Читать книгу Китап (җыентык) - Марат Кабиров - Страница 3

Китап
(роман)
1. Куркыныч кеше

Оглавление

Знаете ли вы, почему так важны такие книги, как эта? Потому что они обладают качеством. У этой книги есть поры, она дышит. У нее есть лицо. Ее можно изучать под микроскопом. И вы найдёте в ней жизнь, живую жизнь, протекающую перед вами в неисчерпаемом своём разнообразии.

Хорошие писатели тесно соприкасаются с жизнью.

Рей Брэдбери

1

– Юк! Юк… – Ирнең ишек артыннан ишетелгән тавышы тынлыкта иркәләнеп утырган өйне селкетеп куйгандай тоелды. – Юк, моның булуы мөмкин түгел…

Хатын үз бүлмәсеннән башын тыгып бераз карап торды да ишек янына атлады. Сары чәчләрен арттан кысып куйган, ялтырабрак торган алсу төстәге кыска халат кигән зифа гәүдәле бу ханым утыз биш яшьләр тирәсендә иде. Ул гәүдәсен туры тотып атлый, шунлыктанмы тулы тыгыз түшләре, адым саен ымсындыргыч бер көч белән уйнап алган очалары тагы да матуррак, назлырак булып тоела.

– Юк… – Ишек артындагы тавыш инде елауга охшый башлаган иде. – Юк… Булуы мөмкин түгел…

Хатын, адымнарын тизләтеп, бүлмә алдына килеп басты да ишекне этеп карады. Ул бикле иде. Хатын тагы бер омтылды да стена буенда торган кыңгырау төймәсенә басты. Эчтә ягымлы моңлы тавыш яңгырады. Тик шундук ирнең ыңгырашуы ишетелде.

– Юк… Юк… Юк…

Хатын бер мәлгә тынып торды. Ул ишек артында ниләр булганлыгын күз алдына китерергә тырыша сыман иде. Ләкин анда бернинди шау-шу да ишетелмәде, бары тик ир генә шыңшыды.

– Җаным! – дип, ишек артында эндәште хатын. – Ач әле…

Шыңшу тавышы бер мизгелгә тынып торды.

– Ишекне ач, кадерлем. Мин бу…

Җавап ишетелмәде.

Хатынның кайгыртучанлык белән мөлдерәмә тулы зәңгәр күзләрендә хәвеф өстенлек ала башлады. Тавышы да калтырангандай тоелды:

– Синең хәлең ничек анда? Җаным?!

Ишек артыннан беркем дә җавап бирмәде.

Бер гомергә тиң мизгел үтте.

Хатынның бөтен кыяфәтендә нидер үзгәрде, аның якты хисләр белән тулышкан гәүдәсе ничектер бушабрак, бөрешебрәк калгандай тоелды. Тулы иреннәрендәге алсулык югала төшкәндәй булды, күзләрендәге нурны зәңгәрсу томан алыштырды. Ул, хәлсез куллары белән ишек яңагына таянып, ишетелер-ишетелмәс пышылдады:

– Нәрсә булды сиңа… Җаным… – Һәм кинәт ниндидер ярсу белән ишекне төяргә тотынды, үзе бөтен өйне яңгыратып кычкырды: – Ник дәшмисең?! Нәрсә булды сиңа?! Нәрсә булды!

Кинәт ишек артында ниндидер кыштырдау ишетеп тынып калды. Ире, күрәсең, креслога утырып тынып калган җиреннән торып басты. Һәм, аягыннан да төшерми торган күн башмагын сөйрәп, бер-ике адым атлады. Хатын моны ишек аркылы үз күзләре белән күргән сыман булды. Бераздан ирнең бугазыннан ниндидер яман гырылдау сыгылып чыкты.

– Ю-у-уггк…

– Җаным! – Хатынның тавышында шатлыклы өмет ишетелде: – Ач әле ишекне…

Әмма аның сүзләре кинәт өзелеп калды. Ишек артында ирнең акылдан шашып кычкырганы барысын да күмеп китте:

– Юк! Моның булуы мөмкин түгел! Мөмкин түгел…

Һәм ишеккә нәрсәдер килеп бәрелде. Бу өстәл өстендә утырган бәллүр ваза булды шикелле. Челпәрәмә килеп ватылды… Әмма аның артыннан ук тагы нәрсәдер очты. Ишекнең теге ягындагы әйберләр, әле яңгыравыклы, әле тонык саңгырау авазлар чыгарып, бер-бер артлы ишеккә, стеналарга килеп бәрелә торды. Ахыр чиктә ир кулына эләккән бөтен нәрсәне кырып җимерергә тотынды. Урындыклар ауды, аның артыннан өстәл… Хатын инде ирнең эш бүлмәсендәге коточкыч тәртипсезлекне күз алдына китерә ала иде бугай. Тик ул моның өчен артык борчылмады. Тәртип урнаштыру кыен булмас. Бары тик ире генә исән-сау булсын. Бер-бер җиренә зәгыйфьлек кенә килмәсен. Соңгы арада үз-үзен аямыйча, төн йокыларын онытып эшләргә тотынды. Ул элек тә тик ята торган адәм түгел иде. Әмма ул чакларда дөнья җиткерү, тормышны көйләү өчен тырышты. Ә хәзер… Хәзер дөньялары җиткән иде инде, бераз ял итеп алса да буласы. Әмма ир элеккедән дә үҗәтрәк бер дәрт белән эшкә тотынды. Ул галим иде. Үз эшләре турында бик җентекләп сөйләргә яратмаса да, хатын аның ниндидер борынгы бер табылдык белән мәш килүен белә иде. «Бу минем тормышымда иң зур ачыш булачак, – дигән иде ире бер мәлне. – Әлеге табылдыкның серләрен ачсам, без тормышны бөтенләй башка үлчәмдә күрә башлаячакбыз!»

Һәм менә…

Әлеге ачыш кешелек өчен нинди генә зур казаныш булмасын, хатын иренең акылдан шашуын теләми иде. Ул бер мәлгә көтелмәгән хәлләрдән югалып калды. Аннан соң, тынычлана төшкәч, ишекне дөбердәтергә тотынды. Әмма моның бер файдасы да тимәячәген аңлап, кыңгырауга басты. Ягымлы тавыш ишетелде. Әмма ишекнең аръягындагы җәнҗал туктамады. Аның ире бу тавышны ишетми иде, ахры. Ишекне ачып кермичә, ирне тынычландырып булачак түгел иде. Хатын кичекмәс ярдәм хезмәтен чакырырга уйлап куйды. Һәм шундук колагында ышанычлы тыныч тавыш яңгырады.

– Мин сезне тыңлыйм…

«Юк… Мин болай гына…» Кичекмәс ярдәм хезмәтен чакырырга ярамый иде. Ире үз эшенең яшерен булуы турында берничә кат искәрткәне бар. Ишек артында нинди хәлләр булуы билгесез. Шуңа да «кичекмәс ярдәм» дигәнең мәңгелек зыянга әйләнергә дә мөмкин. Аны чакырырга ярамый иде. Нишләргә соң?

Ишекне ватарга кирәк. Хатын ашыгып баскычка юнәлде. Ишекләр белән идарә итү пульты подвалда иде. Баскычтан берничә адым атлау белән баягы ишекнең келәсе шалтыраган тавыш ишетелде. Хатын туктап калды. Ишек тоткасы кыбырдап куйды. Һәм хатын җиңел сулап кире борылды. Ул баскычтан менеп җитүгә, ишек ачылып китте. Бернинди тавышсыз гына ачылса да, ул ничектер шомлы булып тоелды. Хатын ниндидер куркыныч көтеп туктап калды. Ишек шар ачылды, бүлмә идәнендә кырылып яткан нәрсәләр шәйләнде. Әмма беркем дә чыкмады.

– Җаным… – Хатынның тавышында өмет тә, наз да, курку да бар иде: – Кадерлем…

Бераздан башмаклар шуышканы ишетелде. Һәм ишектә чәч-башы тузып, күлмәкләре ертылып беткән йолкыш ир күренде. Кырык яшьләр тирәсендә генә булса да, хәлсезләнеп бөкрәеп калганлыктан һәм үпкә чирле кеше шикелле еш-еш сулаганлыктан, ул бабайга охшап тора иде. Тартышып, җыерчыкланып беткән йөзе ул бабайны үтә дә карт итеп күрсәтә. Әмма хатынны иң борчуга салганы – ирнең күзләре иде. Ул күзләрдәге якты нур юкка чыккан, анда бары тик өметсезлек, салкынлык һәм үз хәлен җиңеләйтә алмауга үкенү ачысы гына. Тәненең бер генә җирендә кан әсәре күренмәсә дә, бу яралы ерткыч иде. Хатын куркудан артка чигенеп куйды. Ләкин шундук үзен кулга алып, елмайгандай итте.

– Нәрсә булды сиңа, кадерлем…

Хатынның тавышында өмет һәм кайгыртучанлык иде. Аның тавышындагы бу тойгылар мәңгелек туңлыкны да эретер сыман иде. Ләкин ир илтифат итмәде. Ул туң карашы белән тирә-якны күздән үткәрде. Һәм үз күзләренә үзе ышанырга теләмәгәндәй башын чайкап куйды.

– Юк… – дип пышылдады ул, – юк…

– Нәрсә булды, җаным?..

Ир шунда гына хатынга игътибар итте. Һәм дертләп китте. Бөтен йөзен тартыштырып, газап дулкыны үтте. Күзләре сагыш белән тулды.

– Якын килмә миңа! – дип җикерде ул кинәт кулларын алга сузып. – Якын киләсе булма!

Иренә таба бер адым атлаган хатын кинәт туктап калды.

Тынлык урнашты.

– Җаным…

– Дәшмә! – дип бүлдерде аны битараф тавыш. – Син чынбарлык түгел.

– Кадерлем…

– Дәшмә!

Хатын нидер әйтергә җыенган җиреннән тынып калды, сүзләренең өнсез дәвамы булып керфекләреннән ике тамчы яшь агып төште. Моны ир күреп калды.

– Синең күз яшьләрең дә чын түгел… – диде ул чиркангыч бер нәфрәт белән, – барысы да – иллюзия. Барысы да…

Хатын үзе дә сизмәстән артка чигенде. Ирнең кыяфәте юньлелек вәгъдә итми иде.

– Син миннән куркасың. – Ир кире каккысыз афәт сыман акрын гына хатынның өстенә килә башлады. – Куркуың да – чынбарлык түгел…

– Юк… – Хатын ирнең кулында ялтлап киткән нәрсәнең пычак икәнен аңлап, еламсырауга күчте. – Юк, җаным…

– Синең гомерең – чынбарлык түгел, – дип елмайды ир, – бары тик иллюзия генә.

– Юк, кадерлем… Кирәкми… – Хатын куркудан торып йөгермәкче иде, әмма кинәт аркасы белән стенага бәрелеп тынып калды. – Зинһар… Акылыңа кил…

– Мин акылымда… – Ир чынлап та акыллы кешегә охшап китте. – Һәм мин тормышның асылын беләм. Ә син белмисең…

Ир хатынын стенага кысрыклады да пычагын аның бугазына китерде.

– Бу пычак та – чынбарлык түгел. Мин менә синең муеныңа сызам… – Ир пычакны хатынның муенына җиңелчә генә ышкып алды, хатын дертләп куйды, сыгылып кына каны чыкты. Ир канны, бармагы белән сөртеп, хатынның ирененә тидерде. – Тәмләп кара әле… Чынлап та кан шикелле ул… Әмма ул кан түгел… Бу бары тик безнең күзебезгә генә күренә…

– Җаным… Кирәкми… – Хатын аның кулларын читкә этәрергә тырышты. – Кирәкми…

– Дәшмә! – Ир аны нык итеп стенага кысты да пычакны муенына аркылы терәде. Аз гына селкенсә дә, хатын суелачак иде. – Ләкин мин хәзер сине үтерәм икән, син чынлап та үләчәксең. Бу дөньяда үлем генә чын. Үлемнән башкасы – иллюзия.

Ир хатынның күзенә текәлде:

– Син мине аңлыйсыңмы?

Хатыны берни дип тә җавап бирә алмады. Ул акайган күзләре белән билгесезлеккә төбәлеп катып торуында булды. Ир аның муеныннан пычакны алды да сул кулы белән яңаклап җибәрде. Хатынның башы уң якка янтаеп китте. Йөзендә газапка охшаш нәрсә чагылып узды. Әмма шундук ул һушына килде, битенә кан йөгерде, күзләренә нур кайтты.

– Әйдә минем белән, – дип кабатлады ир, үзе, аның җавабын да көтмәстән арты белән борылып, эш бүлмәсенә атлады. Хатын аңа иярде. Ире аның котын алган иде. Бу адәм инде үзгәргән иде. Аның тагын нәрсә эшләргә мөмкин икәнен берничек тә алдан әйтеп булмый. Һәм аның зыян салмасына, хәтта үтереп ташламасына да ышанырлык түгел. Хатын ирнең арт чүмеченә карап шулай уйлады. Күңелендә калкып чыккан ниндидер хис уйдан эшкә күчәргә кирәклеген искәртеп ашыктырды. Ләкин пычаклы иргә ташлану җиңел нәрсә түгел. Хәтта аның артында торсаң да. Хәтта… Алда подвалга төшә торган баскыч… Менә шул урында тәвәккәлләргә мөмкин. Баскычтан көч белән этеп җибәрсәң, ул ярыйсы ук эштән чыгачак. Әмма баскыч янына җиткәч тә, хатын иренә ташланырга ашыкмады. Бу аның үз ире иде. Әле бернинди дә зыян салмады ич. Пычак тотса ни соң?.. Үтермәде бит… Ә үтерә алган булыр иде… Ир кинәт борылды да хатынының күзләренә карады. Аның күзләре адәмнекенә охшый башлаган иде инде. Һәм елмайгандай итеп куйды. Дәшмәде.

Бүлмәгә кергәч, ул тагын хатынына карап елмайгандай итте. Бу аның гафу үтенүе булды шикелле. Кыйратылган бүлмәдә исән-имин килеш калган бердәнбер шкаф шүрлегеннән ак пакет алып, хатынына күрсәтте.

– Менә…

Егермегә унбиш сантиметр чамасындагы бу пакетта теләсә нәрсә булырга мөмкин иде. Хатын берни дә аңламады.

– Нәрсә…

Ир сүзне нидән башларга белми аптырап торды. Хатыны аны гафу итмәгән иде, әлбәттә. Әмма ир үзенең ачышы турында кем беләндер уртаклашырга тели иде. Шунсыз булмый. Шунсыз ул акылдан шашачак.

– Менә шушы әйбер… борынгыдан калган мирас бу… һәм… Монда безнең дөньяның астын өскә китерерлек көч тупланган…

Кинәт сирена тавышы ишетелде. Ир сораулы карашын хатынына төбәде:

– Син?

– Юк… – Хатын сүзенең ышанычлы чыкмавын күреп, өстәп куйды: – Юк, мин чакырмадым. Ант итеп әйтәм, мин түгел…

– Һәй… – Ир тирән көрсенде дә кулындагы пакетны, ашыгып, шкафның бер тартмасына тыкты һәм аның ишегендәге төймәләргә баскалады. Эшен бетергәч, елмаеп куйды.

– Миннән китте, – диде ул үз вазифасын башкарып чыккан пәйгамбәр тынычлыгы белән. – Мин сине ярата идем, җаным. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа…

– Нәрсә?! – Хатын үз колакларына үзе ышанырга теләмәде. – Нәрсә дисең?..

– Баш… – Ир баш бармагын маңгаена куйды. – Башымның бер исән урыны да калмасын… Син аңладыңмы?

Хатын аңламады. Сирена тавышы хәзер колак төбендә генә ишетелә башлады. Бераздан ишек кыңгыравы шылтырады.

– Аларны мин чакырмадым, – диде хатын, акланырга теләп. – Мин чакырмадым…

– Беләм… – Ир елмайды. – Алар үзләре минем эзгә төшкән… Без туктаусыз күзәтү астында… Шуңа күрә баш турында онытма… Хәер… Бар, ишекне ач…

Инде ишекне нык итеп дөбердәтәләр иде.

– Бар, – дип кабатлады ир, – керсеннәр.

Хатын коридорга атлады. Тик шундук ниндидер шартлау ишетелде. Ишекне җимереп кергән тәртип сакчылары инде коридор буйлап йөгерешә иде.

– Бар, – дип ашыктырды ир, – каршы ал…

Аның тавышында кырыс таләпчәнлек бар иде, хатын тәртип сакчыларына каршы атлады. Ләкин шундук артында шартлау тавышы яңгырады. Ул кинәт борылды һәм үз күзләренә үзе ышана алмыйча катып калды. Иренең башы торган урында куе төтен генә иде. Бераздан төтен таралды һәм… Ирнең муенында, ике якка караган кушуч сыман, яңак сөякләре генә серәеп тора иде. Башы тулысы белән диярлек юкка чыккан. Куе кан, баш мие һәм тагын әллә нәрсәләр, бергә укмашып, тәрәзә пәрдәләренә, шкаф ишегенә, идәндә аунап яткан чүп-чар өсләренә чәчрәгән. Ирнең гәүдәсе беркадәр аягында баскан килеш торды да акрын гына чалкан ава башлады. Хатын, әлеге коточкыч күренештән качарга теләп, күзләрен йомды. Әмма шундук тамагына төер килеп тыгылды, һәм ул укшып идәнгә бөгелеп төште.

Тавышка йөгерешеп килеп җиткән тәртип сакчылары коралларын ирнең үле гәүдәсенә һәм хатынга төбәп тынып калдылар. Бераздан калын гәүдәле озын ир алгарак чыкты да хатынга иелде. Һәм, кабат күтәрелеп, иптәшләренә ымлады. Ике егет, хатынны күтәреп алып, бүлмәдән чыгып киттеләр.

– Нәрсә эзләргә кирәген беләсез, – диде баягы ир калганнарга, – ул шушы бүлмәдә булырга тиеш. Тапмыйча туктамагыз.

Һәм баягы ике егет артыннан иярде. Тегеләр, арттан начальниклары атлаганны күреп, бер мәлгә туктап калдылар.

– Тикшерүләр үзәгенә илтергә, – диде ир, алар янында адымын да акрынайтып тормастан, – яхшылап эшкәртергә һәм юк итәргә.

Һәм ишеккә юнәлде. Әмма җиде-сигез адым атлауга ук, артында ниндидер шартлау ишетеп борылырга мәҗбүр булды. Һәм сүгенеп куйды. Ике тәртип сакчысы да гаҗәпләнүнең чигенә җитеп катып калган иде. Алар битләренә, киемнәренә чәчрәгән канлы ит кисәкләрен дә сизмиләр, ахры. Ә галимнең хатыны идәнгә сузылып төшкән… Аның башы юк иде…

– Тегеләргә кушылыгыз! – дип боерды ир. – Аңлашыламы?!

Егетләр бераз аптырап тордылар да ашыгып бүлмәгә кереп киттеләр.

Ир урамга чыкты. Тирә-ягына каранып, бертын басып торды.

– Юдыртыгыз барысын да… – диде аннан соң.

Аның тирә-ягында берәү дә юк, кемгә эндәшкәнен дә аңларлык түгел иде.

2

Юк, моның чынбарлык икәненә ышанырлык түгел иде. Әгәр берничә көн элек кенә берәрсе шушы хакта сөйләсә, Ләйлә аны акылдан шашканга исәпләр, һичьюгы, бик оста ялганчы дип атар, теләсә нәрсә эшләр, әмма аның сүзләренә бер тамчы да ышанмас иде. Хәтта әле дә, барысын да үзе күреп, үзе кичергәндә дә, бу күренешнең төш кенә түгелме икәненә шикләнеп куйды.

Уянганда ук, Ләйлә ниндидер якты хисләр белән, үзен бик яхшы һәм көчле итеп тоеп уянды. Аягына басуга ук, иңенә назлы бәрхет халат ябылды, аякларына йомшак башмак киелде… Әле менә ваннада…

Ваннага килеп керү белән, бүлмә эче хуш исләр белән тулды, якты моң агыла башлады. Стеналар бер мизгелгә генә сыекланып алды да анда, сафтан-саф сулы елга хасил булды. Елга ярындагы талларда кошлар сайрый, яфракларны җиңелчә генә тибрәндереп, ягымлы җил исә. Сулар һавасы да саф, татлы – бөтен булмышыңа үтеп керә, күңелгә чиксез ләззәт бирә. Ләйлә су керү турында уйлауга ук, өстендәге киемнәре юкка чыкты, һәм ул, аяк астындагы кайнар комга басып, елгага атлады. Аяк йөзеннән суга кергәч, иелеп, учлары белән җылы дулкыннарны сөзде, битләрен чайкап алды, аннан соң муеннарын, кулбашларын сыпырды да бар күңелен биләп алган тилерткеч дәрт белән елга куенына ташланды. Төрле төстәге вак балыклар, аннан өркеп, читкә тайпылышты. Ләйлә аларга игътибар итеп тормады, колачын җәеп йөзәргә тотынды. Ул, ләззәткә бирелеп, елганың бер ярыннан икенчесенә йөзеп уйнады да, аз гына арыганлыгын тоеп, дулкыннар өстендә чалкан әйләнде. Шул халәтендә, кояшның назлы нурларыннан күзләрен кыса биреп, татлы елмайды, кулларын җәйде. Ул болай да су коенырга, су коенганда дулкыннар өстендә менә шулай чалкан ятарга ярата иде. Әмма бу юлы елганың дулкыннары гади түгел иде. Алар хатынның аркаларына, ботларына, бөтен тәненә әйтеп аңлатып булмаслык рәхәтлек биреп массаж ясадылар. Беркадәр шулай яткач, ул, рәхәтлеккә түзәлмичә, суга чумды. Башта гадәтенчә күзләрен йомса да, соңрак, үзенең кайда икәнлеген искә алып, тирә-ягына күз салды һәм сокланудан чак кычкырып җибәрмәде. Монда оҗмах хозурлыгы иде. Саф чиста су. Кояш нурында төрле төсләргә кереп, мәрҗәндәй ялтырап китүче эреле-ваклы гүзәл балыклар, әллә нинди сихри үсемлекләр…

«Илдар белән бергә керергә кирәк булыр, – дип уйлап алды хатын, – монда шундый соклангыч икән…»

Ире исенә төшүгә, ул кабат дулкыннар өстенә чыкты да яр буена йөзеп китте. Суның муен тиңентен урынына җиткәч, басып калды. «Чистарынырга кирәк», – дип уйлады. Шул арада ниндидер күзгә күренмәс кул аны хуш ис бөркеп торган назлы мунчала белән юарга кереште. Бу кызык та, рәхәт тә иде. Бераздан юу тукталды, Ләйлә тагы бер кат суга чумып алды. Дулкыннар өстенә таралган күбекләр юкка чыкты…

Тагы бер мизгел үтүгә, ул ванна бүлмәсендә иде инде. Бүлмәдәге җылы дулкын аның тәнен киптерде, чәчләрен матурлап тарады. Бераздан хатынның өстендә алсу төстәге кыска халат, аякларында йомшак башмак пәйда булды. Ул, боларны күреп, канәгать елмаеп куйды һәм, ваннадан чыгып, кухняга юнәлде. Бөтен бүлмәгә тәмле аш исе таралган иде.

– Илдар! – дип дәште хатын. – Ашарга әзер…

Ире, канәгать елмаеп, ишектә пәйда булды. Ул да яңа гына ваннадан чыккан иде. Хатыны янына килеп, аның бит очыннан гына үбеп алды да табынга утырды. Өстәл буп-буш иде. Алар утыруга ук, алларында берешәр стакан алма суты пәйда булды. Аны эчеп куюга, буш стаканнар юкка чыкты да, тәлинкәләр барлыкка килде…

Ир белән хатын бер-берсенә карап елмаешып тордылар да кашыкка үрелделәр.

– О! Соклангыч! – диде ир пылауны тәмләп карау белән. – Мин синең нәкъ шундый итеп пешергәнеңне яратам.

Ләйлә кеткелдәп куйды.

– Әмма монысын мин пешермәдем, – диде ул, бераз сагая төшеп, – моны йорт пешерде.

– Әмма ул аны нәкъ синеңчә итеп, мин яратканча итеп пешергән. Менә үзең дә ашап кара әле.

Хатын бер кашык капты да иренә карады.

– Нәрсә?! – диде ир, аның кыяфәтеннән сагаеп. – Нәрсә булды?

Хатын елмайды.

– Әмма бу… Хәтереңдәме, син бермәлне, мин эштән кайтуга, пылау пешереп куйган идең? – диде хатын канәгать бер хыялыйлык белән. – Мин аны шултиклем нык яраткан идем… Бу – нәкъ шул пылау… Бу мин пешергәнчә түгел…

Ир тәлинкәгә үрелгән җиреннән туктап калды.

– Ләкин… – Һәм ул, елмаеп, хатынының тәлинкәсеннән бер кашык алып капты. – Чынлап та! Минекен дә тәмләп кара әле.

Хатын ирнең тәлинкәсенә үрелде дә шаркылдап көлеп җибәрде:

– Мин сиңа ышанам! Ышанам. Өй безгә үзебез яраткан ашны пешерә. Миңа мин теләгәнчә итеп, сиңа – син теләгәнчә. Менә могҗиза!

– Соклангыч!

Һәм алар сөенеч белән ашарга керештеләр.

Бу өйгә алар әле кичә генә күченеп килгәннәр иде. Бүген беренче көнне генә каршы алалар. Һәм һәр күренеш алар өчен зур яңалык, чиксез могҗиза булып тоела иде. Алар бәхетле иделәр. Бер-берсен өзелеп яраткан утыз биш яшьлек ир белән хатын өчен шуннан да зуррак бәхет юктыр төсле иде.

Бераздан Ләйлә ирен озатырга ишек төбенә чыкты.

Икесеннән дә якты нур тарала иде. Өйдә бары тик алар гына тоя, алар гына ишетә алган татлы моң яңгырый.

– Мин мондый йорт турында хыяллана да алмаган идем… – Хатын, назланып, аның муеныннан кочаклады: – Рәхмәт сиңа, кадерлем!

Илдар канәгать елмайды. Хатынының чәчләреннән сыйпап, бит очыннан үбеп алды да аның кулын сак кына шудырып төшерде.

– Чынлап та шәп, әйеме? – диде ул, галстугын төзәтеп. – Кыйбат та түгел.

– Ә миңа, барысыннан да бигрәк, диван ошады, – дип, назлы елмайды хатын. – Эшеңнән тизрәк урап кайт, яме…

Илдар сәгатенә карап алды да, мут елмаеп, тагын галстугына үрелде.

