Читать книгу Буранлы төндә - Лирон Хамидуллин - Страница 7
ХИКӘЯЛӘР, ПОВЕСТЬЛАР
ОЧАР КОШЛАР ШАҺИТ
ОглавлениеI
Ничәмә еллар буе инде ул авылдашлары өчен үз кеше һәм гадәти бер күренеш булып яшәде. Яз җилләре исеп, карлар эри башлауга, ул озын чыбыркысын сөйрәп, урамнарга килеп чыгар. Уң ягына бераз гына иңкәя төшеп, «язны алып килдем бит, малайлар» дигәндәй, як-ягына кинәнүле караш ташлап, авыл буйлап озак кына йөренә. Әйтерсең лә ул капка асларыннан өреп калучы усал этләрне, ишегалларында яз җылысына йокымсырап, ялкау гына күшәп ятучы сыерларны барлап чыга иде. Бу аның, бәлки, үз авылы Фуньковода калыргамы яисә читкә, сыйлырак урынга сугылыргамы дип, уйланып, авыл әйләнүе булгандыр. Бәлки, Иохим поп утарында кыш буе ябулы ятып, ялыгып исәнгерәгәч, котылыр көннәр җитүгә шатлануы, иркенлек рәхәтләрен тоеп йөрүе булгандыр… Ул берәүгә дә катнашмаган кебек үк, аңарга катнашып, киңәшеп йөрүчеләр дә Фуньковода бик аз. Авылдашлары белә-белгән көннән алып, Митәй һаман ялгызы. Иртә яз айларыннан алып тирә-юньгә сафлык, муллык алып килүче беренче кырпак кар төшкәнчегә кадәр, ул яланда, көтүдә була. Кыш айларында, әле мәрхүмә әнисе исән-сау чактан ук, ул Иохим поп утарының бер почмагында яши. Әнисе булуын да ул анык кына әйтә алмас иде. Инеш буенда йөгерешкән каз бәбкәләредәй, Митәйнең үзенең дә бәбкә генә чагында анасы белән шул инеш буенда каз канатлары җыюлары гына хәтер очында эленеп калган. Чират буенча ашарга кергәч, берәр хатын-кыз:
– Митя, әниең Анфисаны хәтерлимсең? – дисә, ул:
– Әйе, без аның белән инеш буенда каз көтә идек,– ди торган иде.
Бәлки, аның, чынлап та, ул көннәрне истә тотуы, онытмавыдыр, ә бәлки, ул фәкать кеше сөйләгәнне генә кабатлагандыр. Үзенең ничә яшьтә булуын да анык кына белми ул. Берәү аңа син минем абый белән бер елгы бит дисә, ул шуны кабатлый. Икенче төрле әйтсәләр, шундук аларныкын хуплый иде.
Иохим поп куылып, аның утарына күмәк мал урнашканнан бирле, ул, кыш айларында колхозда исәпләнеп, колхоз маллары тирәсендә кайнаша торган булды. Суын, саламын китереп, көйләбрәк эшләтә белгәненең бар булган эшен эшләп, ачуын чыгарсалар үртәлеп, ферма хатын-кызларын туздырып та алгалап, һаман шул тирәдә йөренә, туклана иде.
Сайрар кошлары, рәхимле кояшы, иркен сахралары белән сагындырып килгән җәй айларына инде ул нинди дә булса көтү алган була. Баштарак ул, бик ияләшеп, теләп, колхоз малларын да көтте. Соңра колхоз көтүеннән күңеле кайтуны ни дип тә аңлату кыен. Колхоз үзе аны, төрле хайванның җаен, телен белеп йөри ул дип, бик хуп күрсә дә, Митәй ул эшкә кабат бармады. Бәлки, аны, ялыктыргыч бертөрле аштан үзгә буларак, йорт саен йөреп ашау тарткандыр. Ни әйтсәң дә, чиратта аш сыйлырак, кунуы күңеллерәк була иде шул.
