Читать книгу Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9 - Мухаммет Магдеев - Страница 1

Тарих ишек шакый…
Сез беләсезме?
(Арча районы авылларының тарихы турында)

Оглавление

1877 елда археологларның Казанда булган VI съездында галим И. А. Износков Мамадыш өязе авыллары турында доклад белән чыккан. Докладта авыл исемнәренең каян алынганлыгы, һәр авылның милли составы, Мамадыштан ераклыгы, халкының саны күрсәтелгән. Сеҗе авылы рәсми документларда Мурья Мусич исемендә йөртелгән. Сикертән авылының исеме Сикерткә исемле чокырга урнашканлыктан килеп чыккан дип аңлатыла. Анда барлыгы 382 ир кеше, 349 хатын-кыз исәпләнгән. Яңа Чуриле авылы шәһәрдән (Мамадыштан) 102 чакрым, милләте – руслар, диелә докладта. Халкы 1860 елда, җир җитмәгәннән, Казан өязе Чуриле авылыннан (хәзерге Иске Чуриле) һәм Лаеш өязе Ключище авылыннан күчеп утырган.

Чөмә-Елга авылында 1877 елда ирләр – 320, хатын-кызлар 323 кеше исәпләнгән. Гөберчәк, Казаклар, Иске Му авылларының шәһәрдән ераклыгы 110 чакрым дип күрсәтелгән.

Нәкъ әнә шул авыллар рәтендә, Кесмәс елгасы буенда, шәһәрдән 111 чакрым ераклыкта Күкчә авылы булганлыгы күренә. Бу авыл 8–9 йортлы гына булса кирәк, ирләр саны – 20, хатын-кыз 23 кеше исәпләнгән. Кесмәс буендагы Сикертән яки Му елгасы буендагы Гөберчәк һәм Казаклар тирәсендә урнашкан бу авыл хәзер юк. Ул кайда булган? Кайсы авылга кушылган? Хәзергә билгесез. Шунысы характерлы: Гөберчәк авылының Казаклар авылына чыга торган урам башы халык телендә «Күкчә урамы» дип йөртелә. Ул тирәдә яшәүчеләрне авылның картлары әле дә «күкчәләр» дип атыйлар. Моның теге, билгесез Күкчә авылына бәйләнеше булуы мөмкин дип уйларга нигез бар. Бәлки, ул кечкенә авыл Гөберчәккә күчеп килгәндер дә, шул әлеге Күкчә урамына урнашкандыр?..

Яңа тормыш1. – 1962. – 26 гыйнвар

1

Арчада чыга торган газета. Исеме төрле елларда үзгәреп торган: «Яңа тормыш», «Коммунизмга», «Арча хәбәрләре».

Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9

Подняться наверх