үзлегеннән русча телне сарыф, нәхүләре белән, дөрес язарлык, дөрес сөйләрлек, яхшы укып аңларлык өйрәнеп алган… Төрекчә, русча телләрдә язылган әсәрләрне укып торган»,– дип яза ул. Әйе, бертуган Рәмиевләр рус телен дә башлап өй шартларында үзләштергәннәр. Үсә төшкәч, җәй айларында гына аларны күрше рус авылы кешесе укыткалый. Шул хакта Р. Фәхреддин, Шакир Рәмиевкә багышланган өлештә болай дип яза: «Русчаны Орск өязе Тәмәч авылында авыл учителеннән хосусый сурәттә җәй айларында гына укымыш исә дә… алтынчылык эшләренә үгрәнмәгә башлаганнан соң, прииск мөдирләре вә контора хадимнәре руслар булганлыктан… русчаны гамәли буларак яхшы арттырмыш иде». Әлбәттә, аналары Хәнифә аларның киләчәктә рус дөньясында эш йөртәчәкләрен дә истә тотып тәрбияләргә тырышкан.

Өйдәге тәрбиянең бер өлгесен күңелендә саклаган шагыйрь дәфтәрендә мондый бер шигырь дә үзенә тартып, җем-җем итеп тора сыман:

– Әни, әкият сөйләче,

Сөйләмәсәң – йокламыйм!..

– Йом күзкәең, бәбкәм, йәче,

Дә тыңла, сөйлим, балам:

Борын-борын бар икән, ди,

Хан баласы – яшь солтан.

Менгәне тулпар икән, ди,

Чөйгәне шоңкар булган…

......................

Йокладыңмы, аппагым?..

– Шуннан, әни? Әни, шуннан?..


Бу юлларны укыгач, үзебезнең балачаклар, сабый күз яшьләребез искә төшә… Хәзерге сабыйларның аяныч хәле –күпчелегенең телевизор тәрбиясеннән башка тәрбияне белмәгәнлеге – җанны әрнетә…

Юлык юлы

Закирга өч яшь тулмастан, 1862 елның җәендә, Рәмиевләр Оренбург губернасының икенче бер очындарак урнашкан Юлык авылына бөтенләй күченеп китәләр. Рәсми кәгазьләрдә «Юлык ямы» дип йөртелгән бу татар авылы Орск өязенең дә бер читендәрәк тора. Авылның ул вакытта тоткан урынын, тарихын белмәсәң, сәүдә эшен уңышлы гына җәелдерә килгән Мөхәммәтсадыйк Рәмиев, төпләнер өчен аннан затлырак, һич югы, зур шәһәрләргә якынрак берәр урын тапмаган икән дип уйларга да бик мөмкин. Чөнки авыл буларак та, сәүдәгә җайлылык ягыннан да Юлык, әлбәттә, Җиргәннән күпкә калыша. Җиргән, бердән, җырдан, телдән төшмәгән Агыйдел белән Ашказар ише иң ямьле сулар куенында утыра. Урман дисәң урманы, тау дисәң таулары – җанга, тәнгә сихәт, рәхәт бирә торган җир, бер күрсәң, һич кенә дә онытмаячаксың. Икенчедән, Җиргән ике зур шәһәр арасында, олы сәүдә юлында урнашкан. Сәүдә кирәк-ярагына бай Урта Азиядән кайткан төрле-төрле ефәк-парчалар, хуш исле чәйләр, татлы җимешләр, арзанлы атлар, куй-сарыклар – барысы да әүвәл Россиянең бу төбәктәге сәүдә капкасы булган Оренбург базарлары аша үтәләр, ә ул базарларга исә моннан, авылдан, нибарысы берничә көнлек кенә ат юлы ялтырап ята.

Рәмиевләрнең капыл гына кузгалуын авыл халкы да төшенми.

– Ни калган ул җәһәннәм тишегендә Садыйк байга?

– Бик хаталана булыр! – дип аптырашалар.

Арадан, билгеле:

– Мөхәммәтсадыйк бай – төпле-башлы кеше, берәр җае чыкмаса кузгалмас ие,– дип юраучылар да табыла.

Әлбәттә инде, туган-үскән җирләрдә туган-тумачаны, кан кардәштәй якынлашып, килешеп беткән күрше-күләнне калдырып китүгә хатын-кыз һәм бала-чагалар да бик каршы торалар. Елау-сыктаулар да аз булмый. Тик аларның барысын да җиңә, барысын да күндерә Мөхәммәтсадыйк бай. Алда тагын да матуррак тормыш-көнкүреш чамаланганын, киләчәкнең өметле булуын һәркемгә сиздерергә тырыша.

