Читать книгу Китап (җыентык) - Марат Кабиров - Страница 4
Китап
(роман)
2. Итта-ритта-риттата…
ОглавлениеИ в темноте вы тоже принадлежите городу, и город – вам, и вы спите вместе, как мертвецы, как камни на вашем поле. Это нельзя назвать жизнью: это медленное умирание дней, когда в город приходит смерть, она кажется такой же обыденной, сонной и сладкой, как жизнь. Как будто город предчувствует приход смерти и знает, в каком обличье она явится.
Стивен Кинг. «Жребий»
14
Илдар, гадәттә, төш күреп йокламый, әллә нигә бер күргән төшләре исә тик якты буяулардан гына тора торган иде. Бүген ул төне буе саташып чыкты. Өйдәге автоматик хезмәтләндерү системасы, ничек кенә тынычландырып татлы йокыга төрергә тырышмасын, максатына ирешә алмады. Әйтерсең Илдар үзара сугышучы ике көчнең уртасында иде, өй аны йоклатырга тырыша, ә тагы ниндидер кодрәт саташтырырга тели. Аларның әле берсе, әле икенчесе өскә чыга, тик берсе дә тулысынча җиңүгә ирешә алмый. Шул рәвешле Илдарга юньле йокы эләкмәде.
Төшендә ул гел бер урынны, бер үк кешеләрне күрде. Ул күргән җан ияләрен бик зур авырлык белән генә «кеше» дип атарга мөмкин иде. Хәер, башта тирә-якта тик зәңгәрсу караңгылык кына иде. Шул караңгылык аша ул иң беренче күк йөзен шәйләде бугай. Ниндидер яктылыкны. Һәм күзгә күренмәс бер торба буйлап, шул яктылыкка шуып төште… Кояш нурына түзәлмичә, ул күзләрен йомды. Ниндидер сихри музыка агыла иде, ул, үзенә буйсындырып, бөтен дөньяңны оныттыра. Һәм ниндидер ис бар сыман… Саф һава… Юк… Тын юлларын иркәли торган саф һәм… бераз гына әчкелтем һава… Һәм салкынлык… ниндидер салкынлык… Илдарга бу күренеш таныш сыман тоелды. Моны аның күргәне, тойганы бар иде. Тик кайда икәнен генә хәтерли алмады. Ул күзләрен ачты һәм, үзенең кайда икәнен ачыкларга теләп, тирә-юньгә күз ташлады… Көтелмәгән күренештән коты алынып кычкырып җибәрде, тик тавышы чыкмады. Ул күзләрен ачып-йомып алды. Күренеш үзгәрмәде.
Ул шәһәрнең кайсыдыр урамында иде. Автомобиль юлының буеннан буена диярлек хуҗасыз машиналар тезелеп киткән. Кайсыларының тәрәзәләре ватылган, кайсының ишеге каерылган, ә кайберләре бөтенләй дүрт тәгәрмәчен күккә каратып ята. Һәм болар борынгы заман машиналары иде. «Волга» лар, «Мерседес» лар, «Тойота» лар… Хәзерге урамнарда андыйларны күрермен димә. Кызыл кирпечтән һәм цемент блоклардан салынган тугызар катлы йортларның да тәрәзәләре ватылып беткән, кайберләре яртылаш җимерелгән, кайберләрендә әле булса янгын эзләре төтенләп тора. Урам буйлап кулларына балталар, торбалар һәм тагын әллә нәрсәләр тоткан гарип кешеләр атлый. Боларның күзләре пыяла сыман салкын, хәрәкәтләре курчакныкы шикелле. Һәм һәркайсының өстендә пычрак сәләмә киемнәр, хәтта йөзләренә кадәр пычракка һәм канга батып беткән, һәммәсе дә яралы, кайсының муены умырылган, кайсының аркасында сабы сынган пычак серәеп тора. Араларында ирләр дә, хатыннар да бар. Хәрәкәтләрендә дә, күз карашларында да, гомумән, бөтен барлыкларында адәм балаларыннан аерылып тора торган ниндидер салкынлык, җансызлык чагыла. Алар сөйләшмиләр дә, бер-берсенә игътибар да итмиләр. Кемнеңдер күзгә күренмәс кулы белән идарә ителүче машиналар сыман, бер юнәлештә хәрәкәт итәләр. Һәм… Нинди генә тарлавыкка барып керсәләр дә, бер-берсенә бәрелмиләр дә, өелешеп тә тормыйлар, болар бер организм шикелле.
