Читать книгу Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9 - Мухаммет Магдеев - Страница 25

Тарих ишек шакый…
Туган як авазы

Оглавление

Казан арты авылларының исемнәре каян килеп чыгуын сорап, соңгы елларда миңа да хатлар язалар. Мин бу өлкәдә белгеч түгел, бу мәсьәлә белән махсус шөгыльләнгәнем юк. Фән-гыйлем өлкәсендә минем XX гасыр башы татар әдәбиятына һәм халык иҗатына караган азмы-күпме хезмәтләрем бар. Авыл исемнәренә килсәк, моңа инде мин туган як табигатендә, җирендә сакланып калган тарих авазларын интуиция белән генә сизә алам. Ә интуиция ул – фактлар белән дәлилләми, шуңа күрә минем бу өлкәдә бик нык ялгышуым да бар. Шулай да тәҗрибә-күзәтүләремне уртаклашып карыйсым килә.

Авыл исемнәренең тарихын өйрәнгәндә мин түбәндәге ике концепцияне нигез итеп алдым:

1. Авыл исемнәре шул тирәдәге урман, елга, басу, шунда үскән агач, шул тирәдәге рельефка һәм шунда тереклек иткән кыргый хайваннар, кошларга бәйле рәвештә ясалган.

2. Казан ханлыгы рус дәүләтенә кушылганнан соң, кайбер авыллар рус түрәләре, землемерлар тарафыннан исәпкә алынган һәм кәгазьгә язылганда рус теленә якынайтып үзгәреш кичергән. Димәк, кайбер авылларның исемен русчадан татарчага таба чыгып эзләргә кирәк.

Менә шул ике концепциягә нигезләнгәннән соң, мин мондый нәтиҗәләргә килдем.

Болгар заманында «тау» сүзе урынына «мар» сүзен кулланганнар. Бу турыда шагыйрь Н. Думави әйтә. «Бу чокырлар да бар да болгарлар уры, болгар мары», – ди ул («Юлда» шигыре). Моннан ачыла: тау итәгенә урнашкан Кукмара һич тә марича «ике (кук) мари» сүзеннән алынмаган, ә Күк Тау сүзеннән ясалган (Күкеле тау яки Куаклы тау булырга мөмкин). Идел өстендәге Моркваши – Мар (тау) куышы булып чыга. Урманлы текә тау астына урнашкан Поши тавы авылы (Балтач районы) «Поши мары» була, документларга ул Пижмара дип кереп киткән. Мөрәле авылы (Арча) да шулай: ул авыл ике яктан тау белән уратылган, үзәндә утыра. Ул – Мар иле. Урмары – Ор тавы, Каймары (Дөбьяз ягы) – Каен тавы.

Күп кенә авылларның исеменә «ил» сүзе нигез булган (халык, төркем, бер күч мәгънәсендә). «Ил» сүзеннән чыгып, без байтак авылның исемен ача алабыз. Ләкин шуңарчы бер әйберне искәртеп үтик: борынгы Казан арты (Арча-Әтнә-Дөбьяз, Балтач, Чепья-Кукмара-Саба төбәкләре) тоташ кара урманнан һәм тирән сулы елга, күлләрдән торган. Бик борынгы заманнарда, әлбәттә инде, бу якта исәпсез-хисапсыз киек кошлар, кыр хайваннары яшәгән. Монда кыр казлары, торналар, аккошлар яши торган аерым төбәкләр булган, табигатьнең кайбер сәерлекләренә очрап, бу кошлар вакыт-вакыт колония булып монда кышлауга да калганнар. Торналар бала чыгарган регион – Торна иле (хәзер Төрнәле, Олы һәм Кече Төрнәле авыллары) дип исемләнгән, ул якларда әле дә булса кайбер басу, елгаларны (Сикертән, Гөберчәк авыллары тирәсендә) Торна басуы, Торна елгасы дип йөртәләр. Киек кошлар бик консерватив: ата-бабаларының элек бала чыгарган урыннарын алар хәтерләрендә биш, ун мең еллар буе буыннан-буынга тапшырып, саклап киләләр. Бу бигрәк тә аккошлар мисалында күзәтелә.