– Әле вакыт бар. – Ул, галстугын салып, шкаф ягына ыргытты. – Күп түгел түгелен…

– Юк… – Ләйлә аның галстугын эләктереп алды да кабат иренең муенына кидерде. – Эштән кайткач, яме…

Илдар иренен бүлтәйтеп куйды. Һәм бик төксе кыяфәт белән галстугын төзәтергә тотынды.

– Эшеңә соңлавыңны теләмим, – дип акланды хатыны, – үзең беләсең бит инде, мин ашык-пошык кыланганны яратмыйм. Кайткач, яме… Иркенләп, рәхәтләнеп…

Илдар аны кинәт кочаклап алды да, күкрәгенә кысып, кая туры килә, шуннан үбәргә тотынды.

– Бердәнберем минем…

– Җаным…

Алар, үзләре дә сизмәстән, наз дөньясына чумдылар, һәм кайнар сулышлар моңы, хисләр яктылыгы бөтен өйгә таралгандай булды. Әлеге иркәләшү тиз генә тукталачак түгел иде. Әмма көтмәгәндә ягымлы тавыш ишетелде:

– Онытылып китмәгез! Илдар, эшеңә соңлыйсың.

Әлеге тавыштан икесе дә аптырап катып калдылар. Кемнедер күрергә теләгәндәй, ирексездән тирә-якка күз ташладылар. Һәм эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, икесе дә берьюлы кычкырып көләргә тотындылар.

– Өй! – дип шаркылдады Ләйлә. – Өй безгә рөхсәт итми.

– Күралмыйм бу өйне! – дип көлде Илдар. – Аның безгә комачауларга ни хакы бар? Ишетәсеңме, өй, син безгә комачаулама! Югыйсә…

– Ә ул чынлап та хаклы… – диде Ләйлә. – Сиңа китәргә вакыт, кадерлем…

Илдар хатынын үпте дә ишек төбендәге кечкенә келәмгә барып басты. Шундук келәм эченнән аның туфлие күренде, ул үзлегеннән ирнең аягына киелде. Бу хәл мизгел эчендә эшләнде, хәтта күз дә иярерлек булмады. Бер үк вакытта ниндидер күзгә күренмәс кул Илдарның чәчләрен матурлады, киемнәрен төзәтте, хәтта хушбуй да сиптереп куйды. Һәм барысы да әзер булгач, ишек ачылды.

– Хәерле юл сиңа, Илдар! – диде ниндидер ягымлы тавыш. – Исән-имин йөреп кайт…

Боларны сокланып күзәтеп торган Ләйләнең иренендәге елмаю бер генә мәлгә сүрелеп калды. Ишектән чыгып киткәндә, иренә соңгы сүзне ул әйтергә тиеш иде. Ә монда… Адәм баласының бөтен теләк-хаҗәтләрен үти торган шушы йорт хатынны икенче планга күчереп куяр төслерәк тоелды. Ләкин ул моңсулыкка бирелмәскә тырышты. Йорт чынлап та соклангыч иде. Ул сине үзе ашата, үзе киендерә, үзе йоклата. Йокы турында уйлауга, ул бүгенге төнне исенә төшерде дә татлы елмаеп куйды. Диван. Ир белән хатынның психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен искә алып эшләнгән бу диван йокының тирән һәм тәмле булуын гына тәэмин итми, ул хәтта җенси мөнәсәбәтләрне дә тулыландырырга, яктырак, татлырак, ләззәтлерәк итәргә сәләтле иде. Гомумән, бу йорт кеше өчен, аның бәхетле тормышы өчен эшләнгән изге нәрсә иде.

Ләйлә болдырга йөгереп чыкты. Илдар машинага утырып өлгермәгән иде әле. Ул хатынын күреп елмайды. Ләйлә бармакларын елмаюлы ирененә тидереп алды да иренә кул болгады. Илдар аңа карап күз кысты һәм кабинага кереп утырды. Машина кузгалып китте.

3

– Мин сезгә хезмәт итәргә әзер, – дигән ягымлы тавыш ишетелде машина кәнәфиенә кереп утыру белән. – Кая юнәләбез?

– Эшкә.

Илдар машинаның мондый гадәтләренә күнегеп беткән иде инде, артык әһәмият бирмәде. Ул йорт турында уйлады. Һәм болдырга чыгып кул болгап калган хатыны турында. Әле аерылышуларына мизгел дә үтмәде, ә ул инде сагынып та өлгерде. Сагыну көчле иде. Өйдән ераклашкан саен, йөрәгенең ниндидер бер кылы ныграк суырылган төсле тоелды. Кире борыласы, эшкә барудан берәр сәбәп табып баш тартасы иде. Мондый гамәл ахмаклык икәнен белсә дә, ул бүген беренче тапкыр өйдән китәргә теләмәде. Беренче тапкыр ул чынлап, өзелеп сагынды. Сагыну көчле иде. Тик ул бер нәрсәне генә ачыклый алмады. Ләйләне сагынуы идеме, әллә өйнеме? Икесен дә… Икесен дә сагыну иде бу… Һәрхәлдә, Илдар шулай уйлады, үзен шуңа ышандырырга тырышты…

Илдар тәрәзәгә карап бара башлады. Иртә иде әле, кояш офык читендә генә тора, ә һавада төнге салкынлык таралып өлгермәгән иде, урамда кеше заты күренмәде. Хәер, Уфаның бу бистәсендә җәяүлеләрне бик күпләп очратырмын димә. Бу – йокы районы. Кешеләр иртә белән эшкә чыгып китәләр дә монда кичен генә кайталар. Ә өйдә калучылар булса, алар урам буенда селкенеп йөрми. Өйләрендә бөтен нәрсә өчен дә шартлар тудырылган, өйләрендә алар оҗмахтагы шикелле яшиләр. Кеше-фәлән күренмәде. Ә урамнар… Күз явын алырлык якты нурлар белән балкып торган йортлар да, ул йортларны әйләндереп алган коймалар да искиткеч дәрәҗәдәге сәнгать әсәренә тиң иде, алар тередер, сулыш алалардыр, тирә-юньдәге хуш исләрне тоялардыр, талгын гына агылган тылсымлы моңны ишетәләрдер шикелле иде. Хәтта автомобиль юлы да җанлыдыр, син юл буйлап бармыйсыңдыр, урыныңда гына торасыңдыр, юл сине каядыр йөздереп барадыр сыман тоела иде. Соклангыч матурлык монда һәммәсен дә җанлы итеп күрсәтә, ә җаны бар әйберләргә карата ирексездән күңелдә хөрмәт уяна, син аларны үзең дә абайламастан ярата башлыйсың. Илдар ирексездән рәхәт елмаеп куйды. Бу дөньяны ул ярата иде. Һәрнәрсәсен аерым-аерым һәм барысын берьюлы. Үзең яшәгән дөньяга сөю йөртү шултиклем рәхәт иде.

Агыйдел күперен чыгып Зорге урамына якынлашуга, хәрәкәт арта төште. Юлда автомобильләр дә, тротуардан атлаган кешеләр дә ешайды. Монда бөтен нәрсә үзгә иде. Бу инде алар яшәгән бистә түгел, бу шәһәрнең үзәгенә керә. Һәм ике-өч катлы шәхси йортлар бөтенләй юк, алар урынында егермешәр катлы хөкүмәт өйләре иде. Әмма алар да Илдарның күңелендә уянган ярату хисен сүрелдерә алмады. Бу йортлар үзләренчә матур иде. Алар да иртәнге кояш нурында төрле төсләргә кереп балкый, алар да җиргә үзләренчә ягымлы нур сибә. Моннан берничә көн элек кенә Илдар белән Ләйлә дә шушы йортларның берсендә яшиләр иде. Илдар үзләренең шушы йортларда гомер иткән чагын күз алдына китерергә тырышты. Унтугызынчы катта урнашкан өч бүлмәле фатир иде ул… Гаҗәпкә каршы, шуннан артык берни дә килеп чыкмады. Хәтерли алмады. Бөтен уңайлыклары булган яңа өйләренә кичә генә күченеп килсәләр дә, Илдар фатирдагы тормышның нечкәлекләрен оныткан иде. Әмма ул бер нәрсәне яхшы белә, бу фатирлардагы тормыш һич тә зарланырлык түгел, гомумән, алар бәхетле илдә, бәхетле шәһәрдә яшиләр, һәм алар белгән бөтен кеше дә үзен бәхетле итеп тоя иде.

– Эх!..

Илдарның күкрәгеннән ургылып чыккан шушы канәгатьлек авазыннан якты моң яралды, һәм ул моң, бар тирә-юньне дәртле дулкынга күмеп, бөтен салонга яңгырады. Ир аны ләззәтләнеп, бөтен күзәнәкләренең рәхәт земберләвен тоеп тыңлады. Үз күңеленнән яралган моң ич! Әлбәттә, Илдар әлеге моңның автомобиль синтезаторыннан таралуын яхшы белә иде. Аның күңел кичерешләрен тоеп торган автомобиль шул халәтенә туры килердәй музыка уйната. Ләкин бу үзе үк соклангыч түгелмени!

Бераздан өен һәм хатынын юксыну белән бәйле баягы уңайсызлыкның эзе дә калмады. Ул үзен бәхетле итеп сизде. Шатлык очкыннары уйнатып торган күзләре белән тәрәзәгә бакты. Бәхетле шәһәрнең якты урамына. Урамда кешеләр бик күп түгел иде. Дөресрәге, нәрсә турындадыр сабыр гына гәпләшеп килгән ике ирдән башка берәү дә күренмәде. Ирләрнең икесе дә кырык яшьләр тирәсендә булып, икесе дә костюм-галстуктан иде. Хәтта киемнәренең тегелеше дә бертөрле сыман тоелды. Алар бары тик төсләре белән генә аерылалар, бөдрә коңгырт чәчлесе ак күлмәге өстеннән көрәнсурак төстәге пинжәк кигән, ә җирән чәчләрен кыска итеп алдырганында кара зәңгәр пинжәк иде. Болар, күрәсең, якындагы берәр урында эшләүче инженерлардыр, өйләре якын булгач, эшкә дә җәяүләп кенә йөриләрдер. Илдар елмаеп куйды. Саф һавалы якты урамнардан җәяү атлауның да үз рәхәтлекләре бар. Кинәт аның елмаюы бер мизгелгә катып калды. Күзләрендә гаҗәпләнү галәмәте пәйда булды. Илдар башын селкеп, керфекләрен җемелдәтеп алды да тәрәзәгә ныграк сыенды. Күзләре аны алдамый иде бугай. Көрәнсу пинжәк кигән ир юкка чыккан иде. Ләкин моның булуы мөмкин түгел. Урамнан атлап барган җиреннән адәм баласы берничек тә эзсез-нисез юкка чыга алмый. Әллә күзенә генә күрендеме соң? Автомобиль әлеге күренешне узып киткән иде инде. Илдар артына борылып-борылып карады. Мөгаен, күзенә генә күренгәндер, әнә ич, бергә атлап барган иптәше берни булмагандай юлын дәвам итә. Яныңдагы кеше кинәт юкка чыкса, алай тыныч кала алмас идең. Димәк, күзгә генә күренгән. Илдар үзенең сәерлеге турында уйлап елмаеп куйды. Тулысынча сау-сәламәт кеше булса да, кайчагында аның белән мондый кыска вакытлы гаҗәп күренешләр булгалаштыра иде. Докторлар да артык әһәмият бирми, күрәсең, бик зарарлы нәрсә түгел. Үз уйларыннан үзе юанып, ул якты ягымлылык белән яңгыраган музыкага колак салды. Әллә нинди илаһи моң! Җанны иркәли торган…

Беркадәр вакыттан музыка талгын гына үзгәрә төште, һәм Илдарның уйлары эш урынына күчте. Ул бүген башкарырга тиешле кичектергесез эшләрен барлады, һәм тизрәк офиска барып, аларны тормышка ашыру теләге уянды.

Ул Фәннәр академиясенең өлкән гыйльми хезмәткәре иде. Рәсми телдә шулай атала, ә асылда алар бүлектә нибары дүрт кенә кеше: бүлек мөдире профессор Рамил Әхмәтов, озын буйлы, таза гәүдәле, иллегә җитеп килүче ир, аның урынбасары Илдус һәм бөтен нәрсәгә дә өлгерә торган кечкенә буйлы ябык кыз Зифа. Әлбәттә, килеп-китеп хезмәттәшлек итүче, теге яки бу мәсьәләдә фикер алышучы, киңәш бирүче галимнәр аз түгел, әмма нигездә төп эшне шушы дүртәү алып бара, төрле тәҗрибәләр үткәрәләр, исәп-хисаплар ясыйлар, көнозын бергә кайнашсалар да, бер-берсенең хәлен белешергә дә вакыт табалмаган чаклары да бик еш була.

Әле алар ясалма кан эшкәртү белән мәшгуль иделәр. Бу кеше организмын теләсә нинди халәттә дә кислород белән тәэмин итүче кан булырга тиеш. Әгәр барысы да уңышлы килеп чыга икән, кеше, су астында да үзен иркен хис итеп, үзе теләгән кадәр сәяхәт кыла алачак. Әлбәттә, барысы да яхшы булачагына аларның ышанычы зур иде…

– Без билгеләнгән урынга килеп җиттек, – дигән ягымлы тавыш ишетелде. – Сезнең күрсәтмәләрне көтәм…

Илдар уйга бирелгән иде, әлеге тавышның каян килүен башта аңламыйчарак торды. Аннан соң елмаеп куйды.

– Рәхмәт! – диде ул, аппаратуралар панелен сыйпап. – Рәхмәт сиңа… Әлегә беркая да китмибез. Үз урыныңа барып ял итәрсең…

Һәм урамга чыкты. Автомобиль ниндидер якты нур белән балкып алды да акрын гына стоянкага юнәлде. Илдар аның артыннан бертын карап торды. Һәм Академиягә илтүче эскалаторга басты.

4

Бүген дә эш тыгыз иде. Килү белән, барысы да бер-ике авыз сүз генә алыштылар да тәҗрибә үткәрергә әзерләнә башладылар.

Перфторуглеродларның, икенче төрле әйткәндә, барлык углерод бәйләнешләре фтор ионнары белән тулыландырылган углеводородларның, кеше организмындагы бернинди матдә белән дә бәйләнешкә кермәве моннан берничә гасыр элек үк билгеле булган. Бу – кешенең аерым бер органын кирәкле матдә, әйтик кислород белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин итүгә юл ача. Бүгенге тәҗрибәнең нигезендә шушы гади күренеш ята иде.

Ләкин профессорның исәп-хисаплары бик тә үзенчәлекле була, һәм ул алар белән артык уртаклашып бармый иде. Бүлектә эшләгән галимнәрнең һәрберсе мәсьәләнең үзенә кагылган өлешен генә яхшы белә, ул шуны зур төгәллек белән башкарырга тиеш. Гомумкартинаны бары тик профессор үзе генә күзаллый ала. Һәм тиешле нәтиҗәне дә фәкать ул гына чыгара. Бу, әлбәттә, галимнәрнең эчен пошырмый калмый, әмма фән дөньясының тәртибе шулай: кем башлангычында эшлисең, шуның әмерен үтәргә тиешсең. Әгәр буйсынырга теләмисең икән, үз эшеңне булдыр. Ә Рамил Әхмәтович белән эшләү – үзе бер бәхет. Ул җитди галим. Яхшы кеше. Бу ике сыйфатны бер галимдә сирәк очратасың. Илдар үзен бик зур химикка исәпләми, мәсәлән. Монда ул очраклы кеше. Үз башлангычында ниндидер яңа ачышлар ясарга теләге дә, мөмкинлеге дә юк. Кайчагында ул үзенең ник монда эшләп йөрүенә аптырап та куя. Ләкин нишлисең, кайда да булса хезмәт түгәргә кирәк. Ә Фәннәр академиясе – начар урын түгел… Кыскасы, хәлләрнең әлеге торышы Илдарны артык борчымый иде. Ул үзенең вазифасыннан да, хезмәттәшләреннән дә, эш хакыннан да канәгать. Шуңа да һәрнәрсәне җитди итеп, бернинди ялгышларга да урын калдырмаслык итеп башкарырга тырышты. Барысы да аның хәлендә иделәр бугай, берәү дә игътибарын читкә юнәлтмәде.

Бары тик төш җиткәч кенә, алар, эшләрен читкә алып куеп, башларын күтәрделәр һәм шунда гына бер-берсен күргән сыман булдылар.

– Ничек соң яңа йортта? – дип, мыек астыннан елмайды Илдус. – Рәхәтме?

– Соклангыч! – Илдар да елмайды. – Әйтеп бетермәле түгел…

– Ә сезгә кадәр анда кем яшәгәнен беләсеңме соң?

– Юк. Ә кем яшәгән?

– Профессор Гаскәров. Хатыны белән.

– Нәрсә?!

– Илдус! – Рамил Әхмәтовичның тавышында шелтә яңгырады. – Теләсә нәрсә сөйләп, кешенең кәефен җибәрмә. Тиздән син дә шундый ук йортларның берсенә урнашачаксың.

– Ә профессор Гаскәров кем ул?

Илдус аның шуны да белмәвенә авыз ерды. Рамил Әхмәтович җитди иде.

– Бик талантлы бер галим бар иде, – диде ул, – әмма соңгы вакытларда күренми башлады. Аны акылын җуйган икән дип сөйлиләр. Хатынын да, үзен дә психик авырулар хастаханәсенә салганнар.

– Ә йортын сиңа бирделәр, – дип чеметеп алды Илдус. – Шәп бит!

– Илдус! – Бу юлы профессорның тавышы кискен яңгырады. – Җитте!

– Чынлап та шулаймыни? – Илдар профессорга карады. – Без аның йортында яшибезме?

– Әйе. – Рамил Әхмәтовичның тавышы тыныч иде. – Сез аның йортында яшисез. Ләкин йорт инде сезнең психологик хәлегезгә, сезнең хасиятләргә яраклаштырылган. Ул сезнеке.

– Ә профессор Гаскәров… – Илдар тотлыгыбрак калды. – Ул дәваланып чыккач… Әйе, ул дәваланып чыккач, безне тагын күчерәчәкләрме?

– Юк. Үзегез теләмисез икән, сезне беркем дә беркая да күчермәячәк.

Илдар елмаеп куйды. Әмма аның елмаюы Илдуска ошамады.

– Ләкин сез үзегез үк күчәргә теләячәксез, – дип, астыртын елмайды ул. – Син үзең күчәргә теләячәксең. Чөнки син минем чиратка кердең. Ул йорт миңа булырга тиеш иде.

– Нинди аерма?! – дип елмайды Илдар. – Мин кичә күчтем, син иртәгә күчәчәксең…

Һәм, үзенең артыгын ычкындырганын сизеп, кинәт туктап калды.

– Иртәгә?! – Илдус үз колакларына ышанырга теләмичә, әле Илдарга, әле Рамил Әхмәтовичка карады. – Ничек иртәгә?

Кинәт бүлмә ишеге ачылып китте дә Зифаның елмаюлы йөзе күренде

– Ә менә шулай! – диде ул, кулындагы пультны Илдусның борын төбенә сузып. – Сөенчегә нәрсә бирәсең?

Илдус аптырап торуында булды.

– Пульт! – диде ул ниһаять, елмаеп. – Фатир белән идарә итү пульты!

– Сөенчегә нәрсә бирәсең? – дип кабатлады Зифа. – Әйдә, саранланма…

– Бүген мин сыйлыйм! – Илдус кызның кулыннан пультны эләктереп алды. – Барыгызны да! Киттек хәзер үк ресторанга!

– Ашыкма әле син, – дип елмайды Рамил Әхмәтович, – эшне ташларга уйлыйсыңмы әллә?

– Ә бәлки, иртәгәгә калдырырбыз?

Рамил Әхмәтович кеткелдәп көлеп җибәрде:

– Ә бәлки, фатирга күченүеңне кичектереп торырбыз?

– Юк инде, Рамил Әхмәтович! – Илдус бәхетле иде. – Бер минутка да кичектерү юк! Ә табынны… Эштән соң… Эштән соң барыгызны да гаиләләрегез белән бәйрәм табынына чакырам…

– Ашыкма әле, Илдус, – дип елмайды Рамил Әхмәтович, – ашыктырма. Бүгенгә табынны кичектереп торырга туры киләчәк. Син башта кайтып хатыныңны сөендер. Ә иртәгә… Иртәгә безне дәшәрсең… Иртәгә мөмкин. Ә бүген булмый.

– Миңа гел көтәргә язгандыр инде, – дип үпкәләгәндәй итте Илдус, – гел көтәргә…

– Син үзең ашыгасың, – дип елмайды Зифа. – Ә ашыккан кеше ул гел көтәргә мәҗбүр була.

– Ярый, – дип елмайды Илдус, – иртәгә икән – иртәгә!

– Юк, бүген дә! – дип кеткелдәде профессор: – Төшке аш – синең исәптән. Бәйрәмне бүген башлыйбыз…

– Иртәгә дәвам итәбез… – дип элеп алды Илдар.

– Берәр айдан туктыйбыз, – дип шаркылдады Зифа. – Ай буе синең яңа фатирны бәйрәм итәбез.

– Юк, алай булмый! – Илдус, ике кулын да күтәреп, аларга каршы төште. – Илдарның йортын кем юа?!

– Ну, аныкы бик һуш китмәле түгел бит инде… – диде профессор, мыек астыннан елмаеп. – Чирле кешеләрдән калган бичара гына өйне юдың ни, юмадың ни аны… Ә синеке!.. Монысы бөтенләй бүтән!

– Ярый, килештердегез! Киттек, әйдә, ашханәгә!..

Алар шулай, шау-гөр килеп, ашханәгә атладылар. Ашханә дигәне лабораториядән чыгып берничә адымда гына урнашкан бер бүлмә иде. Бу – аларның гына ашау-эчү урыны, башка бүлекләрнең һәркайсының үзенеке бар, һәм анда да күзгә күренмәс роботлар сиңа теләгән ризыгыңны әзерләп бирә. Һәм, әлбәттә, монда барысы да бушлай, ә Илдусның «минем исәп, синең исәп» дип сөйләнүләре бары тик күңел күтәрү өчен генә, һәм моны бөтенесе дә аңлый иде.

– Ике бифштекс, бер балык, бер… – дип тезеп китте Илдус, әмма профессорның күтәрелгән кулларын күреп туктап калды. – Тагы көтәр-гәме?

– Юк, – дип елмайды Рамил Әхмәтович, – Илдар белән безгә – ике бокал минераль су. Ә үзегезгә теләгәнчә алыгыз.

– Ләкин, профессор…

– Без бүген синең белән – тәҗрибә астында булачак кешеләр, – дип бүлдерде аны Рамил Әхмәтович. – Шуңа күрә тамак ягын бераз чикләргә туры киләчәк.

Илдар бер сүз дә әйтмәде, өстәлдә пәйда булган тәлинкәләргә карап, моңсу елмаеп кына куйды.

5

Илдар киткәч, Ләйлә күтәрмәдә озак кына басып торды. Күршедәге йортларны күзәтте – соклангыч матур йортлар, әмма карашың тоткарланырлык бер генә нәрсәсе дә юк. Ул үзләренең өенә гашыйк, шуңа да башкаларга бик игътибар бирми иде бугай. Акрын гына күтәрмәдән төшеп, ихата буйлап атлады. Койма буйларындагы чәчәкләр дә, сукмак янындагы куаклар да искиткеч бер төгәллек белән утыртылган – Ләйлә бер мәлгә моның адәм кулы белән эшләнүенә шикләнеп тә куйды. Һәм елмайды. Әлбәттә, кеше кулы белән түгелдер. Күзгә күренмәс роботлар сине тирбәтеп йоклата, тәмләп ашата, хәтта аягыңа башмакка кадәр кидерә икән, урамдагы эшләр, әлбәттә, адәм кулы белән башкарылмый инде. Элеккеге фатирларында Ләйлә бөтен эшне диярлек үзе эшли иде. Кер дә юа, ашарга да пешерә… Әлбәттә, боларның барысын да кечкенә роботлар башкара инде, әмма алар белән Ләйлә идарә итә иде. Әле ул үзен ничектер читкә тибелгәндәйрәк итеп тойды. Ул үз өендә түгелдер, кунакка гына килгәндер шикелле булды. Үзенең хуҗа икәнен расларга теләп, бәйләнерлек урын эзләп, ары-бире йөренде дә кире болдырга килеп басты.

Өйгә керәсе килми иде.

Ул янә буш урамга күз йөгертеп алды. Күршеләрдә кемнәр яши икән? Моны ул тиз генә белә алмас инде. Шәһәр җирендә күрше белән күрше бик аралашып яшәми. Унар ел бер тирәдә гомер итеп тә, кемнең кем икәнен белмәгәннәр күп. Кинәт Ләйлә үзен япа-ялгыз итеп тойды. Илдар ташлады да китте. Аңа рәхәт. Аның янында һичьюгы хезмәттәшләре бар. Ә Ләйлә…

Җил исеп куйды, һәм аның күңелен ниндидер салкынлык биләп алды, бөтен булмышын күңелсезлек, сагыну, юксыну тойгысы ялмады, әлеге хисләрнең бер дә юктан гына икәненә үзен ышандырырга теләсә дә, берни дә килеп чыкмады – ул көчсез иде. Берничә көн элек кенә үзенең чиксез мөмкинлекләре белән кызыктырган өй бүген аңа көндәше кебек булып тоелды. Синең иреңне шушы өй ашата, шушы өй йоклата, хәтта никах түшәгендә дә ул килеп кысыла… Соң шулай булгач… Ләйлә ни өчен кирәк Илдарга?! Теләсә нинди хатын белән теләсә нинди ирне яраштырып яшәтә ала ич бу йорт. Моңарчы Ләйлә белән Илдар үз тормышларына үзләре хуҗа, аларның эш-гамәле белән бер-берсенә булган мәхәббәт, ихтирам идарә итә иде. Ә бүгеннән башлап, алар белән шушы йорт идарә итәчәк. Әнә бит, иртән рәхәтләнеп үбешергә дә ирек бирмәде.

