Читать книгу Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре - Р. А. Юсупов - Страница 2

ТӘРҖЕМӘНЕҢ ТӨП ТАЛӘПЛӘРЕ
(ПРИНЦИПЛАРЫ)

Оглавление

Һәртөрле тәрҗемәгә куелган иң әһәмиятле, хәлиткеч таләп шуннан гыйбарәт: ул тәрҗемә ителә торган материалның (оригиналның) эчтәлеген, мәгънәсен әдәби телдә мөмкин булганча дөрес һәм тулы итеп бирергә тиеш.

Мәгънәне, эчтәлекне тулы бирү принцибы тәрҗемә төгәл булырга тиеш дигән таләп белән аерылгысыз. Тәрҗемә төгәл булмаса, анда оригиналның мәгънәсе тулы бирелә алмый һәм, киресенчә, оригиналның мәгънәсе тулы бирелмәсә, тәрҗемәнең төгәл булуы мөмкин түгел.

Төгәллек проблемасы элек-электән үк тәрҗемә мәсьәләләре белән шөгыльләнүчеләрнең игътибар үзәгендә торган һәм еш кына бәхәсләр дә китереп чыгарган…

Бу хакта В. Г. Белинский бик әһәмиятле фикерләр әйтеп калдырган. Ул тәрҗемәчеләргә оригиналның уңышлы яклары да, уңышсыз яклары да үзгәртелмичә, төгәл бирелергә тиеш дигән катгый таләп куя. Аның «Матур әдәбият тәрҗемәсендә бернинди төшереп калдырулар да, өстәүләр дә, үзгәртүләр дә булырга тиеш түгел. Әгәр әсәрдә кимчелекләр бар икән, алар да нәкъ шулай, үзгәртелмичә бирелергә тиеш» дигән сүзләре хәзерге заман тәрҗемәчеләре өчен лозунг булып торырга тиеш, ул матур әдәбият тәрҗемәсе өчен генә түгел, башка төр тәрҗемәләр өчен дә әһәмиятле.

Безнең хәзерге шартлардагы тәрҗемә практикасында аңлы рәвештә җитди сәяси хаталар җибәрү юк кебек, хәер, аның җирлеге дә калмады дияргә була. Әмма шулай да төрле сәбәпләр: тәрҗемәченең игътибарсызлыгы, оригинал телен яхшы белмәве, тәҗрибәсе җитмәве һ. б. аркасында кайбер тәрҗемәләрдә җитди генә мәгънә хаталары очрый әле. Мәсәлән, хатын-кызның иреннән яки егетеннән кечерәк булуы – гадәти хәл дигән җөмләдә кечерәк сүзе ялгыш мәгънәдә кулланылган. Тексттан аңлашылганча, җөмлә …егетеннән яшьрәк булуы – гадәти хәл рәвешендә төзелергә тиеш иде.

Мәгънә ялгышлары татар теленнән рус теленә сүзлек буенча, сүзгә-сүз (подстрочник) тәрҗемә ителгән матур әдәбият әсәрләрендә дә сизелерлек урын алып тора. Шундый хаталар аркасында, мәсәлән, Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» романының русчага тәрҗемәсендә әсәрнең милли колориты, сәнгатьлелек дәрәҗәсе шактый түбәнәйгән.

Эчтәлек формадан башка булмый: алар аерылгысыз бәйләнештә. Матур әдәбият әсәренең дә тәрҗемәдә мәгънәсен, эчтәлеген, фикерен бирү турында гына сүз йөртеп, икенче телгә аның формасын да күчерү турында онытырга мөмкин түгел. Югыйсә эчтәлек һәм форма бердәмлеге бозылыр иде. Шуңа күрә оригиналның форма элементларын икенче телдә гәүдәләндерү тәрҗемә принципларының иң әһәмиятлеләреннән санала.

Форманы бирү үзмаксат түгел, аны икенче телгә күчерү оригиналның эчтәлеген тулы гәүдәләндерү бурычы белән бәйләнгән.

Тәрҗемәдә әсәрнең формасын бирү форманы тәшкил итә торган образлылык элементларын, сурәтләү чараларын, җөмлә төзелешен, сүз тәртибен, интонацияне һ. б.ны икенче телгә күчерүне, дөресрәге, икенче телдә аларга тиң чаралар табуны күздә тота. Тәрҗемәдә матур әдәбият әсәренең формасын бирү – аның сәнгатьлелек үзенчәлеген, интонациясен, эмоциональлеген, автор стилен гәүдәләндерү дигән сүз.

