Читать книгу Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре - Р. А. Юсупов - Страница 5

ТӘРҖЕМӘ ТЕОРИЯСЕНЕҢ ЛЕКСИКА МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
Тәрҗемәдә оригинал сүзләренең мәгънәләре бозылу,
табигый булмаган, ясалма сүзләр куллану

Оглавление

Тулы кыйммәтле тәрҗемә принципларының иң әһәмиятле шарты – оригинал сүзен башка телдә дөрес бирү. Чыганак тел сүзенә зур саклык белән карап, тәрҗемә телендә аңа төп-төгәл туры килерлек тәңгәллек табу – оригиналның мәгънәсен һәм стиль үзенчәлекләрен тулы бирүдәге иң беренче таләп. Андый тәңгәллекне табуга исә югарыда сөйләнгәннәрне һәрвакыт истә тотып эшләгәндә генә ирешергә мөмкин. Русчадан татарчага тәрҗемә ителгән материалларда оригинал сүзенең мәгънәсен контекстка карап билгеләмәү, сүзлекләрдә теркәлгән эквивалентлар белән генә эш итү аркасында, беренчедән, мәгънә хаталары китә, икенчедән, авыр аңлаешлы яки бөтенләй аңлаешсыз, кытыршы әйләнмәләр, ясалма сүзләр барлыкка килә. Моңа мисаллар күп:

Сафин Илдарның һәм Әхмәтҗанов Альбертның мәкерле хәрәкәтләре барып чыкмый («Т. х.»); – Рейган, – диде ул шул ук программа буенча ясаган чыгышында, – мондый хәрәкәтләр өчен шәхси җаваплы, һәм ул аларны туктатырга тиеш («В. Т.»). Бу җөмләләрдә хәрәкәт сүзе дөрес кулланылмаган, ялгыш мәгънә нәкъ шуның нәтиҗәсендә килеп чыккан. Действие сүзенең берничә мәгънәсе бар. Шуларның берсе – кешенең гамәлләре, эшләре, икенчесе – физик җисемнәрнең, кеше әгъзаларының, бөҗәкләр һ. б.ның төрлечә хәрәкәтләнүе, нинди дә булса энергия сарыф ителү. Беренче мәгънә татар телендә эшләү, эш сүзләре белән, икенчесе хәрәкәтләнү, хәрәкәт сүзләре ярдәмендә белдерелә. Китерелгән җөмләләрдә действие беренче мәгънәдә – кешенең аңлы эше мәгънәсендә кулланыла, һәм аны татарчага эш сүзе белән (мәкерле эшләре, мондый эшләр өчен) бирергә кирәк иде. Тәрҗемәченең бу очрактагы хатасы – действие сүзенең контексттан аңлашыла торган мәгънәсен исәпкә алмауда һәм ул мәгънәне төгәл бирерлек сүз тапмауда.

Мәгълүмат чараларында да, башка төрле материалларда да дистәләрчә еллар буе кисәтү сүзе актив кулланылып килә. Бу – предупредить сүзен ялгыш тәрҗемә итү нәтиҗәсе.

Предупредить сүзенең дә берничә мәгънәсе бар. Берсе – кешене нәрсәдән булса да кисәтү, саклау, нәрсә турында булса да алдан хәбәр итеп кую. Мәсәлән, баланы, шырпы белән уйнамасын өчен, ут чыгу ихтималы барлыгы турында кисәтеп кую. Икенчесе – алдан күрелгән чаралар ярдәмендә нәрсәне дә булса, мәсәлән, берәр төрле авыруны булдырмый калу. Өченчесе – берәр хәл булганчы, нәрсәне булса да алдан эшләп өлгерү, мәсәлән, берәр вакыйга булганчы, тиешле әзерлек күреп өлгерү. Татар телендә бу мәгънәләрнең һәркайсын белдерерлек аерым чаралар бар. Ләкин кайбер тәрҗемәчеләр, күпчелек очракта сүзнең мәгънәләрен ачыклап һәм тиешле тәңгәллеген эзләп тормыйча, һәрвакыт бер сүз – кисәтү сүзе белән генә эш итәләр. Мәсәлән: Һава торышына бәйле чирләрне кисәтүдә төрледән-төрле физиотерапия процессларыннан да шәбрәк чара юк («В. Т.»); Төп максат – хокук бозуларны кисәтү («В. Т.»). Беренче җөмләдә чирләрдән саклануда, икенчесендә хокук бозуларны булдырмау дисәң, татарча дөресрәк булыр иде.

