Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9
Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.
Оглавление
Мухаммет Магдеев. Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9
Тарих ишек шакый…
Сез беләсезме? (Арча районы авылларының тарихы турында)
Пионер оешмасы тарихыннан
Арча крепосте тарихыннан
«Колхозда бик яхшы!»
«Мохтар картны юлда очраттым…»
Авыл исемнәре каян алынган?
Выступление на встрече выпускников Арского педучилища2
Сабантуй бизәкләре
Бераз гына тарих…
Кая гына барсаң…
Сабантуйга бүләк җыю
Шәригать кануннарын җимереп…
Татарча көрәш. Мәйдан батыры
Сабантуй программасы
«Рус белән тормыш кичердек сайрашып…»
Әдәплеләр бәйрәме
Киләсе елга кадәр…
Сиксән ел элек… (Районыбыз тарихыннан)
Сикертән мәктәбенең 4 нче класс укучыларына җавап хат5
«Закладларга салган мал күк…»
Рус ориенталистларының эшчәнлеге һәм татар вакытлы матбугаты
Риза фәхретдиновның эшчәнлегендә халыкара иминлек мәсьәләләре (Документлар)
Китап һәм тарих36
Ватан – бер генә…
Тарихыбызга саграк…
Туган як авазы
Европа – безнең хакта…
Язучы булу кыенмы?
«Герман җире яшел үлән»
Тарих ишек шакый…60
I
II
III
IV
V
VI
VII
VIII
IX
Саба ягы – туган як…
Без – кемнәр?
Төкле аягың белән
И, Казан арты!
Кеше өлеше (Яңа язмалардан өзек)
Авылымны ачтым…
Татар халкы моны беләме?
Йомгаклау дәфтәре
I
II
III
IV
Без әле кая барабыз?
Тарих битләреннән
Арыслан… кайгыра белми97 (Реплика)
ХХ йөз башы татар публицистикасында рәсем сәнгате мәсьәләләре
Мәктәпләрдә әдәбият укытуның кайбер мәсьәләләре
Сарыкны кем ашаган?
Әдәбият – мөстәкыйль фән…
Әдәбият – үзенчәлекле фән
Кызыклы кулланма кирәк
«Кызыл төлке бармы җиреңдә?»171
Татар җырлары – пластинкада
Шикәр дип, ачуташ…
I
II
III
IV
V
«Шатлыгым, кайгым минем…»
Тагын да шатлыгым, кайгым турында176
Яңалык юл сорый177
Без әле кая барабыз?178
I
II
III
IV
Яңа сүзләр белән сак эш итик!
«Калдыр әле мине…»
Сыймый калган бер фикер
Нитраттан үлгән сандугачлар һәм күл эчендә үскән каеннар…
Утыз сигезенчегә кайтыргамы?
«Икенче рәттәге кара төймә…»
…Йолдызлар
«Сине белгән аркылы…» (Бер тәҗрибә)
I
II
III
IV
Бер хатирә
Ничек җырлыйбыз?
Кызым, сиңа әйтәм…
«Галим-голямалар да килгән иде»ме, әллә Без кыланырга яратабызмы?
Сүзләр дә кешеләр кебек…
Зур җыелыш алдыннан…
Аккош аталар микән?
Горурлык…
Һаман истә…
[Рәшит ваһаповның 90 еллыгына истәлек]
Милләт каршында намусым чиста
Иң әйбәт ял – иҗат!
Заманыбызга тугрылыклы булыйк206
О том, как я пишу207
Безне китап тәрбияләде209
Каләм ни әйтмәс?
Мәшәкатьле һөнәр
[Хәзерге әдәбият турында]210
Бер очрашу – бер гомер
«Мин – әтисез шул!» (Язылмаган хикәя)
Без – көрәшчеләр токымыннан
Мәдрәсәләрдә китап киштәсе…
Ә. И. Б
Яшьләргә юл бирергә кирәк!