Аккошны бер төбәктә – «акку», икенче төбәктә «ку» дип йөрткәннәр. Дәрдемәнд шигырьләрендә моңа мисаллар күп: «Тонык елгыр күлләрендә каңгылдый аккулары» яисә: «Гөрләсә су, чыңласа акку һаваларда очып…» Бәс, шулай икән, Дөбьяз, Питрәч якларындагы Ташлы Кавал, Кавали авылларының исемендә «Ку иле» дигән сүз ята. Землемер яки түрәнең документка «Ковали» дип язмый хәле юк. Сөн буенда Аккүз авылы бар (Актаныш районы). Аның болынына, һәр елны булмаса да, ара-тирә берәр пар аккош килеп җәйли икән. «Бабайлар каны тарта», күрәсең. Аккүз авылының да исеме башта Акку булгандыр, аны документка гына шулай «Аккузево» дип язганнардыр. Тагын шунысы кызык: Дөбьяз төбәге Ку иленнән (Ташлы Кавал) ерак түгел Бикнарат авылы кешесе Хәбибулла Әхмәдуллин музыкабыз тарихында беренче буларак марш – «Аккош маршы»н иҗат иткән. Әби-бабалары тапшыргандыр аңа бу моңнарны. Безнең халык җырларында аккош бик еш телгә алына. Димәк, ата-бабаларыбыз аккошлар белән бергә гомер сөргән безнең.

Инде «ор» сүзенә килик. Бу бик хикмәтле сүз. Бер урында ул – калкулыкны, икенче урында – чокырны, өченче урында коры елганы аңлата. Шулай да тарихка яңадан аккош килеп керә: Кесмәс суы буендагы тау битен бабайлар «Ку орысы» дип йөрткәннәр. Шуннан авыл исемнәре: Югары Ку орысы, Урта Ку орысы, Түбән Ку орысы, Ку орысы башы, Ку орысы почмагы… Рәсми документларга ул «Корса» дип кергән һәм соңгы заман халкы аны Курса, Курсабаш, Курса Почмак дип йөртә башлаган. Габденнасыйр Курсави үзенең аккошлар илендә туып үскәнен белдеме икән?

«Ор» дигәннән, бу сүз мәшһүр Арча исеменең нигезендә дә ята. Әйткәләп, язгалап карадылар: имеш, Арча авылының исеме «ар» сүзеннән, ягъни шул якта яшәгән удмуртларны «ар» дип йөрткәннәр. Тагын бер гипотеза: имеш, аның тау битендә «арча» агачы үскән. Ничек инде Урта Азиядә үсә торган бу артыш агачы тик торганда гына Питрәчтә, Сабада, Теләчедә түгел, нәкъ менә Арча тау битенә генә килеп үскән? Алай булмый бит! Арчаны күргән кешеләр белә: ул Казан елгасы буенда борылмалы тау битенә урнашкан. Аны әле заманында бер елга урталай ярган булган, инде акрынлап күмеп бетерәләр бугай. «Арча» сүзе, әлбәттә инде, «Орыча»дан алынган. Калку урын, яки «коры елга» мәгънәсендә. «Ор» сүзеннән Орск шәһәренең дә исеме ясалган булуы ихтимал. Орыча – Арча астында – түбәндә Чокырча авылы бар. Борынгы төрки-татар телендә «чок» сүзе түбәнлекне аңлата. Кайбер төбәкләрдә начар, әдәпсез кешене әле дә «чак кеше» дип йөртәләр. Димәк, Орыча-Арча калку урында булса, Чак-Орыча – түбән урында. Ничек инде бер үк сүз югары дигәнне дә, түбән дигәнне дә аңлата дип каршы килүләре мөмкин. Ләкин бит фәндә энантиоморфизм, ягъни бер үк әйбернең капма-каршы мәгънәсендә үз эчендә яши алуы дигән күренеш бар. И. С. Тургенев әйтә: «Верхом называется в Орловской губернии овраг»43.