Шулай итеп, алар, арбаларга төялешеп, атнадан артыкка сузылачак озын сәфәргә чыгып китәләр. Башта Агыйдел суы буйлап Ашказар ягына, Эстәрле тамагына чаклы төшәләр, беренче зур тукталышны Эстәрлетамак каласында оештыралар. Икенче көнне дә аннан төш вакыты якынлашып килгәндә, күрәсе, саубуллашасы кешеләрне күреп һәм саубуллашкач, кала кибетләреннән аласы соңгы әйберләрне сатып алгач кына юлга кузгалалар. Эстәрлетамактан соң юл тагын да тарая, җайсызлана төшә. Чөнки инде монда тау табигатенә күнеккән, тау тормышына җайлашкан чын башкорт биләмәләре башлана; ургылып аккан ташкын тау елгалары аша салынган күперләр урыны-урыны белән әле язгы ташулардан соң тәмам рәтләнеп бетмәгән булалар. Шуңа күрә авыр йөк төяүле олаулар тау арасы юлларыннан бик әкрен баралар. Ә Мөхәммәтсадыйк бай, билгеле инде, яхшы пар атта гаиләсе белән алдан юртаклый да аннары, берәр авылга кереп, боларны көтеп ала. Шулай итеп, юл өсте авылларындагы таныш татар, башкорт мулла, сәүдәгәрләрендә кунак була-була, алар, ниһаять, максатларына ирешәләр. Ике кечерәк елга кушылган җирдә, буй-сынга зәгыйфьрәк кенә күренгән усак белән каен катнаш урманчык үсеп утырган үрдә әүвәл озын агач мәчет манарасы очы күренә. Озакламый, шелтер-шелтер итеп аваз биргән дуга кыңравы челтерәвен басып, биш яшьлек Шакирның шатланып кычкырганы ишетелә:

– Җиттек! Килеп җиттек! – ди ул. Аннары хәреф таныганын белгертеп, иҗекли-иҗекли: – Юл-лук-кский ямъ! – дип, юл чатындагы багана язуын укырга керешә.

Җайлы-көйле тормыш-көнкүрешләрен тиктомалдан гына ташлап, губернаның төньяк-көнчыгыш тарафына юл тотучылар бу елларда шактый була, билгеле. «Колак ишетмәгән, күз күрмәгән ниндидер Орск каласы тирәләрендә җир өстеннән алтынны учлап җыеп алып була икән» дигән хәбәр бөтен Россия буенча тиз арада таралып өлгерә: кешеләр, бәхет кошын тизрәк эләктереп калырга ниятләп, ашыгып-кабаланып, ил-җир читендәге шул шыксыз кала ягына юнәләләр. Элек тып-тын яткан тау, дала буйлары да, пошмас солдатлар белән көн-төн эчүдән әтәчләнеп йөрүче атлы казаклар гына «срок тутырып» яткан килеш-килбәтсез өяз башкаласы да тиз көндә җанланып китә. Ике чиркәү, бер мәчетле тын шәһәргә затлы юртакларда гына җилдереп чабучы чуар киемле көяз халык килеп тула. Өй-фатир хаклары арта, сәүдә эшләре гөрләп алга китә, көндәлек кирәк-ярак күзгә күренеп кыйммәтләнә бара! Мәхшәр көннәре башлана! Берәүләр тиз арада дан-шөһрәтле байга әвереләләр. Чама-чутны белмәүче артык түземсез бәндәләр исә, тиз көндә юртак һәм фаэтоннардан колак кагып, җәяүлегә калалар. Менә шулай башлана бу Орск өязендәге «алтын бизгәге».

Безнең сәфәрчеләрне дә әнә шул «бизгәк» шушы тирәләргә әйдәп китерә. Ул алтын дигәннәре бик алай аяк астында ук ятмаса да, сабыр итсәң, аның кулга керәчәгенә шик тумый.

Хәер, бу урында чигенеш ясап әйтим: алтынга бәйле табыш-алышлар безнең илдә элек-электән сер итеп сакланган. Бүген дә ни Оренбург, ни Уфа шәһәрләре архивларында ул серне ачкан бер генә кәгазь кисәгенең дә булмаганлыгын танырга тиешбез. Оренбург губернасында, аның җир куеныннан алтын чыгару үзәкләре саналган Орск, Троицк, Югары Урал (Верхнеуральск) төбәкләрендә ул заманнарда күпме прииск тотучы алтынчы исәпләнгән, алар күпме хәзинә алганнар – ачыклавы читен. Әмма мондагы җирләрнең исәпсез-хисапсыз бай булганлыгы һәркемгә мәгълүм.