Илдар аларның нәрсә эшләп йөрүләрен тоя иде. Болар түбән катлам җан ияләрен, кешеләрне эзли һәм юлларында очраган һәрберсен юк итәргә тиешләр. Җирдә бер генә бөртек адәми зат та калырга тиеш түгел, чөнки кеше – йогышлы чир кебек, тамырыннан йолкып ташламыйча торып, аннан котылып булмый. Хәлиткеч сугышлар булып узды инде. Адәм баласы асылда кыйратылды. Хәзер аның калдык-постыкларын табу һәм юк итү чаралары бара.
Илдар, ишетү, иснәү һәм күрү органнарының бөтен сәләтен җыеп, кеше эзләде… Юк, аның өчен кемдер эзли иде… Ул үз акылы белән идарә итүче затның көчәнүен генә сизде. Һәм ул затны күрергә теләгәндәй, тирә-ягына күз салды. Артында да, янында да тере әрвахлардан башка беркем дә юк иде. Һәм ул кинәт туктап калды. Ул нәрсәнедер аңлап туктап калды. Бик мөһим нәрсәне. Тик аның ни икәнен шундук онытты. Онытудан бөтен булмышы белән тетрәнеп куйды. Һәм уянып китте. Бары тик шунда гына, төштән өнгә кайткан юлда гына, ул теге уйны хәтерләде. Бер мизгелгә генә. Әмма шул җитте. Моны аңлау искиткеч авыр иде.
«Мин аларның берсе, – дип уйлады ул, күзләрен ачканда. – Мин дә теге тере әрвахларның берсе идем».
Күзләрен ачу белән, бүлмәдә якты музыка уйный башлады. Урынның ул яткан өлешендә генә күзәнәкләрне тынычландырып җибәрерлек җылылык барлыкка килде. Бераздан Илдарның күңелендәге хәвеф тойгысы бөтенләй юкка чыкты. Һәм ул татлы йокыга талды. Әмма мондый халәт озак сузылмады, күз алдына тагы баягы күренешләр килде, колагында таныш музыка яңгырады. Ул кабат тере әрвахлар арасында иде…
Илдар шул рәвешле бер уянып, бер саташып ятты. Ә таң алдыннан, мондый хәлдән тәмам гаҗиз булып торып утырды. Бүлмәгә таралган музыка да, җаныңны эретерлек җылылык та тыя алмады бу юлы. Илдарның күңеле болар өчен бикле иде. Һәм ул, аңында чиксез сораулар калка башлавын сизеп, ашыга-ашыга үзенең эш бүлмәсенә атлады…
15
«КИТАП» тан өзекләр
* * *
Күңелне авыр тойгылар биләп алган мәлләрдә, базардагы карчык миңа тынгылык бирми, көн дә диярлек төшемә керә иде. Бүген дә шулай булды. Мин урамда йөри идем. Үзәк базар янында. Ул, нәкъ тә өндәгечә итеп, ике кулы белән беләгемнән эләктерде дә күзләремә текәлде.
– Кабахәт, – дип пышылдады аннан соң, – нәрсә эшләдең син! Ник бардың бу адымга?! Ул бит Иблис иде!
Аның кыяфәте дә, тавышы да өндәгедән күпкә ямьсезрәк иде.
– Иблис! – Кинәт ул минем битемә төкерде, әмма ул ялгыштымы, минем янтаеп калуым ярдәм иттеме, төкереге, миңа тимичә, тротуар читендәге чәчәкләр түтәленә төште. Бер мизгелдән чәчәкләр төбеннән тонык кына төтен күренде дә түтәл буйлап китте. Бу сәер күренеш иде. Чәчәк сабакларының төбеннән шуышкан төтенгә гаҗәпләнергә дә өлгермәдем, бөтен түтәлне ялкын ялмап алды. Кызгылт, аксыл, зәңгәрсу чәчәкләр күз алдында куырылып соры төскә керде, яшел яфраклар шәлперәеп төште.
