Читать книгу Яшəү белəн үлем арасында - Наби Даули - Страница 12
Яшәү белән үлем арасында
Беренче кисәк
Яңадан тоткынлыкта
ОглавлениеБүген төн буе яңгыр яуды. Иртә белән күк йөзе юып куйган кебек зәп-зәңгәр булып ачылды. Әйтерсең җир өстенә зәңгәр түбәле бик зур чатыр корып куйганнар. Агач яфраклары инде сап-сары. Алар җил искәндә берәм-берәм өзелеп төшәләр.
Кошлар төркем-төркем җыелышып очалар. Каядыр ашыгалар. Сугыш узган кырларда, янган урманнарда аларга тукланыр өчен нәрсә калган соң? Кошларның болай ашыгып очуларын күреп, безнең күңелләр жу итеп кала. Көз турында хәбәр ич бу. Әйе, көз килә!
Минем күңел ярсуыннан туктамаган әле. Кичә генә бит мин, инде качтым, бу газаптан котылдым, дип уйлаган идем. Ә бүген яңадан лагерьда. Яңадан минем язмыш яшәү белән үлем арасына килеп кысылды. Яшәү бик еракта, үлем бик якында.
Барактан ишегалдына чыктым. Ишегалды әсирләр белән шыгрым тулы. Барысы да кояшлы якка чыгып утырганнар. Биредә җылы, рәхәт. Кайберәүләр, күлмәкләрен салып, йөзләрен чыта-чыта «һөҗүм» алып баралар. Кайберәүләр чокырга тулып калган яңгыр суларын котелокка җыеп йөриләр. Ә кайберәүләр, йөзләрен кояшка куеп, һич селкенмичә рәхәтләнеп кенә утыралар. Әйтерсең аларга дөньяда шуннан башка бернәрсә дә кирәкми иде.
Мин бу лагерьда беренче төнемне кундым. Биредә минем танышларым юк. Мин лагерь буйлап йөреп киттем.
Бу Борисов шәһәрендәге лагерь иде. Биредә сугышка кадәр хәрби часть урнашкан булган, ә хәзер җимерелгән казармалар һәм туздырылган гаражлар гына калган.
Немецлар бу лагерьны корганда шактый зур «осталык» күрсәткәннәр: чәнечкеле тимерчыбыкларны тигез итеп утыртылган баганаларга тартып чыкканнар. Ул чыбыкларга аркылы үреп, тагын чыбыклар уздырганнар. Аркылы үрелгән чыбыкларның бер очы җиргә кадалган, икенче очы югарыда сәнәк җәпләре кебек тырпаеп тора. Бу тимерчыбыклы койма аша кеше түгел, зуррак мәче дә чыга алмас. Немецны ул гына да канәгатьләндереп җиткермәгән. Бер-ике метр чигенеп, тагын бер койма ясаганнар. Шул ике койма арасында сакчылар йөреп тора. Монысы инде сакчыларның үз җаннарын саклау өчен кирәк булган.
Лагерь эченнән, коймага биш метр кала, агач казыклар утыртылган. Аларга фанер такта кадакланган һәм: «Коймага якын килмәскә!» – дип язып куелган иде.
Моннан качарга мөмкинме дигән уй тагын минем башыма килде. Ләкин бу чәнечкеле коймаларга карап, авыр сулап уфтанырга гына мөмкин иде.
Лагерь үзенең алгы ягы белән шәһәр эченә кереп тора, артта бушлык, уйсу җир һәм арырак тагын шәһәр урамнары башлана иде. Качар өчен бу як уңайлырак, ләкин бу якта койма өч рәт корылган, бер-берсеннән ерак түгел вышкалар куелган. Лагерьның урта бер җирендә, иске такталардан аннан-моннан гына кадаклап, бер сарай кебек нәрсә ясалган. Тәрәзәләреннән пар чыгып тора. Бу – әсирләргә баланда пешерә торган урын. Лагерьның икенче башында таштан салынган озын сарайлар күренә. Болар заманында склад булган, ә хәзер анда рус офицерлары бикләнеп тора. Бу лагерьда офицерларны солдатлардан аерып өлгергәннәр иде инде!
Мин тагын алгарак киттем. Менә койманың теге ягында янәшә казылган өч бик зур баз. Болары нигә?.. Күп уйланырга туры килмәде. Койма буендагы барактан носилкалар күтәреп чыккан әсирләр күренде. Носилкаларда үлгән әсирләр ята иде. Мин баскан җиремдә катып калдым. Койманың теге ягында сакта торган немец капканы ачты, һәм носилка тотып килүчеләр парлап-парлап шул капкадан чыга башладылар. Немец кул дәфтәренә нәрсәдер яза барды. Арттан тагын бер немец күренде. Ул үлек илтүчеләрне саклап килә иде. Носилка күтәргән кешеләр өч базның берсе янына килеп туктадылар. Һәм носилкадан үлекләр берәм-берәм базга төшеп киттеләр. Немец баз читеннән аларга озак карап торды, аннары, үлекләрнең терелеп качмауларына ышанган кебек, кулын селекте. Бер әсир шунда куелган мичкәдән чиләк белән апара сыман бер сыекча алды да үлекләр өстенә сибеп чыкты. Җил белән борынга әче хлор исе килеп бәрелде. Мин, йокыдан уянган кебек, кинәт аңыма килдем.
Болар әсирләрне күмәргә дип инде күптән казып куелган каберләр икән. Тәнем салкынаеп китте. Башымны меңләгән энәләр чәнечтеләр кебек.
– Әллә, егет, үзеңә урын карыйсыңмы? – диде кемдер.
Мин сискәнеп киттем. Әйтерсең каяндыр, кешегә күренми торган җирдән, үлем үзе миңа эндәшә иде. Мин тавыш килгән якка борылдым. Артымда гына бер әсир басып тора. Әлбәттә, мондый дорфа сүз өчен беркемне дә гафу итмәс идем мин. Ләкин янымда үзем шикелле үк әсир иде. Шуның өстенә аның әйткән сүзе дөреслеккә дә бик якын.
– Сез үзегезгә ул урынны миннән дә элегрәк алгансыз бугай, – дип, мин моңа катырак итеп әйтергә тырыштым.
Бу сүзләргә аның бер дә кәефе китмәде. Ул миңа тагын да якынрак килде.
– Белеп булмый, дускай, монда бөтен шәһәрне йортлары-ниләре белән күмеп куйсаң да, урын калыр әле, – диде.
Бу дөрес иде. Базларның киңлегенә, тирәнлегенә караганда, лагерьда ничә мең кеше булса да сыячак иде.
Бу базлар, бер караганда, мәңге туймас аждаһа авызлары кебек, үлекләр көтеп торгандай күренә. Күренә генә түгел, чыннан да шулай. Димәк, фашистлар безне беребезне дә калдырмыйча үтереп бетермәкче һәм, өстебезгә хлор сибеп, шул базларга күмеп куймакчы булалар.
Без, койма буенда ике әсир, үлекләрне күмеп кайтучыларга сүзсез генә карап торабыз. Носилка күтәреп килүчеләр тагын да мескенрәк булып күренәләр: башлары түбән иелгән, күз карашлары җиргә текәлгән. Алар үзләре дә менә хәзер җиргә аварлар кебек иде.