– Онытылып китмәгез. Илдар, эшеңә соңлыйсың… – дип, өйгә охшатырга тырышып кабатлады хатын. – Онытылып китмәгез… Илдар, син болай ит… Ә син, Ләйлә, болай эшлә…

Аларны хезмәтләндерергә тиешле булган йорт ник әле хакимлек итәргә тиеш?! Һәркем үз урынын белергә тиеш. Ләйләнең күңелен җылытып торучы бер генә нәрсә бар иде бу мизгелдә. Ул бу йортны теләсә кайсы вакытта сүндереп куя ала. Юк, барыбер ул хуҗа булып чыга. Ул менә хәзер үк бары тик бер кнопкага гына баса, һәм йорт гадидән дә гадигә әйләнә. Хәзер үк сүндереп куярга кирәк. Хәзер үк…

Ләйлә шул уйлар белән өйгә атласа да, ишектән керү белән үзен ниндидер якты нур чолгап алуын тоеп, тыелып торды, ә бер мизгелдән баягы теләге бөтенләй юкка чыкты. Соң шундый соклангыч өйне сүндереп куялар димени?! Бу йорт бит синең җаның-тәнеңне назга, ләззәткә төрә, син үзеңне бәхетле итеп сизсен өчен, бу йорт барысын да эшли. Соклангыч өй бу!

Ул ишек төбендә беркадәр басып торды. Аннан соң кухняга узды. Берәр эш эшләргә кирәкмиме дигәндәй, күзләрен йөгертеп алды. Бөтен җир җыйнак һәм пөхтә иде. Бернигә дә кул тидерерлек түгел. Баягы уй тагын үзен сиздереп куйды. Артыклык тойгысы.

– Ләйлә, син борчылма… – дигән ягымлы тавыш ишетелде. – Әкренләп син барысына да күнегерсең. Теләсәң, без синең белән икәүләп ашарга әзерли алабыз. Илдар кайтуына. Шулай итәбезме?

Хатын, кемнедер күрергә теләгәндәй, алан-йолан каранып куйды. Һәм елмайды:

– Юк… Үзең генә пешерерсең инде…

– Ничек телисең… – Йортның тавышында да елмаю ишетелгәндәй булды. – Әмма беркайчан да үзеңне кирәксез итеп тойма. Мин – сезнеке, һәм мин – сезнең өчен. Әгәр син үзеңне артык дип хис итсәң, мин дә үземнең артыклыгымны тоям. Һәм…

– Һәм икебезгә дә кыен була, – дип дәвам итте аны Ләйлә. – Ярый… Гафу ит… Өйрәнермен әле…

Йорт башкача дәшмәде. Әмма аның сүзләреннән соң Ләйләгә чынлап та рәхәт булып калды. Йорт хаклы иде. Рәхәтлеккә дә күнегергә кирәк. Тарсынып-нитеп торырга, үз кәефеңне үзең җибәрергә ярамый. Һәм ул тагы ваннага атлады. Ял итәргә, гомернең ләззәтле мизгелләрен бөтен тулылыгында татып калырга кирәк. Ләйләнең күз алдында инде су астының соклангыч күренешләре пәйда була башлаган иде…

6

– Бер нәрсәдән дә куркасы юк, – дигән иде профессор. – Беләгеңә укол ясыйбыз да бер- ничә минутка менә шушы ваннага кереп ята- сың. Теләсәң, тикшеренүләр барышын күзәтер- сең, теләсәң, йоклап ал – ихтыярың. Синнән бары тик бер генә нәрсә таләп ителә. Баштагы мәлдә фикерләреңне үз кичерешләреңә тупларга тырыш…

Профессорның сүзләренә караганда, бернинди дә авырлыгы булырга тиеш түгел иде. Әмма, укол ясагач ук, Илдар әлеге сүзләрнең хаклыгына шикләнә башлады. Беренчедән, аның тамырына кертелгән сыекча гади укол түгел, зәңгәрсу төстәге куе нәрсә иде. Икенчедән, ул бик тә авырттыра торган нәрсә булып чыкты. Әйтерсең Илдарның тамырлары буйлап кан түгел, ә юлында очраган бөтен нәрсәне дә кырып-себереп ашап баручы монстр хәрәкәт итә иде. Аның бөтен тәне тартышты, күзләре акайды, тешләре шыгырдап кысылды, иреннәре ерылды, битендәге тамырлары бармак юанлыгы булып бүртеп чыкты. Ләкин иң үзәккә үткәне бу түгел иде әле, аның тыны кысылды, бераздан ул үзенең бөтенләй дә сулыш ала алмавын тойды, әйтерсең кемнеңдер күзгә күренмәс кулы бугазыннан каерып тоткан иде. Башта ул бернәрсә дә күрмәде, соңрак күз алдындагы томан тарала төште, һәм үзе тирәли нәрсәдер эшләп йөргән кешеләр шәйләнде. Ләкин бу озакка бармады, бөтенесе дә әкрен генә калейдоскоптагы сурәтләр сыман вак кына кисәкләргә таркалды. Илдарның өстенә иелгән профессорның йөзе, аның артындарак торган Илдус белән Зифа, лабораториядәге күренешләр… Барысы да кечкенә кисәкчәләргә әверелеп, дерелдәп тордылар да җуела башладылар. Әйтерсең болар чынбарлык түгел, компьютер мониторындагы сурәтләр генә иде. Һәм алар җуелдылар да, күз алдында ап-ак экран гына торып калды… Ап-ак экран гына. Акрынлап, аклык ерагая башлады, һәм бераздан ул, күз күреме җитмәс биеклеккә китеп, зәңгәрсу караңгылык артына яшеренде.

Тирә-якта тик зәңгәрсу караңгылык кына иде.

Илдар күзләрен ачты. Күренеш үзгәрмәде. Бөтен тирә-юньдә – зәңгәрсу караңгылык, ә колакта ниндидер тылсымлы музыка уйный. Ниндидер сихри музыка – тынычландыра, үзенә буйсындырып, бөтен дөньяңны оныттыра.

Һәм ниндидер ис бар сыман… Саф һава… Юк… Тын юлларын иркәли торган саф һәм… бераз гына әчкелтем һава… Һәм салкынлык… ниндидер салкынлык… Ул синең җелекләреңә үтеп кереп калтыранырга мәҗбүр итми, ул бары тик бөтен булмышыңны кытыклатып кына тора.

Бераздан аның баш очында ниндидер шәүләләр пәйда булды. Кешеләр булса кирәк. Әйе, кешеләр… Аларның йөзен дә, гәүдә-кыяфәтен дә аерырлык түгел… Шәүләләр аның янында нәрсәдер эшләделәр. Алар әкрен һәм тавыш-тынсыз иде…

– Укол ясадыңмы? – дип пышылдады кемдер.

– Әйе… – дип җавапладылар. – Хәзер ул безнеке…

– Безнеке… – дип, канәгатьсез пышылдады берәү. – Минем әтине шушы нәрсә үтерде…

Тынлык урнашты.

– Мин беркемне дә үтермәдем… – дип акланды Илдар. Тик аны берәү дә ишетмәде.

Җил исеп куйды. Бу салкын да, саф та җил иде. Ничектер иркәләгән сыман тоелды.

– Юк… – диде кемдер. – Синең әтиеңне бу үтермәде. Бу түгел. Мин үз күзләрем белән күрдем.

– Җитәрегез! – Бу тавыш башлыкларыныкы иде бугай. – Вак-төяк нәрсәләр белән баш катырмагыз. Монда җитди эш бара.

Сөйләшүләр тынып калды.

Шәүләләр нидер эшли иде.

– Син барысын да дөрес эшләдеңме? – дип пышылдадылар бераздан. – Син моның ярдәм итәчәгенә ышанасыңмы?

Әлеге тавышны ул Зифаныкына охшатты. Димәк, ниндидер көтелмәгән хәл килеп чыккан. Көтелмәгән хәл килеп чыккан да, аны кабат дөньяга кайтарырга итәләр. Илдус нидер эшли, ә Зифа аңа ышанып җитми…

– Юк, ышанмыйм… – Монысы… Монысы профессор тавышы булырга тиеш… – Ләкин ни дә булса эшләп карарга кирәк…

– Ярдәм итәргә тиеш…

– Ул селкенеп куйды! – дип, куркып пышылдады берсе… Аны тавышыннан танып булмады… – Безгә китәргә кирәк…

Илдар инде бөтен түземлеген җуйды.

– Китмәгез! – дип кычкырды ул бар көченә. – Нишләп мине мондый хәлдә калдырып китәсез?!

Аны беркем дә ишетмәде.

– Ярдәм итә! – дип пышылдады кемдер. Илдар моны көтмәгән иде, шуңа да тавышны игътибарсыз калдырды. Әлеге мизгелдә аның өчен бары тик бер генә нәрсә мөһим иде – ташлап китмәгәннәр. Хезмәттәшләре аның янында калган! Димәк, ул кире кайтачак!

– Ярдәм итәргә тиеш, әлбәттә. – Бу – профессорның тыныч тавышы иде. – Ә сез нәрсә көттегез?! Колагыгызга киртеп куегыз, кемнедер шушындый сәяхәткә озатасыз икән, сез, эшнең нәтиҗәсеннән бигрәк, тәҗрибә астындагы кешенең исәнлек-саулыгы турында уйларга бурычлысыз.

– Ә мин нык курыккан идем… – диде Зифа. – Чынлап, профессор…

– Берничә минуттан аягында булачак ул. Шуңарчы бөтен нәрсәне әзерләп куегыз.

– Әзер, профессор. – Зифаның тавышында елмаю ишетелде: – Күптән әзер инде.

Илдар да күңеленнән генә елмая иде.

Бераздан ул күзләрен ачты. Илдар бүлмә уртасына куелган пыяла ванна төбендә, ниндидер яшькелт сыекча эчендә ята иде. Аның күзләре ачылганны иң беренче булып Илдус күрде һәм кычкырып җибәрде:

– Ул кайтты, профессор!

Илдар торып утырды. Хезмәттәшләре елмаешып кул чабарга тотынды. Бераздан Зифа белән Илдус аңа аягына басарга булыштылар һәм ванна янындагы келәмгә китерделәр.

– Калганын үзең карый тор, – дип елмайды Зифа һәм, өстәл янына килеп, ирләргә арты белән басты. Шул арада ук махсус җайланма Илдарның юеш киемнәрен салдырды да аның тәнен киптереп, бәрхет халат кидереп куйды. Бераздан, кулына укол тотып, Зифа килеп җитте. Аны күрүгә, Илдар елмаеп куйды:

– Тагын уколмы?

– Монысы куркыныч түгел, – дип елмайды профессор. – Иң авыры үтте инде. Котлыйм сине, Илдар!

– Сезне дә… – диде Илдар, һаман уколдан күзен алмыйча. – Бәлки, берәр таблетка гына бирерсез?

– Илдар! – Зифа бер кулы белән назлы итеп аның муеныннан кочаклап алды, икенчесен ирнең очасына юнәлтте. – Ә син шундый соклангыч егет…

– Мин егет тү… – Илдар янбашында чәнчү тоеп тынып калды, чыраен сытты һәм бар гәүдәсе белән Зифага асылынды. – Ү-үте-рә-сең…

Кыска буйлы кыз аның авырлыгын күтәрә алмыйча чайкалып куйды һәм ирне көч белән этеп җибәрде:

– Сытасың бит!.. – дип елмайды ул. – Үзеңә кара да миңа кара…

– Ә нигә? – дип кашларын сикертте Илдар. – Син дә ярыйсы гына!..

– Карагыз әле, профессор. – Илдусның кыяфәте кирәгеннән артык җитди иде. – Перфторуглеродларның тагын бер үзенчәлеген ачыкладык түгелме соң?! Безнең тәҗрибә астындагы кешебез, һушына килү белән, Зифага ташланды. Димәк, перфторуглеродлар потенцияне дә арттырып җибәрә.

– Ахмак! – дип шелтәләде аны Зифа. – Синең уеңда гел бер нәрсә инде…

– Ярый, тынычланыгыз. – Профессор шаярышка чик куйды. – Илдар, син ял бүлмәсенә керәсең. Ә сез… Эшләрегезне төгәлләгез дә – өйләрегезгә. Бүгенгә тәмам.

– Профессор, ә бәлки, минем фатирны юу турында…

– Илдус! – Рамил Әхмәтович бераз сүзсез торды һәм өстәл тартмасыннан ике диск алды: – Син иртәгә шушы мәсьәлә буенча әзер бул. Ә монысы сиңа, Зифа.

7

Рамил Әхмәтовичның кыяфәтенә караганда, Илдар белән икесе генә калгач, әллә нәрсәләр турында серләшерләр шикелле иде. Әмма Зифа белән Илдус артыннан ишек ябылуга ук, бүлмәдә тынлык урнашты. Берсе дә башлап эндәшергә ашыкмады. Әле булса ял бүлмәсенә кереп китә алмаган Илдар бөтен тәнендә ниндидер ләззәтле арыганлык тоеп, селкенергә дә иренеп утырса, профессор кашларын җыерып нәрсәдер уйлый, үзе өчен ниндидер бик мөһим нәрсәне хәл итә иде сыман. Илдар аңа карап-карап алды, ләкин бүлдерергә кыймады. Бераздан профессор үзе урыныннан кузгалды. Акрын гына атлап, өстәл янына килде. Ике кулы белән өстәлгә таянып, берничә минут басып торды. Аннан соң Илдарга борылды.

– Мин баягы тәҗрибәне тагын бер тапкыр кабатлау турында уйлаган идем, – диде профессор, хезмәттәшләре артыннан ишек ябылуга. – Бу юлы без икебез бергәләп сәяхәт кылырга тиешбез. Ләкин әле хәлсезләнебрәк торам. Безнең ул сәяхәтне беркадәр вакытка кичектерергә туры килер. Шулай хәтта яхшырак та булыр. Син дә көч туплап, әзерләнеп торырсың. Ә хәзер без синең сәяхәтең турында сөйләшербез…

Рамил Әхмәтович стенадагы электрон сәгатькә карап алды да бөтенләй икенчегә борды:

– Яңа йортта ничек соң? – диде ул, иң мөһим нәрсә турында сорашырга оныткан кеше сыман. – Әле аның бөтен мөмкинлекләрен дә татып карый алмагансыңдыр?

– Юк… – дип елмайды Илдар. – Әмма күргән кадәресе дә башка сыярлык түгел. Әйтеп аңлатып кына бетереп булмый аны. Шундый соклангыч! Рәхмәт инде сезгә, Рамил Әхмәтович!

– Ярый… – Профессор кул гына селтәде. – Ванна кердең инде бүген?..

– Әйе… – Илдар канәгать елмайды. – Аны ванна гына дип әйтергә дә тел бармый…

– Әле эш бүлмәң белән танышып өлгердеңме соң?

Илдар елмайган җиреннән кинәт тынып калды.

– Юктыр әле, – дип, үзе үк җавап бирде профессор. – Эш турында уйлап та карамагансыңдыр. Мин, бер атна яшәгәч кенә, өйдә эш бүлмәсе дә барлыгын белдем.

– Юк… – диде Илдар, җиңел сулап. – Анда аяк та басмадым әле…

– Ярый, өлгерерсең… – Профессор аңа сынап карап торды. – Тик бер киңәшем бар. Эш бүлмәңне сүндереп куй. Вак-төяк нәрсәләрдә, әлбәттә, булыша ул. Әмма фикерне гел читкә, гел кирәксез нәрсәгә юнәлтеп тик тора. Ул йорт – ял итәр өчен, рәхәтләнеп, ләззәтләнеп яшәр өчен. Әмма ул эш өчен бармый. Шуңа күрә иң беренче итеп аны сүндереп куй. Һәм алай итүең турында беркемгә дә әйтмә.

Илдар елмайды:

– Соң аны әйтеп торасы бармыни?! Сүндерү белән билгеле була ич!

– Юк! – Профессор түш кесәсеннән кечкенә диск тартып чыгарды. – Менә кайда аның даруы. Идарә итү пультына кереп, андагы дискны менә шушының белән алыштырып кына куясың. Һәм вәссәлам! Бөтен система төгәл эшли. Ә синең эш бүлмәңнең сүндерелүе турында беркем дә белми.

– Ничек инде?! – Илдар шаяртмыймы икән дигәндәй сынап карады. – Алай булмый бит!

– Кил әле монда. – Рамил Әхмәтович аны тәрәзә янына алып килде. – Нәрсә күрәсең?

– Урам…

– Хәзер менә бу кинокамера аша кара. – Профессор, өстәл тартмасыннан кечкенә кинокамера алып, Илдарга тоттырды. – Кинога төшер урамны.

Илдар бертын урам күренешен төшерде дә профессорга борылды:

– Шуннан нәрсә?

– Менә болай. Синең кулыңда – урамны күзәтергә куелган камера. Ул урамда ниләр булганын төшерә. Ә сакчы – әйтик, урамдагы тәртип өчен җавап бирүче кеше – шушы камерадан күзәтә. Әгәр урамда ниндидер гадәттән тыш күренеш бар икән, ул шундук тиешле җиргә хәбәр итә. Хәзер без шушы камерадагы дискны алыштырып куябыз…

Рамил Әхмәтович чынлап та дискны алыштырды.

– Менә кара, – дип, ул камераны кабат Илдарга бирде. – Нәрсә күрәсең?

– Урам күренеше…

– Аңладыңмы инде?! – Профессор, ниһаять, төшендерә алуына сөенгән кебек иде. – Синең камерада да – урам күренеше. Гадәти урам күренеше. Һәм син, шушы күренешкә карап, урамда барысы да тәртиптә дип уйлыйсың…

– Ә асылда мин чынбарлыктагы урамны түгел, ә алдан төшерелгән нәрсәләрне күрәм… Шулаймы?!

– Синең эш бүлмәң белән дә шундый ук принцип килеп чыга. Аз гына катлаулырак процесс. Әмма нигезендә шушы күренеш ята. Һәм беләсеңме нәрсә?

– Нәрсә?

– Мин ул дискны сиңа бүләк итәм.

Илдар елмайды:

– Рәхмәт, Рамил Әхмәтович…

– Ярый. Әмма бүлмәңнең сүндерелүе хакында беркемгә дә, хәтта хатыныңа да әйтмә. Килештекме?!

– Килештек.

– Мә.

Икесе дә көлешеп алдылар.

– Моннан ары сиңа өйдә дә эшләргә туры киләчәк, – диде профессор, үзенең юмартлыгы өчен акланырга теләгәндәй. – Күбесенчә өйдә эшләргә туры киләчәк. Һәм мин синең юкка-барга бүленүеңне теләмим.

– Аңлашыла…

– Һәм тагы бер нәрсә. – Профессорның кулында кечкенә флакон пәйда булды. – Менә бу сыекчаны син бүген үк, өеңә алып кайтып, иң ышанычлы урыныңа яшереп куясың. Мин аның нәрсә икәнен дә, ни өчен кирәклеген дә әйтмим. Вакыты җиткәч, син аны кайда, кайчан һәм ничек кулланырга кирәген үзең аңлаячаксың. Килештекме?!

– Килештек.

– Мә.

Профессор тагын көлеп җибәрде. Аңа Илдар да кушылды.

– Ә хәзер, – профессор тагын җитдиләнде, – без синең сәяхәтең турында сөйләшергә тиешбез. Әлеге тәҗрибәне син ничек күрдең, ниләр кичердең, гомумән, бу вакыйга турында нәрсәләр хәтерлисең – барысын да түкми-чәчми сөйләп бирергә тиешсең.

– Килештек… – дип елмайды Илдар.

– Ярый, син әзерләнә тор, ә мин менә монда бераз тәртип урнаштырам.

Профессор өстәл артына барып утырды. Илдар үзенең күргәннәрен бөртекләп сөйләргә җыенды һәм елмаеп куйды. Сөйләрлек бернәрсә дә юк иде. Профессор озак утырмады.

– Башладыкмы? – диде ул өстәлдән тору белән. – Син әзерме?

– Әзерен-әзер… – Илдар гаепле елмаеп куйды. – Ләкин мин берни дә сөйли алмыйм. Зифа беләгемә укол ясады һәм… Һәм мин ванна эчендәге су төбендә уянып киттем… Бары тик шул гына…

Профессор аңа бертын сынап карап торды да елмаеп җибәрде:

– Ярый. Шунысы да бик җиткән. Син бүген арыгансыңдыр инде. Кайтырга да мөмкиндер.

8

Илдар чыгып киткәч, Рамил Әхмәтович үзалдына елмаеп куйды. Ул аннан да, үзеннән дә канәгать иде. Бүгенге тәҗрибәләр уңышлы үтте. Әлбәттә, бу әле – алда торган зур эшнең башы гына, әмма Илдар – нык характерлы егет, һәм профессорның аңа ышанычы чиксез иде.

Рамил Әхмәтович лаборатория белән идарә итү бүлмәсенә керде. Бу кечкенә, метр ярымга метр ярымлык кына бүлмә иде. Ишектән узу белән, каршыда идарә итү өстәле тора, өстәлнең буеннан-буена стенага беркетеп эшләнгән яссы мониторлар тезелеп киткән, аларда бүлекнең дүрт бүлмәсе дә күренә иде. Профессор, өстәл янына килеп, төймәләргә баскалады. Экраннарда бернинди дә үзгәреш булмады, бары тик өстәл астындагы процессорның диск куйгычы гына ачылып китте…

Бу – Илдарга биреп җибәргән диск шикелле нәрсә иде, лабораториянең автоматлаштырылган хезмәтләндерү системасын өлешчә сүндереп тора. Рамил Әхмәтович аны эшендә дә, өйдә дә гел сүндереп куя иде. Әлеге системаны санга сукмаган өчен түгел. Юк. Бары тик ул әлеге тормышны башка галимнәрдән яхшырак аңлый, һәм әлеге система уңайлыклар тудыру белән бергә һәрбер кешене күзәтү, уч төбендә тоту өчен эшләнгәнен дә белә иде. Урамнарда да, аулаграк урыннарда да – беркайда да тәртип сакчылары йөрми. Әмма җинаятьчелек бөтенләй юк диярлек. Кешенең аң һәм акыл дәрәҗәсе югарырак булган өчен түгел, әлбәттә. Бары тик көнкүрешнең бөтен өлкәсенә дә үтеп кергән автоматик хезмәтләндерү, ә асылда, автоматик күзәтү системасы, ә тагы да төгәлрәк итеп әйткәндә, автоматик идарә итү системасы булганга. Синең һәрбер адымыңны, уйларыңны, импульсларыңны күзәтү астында тота торган система…

Профессорның Илдарны юк-бар сүзләр белән игътибарны алып, тоткарлап торуы да аның лабораториядә нәрсәләр белән шөгыльләнүен оныттыру өчен иде. Ваннадан чыгу белән кадаган укол үз эшен эшләп өлгергәнче, Илдар беркая да чыгарга тиеш түгел иде. Юкса аларның монда нәрсә белән шөгыльләнүе шул мизгелдә үк билгеле булачак. Ә бу – һәлакәт дигән сүз.

Аның кул астындагылар үзләренең перфторуглеродлар тудырган мөмкинлекне файдалану юлларын эзләү белән шөгыльләнүенә чынлап та ышана иде. Бу гаҗәп түгел. Алар яшәгән дөньяда һәр ун кешенең берсе галим, һәм алар нинди дә булса ачыш ясау белән мәшгуль. Чынлап та, зур ачышлар ясыйлар, һәм бу ачышларның берничә гасыр элек үк билгеле булганлыгы турында бөтенләй белмиләр иде.

Бу дөньяда тормышның асылын аңлаучылар бармак белән генә санарлык, һәм аларның язмышы – кыл өстендә. Профессор Гаскәров шундыйларның берсе иде. Әмма ул үзе ачкан чынбарлыкны үзе күтәрә алмыйча һәлак булды. Бу да гаҗәп түгел. Тормышка күзләре ачылгач, акылдан шашучылар да, йөрәге ярылып үлүчеләр дә аз булмас әле. Шуңа да нык характерлы, салкын акыллы кешеләр кирәк. Әмма андыйларны табу ай-һай авыр. Рамил Әхмәтовичның бөтен ышанычы Илдар иде…

Рамил Әхмәтович тәҗрибәләр үткәрү бүлмәсенә чыкты. Идарә пультының төймәләренә баскалады. Бераздан бүлмә уртасында баягы пыяла ванна пәйда булды. Шул арада ук эшкә керешкән алтынсыман төстәге беләк юанлыгы сыек торбалар аны зәңгәрсу сыекча белән тутыра башлады. Рамил Әхмәтович приборлар шкафына килеп аннан шприц алды, кирәкле флаконнан сыекча суыртты. Шприцлар икәү иде. Ул аларның икесен дә тутырды да, азак берсен зуррак флаконга бушатты. Тулы шприцны беләгенә кадады. Авыртудан бөтен мускуллары киерелде. Әмма профессор бирешмәде. Үзе кулланган шприц белән флаконны ул кабат ниндидер сыекчалар белән тутырды да шкаф шүрлегенең төбенәрәк тыкты. Ә бая ук бушатып куйганнарын ванна янындагы тумбочкага алып килде. Аңа һәрбер хәрәкәт зур авырлык белән бирелә иде. Аякларын көчкә күтәреп ванна янындагы келәмгә басты, һәм шундук диярлек өстендәге киемнәре юкка чыкты да, махсус трусиктан гына калды. Профессорның тамырлары бүртеп, бөтен тәне яшькелт зәңгәр төскә кергән иде. Ул, бар ихтыярын туплап, ваннага килде. Аякларын күтәрерлек хәле юк иде. Ул бертын уйланып торгандай итте. Һәм ваннага арты белән борылды, ике кулы белән аның ике як читенә таянып, акрын гына эчкә шуып төште.

– Карале, ничек шулай булдыра ала ул! – Экранга төбәлеп утыручы ирләрнең берсе телен шартлатып куйды. – Бер тамчы су да чәчрәмәде…

Әмма иптәше аның соклануларын бүлешмәде. Ул кечкенә буйлы ябык гәүдәле адәм иде. Башының алгы ягы пеләшләнеп, лепкәсенә кадәр менгәнлектән, аны мондагы акыл ияләренең берсе дип уйларга мөмкин. Ләкин ул – бернинди дә галим түгел, ә бары тик Фәннәр академиясенең эчке тәртип буенча гади хезмәткәре генә. Хәер, аның вазифасы галимнәргә караганда югарырак бәяләнә, һәрхәлдә, тәртип сакчыларын катлаулы тестлар ярдәмендә сынап, иң ышанычлы кешеләрдән генә билгелиләр иде.

– Карале, Гомәр… – дип, тагын нәрсәдер әйтмәкче булды теге.

– Әйдә! – Гомәр инде чыгарга әзер иде. – Без тиз арада әйләнеп килергә тиешбез.

– Җитешәбез әле… – дип, юан гәүдәсен урындыктан кубарды Хәниф. – Шулкадәр һушсызланып кереп киткәч, ул ярты сәгатьсез адәм булмый әле…

Алар профессорның лаборатория белән идарә итү бүлмәсенә охшаш, әмма берничә тапкырга зуррак кабинетта утыралар иде. Ишек төбендәге келәмгә барып басу белән, икесенең дә өстендә көмеш төсендәге махсус костюмнар пәйда булды. Һәм алар, артык сүзгә вакыт әрәм итми генә, коридорга атладылар.