* * *
Ту-ту-ту ту-ту… Та-та-та…
Итта-ритта-риттата…
Бу җырны мин шул көнне үк сәхнәдән ишеттем. Сәхнә йолдызының күкрәгеннән бик күп нужалар күреп шуышып чыккан гарип тавышны да. Гариплек, әлбәттә, төрлечә була. Кемнеңдер кулы урынына ботак үскән була, һәм син аның кулы урынында ботак үскәнен беләсең. Әгәр әлеге тавышны адәм сурәтендә күзалласаң, аның башы да, аягы да юк, һәм алар урынында нәрсә үскәнен дә төгәл генә әйтерлек түгел иде. Бу тавыш гырылдау, ыңгырашу, үкерү арасындарак торган бер нәрсә иде. Ләкин мине гаҗәпләндергән нәрсә бу булмады. Кешеләр төрле булган сыман, аларның тавышлары да төрле. Хәтта әлегедәй гариплек үрнәге булырдайлары да бар. Мине хәтта шундый тавышлы җырчының сәхнәгә менүе дә түгел, ә халыкның аны яратуы гаҗәп иткән иде. Миңа һәрвакыт кешеләрнең күңел халәтен, җанын аңлыймдыр сыман тоелды, һәм һәрвакыт диярлек бу уемның дөреслектән никадәр ерак торуын күрергә туры килде. Мин кешеләр турында бернәрсә дә белмим булып чыкты. Адәм балалары мантыйк кануннары буенча гына яшәми иде. Хәер, моны «китап» дигән төшенчәнең бөтенләй юкка чыгуы үзе үк дәлилләп тора. Ә китапсыз калгач, мин кешеләрнең мантыйк дигән нәрсәне бар дип тә белмәвенә кабат-кабат инандым.
Итта-ритта-риттата…
Бөтен халык шәһәр көнен бәйрәм итә иде. Бу бәйрәм элек тә киң билгеләп үтелә иде, әллә кайлардан танылган җырчыларны чакыралар, шәһәрнең төрле урыннарында бушлай концертлар, тамашалар оештырыла, һәм тантаналы авазлардан бөтен тирә-як яңгырап тора. Хәтта ачтан үләр чиккә җитсәң дә, бу көндә үзеңне бәхетле итеп тоясың: җыр-моң, шатлык авазлары үзенә ияртә, һәм син хәтта нәкъ шушы мизгелдә җан бирсәң дә, теге дөньяга елмаеп барып керерсең шикелле тоела иде. Соңгы елларда ул тагы да шау-шулырак булып китте. Концертларга, җырлы-моңлы тамашаларга спортчылар бәйгеләре өстәлде, шәһәрнең бер урамында ат чабышлары, автомобиль узышлары үтсә, икенче урамында йөгерешчеләр бәйгесе уза, мәйданлы урыннарда һәртөрле көрәшләр, гимнастларның, циркачларның чыгышлары оештырыла, күктә аэропланнар гүелди, Агыйдел белән Караиделдә көймәләр, эреле-ваклы катерлар ду килә. Кыскасы, бәйрәмнән җирдә дә, суда да, һавада да качып булмый, һәм син качарга теләмисең дә – кырык эшең кырылып ятса да, иң бәхетле кешеләрнең берсенә әйләнеп, күңел ачарга керешәсең.
Ул көнне мин дә бәйрәмчә кәефтә идем. Моның төп сәбәбе, әлбәттә, шәһәр тантанасыннан бигрәк, янымнан атлаган гүзәл иде. Гуля. Суга батып барган адәм саламга ябыша, диләрме әле? Мин – нәкъ шул батып барган кеше, һәм Гуля минем табыныр Аллам да, тотыныр саламым да иде бугай. Һәрхәлдә, кыска гына буйлы, ябык кына шушы кыз белән мин яшәвемнең мәгънәсезлеген оныта ала идем шикелле.
Әдәбият дигән нәрсә юкка чыккач, данлыклы язучыдан мин гади бер бәндәгә әйләнеп калдым. Юк… Гади кешеләргә күпкә җиңелрәк булгандыр, чөнки алар бернәрсә дә югалтмадылар. Югалткан хәлдә дә югалту ачысын сизмәделәр. Ә мин… Мин бөтен нәрсәдән колак кактым. Мин хәзер чын-чынлап беркемгә дә кирәкми идем. Алай гына да түгел, кайчандыр танылган язучы булуымны һәм әдәбиятны яклап чыгышлар ясавымны хәтерләүчеләр миңа ниндидер бер сантыйга караган шикеллерәк карый иде. Һәм бер урында да сүзем үтми, фикеремне санга сугучы юк. Шул рәвешле мин җәмгыятьнең читкә тибелгән бер үги баласына әверелдем. Бу, әлбәттә, җиңел түгел иде. Әмма иң авыры – үзләренең ни кылганын да аңламыйча, ниндидер упкынга атлаган адәм балаларына ярдәм итә алмау булгандыр. Хәер, бар җирең дә чамасыз әрнегәндә, кайсы төшең ныграк авыртканны дөрес билгеләп булмыйдыр да әле. Мин әрнүдән генә тора идем.