Оригиналның форма үзенчәлекләрен гәүдәләндерүгә күренекле тәрҗемәчеләр, теоретиклар элек-электән игътибар итеп килгәннәр һәм, тулы кыйммәтле тәрҗемәгә ирешү өчен, форма элементларын да мөмкин кадәр тулы сакларга кирәк дип исәпләгәннәр. Данлыклы «Адольф» әсәренең тәрҗемәчесе П. А. Вяземский бу хакта менә ничек язган: «Тәрҗемә ике ысул белән башкарыла: берсе бәйсез, икенчесе бәйле. Беренчесе белән эшләгәндә, тәрҗемәче, оригиналның мәгънәсен һәм рухын үзенә сеңдереп, аңа үз формаларын сала; икенчесе белән эш иткәндә, оригинал формаларын да сакларга тырыша, шул ук вакытта ул телнең стихияләрен дә исәпкә ала, әлбәттә. Беренче ысул уңайлырак, икенчесе җайсызрак, мин икенчесен сайлап алдым».

Россия тәрҗемә теориясе дә оригиналның форма үзенчәлекләре икенче телдә максималь тулы сакланырга тиеш дип өйрәтә, һәм тәрҗемәчеләр шул принципка таянып эш итәләр.

Форманы тулы гәүдәләндерү турындагы кагыйдә оригинал тәрҗемәгә стиль ягыннан туры килергә тиеш дигән принципка кайтып кала. Чыннан да, оригиналның үзенчәлекләре: сурәтләү чаралары, образлылык элементлары, интонациясе һ. б. икенче телдә тулы кыйммәтле итеп бирелә икән, бу – тәрҗемә оригиналга стиле буенча тиң дигән сүз. Икенче төрле әйткәндә, тәрҗемәче үзе эш иткән телдә авторга хас язу алымнарына: әйтик, билгеле бер характердагы тропларга, гади сөйләм сүзләренә, диалекталь сүзләргә, җөмлә төзелешенә һ. б.га туры килерлек чаралар таба һәм, шулай итеп, оригинал стиленә тиң стиль булдыра.

Сөйләгән сүзләргә йомгак ясап, матур әдәбият тәрҗемәсенә тагын бер шарт куярга мөмкин. Оригиналга мәгънәсе, эчтәлеге, формасы һәм стиль үзенчәлекләре буенча тиң тәрҗемә аңа эстетик яктан да туры килә. Чөнки матур әдәбият әсәренең эчтәлек һәм форма бердәмлеге укучыда билгеле бер эмоцияләр, кичерешләр тудыра, аңа тәэсир итә, икенче төрле әйткәндә, ул билгеле бер эстетик әһәмияткә ия була. Ә инде эчтәлек белән форма бердәмлеге икенче телгә тулы кыйммәтле килеш күчерелә икән, тәрҗемә оригиналга эстетик яктан да тиң була, һәм ул шулай булырга тиеш тә. Бу сыйфат тәрҗемәнең төп принципларыннан берсен тәшкил итә.

Тәрҗемәдә кайчак ялгыш төгәллеккә тиңләштерелә торган, ләкин, асылда, аның белән уртаклыгы булмаган бер төшенчә – хәрефкә-хәреф тәрҗемә (буквализм) төшенчәсе бар.

Тәрҗемә теориясе хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү булмаска тиеш дип өйрәтә. Чөнки, болай эшләгәндә, оригиналның эчтәлеген, мәгънәсен, сәнгать үзенчәлекләрен, авторның стилен тулы биреп булмый, шуның өстенә тәрҗемә теленең нормалары бозыла, һәм ул укучыга авыр аңлашыла.