Учиться сүзенең мәгънәләре татар телендә уку һәм өйрәнү сүзләре белән бирелә. Әмма кайбер каләм ияләре бу хакта онытып җибәрә: Ниндидер яңа нәрсә белән шөгыльләнә башлаганчы, башта моңа укырга кирәк («В. Т.»). Тексттан аңлашылганча, монда сүз өйрәнү турында бара, димәк, өйрәнергә кирәк булырга тиеш.

Рус телендәге сократить сүзе кыскарту, киметү, азайту мәгънәләрен белдерә, һәм аларны татарча шул сүзләр белән бирергә кирәк тә. Ләкин соңгы вакытларда матбугатта һәр очракта да кыскарту сүзе кулланыла: Күп санлы хезмәткәрләрне кыскарта башларга мөмкиннәр («В. Т.») (дөресе – киметә (азайта) башларга мөмкиннәр); Мәктәпләр кыскаргач, авылда төпләнгән укытучы чит җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр була («М. җ.») (мәктәпләр кимегәч яки азайгач кирәк); Шушы кыска гына вакыт эчендә Татарстан китап нәшрияты… (аз гына вакытта кирәк).

Армиягә чакырылгач исә, Айрат хыялына кабат якынайды («Ш. К.»). Монда сүз армиягә алыну турында бара, һәм җөмлә Армиягә алынгач… рәвешендә төзелергә тиеш иде.

Чара барышында … Президент академикларны … таныштырды («В. Т.»). Чара мероприятие сүзенең уңышсыз калькасы буларак күп урында ялгыш кулланыла һәм аңлашылмый да: ул һәр конкрет очракта тиешле тәңгәллек белән белдерелергә тиеш – әлеге очракта сүз Фәннәр академиясе утырышы турында бара һәм җөмлә дә Утырыш барышында… формасында булырга тиеш иде.

20 июнь көнне Лесхоз авылында театрлар сабантуеның өченчесе үткәрелде. Алдагылары Әлдермештә һәм Арчада булган иде («В. Т.»). Бу җөмләдә журналист ал белән артны бутаган. Сүз үткән сабантуйлар турында бара һәм аларны шулай үткәннәре яки элеккеләре дип әйтергә кирәк иде: алар берничек тә алдагы була алмый.

Камил Зыятдинов республика халкына социаль ташламалардан баш тартмаска чакырып мөрәҗәгать итте («Ш. К.»). Бу җөмләдә сүз халыкны өндәү турында бара, һәм текст та …халкына …баш тартмаска өндәп мөрәҗәгать итте рәвешендә булырга тиеш. Тәрҗемәчеләр, журналистлар, гомумән, күбесенчә өндәү урынына ялгыш чакыру (русча призыватьның уңышсыз калькасы) сүзен кулланалар.

Авыл җирлекләрен тотрыклы төстә үстерү – ил иминлегенең нигезе («В. Т.»). Монда җирлек ялгыш кулланылган: авыл җирен яки авылларны кирәк иде.

Мөслимә хатын-кызларының беренче пленумы… җанлы үтте («Ш. К.»). (Ни өчендер мөселман хатын-кызлары түгел, ә мөслимә хатын-кызлары?!)

Остаз министры Ли Куан Ю килгәнен хәбәр иткән идек («В. Т.»). (Кем була торгандыр ул остаз министры – аңлашылмый!)

Элек мондый шартларда шөгыльләнү өчен Финляндия, Швеция һәм Канадага барырга мәҗбүр булганнар («В. Т»). (Нәрсәне аңлатадыр шөгыльләнү бу очракта – аңлашылмый: аны конкретлаштырып язарга кирәк иде.)

…операция аркасында кан агышы тулысынча торгызылды («В. Т.»). Кемнеңдер кан әйләнеше (йөреше) туктап торган икән дип уйларга мөмкин, шуңа күрә кан йөреше дияргә кирәк иде.

Яшьләр хәзер аракыны шешә тамагыннан гына эчәләр («Т. х.»). Рус телендәге горло (горлышко) сүзен ялгыш тәрҗемә итү нәтиҗәсе: шешә авызыннан дияргә кирәк иде.