Профессорның лабораториясенә кергәч, Гомәр чыраен сытып куйды.

– Карале, ниндидер әчкелтем ис… – диде Хәниф, – шушында ничек түзеп утыралар микән?..

Гомәр бүлмәгә күз йөгертте.

– Кайдан башлыйбыз? – Хәниф өстәл янындагы шкаф алдына килеп басты: – Монда-а-а..

– Нәрсә? – Гомәр аны кырыс кына бүлдерде. – Анда нәрсә?

– Монда бары тик дисклар гына, – диде Хәниф, шкаф ишеген ябып. – Ә без эзләгән пакет күпкә калынрак һәм…

– Тавышланма! – Гомәр һаман кырыс иде. – Тавышланмый гына эзлә. Шкафлар, өстәл тартмалары, гомумән, кайдан мөмкин – шуннан…

Хәниф башкача бер сүз дә дәшмәде. Ул эшкә кереште.

Озак маташтылар. Бер бүлмә дә, аның бер генә урыны да игътибардан читтә калмады. Хәтта чүп савытлары да актарылды. Әмма бернәрсә дә табылмады.

– Юк, – диде, ниһаять, Хәниф, авыр сулап, – берни дә юк…

Бераздан ваннада яткан профессор селкенеп куйган кебек булды. Моны иң беренче булып Хәниф күрде.

– Профессор уяна, – диде ул, пышылдауга күчеп, – ул кузгалып куйды.

Гомәр баш какты да ишеккә ымлады. Хәниф шунда атлады. Карашлары белән бөтен бүлмәне тагы бер кат тикшереп чыккач, Гомәрнең күзе ванна янындагы тумбочкада яткан шприцка төште. Ул бертын уйланып торды да аны, целлофан пакетка төреп, сумкасына тыкты. Ә аның урынына шундый ук буш шприц калдырды. Бу хакта ул монитордан профессорның эшен күзәтеп утырганда ук уйлаган иде. Һәм, бүлмәгә тагын бер кат күз йөгертеп, ишеккә атлады.

– Без нәрсә эзләдек соң? – диде Хәниф, үз бүлмәләренә кайткач.

Гомәр аңа бертын сынап карап торды да мыскыллы елмаеп куйды:

– Пакет, – диде ул, иптәшенең тилелегенә үртәлеп. – Егермегә ундүрт сантиметрлы ак төстәге пакет. Калынлыгы ике сантиметр чамасы. Без менә нәрсә эзлибез.

Хәзер инде Хәниф елмайды.

– Анысын беләм, – диде ул, иптәшенең сантыйлыгына һич аптыраусыз. – Ләкин ул пакет эчендә нәрсә соң?

– Ә моны белү сиңа мәҗбүри түгел, – диде Гомәр коры гына, – монысы сер.

– Димәк, син үзең дә белмисең, – дип елмайды Хәниф. – Аңлашыла…

– Эш бөтенләй дә анда түгел. – Гомәр нәрсәгәдер үртәлә иде. – Ул пакетның шушы лабораториядә икәнлеге шиксез. Һәм безгә аны табарга кушылды. Һәм без табарга тиешбез.

– Димәк, без эзләгән нәрсә бу лабораториядә түгел, – диде Хәниф. Гомәрнең үз эшен нык бирелеп эшләгәнен ул белә һәм уңышсызлыклар вакытында аның йөрәгенә шулай шом салып, җанына тиеп алырга ярата иде. Бу юлы да иптәшенең кабарынып китүен көткән иде. Әмма Гомәр тыныч калды.

– Ә кайда соң? – диде ул, Хәнифтән киңәш көткәндәй. – Кайда?

9

Хатыны Илдарны болдырга ук чыгып каршылады.

– Беләсеңме, кадерлем… – диде ул сүзләрен әйтеп өлгерә алмаудан курыккандай, – синең якынлашуың турында миңа йорт хәбәр итте. Мин бизәнү бүлмәсендә идем… Ул миңа синең кайтуыңны әйтте. Ә киенеп залга чыксам, кухняда аш пешә башлады, синең кием шкафың хәрәкәткә килде… Өй түгел бу, ә ниндидер могҗиза!

Илдар аны кочаклап алды.

– Ә мин сине шундый сагындым… – диде ул, хатынының ирененә сарылып. – Сагындым…

– Мин дә… – Ләйлә аны акрын гына ишеккә юнәлтте. – Мин сине…

Йортка узып, артында ишек ябылу белән, Илдар аны күтәреп алды да йокы бүлмәсенә юнәлде. Эштән киткәндә, ул үзендә чиксез арыганлык тойган сыман иде. Әле бернинди дә уңайсызлык сизелмәде. Ул көчле, дәртле, гайрәтле иде.

– Бердәнберем минем… – дип, кайнар пышылдады хатын, аның уң кулы иренең муеныннан кысып кочаклаган, ә сулы аның күлмәк төймәләрен ычкындыра иде. – Сагындым сине шундый…


…Ашап алгач, Ләйлә Илдарны бергәләп ванна керергә кыстады. Әлбәттә, ирнең теләге зур иде. Әмма ул үзенең эш бүлмәсен кереп тә күрмәвен уйлап баш тартты:

– Соңрак, кадерлем… – дип елмайды ул. – Минем әле бераз эшем бар.

– Юкка баш тартасың, – дип, иреннәрен очлайтты хатын, – ярый, үз иркеңдә. Әгәр эшләреңне тиз генә бетереп, бергәләшеп коенып чыгарга уйласаң, мин ваннада булам…

– Ә мин уйлармын… – диде Илдар. – Һәм коенып чыгарга гына да түгел…

– Ярый… Көтәм…

Эш бүлмәсе лабораториядәге алгы бүлмәдән артык аерылмый иде. Тупсадан узу белән, ягымлы тавыш яңгырады.

– Сез үзегезнең эш бүлмәгезгә кердегез. Автоматик хезмәтләндерү системасын кушып, кирәкле нәрсәләр белән танышуыгыз сорала…

Илдар, тавышка бөтенләй игътибар итмәстән, тирә-якка күз йөгертте. Бүлмә түрендә – ишеккә карап торган кызгылт төстәге зур гына пластик өстәл. Аның өстендә – берничә яссы монитор һәм компьютер клавишлары, өстәл артында – зур кәнәфи. Кәнәфинең аркасында – әллә нинди корылмалар. Илдар әлегә андагы колакчын белән баш миендәге импульсларны билгели торган шлемны гына таный алды.

Сул як стенаның буеннан-буена шкафлар тезелеп киткән. Беренче карашка аларның шкаф икәнен дә аерырлык түгел, бары тик тартмалар һәм ишекләрдәге ачкыч-клавишлар гына сатып тора. Ә уң як стенага тулысы белән сыек экран көйләнгән икән. Илдар моны өстәл артына утырып, пультларга баскалап карагач кына төшенде. Бер мизгелгә стенада су өстенә таш ташлагандагы шикелле дулкыннар пәйда булды да, бераздан ул урамга әйләнде. Теләсәң, чыгып йөреп керергә дә мөмкин. Яңа урыннарда гел шулай урам күренеше куелган була. Аннан соң хуҗа аны үзе теләгәнчә үзгәртә. Илдар стенадагы сыек экранны сүндерде дә шкаф янына килде.

– Сез үзегезнең эш бүлмәгезгә кердегез. Автоматик хезмәтләндерү системасын кушып, кирәкле нәрсәләр белән танышуыгыз сорала… – диде теге тавыш.

Илдар елмаеп куйды да шкафларның ишекләрен ачкалап карады. Әле бернәрсә дә юк иде. Ялтырап торган пластик шүрлекләр. Дисклар, колбалар, тагын әллә нәрсәләр куяр өчен җайланмалар. Озакламый болар шыплап тулачак инде. Илдар тагын берничә ишекне ачып карады да өстәлгә терәлеп диярлек торган шкафка килде. Бүтәннәр белән бер үк төстә булса да, монысы аерыла иде. Илдар, үз уйларын куәтләргә теләгәндәй, бармак сырты белән ишеккә сугып карады. Тавыш чыкмады да диярлек. Бу ниндидер ныклы материалдан иде.

– Сез үзегезнең эш бүлмәгезгә кердегез. Автоматик хезмәтләндерү системасын кушып, кирәкле нәрсәләр белән танышуыгыз сорала…

– Ярый, – диде Илдар, үртәлә башлап. – Кушармын барысын да. Тын гына тор әле.

– Сез система таләпләрен бозасыз, – дип, үзенекен тукыды баягы тавыш, – әгәр инструкцияләрне төгәл үтәмисез икән, бу көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Автоматик хезмәтләндерү системасын кушып, кирәкле нәрсәләр белән танышуыгыз сорала…

Илдар авыр көрсенде дә тагын өстәл артына барып утырды. Кирәкле төймәләргә баскалады. Ниндидер тылсымлы музыка уйный башлады.

– Автоматик хезмәтләндерү системасы уңышлы кушылды, – дигән тавыш ишетелде бераздан. – Тиешле инструктаж үтү өчен, колакчынны киегез дә креслога җайлап утырыгыз.

Илдар кушылганны эшләде. Креслога киерелеп утырып тынып калды. Аның йөзе җитди иде. Ара-тирә сизелер-сизелмәс кенә баш кагып та алгалады. Бераздан колакчынын салып, урынына куйды. Тагы музыка ишетелде.

– Бераз ял итегез, – диде ягымлы тавыш. – Система сезнең таләпләргә яраклашу процессын башлый. Аз гына көтәргә туры киләчәк.

Ягымлы, якты музыка астында вакыт бик тиз үткәндәй тоелды. Илдар татлы изрәп утырган җиреннән янә таныш тавышны ишетте:

– Автоматик хезмәтләндерү системасы куллануга тулысынча әзер. Барлык таләпләрне дә җиренә җиткереп башкарганыгыз өчен рәхмәт.

Тагын кыска вакытлы музыка яңгырады һәм:

– Илдар, мин тулысынча синең карамакта, – дигән ягымлы тавыш ишетелде. – Синең зур көч таләп иткән эшеңдә ярдәмчең булырмын дип ышанам.

Илдар елмаеп куйды. Шушындый күзгә күренмәс хезмәтчең булу кызык та, рәхәт тә иде. Ул тагын беркадәр тын гына утырды да бүлмәдән чыгып китте. Озакламый, Рамил Әхмәтович биргән нәрсәләрне алып, кабат килде һәм системадагы дискны алыштырды. Һәм тагын елмайды. Бая гына бүлмәдә кемдер бар шикелле иде. Күзгә күренми торган ниндидер көч барлыгы үзен сиздерә, һәм бөтен фикер көчең шул затны күрәсе килүгә сарыф ителә иде. Әле бу тойгы юкка чыкты. Ул үзенең эш бүлмәсендә берьялгызы калгандай булды. Ул беркемнең дә күзәтүе астында түгел иде. Аннан соң баягы ныклы шкаф янына килеп, ишекләрен ачып җибәрде. Шкаф ныклы материалдан булгач, аның эчендә ниндидер бик затлы әйбер булыр шикелле тоелган иде. Әмма ул буш булып чыкты. Башкалары шикелле үк буп-буш. Илдар бермәл аптырабрак торды да Рамил Әхмәтович биргән флаконны шүрлекләрнең берсенә куйды. Аннан соң шкафның ишеген япты да чыгарга җыенды. Ләйлә инде көтә-көтә көтек булгандыр. Бергәләп су коенырга, йөзеп уйнарга… Ишек тоткасына үрелүгә, бүлмә телгә килде. Илдар аны бөтенләй сүндердем дип уйлаган иде, көтелмәгән тавыштан аптырап китте һәм кире борылды.

– Илдар, – диде ягымлы тавыш, – син шкафны дөрес япмадың…

Илдар, дөрес итеп яңадан ябарга теләп, шкаф янына килде һәм шүрлеккә карап катып калды. Бая гына ул калдырган флакон янында ниндидер ак пакет ята иде. Илдар, үз күзләренә үзе ышанырга теләмичә, аны кулына алды. Бер карышка ике карыш чамасы зурлыктагы бу пакет авыр гына иде. «Ярты кило бардыр», – дип уйлады Илдар. Һәм бу уй аны сискәндереп җибәрде. Шундый зур һәм авыр нәрсәне ул ничек күрми калган? Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел иде. Димәк, әлеге пакет шкаф эчендә яңарак кына барлыкка килгән, яки моңарчы ул күзгә күренмәс хәлдә булган. Боларның икесе дә сәер иде. Илдар конверт рәвешендәге пакетны ачты да эчендәге нәрсәне күреп катып калды. Бу бик борынгы нәрсә булырга тиеш иде. Илдар аның нәрсә икәнен дә чамалый шикелле иде. Ул аны конверт эченнән алды да бармаклары белән угалап карады. Кәгазь. Әлбәттә, борынгы әйбер. Хәзерге заманда кәгазьне каян табарга мөмкин, ди…

Илдарның кәгазь турында ишеткәне дә юк иде. Моннан берничә атна элек кенә, алдагы тәҗрибәләргә әзерлек вакытында, Рамил Әхмәтович сөйләде. Борынгы заман кешеләре кәгазьне чамасыз күп кулланган, хәтта туалет хаҗәтләренә дә кәгазь файдаланганнар, һәм шул кәгазь акча буларак та хезмәт иткән. Илдар туйганчы көлгән иде ул вакытта… Ләкин профессор аның шаярырга маташуын җавапсыз калдырды. Мәгълүмат йөртү чарасы да кәгазьдән булганлыгын әйтте ул. Кәгазь битләренә төрле тамгалар төшереп эшләнгән шул мәгълүмат йөртү җайланмаларын төрле исемнәр белән атаганнар. Газета, журнал, китап… Болары иң нык таралган нәрсәләр булган. Һәм әлеге нәрсәләрне беркемгә дә сөйләмәскә, онытырга кушкан иде профессор. «Бу белем сиңа әлегә кирәкми, һәм син аны онытырга тиешсең, – дигән иде ул. – Вакыты җиткәч, син аны искә төшерерсең һәм кайда, кайчан, ничек кулланырга икәнен үзең аңларсың…» Моңарчы чынлып та оныткан иде Илдар. Әле исенә төште…

Ул кулындагы табышка тагын беркадәр карап торды. Борынгы агачны эшкәртеп ясалган табигый кәгазь битләрдән торган бу китап кәгазь катыргы белән тышланган, ялтыр тышлыгына зур, алтынсыман хәрефләр белән авторның һәм әсәрнең исеме язылган. Һәм ул «КИТАП» дип атала иде. Әйтерсең нәшер итүчеләр бу язманың берничә гасырдан соң табылачагын, ә ул чорда инде «китап» дигән төшенчәнең бөтенләй юкка чыгачагын алдан белеп эш йөрткәннәр. Киләчәк буын кешеләре: «Бу нәрсә икән соң?» – дип аптырап тормасын өчен, аның тышына зур хәрефләр белән «КИТАП» дип язып куйганнар.

Бәлки, чынлап та шулай булгандыр. Әмма наширләр, ничек кенә алдан күрүчеләр булмасын, бер нәрсәне исләреннән чыгарган – дәверләр үзгәрү белән кешеләр дә, шул исәптән телләр дә үзгәрә, бер төрле төшенчәләр, анахронизмга әйләнеп, кулланыштан төшеп кала, алар урынына яңа сүзләр килә. Әлеге табылдыкның тышына зур хәрефләр белән КИТАП дип язып куелса да, бу сүз бүгенге заманның гади кешесе өчен берни дә аңлатмый иде.

Ләкин Илдар гади кеше түгел иде. Рамил Әхмәтович аңа мәҗбүри рәвештә диярлек борынгы символларны өйрәткән иде. Ул вакытта әлеге эш Илдарга мәгънәсезгә вакыт үткәрү сыман тоелды. Хәтта профессор миннән нәрсәгәдер көлә шикелле, ни өчендер мыскыл итәргә тели, дигән уй да килгәләде башына. Әмма бу фикере шундук юкка чыкты. Ул Рамил Әхмәтовичның яхшы кеше икәнен белә һәм аңа тулысынча ышана иде. Өйрәнергә куша икән, димәк, шулай кирәк. Ләкин нигә иркенләбрәк эшләү мөмкинлеге бирмәскә? Шулкадәр нәрсәне берничә сәгать эчендә ерып чыгып буламыни?! Ләкин, кич җитүгә, бу уе да таралды. Профессор һәрвакыттагыча хаклы булып чыкты. Илдар ул биргән тамгаларны таный гына түгел, ә тамганы тамгага кушып укый да ала иде инде. Һәм искиткеч кызык нәрсә икән – әлеге тамгалар белән кешенең сүзләрен билгеләп була… Илдарга бу кызык та, соклангыч та булып тоелган иде. Хәтта үзенең фәнни эшчәнлеген шушы темага багышлау турында да уйлаган иде. Һәм… Һәм, лабораториядән чыгуга, барысы турында да онытты. Әле менә, кулына китап килеп эләккәч, ул һәммәсен искә төшерде һәм канәгать елмаеп куйды. Әлбәттә, ул үзенең белемен генә түгел, ә Рамил Әхмәтовичның кисәтүләрен дә исенә төшерде. Бу белемнәрне беркем белән дә уртаклашырга ярамый. «Син боларның берсен дә белмисең. Кирәкле чагыңда гына хәтерлисең дә, кирәге беткәч онытасың, – дип кабатлады ул үзенә. – Аш сиңа ачыкканда гына кирәк, йокы – арыганда гына. Әлеге белем дә шулай ук. Ул сиңа бары тик ниндидер мәсьәләне чишкәндә генә кирәк…» Ләкин ул үзен бу уйларына ышандыра алмады.

«Аң астыңа беркетеп куй, – дигән иде профессор, – үзеңнең гыйлемле икәнеңне аңлаган көннән алып, син – куркыныч кеше.»

Кинәт Илдар буыннарының йомшарып китүен тойды. Ул, сыңар кулы белән өстәлгә таянып, акрын гына креслога килеп утырды. Мондый очракта бүлмә аны юатырга тырышыр, нинди дә булса музыка куяр, рухын дәваларлык импульслар җибәрер иде. Әмма аңа беркем дә ярдәм итмәде. Автоматик хезмәтләндерү системасын ул сүндергән иде. Хатыны – ваннада. Йөрәгең ярылып үлсәң дә, йөгереп килүче булмас. Ул креслога утырды да өстәлгә башын салып тынып калды. Күзгә бәрелеп торган сәбәп булмаса да, ул үзе өчен барысы да үзгәргәнен яхшы аңлый иде. Гадәтләнгән тормыш инде артта калды. Ул хәзер – шушы соклангыч дөньяның гади бер галиме түгел, ул куркыныч кеше иде.

Илдар кулындагы табылдыкка тагын беркадәр карап торды да беренче битен ачты. Тамгаларга күз йөгертте.

Хәзер эш бүлмәсеннән тиз генә чыга алмаячагын чамалый иде инде. Бу китап монда бер дә юктан гына пәйда булмаган, һәм Илдар аны укырга, нәкъ менә хәзер, нәкъ шушы вакытта укырга тиеш иде.

10

«КИТАП» тан өзекләр

* * *

Миңа калса, бөтенесе дә гади генә бер бәхәстән башланды.

Даутовны сез беләсез микән?.. Абрар Муса улын… Ә минем бүгенгедәй күз алдымда әле.

Телевизор экраннарыннан да, газета-журнал битләреннән дә бик сөйкемле булып күренә. Озын буйлы, зифа гәүдәле. Бөдрәләнебрәк торган коңгырт чәчләре тагын да ныграк сөйкемлелек өстәп җибәрә. Ә елмайганда ялтырап киткән тигез тешләре күзнең явын алырлык дәрәҗәдә булып, аның елмаюын тагы да яктырак итә. Әлбәттә, әгәр ул акыллы фикерләре белән күңелләрне яуламаса, боларның берсе дә, хәтта Айдар Галимовныкына[1] охшабрак торган бәрхет тавышы да шаккатыра алмас иде. Ул һәрбер сүзен нәкъ үз вакытында, нәкъ үз урынында әйтә. Һәм һәрвакыт син көткән, син ишетергә теләгән фикерне җиткерә. Телевизор караганда да, газета укыганда да аны теләктәшең, фикердәшең итеп күрәсең һәм хәтта үз мәнфәгатьләреңә каршы килә торган уйлары белән дә бер каршылыксыз килешәсең. Бер сүз белән әйткәндә, күз сирпү белән хатын-кызның акылын җуйдырырлык, ә ир-атларда хөрмәт уятырлык шәхес. Моңа тагын аның бик югары урында утыруын, бик бай әфәнде булуын һәм өйләнмәгәнлеген дә өстәсәң…

Ул чакта Даутов бик билгеле кеше түгел иде әле. Әлбәттә, үз даирәсендә, сәясмәннәр һәм бай түрәләр арасында аның абруе элек тә зур иде, ә ил буенча… Һәрхәлдә, ул вакытта мин аның кем икәнен дә белми идем.

Мин ул вакытта бары тик язучылык белән генә шөгыльләнә идем. Бүген безнең һөнәр кешеләрен хәтерләүче юк диярлек инде. «Әдәбият» дигән төшенчә кулланылыштан төшеп калды. Ул чорда да бу эш лоторея уены сыманрак нәрсә иде – йә уңышка ирешәсең, яки ирешмисең. Өлешеңә шушы ике юлның кайсы төшсә дә, үзеңне бәхетле дип саный алмыйсың, чөнки китапларың алып килгән дәрәҗә сине мул, иркен тормышка чыгармый. Бу – аз санлы халыкның әдипләре өлешенә төшкән котылгысыз язмыш. Һәм иҗатчыларның барысы да моны аңлап, чамалап тора. Дөресен әйткәндә, алар белән матди табыш артыннан куу теләге идарә итми, алар язган әсәрләре белән халыкның яшәешен бизәргә, күңелен матурларга омтылалар һәм үзләрен рух сакчысы итеп күрәләр. Бу кыланышлары өчен аларны берәүләр изгегә, берәүләр сантыйга исәпли. Мин дә менә шул кавемнең бер кисәге идем.

Язылган әсәрләр бик күп, тик аларның берсе дә китап булып чыкмый, һәм мин очраклы акчага көн күреп яшәргә мәҗбүр идем. Берәр повесть журналларда дөнья күрсә, бу бик зур вакыйгага әйләнә. Юк, укучылар өчен түгел, ә минем өчен. Укучылар арасында да йә телефоннан шылтыратып, йә үземне очратып мактап яки сүгеп китүчеләр табыла, ләкин күпчелек аларны укымый, укыса да ошатмый, ошатса да, эндәшми калуны хуп күрә. Ә минем өчен укучылар фикере артык мөһим дә түгел кебек, әсәрнең басылып чыгуы үзе үк сөенеч – чөнки ярыйсы гына гонорар түлиләр, һәрхәлдә, минем ярлы язмышымда ул бик зур булып күренә иде.

Мин китап кибетләренә кермәскә тырышам, андагы киштәләрдә тезелеп торган чит ил язучыларының унар-егермешәр том китапларын күргән саен, җаным әрни, мин дә алардан ким түгел бит, мин дә, шулкадәр китаплар чыгарып, данлыклы һәм бәйсез язучы булып яши алыр идем, дип уйлыйм. Бу уй минем бөтен кәефемне кыра, үземнең мескенлегемне искә төшерә. Кайчагында хәтта үз талантларын бар дип белмәгән халкыма да, аны шушы хәлгә төшергән ата-бабаларга да рәнҗеп куям. Күп санлы, дәүләтле милләт булсак, безнең китапларны укучылар да күп булыр иде. Китап кадерен белгән кешеләребез күп булса, халыкның үз-үзенә булган ихтирамы артыр, ул үз тормышына аек күз белән карар дәрәҗәдә булыр иде. Һәм бәйсез, иркен тормышлы иҗатчылар тагы да яхшырак әсәрләр язар иде. Бу «иде» ләрне санап кына бетерерлек түгел. Һәм алар миңа беркайчан да тормышка ашмаячак хыял гына булып тоела.

Берничә ай элек кенә «Китап» нәшриятының директорына кереп чыккан идем. Калын гына берәр китап чыгарып булмасмы дип инде. Ул болай диде: «Без һәр авторның җыентыгын биш елга бер генә чыгарабыз. Синең китабың былтыр гына дөнья күрде, шулай булгач, тагы дүрт ел көтәргә туры килер».

Язучы биш елга бер китап кына язып тора алмый, һәм биш елга бер генә китап язган кешене «язучы» дип атау да дөрес түгелдер. Димәк, бездә язучылыкны юк итү күренеше дәүләт нәшриятлары дәрәҗәсендә рәсмиләштерелгән булып чыга. Мин директорга мондый нәрсәнең әдәбиятны – димәк, мәдәниятнең умыртка сөяген – бетерүгә юнәлтелгән гамәл икәнен аңлатырга тырышып карадым. Әмма ул берни дә ишетергә теләмәде. Һәм мин өметсезлеккә бирелеп чыгып киттем. Күңелдә әрнү иде. Юк, үзем китап чыгара алмаган өчен түгел… Ә нәшрият директоры булып утырган кешеләрнең шундый мөнәсәбәте, үз халкына булган битарафлыгы өчен. Әгәр эшләр шулай барса, бер ун-унбиш елдан безнең телдә китап укырлык адәм калмаячак, ә бер йөз-йөз илле ел узуга, Җирдә яшәүче милләтләр исемлегеннән бөтенләй югалачакбыз. Шуны беркем дә аңламый микәнни соң?! Аңлыйлар инде, әлбәттә. Ләкин беркем дә моның өчен борчылмый. Көндәлек мәшәкатьләр, корсак хәстәре янында ул чынбарлык булып тоелмый, тоелса да, бик тә ерак, безнең гомердә генә килеп җитмәстер кебек тоела. Бу, күрәсең, югалуга дучар ителгән халыкларның бер үзенчәлегедер инде.

Нишлисең, мескен халыкның язучылары бәхетле була алмый.

Мин үз халкымның менә шундый бәхетсез бер баласы идем. Ул мәлләрдә мин үз бәхетсезлегемне аермачык күрә идем: яңа роман белән булашып, дөньямны онытканмын – бурычка да хәтсез керелгән икән, ә түләргә бер тиен дә акчам юк. Һәм иң аянычы – тиз генә эшләп алырлык мөмкинлек тә юк иде. Әҗәткә сорап торырлык кешеләр турында авыз да ачасы түгел – монысы әйтмәсәм дә аңлашыладыр. Акча, әлбәттә, бәхетсез кешене бәхетле итә торган нәрсә түгел. Әмма аның бер серле ягы бар – кесәңдә акчаң бетсә, үзеңне мескен итебрәк тоя башлыйсың. Һәм күңелеңә корт булып оялаган шушы тойгы сине, чынлап та, мескенгә әйләндерә. Үз-үзеңне кимсетергә тотынасың… Ә бу дөньяда беркем дә (беркем дә!) сине үз-үзеңне кимсеткән дәрәҗәдә кимсетә алмый. Газапның иң зурысы – үз җаныңны үзең талаудыр ул.