Россиягә кушылганнан соңгы Урал тарихында, әлбәттә, алтын, көмеш һәм кыйммәтле ташларга бәйләнеше булган кәсепчелектән бигрәк, киләчәк промышленность куәте һәм сугыш кирәкләре өчен мөһимрәк саналган крепостной заводлар – бакыр, чуен, корыч коючылык кәсебе өстенлек иткән. Көнбатыш һәм Көнчыгыш тарафларда яулап алу сугышларын дәвам иттерү өчен, патша хөкүмәтенә Уралда коелган яисә, Урал рудасын кулланып, Тула ише үзәкләрдә эшләнгән туплар кирәк булган. Һаман саен киңәя һәм җәелә барган Россиянең соңыннан иген-чиген тоташтырган тимер юллар өчен меңәрләгән чакрым рельсларны, ул юлның корыч атларын – паровоз-вагоннарны – шулай ук Демидовларның Урал заводлары җитештереп торганнар. Узган гасырның күренекле әдибе Глеб Успенский язганча, мескен башкорт ыру-кабиләләренең җирләрен рәхимсез рәвештә талау башланган. Иксез-чиксез хәзинә-байлыклы ул җирләр ыру-кабилә би-бәкләрен, старшиналарын юмалау, алдау һәм хәтта өркетү юллары белән яңа хуҗаларга күчә барганнар. Мәсәлән, Тула промышленниклары Твердышев белән Мясников шушындый асыл йөз мең дисәтинә җирне нибарысы өч йөз сум бәрабәренә сатып алганнар. Зур капиталлы башка байлар да өлешсез калмаган, әлбәттә.

Урал төбәге тарихының икенче сәхифәсе моннан соң байтак еллар, гасырлар үткәч, Твердышев, Демидов ише акулалар бу мал-хәзинәләрнең түшкәсен ботарлап бетергәч, шулардан калганнар белән чемченү вак сәүдәгәрләргә дә рөхсәт ителгәч башлана. Болар инде, билгеле, зур капитал таләп иткән андый зур-зур завод-крепостьлар салуга керешмиләр, җир өстенә якын яткан әзер хәзинәләрне барларга тотыналар. Бу вакытта патша хөкүмәте җирләрне дә умырып-батырып түгел, чеметеп кенә сату, өләшү кәсебенә керешә: бер кулга берьюлы ике йөз дисәтинәдән дә артык өлеш тими. Уңган очракта шул бер кишәрлек җир дә аның иясен әлегәчә хыялда да булмаганча байлыкка күмәргә мөмкин икән дигән хәбәр бөтен Россия буйлап тарала. Киләсе караңгы көннәргә дип, чүлмәк төпләренә туплана барган маяны чамалаган кешеләр, өстәп бурычка ала-ала булса да, «алтын җирләре»н сатып алырга керешәләр.

Шулай итеп, Орск өязенең даны еракларга тарала. Унбиш-егерме ел үтмәстән, монда төрле акционер җәмгыятьләре, сәүдә һәм кредит банклары калкып чыга. Хәтта чит ил капиталы да тизрәк моңа борын тыгарга ашыга: катнаш кредит банклары, төрле җиһаз хәстәрләүче вак хуҗалыклар барлыкка килә.

Әлегәчә тын яткан тау һәм дала елга-инешләре буенда бер-бер артлы бихисап алтын юу приисклары ачыла, Үзән, Таналык, Сөендек ише су буйлары, Аксак Тимер әмир яу вакытларын хәтерләтеп, тагын бер җанланып алалар.

Бу чир, бәхеткә каршы, татар дөньясына да кагыла. Үзләрендә калын кесәле рус сәүдәгәрләре белән тиң тора алырдай көч-куәт һәм шундый катлаулы эшне очын очка ялгап чыгардай оештыру сәләте тойган «бай»лар көрәш мәйданына ташланалар. Тиздән алар арасына чиратка Мөхәммәтсадыйк Рәмиев тә барып баса. Әлегәчә җайлы гына аккан тормышын олы мәшәкатьләргә дучар итеп, өендә елаш-сыкташ мәхшәре тудырып, туган-үскән якларыннан кузгалып китүенең сәбәбе әнә шул чир йогудан була да инде. Әлегәчә күз күрмәгән, колак ишетмәгән «караңгы якка», Юлык ямы авылына сәяхәтнең сәбәбе әнә шунда.