Татарстанның кече һәм зур елгаларында… (радио). Татарча кече (яки олы) елга булмый: кечкенә елгаларында дип әйтергә кирәк.

Мәгълүмат чараларында көн урынына һава сүзен куллану гадәткә керде. Бу – рус телендәге погода сүзен ялгыш тәрҗемә итү нәтиҗәсе: ул татарча һава (һава хәле) яисә көн дип тәрҗемә ителә. Саф татарча җылы көн, салкын көн формасы кулланылырга тиеш. Әмма монда туган тел нормасы бозыла: Декабрьдә җылы, җепшек һавалар да күзәтелә («Ш. К.») (җылы, җепшек көннәр дә була дип әйтелергә тиеш).

25 яшемдә инде минем беләгем, кул чукларым, аркам җитди имгәнгән иде («В. Т.»). Бу җөмләдәге кул чукларым – кисти рук сүзенең сүзгә-сүз тәрҗемәсе: татарча – кул бармаклары.

Подполье сүзе татарча, идән астыннан тыш яшерен сүзе белән дә белдерелә. Әмма каләм ияләре еш кына бу турыда онытып җибәрәләр: Идел буе районында ялган аракылар җитештерүче идән асты цехы табылган (телевидение). (Ә ни өчен яшерен цех түгел?!)

Күп журналистлар оригинал телендә тиешле мәгънә бер сүз белән белдерелгән икән, ул икенче телдә (тәрҗемә телендә) дә бары бер сүз белән генә бирелергә тиеш дип уйлый. Нәтиҗәдә аңлаешсыз, сәер сүзләр барлыкка килә. Бер телдәге һәр сүзнең мәгънәсен икенче телгә барлык очракларда да аерым сүзләр белән генә бирү мөмкин түгел, шуның өчен дә алар – төрле телләр.

Оригиналның бер сүзен берничә сүз, ягъни сүзтезмә белән дә тәрҗемә итәргә, кайбер очракта исә, аерым бер сүзне генә тәрҗемә итмичә, оригиналның берничә сүзен бергә алып (сүзтезмәне) тәрҗемә телендә бер сүз белән генә дә белдерергә туры килә. Әмма практикада бу әһәмиятле кагыйдәләр еш кына үтәлми. Мисалларга тукталыйк:

Халык үз бөеген зурлады («Ш. К.»). Татарча бөек (сыйфат) үзе генә исем вазифасын башкармый: ул, гадәттә, зат исеме белән бергә килә. Әлеге җөмләне дә Халык үзенең бөек кешесен (бөек шәхесен, бөек шагыйрен) зурлады (олылады) рәвешендә язарга кирәк иде.

Редакциягә дә көн саен берничә өлкәнебез шалтырата («В. Т.»). Өлкәнебез дип әйтү татар теле өчен табигый түгел: берничә өлкән кеше дияргә кирәк.

Чиста татар сыйныфы җитәкчесе Диләрә Нигъмәтуллина… («Ш. К.»). Монда чиста сүзе русча чисто татарский класс сүзтезмәсеннән тәрҗемә итеп алынган, күрәсең. Чиста сыйныф табигый түгел, татар балалары гына укый торган сыйныф җитәкчесе дип әйтелергә тиеш.

Торак-төзелеш, газлаштыру өлкәсендә башкарган эшләребез сөенерлек («А. оф.»). Бу җөмләдәге газлаштыру сүзе – газификация сүзенең тәрҗемәсе, һәм ул татарча сәер яңгырый, аңлашылып та бетми. Шуңа күрә аны газ кертү (газ үткәрү) рәвешендә әйтергә кирәк иде.

Тере табигатьне чамадан тыш саклауларын күргәч тә, ирексездән елмаясың («Ч.»). Мондагы тере табигать – живая природаның тәрҗемәсе, һәм ул татарча табигый яңгырамый. Аны тере сүзеннән башка табигать дип кенә атасаң да, мәгънәгә бернинди зыян килмәячәк: үле табигать булса, аны саклыйсы да булмас иде!

Һәлак булучыларның 50 сен тапканнар, шулар арасыннан 41 кешенең шәхесе ачыкланган («Т. я.»). Бу җөмләдәге шәхесе ачыкланган әйтелмәсен русчага тәрҗемә итеп карасаң гына аңларга мөмкин (установлены личности). Җөмлә саф татарча булсын өчен, аны 41 кешенең кемнәр икәнлеге (булуы) ачыкланган формасында төзергә кирәк.