Җанымның таланган чагы иде. Моңа, әлбәттә, тәннең хәлсезләнүе дә сәбәпче булгандыр. Соңгы әсәремнең соңгы ноктасын куюга, мин үземнең чиксез арыганлыгымны тойдым. Бу – берни белән дә тиңләп булмаслык алҗу. Тәнеңнең бөтен күзәнәкләре берьюлы һәм аерым-аерым хәлсезләнеп таркала башлагандай була. Син әкрен генә җебеп төшәсең…

Тәүлегенә ике-өч сәгать кенә йоклап, куе кофедан башка бернинди ризык та капмыйча айлар буена эшләгән иҗатчының бу халәтен аңларга мөмкиндер.

Компьютер артыннан торуга, мин чайкалып куйдым һәм, егылып китмәс өчен өстәлгә таянып, бертын басып тордым. Башымны артка борып, авып-нитеп китсәм аякны сузып иркенләп йокларлык урын эзләргә маташтым. Бүлмәдә эш өстәле белән китап шкафларыннан башка мебель юк иде. Кайда егылсаң да, как идәнгә төшәсең. Бары тик стеналарга башыңны бәрмәслек итеп кенә аварга кирәк. Бу инде өйрәнелгән нәрсә иде…

Кинәт хәлсезлек юкка чыккандай тоелды. Мин башта моңа аптырабрак калдым. Сәбәбен соңыннан гына аңладым. Ачык тәрәзәдән кергән тәмле аш исе сәбәпче иде. Авыздан сулар килде. Мин ирексездән тәрәзәгә тартылдым. Кемдер балык кыздыра иде. Тәрәзәдән карап кына тамагым туймасын аңлап, кухняга атладым. Аяклар мамык сыман тоелды. Мин ач идем. Һәм шушы ачлыктан бөтен тәнем калтырана иде. Дерелдәгән кулларым белән суыткыч ишеген ачтым һәм шатлыктан улап җибәрдем. Полиэтилен пакетта бер минтай балыгы калган иде. Аның эрегәнен дә көтеп тормастан, табага салдым. Мин балык яратам. Һәм аны кибеттән тактасы белән алып кайтып, көнендә үк тазартып, тозын-фәләнен сибеп әзерләп куям, соңыннан бары тик суыткычтан алып табага ыргытасы гына кала. Әле үземнең шушы гадәтем өчен сөенеп беталмадым. Балык пешеп чыкканчы чәйни торырга берәр ризык юкмы дип, тагын суыткычны ачтым. Берни дә юк иде. Буп-буш. Икмәк савытында да моннан бер атна чамасы элек алынган йодрык зурлык булка кисәгеннән башка нәрсә табылмады. Мин аны шундук диярлек кимереп бетердем. Бер мизгелгә бу дөньяда каткан булка кисәгеннән дә тәмлерәк берни дә юктыр сыман тоелды. Һәм мин бу уемны бик мәзәккә күреп елмаеп куйдым. Ул арада балык пеште, һәм берничә секунд эчендә кылчыклары гына калды. Ул искиткеч дәрәҗәдә тәмле иде.

Мин, әлбәттә, туймадым. Ләкин тәнемнең калтырануы юкка чыкты, хәл кереп киткәндәй булды. Хәзер минем ашыйсы килү теләген җиңәрлек кенә көчем бар иде. Хәзер рәхәтләнеп йокларга да була.

Ләкин прихожийдагы көзге алдындагы кәгазьләрне күрүгә, йокы очты. Болар минем бурычлар иде: фатирга, телефонга, электр энергиясенә… һәм башкалар… Барлыгы сигез меңгә якын… «Тагын дус-ишләргә, таныш-белешләргә… – дип өстәдем мин күңелемнән. – Тагын шул тирә… Барлыгы уналты мең чамасы…» Бу миңа, кесәсендә бер тиен дә акчасы булмаган адәмгә, ярыйсы ук зур сумма иде.

Мин янә компьютер артына барып утырдым. Арыганлык та, ашыйсы килү теләге дә юк иде инде. Беркайда да басылмаган әсәрләремне кабат карап чыктым. Һәр повестем өчен бер генә мең сум түләсәләр дә, әлеге бурычларым миңа бик тә кечкенә булып каласы икән… Бер повесть өчен бер мең! Бу – искиткеч арзан хак, бушка эшләү кебек. Ләкин мин бөтен авторлык хокуклары белән аларны шул бер меңгә сатарга да риза идем. Ходай миңа талантны да, сәламәтлекне дә биргән. Мин яза алам, язам… Мондый әсәрләр әле тагын булып торыр… Миңа алар жәл түгел… Ләкин иң аянычы шул – ул повестьларны миннән хәтта шул бер меңгә дә алырга теләгән кеше юк иде.

Ярлылыгымнан бигрәк, кирәксезлегемне тою авыр иде. Әйе, мин әйбәт язучы. Әйе, талантлы. Күп эшли торган. Ләкин беркемгә дә кирәкмим. Үзем дә, әсәрләрем дә. Һәм бу – коточкыч.

Әлбәттә, тормышымның бөтен максаты баю яки акча табу гына булса, мин бик аптырап тормас идем. Башы эшләгән адәмгә бу – авыр нәрсә түгел. Аннан соң, минем кул-аяклар да яхшы эшли. Пистолеттан яхшы атам. Сугыша беләм. Хәтта гадидән-гади юлбасар гына булсам да, үз тамагымны үзем туйдырып, җитеш тормышта гомер итәр идем.

Ә язучы булып… Татар язучысы булып… Эх-х…

Күрәсең, мин милләт дип чәчрәп йөри торган кеше түгелмендер. Кайчагында җәмгыятьтәге процессларның тизрәк булуын көткән сыман тоелам. Югаласы милләтләр тиз генә югалсын да, бер генә халык булып яши башлыйк инде, дип уйлыйм. Җирдәшләр булып. Агонияне ник сузарга инде?! Һичьюгы, бер проблемадан – тел проблемасыннан азат булыр идек. Бер үк шартларда иҗат итәр идек. Ә үзем әлеге хәлне күз алдына китерә алмыйм. Төрле төбәкләрдә яшәгән халыкларның милли үзенчәлекләре юкка чыккач, әдәбият та югалыр сыман тоела. Югалмаса да, ул кызык булмас, ниндидер калыпка гына әверелер кебек. Белмим, бәлки, хаталанамдыр.

Мин үземнең хаталануымны телим. Әлеге уйларның чынбарлыктан ерак торуын телим. Аларны акчасызлык һәм күңел төшенкелеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән иллюзия генә итеп күрәсем килә. Ачлыктан тилмергән кешенең күзенә төрле шәүләләр, өрәкләр күренә башлый икән, дип ишеткәнем бар. Әлеге уйларның да авыр хәлдә яшәгән язучының күзенә күренгән шул өрәкләр сыман нәрсә генә булуын телим…

Белмим, уйлар ташкыны мине кайсы ярларга илтеп ыргытыр иде, бәхеткә каршы, телефон шылтырады. Мин бераз аптырап калдым. Моңарчы шылтыраганы булмагач, телефон турында бөтенләй онытканмын, акча түләмәгән өчен, аны күптән сүндергәннәрдер инде, дип уйлый идем. Һәм гаҗәпләнү катыш шатлык белән трубкага үрелдем. Шатлыгым баягы уйларның дөрес түгеллеге исбатлана башлаудан иде. Димәк, беркемгә дә кирәкмим диюем – хата, димәк, мин әле кемгәдер кирәкмен. Димәк, бүтән уйларым да…

– Илгизәр, хәлләрең ничек? – Бу тавыш миңа таныш иде. Концертлар алып баручы юморист егет Хәмит. Сатирик хикәяләр сорап шылтыратуыдыр инде. Минем дәшми торуымны өнәмичә, ул тагын кабатлады: – Хәлләрең ничек, дим!

– Әйбәт шул… – дип елмайдым мин, остазым Атнабайның[2] сүзләрен кабатлап. – Үзем дә шуңа аптырап утырам әле…

– Сиңа бер йомыш бар иде…

– Беләм, – дип бүлдердем мин аны, – йомышың төшмәсә, хәл сорап шылтыратмыйсың инде син…

Ул минем сүзне ишетмәде дә бугай, үзенекен тезде:

– Мин әле гастрольдә йөрим. Бушамыйм. Бер эш бар иде. Кыскасы, болай. Бик абруйлы бер абзыйның юбилей кичәсен алып барырга кирәк. Музыкантлар да, җырчылар да бар. Кичәне алып барыр өчен, җор телле кеше кирәк. Синең кулыңнан килә ул. Әйдә, тәвәккәллә әле.

– Гомеремдә бер тамада булганым юк…

– Моның өчен әллә ни кирәкми. Җыелган кунакларның исемлеген аласың да, кызыклырак итеп сүз бирәсең. Алар сөйләп бетергәч, табындагыларны эчәргә кыстыйсың. Шул гына.

Минем, әлбәттә, табын алып барганым бар иде. Дусларның, туганнарның берәр бәйрәме булса: «Син язучы кеше, телгә остасың…» – дигән булып, бу эшне гел миңа йөклиләр. Һәм мин аны бик яратмый идем. Басып тост әйтеп аракы эчүне кем уйлап тапкандыр, белмим. Әмма мин моның бер кызыгын да күрмим. Ну, кунак кеше сүз әйтә инде, бәйрәмгә сәбәпче булган кешене мактаган була, янәсе ул әйбәт, изге күңелле, фәлән-төгән… Теге бахыр, бу сүзләрнең шыр-ялган икәнен белеп торган килеш, ышанып утырган була… Һәм табынның башыннан азагынача шул күренеш дәвам итә… Бәйрәм табыны колхоз җыелышы түгел ич инде… Әле дә Хәмитнең тәкъдименнән баш тартырга иттем. Тик ул, минем хәлне аңлагандай, тылсымлы сүз әйтте:

– Карышырга уйлама да! – диде ул, боерык биргәндәй итеп. – Беренчедән, баш тартсаң, мине авыр хәлгә куясың. Икенчедән, акча түлиләр. Әйбәт түлиләр. Биш мең.

– Нәрсә?! – мин үз колакларыма үзем ышанмый тордым. – Биш мең?

– Әйе. Сәгать дүртләр тирәсендә Октябрь проспектындагы ашханәгә кил. Анда сине Илнур каршы алыр. Безнең баянчы егет. Ул барысын да төшендерер. Ярый, хуш. Мин ашыгам.

Һәм ул трубканы ташлады.

Биш мең, әлбәттә, зур акча иде. Ләкин күңелне әрнетеп, тагын бер уй узды. Роман, повестьларны бер меңгә дә алучы юк, ә монда, ниндидер табын өчен… Ләкин мин бу уйны шундук куып җибәрдем. Акча эшләргә комачаулап йөрмәсен…

Мин табын алып барырга бик яратмыйм, дигән идем. Ялгышканмын икән. Әлеге табынны алып барганда мин шуны ачык төшендем: яратмыйм дип әйтү дөрес түгел, мин бу эшне күралмыйм икән.

Дуслар табынындагы шикеллерәк булыр дип көткән идем. Бер өстәл артында утырасың, вакытын белеп кенә, кирәкле кешегә сүз бирәсең… Монда алай булмады. Беренчедән, килгән кунаклар, чынлап та, бик зур урыннарда эшли торган тәкәббер кешеләр иде. Безне алар белән бер табынга утыртмадылар. Чаршау артында аерым өстәл куйдылар. Әлбәттә, өстәлләре мул иде. Әмма бер табында утырмау мине, алып баручы буларак, авыр хәлгә төшерде. Бер өстәлдә утырганда, син үз кешегә әйләнәсең. Ә болай… Кешеләр сүз әйткән арада, мин, сөяк өмет итеп йөргән көчек шикелле, өстәл тирәсендә бөтерелергә мәҗбүр булдым. Ә бу кимсетә иде. Син бу табын кешесе түгел. Син чит. Син болар белән тиң түгелсең. Син аларны хезмәтләндерергә тиеш. Син – шушы табын артында утыручыларның хезмәтчесе. Кол. Ә мин үземнең кем икәнемне яхшы белә идем…

«Болар миннән ни ягы белән өстенрәк соң? – дип уйладым мин, табында утырган капкорсак яшьтәшләремне күреп. – Нинди зур эшләр майтарган алар шулай кылтаеп утырырлык?» Күңелне юатырлык җавап юк иде. Кайсын әтисе, кайсын абзыйсы юньле эшкә урнаштырган да кеше иткән. Боларның искитәрлек сәләтләре дә, үзләрен хезмәтләндерүче артистларга хөрмәт белән карарлык акыллары да юк иде. Вальс әйләнгәндә безнең җырчы кызны кармалап, муеныннан үбәргә маташкан утыз биш яшьләр тирәсендәге ирне сугып әйләндерәсем килде. Җырчыны адәмгә санамаса, үзе белән бергә килгән хатынын мыскылламасын иде. Кулында власть, кесәсендә акча булгач, аңа барысы да мөмкин дип уйлый, күрәсең… Тик мин беркемгә дә каты кагылмадым. Бары тик тәнәфес игълан итеп тәмәке тартырга чыккач кына, Илнурга зарланып алдым.

– Кем инде болар?.. – дидем мин, бер көтү булып төтен борхытып торган адәмнәр ягына ымлап: – Карале, ничек кыланган булалар! Алланың кашка тәкәләре диярсең… Безгә ничек караганнарын күрдеңме?! Ниндидер кызыклы хайванга караган кебек… Кайсы ягы белән хаклы алар шулай кыланырга?

– Аларның акчасы күп, – дип пышылдады Илнур, – кем түли – шул музыка куя…

– Менә шулар җитәкли инде безнең халыкны… Шушы хайваннар безнең белән идарә итә…

– Син алай кызма әле… – диде Илнур, – нишлисең инде…

– Да пошли они… – Мин нәфрәт белән кулымдагы тәмәкене шулар ягына чиртеп җибәргәнемне сизми дә калдым. – Козлы вонючие…

Тәмәке төпчеге кемнеңдер ак чалбарына барып эләкте. Төркемдәгеләр безнең якка борылып карадылар һәм минем нәфрәт булып сыгылып чыккан сүгенүемне ишеттеләр. Табын хуҗасы минем янга йөгереп килде.

– Син!.. – диде ул, нәфрәтен җиңәргә тырышып. – Син үзеңне кем дип беләсең?!

– Гафу итегез… – дип сүзгә кушылды Илнур. – Без бөтенләй икенче нәрсә турында сөйләшә идек… Без сезнең хакта түгел… Һәм Илгизәр дә тәмәке төпчеген сезгә тидерергә теләмәгән иде… Шулай бит, Илгизәр?

Мин йодрыкларымны бәйдән ычкындырмаска тырышып кына тора идем. Бер сүз дә әйтә алмадым. Табын хуҗасының кыяфәте дә, Илнурның мескенләнүе дә миңа ошамый иде. Шулай да башымны кагарга мәҗбүр булдым.

– Мин синнән сорамыйм, – диде табын хуҗасы, – мин аның үзеннән ишетергә телим.

Әлбәттә, Илнур барысын да уңай гына хәл итә алырлык җавапны тапкан иде. Табын хуҗасы аек булса, моңа канәгатьләнеп китеп барыр һәм эшне зурга җибәрми калыр иде. Әмма ул ярыйсы ук исереп өлгергән иде шул. Һәм мин, ничек кенә җавап бирсәм дә, җәзасыз калмаячак идем.

– Әйе, – дидем мин, – тәмәке төпчеген сезгә дип ыргытмаган идем. Һәм «козлы вонючие» дигәнем дә сезгә түгел иде.

– Гафу үтен! – диде табын хуҗасы, күзен акайтып.

– Гафу итегез, – дип кабатладым мин көтелмәгән җиңеллек һәм битарафлык белән.

Ләкин бу табын хуҗасына ошамады.

– Син адәмчә итеп гафу үтен!

– Һмм… – Мин елмаеп куйдым һәм шундук, йөземә ясалма мескенлек чыгарып, табын хуҗасының күзенә текәлдем: – Сезне сасыган кәҗә дип атамаган һәм тәмәке төпчеген сезгә дип ыргытмаган өчен гафу итегез.

Сул яктан котылгысыз тизлек белән якынлашкан нәрсәне күреп, шундук артка янтайдым, һәм кыска буйлы, таза гәүдәле табын хуҗасының йодрыгы борын төбемнән исән-имин генә узып китте. Абзый ипкә килерлек түгел, ә минем эшне зурга җибәрергә теләк юк иде. Үзем генә булсам – бер хәл, минем аркада бөтен артистлар да ач калырга мөмкин. Мин шуларны уйладым да тынычлана төштем. Бәхеткә каршы, кемдер табын хуҗасын култыклап читкә алып китте.

– Күңелегезгә авыр ишетелсә, чынлап та, гафу итегез, – дидем мин, безне тамаша кылган төркемгә карап, – мин сезне кимсетергә теләмәгән идем.

– Без бөтенләй бүтән темага сөйләшә идек… – дип элеп алды Илнур.

– Ярый, – дип елмайгандай итте берәү, мин аның исем-атын хәтерләмим инде, банкир иде бугай. – Без аңлыйбыз… Бары тик хуҗа гына йомшара төшкән… Сез, егетләр, эшегезне дәвам итегез…

Һәм аның сүзе белән бөтенесе дә үзгәргәндәй булды. Баштарак безгә гайре табигый нәрсәгә карагандай аптырау катыш нәфрәт белән баккан күзләр бераз нурлана төште. Аннан соң, табында шаян сүзне аңлаган, югары бәяләгән кешеләр дә юк түгел, һәм минем шаярулар аларга ошый иде. Ә кайберләре хәтта минем язучы икәнемне дә белә… Хәер, монысы кичә беткәндәрәк кенә ачыкланды. Тәнәфес азагына озын буйлы яшь кенә бер ир килеп җитте. Аны күрүгә, барысы да урыннарында тибрәнеп куйгандай тоелдылар. Ул, ишек төбенә җитүгә, барыбыз белән дә күрешеп чыкты. Дөресрәге, ул иң беренче минем белән күреште…

Банкирның сүзеннән соң без залга керергә дип борылган идек инде. Әмма шундук кереп китүне яхшысынмыйча, мин тәмәке алып кабыздым. Нәкъ шул вакытта караңгы тәрәзәле джип килеп туктады, һәм аннан озын буйлы бер ир чыкты. Кыска җиңле ак күлмәктән. Яшькә ул миннән артык зур булмагандыр. Беренче күрүдән үк ул миңа үз кеше булып тоелды. Моның хәрәкәтендә үзен әллә кемгә кую, башкаларны кимсетү кебек нәрсәнең эзе дә юк иде. Аны күрүгә, баскычның икенче ягында тәмәке көйрәтеп торган төркем тибрәнеп куйды. Кемдер аңа каршы омтылып та алды бугай. Әмма теге кеше туп-туры Илнур белән безнең янга атлады. Һәм иң беренче булып миңа кул бирде.

– Хәлләр ничек, Илгизәр?! – дип елмайды ул һәм, мин «әйбәт» дип баш каккач, өстәп куйды: – Синең хәлләр мотлак әйбәт булырга тиеш. Яхшы язучы син. Мин укып барам…

Мин бу адәмне белми идем. Шуңа сүз озынайтып тора алмадым. Ул Илнур белән күреште дә баскычның теге ягына атлады. Без Илнур белән залга уздык. Бераздан яныбызга табын хуҗасының улы йөгереп килеп җитте.

– Бераз үзгәреш бар, – диде ул, каш астыннан миңа сөзеп карап. – Тәнәфестән соң иң беренче сүзне Даутовка бирәбез. Абрар Муса улына.

Кунаклар табынга утырып беткәч, безнең җырчы кыз бер җыр җырлады да, мин, шуңа бәйләп, Абрар Муса улына сүз бирдем. Кызык кына килеп чыкты. Хәтта табындагылар кул чабып ук җибәрде. Мин, әлбәттә, бу алкышларның минем шаяру өчен түгеллеген белә идем. Шулай да күңел күтәрелеп китте. Ә Даутов, микрофонны алып:

– Рәхмәт, Илгизәр… – дигәч, бигрәк тә. Чөнки минем исем ишетелү белән, табында чыш-пыш китте. Мин аларның нәрсә турында икәнен чамалый идем. «Туктале, кем соң бу егет?! Абрар Мусаевич аны каян белә? Әллә дуслар микән?» Кыска вакытлы пышылдашулар шул хакта иде.

Әлбәттә, исеменең кемнеңдер авызыннан ишетелгән өчен генә ниндидер мәгънәгә ия булуы язучы өчен бик күңелле күренеш түгел. Әмма бу начар да булып чыкмады. Табындагыларның безгә алар күңелен күрер өчен килгән артистларга булган карашы бөтенләй үзгәрде. Алар безне башта үзләре белән тиң күреп, ә соңрак хәтта бераз югарырак куеп аралаштылар. Соклануларын белдерергә дә, танышлары һәм кыз-уллары өчен автографлар сорарга да тартынмадылар. Һәм без дә аларга халык җилкәсендә утыручы сорыкортлар итеп түгел, ә чын-чынлап дәрәҗәле һәм абруйлы кешеләр сыман итеп карадык.

Ә бер арада Абрар Муса улы, бөтен табынга күренерлек итеп, миңа үзенең визиткасын сузды:

– Киләсе дүшәмбедә минем янга кагылып чык әле, Илгизәр.

– Дүшәмбедә булмый, – дип бүлдердем мин, – әйдәгез, сишәмбегә калдырыйк.

– Бик хуп, – дип елмайды Даутов, – килештек.

Бүген җомга, иртәгә туйганчы йоклап, ял итеп алсам, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрдә яңа әсәрне тагын бер кат карап-төзәтеп чыгармын дип, үзем өчен күптән хәл итеп куйган идем. Мондый эштән мине үлем, яки замана ахры, яки шуңа охшашрак тагын берәр нәрсә генә бүләргә мөмкин. Даутовның тәкъдименә каршы килүем бары тик шуннан гына иде. Ләкин очрашуны кичектерүем табындагылар арасында тагын ниндидер аңлашылмаучылык тудырды. Алар, әлбәттә, бернәрсә дә дәшмәделәр, әмма бер-берсенә сәер карашлар атып, иңнәрен сикерткәндәй итеп куйдылар. Һәм миңа булган мөнәсәбәтләре тагы да ныграк үзгәрде: баштагы мәлләрдә бик уңышлы шаяруларымны да игътибарсыз калдырсалар, хәзер шаяруга охшаган һәр сүзем саен диярлек көлеп, һичьюгы елмаеп алырга тырыштылар. Аларның бу кыланышы миңа да бик кызык булып тоелды һәм күңелемне күтәреп җибәрде. Ә икенче тәнәфескә чыккач, җаен туры китереп, кунакларның барысы да диярлек миңа үзләренең визиткасын бирде, вакытым булганда яннарына кереп чыгуымны үтенделәр.

Табын хуҗасының миңа булган ачуы да бик тиз онытылды. Ул вәгъдә ителгән акчасын тоттырып, һәрберебезнең аркасыннан сөеп озатты. Хәтта миннән гафу да үтенергә онытмады: «Артыграк киткән. Сез, берүк, кичерә күрегез инде…» Мин, әлбәттә, әлеге сүзләр астында Даутовның безгә булган мөнәсәбәте ятканын бик яхшы төшенә идем.

Табын хуҗасын берсүзсез гафу иттем. Хәтта акчасын алгач рәхмәт тә әйттем бугай әле. Тагын шундый өч-дүрт табын алып барырга кушсалар да, бурычларымнан тулысынча котылуымны уйлап, шатланып риза булачак идем. Бернәрсә дә бушка гына килми. Һәрнәрсә өчен дә түләргә кирәк. Арурак акча эшлим дисәң, кимсенүләргә дә түзәргә туры килә. Бүгенге табында утырган әфәнделәрнең калын кесәсе нигезендә дә шул мыскыллауларга түзә белү ята иде. Үзеңнән өстенрәкләргә ялагайлана белү. Үзеңне адәмгә дә санамаган бәндәләрнең табанын ялый белү. Бу – җиңел нәрсә түгел. Бүген мин аны үз иңемдә тойдым. Шушы авырлыкка түзүләре, түзә алулары белән генә дә алар җитеш тормышка хаклы иделәр. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Һәм мин безгә көчеккә карагандай карап та, Даутов алдында калтырап төшкән кунакларны аңлагандай булдым.

Менә шундый хәлләр.

Бу дөньяда аңлап һәм аклап булмастай бер генә кабахәтлек тә юк бугай.

* * *

Барысы да гади генә бәхәстән башланды, дигән идем…

Теге табында мин Даутовны беренче тапкыр күргән идем. Сишәмбегә кадәр, аның турында тулырак мәгълүмат тупларга тырышып, белгән-күргәннәрдән сораштырып карадым. Тик алган мәгълүматым бик тә фәкыйрь булып чыкты. Нефть белән бәйле эшкуар, бик бай адәм. Президентның бик якын кешесе. Бары шул. Аның башкарган вазифасын да, нефть җитештерүнең кайсы тармагында эшләвен дә, туган-үскән җирен дә тәгаен белгән кеше табылмады. Хәер, акчаны һәм властьны Алла итеп күргән дәвер кешеләре өчен болар кызык та булмагандыр. Аның байлыгы һәм Президентка якынлыгы үзе генә дә тылсымлы көчкә ия иде.

Аның бай һәм кодрәтле шәхес булуына мин дә битараф түгел идем. Күңелнең кайсыдыр бер почмагына оялаган шайтан: «Менә шундый кеше сиңа спонсор булса…» – дип, туктаусыз рәвештә пышылдый сыман иде. Хәтта спонсор булмаган хәлендә дә, китапларымның нәшрият табасыннан туктаусыз төшеп торуы өчен мондый абруйлы затның бер сүзе җитәчәк. Аның шул сүзе булганда, «Китап» нәшрияты директорының: «Биш елга бер генә…» – диюе бик тә мескен булып калачак иде. Һәм мин бар күңелем белән әлеге кысыр хыялларның чынга ашуын теләдем. Хәтта Үзәк базар янында утырган теләнче карчыкка ун сум хәер тоттырдым. Мин аның дога кылуын, һичьюгы ишарәтен китереп битен сыйпап куюын көткән идем. Ләкин ул ике кулы белән беләгемә чат ябышты да күзләремә текәлде.