Казан ханлыгының көнчыгыш өлешләрендә, тау-тезмәләр башланган Бөгелмә тирәләреннән алып Урал арты далаларына чаклы бер зур мәйданда, элек-электән үк җир асты байлыкларын казып чыгару кәсебе яшәгән. Бу хәлнең телсез шаһитлары булып хәзерге көндә Урал-тау куеннарында һәм Урал арты дала-тигезлекләрендә бихисап күп борынгы тау куышлыгы һәм җир асты караңгылыгына – җәһәннәмгә төшеп киткән кое калдыклары сакланган. Илебездә бүген иң бай бакыр ятмасы саналган Орск шәһәре янәшәсендәге Гай ятмаларына да борынгы бабаларыбыз элекке вакытларда, коелар казып, чыра тотып үрмәләп төшкән булганнар инде.

Бу җәһәттән Юлык авылы да – янәшәсендә борынгы «бакыр куышы» булуы белән истәлекле урын. Димәк, монда, әле авыл барлыкка килгәнче үк, ерак бабаларыбыз эз калдырган икән. Якын-тирә җирләр, бакырга бай булу белән бергә, алтын чыганагы сыйфатында да элек-электән дан алганнар. Ә инде «алтын чире» кузгалган заманнарда биредә әледән-әле анда да, монда да яңа приисклар бер-бер артлы ачылып кына торган.

Мөхәммәтсадыйк белән Хәнифә Рәмиевләр гаиләсе дә узган гасырның алтмышынчы еллары башында шушы бәрәкәтле туфракка килеп төпләнәләр. Билгеле, аңа чаклы Мөхәммәтсадыйк сәүдәгәр, Орск каласы тирәләрендә йөреп, кайда төпләнергә мөмкин икәнлеген чамалагандыр. Бу төбәкнең таулы өлешен дә, куе кылган тирбәлеп утырган дала якларын да, мөгаен, бер килүдә генә барлап, йөреп тә чыга алмагандыр.

Оренбург губернасы ул вакытта, Казан губернасы белән ике арага уелган яңа Уфа биләмәләренә үз «провинция»ләренең бер өлешен бүлеп бирүгә карамастан, әле барыбер зур мәйдан алып торган. Рәмиевләр күченгән чорда, ул губерна зур-зур биш-алты өязгә бүленгән була. Шул өязләрнең дә иң зурысы исә – Орск шәһәренә буйсынганы исәпләнә. Шушы вакыйгалардан ярты гасырга соңрак яшәгән Мирхәйдәр Фәйзи фикеренә тукталу бу җәһәттән кызыклы булыр. «Башка җирләр белән чагыштырганда, Орск өязе Курскиның бөтен губернасы кадәр, чит мәмләкәтләрдән Даниянең бөтен җире Орск өязеннән кечерәк икәнен белдем»,– дип сокланып яза ул 1917 елның февралендә, Орск җир бүлеге управасында Хаҗиәхмәт Рәмиев кул астында эшләп алган бер дәвердә.

Ул вакытта, Октябрь революциясенә чаклы, Орск өязенә хәзерге Башкортстанның да Сакмар елгасының көнбатыш тарафка кинәт борылышына кадәрге югары өлешеннән алып хәзерге Оренбург һәм Чиләбе өлкәләре чикләренә кадәрге бер зур кисәге кергән булган. Дөресен генә әйткәндә, монда, ул вакыттагы ил чигендә урнашкан бу губернада, географик иркенлек кенә түгел, беркадәр сәяси иркенлек тә күзгә ташлана. Беренчедән, монда крепостной заводларга, ягъни патша хөкүмәтенә турыдан-туры буйсынудагы заводларга караган чагыштырмача аз санлы крепостной эшчеләрдән кала, кемгә дә булса кол хәлендә буйсынган кешеләрнең юклыгы хас. Крепостной крестьян тотучы алпавыт җирләре биредә юк. Ә бу губерна биләмәләрендә көн күргән җирле татар, башкортларда андый коллык законнары борынгыдан ук булмаган – алар һәрвакыт ирекле җәмгыять булып яшәгәннәр, теләсә кем, түләнмәгән бурычы булмаган очракта, бер урыннан икенче урынга ирекле рәвештә күченеп йөри алган. Үзен бер кадәр хөр хис иткән.