Җир йөзендәге бик күп авыллар рәтендә, урман, баткаклыклар арасына посып утырган Фуньковода да һәр туасы көн көтү чыгудан башланыр, көтү кайткач бетәр иде. Әгәр дә берәр көнне Фуньково урамнарыннан тавышы белән таң ярып Митәй үтмәсә, ул авыл өстенә гомердә дә кояш чыкмас, көн тумас төсле иде. Авыл балаларының ничәмә буыны: «Әнә Митәй дә кайтты. Хәзер үк йокламасаң, күз йоммасаң, алыр да китәр»,– диюләрне ишетеп, шуңардан кич булуын белеп үскән иде.
II
Авылның яше-карты ямьле яз килүенә сокланып, «троица» бәйрәмен яшел урман алдында чәчкә таҗлар киеп, биешеп, җырлашып уздырып та өлгермәделәр, авыл буйлап елаш-сыкташ китте.
– Герман сугыш башлаган!..
– Немец безнең өскә килә…
Митәйнең авылдашлары сугышка китеп бетте. Соңгы елларда, чират җитү белән, Митяны ничек сыйларга, ничек җылырак урынга яткырырга белми кадер күрсәткән Марийка, Оленкалар хәзер аның көтүдән кайтканын да абайламый, һәркемдә сугыш кайгысы иде. Хатын-кызның, бала-чаганың ятимлеге Митәйне дә борчый – аның болай да ялгыз күңелен бөтенләй ятимләтеп ташлады.
Август айларында Иохим утары да бушап калды. Колхоз малын, дошманга калмасын дип, куып алып киттеләр. Митәй көтүе дә көн саен кими барды. Болай да әллә ни җанлылык белән аерылып тормаган Фуньково урамнары Рождество алды атнасыдай бушап, тынып калды.
Менә авыл өстеннән, җир тетрәтеп, авыр гүләп, зур кара тәре ябыштырылган «кара кошлар» да очыша башлады. Туп авазлары да, баштарак таң алларында гына ишетелгән кебек булса да, бик тиз арада урман артында ук гөпелдәргә кереште. Шул көннәрдә Митәй дә яраткан көтүеннән аерылды. Яшереп, чабуга бәйләп кенә тотардай берничә баш малы калган әсир авыл өчен Митәйнең бердәнбер һөнәре үзенең хаҗәтен югалткан иде.
Сугыш турыдан-туры Фуньково урамнарына килеп керми, читләтеп, олы машина юлларыннан үтсә дә, сөреме кагылмый калмый. Үз басуларында иркенләп иген игә алмаган авыл мохтаҗлыкка төшә. Ялгыз Митяның ач, куркыныч булып килүче кыш айларында ничек көн итәрен кайгыртышып уйлашкан авылдашлары аңа:
– Митько, сиңа кем тияр? Син чык та кит авылдан. Бәлки, уңарсың. Бәлки, тамагың туяр,– дип киңәш итәләр.
Озакламый Митәй шулай эшли дә. Беркөнне авылдашлары аның көнозын буш колхоз абзарлары тирәсендә йөргәнен күрәләр. Ул, каерылган ишек, сүтелгән түшәмнәргә карап, әрнеп, сугыш алды елларын искә алып үтә. Фермада эшләп йөргән хатын-кызларның, шаяргалап: «Митя, син мине яратасыңмы?» – дип, рәхәтләнеп көлешүләрен, аларга кушылып иркәләнеп мөгрәүче сыерларны хәтерли. Шул көннәрне юксынып, кабат-кабат элекке Иохим утарын әйләнеп чыга.
Ә көн сүрелер алдыннан, хәзер инде бернигә дә кирәксез чыбыркысын сөйрәп, вакыт-вакыт онытылып, көтү кугандагыча «Һау! һау!» дигәләп, авылны буйдан-буйга үтә дә урман юлыннан билгесез киләчәгенә каршы китеп бара.