Миндә әлеге фоторәсемне киндергә күчерү теләге туды («М. җ.»). Русча перевести на холост; киндер тукымага күчерү дисәң, аңлаешлырак булыр иде.

Мәгълүмат чараларында да, сөйләм телендә дә тере чәчәкләр дигән әйтелмә очрый. Бу – живые цветының сүзгә-сүз тәрҗемәсе. Аны, тере сүзеннән башка, ягъни чәчәк дип кенә әйтергә кирәк: татар кешесе өчен чәчәкнең тересе дә, үлесе дә юк, бәлки живые цветы мәгънәсендә кулланыла торган чәчәк, шиңгән чәчәк, ясалма чәчәк һ. б. гына бар.

Аларга төрле корылмаларны: күперне, заводны һәм башкаларны сакларга туры килә («Ш. К.»). Татарча башкалар сүзе кешеләргә карата кулланыла, монда исә башка нәрсәләрне дияргә кирәк.

Иң эссе айның (июль) уртача температурасы – плюс 21,7 градус… («В. Т.»). Бу җөмләдәге эссе – русча тексттагы жаркий (жаркий месяцтан) сүзенең тәңгәллеге, ләкин ул бу очракта дөрес кулланылмаган: 21,7 градус эссе түгел ул. Шуңа күрә әлеге җөмләдә иң җылы ай дияргә кирәк иде.

Бу тема беркайчан да картаймый («В. Т.»). Монда картаю сүзе ялгыш кулланылган, чөнки журналист бу очракта рус телендәге стареть тәңгәллегенең сүзлектә теркәлгән бер мәгънәсен генә кулланган, әлеге контекстта аның урынлымы-урынсызмы икәнлеген уйлап та карамаган. Дөресе – Бу тема беркайчан да искерми.

…кирпеч стенасын сүтеп эчкә узганнар да… («В. Т.»). Бу җөмләдә эчкә узганнар сүзтезмәсе – проникли внутрьның калькасы (татарча – эчкә кергәннәр).

Рус телендәге крупный сүзе зур һәм эре әйберләрне тәгъбир итә, ягъни крупный кайбер очракларда большой сүзенең синонимы булып та йөри: большой город – крупный город; большое предприятие – крупное предприятие. Әмма татар телендә зур – эре сүзен, эре зур сүзен алмаштыра алмый, чөнки, зур, кечкенә сүзенең антонимы буларак, гомумән, предметның зурлыгын белдерә; эре исә, вак сүзенең антонимы буларак, кагыйдә нигезендә, данәләп исәпләнә торган әйберләрнең зурлыгын белдерә. Димәк, крупный сүзенең мәгънәсе эре сүзенекенә караганда киңрәк: крупное зерно – эре орлык; крупный картофель – эре бәрәңге; крупный завод – зур завод; крупный город – зур шәһәр; крупный учёный – зур галим. Кайбер тәрҗемәчеләр, рус һәм татар телләренең бу үзенчәлеген исәпкә алмыйча, русча крупный сүзен татарчага эре дип тәрҗемә итәләр. Нәтиҗәдә татарча табигый булмаган әйләнмәләр барлыкка килә: эре дәүләт, эре предприятие, эре төзелеш, эре объект, эре шәһәр, эре завод һ. б. Ләкин әлеге сорауларга җавап бирүчеләр Япониянең мода һәм стиль буенча Көнбатыштагы эре илләрдән артта калуын да таныйлар («Ш. К.»). Көнбатыштагы зур илләрдән кирәк иде, әлбәттә, татарча эре һәм вак ил була алмый, бәлки зур яки кечкенә ил генә була.

Ә иң мөһиме – кешеләр арасындагы аралашу, милли бердәмлек. Боларның бәһасе юк («Ш. К.»). Бу текстта, беренчедән, стиль кытыршылыгы бар: арасындагы аралашу. Ләкин безнең хәзерге темага караганы һәм аңлашылмый торганы Боларның бәһасе юк җөмләсе. Ул алдагы җөмләдән ясалырга тиешле нәтиҗәнең капма-каршысын бирә: кешеләрнең бер-берсе белән аралашуының, милли бердәмлекнең бәһасе юк, ягъни кирәге, кадере юк булып чыга. Алай булырга тиеш түгел, әлбәттә. Хата – бесценный сүзен ялгыш, механик рәвештә тәрҗемә итүдә; бәһасе юк түгел, киресенчә, бәһасе чиксез (зур) булырга тиеш. Шул ук хата бу җөмләдә дә бар: Рафик абыйның куйган хезмәтенең бәһасе юк (радио). (Рафик абый хезмәтенең бәһасе чиксез (бик зур) кирәк).