Мөхәммәтсадыйк Рәмиев, әнә шул Курск губернасына тиң Орск өязен аркылыга-буйга йөреп чыкканнан соңында, төпләнү урыны итеп Юлык төбәген сайлый. Бердән, аңа бу җирнең табигате ошагандыр – кошлары сайрап торган урманы да, киек җәнлек иректә чабардай ачыклыклары да, фәлсәфәгә бирелеп, уйланып, ерак-еракларны күзәтеп торырдай тау түбәләре дә бар ич. Нәкъ менә Җиргән якларындагы кебек. Дөрес, якындагы япан дала сулышы монда беркадәр сизелерлек, әлбәттә. Җиргән якларында урман-агачлар эрерәк кәүсәле, үләннәр куерак һәм сусылрак иде. Әмма монда җир тоташ бакыр да алтыннан тора ич.

Шулай җирдәге хәзинәгә күзен төбәп, күңелен беркетеп килсә дә, башта ул, билгеле инде, тиз генә бу өметен тормышка ашыра алмый – күңеленә ошаган, хәзинә-байлыгы барлыгы билгеләнгән урынны тапкач та бит әле югарыдан, ерак Петербургтан, аны сатып алырга рөхсәт килүен көтәсе бар. Әлбәттә инде, ул аннан киләсе рөхсәтне кул кушырып көтеп утырмый: ике йортның берсе, вак-төяк алыш-биреш итеп көн күргән Юлык белән генә чикләнмичә, якын-тирә авылларда да үз эшен җәелдерә. Башлыча әле күчмә тормыш белән яшәгән һәм күбрәк вакытта кирәк-ярагын алдан бурычка алып та, көзге муллыкта гына исәп-хисапны өзүче башкорт йорт-утарларына да ул, тәвәккәлләп, малын бурычка өләшә. Шуның белән дә ул тирә-юньдә «байның бае» дигән шөһрәт ала.

Иң әүвәл ул, төпләнер урынын сайлагач та, Юлык сәүдәгәренең авыл читендәге сабын заводын («сабын фабригын») сатып ала. Анда җитештерелгән сабын белән үзе дә, кырыктартмачы вак сәүдәгәрләр дә сату итәләр. Үсә төшкәч, Рәмиевнең уллары да кул астына керә башлыйлар, әлбәттә.

Әйе, беренче тормыш сабакларын шагыйрь Дәрдемәнд тә, аның абыйсы Шакир да иң әүвәл менә шушы татар авылында алалар. Димәк, алар уй-хисләре белән дә, тормыш-көнкүрешләре белән дә башка авыл балаларыннан әллә ни аерылып тормаганнар. Фәкать өйдә ана тәрбиясе көчлерәк булган, шул тәрбия яшьтән аларда белемгә омтылыш хисен уяткан. Ә калганында инде гадәт-йолалар бер, фәлсәфәләр уртак – кеше үзара мөгамәләдә һәрчак гадел булсын, якыннарына һәрдаим кул сузып, ярдәмләшеп яшәсен – төп тәрбия шул булган.

Аталары Мөхәммәтсадыйк та әле ул дәвердә, Максим Горькийның бер әсәрендә гәүдәләндерелгән карт сәүдәгәр Артамонов кебек, һәр эшне үзе башлап, өмәче һәм булышчылары белән аны үзе башкарып йөри. Берәр авырлыкны алып саласы булганда, өмәчеләренә «әйдә, тоттык» яисә «әйдә, күтәрдек» дип юл күрсәтә-күрсәтә, һәр эшне үзе әйдәп эшләтә торган була.

Уллары да, алпавыт, бояр балалары кебек, эшсезлектән интегеп, бөтенләй иркәлектә үсмәгәннәр, көн-төннәрен күпергән күпчек өсләрендә аунап үткәрмәгәннәр. Юлык авылында булсын яисә Муллакай мәдрәсәсендә, Орск шәһәрендә булсын, бертуган Рәмиевләр үз яшьтәшләре белән аралашып, аларның уй-фикерләрен уртак тоеп үскәннәр. Дөрес, байларны ярлыларга, хезмәт халкына каршы куеп тасвирлау модада чакта язылган бер мәгълүм повестьта буй җитеп, үзләре эш йөртә башлаган борадәран Рәмиевләрне ямьсез эксплуататорлар итеп рәвешләндерү истә калган. Әмма гомерләрен татар халкының аң-белемен күтәрүгә, тормышын көйләүгә багышлаган бу шәхесләрнең андый образлары белән бик үк килешәсе килми. Хәер, теркәлеп калган күп санлы истәлекләр дә алай фикер йөртергә җирлек тудырмыйлар. Әлеге әсәрдә чагылган тормыш, бердән, гомумиләштерелгән бер образ булса кирәк. Икенчедән, бәлки, ни-нәрсәгәдер үпкәләү дә үзен сиздереп куйгандыр…

Буранлы төндә

Подняться наверх