Гуля миннән унбиш яшькә кечерәк иде. Әдәбият аның өчен бөтенләй диярлек ят, һәм ул бөтен булмышы белән үз заманының баласы иде. Бу дәвер кешеләрен бик өнәп бетермәсәм дә, Гуля миңа кайсыдыр ягы белән ошый иде. Бәлки, моны мәхәббәт дип тә атап буладыр әле. Һәм мин Гуляны аңларга, тормышка аныңча карарга тырышам. Ул күргән нәрсәләрне күреп, ул сокланган нәрсәләргә сокланырга, ул сөенгән күренешләргә сөенергә омтылам. Кайчагында үземне шушы кыз баланың итәгенә ябышып тәпи басарга маташкан сабыйга да тиңләп куям. Әмма мин тәпи басалмыйм. Аны көлдергән күренешләргә авыз ерсам да, күңелдә ниндидер авыр тойгы кала. Шулай да аның янымда булуы җаныма рәхәтлек бирә. Шундый яшь гүзәлне каратырлык булгач, бик үк беткән баш ир дә түгелмендер кебек, кемгәдер кирәгем бардыр сыман тоела.
Әлбәттә, боларның чынбарлыктан ерак торганлыгын мин яхшы аңлыйм.
Ә чынбарлык котылгысыз иде. Ул бәйрәм шавы, кыргый шатлык авазлары булып тәрәзәләрдән, теге яки бу тамаша булып телевизор экраннарыннан килеп керә. Мин телевизорны яба алмыйм, чөнки бу Гуляны рәнҗетәчәк. Һәм күргәннәремнән тәм табарга тырышып, экранга төбәләм. Ә анда менә ярты сәгать инде «Бәхетеңне сынап кара!» тапшыруы бара. Алып баручы кыз чибәр дә, сөйкемле дә. Ул дәртле, назлы тавыш белән тамашачыларны экрандагы алты хәрефтән сүз төзергә чакыра. Д О Г О Р О. Шушы хәрефләрдән исем табарга һәм кесә телефоныннан 72344 номерына шылтыратырга, яки sms хәбәр җибәрергә кирәк. Беренче булып дөрес җавапны әйтүчеләргә – биш мең сум акча. Әлбәттә, тамашачылар шылтыратып кына тора. Тик берсе дә дөрес җавап бирми. Билгеләнгән ике минут вакыт инде үтеп китә, һәм алып баручы кыз тагын уфтанырга мәҗбүр була.
– Ике минут үтеп тә китте, – ди ул, авыр көрсенеп. – Әмма минем сезне бәхетле итәсем килә. Шушы хәрефләр ярдәмендә акча эшләр өчен, сезгә тагын ике минут вакыт бирелә. Мин бүләкнең бәясен алты меңгә кадәр күтәрәм һәм сезнең җавапларны көтәм. 72344 номерына шылтыратып дөрес җавапны әйткән кешене алты мең сум бүләк көтә. Хәзер үк шылтыратыгыз! Әгәр соңласагыз, сезнең алты мең акчаны бүтән кеше алачак. Менә безгә шылтыраталар да. Мин аның җиңүче икәненә шикләнмим. Алло!..
– Исәнмесез, – ди ягымлы хатын-кыз тавышы, – мин теге сүзне әйтергә телим.
– Исәнмесез, – дип елмая алып баручы, – мин сезнең җиңәчәгегезгә шикләнмим. Рәхим итегез!
– Дорога!
Кызның артында җиңелчә генә бәвелеп торучы декорация бер мәлгә тынып кала. Кыска вакытлы матәм музыкасы ишетелә. Хыялларның җимерелеп төшүен хәтерләткән музыка.
