Читать книгу Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9 - Мухаммет Магдеев - Страница 19

Тарих ишек шакый…
«Закладларга салган мал күк…»

Оглавление

«Октябрь революциясенә кадәр хатын-кызлар сатлык мал урынына йөргән, аларны сатканнар…» дигән сүзләрне күп кеше, ихтимал, образлы тасвир, гипербола буларак кына кабул итәдер.

Документлар исә моның чынлыкта шулай булганын сөйлиләр. Әйдәгез, шул заманның – Октябрь революциясе алды елларының тарихи язмаларын актарыйк. Сатылган кызлар, аларны сатучылар, моңа арадаш булган затлар, бу кыргый гадәткә протест белдергән кешеләрнең исемнәрен атыйк. Авылларын, өязләрен күрсәтеп сөйлик…

«Безнең Чуриле волостена да хатын-кызлар белән сату итүчеләр әкрен генә рәхим итә башладылар, – дип яза 1913 елда Сикертән авылы (хәзерге Арча районы) мөгаллиме Сөнгатулла Бәдретдинов7. – Бер ел эчендә дүрт барышник күренде. Узган көз Казан өязе Курса авылыннан бер кеше белән шул ук өяз Чокырча авылыннан бер хатын Ташкент ягыннан кайттылар да, берсе Сикертән авылыннан – бер тол хатын, икенчесе Чокырча тирәсеннән унөч яшьләр чамасында бер кыз алып киткәннәр иде.

Менә әле шушы көннәрдә генә Сикертән авылының читтә йөрүчеләреннән Гатаулла Юлдашев дигән кеше белән бер нәмәгълүм кеше кайтып төштеләр дә тиз-тиз генә шундый артык-портык хатыннарны эзли башладылар. Сикертәннән ике кыз баласы белән бер тол хатынны алып китмәкче булып вәгъдә дә куйдылар. Теге бичара хатын аз-маз акчага алданып, анда баргач бик рәхәткә тиенәсең дигәч, барырга тәмам кызган. Мин хатынга бардым да эшнең кая барып чыгачагыннан хәбәр бирдем, хатын да минем сүземне җиргә салмады, алар белән китүдән туктады. Алар әле шушы тирәдән эзлиләр икән. Курса авылыннан бер хатынны иярттеләр, ахры»8.

Татар кызларын Урта Азия байларына сату гадәткә кергән бер хәл булган икән.

«…Журабай исемле бер казах татар кызларын Төркстанда сатып йөри. 1906 елда ул Түнтәрдән (хәзерге Балтач районы) өч кыз алып китә, шуларның берсен алтмыш яшьлек бер байга 500 сумга сата. 1907 елда ул Закирҗан исеме белән яңадан Казан артына килеп чыга. Закирҗан Урта Азия байларыннан күп заказлар һәм задаткалар алып килгән. Татар агайлары, фәкыйрьлеккә чыдый алмыйча, моңа кызларын саталар»9.

Газетаның язуына караганда, сатылган кызларның кайберләре хуҗаларыннан качып китәләр, кайберләре фәхешлек юлына керәләр икән.

Тагын бер хәбәр: «Журабай Түнтәр авылына килеп җиткән. Бер кызны никахлап алган, икенчесен атасыннан 25 сумга сатып алган. Тегендә баргач, никахлап алганын талак кылып аера да кыйммәт бәягә сата икән. Сәрдек авылында бу никахның нәрсә икәнен аңлаган агайлар, никах мәҗлесенә барганда, мулланы тотып алып бик нык кыздырганнар. «Сәүдәгәрләр» Арбордан ике, Түнтәрдән тугыз – барлыгы унбер кыз алып киткәннәр»10.

Кыз сату очраклары башка губерналарда да булган. Саратов губернасы, Кузнецк өязе Б. авылыннан хәбәр итәләр: бу авылдан өч кызны сатып алып киткәннәр. Мәликә – 17 яшьтә, Фатиха – 16, Мәргубҗамал – 15 тә. Боларны иптәш кызлары озата бара, кочаклашып елашалар…

«Никах укыганда, кызларның берсе качмак булды, – дип яза газета хәбәрчесе, – әмма барып чыкмады. Балаларның бәясе унбишәр сум иде. Боларны гәзит белән генә тәрбияләп булмый. Кеше сатучыларга прокурор кирәк. Кызның ризалыгыннан башка никах укучыларның, «ул риза» дип шәһадәт бирүчеләрнең бер-икесен башлап хөкемгә гарыз итәргә тиешле»11.

