Читать книгу Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9 - Мухаммет Магдеев - Страница 27

Тарих ишек шакый…
Язучы булу кыенмы?

Оглавление

Бер дә кыен түгел. Моның өчен производствода алдынгы булырга һәм язучылыкка алуларын сорап гариза гына бирергә кирәк.

Менә Татарстанда 1924 елның февралендә оешкан язучылар берләшмәсенең («Сулф» – сул фронт) составы:

Г. Измайлов, Ярлы Кәрим, Г. Кутуй, Г. Толымбайский, В. Уразай, X. Исхаков, Ризванов, Ф. Таһиров, Ф. Яһудин, Г. Хәмзина, Ш. Мәхмүт, Сирин, Т. Госманов, И. Әбраров, Ә. Мәҗитов, Алимбиков, X. Рәфыйков, Ә. Исхаков, Г. Надиров, Г. Шәмсетдинов, К. Әмири – барлыгы егерме бер кеше. Игътибар итегез, шулардан нибары алты-җиде кеше генә татар әдәбиятында эз калдырды, ә Толымбайский кебекләре әдәби эз белән бергә канлы эз дә. «Күп иптәшләр «Сулф» оешмасын «яраксыз элементлар оешмасы» итеп уйлыйлар, шуның өчен списканы бөтен укучыларга белгертергә тиеш күрелде», – дип яза Толымбайский.

Чынлыкта исә «күп иптәшләр» бик үк хаталанмаганнар… (мәгълүмат «Татарстан» газетасының 1924 ел, 108 нче саныннан).

Ә, алаймы? Сез «Сулф»мы? Ә менә без – «Октябрь күмәге». Шул ук газетада бер атна үткәндә яңа хәбәр: «Октябрь күмәге»нә членнар алынды: Закир Галиев, Мәлик Агишев, Сабир Сундуков, Былбыл Ильясова, Ләбиб Гайсин, Гали Галиев, Рауза Хәмидуллина, Гәрәй Минкин, Сания Фәйзуллина, Хәдичә Яушева, Рөкыя Әхмәтшина, Г. Җәмилев. «Керергә теләүче кешеләр (ассызык безнеке. – М. М.) заявлениеләрегезне җибәрегез», – дип яза К. Нәҗми, бу исемлекне игълан итеп («Татарстан», 1924, 115 нче сан). Кызганычка каршы, бу исемлектә дә әдәбиятка азмы-күпме өлеш керткән бер-ике генә кеше бар.

Мондый күмәк кабул итү берничә тапкыр була. И, андыйлар язып та караганнар инде. Менә бер шигырь:

Бригадир бабай


Бригадир дус,

Таза йөрәккә

Металл гөлен элик эрәтләп.

Йөрәк типсен,

Шул ук минутта

Алсуланып тусын гигантлар.


Ә. Ихсан50

Надан калган иске сасык илгә

Ут ачабыз, каршы киләбез51.


Дөрес, монысын редакция тәнкыйть сүзе белән мисалга китерә. Менә тагы берсе – Мансур Крыймовның «Җидегәннәрнең җиденче егетенә» (Г. Кутуйга) багышлап язылган:

Син – сволочь!

Вузлар үтеп

Кеше булдың безнең җилкәдә…52


Без бүген бик аптырыйбыз инде: нигә бездә әхлак бозылды? Аның бик күп социаль-сәяси-экономик сәбәпләре арасында берсе менә бу: «Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр…» (Риза Фәхретдинов).

Юк, язучы булуы кыен түгел. Әнә бит акыл иясе Риза казый, тарихчы, әйткән дә бетергән…

Татарстан яшьләре. – 1990. – 12 апрель

50

Яңалиф. – 1930. – № 3.

51

Октябрь баласы. – 1930. – № 5.

52

Эшче. – 1930. – № 102.

Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9

Подняться наверх