Читать книгу Китап (җыентык) - Марат Кабиров - Страница 2

Китап
(роман)

Оглавление

«Китап» тан өзек

Син бу китапны әле укымассың. Син бит эш кешесе. Анда чабасың, монда чабасың… Көне буе шулай пыр тузып йөрисең дә арып кайтып егыласың. Китап укырга синең вакытың юк.

Син бу китапны олыгайгачрак, бераз акыл кереп, минем шикелле күзлек киеп йөри башлагач, кулыңа алырсың… Өйдәге иске-москыларны чыгарып түгәргә дип чүп капчыгына тутырганда, тузанланып беткән шушы китап кулыңа эләгер дә, син аны капчыктан кире алып актарып карарсың. Юк, укырга теләп түгел. Озак еллар буена шүрлегеңдә тузан җыеп яткан шушы нәрсәне элегрәк чыгарып атмавыңа гаҗәпләнеп, аның чынлап та сукыр бер тиенгә тормавына тагы бер кат ышанырга теләп актарып карарсың да бер-ике җөмләсен укып өлгерерсең…

Һәм…

…әле генә нинди эш белән маташуыңны тәмам онытып, бирелеп укырга керешерсең.

…соңгы битенә кадәр укып бетермичә туктала алмассың.

…бөтенләй башка дөньяда, бөтенләй бүтән кеше булып уянып китәрсең.

Һәм үзеңнең бу китапны ник элегрәк, яшьрәк чагыңда укымавың өчен үкенерсең. Әлеге хис синең бөтен булмышыңны биләп алыр. Тормышыңның иң кадерле бер өлешен, мәңгегә дә кире кайтарып булмый торган мөһим бер нәрсәсен югалткандай булып, озак йөрерсең. «Эх, нигә элегрәк укымадым икән бу китапны?.. Элегрәк укысам, барысы да башкача була алыр иде бит…» – дип әрнерсең. Ләкин бернәрсә дә үзгәртә алмассың. Һәм үкенечең җаныңда тырмашып яшәр.

Юк…

Син бу китапны әле укымассың…

Синең аңа әле вакытың юк…

Синең эшләрең күп…

Шундый хәлләр.

Китап (җыентык)

Подняться наверх