Читать книгу Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Мухаммет Магдеев - Страница 24

Ачы тәҗрибә
(Истәлекләр)
Сагынам, дуслар, илкәйне…
ХIII

Оглавление

1990 ел. Минем өчен авыр ел. Гыйнвар аенда сөекле апам үлде. Явыз авырудан тазара алмады. Аннан үзем авырый башладым. Яз айларында бик каты авырый идем инде, кешегә әйтмәдем. Кулыма каләм тотып автографлар бирерлек хәлем юк иде, Г. Тукай исемендәге бүләкне алган көнне митингтан качып, машина эченә кереп утырдым. Бер әрсез ханым шулай да тапты, автограф сорады. Ә мин каләм тота алмыйм. Үзем белән бергә эшләгән бер иптәш моны бик гади итеп аңлаткан бер мәҗлестә: «Кулына каләм тота алмыймы? Рюмканы бик еш тотканныкы ул», – дигән.

Бу гайбәт миңа килеп җиткәндә, мин хастаханәдә идем инде. Диагнозны тиз куйдылар: панкреатит.

Һәм мин, яшем җитеп, пенсиягә чыгарга әзерләнә башладым.

Сентябрь ахырында эшкә килсәм – коридорда стена газетасы. Бер ватман күләмендә мәкалә – минем иҗат турында. «Бәхилләшү» дигән китабымнан каерып алып, рәсемемне дә биргәннәр. Г. Тукай исемендәге бүләк белән тәбриклиләр. Мин инде быел икенче тапкыр шулай стенада телгә алынам. Беренчесе – гыйнвар аенда. Апамны җирләгәч, эшкә килсәм – стенада кара шрифтлы бер табак ватман: «Апасы үлү сәбәпле доцент Мәһдиевнең…» Миңа моны күрү бик авыр булды, ләкин шунда җиңел бер сулыш та алып куйдым: коллективта мине ихтирам итүчеләр бар икән. Белеп торам инде: моның инициаторы – факультетның партоешма секретаре Флёра Сафиуллина. Гомере буе кеше кайгысын кайгыртып, авыр вакытта коллегалары янына очып килеп җитә торган кеше. Вулкан булып, зилзилә булып…

Менә, ниһаять, декабрь ае җитте. Алдан биргән вәгъдәм бар: паспорт буенча алтмыш яшем тулган көнне ярты көн эшлим дә төштән соң кайтам да китәм.

Шул «ярты көн»гә дип килсәм… килсәм… Коридорда – стена газетасы, «әпәйт-теки» минем рәсем һәм бер табак ватманда котлау: «Хөрмәтле фәлән фәләнеч… Сезне 60 яшь тулу…»

Кыен булып китте. Нәрсәгә дип әле сиксән проценты кызлардан торган факультет алдында минем картлыкка басым ясап котлыйсыз?

Коридорда йөрим. Бүлмәләрнең ишекләре юка, клейлы пычкы чүбеннән. Бер бүлмәдән ишетелә.

– Юк, мин аңлый алмыйм. Бер кешенең портретын елына ничә тапкыр бирергә мөмкин? Мин беләм, ышту Мәһдиев популярлыкка мохтаҗ түгел. Ну да ләкин нәрсә дип елына ике тапкыр аның рәсемен бирәбез әле? Мин моны аңлый алмыйм…

И агайне, коллега… Киттем инде мин сездән, киттем. Минем портрет анда бүтән күренмәс инде, тыныч бул.

Ләкин белмәссең… Кара рамка эчендә күренеп алуым бар бит әле минем. Ни әйтсәң дә, утыз ел шунда эшләдем бит. Ул көнне дә син шулай дуларсыңмы? Юктыр инде, дуламассың…

Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6

Подняться наверх