Читать книгу Яшəү белəн үлем арасында - Наби Даули - Страница 14
Яшәү белән үлем арасында
Беренче кисәк
«Титан» ның үлеме
ОглавлениеБезнең лагерьга читтән беркем дә кертелми, беркем дә чыгарылмый. Шуңа да карамастан лагерьда яңа хәбәрләр һаман туып тора.
Гаҗәп, кайдан гына килә иде соң бу хәбәрләр? Кайчакта мин шул турыда уйланам. Бәлки, лагерьда, чыннан да, фронт хәлләрен белеп торучылар бардыр. Бәлки, кайдадыр үзенә күрә яшерен «информбюро» эшли торгандыр. Юк, бу хәбәрләрнең таралуына башка сәбәпләр дә бар. Тоткынлыктагы кеше рух азыгы эзли. Ул үзенең һәр сәгатен ниндидер өметләргә баглап яши. Әгәр аны аз гына тынычландыра торган хәбәр әле ишетелми икән, әсир аны үзе уйлап чыгара. Ул хәбәр башта кеше ышанмаслык уйдырма була. Ләкин, телдән-телгә күчеп йөри торгач, әлегә уйдырма чынбарлыкка якынлаштырыла. Кемдер ул хәбәргә үз фикерен өсти, кемдер аны хыялдан арындыра һәм, тора-бара, күңел өчен генә сөйләнгән хәбәр әлеге сүз иясенең үзен дә ышандыра башлый.
Бүген бер кызык хәбәр ишеттек. Кемдер әйткән, имеш, озакламый Рождество бәйрәме булачак. Немецлар шул изге бәйрәм хөрмәтенә әсирләргә ак икмәк, итле аш, тәмәке бирәчәкләр, имеш. Шунысы кызык: кичкә кадәр бу хәбәр әллә ничә вариантка кереп бетте. Барысын бергә санап әйткәндә, немецлар безгә Рождество көнендә уналты төрле ашамлык бирәчәкләр булып чыга иде. Шулар арасында мармелад, шоколад кебек әйберләр дә бар.
Бу хәбәрне ишеткәч, Гриша рәхәтләнеп көлде:
– Ну, уйлап табалар да соң инде. Ләкин бер әйбер керми калган әле. Камчыны онытканнар, анысы хак инде! – диде ул. Аннары исе китмәгәндәй генә: – Карарбыз, күрербез, – дип куйды. Аның, гомумән, болай салкын сөйләшүе минем ачуымны китерә. Әйтерсең аның бернәрсәгә дә исе китми, хәтта беркайчан да ашыйсы да килми иде.
– Ну, син, Гриша, таш икәнсең, – ди идем мин аңа. – Нәрсә генә әйтсәң дә ышанмыйсың…
– Их, малай, таш булып булса яхшы булыр иде ул. Салкын да үтмәс иде, ачлык та йөдәтмәс иде. Немец, суккан саен, йодрыгын авызына кабар иде.
Гриша эшсез торырга яратмый. Ул күлмәгенә төймәләр такты, ертыгын ямады. Ә хәзер иске чүпрәкләрдән бияләй тегеп утыра.
Кеше бер-берсен кайгыда сыный, диләр. Бу дөрес. Кеше бер-берсе белән бәхәсләшмичә дуслаша алмый, дип тә әйтер идем мин. Бәхәстә хаклык туа, диләр. Бәхәстә шулай ук дуслык та туа. Бәхәс вакытында кеше бер-берсе каршында йөрәген ача.
Минем дә Гриша белән шундый бәхәскә керәсем килә иде. Гриша исә һаман салкын канлы булып кала бирде. Ул күп сөйләргә яратмый. Сөйләүче кешене дә тыңламый кебек. Шулай да кай җире беләндер ул миңа якын. Мин лагерь ишегалдына чыгып озаграк йөри калсам, ул:
– Кайда йөрисең син, әллә кино карап кайттыңмы? – дип ачулана торган иде. Бу сүзләрдә мин җылылык, туганлык сизә идем.
