Читать книгу Яшəү белəн үлем арасында - Наби Даули - Страница 4
Яшәү белән үлем арасында
Беренче кисәк
Ул көннәрдә
ОглавлениеХәтеремдә: ул көн болытлы иде. Аз гына яңгыр сибәләп тора. Тирә-якта Белоруссия кыры. Урылмаган игеннәрнең башлары түбән иелгән. Алар шулай моңланып, җирнең кайгылы зарын тыңлап торалар кебек. Юл буенда һәм кырда янган машиналар, танклар аунап ята. Арыш арасыннан зенитка көпшәләре күренеп кала. Күз күреме җитә алган һәр җирдә окоплар, базлар һәм балчык өемнәре зур-зур каберләргә охшап торалар. Урманнар өстендә төтен болытлары асылынган, янып каралган агачлар күңелгә авыр моң салалар.
Моннан кичә генә сугыш узган. Кая гына карасаң да, үлгән иптәшләрнең гәүдәләре ята. Алар, күккә карап, гүя кемнедер көтәләр. Алар өстендә инде каргалар өере оча. Ә еракта туплар гөрселдәве ишетелә. Кургаш төсле авыр соры болытлар эчендә яшен ялтырап китә. Һавада самолётлар гөрләве яңгырый. Сугыш үзенең юлын дәвам итә. Сугыш җирдәге бар тереклекне ут белән кырып бара, артыннан көл генә кала.
Без ике яклап юл читеннән барабыз. Ә юлдан немец танклары, солдатлар төялгән машиналар уза. Танкларның күбесенә немец солдатлары сырышкан. Алар шат. Безнең өстебезгә тәмәке төпчекләре атып китәләр. Кайберләре карбыз кабыклары ыргыта. Үзләре ниндидер хайван тавышы чыгарып көлешәләр.
– Русски, капут-капут! – дип акыралар.
Менә бик түбәннән генә самолёт очып үтә, колоннаны буйдан-буйга күзәтеп уза. Түбәннән аңа немец солдатлары нәрсәдер кычкыралар, кул болгыйлар.
Минем белән янәшә баручы бер иптәш:
– Безнең өстә очарга зур кыюлык кирәкми, син әнә тегендә, фронтка бар, канатыңны өтеп җибәрерләр иде синең, – ди.
– Юк шул, юк, өтмиләр. Өтсәләр, биредә киерелеп очып та йөрмәс иде ул. Күрәсең, алар көчле әле, – ди икенче иптәш.
Сүз шуннан артыкка сузылмый. Кем көчле дә кем көчсез – хәзер каян беләсең? Хәзер бу турыда сөйләшүнең нигә кирәге бар? Без инде әсирләр. Безне каядыр алып баралар. Колоннаның як-ягыннан немец солдатлары безгә мылтыкларын төбәгәннәр. Күбебезнең аягыннан итекләре салдырылган, ременьнәр алынган, тик кайберәүләрдә генә противогаз сумкалары калган. Күбебез яланбаш. Барыбызны да сакал баскан. Читтән караганда, без бик карт булып күренәбездер, мөгаен. Ләкин безнең иң картыбыз да утыздан узмагандыр. Ә күбебезгә егерме ике-егерме биш яшь.
Безне бик кызу куалар. Әледән-әле «Шнель, шнель!» дигән тавышлар ишетелеп тора. Яралылар, хәлләре бетеп, һаман артка кала баралар. Ахырында, тәмам көчсезләнеп, юлга егылалар. Кинәт мылтык тавышы ишетелеп китә – юл читендә безнең дус, җирне кочаклап, күзләрен йома. Колонна алга узган саен, юлда ятып калган солдат гәүдәләре күбәя бара.