– Юк, – дип пышылдады аннан соң, – алай эшләмә! Берүк алай итә күрмә!

Аның кыяфәте дә, тавышы да котыңны алырлык иде. Әмма өске иренемә чәчрәгән төкереге курку турында бөтенләй оныттырды. Мин тиз генә аның кулыннан ычкындым да, учымның сырты белән борын астын уа-уа, тукталышка сыпырттым. Әллә нинди тиле карчык булып чыкты ул. Җир асты чыгышына җиткәнче, нәрсәләрдер кычкыра-кычкыра артымнан ияреп барды. Юлның икенче ягына чыккач, киосктан минералка алып, битемне юдым. Хәтта ул да ярдәм итмәде, карчыкның төкереге чәчрәгән урын ничектер ачытыбрак торган сыман тоелды. Һәм мин, аны-моны карап тормыйча хәер биргәнем өчен, үземне сүктем.

Мин үземне хәзер дә сүгәм. Хәзер инде башка нәрсә өчен. Ул карчыкның сүзләренә колак салырга кирәк булгандыр, ул миңа бик тә мөһим нәрсә җиткерергә теләгәндер кебек тоела. Тагы да төгәлрәк әйткәндә, ул мине ялгыш адымнан кисәтергә теләгән, ә мин аны ишетмәгәнмен. Ирен өстемә чәчрәгән кечкенә төкерек кисәге аңымны томалаган. Төкеректән дә томаланырлык булгач, аң дигән нәрсә бик зур да булмагандыр инде. Мин ул карчыкны кайвакыт төшемдә күрәм һәм чиксез үкенүләрдән әрнеп уянам. Тик соң инде.

Даутов мине бик җылы каршылады. Ишектән күренүемә үк урыныннан торып, яныма килеп, кул биреп күреште. Өстәл артына утыргач, сәркатибен чакыртып, үзенә яшел чәй, ә миңа кара кофе китерергә кушты. Дөресен әйткәндә, мин бераз югалыбрак калдым. Даутов минем хакта бик күп беләдер шикелле тоелды. Хәтта кара кофе эчүемә кадәр. Әлеге уйларымның дөреслеген исбатларга теләгәндәй, ул елмаеп куйды:

– Мин синең әсәрләреңне укып барам, – диде ул, өстәл тартмасыннан бер кап «честерфилд» чыгарып, бер сигаретын авызына капты да, көллекчәне миңа шудырды. – Тартырга теләсәң, рәхим ит.

Һәм икенче кулында кара «Пётр I» кабы пәйда булды. Мин елмаеп куйдым һәм тәмәкегә үрелдем.

– Синең геройлар гел кара кофе эчә, кара «Пётр I» тарта, кара курткадан һәм кара күзлектән йөри, – дип елмайды ул. – Һәм әсәрләреңдә дә каралык өстенлек итә. Хәтта якты хыяллар, якты персонажлар артында ниндидер кара шәүлә барлыгын тоясың…

Мин сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйдым. Тик дәшмәдем. Ул хаклы иде.

– Кара төс – үз-үзеңә ышанып җитмәү билгесе, диләр… – Даутов бер мәлгә миңа төбәлеп тынып калды. Нәрсәдер әйтүемне көтте шикелле, тик мин нәрсә әйтим?.. Һәм ул дәвам итте: – Мин синең иҗатыңны да, журналистлар белән әңгәмәләреңне дә күзәтеп киләм. Һәм берничек тә үз-үзеңә ышанмый торган кешесең дип әйтә алмыйм. Киресенчә, бүген үз көченә синнән дә ныграк ышанган язучыны табу кыен.

Мин телсез идем. Дөресен генә әйткәндә, бүгенге җитәкчеләр, байлар арасында милли әдәбият белән кызыксынган кешеләр барлыгын башыма да китергәнем юк иде. Ә Даутов бөтенесен белеп тора икән. Бу минем өчен көтелмәгән зур яңалык иде.

– Шуңа күрә мин синең әсәрләреңдәге кара төсне үз-үзеңә ышанырга теләмәү билгесе дип кабул иттем…

Сәркатип кыз поднос күтәреп кереп җитте. Мин алдыма куелган кофега карап елмаеп куйдым. Ә Абрар Муса улы дәвам итте:

– Гади генә, аяк астында аунап яткан детальләрдән көтелмәгән нәтиҗәләр чыгара белүең сине кешенең киләчәгенә өметсезлек белән карауга этәрә. Иҗатыңда «коточкыч» жанры өстенлек алу да шуннан киләдер кебек. Син, бүгенге вак күренешләрне анализлап, куркыныч фаразлар кыласың. Һәм шул коточкыч күренешкә үзең дә ышанырга теләмисең…

Даутов елмаеп миңа карады да алдында торган чынаякка үрелде. Мин дә кофе уртлап куйдым. Һәм ни дә булса әйтмәс өчен, комсызланып тәмәке суырдым. Һәм аның тагын сүз башлавын көттем. Ләкин ул дәшмәде.

– Сез әдәбиятны яхшы беләсез… – дидем мин, тагын тәмәке суырып.

– Мин кешеләр белән эшлим. Халык белән… – диде ул акланган шикеллерәк. – Ә халык белән эшләгән адәм әдәбиятны яхшы белергә тиеш. Чөнки милләтнең халәтен аның язучысыннан да төгәлрәк билгеләгән беркем дә юк. Язучы ул – бик беләсең килсә, халык тормышының барометры.

Мин кинәт үземне үтә күренмәле, пыяладан ясалган кебек итеп сиздем һәм, күңелдәге хисләрне капларга теләгәндәй, кулларны күкрәгемә чалыштырдым. Даутов елмайды.

– Бүген сине чакыруымның сәбәбе гади генә…

Ләкин ул сәбәбен әйтергә ашыкмады. Алдындагы чәйне уртлап куйды. Ашыкмый гына тагын тәмәке кабызды. Аны суырды да көллекчәдә пыскып яткан төпчекне сүндерде. Ул арада телефон шылтырады. Әмма Абрар Муса улы сөйләшеп тормады. «Соңрак», – диде дә трубканы урынына куйды. Һәм миңа төбәлде.

– Синең язган әсәрләрең бик күп, – диде ул бераздан, – һәм син үзең китаплар чыгару теләге белән янасың. Минем нәшрият директорлары белән дә, китап кибетендәгеләр белән дә гәпләшкәнем бар. Бөтенесе: «Китап авыр сатыла», – дип зарланалар. Ә син моңа ышанырга теләмисең. Әгәр китапларың басылып торса, укучыларың булырына син тамчы да шикләнмисең. Алай гына да түгел, син ул китапларыңның җитди табыш китерәчәгенә дә ышанасың.

Даутов тагын миңа төбәлде. Мин сизелер-сизелмәс елмаеп баш кактым.

– Башка бер язучыны да түгел, ә нәкъ сине чакыруымның сәбәбе шул.

Мин инде елмаюымны тыя алмадым.

– Димәк, сез миңа ышанасыз?

Ләкин җавап бөтенләй көтелмәгәнчә булды.

– Юк, – диде ул коры гына, – мин моңа тамчы да ышанмыйм. Бер ун ел чамасы элек булса, бер хәл иде. Ә хәзер… Юк, хәзер халык сызыкны аша чыкты, һәм ул китапка кире кайтмаячак. Китап хәзер беркемгә дә кирәк түгел.

Иреннәремә кунып, колагымача җәелгән елмаю кинәт ятим калды. Мин үземне нокаутка очкандай хис иттем.

– Мин ышанмыйм, – дип кабатлады Даутов. – Һәм сине дә бу уеңнан сүрелдерәсем килә. Ялгышуыңны үзеңә исбатлап күрсәтәсем килә.

– Юк, сез ялгышасыз… – дип пышылдадым мин, иреннәремне көчкә кыбырдатып. – Әле соң түгел… Китап укучылар бар әле…

Даутов елмайды.

– Бәхәс! – Ул кулын миңа сузды: – Бәхәсләшәбез. Мин китап беркемгә дә кирәкми дигән фикердә. Ә син кирәк дисең. Әгәр хаклыгыңны исбатлый аласың икән, мин сиңа бер миллион бирәм. Әгәр юк икән… бирмим.

– Миңа акча кирәк… – дидем мин, бәхәсләшергә дип сузылган кулымны кире алып. – Хаклыгымны исбатлар өчен, китап чыгарырга тиешмен ич. Ә аның өчен акча кирәк булачак.

– Күпме?

– Бер миллион… – Мин кинәт тотлыгып калдым. Даутовның бөтен кыяфәте ул акчаны бирергә әзер иде, һәм мин ник ике миллион сорамавыма үкенеп тотлыгып калдым. – Ким дигәндә…

– Мин сиңа миллион ярым акча һәм ел ярым вакыт бирәм, – дип елмайды Даутов. – Шул вакытка үзеңнең хаклыгыңны исбатлый аласың икән, тагын миллион ярым өстим. Әгәр отылсаң… Отылсаң, миллион ярымны кире кайтарасың… Процентлары белән…

Ул тагын кулын сузды. Мин аның кире алуыннан курыккандай, ашыгып кулын кыстым.

– Бәхәс?

– Бәхәс!

Хушлашканда, без икебез дә бәхетле идек. Чөнки икебез дә үзенә нык ышана һәм инде җиңдем үк дип уйлый иде.

– Акчаңны иртәгә үк китереп бирерләр, – дип елмайды Даутов. – Минуты, секунды белән эшкә тотынырга мөмкин…

– Рәхмәт! – Мин дә авызымны җыя алмадым. – Рәхмәт…

* * *

«Эх, акчам юк шул, акчам булса, әллә ниләр кыйратып ташлар идем!» – дип зарланудан да рәхәтрәк әйбер юктыр. Үзеңнең шушы сүзеңә үзең үк ышанасың да бик аздан гына торган бик зур кеше кебек тоеласың. Алай бик әллә ниләр майтарырлык зат булсаң, кесәңдә җил уйнамас иде инде…

Бу – ахмакка да аңлашыла торган гадидән гади хакыйкать. Ләкин мин аны бары тик кесәмдә миллион ярым акча авырлыгын тойгач кына аңладым. Ә аңарчы адым саен диярлек: «Эх, акчам булса, китаплар чыгарыр идем…» – дип зарлана торган идем. Хәзер минем кесәдә акча юк түгел иде. Ләкин эшкә тотынырга артык ашыкмадым.

Бәхәсләшеп кул кысышканда Даутов белән икебез дә тиңнәр сыман тоелсак та, без икебез ике халәттә идек. Әлеге бәхәс – Абрар Муса улы өчен бары тик чираттагы күңел ачу гына. Отса да, отылса да, ул берни дә югалтмый. Ә минем өчен бу – яшәү-үлем мәсьәләсе иде. Әгәр әлеге акчаны дөрес тотмасам, кабат мәңгегә дә мондый зур сумма кулыма килеп эләгәчәге юк. Мин хәтта аны түләрлек дәрәҗәдә дә булмаячакмын. Минем алда бер генә юл иде – уңышка ирешү. Акчам юк чакта, китаплар нәшер итеп табыш алып булуына ышанычым зур булса да, хәзер күңелне шик тырмады. Аек акыл белән уйлап, барысын да мантыйк буенча үлчәп караганда, татар китабы белән уңышка ирешү мөмкин түгел иде. Мин Даутов янына баруыма берничә көн буена үкенеп йөрдем, хәтта бер арада акчасын кире илтеп бирергә дип тә уйлап куйдым. Әмма җиңелүемне танудан гарьләнеп кенә бармый калдым.

Хәзер яхшы аңлыйм инде: ул чакта Даутов янына барасым, барсам да ул биргән акчаны аласым калмаган, алсам да кире илтеп бирәсем калган. Бәлки, шулай иткән булсам, әлеге хәлләр бераз кичегер, ә бәлки, бөтенләй дә булмый калыр иде.

Аптыраганнан гына болай уйлыйм инде. Бөтен дөньяның акылдан шашуына мин генә сәбәпче түгелмендер, хәтта бөтенләй тумый калган булсам да, бүгенге коточкыч вакыйгалар булмыйча калмас иде, бәлки. Кем белә…

Тарихка күз салсаң, әдәбияттан да ныграк кыйратылган бер генә иҗат төре дә юк. Бәлки, бу аның тормышны бөтен тулылыгында, дөрес чагылдырырга омтылуыннан киләдер. Ничек кенә булмасын, кешелек тарихында язучы белән көрәшмәгән, аны буйсындырырга тырышмаган бер генә хакимият тә юк. Омар Хәйямнар чоры булсынмы ул, Пушкиннар дәвереме, Туфаннар заманымы… Совет власте әдәбиятны үзенең колы итәргә маташты һәм күпмедер дәрәҗәдә максатына иреште дә. Хакимият кураена биегән язучылар ким-хур булмады, ә буйсынырга теләмәгәннәр төрле юллар белән эзәрлекләнде. Ә безнең дәвер аны бөтенләй «азат итте». Күз алдына китерегез – океан уртасы, давыл кайный, сезне кораб төрмәсеннән палубага чыгаралар да, кулыгыздагы богауларны чишеп, болай диләр: «Хөрмәтле иҗатчы, моңарчы сез коллыкта иза чиктегез. Ләкин сез теләгән азат тормыш килде. Без сезгә ирек бүләк итәбез.» Һәм океанга ыргыталар. Бүген әдәбият нәкъ менә шундый хәлдә калды.

Мин начар язучы түгел идем. Кулына каләм алган һәр әтрәк әләм шулай дип уйлый. Кайберләре хәтта, чаманы бөтенләй онытып, үзен даһига ук исәпли. Минем кирәгеннән артыкка кизәнә торган гадәтем юк, әмма чынлап әйтәм – ярыйсы гына яза идем. Әмма әдәбият язучының берничә өлкәдә «ярыйсы» эшләвен таләп итә иде. Син бер үк вакытта әйбәт эшкуар да, психолог та, философ та, юрист та, бөтен җиргә өлгерүче йомышчы малай да булырга тиешсең. Бу телгә беренче килгән нәрсәләр. Бер сүз белән әйткәндә, син бөтен нәрсәгә дә үзең йөгерергә, барысын да үзең оештырырга мәҗбүрсең. Синнән башка ул беркемгә дә кирәкми. Бу эшне беләм, монысын белмим дип назланып тора алмыйсың. Ниндидер уңышка ирешергә телисең икән, бөтен эшне дә белергә һәм җиренә җиткереп башкарырга бурычлысың. Шунсыз мөмкин түгел. Ә мин бары тик яза гына белә идем…

«Бер ун ел чамасы элек булса, бер хәл иде. Ә хәзер… Юк, хәзер халык сызыкны аша чыкты һәм ул китапка кире кайтмаячак. Китап хәзер беркемгә дә кирәк түгел.» Даутов – бик акыллы кеше, һәм әлеге сүзләре белән дә ул хаклы иде.

Мин моңа, үз хисабыма бер роман бастырып, аны сатуга кую исәбе белән Уфаның китап кибетләрен урап чыккач кына, берсүзсез ышандым. Татар әдәбияты бүген беркемгә дә кирәкми һәм берәүне дә кызыксындырмый иде. Сатучылар янына килеп, кибетләренә китап кую турында сүз ачуга ук: «Юк, татарча әйберләр белән эш итмибез. Алучы юк», – дип кенә торалар. Сатучыларны да аңларга мөмкин, алар белән табыш алу теләге идарә итә, табыш китерерлек булса, сатуга куяр өчен чират торырлар иде. Әмма татарча китаплар табыш китерми, чөнки аларны сатып алучы юк. Димәк, татар китап укымый. Укыса да, татарча китаплар укымый. Һәрбер халык үз язмышы өчен үзе җаваплы, һәм аның фаҗигасендә гаепне читтән табарга тырышу иң зур юләрлек булыр иде. Шулай да мин Уфада китапларымны сатарга ризалык биргән биш кибет таптым һәм көнендә үк берәр кап китап калдырып киттем. Бер капта – унике китап, барлыгы алтмыш данә, уңышлы гына сатып бетерсәләр, алты мең сум кесәдә дигән сүз. Бу романымны өч мең данәдә нәшер итеп, ике йөз меңнән артык акча чыгаруымны исәпкә алсаң, шатлыктан үрә сикерерлек түгел. Хәзер бөтен өмет районнарда иде. Ләкин андагы хәлләр дә зур уңыш вәгъдә итми, кеше хәзер китаптан бизә төшкән иде. Шулай булырга тиештер дә. Кайчандыр һәр авылда булган бай китапханәләр таркатылды. Һәр район үзәгендә эшләп килгән китап кибетләре «табышсыз нокта» буларак юк ителде. Кайчандыр менә дигән шигырьләр, хикәяләр бастырган газеталар авыл хуҗалыгы белешмәсенә һәм помидор тозлау рецептлары, сидек белән дәвалану ысуллары буенча кулланмага әверелде…

Әлбәттә, бу – бер татар башына гына төшкән күренеш түгел, хәтта урыс наширләре дә укучылар азаюга зарлана, кайчандыр китап уку буенча дөньяда беренчелекне тоткан илдә эшләр хөртиләнә баруын билгели. Ләкин урыс – зур халык, ул мондый авырлыкларны җиңелрәк кичерә. Ә миңа авыр иде. Ләкин мин бирешмәскә тиеш идем. Башкортстанда илле дүрт район бар, дип уйладым мин, шуларның үзәкләрендә аена икешәр китап кына сатылса да, барлыгы йөз дә сигез данә була. Ә ул икешәр генә сатылмаячак. Татарстанда да шул чамарак булса… Кыскасы, бер ел эчендә бу китапны эш итеп бетерәчәкмен. Мин бөтен районнарны да гизеп кайттым, һәм бу уем дөреслектән артык ерак булып чыкмады.

Икенче китап турында уйларга вакыт иде. Һәм өченчесе хакында да… Мин китап кибетләрендә электән дә бик еш була идем. Шуңа да киштәдә бишәр-унар китабы яткан авторның игътибарны шундук үзенә тартканын яхшы беләм. Авторның исеме бөтенләй таныш булмаса да: «Бу бик яхшы язучыдыр инде, яхшы булмаса, китапларын болай күп итеп чыгармаслар иде», – дип уйлыйсың һәм ирексездән аны укып карыйсың килә башлый. Китап кибетенең киштәсендә унлап романың яту ул – үзе үк рекламаның бер төре.

Минем әсәрләрем җитәрлек иде. Кулымда акча барында, рекламаның әлеге төреннән дә файдаланырга булдым. Хәзер кирегә юл юк иде инде – яки уңасың, яки туңасың… Кибет киштәләрендә яткан китапларымның саны унга җиткәндә, мин уңачагыма тамчы да ышанмый идем инде. Газета-журналларда әсәрләрем хакында мәкаләләр дә ярыйсы гына басылды, радио-телевидениедән әңгәмәләр дә оештырдык. Минем исем шактый ук билгелегә әверелде. Әмма китаплар барыбер зур авырлык белән сатыла иде.

Һәм мин урыс укучысына чыгу турында уйлый башладым.

Беренче карашка, моның бер авырлыгы да юк шикелле иде. Берәр әсәреңне тәрҗемә итәсең дә китап итеп чыгарасың, һәм Россиянең бөтен халкы синең укучың була. Ләкин шундук икенче шик калкып чыкты – урыста синең шикеллеләр беткән ди! Ул зур халык, каләм тибрәткән бөтен кешесен дә җыйсаң, үзе бер Уфа хәтле буладыр әле. Бик мохтаҗ, ди, алар синең ишеләргә. Бу, әлбәттә, дөрес фикер иде.

Аннан соң, мин – татар телендә яза торган кеше генә түгел, мин – татар язучысы һәм әсәрләремдә дә шушы миллилек ярылып ята, халкыбызның уй-кичерешләре, әрнү-сызланулары һәр абзацта үзен сиздерә. Аз санлы һәм таркау милләтнең язучысы бүтәнчә була да алмыйдыр. Моны, әлбәттә, аңларга да, акларга да мөмкин. Әмма бүтән ягы бар. Синең әсәрләреңдәге әнә шул уй-кичерешләр башка халыкларга кызык булырмы? Аңларлармы сине? Дөрес аңларлармы?

Сораулар күп, ә мин аларның берсенә дә уңай җавап бирә алмый идем. Үз татарың да аңламаган нәрсәләрне башкаларның аңлавы, ай-һай, бик тә икеле. Әсәрләремне урысча нәшер итеп, нинди дә булса уңышка ирешә алуым әлләни өмет уятмый иде. Әмма минем урысча китап чыгарып карыйсым килә иде.

Татар белән охшаш язмышлы башка халыклар бар, дип нигезләргә тырыштым мин бу теләгемне, Аларның да күбесе урыс телендә укый. Бәлки, минем фикерләр аларга кызык булыр…

Аннан соң, ничек кенә сәер яңгырамасын, телләр, диннәр, йолалар төрле булсалар да, безнең урыс халкы белән ниндидер охшашлыгыбыз бар сыман. Бу уртаклыкны мин тәгаен генә аңлата алмыйм, бәлки, аны билгели торган сүз дә юктыр. Әмма шушы ике халыкның күңел халәтендә чиксез зур охшашлык бар, алар, сиам игезәкләре кебек, бер-берсенең ни уйлаганына кадәр сизеп-тоеп торалар, һәм берсе югалса, икенчесе дә озак тормас сыман тоелды. Һәм мин урыс укучысының үземне аңлаячагына ышанган кебек булдым. Әлбәттә, бу уйларымның урыс телендә китап чыгарырга теләвемне акларга тырышудан гына туган булуы да мөмкин. Тик мин шулай уйладым.

Һәм тәвәккәлләдем – урыс телендә китап чыгардым.

Менә бу урында минем: «Ул бик зур уңыш казанды, кибетләрдә чират торып алдылар, нәшриятлар шундый яхшы язучы белән килешү төзер өчен җән-фәрман кыландылар, роман шундук башка телләргә тәрҗемә ителде, һәм мин иң күренекле әдипләрнең берсенә әверелдем…» – дип язасым килә. Шулай дип язсам, миңа аз гына булса да рәхәт булыр иде.

Ләкин моңарчы әсәрләремдә алдашмадым һәм соңгы китабымда шушы гадәтемә хыянәт итәргә җыенмыйм. Булмады андый хәл! Бары тик кибет киштәләрендәге татар телендә чыккан ун китабым янына урысчага тәрҗемә ителгән тагы бер роман өстәлде. Әлбәттә, тәрҗемәдәге романның тиражы зур иде, һәм ул Россиянең барлык өлкәләренә дә таралды. Әмма мин көткән шартлау булмады. Ул китабым да, башкалары кебек үк, гадәти авторның гадәти әсәре булып кала бирде.

Шул рәвешле ел ярым вакыт узып та китте. Мин әллә ни уңышка ирешә алмадым. Әллә ни зур югалту да кичермәдем. Китаплар акрынлап кына сатылалар иде, һәм алар үзләренә түккән акчаны кайтардылар. Даутов белән кабат очрашуга барганда, мин ул биргән миллион ярымны кайтарырлык хәлдә идем. Ә процентларын… аларын аз гына көтеп торыр.

Уйлап карасаң, үземне җиңелгәнгә исәпләргә бер сәбәбем дә юк иде. Әмма мин бернинди шатлык та кичермәдем. Татарча китаплар чыгарудан өметем өзелгән иде. Без, чынлап та, сызыкны аша чыкканбыз икән, һәм бу халыкның игътибарын әдәбиятка кабат юнәлтү өчен, ким дигәндә минем кебек ун-унбиш язучының туктаусыз рәвештә ун-унбиш ел эшләве кирәк иде. Тик мин ялгыз идем. Һәм арыган идем…

11

– Игътибар! Илдар, сиңа кунаклар килә!

Өстәл башында китапка текәлеп тынып калган Илдар башта тавышның каян килүен аңлый алмыйчарак торды. Аннан соң, башын күтәреп, тирә-якка күз салды да, үзенең кайдалыгын хәтерләп, урыныннан сикереп торды.

– Илдар, сиңа кунаклар килә! – дип, үзенекен кабатлады бүлмә. – Каршы алырга әзерлән!

Илдар килүчеләрне каршыларга дип ишеккә юнәлгән җиреннән туктап калды. Бүлмәнең әлеге сүзләре сәер яңгырады. Эш бүлмәсе аны бу хакта кисәтергә тиеш түгел иде. Кулындагы китапны, тиз генә ак пакетка салып, шкаф тартмасына яшерде һәм аны бикләп куйды. Килүчеләрнең кем икәне билгеле түгел иде. Сак булырга кирәк.

– Нинди кунаклар? – диде Илдар, үзе дә сизмәстән. – Мин беркемне дә көтмим.

– Көтелмәгән кунаклар… – дип кабатлады бүлмә. – Көтелмәгән кунакларны каршы алырга әзерлән. Син нишләргә кирәген яхшы беләсең.

«Нишләргә кирәген яхшы беләсең…» Әлеге сүзләр Илдарга таныш иде. Ул, өстәл янына килеп, клавишларга басты да, процессорның диск куйгычы ачылгач, Рамил Әхмәтович биргән дискны тартып алды. Һәм аны кая куярга белмичә бертын аптырап торды да шкаф тартмасындагы йөзләгән диск арасына тыкты.

Көтмәгәндә ниндидер тылсымлы музыка яңгырады. Илдарның дулкынлануы шундук юкка чыкты.

– Ә бу зур көч таләп иткән эшеңдә ярдәмчең булырмын дип ышанам, – дип кабатлады таныш тавыш.

– Рәхмәт! – дип елмайды Илдар. – Рәхмәт… – Һәм ишеккә юнәлде.

– Безгә кунаклар килде, – диде йорт, ниндидер зур ихласлык белән. – Илдар, алар сине көтә.

Илдар инде күңеле белән Ләйлә янында иде. Комачаулап йөрүчеләргә бераз ачуы килеп куйды, ләкин аны шундук ниндидер ихласлык алыштырды.

«Кунаклар» дигәне гәүдәләренең һәр җөен ассызыклап торган көмеш төсендәге махсус костюм кигән ике ир булып чыкты. Алар җитди иде.

– Хәерле кич, Илдар әфәнде! – диде ирләрнең берсе. – Без автоматик хезмәтләндерү үзәгеннән. Сезнең өй системасы яңа гына эшли башлады. Претензияләрегез юкмы?

Илдар өйнең мөмкинлекләрен күз алдына китерде дә ягымлы елмаерга мәҗбүр булды.