Арча янындагы Күпербаш авылының да исеме һич тә «күпер»гә бәйле түгел (кайсы авылда гына күпер юк соң?), ә төньякка таба Казан елгасының бассейнына эчкәрәк кергән саен күп «ор»лар булачагына ишарә: менә бу авыл – күп орның башы. Күп ор башы. Землемер үзенең кенәгәсенә яза: Күпербаш. Землемер эчкәрәк керә: картлардан сорый: «Бусы тагын нинди авыл?» «Күп орчык», – диләр бабайлар. Чөнки бу авылның бөтен болыны түмгәктән, бөтен басуы коры елгадан тора. Дөрес, алар аны моңарчы елга исеме белән «Кече Му» авылы дип йөртәләр иде, ә монда инде төгәлрәк – «Күп орчык» – шуннан рәсми документта Губурчок, шуннан – Гөберчәк. Монысы минем туган авылым.

Казаннан мәгълүм сәбәпләр аркасында күчеп утырган кешеләр мари, удмурт якларына гел ышна арчып, ягъни урман кисеп, ышна төбен чыгарып, иген басуы ясап барганнар. «Ышна басуы» дигән сүз бу якта әле дә актив. Ләкин җир ала-ала бара торгач, бабайлар бер урында урман халкы мариларга барып төртелгәннәр: сугышып тормаганнар, шул чиктә туктап, соңгы авылны салганнар. Ул авылны «соңгы ышна арты» дип йөртә башлаганнар. Русча документка ул «Ышна арты» дип түгел, «Ишнарат» дип теркәлгән. Әлеге авылның исемендә, шулай итеп, «нарат» сүзенең бер генә дә катнашы юк.

Казан артының пошилы урманнары турында аерым сөйләргә кирәк. Поши аланнарындагы авыллар документларга «Пшалим» дип кереп киткән.

Пөшәңгәр авылының исеме дә «поши оры» дигән сүздән алынып, русчада «Пушингер»га әйләнгән булуы мөмкин. Аннан инде рәсми татарчалаштырып «Пөшәңгәр» булып чыгуы бик табигый.

Инде Тукай биографиясенә бәйле Өчиле, Кушлавыч яклары турында берничә сүз. «Өчиле» исеме «бу авылда башта өч өй булганнан килеп чыккан» дигән версиягә минем ышанасы килми. Борынгы заманда, яңа җир үзләштергәндә, кайсы авылга нигез салганда анда ничә өй салынуы турында документлар була алмый, һәм аны эзләргә дә кирәкми. Кара төн уртасында дөм караңгы бүлмәдә анда булмаган кара мәчене эзләп табуы бик кыен, ди кытай мәкале. Өч өйле авылдан килми әлеге исем, ә «оч иле» дигән сүздән. Калын урман эченәрәк керә-керә авыл салып, ил нигезләп килгән бабайлар аерым территорияләрне кысалап, очын-кырыен билгеләп барганнар. Әнә тегене кошларның «кышлау урыны» дип исемләгәннәр. Шуннан Кышлау, Кышкы-ар (җир) исемнәре тугандыр, бәлки. Ә менә монда Иделгә – кешеләр яшәгән җиргә якынрак килгән урында кышлауның очы. Шуннан – Кышлау очы, бөек шагыйрь Тукай туачак урын, документларга Кушлавыч булып кереп киткән. Кышлауның тагын нинди очлары (чикләре) бар соң? Авылда шулай бит: югары оч, түбән оч, ягъни чик. Кышлауның исә Казан артында чикләре билгеләнгән: уртада Кышлау, Кышкар авыллары. Казан елгасына, көнбатышка таба, аның очы – Кушлавыч, Кышлау очы. Көнчыгышка таба бер очы – Оч иле. (Бу авыл хәзер бетерелде, кечкенә авылларны бетерү дигән зарарлы шаукымның корбаны булды. Ул авыл, Казан елгасының яшел хәтфәле, артышлы тау битенә урнашып, гасырлар кичереп ята иде.) Кышлауның икенче читендә тагын бер Оч иле, монысы – Тукайның аяк эзләрен саклаган Өчиле авылы. Тукайның Казан артында йөргән, яшәгән бөтен авыллары бик борынгы заманнардагы киек кошлар, кыргый хайваннар тулып торган тарихка бәйле.