Без тарихта эзлебез…
Яшьлек – үзе чәчәк…
Без татарлар шундый…
Әйдә, халыкка хезмәткә!215
Хатирәләр яңарганда217
Тарих тәгәрмәче тиз әйләнә
Газаплы уйлар кочагында
Мин җырлы гаиләдә үстем
Кесә төбеннән…
Көндәлек дәфтәреннән өзекләр
I
II
III
IV
Мин дә…
Шундый, шундый кеше инде мин220
Буш вакытта
I
II
III
IV
V
VI
VII
Архивны актарганда…
I
II
III
IV
V
VI
Тарихтан бер хикәят222
Миңа 195 яшь
Милләт каршында намусым чиста
Отрывок из книги
Нәкъ әнә шул авыллар рәтендә, Кесмәс елгасы буенда, шәһәрдән 111 чакрым ераклыкта Күкчә авылы булганлыгы күренә. Бу авыл 8–9 йортлы гына булса кирәк, ирләр саны – 20, хатын-кыз 23 кеше исәпләнгән. Кесмәс буендагы Сикертән яки Му елгасы буендагы Гөберчәк һәм Казаклар тирәсендә урнашкан бу авыл хәзер юк. Ул кайда булган? Кайсы авылга кушылган? Хәзергә билгесез. Шунысы характерлы: Гөберчәк авылының Казаклар авылына чыга торган урам башы халык телендә «Күкчә урамы» дип йөртелә. Ул тирәдә яшәүчеләрне авылның картлары әле дә «күкчәләр» дип атыйлар. Моның теге, билгесез Күкчә авылына бәйләнеше булуы мөмкин дип уйларга нигез бар. Бәлки, ул кечкенә авыл Гөберчәккә күчеп килгәндер дә, шул әлеге Күкчә урамына урнашкандыр?..
Пионерлар өчен татар телендә Мәскәүдә чыгарылган «Октябрь баласы» журналының 1932 елгы 11, 12 нче саннарында Казанбаш мәктәбе пионер оешмасының эше яктыртылган. Казанбаш пионерларының мәктәптә, колхозда, гомуми торактагы көнкүрешенә журнал үзенең алты битен багышлаган. Сәхифәдә алдынгы пионерлар Фазилә Камалиева, Мансур Надршин, Зариф Солтанов, Идрис Ибәтуллинның рәсемнәре бирелгән. Шулай ук бер биттә хәзерге көнне дә шул мәктәптә эшләүче Фатыйма апа Бакиеваның да рәсеме бар. Көтек башлангыч мәктәбе мөдире Фәйзерахманова Мәхтүрә ул вакытта алдынгы пионер булган. «Сәләхиев Рамазан һәм Фәйзерахманова Мәхтүрә иң алдынгы ударниклар», – диелә журналда. Сәхифәдә пионерларның үз мәкаләләре, хәтта бик матур гына «Кыштыр-мыштыр Мәхмүт» дигән билгесез бер пионерның шигыре дә бирелгән.
.....