Телебезнең лексик-семантик нормалары кайчакта сүзләрнең (татар теленең үз сүзләренең) ялгыш мәгънәдә кулланылуы аркасында да бозыла. Мәсәлән, без гомер-гомергә кече калибрлы винтовка дигән спорт коралын белеп, күреп яшәдек. Әмма беребезнең дә нигә кече калибрлы соң ул дип уйлаганы булмагандыр. Баксаң, кече сүзе бу урында бөтенләй ялгыш кулланыла икән ләбаса. Чөнки кече, олы сүзенең антонимы буларак, гадәттә, яшь ягыннан кимрәк (түбәнрәк) булуны аңлата: олы абыем, кече абыем, олы апам, кече апам һ. б. Димәк, кече сүзенең винтовкага бернинди мөнәсәбәте була алмый. Кече калибрлы винтовка атамасындагы кече сүзе мелкокалиберная винтовка терминындагы мелкий сүзен ялгыш тәрҗемә итү аркасында килеп кергән булса кирәк. Аның татарча дөрес исеме вак (яки кечкенә) калибрлы винтовка булырга тиеш.

Соңгы елларда телебездә иске яңа ел дигән сәер әйтелмә урнашып бара. Ул – рус телендәге старый новый год тәгъбиренең уңышсыз калькасы: яңа ел иске була алмый (аның русчасы да табигый түгел): Быел иске яңа елны Россия халкының 62 проценты каршы алырга җыена (радио) (дөресе – искечә яңа ел).

Атабай кешеләренең тормыш хәле, көнкүреше турында бик нечкәләп сорашты («Ш. К.»). …бик җентекләп сорашты булса, татарча дөресрәк булыр иде.

Бер сарыктан йон кыркып алу 2,4 килограммнан 4,9 килограммга кадәр артты (газета). Бу җөмләдә йон кыркып алу дөрес кулланылмаган: халыкта бу тәгъбир йон алу дип йөртелә. Аннары монда кадәр сүзе дә артык. Ул текстка рус телендәге до предлогын хәрефкә-хәреф тәрҗемә итүдән килеп кергән.

«Победа»да буаз сыерлар өчен тудыру бүлеге яхшылап ремонтланган (газета). Сыерларга карата тудыру сүзен куллану дөрес түгел, ул рус телендәге родильное отделение әйтелмәсен механик тәрҗемә итү аркасында килеп чыккан. Буаз сыерлар өчен бозаулату бүлеге дияргә кирәк.

Оригинал сүзенең мәгънәсен төгәл белдерү өчен кирәгеннән артык тырышу, ягъни хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү еш кына мәгънәгә дә зыян китерә, туган телне дә боза. Бу хәл мәгълүмат чараларында да күренә. Газета-журнал битләрендә дә, радио-телевидение тапшыруларында да ассызыклау, билгеләп үтү, белдерү, күрсәтү кебек сүзләр бик күп кулланыла. Алар – подчеркнуть, отметить, заметить һ. б. сүзләрнең хәрефкә-хәреф тәрҗемәләре, туган тел нормаларына туры килмиләр, телгә ниндидер артык рәсмилек, ясалмалылык төсмере бирәләр. Аларның мәгънәләрен саф татарча дию, дип әйтү, дип сөйләү кебек сүзләр белән бирергә мөмкин.

М. Шәймиев, иң мөһиме – өйрәнүләрне тиешенчә үткәрү, дип ассызыклады («В. Т.») (дип әйтте яки диде кирәк).

Илсур Метшин, без зур батырлык эшләгән бабаларыбызны беркайчан да онытмыйбыз, дип белдерде («Ш. К.») (саф татарча – диде).