Шуны әйтергә кирәк: лагерьда әсирләр икешәр-өчәр кеше бергә кушылып, дус булып яшиләр иде. Нәрсә тапсалар да, бергә бүләләр. Бер-берсенә ярдәм итешәләр. Болай яшәүне язмыш үзе китереп чыгарды. Бу авыр тормышта икенче төрле яшәргә мөмкин дә түгел иде.
Гришаның «карарбыз, күрербез» дигән көне килеп җитте. Бу искечә 25 декабрь көне иде.
Мин йокыдан уянганда, Гриша снаряд савытыннан ясаган котелогын таш кисәге белән кырып утыра иде.
– Тиктормас җан да инде син, Гриша, – дидем мин аңа, – кулларыңны бәйләп куярга кирәк синең…
– Бүген Рождество, иптәшем, тор, югыйсә мармелад алырга кичегербез, – дип, әче итеп көлде ул.
Ә көн уртасында безнең лагерьда менә нәрсә булды. Кемдер:
– Егетләр, ишегалдына чыгыгыз, кызык бар! – дип кычкырды.
– Чыннан да, нәрсә бар икән? – диде Гриша.
Без тышка чыктык. Ишегалды уртасында бик зур ат басып тора иде. Өч-дүрт немец солдаты ат янына килгәннәр дә көлешә-көлешә сөйләшәләр. Озак та узмады, бирегә әсирләр дә җыела башлады. Ат бик ябык, кабыргалары какшаган мичкә кыршаулары кебек беленеп тора, йоннары үрә баскан, үзе дер-дер калтырый. Алгы аякларының берсе буыннан өзелгән дә тиресенә генә эләгеп калган. Ул өч аягында чак-чак басып тора. Башын түбән салган, күзләрен яртылаш йомган. Аңа карау белән, йөрәк әрнеп китә. Ирексездән аңа ниндидер җылы сүз әйтәсе килә. Башыннан сыйпыйсы килә иде. Шунда кемдер:
– Артиллерист икәне күренеп тора, – диде.
Ат фронтта яраланган. Аны немецлар тотып алганнар һәм лагерьга китергәннәр.
Немец солдатларының берсе кулындагы зур пычагын һавада ялтыратып алды.
– Кем хайван суя белә, кем оста? – диде.
Гриша, миңа иелә төшеп:
– Рождествога бүләк, немецлар безне ат ите белән сыйларга уйлыйлар. Менә сиңа изге бәйрәм! – дип пышылдады.
Әйе, немецлар Рождествоны әсирләр өчен дә билгеләп үтәргә теләгәннәр булса кирәк. Янәсе, күрсеннәр руслар: Гитлер йомшак күңелле, ул үз дошманнарын да кызгана…
Баягы пычак тоткан немец атны суярга теләүче «һәвәскәрне» әле һаман көтеп тора. Ләкин андый «һәвәскәр» күренми. Киресенчә, кайберәүләр ат яныннан читкәрәк китә башладылар.
Немец тагын нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачты. Нәкъ шул- вакыт бараклар ягыннан кемдер:
– Туктагыз, туктагыз! – дип, көч-хәл белән йөгерә-йөгерә, бире килә иде.
Без дә, пычак тоткан немец та аңа карап тынып калдык. Күрәсең, ул атны суярга тели дип уйладык. Немец:
– Гут, гут, – дип тә куйды һәм, әсир килеп җитүгә, аңа ялтыр йөзле пычагын сузды.
Әсир пычакны алмады. Ул, пычак сузган кулны этеп, ат янына килеп туктады һәм, атны муеныннан кочаклап, башыннан сыйпый башлады.
– «Титан», «Титан» ым минем, – диде, – син дә әсир булдыңмыни? Менә мин дә биредә бит…
Ат, таныш тавышны ишетү белән, колакларын торгызды, башын да аз гына күтәрә төште. Күзләрен ачты. Артиллерист үзенең дусты белән очрашты.
Әсир солдат атны һаман иркәли. Ә ат аның кесәләрен исни, җилкәсенә башын куеп ала.