– Кызганычка каршы, дөрес түгел! – дип үпкәли алып баручы кыз. – Уенның шартларын тагы бер тапкыр исегезгә төшерәм. Бары тик шушы алты хәрефтән генә торган сүз табарга кирәк… Безгә тагын шылтыраталар. Алло!
– Сука җыен! Ненавижу! – дип, кулындагы трубканы атып бәрә Гуля. – Ник мине туры эфирга үткәрмиләр?!
– Ә нәрсә диләр соң?
– Нәрсә дисеннәр!.. «Сезнең хәбәр компьютерга язылды. Якын арада туры эфирга чыгачак».
– Димәк, көтәргә генә кирәк. – Мин елмайгандай итәм.
– Инде унынчы тапкыр шулай диләр ич! – Гуля миңа нәфрәтләнеп карый, – Теге сүздә дә шулай дигәннәр иде. Чыгармадылар.
Мин сүз әйтмим. Экран астыннан үткән титрларга карап алам. Анда әлеге хезмәтнең түләүле булып, бер шылтырату бер доллар торуын хәбәр итәләр. Мин эчтән генә Гуляның якынча өч йөз сум акча «эшләвен» билгеләп үтәм. Әмма моны сиздермим. Чөнки бөтен гаеп үземдә. Әлеге тапшыру башланып, экрандагы хәрефләр күренү белән, нинди сүз булырга тиешлеген әйткән идем. Гуля телефонга ябышты. Анысында җиңеп чыгалмагач, икенче биремгә тотынды. Д О Г О Р О. Әлеге сүзләр күренү белән, ул миңа төбәлде.
– Огород, – дидем мин, – О Г О Р О Д.
Һәм менә…
– Бәлки, башка каналга күчәрбез…
– Юк! – Гуля диванның бер башында яткан телефонны үрелеп алды. – Монысын карыйбыз.
Ул тагын номерлар җыйды. Һәм корт чаккандай кычкырып җибәрде:
– Шайтан! Анаңны!
– Нәрсә булды тагын?
– Телефонда акча беткән!
– Әлбәттә, бетәргә тиеш! – дидем мин. – Бу уенның максаты – күбрәк кешене шылтыратырга мәҗбүр итү бит. Шуңа да һәркемнең башы җитәрдәй җиңел сораулар куялар. Күбрәк кеше шылтырата икән, димәк, күп акча эшләнә. Син экранга кара, барысы да психология кануннары буенча корылган. Бөтен тәнеңне йомшарта торган ягымлы музыка, җиңелчә генә бәвелеп торучы декорация… Һәм шул фонда алып баручы кызның дәртлелеге…
– Җитте! – Гуля үпкәли башлый. – Син гел киресен сөйлисең. Син гел үзеңне акыллыга исәплисең. Башкаларны тиле дип беләсеңме әллә?!
– Гафу ит…
– Син миңа үз телефоныңны биреп торыр идең…
Мин каршы килмәдем. Трубканы Гуляга тоттырдым да тәмәке тартырга чыгып киттем. Һәм кичә кичтән акча салмаганым өчен сөенеп елмаеп куйдым.
Балконнан урамга карадым. Урам матур иде. Үзе бер сәнгать әсәре булырдай йортлар. Адым саен үзенә чакырып торган кибетләр. Багана саен эленгән реклама такталары. Тип-тигез автомобиль юлының читендә үк диярлек үскән куаклар. Машиналар. Моннан берничә ел элек кенә алар гадидән гади иделәр әле. Ә хәзер һәркайсы ниндидер тылсымга ия кебек, һәрберсенең кабатланмас үз матурлыгы бар. Тормыш күзгә күренеп алга бара иде. Тик сулар һава гына тынны кысарлык авыр. Ул ничектер тыгыз, әллә нинди кирәксез нәрсәләр белән шыплап тутырылган кебек. Шушы әкият шәһәрен хәтерләткән матурлык һәм байлык эчендә үзеңне иркен итеп, бәйсез итеп, бәхетле итеп тоя алмыйсың. Монда синең уйланырга да, күрергә дә, ишетергә дә вакытың юк. Һәрвакыт ниндидер мәсьәлә калкып чыга, аны хәл итүгә – икенчесе, өченчесе…
Тәмәке тартып керүемә, Гуля икенче каналга күчкән иде. Мин сөенеп куйдым.
– Сериалмы? – дидем мин, дәшми калмас өчен.
– Әйе.
Гуляның миндә эше юк иде. Ул бөтен булмышы белән телевизор экранына береккән.