Менә бу җөмлә дә татар укучысы күңеленә ятарлык түгел: Рөстәм Мөрсәлимов, үзе тыйнак кына раслаганча, сугышта бернинди батырлык та кылмаган («Ш. К.»). Җөмләне Рөстәм Мөрсәлимов, тыйнак кына итеп, мин сугышта бернинди дә батырлык кылмадым, диде рәвешендә төзесәң, гади генә, әмма саф татарча җөмлә килеп чыгар иде (анда бернинди дә раслау мәгънәсе юк лабаса).

В. Зорин ассызыклаганча, күрәсе килгән икән («В. Т.») (ассызыклаганча – ясалма сүз).

– Авылыбыз кунакка ошады, – дип билгеләп үтте Кыязыйм Дебердиев («В. Т.») (диде кирәк).

Рус сүзләрен хәрефкә-хәреф, механик рәвештә тәрҗемә итү аркасында телебездә сәер, мәгънәсез шаблон сүзләр, әйтелмәләр барлыкка килә, һәм алар мәгълүмат чараларында да иркен кулланыла. Мәсәлән, кызганычка каршы, бәхеткә каршы әйтелмәләре дә шундыйлардан. Алар – рус телендәге к сожалению, к счастью сүзләренең уңышсыз калькалары, һәм аларда бернинди кызгану, бәхетле булу мәгънәсе юк. Аларны күбесенчә текстта төшереп тә калдырырга мөмкин. Әгәр дә инде мәгънәләрен белдерү бик мөһим икән, җөмләне үзгәртеп, ул сүзләрне башкача да белдереп була.

Закон кысаларында эшләгәнлектән, кызганычка каршы, кайчак бик җентекләп эшләргә туры килә («В. Т.»). Мондагы кызганычка каршы сүзен төшереп калдырсаң да, мәгънәгә зыян килмәячәк, җөмлә исә татарча табигый яңгырашлы булачак.

Әйтергә кирәк, к сожалению әйтелмәсен кызганычка каршы дип тәрҗемә итү гомумән дөрес түгел, чөнки анда кызгануга караганда үкенү (үкенеч) мәгънәсе күбрәк. Шуңа күрә к сожалению сүзе белән төзелгән җөмләләрне татарча шунысы үкенеч(ле) формасында тәрҗемә итү төгәлрәк булыр иде.

Оригинал теленең һәр сүзе тәрҗемә телендә аерым сүз белән бирелергә тиеш дигән ялгыш фикер еш кына татар теленең лексик-семантик нормаларын бозуга китерә.

Беренче елларда шалкан чәчеп үстергәннәр, ә соңга таба бөртеклеләр игә башлаганнар («Т.»). Монда бөртеклеләр сүзе рус телендәге зерновые сүзенең калькасы булса кирәк. Һәр сыйфат исемгә әверелми. Бу очракта да бөртекле культуралар яки иген дисәң, татарча булыр иде.

Мәгълүмат чараларында бик еш кулланыла торган эшчәнлек, эшчәннәр, хезмәтчәннәр, хезмәтчелләр сүзләрен алып карыйк. Алар – рус телендәге деятельность, труженик сүзләренең уңышсыз калькалары.

Деятельность – работа сүзенең синонимы. Әмма тәрҗемәче работа сүзен, курыкмыйча, эш дип тәрҗемә итсә дә, деятельность сүзен эш дип тәрҗемә итәргә кыймыйча, деятельность сүзенә ияреп, махсус сүз ясаган: деятельный – эшчән тәңгәллегенә таянып, эшчәнлек сүзен төзегән.

Яңа сүз ясау – бигрәк тә чит тел сүзенә нигезләнеп ясау – тыелган эш түгел, әлбәттә. Әмма бәла шунда: безнең кайбер каләм ияләре, яңа сүз белән мавыгып, туган телнең үз сүзләрен оныта, санга сукмый башлыйлар; эшчәнлек белән дә шул хәл. Аны кайбер язучылар урынлы-урынсыз куллана. Мәсәлән, күп эшләр эшләгән яки зур эшләр башкарган дип әйтәсе урында зур эшчәнлек күрсәткән дип яза газета: Ул мәгърифәт өлкәсендә дә зур эшчәнлек күрсәткән («Т. я.»).

Тырыш, эшчән кеше мәгънәсендә эшчәннәр, хезмәтчәннәр, хезмәтчелләр сүзләрен куллану исә туган телебезнең лексик-семантик нормаларын бозуга китерә: татар теленең сүз ясалыш кагыйдәләре буенча эшчән, хезмәтчән сыйфатларыннан исемнәр ясалмый: Безгә бик эшчән (хезмәтчән) кешеләр килде дип әйтеп була, ләкин Безгә эшчәннәр (хезмәтчәннәр) килде дип әйтелми.