Хәрефкә-хәреф тәрҗемә методы белән эш иткәндә, тулы кыйммәтле, оригиналга тиң тәрҗемәгә ирешеп булмавы турындагы фикер элекке вакытлардан ук күп кенә күренекле әдәбият, тел әһелләре тарафыннан әйтелгән. Мәсәлән, А. С. Пушкин ук инде хәрефкә-хәреф тәрҗемәләрне тәнкыйтьләп чыккан булган. Мильтонның «Югалган оҗмах» әсәренең тәрҗемәсе турында ул болай дип язган: «Һичшиксез, Шатобриан, Мильтонны сүзгә-сүз бирергә тырышса да, тәрҗемәсендә мәгънә һәм әйтелеш дөреслеген саклый алмаган. Сүзгә-сүз тәрҗемә беркайчан да дөрес була алмый». Хәрефкә-хәреф тәрҗемәне төгәллек белән бутарга ярамый. Тәрҗемәдә төгәллек принцибы ул – оригиналның мәгънәсен, форма үзенчәлекләрен мөмкин кадәр дөрес итеп, ягъни оригиналны максималь тулы итеп бирүгә юнәлтелгән принцип. Шушы бурычны үтәү процессында оригинал теленең теге яки бу элементлары икенче телгә сүзгә-сүз күчерелергә мөмкин. Ләкин бу аңлы рәвештә оригинал үзенчәлекләрен бик төгәл, тулы бирү максатында эшләнелә, һәм монда оригиналның эчтәлегенә дә, формасына да зыян килми, тәрҗемә теле дә бозылмый. Хәрефкә-хәреф тәрҗемә ул шундый тәрҗемә: анда оригинал теле элементларын калькалаштыру аның эчтәлек һәм форма бердәмлеген тулы бирүгә хезмәт итми, киресенчә, аны ялгыш, буталчык итеп күрсәтә, шуның өстенә тәрҗемә теленең нормаларын боза. Димәк, төгәллек төшенчәсе тулы кыйммәтле, дөрес тәрҗемәне күздә тотса (төгәл тәрҗемә составына, аның бер өлеше буларак, урынлы сүзгә-сүз тәрҗемә керергә мөмкин), хәрефкә-хәреф тәрҗемә начар тәрҗемәне, тискәре күренешне белдерә.

Тәрҗемә хәрефкә-хәреф булмаска тиеш дигән принцип иҗадилыкны күздә тота. Оригиналга тиң тәрҗемәгә иҗади эшләгәндә генә ирешергә мөмкин. Машина тәрҗемәсеннән кала һәртөрле тәрҗемә – иҗади процесс. Бу – төзелешләре буенча һәр телнең төрлечә, үзенчәлекле булуы һәм шунлыктан алар арасында һәр очракка яраклы даими эквивалентлар табарга мөмкин булмау белән аңлатыла. Билгеле бер тел чаралары белән белдерелгән мәгънәне, фикерне, сәнгатьлелекне икенче бер тел чаралары ярдәмендә чиксез күптөрле вариантларда бирергә мөмкин. Тәрҗемәченең бурычы – шул күптөрле вариантларның берсен, эчтәлеге, формасы буенча оригиналга мөмкин кадәр якынрагын эзләп табу. Әнә шул эзләү иҗадилыкны тәшкил итә дә инде.

Иҗадилык тәрҗемә ителә торган материалның төрле жанрларында төрле дәрәҗәдә чагыла. Матур әдәбият тәрҗемәсендә, бигрәк тә поэтик тәрҗемәдә, күбрәк сурәтләү чаралары, образлылык элементлары белән эш ителгәнгә, иҗадилык башка төр материаллар тәрҗемәсендәгегә караганда шактый көчлерәк була. Фәнни әдәбият һәм аеруча эш кәгазьләре тәрҗемәләрендә, күбрәк терминнар белән эш ителгәнгә, иҗадилык чагыштырмача кечкенәрәк урын ала. Ләкин анда да сүз сайлау, җөмлә төзү мөмкинлекләре шактый зур.

Тәрҗемә теориясе һәм практикасы өчен тәрҗемәченең иҗат иреге белән үзиреклелеген, башбаштаклыгын бутамау, алар арасында чик үткәрә белү бик әһәмиятле.

Тәрҗемәче иҗаты бары тел өлкәсенә генә карый. Оригиналның эчтәлегенә, мәгънәсенә, сәнгатьлелегенә, стиль үзенчәлекләренә килгәндә исә, тәрҗемәче иҗаты турында бернинди сүз булуы мөмкин түгел. Тәрҗемәченең бурычы – оригиналның эчтәлеген, авторның фикерләрен, стилен икенче телгә мөмкин кадәр тулы, төгәл итеп күчерү. Тәрҗемәнең асылы шуннан гыйбарәт. Бу принципиаль әһәмияткә ия. Югыйсә кайбер тәрҗемәчеләр, иҗат иреге дигән төшенчәне ялгыш аңлап яки белә торып, оригиналны үзләренә ошаганча үзгәртәләр. Нәтиҗәдә әсәрнең мәгънәсе бозыла, автор стиле югала, ул тәрҗемәче кулы белән алмаштырыла. Монда инде тәрҗемәче иҗаты тел өлкәсенә, оригиналны икенче телгә мөмкин кадәр тулырак бирү максатында тел чаралары эзләү, сайлауга гына кайтып калмый, бәлки оригиналның бөтен эчтәлегенә, образларына, сурәтләү чараларына һ. б.га кагыла. Ягъни оригинал, тәрҗемәче теләгәнчә үзгәртелеп, яңадан эшләнелә.