Арт бакчага кичке ашка дип бәрәңге чүпләргә чыккан Жалтин карчыгы, көтүченең үз-үзенә һау-һаулап, чыбыркысын асып, авылдан чыгып китүен күргәч, күз яшенә буылып:
– И Ходаем, кызган шул бәндәңне! Хәерең бир! – дип, бәрәңге тоткан кулы белән Митяның артыннан бик озак чукындырып калуы аның юлында соңгы теләк була.
III
Шуннан соң инде ул беркайчан да Фуньковога әйләнеп кайтмый.
Күп еллар элек, әле колхозлашу башланыр алдыннан ук,Митәй, ерак бер авылга барып, чучка көтүе көткән була. Ахыргы көнгәчә ул бу зур авылның шау-шулы, ике-өч кибет-лавкалы тормышын, сый-хөрмәтен хәтерләп, кайчан да бер шушы авылга килеренә өметләнеп яшәгән иде. Фуньковоны ташлап киткәч тә, хыялы аны шул Самосыровога әйдәде. Урман тормышында, әле һаман элекке еллардагыча ук, берни дә үзгәрмәгән кебек. Тын урман сукмагына, элеккечә үк бөтерелеп, саргылт-кызыл яфраклар коела. Шыпырт саесканнар, берни булмагандай, элеккечә үк каеннан каенга сикерешә. Яннарына Митәй якынлашкач та, ерак бер кардәшләренә сәлам биргәндәй шыкырдашып алалар. Урман аланнарында, ачыклык-ларда урылмый чәбәләнеп яткан җитен, киндераш басулары да колхоз тормышы өчен гадәти хәл иде. Тик ашык-пошык, иренчәк хуҗа бакчасындагыдай, аннан-моннан чокып алынган бәрәңге җирләре, олы юлга якынлашкан саен күбәйгән ватык-җимерекләр генә шомлы көннәр чынбарлыгына кайтара иде.
Митәйнең Самосыровога багланган өметләре хыял гына булып калды. Бу матур, ачык кыр иркенлеген тоеп, җәелеп утырган авыл әлегәчә Митәй күргән авылларның барыннан да аянычрак хәлдә икән. Ул очтан очка бер шырпыдан дөрләп киткән учактай яндырылган. Аның фаҗигасе Фуньково фаҗигасеннән йөз өлеш аяныч, җан тетрәткеч булып ачылды. Бу хәлне күреп аптыраган Митәй берничә көн авыл урыныннан аерыла алмыйча, анда-санда сугылып йөрде. Ачыгып айныгач кына, урманга таба юл тотты.
IV
Митяны немец солдатлары кулга алганда, аның ни сынында, ни кыяфәтендә элекке юашлыкның әсәре дә юк иде. Гомере буе чыбыркы өстерәп сузылган куллары хәзер җыела төшкән. Аны келәт эченә төртеп җибәргәндә, ул куллар бәйләгән бауны өзәр дәрәҗәдә катып, тартылып куйды. Хәзер инде ул төрткәләп-суккалаулардан да курыкмый иде.
Тик аның, кулга эләгер алдыннан солдатлар белән тартышканчымы, әллә элегрәк, партизаннар белән йөргәндәме, фуражка бавына шиңгән кыңгырау чәчкәсе кадалган булуы гына хәзерге хәленә туры килми иде. Бу күренеше аны «әле генә көяз, чая авыл егете булгандыр бу» дип таныта.
Утыручылар арасында урман-юлларда берәм-берәмләп булса да һаман да сугышып йөргән кызылармеецлар да, немецларга үзләре белгәнчә каршылык күрсәткән авыл кешеләре дә бар. Ләкин барысы да инде «җинаять» эшләп өлгергән. Шуңа күрә аларның берсе дә дошманнан мәрхәмәт көтми иде. Соңгы сәфәр тотуларын машинага чыгарып утырткач та аңладылар. Аларны ирекле кошлар гына озатып калды.