– Юк, рәхмәт! – диде ул, үзләре турында шундый кайгыртучанлык өчен күңеле булып. – Бернинди дә канәгатьсезлек юк. Барысы да яхшы эшли. Рәхмәт.

– Шулай да без системаны тулысы белән тикшереп чыгарга теләр идек. Баштагы мәлләрдә төрле хәлләр булырга мөмкин. Сез рөхсәт итсәгез, әлбәттә…

Илдар эшнең озакка сузылырын чамалап дәшми калды.

– Бу – мотлак чараларның берсе, – дип сүзгә кушылды икенче ир. – Системада аз гына ялгышлык булса да, сезнең сәламәтлегегезгә зыян килергә мөмкин. Ә бу…

– Мин каршы түгел, – диде Илдар, – карап-тикшереп чыгыгыз. Рәхим итегез. Тик хатыным гына ваннада иде. Сезгә моның зарары булмастыр бит?

– Юк… – Ирләрнең берсе елмайгандай итте. – Безне, нигездә, сезнең эш бүлмәгез кызыксындыра.

– Әйдәгез, хәзер үк башларга мөмкин.

Илдар эш бүлмәсенә юнәлде. Ирләр аңа иярделәр. Бүлмәгә керү белән, аларның берсе, өстәл янына килеп төймәләргә баскаларга кереште. Икенчесе, шкафларны ачып, карашы белән һәр әйберне капшап узды.

Илдар бернәрсә хакында да уйламаска тырышты. Ләйлә, бары тик Ләйлә турында иде уйлары. Хатынының зифа буен, нәзек билен күз алдына китерде. Хәзер ул ваннадагы елгада су коенадыр инде. Дулкыннарга чалкан ятып, кулларын ян- якка сузгандыр. Кояш нурыннан күзләрен кыса биреп, сизелер-сизелмәс кенә елмаядыр. Бераздан ул балыкларга гына хас булган җиңеллек белән әйләнеп китәр дә суга чумар, дулкыннар өстендә аның түм-түгәрәк очалары гына ялтырап калыр…

Хәзер аның янында булсаң иде…

– Сез барысын да үзегез тикшерерсез, – диде Илдар, ирләрне бераз күзәткәч, – ә мин чыгып торыйм…

Ирләрнең берсе башын күтәреп кенә карады да җавап бирмәде. Илдар ишеккә атлады. Хәтта эш бүлмәсеннән чыккач та уйларын бәйдән ычкындырмаска тырышты. Өй соклангыч иде. Ул стеналарга, арыганлыкларыңны шундук суырып ала торган кәнәфиләргә, басу белән сине теләгеңчә киендерүче келәмнәргә күз салды. Һәм тормыш аңа чынбарлык түгел, ә кемнеңдер фантазиясе сыман тоелды. Чынбарлык шул тиклем дә камил була алмыйдыр шикелле иде. Әмма ул яхшы белә: бу – чынбарлык. Һәм Илдар үзенең сөйгән яры белән шушы чынбарлыктагы бәхет илендә яши. Моннан да зуррак нәрсә турында хыял итү дә мөмкин түгелдер сыман.

Илдар үзенең эш бүлмәсенә карап алды. Ул аларның китүен түземсезлек белән көтә иде. Алар тизрәк китсә, Ләйләсе янына йөгерер, чиксез ләззәткә чумар… Ул сөйгәне белән бергә үткәрәчәк вакытларын тагын бер кат күз алдына бастырды. Бу юлы тагы да матуррак, тагы да ләззәтлерәк итеп. Бераздан аның эш бүлмәсеннән чыктылар.

– Бөтенесе дә тәртиптә, Илдар әфәнде, – диде ирләрнең берсе. – Борчыганыбыз өчен гафу итегез.

– Зарар юк…

– Әмма без тагын килергә мөмкинбез, – диде икенче адәм. – Баштагы мәлләрдә система күзәтү астында була инде. Гаеп итмәссез.

– Рәхим итегез! – Илдар елмаеп кулларын җәйде.

– Сау булыгыз.

Алар чыгып киткәч, Илдар ишек төбендә озак кына басып торды. Боларның килүендә бернинди гаҗәп нәрсә дә юк сыман тоелса да, ул күңеле белән сизде – бу бер дә юкка гына түгел. Бер дә юктан гына йөрми болар. Бу – автоматик хезмәтләндерү системасын тикшерүдән бигрәк, Илдарны кисәтү шикеллерәк бер чара иде. Ә бәлки, алар нәрсәдер эзләгәннәрдер? Тик нәрсә? Кинәт ул боларның ни өчен килүләрен төшенгәндәй булды. Һәм атылып эш бүлмәсенә керде. Шкафка ташланды. Ул бая гына калдырып киткән җирдә китап юк иде. Рамил Әхмәтович биргән флакон да юкка чыккан. Димәк, болар нәкъ шушы китапны эзләп килгәннәр… Ләкин… Илдар дисклар тезелгән шкаф ишеген ачты һәм үзенә кирәклесен эзләп тапты. Монысына тимәгәннәр иде. Димәк, күрмәгәннәр. Игътибар итмәгәннәр.

– Илдар, сезгә бераз тынычланырга кирәк, – диде бүлмә. – Өстәл артындагы кәнәфигә утырыгыз…

– Рәхмәт. Хәзер… – Бүлмәнең кысылуына бераз ачуы чыкса да, ул сиздермәскә тырышты. – Хәзер тынычланабыз.

Илдар клавишларга баскалады. Дискны алыштыргач, бүлмә эчендә тагын ниндидер иркенлек барлыкка килгәндәй тоелды. Әйтерсең аны бөтенләе белән алыштырып куйдылар.

– Син шкафны дөрес япмадың… – диде ягымлы тавыш.

Илдар бер мәлгә аптырап калды. Шкаф ишеге ябылган һәм дөрес ябылган иде. Шулай да ул аны тикшереп карарга булды. Һәм дөресләп бикләргә дип ишекне ачкач, үз күзләренә үзе ышанмыйча бертын басып торды. Профессор биргән флакон да, ак пакет та урынында иде.

– Сиңа бернинди дә хәвеф янамый, – диде ягымлы тавыш. – Эшеңне дәвам итәргә мөмкин.

Ләкин Илдар эшкә тотынырга ашыкмады.

– Соңрак, – диде ул, мөмкин кадәр ягымлырак булырга тырышып, – эшне соңрак дәвам итәрбез.

Һәм дискны, тартып алып, баягы урынына куйды. Бүлмә тагын үзгәргәндәй тоелды. Хәзер ул үзен меңләгән кешенең күзәтүе астындагы шикелле итеп сизде. Һәрхәлдә, күңелдә булган ниндидер иркенлек, хөрлек юкка чыкты.

Шуны ачыклагач, өстәл янындагы шкафка килде. Һәм ниндидер битарафлык белән ишеген ачты. Бертын карап торды. Күзләрен угалап алды. Шкафта бернәрсә дә юк иде. Китап та, флакон да. Ул әлеге күренешне хәтеренә сеңдереп кенә куйды, бернинди нәтиҗә дә чыгарырга ашыкмады. Һәм шкаф ишеген әйбәтләп ябып, бүлмәдән чыгып китте. Ләйлә янына. Моңарчы Ләйлә турында уйлаулары, аның белән бергә булуны күз алдына бастырулары бары тик акылын тиешсез фикерләрдән читкә юнәлтү өчен генә иде. Әлеге ике кеше бик тә шикле булып тоелды, һәм аларның яхшы ният белән килмәгәнлеге көн кебек. Әмма алар киткәч, хатыны янына керү теләге чынлап та көчәйде, аның бөтен ихтыяҗларыннан да өстенрәккә әйләнде.

12

«Бүген ничә тапкыр сөю ләззәтенә бирелдек без?!» – дип уйлады Илдар, хатыны яныннан чыкканда һәм бармакларын бөкли-бөкли эш бүлмәсенә юнәлде. Кул бармаклары гына җитәрлек түгел иде. Моны уйлаудан күңелен чиксез сөенеч биләп алды. Ул үзен гайрәте ташып торган чын ир-егет итеп тойды. Шул тиклем назлашканнан соң, теләсә кем хәлдән таеп егылыр иде. Ә ул селкенеп тә карамады. Хәтта куәте артканнан арта гына барды, һәм теләсә, ул, хатыны янына кереп, барасын да яңадан кабатлый ала. Илдар бу уйларыннан елмаеп куйды. Ул, әлбәттә, өлгерер. Тик хәзергә эш белән шөгыльләнергә кирәк.

Илдар, бүлмәгә керү белән, автоматик хезмәтләндерү системасының сүзләренә игътибар да итеп тормастан, дискны алыштырып куйды да өстәл янындагы шкафка килде. Китап тагы пәйда булган иде. Ул аны кабат кулына алды да укый башлады. Һәм тигез тасма булып сузылган юллардан күзен алырга да куркып, кармалана-кармалана өстәл артына барып утырды.

«КИТАП» тан өзекләр

* * *

Даутов мин килүне көткән икән. Аның бүлмәсендә нәкъ тә моннан ел ярым элекке күренеш иде. Хәтта без утырып сөйләшкән өстәл дә шул килеш, анда ике чынаяк, берсендә – яшел чәй, икенчесендә, татлы ис аңкытып, мин яраткан кофе ясалган. Хәтта «Пётр I» кабы да урыныннан күчмәгән, һәм анда бары тик бер сигарет кына җитми иде. Әйтерсең ел ярым вакыт үтмәгән дә, ул чактагы сөйләшүдән бүленеп, мин берничә секундка гына бүлмәдән чыгып торганмын…

Даутов өстәлдән скрепка белән беркетелгән кәгазьләр алды.

– Теге вакытта, син бик тә ышанычлы кыяфәт белән чыгып киткәч, белгечләремнән китап базарына анализ ясауларын үтендем. Алар бик яхшы белгечләр, минем таянычым. Бу – аларның доклады. Теләгең булса танышып чык.

Мин баш селкедем.

– Бу кәгазьләр буенча, татар телендә дистәләгән китап чыгарган нәшриятнең бүгенге көндә чыгымнарын капларлык та мөмкинлеге булырга тиеш түгел… Сүз нәшрият турында бара… Зур оешма турында… Шуңа күрә синең җиңеләчәгең көн кебек ачык иде…

Бу сөйләшү миңа авыр иде. Сүзне озакка сузарга теләмичә, кулымдагы папканы аның өстәленә салдым.

– Монда төп-төгәл миллион ярым, – дидем мин, арыганлыгымны яшерергә дә теләмичә. – Процентларын бераз көтәргә кирәк булыр. Әлегә мөмкинлегем юк.

Даутов бер мәлгә тынып калды, тәмәке кабызды.

– Димәк, син җиңдең… – диде ул, үзалдына сөйләнгәндәй, – ә мин җиңелдем…

Мин дәшмәдем. «Җиңдем» дип әйтү бу очракта урынлы түгел иде.

– Әмма син җиңүчегә охшамагансың… – Даутов, акрын гына урыныннан кузгалып, минем каршыга килеп утырды, – син үзеңне җиңүчегә исәпләмисеңме?

– Хәтерегездә булса, әлеге бәхәснең асылы – сезнең мине татар китаплары белән табыш алу мөмкин түгеллегенә ышандыру иде. Мин аңа ышандым.

– Ләкин сез мөмкин булмаганны эшләгәнсез…

Даутовның «сез» дип эндәшә башлавын сизеп, мин елмаеп куйдым.

– Әйе… Мин әйбәт язучы…

– Язучылыкның монда ни кысылышы?! Сүз сәүдә турында бара…

– Һәрбер әйбәт язучы гомер буена бер эш белән шөгыльләнә. Ул үзеннән башка беркем дә булдыра алмаганны булдырып яши. Әдәбиятта да, тормышта да. Хәер, болар арасында язучы өчен аерма юк.

– Ә алай бик харап булгач, нигә сез миллионер түгел, яки президент, яки башка шундый…

Мин елмаеп куйдым. Даутов, әлбәттә, минем авырткан җиргә кагылып, күбрәк мәгълүмат сыгарга тырыша иде, хәтта бераз кимсетергә. Әмма бу хакта үзем дә еш уйлыйм һәм аңа җавабым әзер иде.

– Теләге булса, бөтен кеше дә миллионер да, президент та була ала. Моның өчен артык әллә нәрсә кирәк түгел.

– Мин сезгә ышанам шикелле. – Ул эш өстәлендәге папкага ымлады. – Һәрхәлдә, миллионер була алырыгызга шикләнмим. Сез дә кешеләрнең китаптан читләшүен аңлыйсыз шикелле.

Мин баш кактым.

– Ә нигә язасыз? Ник бүтән, табышлырак эшне сайламыйсыз?

– Белмим.

Мин, чынлап та, белми идем. Даутов елмаеп куйды:

– Белмисез?

– Ходай безне шуның өчен яралткан. Димәк, кирәк.

Даутов көлеп җибәрде.

– Ходайга ышануыгызны белми идем… Ха-ха-ха…

– Ә нәрсә?!

Һәм ул, урыныннан торып, эш өстәле артына барып утырды да, тартмасыннан бер газета алып укый башлады:

– «…дин инде үз вазифасын үтәде. Ул аң кереп, һәрнәрсәнең сәбәбен белергә теләгән адәмнәр өчен, кешелекнең бала чагы өчен матур әкият иде. Бүген инде кешелек үзенең сабыйлык чорын үтте, һәм әкиятләр аны кызыксындырмый. Һәрхәлдә, мин ике мең ел элекке кешедән фикер йөртү рәвешем белән дә, тормышка карашым белән дә нык кына аерылам. Ике мең ел элек үлеп терелгән Гайса пәйгамбәр сыны – әйтик, минем өчен табыну объекты түгел, ә антиквариатның бер төре генә. Дин үзе дә шулай…» – Һәм укуыннан бүленеп, миңа карады: – Йә, ничек?

Мин иңнәремне генә сикертеп куйдым. Ул укуын дәвам итте:

– «…Бүген безнең Аллабыз – акча. Миллионерлар – пәйгамбәрләр урынында. Экономистлар – дин әһелләре сыман. Мәчетләргә, храмнарга йөрүне супермаркетларга керү алыштырды. Хәтта тәмуг белән оҗмах та байлык һәм хәерчелек тәңгәллегендә үлчәнә. Бер-береңә изгелек итү төшенчәсе урынына алыш-биреш килде. Мәчетләрдән азан әйткән сыман, радио-телевидениедән акчага дан җырлары яңгырый, туктаусыз рәвештә акча культын пропагандалау бара…» – Ул кабат минем каршыга килеп утырды һәм, елмаеп, күзләремә төбәлде: – Болар барысы да – сезнең сүзләр…

– Беләм, – дип елмайдым мин. – Һәм бик дөрес сүзләр.

– Ләкин…

– Ә мин дин белән Ходайның бер уртаклыгын да күрмим… Дин ул – Ходайның асылын аңларга тырышу нияте белән барлыкка килеп, ахырда халык белән идарә итү коралына әйләндерелгән бер формула гына. Шуңа да диннәр үзгәреп, алышынып тора, ә Ходай кала. Ул үзгәрми.

– Димәк, Алла бар, һәм ул сезгә президент булырга кушмый, – дип, сүзне шаяруга борды Даутов. – Чөнки ул сезне язучы итеп яралткан…

Мин җитди килеш калдым:

– Без нәкъ шушы дәвердә һәм нәкъ шушы рәвешле булып туганбыз икән, димәк, һәркемнең бу дөньяда үз миссиясе, үз вазифасы бар. Мин язучы булып яралганмын. Мин нәкъ шушы гомердә, нәкъ шушы әсәрләрне язып, үз вазифамны үтәп китәргә тиеш. Әгәр үземне башка һөнәргә багышласам, әйтик, бизнесмен, яки президент булсам, гомерем әрәм булачак. Һәм тормышта ниндидер гармония җимереләчәк, ә аны кабат тергезү өчен, инде бер язучы гомере генә җитмәскә дә мөмкин. Аны кабат тергезү өчен, миллион еллар кирәк булырга мөмкин.

Даутов миңа бертын текәлеп торды.

– Син чынлап шулай уйлыйсыңмы?! – диде ул, минем баш чайкавымны көткән сыман. – Үзең үк әйтеп торасың ич… Ничек әле… «Бүген безнең аллабыз – акча. Миллионерлар – пәйгамбәрләр урынында. Экономистлар – дин әһелләре сыман…» Шушы дәвердә әдәбиятның нинди дә булса әһәмияткә ия булуына син чынлап та ышанасыңмы?!

Мин баш кактым.

Даутовның күзләрендә кызгану чаткылары ялтлап китте.

– Халык… – Ул баласын ялгыш адымнан, фаҗигадән саклап калырга тырышкан ата сыман иде. – Ул кешеләр… синең китабыңны сатып алып укыганчы, бер ярты аракы алып эчүне хуп күрә торган халык… Һәм син… Шуларны белеп, аңлап торган килеш…

Ул авыр сулап куйды. Бертын дәшми торды.

– Әдәбият югалса, бөтенләй җирдән җуелса… – дип дәвам итте ул, – син тормышның нәрсәседер үзгәрәчәк дип уйлыйсың… Кешеләр аны сизәчәк, дисең…

Мин баш кактым.

– Юк, – дип кистерде ул кинәт. – Берни дә үзгәрмәячәк. Һәм мин сиңа моны исбатлаячакмын.

Мин елмайдым:

– Ничек?

– Күрерсең… – Һәм ул, сүз беткәнен аңлатып, өстәл артыннан торды да минем папканы алып кулыма тоттырды. – Бәхәс дәвам итә. Аның беренче өлешендә син җиңдең. Монда – миллион ярым. Иртәгә исәбеңә тагын да шундый ук сумма өстәләчәк. Әмма бәхәс дәвам итә. Һәм аның икенче өлешендә мин җиңәчәкмен.

– Ләкин…

– Хушыгыз, – дип кулын сузды ул, тагын «сез» гә күчеп, – мин тиздән сезгә әдәбиятның беркемгә дә кирәкмәвен һәм аның югалуыннан кешеләр өчен бер зыян да юклыгын исбатлаячакмын. «Язучы» дигән һөнәр бөтенләй юкка чыгачак. Үзегезгә бүтән эш сайлый башларга мөмкинсез. Хушыгыз.

Мин, әлбәттә, аның бу сүзләрен чынга алмадым.

* * *

Даутов белән очрашудан соң ярты ел вакыт үтте.

Китап кибетләрендә минем тагын берничә яңа романым пәйда булды. Сугышып, чират торып алмадылар, әмма ул әсәрләр сатылмыйча да ятмады, һәм мин акча мәсьәләсендә кытлык кичермәдем. Бу җәһәттән, бәлки, иң бай язучыларның берсе булганмындыр әле. Сүз монда минем искиткеч байлыгым турында түгел, ә бүтән язучыларның ярлылыгы турында бара. Монысы әйтмәсәм дә аңлашыладыр. Бер авыз пешкәч, мин татарча китапларның тиражын ярыйсы ук киметергә мәҗбүр булдым. Алар табыш китерми генә түгел, ә үзләренә түгелгән чыгымны да капламыйлар иде. Мине бары тик рус теленә тәрҗемә ителгән романнар гына коткарып килә, алардан кергән акча үз телемдә нәшер ителгән китапларның чыгымын да каплый, төшенкелеккә бирелмичә яшәргә дә мөмкинлек тудыра. Даутов белән бәхәсләшүдән кергән өч миллионның бер өлеше нәшрият эшләренә китсә, калганы кулда иде. Дөресен генә әйткәндә, бу кадәрле акча минем өчен зур байлык булып тоелды. Тик ул минем тормышыма бернинди дә үзгәреш кертмәде. Һаман шул фатирда яшәдем, шул ук җиһазлар, шул ук киемнәр… Җитеш тормыш үлчәме фатир зурлыгы, шәһәр читендәге вилла матурлыгы һәм шәхси автомобиль маркасы белән бәяләнгән дәвер булса да, мин боларның берсенә дә кызыкмадым. Кызыксам, әлбәттә, ул акчаны ишәйтү җаен гына таба алган булыр идем. Тик ни өчен?!

Мин үз фатирымны бик яратам һәм аны бернинди акчага да алыштырырга җыенмыйм. Уңайлы иде ул. Кайтып керсәм дә, чыгып китсәм дә, ниндидер яктылыкка күмеп каршылый, моңсуланып озата торган бер тылсымы бар иде. Һәм аның җаны бардыр, ул да мине яратадыр, минем белән бергә сулыш алып, минем белән бербөтен булып яшидер сыман тоела иде. Фатирымны яраткан шикелле үк, шушы шәһәрне дә ярата идем, аның кешеләре дә, табигате дә миңа бик кадерле иде. Мин ярата идем. Кешеләрен дә. Олысын-кечесен, эресен-вагын… Бөтенесен…

Һәм аларның әдәбияттан, димәк, миннән дә, читләшә баруы җаныма яра өсти иде. Шушы читләшүләре өчен кайвакыт мин аларны күралмас чиккә җитәм, күзләре тонып чапкан җирдән каршыларына төшеп, камчы белән яра-яра кире борасым килә. Тик болай эшли алмыйм. Һәм үз көчсезлегемнән әрнүем тагы да көчәя генә. Ул чиксез газапка, рәнҗүгә әйләнә… Тик бу бары тик яратудан, аларны югалтасым килмәүдән генә.

Даутов белән очрашудан соң ярты ел вакыт үтте. Тик мин аның теге сүзен оныта алмадым. Әдәбиятны юкка чыгару мөмкин булмаган нәрсә сыман тоелса да, минем күңелдә шик бетмәде. Чынлабрак уйлап карасаң, әдәбият инде безнең тормыштан үзе үк югалып бара, аны юкка чыгару өчен әллә ни зур көч кирәкмидер сыман иде. Һәм шундый төшенке уйларга бирелә башлавыма, китап кибетләреннән җыелган акча килеп төшә дә, күңелдә өмет уяна, мондый табыш китерерлек булгач, бөтенләй үк куркыныч хәлдә түгелбез әле дияргә мәҗбүр итә иде.

Әмма барысы да кинәт чәлпәрәмә килде.

* * *

Әсәрләремне бик тиз арада язуым турында әйткән идем инде. Әмма бу роман озакка сузылды. Ни өчен икәнен аңлата алмыйм, мин ул әсәрне яздым да сыздым, яздым да сыздым. Иртән язганым кичкә беркатлы һәм тапалган булып тоелды, һәм мин аны җуйдырып ташладым да яңадан язарга мәҗбүр булдым, әмма икенче көнгә анысы да пүчтәк шикелле күренде… Шул рәвешле бик озак вакыт үтте. Ниһаять, мин бу әсәрне тулысынча күз алдына бастырдым. Хәзер инде нәрсә эшләргә кирәген дә, ничек эшләргә икәнен дә яхшы белә идем. Тик, клавишлар артына утыру белән, аңны әллә нәрсә томалады да куйды һәм мин, көннәр буе этләнсәм дә, бер-ике җөмләдән артык берни яза алмадым. Роман җөмләләп кенә туды, һәм, аның соңгы ноктасын куйганда, мин чиктән тыш нык арыган идем.

Әмма тынычлап йоклап булмады, базардагы карчык төшемә кереп интектерде. Ул ниндидер алама сүзләр кычкыра-кычкыра куып йөртте дә, мин абынып егылгач, ертык кәлүшләре белән типкәләргә тотынды, әле, пулемёттан аткан сыман, төкерекләрен чәчте, әле кай арададыр җыелган төркем уртасына чыгарып бастырды да, ни өчендер эчен тотып көләргә кереште, аңа башкалар да кушылды, һәм мин үземнән хихылдашып-хахылдашып көлгән кешеләрнең тавышына уянып киттем. Уянгач торып утырырлык, каядыр барырлык хәлем юк иде. Мин, күзләремне ачып, үз өемдә икәнемә ышандым да кабат йокыга талдым. Һәм теге карчык кабат эләктереп алды…

Бу коточкыч иде. Аптырагач, мин торып утырдым. Юынып алдым. Балконга чыгып, тәмәке кабыздым. Урамда ниндидер капчыклар күтәргән кешеләрне күреп, елмаеп куйдым. Алар барысы да каядыр бер юнәлешкә атлыйлар… Хәтта кайбер йөк машиналарының әрҗәсендә дә шундый ук капчыклар өелгән… Бу хәлне башка вакытларда, яңа әсәремне язган арада тәмәке тартырга чыкканда да күзәткәнем бар иде, әлбәттә, тик ул чакта моңа тамчы да игътибар бирмәгән идем. Әле бу миңа кызык булып тоелды.

Тәмәке тартканда шулайрак уйласам да, өйгә керү белән мин бу хакта оныттым. Яңа әсәрне укып чыгаргамы әллә дип, компьютерга күз салдым да, әле тамчы да ял итә алмавымны уйлап, кабат урынга аудым. Бу юлы шундук йокыга киттем һәм бернинди дә төш күрмәдем. Ниндидер тирән һәм татлы йокы булды бу, кабат уянгач, мин яңа туган кеше җиңеллеге белән урыннан күтәрелдем. Кәефем дә искиткеч яхшы иде.

Соңгы вакытта әсәремне тәмамлауга, бурыч кәгазьләре көтеп тормый иде инде, хәтта андый язулар булса да, мин бер кыенсынусыз түләп кайта идем. Шулай да мин мондый көннәрдә почта тартмасын карап керергә гадәтләнгән идем. Язганда, аның кайгысы булмый, тормыш белән бәйләнеш өзелеп тора. Телефоннар сүнгән, почта – йозакта… Ә язып бетергәч… Мин почтаны карап кердем, һәм килгән язулар кәефемне тагы да ныграк күтәреп җибәрде. Анда башлыча китап кибетләреннән акча күчүе турындагы хәбәрләр иде. Һәм ул хәбәрләр бер вакытта да булмаганча якты иде. Мин башта үз күзләремә үзем ышанмыйча тордым. Аларда язылган сүзләрнең хаклыгына ышангач, күңелне әллә нинди сәер хис биләп алды: бер үк вакытта, күккә талпынып, канатларымны җәеп очып китәсем дә, җиргә ятып, ауный-тәгәри елыйсым да килде. Һәм бу – гаҗәп тә түгел. Мин үз дигәнемә ирештем. Шушы мизгелдән алып мин – популяр һәм бик бай язучы. Моңа кадәр нәшер ителгән китапларымның бөтенесе сатылып беткән!