Ташкент тимер юлындагы «Аральское море» станциясендә мондый хәл була. «Казан артыннан ике хатын-кызны сатарга китергәннәр» дигән хәбәр тарала. Имеш, инде аларны 360 сумга сатканнар да икән. Оренбург ягыннан сәүдә эше белән килгән Габдрахман Галиев бу хәбәр белән кызыксына. Галиевнең приказчиклары сатылган кызларны эзләп китәләр. Тапсалар – йозаклы өй эчендә ике хатын-кыз. Куркышып беткән хатыннар приказчиклар белән башта сөйләшмиләр. Әмма «Казан шивәсен ишеткәч, сөйләп бирәләр». Аларны Казан артыннан бер кеше китергән һәм инде хуҗаларын да күрсәткән икән. Хуҗалар «мал»ны карап, ошатып, килеп алырга вәгъдә итеп өсләреннән бикләп киткәннәр. Приказчиклар властьларны алып килеп ишекне ваталар. Йорттан бер хатын белән бер яшь кыз чыга. Сорашалар. Казан өязе Бәрәзә авылыннан 26 яшьлек хатын, исеме Маһитап. Яшь баласы белән сатылган. Тегесе – моның сеңлесе, 18 яшьлек, Шәфига исемле. Болар – Бәрәзәнең Бәдретдин исемле кешенең кызлары. Сатучының да кем икәнен ачыклыйлар. Казан белән Урта Азия арасында җиңел кәсеп белән көн күрүче егет – Иске Тазлар авылыныкы, исеме – Җәләлетдин. Шома егет кесәсеннән бер кәгазь чыгарып күрсәтә: Бәрәзә имамы Габделгалләм Габделбәдигый, үз мөһерен басып, «бу кеше әлеге хатыннарны үзе теләгән җиргә урнаштырырга хаклы» дип кәгазь биргән икән. Габделгалләм хәзрәт сатылган хатыннарга метрикадан «выписка» да биргән. Приказчик егетләрнең таләбе буенча, властьлар бу кәгазьләрнең барысын да алып Уфага Диния нәзарәтенә җибәрәләр. Әмма сатылган хатыннарның хуҗалары килеп гауга чыгаралар. Җәләлетдиннән акча таләп итәләр. Шома егет исә 180 сумын (бер хатын бәясен) инде тотып та өлгергән икән. Ул арада башкалар да җыела: Җәләлетдин тагын берничә байдан задатка алган икән. Спекулянтны ничек ычкындырганнардыр, анысы билгеле түгел, әмма Җәләлетдинне һәм Габделгалләм хәзрәтне фаш иткән Оренбург сәүдәгәре өенә кайткач туп-туры газета редакциясенә килә һәм Диния нәзарәтенең бу эшкә күз-колак салмавына, хәзрәтне әле дә булса җавапка тартмавына ачуын белдерә12.

Унынчы елларда Астрахань шәһәре хатын-кыз сату базарының үзәгенә әйләнә. Баку һ. б. шәһәрләргә Астрахань базары аркылы фәхешханәләргә бик күп кыз озатыла. «Хәтта Төркия вә Иран хәрәмнәренә дә шуннан җибәрелә. Бу яман эш белән күбрәк Казан татарлары кәсеп итәләр». Шәһәр интеллигенциясе, прогрессив журналистларның таләбе буенча, бу турыда губернатор янында киңәшмә җыела. Киңәшмә карар кабул итә: хатын-кыз сатучыларны, аларны алып китүчеләрне эзәрлекләргә, тотарга. «Алдагы январьда булачак «Хатыннарны химая җәмгыятьләре»нең съездында бу мәсьәләнең каралуын вә съездның хөкүмәттән бу хакта шиддәтлерәк13 тәдбирләр14 кыйлуын үтенүне таләп итәргә карар бирелде»15.

Документлар әнә шулай сөйли. Әмма хатын-кызларны сатлык мал хәленнән бернинди «химая итү җәмгыятьләре», бернинди киңәшмәләр, карарлар, протестлар коткара алмады. «Закладларга салган мал күк, абау, җаныем, безнең хәл» дип йөрәк ачысы белән җырлаган татар кызын бары тик Октябрь революциясе – бөек тарихи борылыш кына коллыктан азат итте.

Азат хатын. – 1978. – № 3

7

Йолдыз. – 1913. – 15 октябрь. – № 1047.

8

М. Мәһдиевнең атасы. – Г. Х.

9

Вакыт. – 1907. – № 216.

10

Вакыт. – 1907. – № 238.

11

Вакыт. – 1908. – № 330.

12

Вакыт. – 1908. – № 330.

13

Шиддәт – көч, куәт.

14

Тәдбир – тиешле чара.

15

Вакыт. – 1909. – № 540.

Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9

Подняться наверх