Мин, язучы кеше, дөресрәге, элеккеге язучы, мондый нәрсәләрне бөтенләй карый алмый. Әлбәттә, элегрәк тә сериаллар белән мавыкканым булмады. Әмма аларны карарга мөмкин иде әле. Ниндидер эчтәлеге, мәгънәсе бар иде аларның. Бары тик һәрбер нәрсәне сабый бала аңларлык дәрәҗәгә җиткереп чәйнәп каптырулары гына күңелгә тия иде. Ә хәзергеләр…
Әлеге сериалны карамас өчен, үземә нинди дә булса шөгыль табарга кирәк иде. Әмма бер эш тә табылмады. Идәннәрне Гуля пөхтә итеп юып куйган. Суыткыч тулы кибеттән алып кергән әзер пакетлар. Аларны ике минут эчендә җылытып кына аласы. Кер юу машинасы үзе юып, киптереп бирә. Фатирның бер генә почмагында да җимерелгән яки кителгән нәрсә юк. Мин аларны төзәтеп куйганмын. Хәзер мин берни дә язмыйм, акчам үлгәнче җитәрлек, вакытым баштан ашкан, һәм өйдәге эшләрне нәкъ үз вакытында эшләп барам. Шайтан алгыры! Тотып эшләрлек бер эш юк! Теге заманнарда, мин язучылык белән маташканда, әле канализация килеп чыга торган иде, әле башкасы… Минем аларга вакытым булмый, һәм бер-ике роман язган арада, өйдәге бөтен нәрсә таралып төшә яза иде. Шайтан алгыры!..
Мин фатир буйлап бер әйләндем дә йокы бүлмәсендәге телевизорны кабыздым. «Дивандагы кибет» ерактагы кешеләрнең сөйләшкәнен тыңлау өчен уңайлы җайланма сата. «Зәңгәр дулкын» телевидениесе җенси бәйләнешләр вакытында куллана торган мазь рекламалый. «Шәхесләр» программасында эстрада йолдызы кемнәр белән түшәк бүлешүе хакында бәян итә. Кызыклы тапшыру – фотолар да, видеороликлар да күрсәтәләр. «Яшьләр» каналында хатын-кызларны аздыру буенча фән докторы чыгыш ясый. Танышу, җенси бәйләнешкә керү буенча файдалы киңәшләр бирә. «Спорт» каналында танылган боксёрның бер яшь кызны көчләве турында сөйлиләр. «Авыл хуҗалыгы» нда яңа төр техника рекламалана. «Гаилә» каналы полигамия буенча бәхәс алып бара. Берничә ир белән яшәгән хатынны да, берничә хатын белән яшәгән ирне дә хуплыйлар. «Бәхетеңне сынап кара!» тапшыруы һаман бетмәгән. Анда һаман шул – ГОДОРО. Тагы берничә каналдан акча отуга корылган тапшырулар бара. «Тәрбия» каналында баланы өйдә үстерү яхшымы, әллә туу белән махсус балалар йортына урнаштырумы дип баш ваталар. Күпчелек балалар йортына урнаштыруны яклый. Беренчедән, ата-анага мәшәкать кими, икенчедән, балага тиешле шартларда, махсус белгечләр кул астында тәрбия алу мөмкинлеге ачыла. «Медицина» каналы соңгы вакытта берничә тапкырга күбәйгән наркоманнарны дәвалау ысуллары турында сөйли. «Виртуаль дөнья» тапшыруы үз сафларының көчәюе белән мактана. Соңгы вакытта хәтта тоташ отпускларын виртуаль сәяхәттә үткәрүчеләр күбәя икән. «Сез җәннәткә бармыйсыз, җәннәт сезгә үзе килә!» – дип кызыктыра ул…
Йа, Ходай! Барлыгы биш йөзгә якын канал. Рәхәтләнеп карарлык, рухыңа азык алырлык бер генә нәрсә дә табып булмый. Телевидение халыкны мәгълүмат белән тончыктыра. Ул шул тиклем күп, илдә ниләр баруы турында уйлап торырга да вакытың юк. Кешенең аңы шултиклем мәгълүматны эшкәртеп өлгерә алмый. Хәер, моны мәгълүмат дип атап та булмыйдыр әле. Псевдомәгълүмат. Кешенең аңын мөһим нәрсәләрдән читкә юнәлтү. Зомбификация.