Кайберәүләр, кинәт кенә сикереп, арыш кырына ташланалар. Ләкин фашист пулясы аларны шунда ук куып җитә. Иреккә омтылган йөрәк тибүеннән туктый. Арыш арасында тагын бер гәүдә аунап кала. Ә колонна өстендә «Шнель, русски, шнель!» дигән сүз һаман яңгырап тора… Ул сүзләрне ишеткән саен, йөрәкнең кайсыдыр җирендә яра салына кебек.
Менә алда кечкенә генә авыл күренде. Дөресрәге, кайчандыр авыл булган да, хәзер инде нигезе генә калган утырып. Янып күмергә әйләнгән өйләр урынында, кабер ташлары кебек тырпаеп, шәрә мичләр утыра. Авылда җан әсәре күренми.
Колонна килеп җитәрәк, каяндыр шунда җимерекләр арасыннан бер әби белән бер кечкенә генә кыз килеп чыкты. Әбинең кулында чиләк, ә кыз кружка тоткан иде. Алар безгә су алып чыккан булганнар. Яннан атлаган немец солдаты йөгереп барды да әбинең чиләген тибеп аударды, кызның кулыннан кружканы алып, аяк астына салып таптады.
– Русски, век, век! – дип кычкыра-кычкыра, әбине дә, кызны да куарга тотынды. Әби тиз генә китмәде. Яулыгының чите белән күзләрен сөртә-сөртә:
– Улларым, балакайларым! Бер Ходай гына сезне коткарсын инде, – диде.
Бу карт ананың сүзләре әле дә минем исемдә. Бүген дә аның кайгылы йөзе күз алдымда тора. Рус анасы безгә үзенең иң соңгы ярдәмен күрсәтергә теләде. Бәлки, икенче көнне ул үз өенең кисәүләре өстенә ятып үлгәндер. Аның туфрагы каршында мин бүген башымны иям. Кайда син, нәни кыз? Мин сине, әгәр бүген очратсам, инде танымам. Шулай да мин сине оныта алмыйм. Әгәр исән булсаң, бәхетле яшә, аппагым! Синең нәни кулларыңнан без су эчә алмадык. Ләкин без ул авыр минутларда, сезне күргәч, күпме шатлык кичердек. Без туган илдә онытылмаган идек…
Авылны узып киттек. Алда Днепр елгасы. Аның аргы ягында шәһәр күренә. Йортлар өстендә төтен болыты, шәһәр читендә ниндидер баклар яна. Кинәт-кинәт шартлаулар ишетелә. Шәһәр ерак әле. Дары катыш көйгән ис тамак төбенә утыра.
Шәһәргә керер алдыннан, безне туктаттылар. Озак та үтмәде, кара брезент белән япкан зур-зур машиналар күренде. Алар безнең янга килеп туктадылар.
– Җәяү алып барырга куркалар, – диде янымдагы бер иптәш.
Чыннан да шулай. Чөнки, шәһәр эченә кергәч, һичшиксез, безгә качарга мөмкинлек ачыла иде.
– Немецның башына тай типмәгән, белә, шайтан, – диде кемдер.
– Белмәскә, шуңа күрә фашист ич ул…
Безне машиналарга утырттылар. Машиналар кузгалды. Бераздан, җимерелеп, актарылып беткән урамнар буйлап бара-бара, кызгылт таштан салган бина янына килеп туктадык. Бу Орша төрмәсе иде.
Сугыш көннәрендә аның тәрәзәләре коелган, стеналары ишелгән. Немецлар йорт тирәсен тимерчыбыклар белән уратып алганнар. Капка төбенә ике башня куелган. Анда прожекторлар асылган.
Капка ачык. Капкадан эчке якка таба өч пулемёт көпшәсе төбәлгән. Башларына тимер каска кигән немецлар шул пулемётлар тирәсендә кайнашалар. Ә капкадан әсирләр төягән машиналар узып тора.
Бу немецлар тарафыннан Россия җирендә ясалган беренче лагерьларның берсе иде. Безне шунда алып килделәр.
Гомеремдә дә уйламаган тоткынлык көннәрем менә шушы лагерьда башланды.