Гадәттә, мәктәп балалары: «Безнең авылның исеме каян килеп чыккан?» – дип, авыл картларына мөрәҗәгать итәләр. Кемнәр соң алар бүгенге авыл картлары? Аларның бик күбесе – Октябрь революциясеннән соң туган буын. Бу буын авыр еллар кичкән, шахталар, метро салган, колхоз төзегән. Бөек Ватан сугышы узган. Элеккеге тарихи риваятьләр белән шөгыльләнергә вакыты булмаган аның. Шуңа күрә бүгенге музейларда авыл исемнәре турында бернинди фәнгә, тарихка туры килми торган җиңелчә хата мәгълүматлар тулып ята. Кызганычка каршы, авыл мәктәпләре укытучылары балаларны шуңа ышандырып тәрбиялиләр. Мин бервакыт Арча районы Сарай Чокырча авылында узышлый гына агай-энедән сорадым:

– Бу авыл нигә алай дип исемләнгән?

Ике-өч механизатор, күзләрен дә йоммыйча, миңа болай диделәр:

– Монда элек зур чокыр булган, авыл уртасында сарай булган…

Мондый аңлатулар, әлбәттә, примитив, һәм музейлар, мәктәпләр андый хата юнәлештән ерак торырга тиешләр.

Бу темага радиодан чыгышларымның берсендә44 мин Курса авылының исемен, алда әйтелгәнчә, кешеләр урнашканчы ук анда яшәгән аккошлар колониясе булуга бәйләп, «Ку орысы» дип аңлатып караган идем. Ләкин примитив уйлаучы моңа риза түгел: аңа әнә теге ансат юл, наданнарча фикер йөртү юлы ошый. Ул яза: Курса мәктәбендәге музейда, ди, бу исемнең каян алынганлыгы мәгълүм. Элек, ди, ул тирәдә куе урман булган, чыршы, усак, юкә үскән, ди. Ярый, монысы шулай, урман калын булган. Әмма теге иптәш сүзне кая таба бора: «Безнең борынгы бабаларыбыз юкә кайрысыннан чабата һәм төрле башка әйберләр ясаганнар. Алар юкә кайрысын «курс» дип атаганнар. Менә шуннан авылга Курса исеме бирелгән булса кирәк».

Ә бит, беренчедән, «курс» түгел, «курыс»; яшь юкә кәүсәсеннән июнь аенда тоташ салдырып алына торган тышча. Икенчедән, тарихка бик тирәнгә китсәк, безнең болгар бабайлар чабатаның ни икәнен дә белмәгәннәр, алар күннән тегелгән аяк киеме кигәннәр.

Шундый ук примитив аңлату Казан артындагы авылларның берсе – Күәмгә карата да кулланыла. Имеш, «куам» сүзеннән Күәм барлыкка килгән, ди. Хатларның берсендә Балтач районындагы Шода авылының исемен дә шулай өстән генә примитив аңлаталар. Имеш, бу авылда элек марилар яшәгән, Казаннан күчеп килгән татарлар бу авылга бәреп кергәндә, имеш, марилар төнлә чыгып качканнар, үзара «шуди, шуди» дигәннәр, ягъни «акрын, акрын». Шуннан Шода авылы исеме барлыкка килгән. Мондый аңлатулар – көлке. Әгәр мәктәпләрдә дә шулай аңлаталар икән, бу инде көлке генә түгел, ә зарарлы да.

Беренчедән, Күәм авылыннан татарлар җирле халыкны куып чыгарганчы авылның исеме булмаганмыни? Марилар «шуди, шуди» дип чыгып киткәнче Шода авылының да исеме булмаганмы? Әгәр мәктәп музейларында шундый материаллар бар икән – болар тарихны бозу…

Авыл исемнәре тарихын тикшергәндә өстән-өстән фикер йөртүгә, примитивлыкка, ә дөресрәге – наданлыкка юл куярга тиеш түгелбез. Әйтик, Көтек авылының исемен ниндидер бер мәзәккә нигезләп, кемдер кемне көтеп торганга шулай аталган дип аңлату – намуссызлык. Ул юл белән китсәң, эш бик ансат: Сикертән авылы чокырга урнашкан. «Ай, шуны сикереп узарга иде», – дигән берәү. Менә сиңа аңлатма. Борбаш дигән авылда аучылар яшәгән, алар бүре башын капкаларына элгәннәр. Арбаш дигән авылда арба ясаганнар. Мәскәүдәге Арбат урамыннан атлы арбалар узган, шуңа шулай исемләнгән. Болай аңлату – халыкны алдау.