Татар китабы югалтуларны күп күрде. Тарихта билгеле: Казан нәшриятларында басылган китапны халыкка җиткерү өчен китапчылар төрле юллар, әмәл-ысуллар уйлап тапканнар. Арадан берсе – китапчылар Казанга бәхет эзләп килгән Арча, Тау ягы егетләренә китап төяп, аларны Малмыж, Әгерҗе, Кукмара, Сарапул якларына озатканнар. Теге егетләр исә кул яки ат чанасына төялгән ул китапларны авылдан авылга йөреп сатканнар. Арада, әлбәттә, дин китаплары да булган. Әмма самодержавие ялчыларында бу хәл шик уяткан: 1910 елларда китап сатып йөрүче егетләрне Вятка губернасының Сарапулдагы жандарм ротмистры кулга алдырган һәм төрмәләргә озаттырган. Бик озак тикшеренүләрдән соң гына егетләр азат ителгәннәр, тик китаплар гына кайтарылмаган. Бу турыда архивта материал байтак. 1911 елгы Иж-Бубый вакыйгаларында жандармнар отряды погром белән юлга чыккач, «Буби» шәкертләре, куркып калып, төне буе китап, кулъязма яндыралар, аларда Тукай, Гафури шигырьләре, «Марсельеза» тәрҗемәсе була. Ә жандармерия боларның берсен дә яратмый. Китапка кадерсез караш… идеология фронтында эш йөрткән кайбер шәхесләр тарафыннан яңа заманда да үткәрелде. Утызынчы елларда, иске хәреф белән язылган китап безгә азык була алмый дигән ялган караш нигезендә, шәхси кулларда, китапханәләрдә сакланган бик күп китап кадерсез калды. Хәлбуки ул китаплар арасында В. И. Ленин хезмәтләренең татарчага беренче тәрҗемәләре, Коммунистик интернационал, Париж коммунасы турындагы хезмәтләр, Л. Н. Толстойдан, Пушкиннан, Лермонтовтан тәрҗемәләр, ниһаять, Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Г. Коләхмәтов, М. Гафури китаплары бар иде. Вульгар социологларның ул шаукымына утыз җиденче елның КПСС Үзәк Комитеты карарлары белән инде нигезле тәнкыйть ителгән хаталары килеп кушылды, ул чорда байтак китап зарар күрде.
Заманнар үтте, КПССның XX съезды идеология өлкәсендә тарихи әһәмиятле мәгълүм карар кабул итте. Гыйлем, тарих өлкәсендә яңа эзләнүләр, яңача критерийлар күренә башлады… Ә. Кәримуллинның татар китабы тарихын өйрәнергә керешүе әнә шул – XX съездның тарихи-тирән мәгънәле карарлары атмосферасында башланды. Бәхеткә каршы, китап, документ, кулъязма җыю, туплау, барлау өлкәсендә Ә. Кәримуллин ялгыз булмады. Бу мәсьәләдә тарих фәннәре докторы Р. И. Нәфиков, язучы һәм галим Н. Исәнбәт (ул чакта әле яшь аспирант, хәзер инде танылган галим), тарих фәннәре докторы М. Г. Госманов, Казан дәүләт университетының Н. И. Лобачевский исемендәге гыйльми китапханә хезмәткәре, кулъязмалар өйрәнү буенча танылган белгеч А. Фәтхиев менә күп еллар буе инде фидакяр хезмәт күрсәтәләр. «Әле соң түгел! Җыярга, тупларга, өйрәнергә!» – дип, даими рәвештә набат сугып торалар алар. Алар мең кабат хаклы. Ә. Кәримуллинның әлеге хезмәтендәге беренче бүлекне – «Мәскәү шәһәрендәге беренче татар китаплары» дигән бүлекне генә карап чыгыгыз: Мәскәүдә татар телендә Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты, Үзәк Мөселман комитеты, Милләтләр эше буенча Халык комиссариаты чыгарган татар китаплары бөтен Шәрыкка революцияне алга таба үстерергә хезмәт иткән. Революция тарихында татар китабының мактаулы урыны бар. Үзәк Шәрык нәшриятында эшләгән яки китапларын чыгарган бүгенге яшьләр өчен исемнәре аз таныш булган Самат Шәрәфетдинов, Мөхәммәт Парсин, Мәхмүд Максуд һ. б. ихлас күңелдән, аскетларча бирелеп, Шәрыкта барган революцион үзгәрешләргә китап белән ярдәм иткәннәр. Мәскәүдәге «Нәшрият» (пайщиклар җәмгыяте) исемле оешманың тарихы да бик кызыклы. Ә. Кәримуллинга кадәр моны әле җентекләп өйрәнгән кеше юк иде. Эченә керсәң – монда Г. Ибраһимов, С. Атнагулов, Г. Нигъмәти, Ш. Усманов, Ф. Агиев, Г. Ходаяров, Г. Афзал һ. б. язучыларның хезмәтләре, эзләре бар икән.
.....