Бу инде әдәбиятның юкка чыгуы мөмкин түгел дигән сүз иде. Бу хәтта татар әдәбияты да табыш китерә дигән сүз иде. Бу Даутов белән бәхәстә минем тулысынча җиңүем иде. Һәм мин үзебезнең халык өчен горурланып куйдым. Бөтен күңелне ниндидер яктылык биләп алды. Һәм тамакка төер тыгылды. Халкымны шундый якты сыйфаты, өметсез булып күренгән хәлләрдә дә көтелмәгән ягы белән балкып китә алуы мине сөендерә, һәм бу сөенечтән елыйсым килә иде. «Бетәбез, югалабыз…» – дип лаф оруларның тулысынча җирлексез булуы иде бу. Без бетмибез, югалмыйбыз әле. Күңелләрдә якты хисләр яши. Һәр халыкны халык итеп саклаучы һәм барлык милләт вәкилләрен рухи туганлыкка әйдәүче әдәбият яши. Без яшибез…

Хәзер минем нәрсә эшләргә тиешлегем билгеле иде инде. Тиз арада яңа романны карап чыгарга да аны типографиягә илтеп тапшырырга. Шул исәп белән кабат эшкә тотындым. Тәмәке тартырга чыкканда, мин урамда капчык күтәреп каядыр ашыккан бер-ике кешене тагын күрдем, әмма өйгә кергәч, бу хакта баш ватарга вакыт булмады, шундук эшкә чумдым. Яңа әсәрне әдәби эшләнешеннән алып хәреф хатасына кадәр тикшереп-төзәтеп чыгарга кирәк иде. Миңа, яхшылап ял иткән кешегә, бу шөгыль артык зур авырлык тудырмады, икенче көнгә әсәр типографиягә тапшырырлык хәлгә килгән иде. Кулъязманы дискка яздырып алдым да типографиягә киттем.

Почта белән килгән исәп-хисап кәгазьләре шикләнерлек урын калдырмаса да, юл уңаендагы китап кибетенә кереп, киштәләрдә үземнең бер романым да калмаганына үз күзләрем белән күреп ышанасым килде.

Һәм мин Проспекттагы «Китаплар» дип язылган кибетнең ишек төбенә килеп бастым. Ишек бикле иде. Башта берничә кабат тарткалап карадым да пыяла тәрәзә аша ялтырап торган буш киштәләрне күреп туктап калдым. Һәм, үз күзләремә ышанырга теләмичә, арткарак китеп, кибетнең өстенә күз салдым. Юк, ялгышмаганмын. Кибетнең өстенә зур хәрефләр белән «Китаплар» дип язылган иде. Һәм мин кабат ишек янына килеп, эчке якка карадым. Киштәләр буш иде. «Димәк… – Мин әлеге күренешнең нәрсә аңлатырга мөмкинлеген башыма китерә алмыйча тынып калдым. – Димәк, бу кибет эшләми башлаган…» Ләкин ул әле күптән түгел генә ачылган иде һәм ремонтка ябылуына бер дә ышанасы килмәде. Мин ишекнең сул як яңагындагы төймәгә бастым. Эчтә берәрсе булса, чыгып ачар да минем соравыма җавап бирер. Әмма озак кына шылтырытсам да, беркем дә чыкмады, һәм мин бу урыннан китәргә мәҗбүр булдым. Бер тукталыш чамасы арырак тагын «Планета» кибете бар иде.

Кинәт светофор янында басып торган бер абзыйны күреп калдым. Ул капчыгын җиргә куйды да кул сырты белән маңгаен сөртеп алды һәм яшел ут янганын көтә башлады. Мин йөгереп диярлек аның янына килеп бастым.

– Саумысез!

Абзый миңа танырга тырышып карап алды да баш кагып кына куйды.

– Капчыгыгызда нәрсә ул? – дидем мин, соравымны бәйләнүгә ошатмаска тырышып. – Соңгы вакытта капчык күтәргән кешеләр күбәйде шикелле…

Абзый миңа сәерсенеп карап алды да елмайгандай итте:

– Китаплар ул.

– Нәрсә?

– Китаплар, – дип кычкырыбрак кабатлады абзый һәм капчыгын иңенә күтәрде. – Китап ташыйбыз.

– Кая?

Абзый миңа сәер караш ташлады да урам аша чыга башлаган халыкка иярде. Мин дә аның артыннан калмаска уйлаган идем, үземә кирәкле автобус килгәнен күреп, тукталышка йөгердем. Бу абзый артык сүзчән кеше түгел, барыбер көткән җавапны алып булмас. Иң яхшысы – теге кибеткә барудыр.

«Планета» кибете дә бикле иде. Ишек-тәрәзәләрендә кара төстәге пыялалар булганлыктан, мин аның эчен күрә алмадым. Проспекттагы ике зур кибетнең бикләнүе очраклы хәл сыман тоелмады. Өстәвенә, китаплар күтәреп каядыр барган кешеләр… Кыңгырауга басарга туры килде. Озак кына шылтыраткач, хәрби комбинезон кигән бер егет ишек ачты.

Мин кемлегемне аңлатып бирдем. Һәм кибет директорын күрү мөмкинлеге белән кызыксындым. Егет директорның каядыр китүен һәм миңа берничек тә ярдәм итә алмавын әйтте.

– Китап кабул итү пунктлары ачылгач, безнең сәүдә бермә-бер яхшырып китте, – диде ул. – Кешеләр китапны йөзәрләп алдылар. Кабул итү пунктларында бер яңа китап өчен икешәр йөз сум түләүләрен белгәч, үзебез дә шунда илтеп тапшырдык. Һәм… Нәшриятлар да үз продукциясен, безгә бирмичә, турыдан-туры кабул итү пунктларына илттеләр. Нәтиҗәдә, безнең кибет киштәләре бушап калды… Китап кибетләре яшәүдән туктады…

– Китап кабул итү пунктлары? – дип кабатладым мин, берни аңламыйча. – Анысы нәрсә тагын?

Егет миңа сәерсенеп карап торды да башын чайкап куйды.

– Сез дөньядан артта калгансыз шикелле… – Ул елмайгандай итте: – Моннан берничә ай элек барлык матбугат чараларында да иске китапларны кабул итү пунктлары ачылу турында хәбәрләр булды. Башта алар искергән, беркемгә дә кирәкмәгән китапларны гына җыйдылар. Соңрак өр-яңа китапларга күчтеләр, башта арзанрак бәягә, аннан кыйбатрак хак белән сатып алдылар. Хәзер бу эш тәмамлануга бара, дип сөйлиләр…

– Ләкин… – Мин мондый көтелмәгән хәбәргә ни әйтергә белми аптырап калдым. – Ләкин бу кемгә кирәк булган?

Егет иңнәрен генә сикертте.

– Белмим, әмма кешеләрнең күпчелеге әлеге хәлдән бик канәгать калды. Газета-журналларда шушы эшне оештырган кешеләрне мактап язган мәкаләләр күпләп дөнья күрде. Теләсәгез, кызыксына аласыз…

Мин, ишеткәннәремне башыма сыйдыра алмыйча, акрын гына тукталышка таба атладым. Анда җиткәч, буш эскәмияләрнең берсенә утырып тәмәке кабыздым.

– Китап кабул итү пунктлары… – дип кабатладым мин үз алдыма. – Китап кабул итү… Димәк, әлеге оешмалар китапларны, нәшриятлардан сатып алып, кайдадыр тараталар. Бәлки, мәктәпләргәдер?..

Әмма бу фикергә үзем дә ышанмадым. Бушка нәрсәдер эшли торган кешеләр заманы түгел иде. Бигрәк тә изге эшләрне бушка эшләү чоры түгел. Димәк… мин Даутов турында уйлап алдым. Әмма аны башымнан куарга тырыштым. Чөнки әлеге хәлләрнең Даутов белән бәйле булуы әдәбиятның һәлакәте дигән сүз иде. Һәм мин бу хакта уйларга да теләми идем.

Ул арада кирәкле автобус килде, һәм мин типографиягә юнәлдем. Заказлар кабул итү бүлегендә утырган Марина ханым мине моңсу елмаеп каршылады.

– Бездә зур үзгәрешләр бара бит әле, – диде ул, башка вакытлардан ягымлырак итеп, – үзгәрәбез менә… Бүтәнчә безнең типография китаплар чыгару белән шөгыльләнмәячәк. Открыткалар, этикеткалар һәм шуның ише башка нәрсәләр…

– Ләкин…

– Китаплар чыгарудан туктаган өчен бик зур акча күчергәннәр дип сөйлиләр. Бик зур акча…

– Ә дәреслекләр? – дидем мин. – Дәреслекләр дә чыгармыйсызмыни?

– Юк. Киләсе уку елына дәреслекләрне алыштырачак махсус җайланмалар кайтарачаклар дип сөйлиләр. Алар блокнот зурлык кына булачак, ә үзләрендә меңәрләгән китапның текстын сыйдырачаклар икән…

– Аңлашыла…

– Сез заказ бирергә дип килгәнсездер инде… – диде ул гаепле тавыш белән, – гафу итегез инде…

Мин моңсу елмайдым.

– Сезнең гаеп түгел бит…

Ул баш какты.

– Әгәр корылмаларны алып китмәсәләр… – Ул тагын пышылдауга күчте: – Корылмалар үзебезгә калса, без яшерен юл белән сезнең әсәрләрне нәшер итәргә тырышырбыз. Мин ярата идем сезнең романнарны. Кызганыч, әлбәттә.

* * *

Даутов, гадәттәгечә, якты йөз белән каршылады, ишектән мин күренү белән, өстәл артыннан торып, яныма килеп күреште. Һәм, теге вакыттагыча, ике чынаяк куелган өстәлгә ымлады.

– Мин сезне күптән көткән идем инде, – диде ул, үз урынына утырып. – Рәхим итегез!

Мин бертын басып тордым. Шулай да утырырга мәҗбүр булдым – өстәл өстендә минем «ПётрI» ята иде. Шундук диярлек бер сигарет алып кабыздым.

– Сезнең эшме?

Даутов елмайды.

– Үз өстемә андый ук зур җаваплылыкны алырга теләмим, – диде ул, чынаягыннан бер йотым уртлап. – Бу хәлгә халык күптән әзер, ул күптән моны тели иде. Мин бары тик аның теләген чынга ашырырга ярдәм генә иттем.

– Ләкин…

– Аңлыйм сезнең хәлне. – Даутов эш өстәленнән бер китап үрелеп алды. – Менә бу китапны күрәсезме?! «Рус классикларының әсәрләре». Монда рус классикларының өч гасырлык иҗаты сыйган. Бер генә әсәр дә төшеп калмаган. Берни дә онытылмаган. Бары тик кыскартылган гына. Һәм бөтенесе бер китапка сыеп беткән. Бу нәрсә турында сөйли?

Мин дәшмәдем.

– Без тизлек заманында яшибез, – дип дәвам итте Даутов. – Кешеләрнең китап укырга вакыты юк. Хәтта иң яхшы язучыларның иң яхшы әсәрләрен дә укырга вакыты юк аларның. Һәм менә бу китап әнә шул вакыт дефицитын канәгатьләндерү максатында нәшер ителгән. Сине, әйтик, Достоевский кызыксындыра икән – рәхим ит – менә аның берничә җөмләдән генә торган биографиясе, менә әсәрләренең кыскача варианты. Ун-унбиш битлек «Идиот», шундый ук күләмдә «Җинаять һәм җәза»… Һәм ярты сәгать эчендә син Достоевский хакында ярыйсы ук мәгълүмат туплый аласың…

– Ләкин бу – бөтенләй башка нәрсә… – дидем мин. – Достоевский турында ярты сәгать эчендә бернәрсә дә белеп булмый. Бу бөтенләй белем түгел, ә ниндидер белешмә генә була. Аның әсәрләрен бөтен тирәнлегендә аңлау өчен…

– Ә бүгенге кешеләргә белем дә, тирәнлек тә кирәкми, – дип бүлдерде мине Даутов. – Үзләрен шыр наданга исәпләмәс өчен, аларга шушы китаптан алган мәгълүмат тә җитеп ашкан. Ә тирәнлек бөтенләй хаҗәт түгел. Чөнки бүгенге халыкның нәрсәгәдер артык игътибар бирергә, аның турында уйланырга вакыты юк, ул ашыга, кабалана. Аның эше күп. Минем сүзгә ышанырга теләмәсәң, бүгенге популяр җырларның сүзләренә игътибар ит син. Кайчандыр җыр текстлары ниндидер мәгънәгә ия булган. Алар ниндидер әһәмиятле вакыйгаларны, тирән хисләрне чагылдырганнар. Бүген ике-өч сүздән генә торган бер мәгънәсез җыр текстлары тулып ята, һәм халык шуны һушы китеп тыңлый, җырлап йөри…

Ул һәрвакыттагыча хаклы иде. Мин каршы килеп берни дә әйтә алмадым.

– Синең фәлсәфирәк, катлаулырак әсәрләрең дә бар иде, – дип дәвам итте Даутов. – Һәм ул әсәрләрнең нинди зур авырлык белән сатылганлыгын син яхшы аңлыйсың. Аларны беркем дә аңларга теләмәде, күпләр хәтта бер-ике битеннән үк ташларга мәҗбүр булды. Шуңа да син кискенрәк вакыйгаларга күчтең. Ә бит моның да нигезендә шул ук нәрсә ята – кеше бүген тирәнлекне яратмый. Уйлар тирәнлеге, хисләр үткенлеге аны куркыта. Аңа гади һәм аңлаешлы нәрсәләр кирәк. Китап булса – кызыгып укырлык һәм шундук онытырлык булсын. Җыр булса – сикергәләп тыңларлык һәм берни дә уйламаслык булсын.

Бер мизгелгә тынлык урнашты.

– Менә бу китап, – Даутов «Рус классикларының әсәрләре» н кабат кулына алды, – бу китап моннан биш ел элек чыккан нәрсә иде.

Ул, урыныннан кузгалып, аны эш өстәленә куйды да тагын бер китап тартып чыгарды. Монысы кесәгә сыешлы һәм юка гына иде.

– Ә бу – былтыр чыккан китап. Исеме шул ук: «Рус классикларының әсәрләре». – Даутов елмайгандай итте. – Монда да бөтен классикларның бөтен яхшы әсәрләре дә кергән. Берсе дә онытылып калмаган. Ә китап өч тапкырга диярлек кыскарган. Бу – безнең яшәү темпын күрсәтә торган күренеш. Ә тагы биш ел үтүгә, әлеге китап кечкенә блокнот зурлыгында гына калачак иде…

Мин тәмәкемне көллекчәгә басып сүндердем дә тагы берне алып кабыздым.

– Рей Брэдбери[3] – синең яраткан язучың, – дип дәвам итте Даутов, – һәм син аның «Фаренгейт 451» әсәрен хәтерлисең. Китап саклаучыларны эзәрлекләп, китапларны яндырып йөргән пожарникларны да беләсең. Бездә бүген нәкъ тә шул әсәрдә сурәтләнгән хәл килеп туды. Әмма пожарниклар да, китап укучыларны эзәрлекләгән хакимият тә юк. Бүген алар кирәк түгел. Халык үзе китаптан баш тартты. Мин кешеләр алдына сайлау куйдым: яки акча, яки китап, дидем. Һәм алар китапны сайламадылар. Хәтта китапханәләр дә үзләрендәге бөтен байлыкны миңа китереп тапшырды.

Даутов елмаеп куйды.

– Дөресен генә әйткәндә, мин бу кадәресен үк көтмәгән идем…

Мин тәмәке арты тәмәке тартуымны белдем. Бер сүз әйтерлек тә рәтем юк иде.

– Нәшриятлар һәм типографияләр белән дә шул ук хәл килеп чыкты, – дип дәвам итте Даутов. – Мин аларда булган бөтен продукцияне бертында сатып алып бетердем һәм яңадан чыккан бер генә китапларын да алмаячагымны белдердем. Һәм, зур гына акча тәкъдим итеп, китап чыгару эшчәнлегеннән бөтенләй туктауларын үтендем. Алар берсүзсез ризалаштылар. Бернинди мәҗбүр итү дә, куркыту да булмады – бөтенесе ирекле ихтыяр белән башкарылды.

Даутов бер мизгелгә генә тынып торды да тагын сөйли башлады. Мин дәшмәдем һәм дәшә дә алмадым.

– Синең газета укыганың юктыр инде… – Ул елмаеп куйды: – Анда Китап кабул итү пунктлары турында еш язалар, һәм күпчелек бу чараны хуплап каршылый. Ә тагы да төгәлрәк итеп әйткәндә, бертавыштан хуплыйлар. Миңа менә нәрсә кызык – әлеге чараны туктаусыз рәвештә мактаган газеталар иртәгә үзләре үк укучыларын югалтачак ич. Аларның тиражы бүген үк төшеп бара бит инде. Дөресен әйткәндә, мин матбугат чараларының, бер булып, үземә каршы күтәрелүен көткән идем. Мантыйк шуны таләп иткән кебек иде. Ә болай… Мин кешеләрне берничек тә аңлап җитә алмыйм.

Ул кеткелдәп көлеп куйды да чынаягына үрелде. Миңа монда утыру чиксез авыр иде. Акрын гына урынымнан торып ишеккә юнәлдем.

– Мин җиңдем… – дип, кулын сузды Даутов. – Килешегез…

Мин кул сузмадым. Ул, чынлап та, җиңүче иде. Мин җиңелгән идем. Үз солдатлары хыянәт итеп, хурлыклы җиңелүгә дучар булган, илсез-көнсез-халыксыз калган хаким хәлендә идем мин.

13

Моңарчы Рамил Әхмәтович белән китаплар турында сөйләшкәннәре булса да, Илдар укыганыннан күп нәрсәләрне аңлый алмады. Шулай да, бу аңа кызыклы иде. Ул үзен бик акыллы кеше белән әңгәмә коргандай итеп тойды. Дөресен генә әйткәндә, Рамил Әхмәтовичтан башка беркем белән дә ихластан сөйләшкәне юк иде аның. Әмма профессор да бу тиклем үк ачылып китми, кирәкле вакытта кирәкле мәгълүматны гына бирә дә – вәссәлам. Ә монда – бөтенләй башка нәрсә. Ниндидер иркенлек, күңел көрлеге ярылып ята. Әйтергә теләгән фикерне беркемнән дә курыкмыйча, беркемнән дә кыенсынмыйча җиткерә белү. Хәтта үзенең уңышсызлыклары турында сөйләгәндә дә, аны аңларга, хөрмәт итәргә мәҗбүр буласың. Шул ук вакытта аның күңелендә авыр тойгы да тулы иде. Югалту ачысы. Үзенең элегрәк туып, менә шундый язучылар белән якыннан аралаша алмавына үкенү. Һичьюгы, менә шундый китапларны күпләп укый алса да, бүгенгедән бәхетлерәк булыр иде. Узган заман кешеләре ул әсәрләрне ник сакламадылар икән? Ни өчен үзләренең киләчәген, балаларын, оныкларын тормышның шундый гүзәл күренешеннән мәхрүм иттеләр икән? Ул әрнүле дә, нәфрәтле дә иде.

Башта ул Даутовны өзгәләп ташлар чиккә җиткән иде. Соңрак ачуы сүрелә төште. Даутовның гаебе генә түгел иде бу. Әгәр ул дәвер кешеләре әдәбиятка, китапка кул селтәмәсәләр, Даутов кына берни дә эшли алмас иде. Һәм үзен бер сәер уйда тотып тынып калды. Моңа кадәр, дөньяда китап дигән нәрсә барлыгын белгәнче, бернинди югалту да тоймый яшәде ич. Бәхетле булып яшәде. Ә хәзер… Ул Рамил Әхмәтовичның сүзләрен хәтерләде: Автоматик хезмәтләндерү, ә асылда, автоматик күзәтү, хәтта идарә итү системасы… Киендерү-ашатулар, тибрәтеп йоклатулар, мәхәббәт назлары… Болар барысы да аларның игътибарын ниндидер мөһим нәрсәдән читкә юнәлтү өчен түгелме соң? Һәм ул Ләйлә яныннан чыкканда үзенә биргән соравын кабат исенә төшерде: «Ничә тапкыр сөю ләззәтенә бирелдек без бүген?» Тик бу юлы инде үзен гайрәте ташып торган ир итеп тоймады. Мәхәббәт уеннары бары тик аларның күзен каплау өчен генә, автоматик хезмәтләндерү системасы тарафыннан көчләп тагылган бер шөгыль булып күренде. Нормаль кеше ул кадәр назга бирелә алмый. Бу – нормаль күренеш түгел. Уйлап карасаң, нормаль булмаган күренешләр санап бетергесез иде. Мәсәлән, аларның бер дусты да юк. Алар беркем белән дә йөрешмиләр, хатыны белән беркайчан да өйләреннән чыгып кая барганнары булмады. Башка фатирда яшәгән чакларында да, аларның барысы да гади һәм ачык иде – эшкә бару, өйгә кайту, ашау-эчү, юыну, сөю назлары… Хәтта күршеләрендә кемнәр яшәгәнен дә белмәделәр, аларның берсен дә күргәннәре булмады. Ә бит бер тирәдә яшәүчеләр кайчан да булса бер очрашырга тиеш. Ә алар…

Китап моңа кадәр буылып яткан уйларны иреккә җибәрде. Уйлаган саен, әлеге тормышның кыеш яклары күзгә күренә барды, сораулар өстенә сораулар туды, ә бернинди дә җавап табылмады.

Илдар, бу шәһәрдә күптән яшәсә дә, бары тик берничә кешене генә белә иде: Рамил Әхмәтовичны, Илдусны, Зифаны, ишек төбендә утыручы вахтёрларны, Ләйләне… Һәм… һәм… Һәм башка беркемне дә… Шулай гына микәнни соң? Аның бу хакта беркайчан да уйлаганы юк иде. Әле менә гомер буе яшәгән шәһәрендә танышларының шулкадәр аз булуын ачыклагач сискәнеп китте. Ничек алай булырга тиеш инде?! Болай булырга тиеш түгел, ул бит башка кешеләр белән дә таныш булырга тиеш иде…

Таныш… Танышу… Ә Ләйлә белән кайчан таныштылар?

Илдар моны һәрвакыт исендә тотадыр шикелле иде. Әмма әле хәтерли алмады. Хәтта елның нинди вакытында икәнен дә… Җәй көне идеме ул, язмы, көзме, кышмы?.. Кайда булды бу хәл – урамдамы, эштәме, яки башка җирдәме? Аларның Ләйлә белән беркайчан да бу хакта сөйләшкәннәре юк иде. Әмма Илдар үзенең Ләйлә турында бөтен нәрсәне дә белүенә тамчы да шикләнми иде. Әле менә төрле сораулар биреп карады да берсенә дә җавап таба алмады.

Ничә ел бергә яшиләр алар?

Туйлары кайчан булды?

Ләйлә – кайсы як кызы?

Бу коточкыч иде.

Илдар курку катыш кызыксыну белән кулындагы китапка карап куйды. Бәлки, китап аның хәтерен алгандыр? Ә моңа кадәр ул боларны белә идеме соң? Белә иде. Һәрхәлдә, белүенә ышанычы нык иде. Ләкин әлеге китап аның танышларын, аралашкан кешеләрен оныттыра алмый ич инде. Илдар сагаеп калды. Әгәр аның хәтерен китап алган икән, Ләйлә хәтерләргә тиеш. Ул белергә тиеш. Ул бит китап укымады.

– Илдар, син бүген җитәрлек шөгыльләндең, – диде ягымлы тавыш, – ял итәргә вакыт.

Ләкин Илдарда ял кайгысы түгел иде инде. Башында кайнаган сорауларга җавап табарга кирәк иде. Һәм моңа бары тик Ләйләне уятып кына ирешеп була.

– Илдар…

Тавыш хаклы иде. Чынлап та, китап укудан әле туктап торыргадыр. Монда язылганнарның һәммәсен берьюлы кабул итсәң, чиргә сабышуың да ерак түгел. Илдар китапны урынына куйды да системадагы дискны алыштырырга әзерләнде. Һәм кинәт миенең кайсыдыр өлешендә бер уй ялтлап китте. Әйе!.. Хәзер ул дискны алыштырачак һәм… барысын да онытачак. Автоматик хезмәтләндерү системасы, аның бөтен уйларын да таратып, йокларга яткырачак. Бәлки, тагын мәхәббәт назларына күмелерләр, бәлки, тыныч кына йокыга талырлар. Әмма ул Ләйләгә бирергә теләгән сорауларын бирә алмаячак. Нишләргә соң?

– Илдар, сиңа ял итәргә кирәк…

Ләйләнең үзен монда чакырырга. Бары тик шулай иткәндә генә… Ә монда кергәч, хатыны да үзе белән нәрсәләр булганын онытмасмы? Монда сорау алышу да шикләрдән азат итмәячәк.

– Илдар, сиңа ял итәргә кирәк.

Тавыш дөрес сөйли иде. Чынлап та, бүгенгә җитеп торыр. Һәрнәрсәнең – үз вакыты. Вакыты җиткәч, бөтенесе дә үзеннән-үзе ачыкланыр. Ашыгырга ярамый. Сабыр итәргә кирәк. Һәм әлеге китаптан алган белемнәрне, ул кузгаткан хисләрне ныклап яшерергә, онытып торырга… Алар система күзенә чалынырга тиеш түгел. Әмма моңа ничек ирешергә соң?

Илдар бер мәлгә уйга калды. Һәм Рамил Әхмәтович биргән кечкенә флаконны исенә төшерде. Кайчан, кайда, ничек кулланырга кирәген үзең белерсең. Шкаф янына килгәндә, Илдар боларның берсен дә белми иде әле. Әмма флаконны кулына алу белән, ул барысын да хәтерләде. Һәм, аны ачып, бер-ике тамчы сыекчаны теленә салды. Авызны бөрештерә торган әчкелтем нәрсә иде бу. Илдар флаконны кабат урынына куйды да авызына җыелган төкерек катыш сыекчаны йотып җибәрде. Һәм шкафны ябып, өстәл артындагы кәнәфигә барып утырды.

– Син бөтенесен дә дөрес эшләдең, – диде ягымлы тавыш, – хәзер бераз утырып ял итәрсең. Кайчан кузгалырга икәнен үзем әйтермен.

Илдар елмаеп баш какты. Бүлмәгә ниндидер якты музыка таралды. Илдар күзәнәкләренең ләззәтле тибрәнүен тойды.

1

Айдар Галимов  –  популяр җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты.

2

Әнгам Атнабаев (1928–1999) – Башкортстанның халык шагыйре. Бик күп яшь талантларны зур әдәбият юлына чыгарган шәхес. «Хәлләр ничек?»  –  дигән сорауга ул гел шулай җавап бирә иде.

3

Рей Дуглас Брэдбери (1920–2011)  –  Америка язучысы.

Китап (җыентык)

Подняться наверх