Хезмәтчел сыйфаты да исемләшми: хезмәтчел кеше, хезмәтчел халык дип әйтеп була, ләкин кеше(ләр) мәгънәсендә хезмәтчел(ләр) дип әйтелми. Әмма кайбер журналистлар бу кагыйдәләр белән исәпләшеп тормый.

«Вахитов» исемендәге кооператив хуҗалык хезмәтчелләре шушы көннәрдә яшь производствочыларны армиягә озаттылар («Ә. т.»).

Бу көннәрдә ферма эшчәннәре, хуҗалык елын уңышлы төгәлләү өчен, барлык көчләрен куялар («А. оф.») (дөресе – ферма эшчеләре).

Шунысы үкенечле: туган телнең лексик-семантик нормалары бозылу күренешләре, очраклы яисә вакытлыча гына булып калмыйча, матбугат битләрендә дистәләрчә еллар буена ныклы урын ала бара. Шундыйлардан татар телендәге сүз ясалыш нормаларына туры килми торган сөтчелек (товарлыклы-сөтчелек) (фермасы), сарыкчылык, дуңгызчылык, савымчы кебек сүзләрне әйтергә була. Мәсәлән:

Бу сөтчелектә эшнең торышын бик үк дөрес бәяләмәсә дә… («Ә.т.») (Сөт җитештерүдә кирәк!)

Чөнки бу хуҗалыкларда сарыкчылык белән шөгыльләнүдән бөтенләйгә туктаганнар («Т. х.») (саф татарча – сарык асрау).

Узган елда дуңгызчылык фермасы төзелде («Т. х.») (саф татарча – дуңгыз фермасы).

Савымчыларның яше елдан-ел яшәрә бара икән («В. Т.») (саф татарча – сыер савучыларның яше).

–чылык/-челек кушымчасы, гомумиләштерү мәгънәсендәге исемнәргә ялганып, нинди дә булса һөнәрне белдерә торган сүз ясый: игенчелек (иген, төрле иген культураларын гомумиләштереп атый) диләр, әмма арышчылык, бодайчылык һ. б. дип әйтелми – бу татарча булмас иде; терлекчелек (терлек, төрле йорт хайваннарын гомумиләштереп атый), ләкин сыерчылык, кәҗәчелек, сарыкчылык һ. б. дип әйтелми. Сөтчелек тә татарча түгел. (Ярый әле майчылык, каймакчылык, итчелек, бәрәңгечелек, балыкчылык һ. б. сүзләр ясамыйлар һәм кулланмыйлар!) Теләсә кайсы сүзгә теләсә нинди кушымча ялгап, яңа сүз ясап булмый: татар теленең сүз ясалыш законнары, кагыйдәләре бар, һәм аларны бозарга беркемнең дә хакы юк!

Кайбер журналистлар яратып куллана торган савымчы сүзе дә саф татарча түгел (дөресе – сыер савучы), чөнки монда да татар теленең сүз ясалыш кагыйдәсе бозылган. Анализ ясап карыйк. Сау фигыленә -ым кушымчасы ялганып, (сыер) саву процессының нәтиҗәсен белдерә торган предмет (продукт) исеме ясала: савым (савылган сөт). Матбугат теленә таянып эш иткәндә, савымчы сүзе савым сүзенә -чы кушымчасы ялганып ясалган зат исемен белдерә (сыер савучы кеше). Әмма бу татар теленең сүз ясалыш кагыйдәсенә каршы килә: процессны белдерә торган сүзгә (фигыльгә) -ым кушымчасы ялганып ясалган предмет (продукт) исеменә -чы/-че кушымчасы өстәлеп, затны белдерә торган сүз ясалмый: керем (кер+ем), әмма керемче түгел; чыгым (чык+ым), әмма чыгымчы була алмый.

Яшьләрдән Корбанбикә Булатова, Нәфыйга Вәлиева да пешекче серләрен яхшылап үзләштергәннәр («А. оф.»). Бу җөмләдәге пешекче сүзе дә әдәби сүз түгел (дөресе – аш-су пешерүче).

