Читать книгу Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9 - Мухаммет Магдеев - Страница 4

Тарих ишек шакый…
«Колхозда бик яхшы!»

Оглавление

1931 елның 15 ноябрендә «Авангард» (Кәче) колхозында чит ил кунаклары була. Делегация составында Америка Кушма Штатларыннан машинист Томас Остен, эшче Джон Гейс, Көньяк Африкадан тегүче хатын Иона Корнелиус, Австриядән металлист Герорд, ирландияле Силлиэс һ. б. кунаклар булган. Алар колхозның балалар бакчасы, мәктәп, мастерскойлар белән танышалар. Бакча балалары делегация хөрмәтенә концерт бирәләр. Авыл тормышы белән танышкан кунаклар «Авангард» колхозчыларына:

– Сезнең киләчәк өметле, – диләр.

Ә америкалы Джон Гейс инде машинага утырганда, озата килүче колхозчыларга карап:

– Колхозда бик яхшы! – дип елмая.

Яңа тормыш. – 1962. – 1 апрель

Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9

Подняться наверх