Бер телевидение генә түгел бит әле ул. Моңа эреле-ваклы радио каналлары да, төрле киностудияләр төшергән примитив сериаллар да, музыкаль язмалар да, кесә телефоннары, Интернет челтәре аша һөҗүм итүче төрле чаралар да өстәлә. Һәм менә шундый дәвердә кешеләрнең наркоманиягә, азгынлыкка, виртуаль дөньяга тартылулары бер дә гаҗәп түгел. Туктаусыз рәвештә һөҗүм итүче псевдомәгълүматтан котылырга, ял итәргә теләгән аң чынбарлыктан качу юлын эзли. Йа, Хода!
Мин Гуля яратып караган каналда тукталганмын икән. Сериал инде беткән иде. Ишектә Гуля күренде. Аның кулында телефон иде.
– Кичә кичтән генә өч йөз сум салган идем, – диде ул, – акчасы беткән дә. Син сөйләшмәгәнсеңдер бит?
Мин кинәт кенә ни дип әйтергә дә белми тукталып калдым. Авызымны ачам гына дигәндә, ул тагын телгә килде:
– Син дә «Иделия» не карадыңмы?! – Ул минем сериал каравым өчен шатлана сыман иде. Һәм әле генә биргән соравын оныткан иде инде. – Мин дә шуны карап утырдым. Син ничек уйлыйсың, Иделия Артурны сайлармы, әллә Робертнымы? – диде ул, экранга карап. Мин иң сикертеп кенә куйдым. Ул дәвам итте: – Артурны сайлар, минемчә. Роберт яшь тә, чибәр дә. Тик Артур бай. Ул аңа нинди чәчәкләр бүләк итә! Ә алтын муенсасын күрдеңме?! Вәт муенса дисәң дә була!
Мин елмаерга тырыштым:
– Роберт яшь бит әле, ул да вакыты белән баерга мөмкин…
Гуля миңа сәер караш ташлады.
– Ну-у… Алай булырга да мөмкин… Ул вакытта Робертка күчәргә була. Ә хәзергә иң кулае – Артур. Ул иртәгә машина алып бирергә вәгъдә итте.
Мин, телевизорны сүндерәм дип, ялгыш икенче төймәгә бастым, һәм «Бәхетеңне сынап кара!» тапшыруы тагын килеп чыкты. Кызыл төймәгә басканчы, ДОГОРО сүзе ялтлап калды. Бәхеткә каршы, Гуля моңа игътибар итмәде.
– Гуля, – дип елмайдым мин, аның игътибарын читкә юнәлтергә теләп, – ә син мине яратасыңмы?
Аның күзләре назлы елтырап алды.
– Яратам, – ул, елмаеп, иренен ялап куйды.
Аның назлы «яратам» ына алданып, мин сизгерлегемне җуйганмын, күрәсең. Тик шундук елмаерга ашыктым. Бу минем дөнья түгел һәм «ярату» сүзе монда бер генә мәгънәне аңлата иде.
– Юк, ул мәгънәдә түгел… – дип үҗәтләндем мин. – Ну… Сиңа минем белән рәх… ну… син миңа тартыласыңмы?.. Юк, алай да түгел… Ну… Кеше төрле хисләр кичерә… Курка, кайгыра… Ә син… Син миңа карата берәр хис кичерәсеңме?
– Юк.
Ул моны сабыйларча эчкерсезлек белән әйтте, һәм мин кабатларга мәҗбүр булдым.
– Юк?
– Юк, бернинди хис тә кичермим. Курыкмыйм да, кайгырмыйм да.
– Юк, мин ул хакта түгел… Ник син минем белән яшисең?
Ул бер мизгелгә сискәнүле караш ташлады. Әлеге соравымның куу түгеллеген аңлагач, җиңел сулап куйды.
– Ну… Синең белән яшәү уңайлы.
Шайтан алгыры!
Минем, берничә дистә роман язган язучының, «ярату» төшенчәсен Гуляга аңлатырлык сүз запасым юк иде. Хет көл, хет ела.
– Ник син минем белән йоклыйсың? Ну…
Ул янә күз сирпеп алды.
– Ә кайда йоклыйм соң? Икенче дивандамы?
Мин кычкырып көлеп җибәрдем. Ул бертын сәерсенеп карап торды да кушылып көләргә тотынды.