Үзләре дә сәфәргә җыенган сыерчыклар, тоткыннарны иреккә өндәгәндәй, өерелешеп, машина алдына барып утыралар да дәррәү күтәрелеп очып китәләр иде.
Машинадагылар яргаланып беткән иреннәрен ялый, фәкать өметле карашлары белән генә, соңгы сүз итеп, сыерчыклар артыннан:
– Әйләнеп килгәндә, якыннарга сәлам әйтерсез!
– Ил-ана безне онытмасын…
– Соңгы юлда күрдек үзләрен. Солдат булып үлделәр, диярсез,– дип әйтәләр кебек иде.
Митәй юл буе әремнәренә, болыт астыннан елмаеп-елмаеп куйган кояшка мөкиббән булып бара. Атна буе караңгы, кысан таш сарайда ябулы ятып, шушы якты көнне, һавада бөтерелгән сыерчыкларны, әремнән әремгә куна-куна, кырлар буйлап очкан көмештәй ак пәрәвез җепләрен бик сагынган икән. Күзләре дә, яшь бала күзедәй зураеп, әсәрләнеп, якындагы һәр күренешне үзләрендә туплап, көзгедәй чагылдыра иде. Ләкин, янында утырган немецка карау белән, бар булган мәхәббәте нәфрәткә әйләнде, күзләрендә аңа бөтенләй ят очкын кабынды.
V
Әлегәчә Фуньково авылы тирәләрен дошманнардан яшереп торган калын урман яфракларын коеп, ялангачланып калган көз көннәренең берендә авылга «Митяны тотып асканнар икән» дигән хәбәр таралды.
Илле яшенәчә, балалар кебек, Митәй дип ярым исем, ярым кушамат йөрткән нарасый бәндәне күреп белгән һәркем өчен бу хәбәр бик кызганыч булды. Чөнки Митәй хәтта дәһшәтле сугыш дәвере өчен дә үзенә үзгә бер дөнья, үзгә тормыш иде.
Үлем хәбәре белән бергә, шул үлемнең сәбәбен ачкан башка хәбәрләр дә килеп җитте.
– Дмитрий Солодь немецларга ялган юл күрсәткән икән…
– Ярапланнарын бәреп төшергән, диләр…
– Урманда партизаннар икән. Явыз германнарга адым атларга да ирек бирмиләр, ди. Митько да шуларга ияргән булган. Самосырово Дарьясы аны үз күзе белән күргән. «Митько зур наган аскан, бомба тоткан килеш безнең авылга төнлә килде»,– дип әйтә, ди…
VI
Каладан ерак түгел атаклы бер урман бар. Урман авызында мәһабәт бер күл… Белгән кешеләр ул күлне бер исәр сәүдәгәр казыткан диләр. Як-ягына еламсар таллар утырткан да, сөеклесенә багышлап:
– Гомер буе сез минем йөрәгем сыман елап утырырсыз,– дигән, ди.
Шул өянкеләр ышыгында, узган сугыш шаһитлары булган окоплардан якын ук, тагы бер кабер ташы бар. Тау-тау яткан бетон корылма җимерекләре илбасарларның бу тирәләрдән китәргә теләмәгәнлегенә шаһит булса, алар янәшәсендәге шома, кызыл таш – батырларга куелган һәйкәл. Ул ташка: «Монда ил уллары, батырлар ята»,– диелгән.
Гомерлек көтүче, юаш Дмитрий Солодь исеме дә алар арасында, батырлар исемлегендә.
Ә күл әйләнәсендәге куакларда, үләнгә төренгән окоплар өстендә, язның ирекле кошы – былбыл талпына. Юкәләр, кечкенә Фуньково әрәмәлекләрен хәтерләтеп, тирә-якка хуш ис сибәләр. Тик күл тирәсендәге өянкеләр генә, карт ананың чал чәчләредәй ишелеп, кабат яз килүенә шатланган да, үткәннәрне хәтерләп моңсуланган да төсле булып, уйчан гына утыралар.
Ирпень каласы,
1966