Тәрҗемә тарихында авторны «төзәтү», әсәрне «бизәү», «шомарту» хәлләре шактый күп булган. Россиядә XIX гасырда «үз табигатеңә җайлаштыру» принцибы белән тәрҗемә итү зур урын алып торган. Андый тәрҗемә нәтиҗәсендә, әйтик, Көнбатыш язучылары руслаштырылган, әсәрләрдәге вакыйгалар Россия җирлегенә күчерелгән, Париж – Мәскәүгә, Пьер Иванга әверелдерелгән. Мондый төзәтүнең, ягъни әсәрнең үз җанын алып икенче җан кертүнең чын тәрҗемә эше белән бернинди уртаклыгы юк. Шунлыктан әдәбиятның алдынгы вәкилләре «төзәтеп» тәрҗемә итүләрне тәнкыйтьләп килгәннәр. Мәсәлән, А. С. Пушкин «матурайтып» тәрҗемә итүләргә каршы чыккан, тәрҗемәдә оригиналның милли сәнгать үзенчәлеген сакларга кирәк һәм мөмкин дип санаган, моны үзенең тәрҗемә практикасы белән раслаган.

Тәрҗемәченең иҗат иреге турында В. Г. Белинский сүзләре дә бик әһәмиятле. Ул, В. А. Жуковскийның мәгълүм формуласы белән бәхәскә кереп, тәрҗемәче иҗаты тел өлкәсеннән ары китмәскә тиеш дигән фикер белдерә: «Проза тәрҗемәчесе – кол, шигырь тәрҗемәчесе – көндәш, диләр. Көндәш дип әйтү яртылаш кына дөрес: тел, стиль, шигырь юлы, кыскасы, әйтелеш буенча гына көндәш, ләкин фикер, эчтәлек буенча түгел. Монысында ул – кол. Тәрҗемәче таланты ул – форма таланты, чит әсәрләрнең рухына төшенү һәм аларның матурлыгын тою сәләте булганда гына, әлбәттә».

Үзирекле тәрҗемә итүнең сәбәпләре берничә. Шуларның беренчесе укучылар чит әдәбият әсәрен туган телләрендә укысыннар, җиңелрәк үзләштерсеннәр, тулырак аңласыннар иде дигән теләктән гыйбарәт. XIX гасырда Россиядә үзенә күрә бер принципка әверелгән «төзәтеп» тәрҗемә итүнең нигезендә шушы сәбәп яткан.

Икенче сәбәбе тәрҗемәченең оригиналны ошатмыйча, теге яки бу урынын килештермичә, үзе теләгәнчә төзәтүендә, аерым урыннарын кыскартуында яки бөтенләй төшереп калдыруында. Мондый хәл хәзерге вакытта, мәсәлән, Россия халыклары телләреннән, шул исәптән татарчадан русчага тәрҗемәләрдә шактый еш күренә. Кайбер рус тәрҗемәчеләре, үзләренең иҗат иреген, тәрҗемәче хокукын кирәгеннән артык кулланып, чама хисен югалтып, тәрҗемә итә торган әсәрләрне үзләре теләгәнчә төзәтәләр, үзгәртәләр. Мәсәлән, Россия халыклары телләреннән рус теленә тәрҗемәләрнең кайберләре үзирекле эшләнә һәм шуның нәтиҗәсендә әсәрләрнең милли колориты, сәнгать көче кими.

Тәрҗемәченең үзиреклелегенә китергән сәбәпләрнең тагын берсе тәрҗемә эшенең авырлыгында: кайчак хәтта бер телдә әйтелгән фикерне икенче телдә белдерү үзеңчә, яңача әйтүдән дә кыен була. Менә шул сәбәпле кайберәүләр тәрҗемә итәсе урында язучы өчен иҗат итә башлыйлар. Бу хакта «Илиада» әсәренең (Гомер) тәрҗемәчесе Н. И. Гнедич гыйбрәтле сүзләр әйтеп калдырган: «…үзирекле тәрҗемә оригинал өчен түгел, тәрҗемәче өчен файдалырак… Бизәү, дөресрәге, Гомер шигырен безнең төскә буяп җибәрү бер дә авыр эш түгел, ул купшырак, зиннәтлерәк булып күренәчәк һәм безгә ныграк ошаячак, ләкин аны нәкъ Гомердагыча итеп, начаррак та, яхшырак та итмичә саклау – шактый кыен эш. Тәрҗемәченең вазифасы һәм хезмәте (бу хезмәт җиңел түгел) менә шуннан гыйбарәт. Квинтилиан моны аңлаган булган: «Шундый ук итеп эшләүгә караганда арттырыбрак эшләве җиңелрәк».