Алдарак мин ни өчен Казан артындагы авылларның исемен ачыклаганда җир өсте күренешләрен нигез итеп алырга кирәк дигән идем? Бу – зур тарихи мәсьәлә. Бик борынгы заманнарда бабаларыбызның зур-зур дала киңлекләрендә яшәгән, күчмә халыклар булганын да онытмыйк. Дала ул диңгез кебек: көн барасың, өч көн, бер атна, ай барасың. Анда гел бертөрлелек. Инде дә килеп шул далада бер кое, бер таш, бер түмгәк очрадымы, күчмә халык өчен бу – зур вакыйга. Аңа исем бирелми калмый. Менә шул ландшафт үзгәрешенең кадерен белгән борынгы бабалар, кан, рух буенча тапшыра-тапшыра, бер сыйфатны саклаганнар. Ул – чишмәгә, елгага, калкулыкка, тугайга, үзәнгә, чокырга, урманга үтеп, чүлгә, терлек-хайванга, киек кошка кешегә караган кебек карарга, аларны хәтергә шигъри бер рух белән беркетергә һәм сакларга.

Казан артының ифрат бай табигате эченә килеп ил-йорт коручы бабаларыбыз теге, күчмә заманнардагы бабаларның кан буенча тапшырылган әнә шул сыйфатларын эшкә җиккәннәр. Бер авылның да исеме очраклы тумаган, моны аксиома буларак кабул итәргә кирәк.

Ниһаять, тагын бер мәсьәлә. Казан арты авыллары рәсми документларда берничә тапкыр исемнәрен үзгәрткәннәр. Моңа йә алпавыт җирбиләүчелеге, йә патша администрациясенең кайбер җир-оештыру чаралары, кайвакытта сыйнфый көрәш моментлары тәэсир иткән. Урындагы энтузиастлар ни өчендер әнә шул вариантларны өйрәнмиләр. Хәтта кызыксынмыйлар да. Әйтик, Арча районы Гөберчәк авылы утыз бишенче елларда Кече Му дип йөртелә иде. Күршедә Сеҗе авылының да өстәмә исеме бар иде – Мурья Мусич. Каян бу? Казанбаш авылы да ике исемле. Аның төп исеме – Кармыш. Аның янындагы рус авылы ике исемле: Четыре двора; татарларда – Өстеял (анда Постоялый двор булган). Аның янындагы Тыңламас авылының да икенче исеме Александровка.

Арча районы Чиканас авылыннан сугыш ветераны, Казан университетының рус филологиясе бүлеген тәмамлаган Госман Әхмәтов яза: «Безнең Чиканас авылын элек Алич Тархан дип тә йөрткәннәр. Латин хәрефләре белән язылган бу штемпель басылган кәгазьне үземнең күргәнем бар. Авылның тагын бер исеме бар иде, ачыклагач та хәбәр итәрмен». Менә бу инде – тарихка керергә омтылу, мондый кызыксынуда мин авыл исеменә грамоталы мөнәсәбәт сизәм. Бу инде «Курса» сүзен чабата ясый торган курыска кайтарып калдыру түгел.

Югарыда сөйләгәннәрдән бары тик бер генә нәтиҗә ясарга мөмкин: авылларыбызның исемнәрен ачыклаганда бик сак булырга, аларны ачканда нейрохирург кебек эшләргә кирәк. Шул ук вакытта бәхәссез нәтиҗәләргә дәгъва кылмаска, версияләр белән күбрәк эшләргә кирәк. Бу фараздан нәтиҗә ясау, аларны документлар белән беркетү – монысы инде шул өлкәдә хезмәт итүче галимнәр эше.

Казан утлары. – 1988. – № 6

43

Записки охотника. Повести и рассказы. – М., 1979. – С. 156.

44

Радиодан ясаган чыгышның кулъязмасы ТР ФАның Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана. – 139 ф. – 0-1 тасв. – 84 эш. – Г. Х.

Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9

Подняться наверх