Яңа сүз ясау белән бик сак булырга кирәк. Бу – бик җаваплы эш, һәм кайбер язучы яки журналистларның тота-каба бу өлкәдә яңалык күрсәтүе еш кына уңышсызлыкка китерә. Мәсәлән, соңгы елларда мәгълүмат чараларында сыем, агымдагы кебек авыр аңлаешлы яки бөтенләй аңлашылмый торган сүзләр кулланыла башлады:

Ярый әле, газ магистрале зарарланып, сыемдагы абсорбентка ут капмаган («Нок.»). Бу җөмләдәге сыем рус телендәге ёмкость сүзенә ияреп (калькалаштырып) ясалган булса кирәк. Ләкин ул аңлашылмый һәм татарча дөрес тә түгел. Бу очракта тиешле сүзне ёмкостьның конкрет мәгънәсен ачыклап, иҗади кулланырга иде: махсус зур савыт, цистерна һ. б.

Шуңа күрә монда агымдагы төзекләндерү эшләрен тизрәк тәмамларга тырышалар («Ш. К.»). Агымдагы сүзе бу җөмләдә быелгы мәгънәсен белдерә, һәм аны шулай саф татарча итеп атарга кирәк тә иде. Быел яки бу ел дип әйтәсе урында агымдагы ел дип әйтү бар, мәсәлән, телевидение тапшыруларында.

Журналистлар – игелекле һөнәр ияләре, халыкны даими рәвештә яңалыклар белән таныштырып торалар һәм, димәк, үзләре дә яңалыкка омтылалар. Аларның бу сыйфатлары тел белән эш итүләрендә дә чагылыш таба булса кирәк (кулланылышка яңа, үзенчәлекле, «кызыклы», «ялтыравыклы» сүзләр, әйтелмәләр (әйләнмәләр) кертеп җибәрергә тырышалар), һәм шушы омтылыш кайчак тискәре күренешләр тудыра. Кайберәүләр, бу мәсьәләдә артык тырышлык күрсәтеп, бер үк сүзләрне, әйләнмәләрне чамасыз еш кулланып (алар арасында уңышсызлары да шактый), ялыктыргыч стиль барлыкка китерәләр. Аларның кайбер «оригиналь» сүзләре, «шаккатыризм»нары халыкның табигый, аңлаешлы сүзләрен оныттыруга китерә, кулланылыштан кысрыклап чыгара.

Соңгы елларда ярыш, конкурс сүзләренең урынын тулысынча диярлек бәйге сүзе алды: спортта да бәйге, сәнгатьтә дә бәйге – бөтен җирдә бәйге. Мәсәлән: Иң яхшы фәнни хезмәткә ачык республика бәйгесе уздырыла (радио) (конкурсы уздырыла кирәк). «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә бәйге – 1) ат чабышы, 2) ат чабышлары үткәрелә торган мәйдан, 3) ат чабышында, ярышта җиңүчегә бирелгән бүләк, 4) күчерелмә мәгънәләре – ярыш, көрәш, көч сынаш; нинди дә булса бер өлкәдә җигелеп эшләү. Шулай булгач, саф татар сүзе ярышны кулланылыштан чыгарырга кирәкме икән? Телнең иҗатчысы халык белән исәпләшмәү булып чыга түгелме соң бу?

Журналистларның күңеленә бик хуш килгән сүзләрнең тагын берсе – әлеге. Аны бу урынына да, ул, теге урыннарына да, тагын әллә нинди сүзләр урынына да кулланалар: Экипаж һәм барлык пассажирлар һәлак булган. Әлеге уңайдан 5 май көн матәм көне дип игълан ителгән («В. Т.») (бу уңайдан кирәк); Әлеге көнне «Болгар кызлары» – Айгөл, Камилә һ. б. – концертта булдылар («Ш. К.») (ул көнне тиеш); Әлеге корылтайда җитди мәсьәләләр каралды («Мәгър.») (дөресе – бу корылтайда).

Соңгы елларда беренче, баштагы мәгънәсендә бик күп кулланыла торган сүз – тәүге. Ул, барыннан да бигрәк, Татарстанның көнчыгыш районнарында яшәүчеләр һәм Башкортстан халкы өчен популяр сүз иде. Хәзер язучылар, журналистлар ярдәме белән Казан татарларына да якын сүз булып китте. Тик беренче сүзе дә онытылмасын иде.

Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре

Подняться наверх