Үзиреклелек тәрҗемәченең оригинал телен яхшы белмәве яки бөтенләй белмичә сүзгә-сүз эшләве аркасында да була: тәрҗемәче, оригиналны аңлап бетермәгәнлектән, кайбер урыннарны бозып тәрҗемә итә яки, фантазиясен эшкә җигеп, язучы урынына үзе өстәп яза.

Нинди генә сәбәпләр булмасын, үзиреклелек чын, дөрес тәрҗемә принциплары белән сыеша алмый, һәм ул тәрҗемә практикасыннан бөтенләй төшеп калырга тиешле башбаштаклык күренеше итеп санала. А. Агатов сүзләре белән әйткәндә, тәрҗемәчегә чикләнмәгән ирек бирү тәрҗемәнең тәрҗемә икәнлеген онытуга китерә. Тәрҗемәченең иреклелеге икенче нәрсәдә – оригиналны югалтусыз бирү өчен, туган телдә тиешле чаралар эзләп табуга чикләнмәгән хокукы булуда. Димәк, тәрҗемәченең иҗат иреклелеге оригиналны – аның мәгънәсен, эчтәлеген, сәнгать үзенчәлекләрен – башка телдә мөмкин кадәр тулы итеп бирү өчен тиешле тел чараларын сайлап алу мөмкинлегендә.

Оригиналны икенче телдә дөрес, тулы гәүдәләндерүнең төп һәм беренче шарты – тәрҗемәченең ике телне дә камил белүендә. Бик яхшы тәрҗемә итү өчен, оригинал һәм тәрҗемә телләренең әдәби формаларын гына түгел, халыкның сөйләм телен, диалектларны һ. б.ны да белергә кирәк. Кыскасы, тәрҗемәче ике телне дә бөтен тулылыгы, нечкәлеге белән белергә тиеш.

Шуның өстенә тәрҗемәчедән оригиналда сурәтләнгән халыкның тормышын, тарихын (әгәр дә оригинал матур әдәбият әсәре яки, әйтик, тарих китабы икән) һәм, гомумән, оригиналда сүз барган вакыйга-хәлләрне шактый әйбәт белү таләп ителә.

Тәрҗемәдә бик әһәмиятле принципларның тагын берсе шуннан гыйбарәт: тәрҗемә дөрес, аңлаешлы, әдәби телдә булырга (аңлы рәвештә кертелгән гади сөйләм элементларын исәпкә алмаганда), тел нормалары бозылмаска, шуның өстенә матур әдәбият тәрҗемәсенең теле оригинал теле кебек үк җанлы, образлы, бай, эмоциональ булырга тиеш.

Йомгаклап әйткәндә, тәрҗемәнең төп принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

• Тәрҗемәдә оригиналның эчтәлеген, мәгънәсен һәм идеясен максималь тулы, төгәл бирү зарур.

• Тәрҗемәдә оригиналның форма үзенчәлекләре, автор стиле, сәнгатьлелек, милли үзенчәлеге (матур әдәбият тәрҗемәсендә) мөмкин булганча тулы гәүдәләнергә тиеш.

• Тәрҗемә оригиналга стиле буенча һәм эстетик яктан тиң булганда гына матур була.

• Хәрефкә-хәреф тәрҗемә булырга тиеш түгел.

• Тәрҗемә – иҗади процесс.

• Тәрҗемәченең иҗат иреге – оригиналны тулы гәүдәләндерү өчен тел чараларын сайлауда чиксез зур мөмкинлекләр булуда.

• Тәрҗемәченең үзиреклелеге, башбаштаклыгы дөрес, төгәл тәрҗемә принципларына каршы килә.

• Тулы кыйммәтле тәрҗемәгә ирешүнең төп һәм беренче шарты – тәрҗемәченең ике телне дә: оригинал һәм тәрҗемә телләрен бик яхшы белергә тиешлеге. Тәрҗемәчедән шулай ук тәрҗемә ителә торган материалның эчтәлеген белүе, анда сөйләнгән вакыйга-хәлләрдән хәбәрдар булуы да таләп ителә.

• Тәрҗемә теле әдәби нормаларга туры килергә, аерым алганда, матур әдәбият тәрҗемәсенең теле оригиналдагыча җанлы, бай, эмоциональ булырга тиеш.

Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре

Подняться наверх