– Шайтан алгыры! – дидем мин, көлүдән туктый алмыйча: – Ни өчен син миңа бирәсең. Аңлашыламы? Мин секс турында…
Гуля тагы да ныграк көләргә кереште.
– Чөнки син мине телисең, – диде аннан соң. – Әллә сиңа ошамыймы?
– Ошый. Ә кайчагында ник үзең башлап… Ну…
Гуля тагын көлде.
– Чөнки мин сине телим…
– Ә ник… Ник мине телисең? Ник…
– Сәер кеше син! Һәр нормаль хатын-кыз аны тели. Ә мин нормаль хатын. Ә син сәер кеше. Син балаларча беркатлы сораулар бирәсең. Син бөтенләй бүтән… Син чит планетадан төшкән шикелле. Әйе, кайчагында мин сине башка планета кешеседер дип уйлыйм. Һәм… Һәм мин сине тели башлыйм. Мин әле дә шулай уйлыйм. Һәм…
Шайтан алгыры! Бу мизгелдә Гуля шултиклем саф һәм назлы иде. Беләкләре муеныма сарылу белән, мине ярсу хис биләп алды…
* * *
Бәйрәм көне безнең шулай башланды. Хәтсез генә аунаганнан соң, урыннан торгач, капкалап алдык та урам әйләнергә чыгып киттек. «Кашкадан» да инде концерт башланган иде. Сипайлово бистәсенең ял паркы бу. Яңа ел бәйрәме дә, башка тантаналар да шушында үтә. Һәртөрле күңел ачу чаралары, барлар, кафелар туктаусыз эшләп торгач, гади эш көннәрендә дә кеше өзелми. Өстәвенә матур гына күле дә бар. Рәхәтләнеп су коенып, кызынып ятарга була. Безнең бу күлдә су кергән юк. Суга батып үлгән ханымның мәетен чыгарганнарын күргәннән бирле күңел тартмый. Бу хәл берничә ел элек булса да. Ә монда җәйләрен еш йөрибез. Бәйрәм көнне ул әллә кайдан шаулап тора иде. Кайдандыр чакырылган җырчыларның тавышы бөтен бистәгә яңгырый.
Без Бикбай урамындагы «Макдоналдс» тан алган туңдырманы ялый-ялый барып кердек тә, «Кашкадан» ны бер әйләнеп, ниләр барлыгын белешеп чыкканнан соң, концерт карарга керештек. Көчле динамиклар авазыннан җир дерелдәп тора. Бер-береңне генә түгел, ә үз уйларыңны да ишетмәссең кебек тоела. Әмма динамиклар тавышына мин иярә алмадым.
Халык күп иде. Төркем-төркем булып оешып, гәп куерталар. Кемнәрнеңдер кулында – сыра банкалары, кемнәрдер коктейль, кемнәрдер «пепси» чөмерә. Берәүләр атынгычта, икенчеләр әйләнгечтә пыр туза. Үбешеп, яки бер-берсенә ышкылышып торган яшь парлар да еш очрый. Кыскасы, һәркем рәхәтләнеп күңел ача, җаны теләгәнне кылана. Сәхнәдә ниләр барганын юньләп күрмәгәч, мин шуларны күзәттем, әмма бу тиз ялкытты. Тагын җырчыларга төбәлдем. Әмма ялт-йолт килгән утлардан, вакыт-вакыт бөтен дөньяны томалардай булып ургылган төтеннән һәм сәхнә буйлап сикергәләгән шәүләләрдән башка берни дә төсмерләнмәде. Аның каравы, шатлык авазлары белән кулларын болгый-болгый сикергәләгән кешеләрне бик ачык күрдем. Һәм күңелне үкенү ачысы ялмады. Минем дә әлеге җырчыны аңлыйсым, мондагы тамашачы кебек шатланасым, сикергәлисем килде. Һәм колакларны ныграк торгызып, күзләрне чекерәйтеп, тагын сәхнәгә текәлдем. Тавышның котсызлыгын чамалау өчен, әлләни кирәкми иде. Мин сүзләрен тыңларга тырыштым, әмма берни дә килеп чыкмады, ул миңа мәгънәсез авазлар җыелмасы булып кына тоелды. Чираттагы җыр тәмамлануга, җырчы тагын тамашачыларына кычкырды:
Конец ознакомительного фрагмента. Купить книгу